КОНТРИБУЦИЯ
ыйльмотдин абзыйның үзеннән алда Чияле тауга зур ящик белән посылкасы кайтып тоште. Аны Кләүле станциясенә пар ат җигеп барып алдылар. Шулкадәр чит җирләрдән килгән ящикны •■борын кычыткан элеше булса да» күчтәнәч емет ител ишек алдына җыйналышкан күрше-күлән арбадан кеч-хәл белән генә тошерделәр. Аны күргән кешеләр барысы беравыздан:
— Үзең кереп ятсаң, үзең дә сыярсың. Гыйльметдин абзый, бичараны әйтәбез, нилор белой генә тутырып бетерде икән моны, үзе таш тутыргандай ааыр тагын,— дип гаҗәпләнделәр.
Кыен заманнар кичерә иде халык ул чакларда. Аеыр сугышларны, ут-суларны кичеп тә башлары исен калган агайлар авылга, семьясы, туган-тумачасы янына буш кул белән генә кайтмадылар. Берсе шунда бала-чагасына, хатынына күлмәк-алъяпкыч- лык ситсы юнәткән, икенчесе озак еллар хыянәтсез кеткәй кара кашына яулыклык ефәк туры китергән иде. Үзем кимесәм, малайларга бозып тектерергә ярар шунда дип. Чияле тауга әллә нинди мәзәк немец киемнәре җыеп кайтучылар да булды. Ачлыктан бигрәк кием-салым җитешмәү газаплый иде халыкны ул елларда. Әмма олеге посылкада мануфактура-фәләи. ситсы-сукно ише әйберләр булмавы баштан ук сизелеп тора иде. Кием-салым салынган ящик тимер тутырган тесло аеыр булмый инде ул. Ни генә ойтсәң дә, серле күренә иде әлеге посылка. Тышына оллә нинди аркылы-торкылы хәрефләр белән ят тамгалар тошорелгән сандыкка хуҗа хатын Миңҗамал җиңги үзо дә, ишек алдына җыйналган күрше-күлән до. авылның бере о олырак кешесе белән киңешми-нитми үз белдеклеләнеп, тиктомалдан гына ачарга батырчылык итмәделәр. Ящик тирәсендә түгәрәкләнеп торган хәлдә, һорком үзенчо сойленде. Берләре, сандык эчендә, могаеи, аяклы тегү машинасыдыр, дигән булдылар. Икенчеләре, әллә сет аертиыч сепарат микән, дип тә баш ваттылар. Авыр сугыш кичергән авыл халкы очен хуҗалыкка боларның икесе до муеннан кирәк иде, әлбәттә. Шуңа күрә аларның фантазиясе дә кондәлек тормышка иң кирәк әйберләр, эш кораллары тирәсендә йезә иде. Шулай аптырашып, һәркем үзенчә хыялланып утырганда, тавык фермасында каравыл торучы Кыяметдин бабай ишек алдына килеп керде. Кыяметдин бабай, китап буенча укымышы зур булмаса да. доньяның ачысын- точссен күп татыган, глаош шулпалары»н күп эчкән карт иде. Әле япон сугышларьнн да ук батырлык күрсәтеп, Георгиевский модале алган кеше. Менә шуңа куре до.
Альберт Хәсәнов
Чияле тауның тышкы политикасына кагылышлы мәсьәләләрдә элек-электән авылда аннан да узып сөйләүчеләр булмады. Ә сугыш елларында, бөтен ир-ат халкы фронтка китеп беткәнлектән, җыен хатын-кыз, мыек чыкмаган малай-шалай арасында аның авторитеты тагын да күтәрелде.
Кыяметдин бабай килеп керү белән башта ящик тирәли әйләнгәләп чыкты. Кулындагы кәкре башлы чикләвек таягы белән аның стенасына суккалап алды. Аннары чит- кәрәк китеп басты, ул килү белән урнашкан киеренке тынлыкны тагын да куерта төшеп, ике-өч тапкыр тамагын кырып куйды. Халык аннан җавап көтә иде. Әмма карт ашыкмады. Баскан урынында сүзсез тора бирде.
