Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТАТАР МАТБАГАЧЫЛЫГЫ ТАРИХЫННАН


I Казанда беренче татар
типографиясе
Казанда беренче татар типографиясе канчан ачылган? Бу сорауга терле хезмәтләрдә гөрлечәрәк
жавап бирелеп килгән. Н. Ф. Катанов. Ш. Ахмеров, Г. Гобәйдуллии. П. Знаменский, К. В. Лаврский һәм П. А.
Пономарев татар типографиясе 1802 елда ачылды, дип язганнар. Кайбер авторлар бу датаны 1801 ел белән
билгелиләр, өченче берәүләр исә, Казанда беренче типография XIX йөзнен башында ачылды, дип якынча-
лап кына әйтеп үтәләр. Архив материалларыннан күренгәнчә, Казанда беренче татар типографиясе 1800
елда ачыла 1 Типография ачу өчен рөхсәт 1800 елиын 25 маенда Павел I нчедән алына һәм Сенатнын 1800
ел 13 сентябрь указы белән бу рөхсәт законлаштырыла. 1800 елның көзендә типографиядән беренче басма
текстлар чыга башлый.
Культурабыз тарихында гаять зур роль уйнаган татар китабы тарнхынын өйрәнелми килүе нәтнжәсе
буларак, бу өлкәгә караган күп кенә мәсьәләләрдә жнтди төгәлсезлекләр һәм дөрес булмаган карашлар
яшәп килә. XIX йөз ахырында татар китаплары буенча цензор булып эшләгән В. Смирнов: «Татарларга китап
басу эшен Екатерина II нче заманының эшлеклеләре кочләп такты дияргә мөмкин», дип чыга3 4 5 Мондый
ялгыш фикерләр соңгы еллардагы хезмәтләрдә дә очраштырганын. Мәсәлән. Е. И. Рубинштейн: «Казанда
беренче татар типографиясе хөкүмәт тарафыннан университет һәм гимназия өчен уку китаплары һәм кирәк
санда Корьән басу өчен оештырылды»’, дип. В. Смирновның ялгыш карашларын тагын да куәтли төшә.
Әлбәттә, патша хөкүмәте үз теләге белән татарларга типография ачып бирмәде. Киресенчә, татар
халкының алдынгы карашлы вәкилләре басмаханә ачу очен чирек гасыр буе Петербург юлын таптагач, бик
күп үтенечләр язгач, аларның бу үтенечләрен куәтләп башка халык вәкилләре кушылгач кына, патша рөхсәт
бирергә мәжбүр булды. Дөресрәге, бу рөхсәт аннан тартып алынды. Алар «татар, төрек, фарсы һәм гарәп
тел-
' ЦГЛ ТАССР Ф 977. Оп. ректор д. 644. 5 кәг.
4 В. Смирнов. Мусульманские печатные издания в России. Записки вост отд. русск
археологии, об-ва. Т III. 1889 8 бит.
5 Е. И. Рубинштейн. Книгопечатание в русской провинции первой половины XIX в. (400 лег
русского книгопечатания. Г. 1. М, 1964. 298 бит).
ләреидә дәреслекләр һәм халык мәгарифе эчен китаплар басу өчен» рохсәт сорасалар да . халыклармы
наданлыкта, карантылыкта тоту политикасын алга соргәи патша хвкүмәте типографиядә бары тик «Корьән
һәм башка мөселман дине китаплары басуны» гына рохсәт иттег.
Типография өчем җиһазларны Петербургтан Каганга Г. Бурашев уз хисабына ф алып кайта һәм аны I
Казан гимназиясенә тапшыра3 Сенат указы буенча, типография — арендага бирелеп, арендатор
типография эшчеләренә хезмәт хакы түләргә һәм басма- Z. ханә бинасын карау, җылыту, яктырту һ. б.
расходларын күтәрергә тиеш була. -
Архивларда Бурашевның китап басып чыгару буенча эшчәнлеген турыдан-туры * чагылдырган
материаллар сакла маган. Университет ректоры Н. И. Лобачсвскийнын ~ 1826 елгы отчетында ' һәм
университет тарихына караган кайбер хезмәтләрдә. Бура- « шевиың 1801- 1805 еллар эчендә 7 исемдә 17
басма китап чыгаруы күрсәтелә. 1801 елда - басылып чыккан 2 китап типографиямен беренче басмалары
була. Боларныц беренче- = се — Әттәһәжи исеме белән мәктәп-мәдрәсәләр очен чыгарылган татар
әлифбасы, икем- п чесе — һәфтняк Аерым әсәрләр, берничә мәртәбә басылып, түбәндәге тираж белән =!
чыкканнар: Әлифба — 11 000 данә, һәфтияк — 7 000, Пиргулн — I 200, Студии ■ — 3 000, 5 Собэтел
гаҗизин — 3 000, Фәүзсн нәҗат — 3 000 данә. Бу басмалар — Коръән һәм £ Һәфтняктән калганнары —
мәктәп-мәдрәсә очен чыгарылган ярым тарихи-легендар < ярым динн эчтәлекле уку китаплары6 7 8 9 10 11.
1801 елда чыккан ике әсәрне басу очен рохсәт Павел I нченеи үзеннән алынган 1802 елдан башлап
Казанда басыла торган тазар китаплары өстеннән цензорлык эше ~ Казан гимназиясе конторасына
йөкләтелә. Татар китапларының рәсмн цензоры булып - Оренбург мөфтие, аның Казандагы вәкиле итеп
«Казанның Иске бистә агач мәчете ф имамы» М. Абдразяков билгеләнә. Ләкин 1802 елда мөфтн рөхсәте
белән басыла тор- ~ тан «Фәүзен нәҗат» корректурасын тикшергәндә, корректор Мамышев ислам диненең
“ сөнни сектасы турында кулъязмада булмаган өч бит артык текст очрата һәм бу туры- - да мөфтигә дә,
гимназия башлыкларына да хәбәр итә. Татарча китап баса башлауны * хуп күрмәгән патша чиновниклары
һәм миссионерлар бу кечкенә фактны зур вакытка га әйләндерәләр. Нәтиҗәдә Абдразяков цензорлыктан
алына һәм Бурашевны эзәрлек- х ләү башлана. Гимназия конторасы 1803 елның 21 июлендә Бурашев
өстеннән шикаятъ о язып, типографияне яптырырга кирәк, ул доход бирми дип. Сенатка мөрәҗәгать итә ‘ “
Эзәрлекләүләр башлангач, Бурашев, халык мәгарифе министрына китап басарга комачаулары турында
хат язып, эш өчен нормаль шартлар тудыруларын үтенә. Бурашса- 1 ның бу үтенече җавапсыз калдырыла.
п
Официаль рәвештә типографияне арендалаудан Бурашев 1803 елда ук читләште релгән булса да,
китаплар 1805 елга хәтле апың җитәкчелегендә чыгып килә
' ЦГИАЛ. Ф 1329. оп. 4. х 296. 3 к>г.
» Ц1 А ТАССР Ф 977 оп. ректор, д. 644. 8 кәг.
7 Габделгазиз Туктамыш улы Бурашев, озак еллар буе патша армиясендә хетм.т итеп, прапорщик
дәрәҗәсендә отставкага чыккан кеше Үз хисабына хосусн татар ТИПОГрафиясе ачу өчен. у'л К9П елда ук
патшага мөрәҗәгать итеп карый Рөхс-г ала алмагач. Азиат филиалы типографиясендә мәктәп мәдрәсәләр
әчеп китап бастырыр очен. Сенатка дн керә Әмма бу типография эшсез торуга карамастан, анда татар
китаплары басудан баш тарталар. Казанда ачылган беренче татар типографиясен оештыруда ул—иң актив
катнашучы, типографиянең беренче арендаторы. Татар китабы тарихында ул иң беренче типограф та. нәшир
дә
8 Казан университеты Фәнни китапханә. Кульязмәлар бүлеге Рус секторы Куль язма № 7661 5 кәг
4 Бу әсәр соңыннан «Әлифба иман шартлары бетин», «Шәрнагель иман». «Иман шарты» исемнәре
белән басыла Шиһап Мәржани бу әсәрнең Болгар чорында ук мәктәп мәдрәсәләрдә уку китабы булып
йөртелүен күрсәтә
• Бу әсәрләр «Пиргулн васыяте», «Пиргулн китабы», шулай ук «Стуани китабы» исеме белой дә
йөртелгәннәр.