— Ачуым килмәгәе, япун императорының табуты кадәр бар. Ящигын каян тапкан диген син аның, ә? — диде ул бераздан. Әмма аның бу сүзләре мәсьәләгә һичбер төрле дә ачыклык кертмәде. Кулларын алъяпкыч итәкләре эченә яшереп торган хатыннарның берсе:
— Әллә алтын микән моның эчендә, Кыяметдин бабай, күтәрә торган түгел бит, — дип куйды.
— Юк, алтын дигәнегез ат дагасыннан да зур булмый ул, — диде карт.
Әле тик быелгы җәйдән генә кәләпүшләрен кыңгыртрак салып йөри башлаган малай-шалайлар да, авызларын яулык читләре белән каплап читтәрәк торган абыстайлар да алтын кадәр алтынның шулай кечкенә булуына ышанып бетәселәре килми төсле тоелды аңа. Кыяметдин бабай шунда ук сүзенә төзәтмә кертергә ашыкты. Як-ягына каранып алды, ләкин чагыштырырдай нәрсә тапмады.
Аннары:
— Иң зурысы да аның бригад йортындагы күкеле сәгатьтән зур булмый, — дип куйды.
Картның бу сүзләреннән соң ерак җирләрдән килгән посылка тагын да серлерәк күренә башлады. Халыкның кызыксынуы тагын да артты. Ахырдан Кыяметдин бабай балта сорап алды, ящикка якынрак килде.
— Шушы Кыяметдин абзагыз әйтте, диярсез, — моның эчендә я ярма яра торган тегермән, я такта яру машинасының пулный камплексиясе, — диде. Карт учына төкереп һәм бисмилласын әйтеп, ипләп кенә ящикның бер почмагын каерырга кереште. Карт тирәсендә кайнашкан Миңҗамал җиңги, кем ни дисә шуның сүзен хуплап:
— Бирсен ходай, нәрсә генә булса да артык мал булмас әле, игелеге белән бирә күрсен, — дип кабатлап торды.
Кыяметдин бабайның ящик эченнән тартып чыгарган беренче нәрсәсе, кат-кат итеп төргән майлы кәгазен актарып карасалар, күмер соскычына охшашлы ике япьле тимер кисәге булып чыкты. Аннан соңгылары да сепаратка да. аяклы тегү машинасы кисәкләренә дә аз охшыйлар иде. Кыяметдин бабай ящик эченнән бер-бер артлы я бәләк озынлыгы игәү, я шунда урак кебек кәкре тимер тартып чыгарды. «Мәһәр сандыгы» эченнән пычкы-борау, кадак суыргыч ише нәрсәләр дә, тагын шунда бөтенләй аңлаешсыз, беренче карауга бик сәер тимер-томырлар да чыктылар. Ящик- ны инде бөтенләй бушатып бетергәннән соң, Кыяметдин бабай гадәтенчә күп мәгънәле итеп: «Әһһә!»— диде. Картның берәр төрле сорауга җавап тапмаганда әйтә торган сүзе иде ул. Әлеге тимер-томырларны тиз-тиз генә кире тутыра башлады. Бабай, барысын да кире тутырып бетергәннән соң, ящикны шартлатып кадаклап та куйды. Аннары Шөгердән яисә район тирәсеннән килеп чыгып, ящикны требовать итсәләр, бер сүздә торырга, ачмәдык-нитмәдек, тимәдек-күрмәдек дип барырга, кәк китерделәр, тәк шулай тора дияргә өйрәтеп, титаклый-титаклый китеп тә барды...