’ XVI—XVII йөзнең беренче яртысында рус мәктәпләре өчен бердәнбер y xv китаплары булып
«Чпсослоиец», «Псалтырь» кебек типн эчтәлекле әсәр.т.-,» хезмәт нгкән. (100 лег русского книгопечатания
— В кн Исследования и матер-чты Сб IX М, 1904 7 б). Бездә дә һәфтняк. башка уку китаплары белән
беррәггәи. кадиак мәктәпләрдә шушы бурычны өлешчә утәг.ш.
• ЦГА ТАССР ф 977 д 10;' 28 к.т
» ЦГА ТАССР ф 977. д. (>75 24-26 кәг.
1805 елны, Бурашев киткәч, типографияне договор белән сәүдәгәр Юныс Апанаевка тапшыралар.
Типография 1800 елдан алып 1809 елга кадәр аның арендасында кала.
Архив материаллары арасында типографияне арендалаган өчен Апанаевның күпме акча кертүе
турында документлар булса да, Нинди китаплар бастыруы хакында тулы мәгълүматлар юк. Карл Фукс
фикеренчә, 1806 елда Апанаен 19.500 данә Әлифба, 3 000 — һәфтияк, 1 000 — Пиргули, I 200 — Стуани,
1 200 — Сөбәтел гаҗизин, 1 500 данә Корьән бастырып чыгарган . Бу саннар шактый кү пертелгән булса
кирәк. Әгәр типографиядә бер генә хәреф җыючы эшләвен, Апанаевның китап басу эшенә 1806 елның
март аенда гына керешүен искә алганда 12 13, 10 ай чамасы вакыт эчендә шул хәтле китап басып чыгаруы
бик шикле. Ул вакытта типографиядә басыла торган һәр китапның берәр данәсе Фәннәр академиясенә
җибәрелеп барылган. Андагы документлар буенча
1806 елда Апанаевның бары дүрт китап: Әлифба, Сөбәтел гаҗизин, Пиргули, Стуаин әсәрләрен генә
басуы күренә14 15. Бу факт Б. Дорн библиографиясендә теркәлгән китап исемн әре белән дә раслана*. Б.
Дорн 1806—1809 елларда Апанаев баскан түбәндәге әсәрләрне теркәгән: Әлифба — 3 басма. Пиргули—
5, Стуани — 3, Сөбәтел гаҗизин—4, һәфтияк—4. Корьән—2. Сәнфел Мөлек—2, Мөхәммәдия—2 басма.
Димәк, Апанаев дүрт ел эчендә барысы 26 китап бастырып чыгарган.
Бурашев чыгарган китаплар белән чагыштырганда, бу басмалар арасында ике яна әсәр күренә.
Беренчесе — Сәйфел Мөлек кыйссасы — татар телендә басылган беренче матур әдәбият әсәре. Бу
китап Мисыр шаһы Сәнфел Мөлекнең Көнчыгыш илләренә сәяхәте турындагы маҗаралы тасвирлардан
гыйбарәт. Икенчесе — Мөхәммәдия — Көнчыгышта киң таралган ярым тарихи, ярым дини әсәр.
(Соңыннан бу әсәрне А. Казембек та берничә мәртәбә бастырып чыгара.)
Татар китаплары басу эшендә туктаусыз киртәләргә, договор шартларының гаять авырлыгына түзә
алмыйча, Апанаев 1809 елны типографияне арендалаудан баш тартырга мәҗбүр була. Дүрт елга якын
арендалап торган өчен, ул 5 879 сум 59 тиен акча түли. (Сенат указы буенча, типографияне арендалаган
өчен арендатор елына 500 сум гына түләргә тиеш була.)
Апанаев арендалаудан баш тарткач, китап басу бик күп кими. 1810—1829 еллар арасында елына
уртача 1—4 китап басылып килә, ә 1811, 1813, 1815, 1824, 1828, 1829 елларда бер генә басма әсәр дә
чыкмый.
1810 елдан сон. аренда хакы артык югары булу сәбәпле, типографияне арендага алырга
теләүчеләр табылмый. Шушы елдан башлап типографияне материаль яктан кайгырту гимназия өстенә
кала. Яна шрифтлар булдырылмагач, типография татар заказларын бик сирәк үти. Китап бастыру өчен
татар нәширләре үзләре хәреф койдырып китерергә тиеш булалар. Мәсәлән. 3000 данә Әлифба
бастырыр өчен, Апанаев Мәскәүдән үз хисабына гарәп хәрефләре койдырып алып кайтырга мәҗбүр
була16. Шуның өстенә типографиядә татар китаплары басу бәяләре бермә-бер күтәрелә, 1814 елда
күләме 37 табаклы бер китапны 3000 данә бастыру өчен 5203 сум акча түләнгән. Ә бу сумма исә
типографиянең үз бәясеннән 2.5 мәртәбә артыграк 17 була.
Казан уку округы попечителе итеп Магницкий билгеләнгәч, бу реакционер татар ки* аллары басу
бәясен тагын да күтәрә. Халык мәгарифе министрына язган хатында ул: «Татар нәширләренең
заказларын бастыруны тагын да авырайту өчен, татар китабы басуның бәясен тагын да күтәрүне
файдалы таптым», дип мактана18.
1809 елга караган мондый мәгълүматлар сакланган: рус нәширләренең заказларын таба1ын 17
сумга, миссионерлар заказы буенча гарәп хәрефе белән басыла торган
12 К Фукс. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Казань 1844. 120 6.
13 ЦГА ТАССР. ф. 977. д. 675. 40 кэг.
14 ЦГА ТАССР. ф. 977. д. 296. 9 кэг.
15 В. Dorn. Chronologisches Verzeichniss der seit dem Jahre 1801 bis 1866 in Kazan gedruckten arabischen,
tCrkischen, taiarischen tind persischen Werke... — Melanges as.atiques... Academic Imperiale des sciene de St.—
POtersbourg, I. V. 1868, pp. 539—540.
16 ЦГА ТАССР. ф. 92. д. 491. 18 кэг.
0 ЦГА ТАССР. ф 92. д 1023. 35 кэг. Типографиянең бөтен барлыгы бу елларда
2 000 сум да тормаган. Ул азмы-күпме янаргылгач та. 1829 елда да, барлыгы 2 115 сум 05 тиенгә
бәяләнгән. (Кара. ЦГА ТАССР. ф 977. д. 675. 140—145 кэг.)
' ЦГА ТАССР. ф. 92. оп. 1. д. 1429 i кэг.
христиан катехизисларын һәм догалыкларны 25 сумга бассалартатар нәширләренә бер табак басу өчен
65 сум акча түләргә кирәк булган Патша самодержавиесе, анын реакцион чиновник тары, татар китабы
басунын бәясен күтәреп, халкыбызнын мәгърифәте үсешен буарга тырышты. Бу юхалыклар төрмәсе»
булган патша Россиясендә милли изүнең культура өлкәсендәге чагылышы иде.
Башка типография булмагач, татар нәширләре теләсә теләмәсәләр дә. бу авыр шартларга түзәргә
мәҗбүр булганнар. Шунысы кызык: шартлар ифрат азыр булса да. татар нәширләренең заказлары
кимемәгән, киресенчә, шрифтлар җитешмәү сәбәпле, типография аларның күбесен кабул итә алмаган.
Гимназия типографиясендә махсус заказлар белән дә татарча китаплар басыла. 1803 елда
«Сьпырларда үлнач чәчәкләри шул әдәмнләрдәгн табигъ чәчәкнең йотыныч- лы агырлыкларини дәфгь
әйләчән өчен мәга ябышдырып сакча халәс улмакайнын нмкяннәре» исемле медицина буенча тагар
телендә беренче басма китап чыга. Бу әсәр халыкта киң таралган булган, күрәсең, 1812 елда ул китап
яңадан басылып чыга. 1813 елда медицина буенча танән бер яна әсәр басылуы билгеле. Аның рус
телендәге исеме «Описание летучей мази» дип аталган 1820 елда «Тәгълим намә» дип йөртел гән китап
чыга. Ьу әсәрдә мәрткә киткән кешеләрне тереләй күмүдән саклану өчен киңәшләр бирелә. Бу әсәрләрнең
өчесен дә русчадан Ибраһим Хәлфнн тәрҗемә иткән.
1808—1809 елларда университет галимнәре редакциясендә башка әсәрләр дә басыла. 1808 елда
X. Френ редакциясендә «Рнсаләи Әхмәдия», «Китап сафа бәгъзе әд-дәраһим» исемле китаплар, гарәп
шагыйрьләреннән — Аш-Шанфар Һәм Әл-Туграйларнын шигъри үрнәкләре — әнә шундыйлардан ‘ Басма
китаплардан тыш. Сенатның төрле указлары, белдерүләре тагар телендә басылып халыкка таратыла.