Тимерче сандалга юлыга
1945 елның апрель урталары иде. Җиргә көлтәсе-көлтәсе белән нурын сибеп, күктә җиңү кояшы елмая. Югарыда-югарыда, нәкъ күк гөмбәзе астында, берсеннән- берсе уздырышып тургайлар сайрый. Миналар, снарядлар белән актарылган, танклар белән тапталган Германия кырлары өстеннән дулкынланып-дулкынланып рәшә күтәрелә. Кояшның җылы нурлары астында берничә көн эчендә тугаерга өлгергән тополь бөреләреннән һавага әчкелтем рәхәт хуш ис тарала. Инде сугыш бетәргә дә күп
Смет г,е«.Рл,Ре Беряиины и,„арг1. дси.1нны 0„„ид, .„„„pup,, „.рган.я.р Г„йль„„д«и «,,« Нилметдиио. и„р
чгии д, як„ир,к «»™реп, w,„ap 6ер Jyp 1аврд
нә урнаштырдылар
Авыл кешесе үзенә кушканны гына үтәп, тыныч, мәшәкатьсез генә йөри беләмени ул. Бу гадәтен ул авыр, кыен сугыш шартларында да ташламый, күрәсең. Менә сани- < тар Низаметдинов та шулай. Яралыларны караудан бушаган кыска ял вакытларында х да тик тормый. Я шунда госпитальгә дустының хәлен белергә дип килгән офицерлар- Е кың атын дагалап бирә, я булмаса, җиңен сызганып, яралыларны ташый торган арба- 2 ларны төзәткәләргә. күчәрләрен ныгытырга, кәлчәкләренә кыршау сугарга керешә. £ Бәтен хуҗалыкка баш булып, тегесен рәткә кигерә, монысын тәртипчә сала. Әле менә х яңа урынга күченгәч тә, шул эшләр белән мәшгуль булды. Повоэкаларны сүтеп-җый- х нарлык, яңабаштан рәткә китерерлек берәр алачык чамалап завод ишек алды буйлап и эзләнеп китте. Шулай йөри торгач, зур гына бер бина эченә килеп керде. Бүкәннәрдә „ рот-рәт тезелеп торган сандалларны күреп, ул башта бөтенләй әсәрләнеп китте. Чияле о тауда калган үз алачыгы күз алдына килеп басты. Ул да бит сугышка сандал яныннан 5 аерылып китте. Сандал өстендә теш сугып бетермәгән тырмасы калды.
—Тормышка зарланмый иде ул. Егет булып килгән чорларда аларның Чияле » тавында да зур үзгәрешләр булып куйды —аерым крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү башланды. Әтисе, мәрхүм Зыятдин ага, үзен ярлылар исәбенә кертми иде Q, кертүен. Начармы-яхшымы аның үз һөнәре, үз алачыгы бар. Шул җиргә иңеп бе:иән “ алачыгы белән горурланып, үзен байга санап йөри иде ул. Әмма колхозга беренче- _д ләрдән булып язылды. Аталы-уллы тимерчеләр шул яздан икәүләп, чын дәрт белән күмәк хуҗалыкның эш коралларын ремонтлый, рәткә китерә торган булып киттеләр. Ә алачык тирәсендә эш гел муеннан иде. Сабаннарын көнләп бетерсәң, чәчкеч.тьре көтеп тора, инде аларын тәртипкә китердем дигәндә, ургычлар, лобогрейкалар чиратка баса. Тимерченең эше тавык чүпләп бетергесез. Җәен-кышын дигәндәй, колхозның бөтен ат сбруе, арбасы-чанасы аның кулыннан үтә. Болары өстенә я шунда «аш салып кунак дәшәрмен дигән идем, менә казаным тишелде, зинһар, ямый күр», — дип, я самовар торбасын күтәреп, зинһарлап-гоэерләп алачыкка абыстайлар, яшь киленнәр килеп тора. Аларны борып җибәреп булмый. Авыл җирендә тимерчедән башка кая барсыннар?
Әйе, зарланмый иде ул тормыштан. Чияле тауның ут уйнатып, очкын чыгарып эшләргә ярата торган тырыш кешеләре күмәкләшеп яшәүнең беренче елларында ук бура тутырып икмәк ала башладылар. Уңыш бүлү көннәре зур бәйрәмгә әйләнә торган иде. Колхозның авызлык тотмый торган нәсел айгырын җигеп, капчык-капчык бодай, арышын-борчагын Гыйльметдиннәр капка төбенә дә китереп бушаталар. Үзе өйләре каршына гына яңа бура да буратып куйды. Күрше Ялтауда вәгъдәләшкән кызы — Миңҗамалы бар иде аның, Матур көзләрнең берсендә, каз өмөләреиәрәк туры китереп, аны менеп алып төште. Алдагы көннәргә дә исәп-хисаплары зур иде әле егетнең. Менә шушы каһәр суккан сугыш чыгып бөтенесен җимерел ташлады, челпәрәмә китәрде
Гимерче ул көнне дә алачыгында иде. «.Сугыш, сугыш чыккай?» — дип акырып елап, алачыкка Миңҗамал килеп керде.
Кичтән мунча яктылар. Ә иртән юл капчыгына чәй-шикер. сабыи-сөлге. җылы оекбаш салып Гыйльметдин военкоматка юл тотты.
Тимерчене разведкага билгеләделәр. Күп тә үтмәде, аның күкрәгенә бер-бер артлы ике медаль эленде. Әмма дошман тылына озак йөрергә туры килмәде аңа Чираттагы заданиедан кайтышлый каты яраланды, контузия алды. Берничә айлар госпитальдә ятып чыккач, врачлар аны хәрби хезмәткә яраксыз дип таптылар. Кыр госпитальләренең берсенә санитар итеп билгеләделәр. Шушында ул баш врач майор Носов кул астына килеп эләкте. Бик кырыс, бик төгәллекне ярата торган кеше иде майор. Баш врачны исенә төшерү белен, Гыйльметдин татлы уйларыннан айнып, госпитальгә ашыкты.
__ Кирәгәм чыгып куймагае тагын. Кайтырга кирәк, — дип куйды ул. Ләкин алай да сандаллар яныннан тиз генә аерылып ките алмады. Җирдә яткан бер тимер кисә
ген эләктереп, аларның Һәркайсына суккалап, рәтләр арасыннан үтте. Суккан саен аңа бик таныш, бик якын һәм бик сагынылган моңнар цех эчен» тарала торды.
— Шушыларның берәрсен безнең Чияле тауга кайтарып куйсаң, бер дә харам булмас иде әле, — дип уйлап куйды ул.
Әллә каян гына башына килеп кергән бу фикер санитарлар бүлмәсенә кайткач та тынгылык бирмәде аңа. Ахырда түзмәде, култык астына капчык кыстырды да кичкы- рынлатып тагын цехка китте. Сандалларның арадан күңеленә ошаганнарын сайлап алды да бүкәннән сүтә дә башлады. Үзе як-ягына каранды, күрмәгәйләре тагы дип тә шикләнде. Немец-маэар күрүдән бигрәк. Носовка эләгүдән шүрли иде ул. Белв- нитә калса, наряд белән генә котыла алмассың, трибуналга ук озатыр...
Гыйльметдин кайту белән сандалны үзләре тора торган йортның подвалына теше- реп, төрле чүп-чар арасына яшереп куйды. Эштән буш араларда төшеп барлый, аның янында татлы уйларга чумып, янәдән-янә авылын — Чияле тавын исенә төшереп утыра, онытылып-онытылып татлы уйларга бирелә иде. Инде сугыш бетәргә дә санаулы көннәр генә калып бара бит, шунда берәр җаен китереп ничек тә үзебезнең авылга алып кайтып китәрмен әле бу сандалны дип хыялланды ул.