Мәсәлән. 1313 елда французларны җиңү уңае белән татарча Манифест басыла.
Бу типографиядә чыккан китапларның тулы репертуарын эченә алган бер генә библиография дә юк.
Югарыда искә алынып үткән Ь. Дорн библиографиясендә 1801—1829 еллар арасында чыккан 56 басма, ә
А. Соловьев һәм Н. Каганов библиографиясендә 20 ләп басма гына искә алынган . Без бу елларда
гимназия каршындагы типографиядә басылган 93 басманы ачыкладык’ Байтак басмаларның тиражы да
ачыкланды. Ачыкланган 50 басманың тиражы 151.000 данә тәшкил итә. Һәр басма уртача 3 000 данә белән
басылуын (151.000:50 «= 3020) искә алсак, бу 93 басма — 280.000 чамасы тираж белән чыккан дип карый
алабыз
Тагар нәширләренең барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаса да, типография шул чор өчен
чагыштырмача күп китап чыгарды. Бу басмаларның халык мәгарифе өчен әһәмияте зур булды.
Типографиянең прогрессив әшчәилеге — күренекле рус галимнәре тарафыннан күптән танылган факт
Академиклар Б. Дорн. X. Фреи. И. Крачковский, профессорлар А. Казсмбск, II. Булич. К. Фукс һ. 6. аның
эшчәнлегенә бик югары бән бирделәр. «Казан татарлары һәм Россиянен Твропа өлешендә яшәүче баш ка
вак милләтләрнең мәгарифе күтәрелү гурыдан-гуры Казандагы беренче Азиат типографиясе
эшчәнлегеннән башлана», дип ятып чыкты профессор Н. Ф Катанов. Бу басмнхаггәнең эшчәнлегенә совет
тарихчылары да зур бәя бирәләр «Казанда берен- че татар типографиясенең басмалары Идел буе, Урал.
Себер татарлары арасында халыкны агартуда зур роль уйнады», ди С. 3. Закиров '. 1800 елда Казанда
ачылган басмаханә төрки халыклар арасында, төрекләрдән кала, гарәп хәрефләре белән китап баскан
беренче типография булды. Бу басмаханәнен тар ихта тоткан роле югарыда күр. сәтслгән моментлар белән
генә чикләнми. Хәтта анда бер генә дөньяви китап басылмаган булса да, Казанда ачылган беренче
басмаханә буларак, ул татар тарихында прогрессив күренеш булып саналырга хаклы булыр иде3.
ЭВРАР КӘРНМУЛЛИН ф ТАТАР МАТБАГАЧЫЛЫГЫ ТАРИХЫННАН ф
Күреп үткәнебезчә, типография дини әсәрләр басу белән генә чикләнмичә, беренче көненнән үк
халыкка файдалы китаплар да чыгара башлады, бик күп борынгы кулъязмаларны югалудан саклап
калды, киләчәктә Казанда китап басуның киң җәелеп китүенә нигез булды.
Бу басмаханә әдәбиятта, архив документларында «татар», «шәрык», «азиат», «гимназия»
типографиясе дип, төрлечә атап йөртелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, бу басмаханәнен эшчәнлеген XIX
йөздә Казанда эшләп килгән башка типографияләр белән бутау очраклары шактый күп. Бу
басмаханәнен ачылуы, эшчәнлеге татарларга турыдан-туры бәйле. Шунлыктан аны без татар
типографиясе дип атау дөрес булыр днп саныйбыз. Шунын өстенә ул Казанда ачылган беренче
басмаханә дә булды.
Типографиянең эшчәнлеге турында сөйләгәндә, анда эшләгән осталар турында да бер-ике сүз
әйтеп үтү урынлы булыр. Безгә Петр I нченең поход типографиясендә һәм Фәннәр академиясендә
эшләгән татар китап осталарының исемнәре билгеле түгел. Шулай ук И. Шнор типографиясендә эшләгән
татар осталарының да исемнәрен белеп бетермибез әле. Беренче татар типографиясе оештырылгач,
үзләре теләп Петербургтан Казанга кайткан Г. Рәхмәтуллнн һәм X. Мамышев фамилияле кешеләр —
безгә мәгълүм татар китап осталарының беренчеләрениән.