Хәйләкәр майор
Ләкин зш Гыйльметдин абзый уйлаганча җиңел барыл чыкмады. Фашистларның оясын туздырып, инде өйләргә таралышабыз дип кенә торганда, аларның госпиталенә көнчыгыш чикләргә күченү өчен әзерләнергә дигән приказ килде. Анда әле япон самурайларын тар-мар итәсе бар икән. Барасы юл ерак иде. Майор Носов госпиталь өчен бирелгән платформага иң кирәкле әйберләрне генә төяргә кушты. Әмма инде авыр сугышларны кичеп, үз урынында һәр нәрсәнең кирәген, һәр әйбернең кадерен белергә өйрәнгән солдат халкыннан ни генә артсын. Алар тегесен дә, монысын да төйи тордылар. Юлга алынырга тиешле әйберләрнең әле яртысы да урнаштырылмаган, ә инде платформада урын да бетеп бара. Шунда Носов үзе килеп чыкты. Бу хәлне күргәч, ул бар әйберне бушаттырып, яңадан төятә башлады. Майорның шунда санитар Низаметдиновның капчыкка төрелгән ниндидер авыр әйберне көч-хәл белән генә куеп маташканын күрел алды. Шунда ук санитар янына килде, капчыгын капшап актарып карады. Аның эчендә тимер кыйный торган гади сандал иде.
— Монысы нигә тагын?
— Иптәш майор, бик кирәге чыгуы бар аның, — диде Гыйльметдин. Үзе уңайсызланудан керер җир талмады. Майор бирегә сандалның каян килүен, аны кайдан, кем алганны сорашып та тормады.
— Ник, анда тапмабыз дисез мәллә? — генә диде ул.
— Мондые юк инде аның, иптәш майор.
Гыйльметдин шунда итек балтырыннан кашыгын тартып чыгарды. Сандалга чаңчаң итеп сугып та күрсәтте.
— Тавышы ук икенче аның, иптәш майор!
Кашыкны үз кулына алып майор дә сандалга сугып карады. Вагон көпчәкләренә, рельска, башка тимерләргә суккалап алды.
— Аерманы сизәсезме? — диде ул, кызыксынып алар тирәсенә җыелышкан солдатларга эндәшеп. Тегеләре ни дип әйтергә дө аптырап иңбашларын җыерыштылар.
— Менә шул шул, һәр эшкә үз остасы, үз белгече кирәк,— диде майор.— Әйдә, синеңчә булсын!
Шулай итеп немец сандалы еракларга, җир шарының икенче читенә, Манчжурия- гә. Кытай, Корея чикләренә китеп барды. Бу җирләргә килеп чыккач, Гыйльметдин абзый сандалны яшереп маташмады инде. Аны ике көпчәкле аерым повозкага беркетеп куйды. Бөтен кирәк-яракны, берәр нәрсә төзәтәсе, яисә көйлисе булса, гел шуның өстендә генә эшләде. Операцияләрдән, яралыларны караудан бушаган, ял иткән чакларында Гыйльметдин абзый янына майор Носов та чыгып утыргалый идө.
Шундый чакларда майор санитарның кайдан булуын, кем булуын, сугышка кадәр ни эшләвен — барысын да, барысын да сорашып бетерде. Ул үзе дә Идел буеннан булып чыкты. Сугышка чаклы зур больницаларның берсендә эшләгән икән.
Япон самурайларын тар-мар итү озаииа бармады. Җиңү көненнән соң, туган якларына кайтырга җыенган Гыйльметдин абзый тагын майор янына килде. Аннан әлеге сандалны үзе белән алырга рәхсәт сорады. Майор келүгә бик юмарт булмаса да. бу юлы түзмәде, рәхәтләнеп квлеп җибәрде. Ләкин Гыйльметдин абзыйның нияте нык иде.
— Колхозда эш муеннандыр. Сандалсыз анда ике кулсыз инде мин, — диде.
Носов эндәшмәде. Ниндидер уйга чумып, байтак вакыт сүзсез утырды. Аннары кинәт кенә урыныннан торды, естен киенде. Гыйльметдин абзыйны да үзе белән ияртеп, бүлмәдән чыгып китте.
Майор Носов Гыйльметдин абзыйны дивизиянең хуҗалык складына алып килде.