Гали Рәхмәтуллнн 1759 елда туган. 1780 елда солдатка алынып, шактый озак еллар матрос булып
хезмәт итә, шведлар белән булган диңгез сугышында зур батырлыклар күрсәтә, берничә медаль белән
бүләкләнә. 1791 елны Екатерина II нченсн 25 декабрь указы буенча флоттан алынып, И. Шнор
типографиясенә татар наборщигы итеп билгеләнә. Шул вакыттан башлап 1834 елга хәтле Петербургта
һәм Казанда гарәп хәрефләре белән чыккан китапларның күпчелеге менә шушы оста тарафыннан
җыелганнар. Г. Рәхмәтуллнн Казан университеты типографиясендә үсеп чыккан рус наборщикларының
укытучысы да булган. Архив материаллары аның үз эшен тирән белүче, тырыш, яхшы оста булуы
турында сөйлиләр. Г. Рәхмәтуллнн 74 яшенә кадәр типографиядә эшли. Эштән киткәндә, аның класс
чины булмавын сәбәп итеп, пенсия билгеләмиләр.
Безгә мәгълүм китап басу осталарының икенчесе — Хәмзә Мамышев. Ул 1768— 1770 еллар
тирәсендә туган. (1831 елны язган бер гаризасында үзенә 60 яшь чамасы икәнлеген искәрткән.) X.
Мамышев 1789 елны Кронштадтта рядовой булып хезмәт итә башлый. Ул да, Г. Рәхмәтуллнн кебек үк,
шведларга каршы сугышта катнаша, батырлыгы өчен көмеш медаль белән бүләкләнә. 1791 елны
Екатерина II нченең 17 ноябрь указы белән шул ук И. Шнор типографиясенә хәреф җыючы итеп җибәре-
лә. 1800 елда Казанда типография ачылгач, Сенат указы буенча ул Казанга килә һәм елына 360 сум эш
хакы белән корректор итеп билгеләнә. 1816 елдан 1829 елга кадәр типографиянең факторы вазифасын
башкара һәм, типографиядәге шөгыле белән бер- рәттән, 1805—1811 елларда татар теле укытучысы
булып та эшли. Пенсиягә чыгар алдыннан Мамышев Титулярный Советник дәрәҗәсенә күтәрелә.
Типографиянең бөтен эшчәнлеге менә шушы ике кешенең хезмәтенә, тырышлыгына бәйле булган.
Алар типографиянең наборщигы һәм машинисты да, китап басучысы һәм төпләүчесе дә. механигы һәм
кара эшчесе дә, корректоры һәм техник редакторы да. Бу осталарның хезмәте киләчәктә татар китабы
тарихында тиешле югары бәя алыр, аларның эшчәнлеге аерым өйрәнелер днп ышанасы килә.
XIX йөз башы татар китабы тарихында Казан университетының татар теле адъюнкты Ибраһим
Хәлфиннең дә роле шактый зур. Ул, бу чорда чыккан күп кенә 19 20
19 С. 3. Закиров, күрсәтелгән хезмәт, 110 б.
20 Моның өчен шуны искә төшерү1 җитә: 1564 елда Мәскәүдә оештырылган китап басу эше рус
культурасы тарихында гаять зур һәм дөрес бәя алды. Анда йөз елга якын бер генә дөньяви кнтап та
басылмады.
татар китапларының, барлык тәрҗемә әсәрләрнең авторы булу белән беррэгтән. рус илимнәренен
шәрык телләрендә басылган куп хезмәтләренең фәнни редакторы да. Ул типографиянең эшенә
турыдан-туры катнашып килгән, аның шрифтларын яхшырту буенча да куп булышкан. Цензор буларак,
барлык татар китаплары аның кулыннан уткән. кубесен редактор, галим буларак та эшкәртеп чыккай. И.
Хәлфин татар типо- ф tрафиясе университетка күчкән елны ула. Шул ук елны аның улы. Шаһиәхмәт
Хәлфин. гаиләләренең матди хәле авыраю сәбәпле, гимназиядә укуын ташлап, типографиягә наборшнк
итеп алуны сорап университет идарәсенә гариза бирә. Әмма аны эшкә алмыйлар, Уфа губернасына
хәрби хезмәткә китәргә тәкъдим итәләр1. XVII йөз урталарыннан хөкүмәткә зур хезмәт күрсәтеп килгән,
рус, шәрык фәненә олы өтеш керткән, татар культурасында тирән эз калдырган Хәлфиннәр
династиясенең бу өлкәдәге эшчәилеге менә шушында өзелә.