Нинди генә инструментлар, эш кораллары юк иде биреде. Ишләре-ишләре белән идәндә яталар, стеналарда да эленеп торалар. Балталар, пычкылар, чүкечләр һәм тагын күп төрле башка эш кораллары шүрлекләрдә дә күп. Баш врач әле берсен, әле икенчесен кулына алып, әйләндергәләп-әйләндергәләп карап озак кына йөрде- Аннары бер почмакта яткан өемгә күрсәтеп, гадәтенчә кинәт кенә:
— Болары нәрсә? — диде. Аларны күргәч, Гыйльметдин абзыйның хәтта күзләре очкынланып китте, беразга тотлыгып калды. Носов тимер әйберләргә резьба сырлый торган ачкычлар бәйләмен күрсәтә иде.
— Миндә булса, кадерен белер идем мин боларның! — дип кенә әйтә алды ул. Майор эндәшмәде, Гыйльметдин абзыйның сүзләренә әллә ни игьтибар да итмәде бугай. Үзен озатып йөрүче старшинага әлеге ачкычларны бер читкә алып куярга кушты һәм алга атлады.
— Бу кәкреләре нәрсә тагын?
— Ат тоягын кисә торган пычаклар бит. Авыл җирендә бик кирәк нәрсә инде, иптәш майор.
— Читкә алып куегыз. Монысы?
— Борау бу, иптәш майор. Тимерне тишә торганы.
— Моны да читкә алып куегыз.
Майор Носов белән алар складта сәгатьтән артык актарындылар. Госпиталь начальнигының тикшермәгән, тотып карамаган инструменты калмады. Нинди генә эш коралына юлыкса да, аларның берәр данәсен читкә алып куйдыра барды. Тора-бара ул сайлатып алган эш кораллары бер еем булып өлгерделәр.
— Гражданкага кайткач, бу үзе до я слесарьлык, я тимерчелек белән шөгыль- ләнмәк була инде, күрәсең. Шулай булмаганда бу кадер инструмент җыймас, нинди тимер эш коралының нинди урында кулланылуын бу кадәр җентекләп төпченмәс иде,— дип уйланды эченнән Гыйльметдин агай. — Үзе тимерче була торып та, шундый кирәкле эш коралын әйтми калган дип, соңыннан миңа үпкәләсе булмасын тагын...
Өем һаман үсә, анда төрле эш кораллары арта, өстәлә барды...
Шуннан соң Гыйльметдин абзый озак хезмәт итмәде. Демобилизацияләиеп, туган якларына, Чияле тауга кайтып китте. Авылда аны. абзыйның үзеннән алда кайтып җиткән, бетен халыкның исен китәргән әлеге серле посылка көтә иде. Монысын баш врач тырышкан иде инде. Шаян да кеше булган икән бу майор Hocoal Складта бергәләп сайлап алган эш коралларының ник берсен калдырсын. Барысын да яхшылап майлатып, кат-кат кәгазьгә төрдереп салдырган. Рәхмәт яусын үзенә|
Миңжамал җиңги дә контрибуция таләп итә
Посылка килүгә атиа-ун кон узмагандыр, кызыл йолдыз таккан пилоткасын кыңгыр салып, күкрәк тулы медальләрен зыңгылдатып, Гыйльметдин абзый үзе кайтып килде. Юл капчыгы авыр күренә иде аның, аттан тошкеч, ишек алдына көчкә күтәреп керде Миңҗамал җиңгинең башта капчыкка күзе дә тәшмеде. Яраланып, күп каннар коеп та иренең авылга исән-сау үз аягы белән кайтып керүе аның өчен чиктән ашкан шатлык иде ич. Инде бер кат күрешкәч, чәйләр эчкәч кенә һем юл капчыгына Гыйльметдин абзый үзе барып тотынгач кына, нидер кеткәйдәй тынып калды. Әллә инде, күл
мәклек ефәк, я шунда батист яулык чыгармы дип көтте Ә хуҗа исә, үзе юкта тамам кибеп, коргаксып, кагылмас борын янтаерга торган урындык естенә бер башы чәйнек борыны төсле очлы, үзе шактый гына зур тимер бүкән чыгарып утыртты. Урындык бетен буыннары белән шыгырдап куйды.
— Чү, монысы ни инде тагын, ходаем?
— Күрмисеңмени, сандал ич, анасы! — диде Гыйльметдин абзый, Миңҗамалының бик гаҗәпсенүенә исе дә китмичә.
— Нинди сандал? Әллә шул тимерне күтәреп кайттыңмы?
— Безнең алачыктагы төсле прастуй сандал, тимерче сандалы. Немецнекен алып кайттым. — Гыйльметдин абзыйның күңеле күтәренке иде. Ул хисләргә бирелеп сүаен дәвам итте: — Кайтышлый карап кайттым, авылда эш муеннан икән, бу сандалда тимер кыйныйсылар бар әле.
Миңҗамал җиңги сугыш кадәр сугыштан исән-сау котылып кайткан ирен тиктомалдан гына аптыратмады, әллә нәрсәләр сорал йөдәтмәде. Әмма шулай да атна ун-көн чамасы узгач, балаларның өс-башын ямаштырып утырган җиреннән кинәт кен» башын күтәреп:
— Җыен тимер-томырны, кеше ташлап калдырганны җыеп кайткансың. Шунда әзрәк өс-башыңны карарга ярамагандыр. Безгә булмаса, үзең турында кайгыртыр идең, һаман яшел гимнәчтүркәң белән йөри алмассың бит. — дип беренче кичләрне әйтмәгән үпкәләрен белдерде.
— Менә йорт өстебезгә ишелергә тора. Алмашка өс-баш юк. Ә ул, тиле баш, поты-поты белән тимер-томыр күтәреп кайта. Утлар кичеп тә акыл кермәгән икәи үзеңә. Әнә Кләүледә вагоннан орлык бушатырга баргач, без фатирга керә торган кешене күрсәң син. Ул да германнан кайткан солдат. «Минем баш эшләде, ни очраса, шуны җыеп йөрмәдем. Куенга мең ыштук тегү машинасы энәсе тыктым да кайттым»,— дип мактана. Шул кеше: «Германнан алып кайткан энәләр хисабына йорт өлгерттем», ди. Ак мунчасы да бар. Ишек алды тулы мал-туар. Бу сүзләрне үз колагым белән ишеткәнем бар. Кеше ирләре менә бит ул нинди. Ә бу тимер-томыр җыеп кайткан. Аларны киеп тә, ашап та булмый лабаса.
Гыйльметдин абзый, башын кашып, туза башлаган тез башларын уыштырып, хатынын бүлдермичә тыңлап утырды. Аннары, тегесе тукта ач кына, кырыс итеп:
— Андыйлар белән рәттән куясы булма мине и бетте. Крахабур диләр иде алар- ны бездә, алар белән ызнаться не желаю, — диде ул.
Әмма Гыйльметдин абзыйга хатынының сүзләре бер дә тәэсир итми калмады, әлбәттә. Күпләрнең якыннарын мәңгегә алып калган сугыштан икенче берәүләрнең баеп калу өчен файдаланырга маташулары аның йөрәген әрнетте. Ишек катында "орган сандалны ул кабат каршысына алып куйды.
— Беләсең килсә, шуны әйтәм, — диде ул. — Мин бу сандалны контрибуция өчен алдым.
Миңҗамал җиңги иренең бу сүзләрен башта сагаебрак кына тыңлап торды.
— Анысы ни инде тагын? Сүләсәң, ачыклабрак сүлә!—дип сорап куйды.
— Шундый пүрәде'е бар аның, анасы, — диде Гыйльметдин агай, инде бераз тынычрак тонга күчеп.— Менә, ызначыт, мин әгәр күрше Гаптери абзыйларның тәрәзәсен кереп ватам икән, ул минем өстән авыл Советына барып жалу бирә. Совет карары буенча, мин аңа берсүзсез тәрәзәсен куеп бирергә, я ыштыраф тиеш булам. Германия дә безгә шулай. Сугышта китергән зыянын, ягъни контрибуция түләргә тиеш. Мин немецтан безнең Чияле тауга да контрибуция түләтәм. Мин фронтка киткәндә алачыкта сандалым калдымы? Калды. Ул кая китте? Сандалыңны алып танк коярга озаттык дип яздыңмы? Яздың. Ул танкны немец бәреп яндырдымы? Яндырды. Менә шулар эчен контрибуция түләттем мин алардан. Зазодларының эченә кереп, иң яхшы сандалларының берсен сайлап алдым.
Миңҗамал җиңги, иренең сүзләрен бик килештереп бетермәсә дә. дикъкать белән тыңлады. Мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышты, күрәсең.
— Кантр-мантр бусия, имеш. Ә миңа дигән мантрибутсияң кая?
Кулындагы энәсен изүенә кадады да Миңҗамал җиңги инде аяк терәп сөйләп китте:
— Давай, кантр-мантрларын немецлар миңа да түләсеннәр. Әле җиргә дә басмаган чүсинкәмне фронтка озаттыммы? Озаттым. Ничәмә-ничә кием җылы оекбаш, бармакчалы биялиләр бәйләп бирдемме? Бирдем. Иңбашымдагы соңгы шәлемно салып бер чиләк арышка алыштырып алдым. Шулай булгач, миңа да маитрибутсия тиешме? Тиеш. Андый пурәдеге бар икәи, бик әйбәтләп кенә миңа да түләсеннәр. Бер пәлтәлек плуш кыстырып кайтсаң, иллаһи әйтәм, миңа да бер дә хәрәм булмас иде. Бик рәхәтләнеп, бик киерелеп киеп йөргән булыр идем әле.
Политикага килгәндә Минҗамал җиңги Гыйльметдин агайның үзеинәи дә болайрак булып чыкты. Ул моны вакытында сизеп, сүзне озакка сузмаска булды
— Ташлыйк әле булмаса, анасы, — диде ул.— Алачыкта шушы сандал чыңнары гына чыңлый башласын, барысы да җайланыр. Сиңа да плүш пәлтәлек юнәтербез. Колхозны да аякка бастырырбыз. Иң авыры артта калды инде.
Аннары урыныннан торды да, тәмәкесен кабызып, тышка чыкты.
Тимерче һөнәре— изге һөнәр
—Чияле тауны икегә аерып кечкенә генә инеш ага. Авылдан чүт кенә өсторәк, шул инеш ярына сыенып, башын шифер белән япкан тимерче алачыгы утыра. Ленино- горск районының тимерчесе Гыйльметдин абзый Низаметдиноа алачыгы инде бу Еллар уза тора, алачык каршындагы инеш ага да ага. Гыйльметдин абзый алечь'*ында җәен дә, кышын да, иртәсен дә. кичен дә дигәндәй, тимер чыңы өзелми Хәзерге катлаулы техника заманында, һәр колхозда төзеиләидерелгән механика мастерскойлары барында да тимерченең эше күп. Колхозларда эур-зур токарь станоклары, автоген, сварка аппаратлары булуга да карамастан, тырма ясау, чәчкечләрне көйләү һәм башка күп төрле эшләр, арба-чана. ат сбруйларын карау әле һаман да тимерче өстендә. Болардан кала, авыл халкы үзе дә көн дә әлеге гап-гади тимерче ярдәменә мохтаҗ, Берсенә ишек тупсасы, икенчесенә капка келәсе кирәк. Алам дигәндә генә кибетендә булып тормый, тагын тимерчегә йөгерергә туры килә. Лениногорск районының «Дружба» колхозы җитәкчеләре дә шулай уйлыйлар, тимерченең кадерен беләләр биредә. Узган елны алар Гыйльметдин абзыйга башын шифер белән ябып яңа алачык салып бирделәр. Контрибуциягә Германиядән алып кайткан сандал әле хәзер дә җиңүчеләргә хыянәтсез хезмәт игә, бурычын түли.
Металл үзгәрми, кешеләр картая. Соңгы вакытларда сандал өстендә чүкечне күбрәк Гыйльметдин абзыйның уллары Марсель һәм Равил биетәләр. Тимерче һөнәре — изге һөнәр. Ата-бабадан килгән изге һөнәргә хыянәт итү юк ул Чияле тау халкында -