II. Университет типографиясенең
татар басмалары
Яңа ачылган университетның баштагы елларда матдн хәле бик начар булса да. тора бара эшләр
җайга салына башлый. Дәрәҗәле уку йортында эшләүче галимнәр нең фәнни хезмәтләрен, уку
китапларын һәм эш документларип бастырып чыгәру өчен, гимназиядән кушылган татар
типографиясеннән тыш. махсус типография ачуга ихтыяҗ туа. Андый типография рәсми рәвештә 180!)
елның 20 январенда ачыла һәм бу уңай белән бер битле «Объявление» дә басыла Бу игъланда
университет хкса бына уку китаплары басылачагы, татар типографиясендәге кебек ук, шәхси заказлар
да кабул ителәчәге белдерелә, китап бастырырга теләгән кешеләрнең университет типографиясенә
мөрәҗәгать итәр;ә тиешлекләре әйтелә. 1809 елда университет типографиясенең беренче китабы
басылып чыга. Ул - И. Хәлфиннең «Шаһиншаһның Казан гимназиясендә лисан терки вә хатт гарәби
үгрәтслә торган әлифба илә кечекчә иәху вә сарыфыдыр» дигән әсәре. 170 биттән торган бу китап 1 200
данә белән рус мәктәпләрендә татар теле өйрәнү өчен дәреслек буларак чыгарыла. Шул ук
типографиядә 1812 елда ул яңадан басыла. 1819 елда И Хәлфиннең «Әхвәлн Чынгы» хан вә Акса
Тимер» исемле зур хезмәте дөнья күрә. Хәлфиннең яна хезмәтенә X. Френ шәкерте Я- О. Ярцев зур бәя
бирә: «Бу хезмәт — тарихи язмаларны чыгару белән дә, аларны укуны җиңеләйтү белән дә төрки вә
тагар телен өйрәнүчеләр өчен гаять кирәкле хезмәт. Аның сүзлек өлешендә, инде г амәлдән төшеп
калган, яна төрки әсәрләрдә очрамый торган борынгы сүзләр һәм тәкъбирләрнең дөрес һәм тулы
аңлатылуы белән дә хезмәт әһәмиятле Шуның остенә бу хезмәт үзенең яңалыгы белән дә [университет
— Ә. К ] Советның игътибарына һәм югары бәясенә лаеклы» 1
1824 елда университет типографиясендә Мәскәүнен духовный академиясе заказы буенча А.
Троянскнйнын «Краткая татарская грамматика» дигән әсәре икенче басма булып чыга'. 21 22
' ЦГА ТАССР. ф. 9’7. д. 2041 1-6 мг
3 Бу «Объявленне»неи тулы тексты Н II Загоскниның «История ими Казанского университета» т 2.
Казань 190,1 елда чьими китабында китерел.». 6ь7 б
■* ЦГА ТАССР ф. 92 д 824. 32 кәг. Хәлфиннең бу хезмәте, татар т екстологиясе» :■> беренче хезмәт
буларак, фәнни әһәмиятен хәзерге көндә дә югалтмаган.
« Троянскнйның бу грамматикасының беренче басмасы 1814 елда Петербург Фтг н >р академиясе
п.пографиясеи и басыла
1815—1850 елларда Фәннәр академиясе типографиясендә гарәп хәрефләре •>< китап бас у
бөтсн.пй диярлек туктата 1820 елда «Шажэрәи төрки» исемле бары» ы төрки әсәрне бастырыр өчен. Ф
чигәр академиясе үзе Казан университеты типограф гя- ссн» мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була by ә. р,
хәрефләр җитешмәү сәбәпле • с г бу. басыла Граф Румянцев кушуы белән басылган бу әсәр X. Френ
редакциясендә,
22 .Хәлфин комментарийлачы бел »н чыга.
Шәрки әсәрләрне оригиналча чыгаруда профессор Ф Эрдмлгыыи да хезм.ле зур. A I шммгатримары
белән 1823 « өл ...нәфэ ва внлаятн Мәккәй әш ш-риф» әс-ф.. с-12 с-т гдрда ■ с, о и к.та.
гы Низаминың өч кнгабы Оасы.тыи чыга
ӘБРАР КЭР И МУЛЛИН ф ТАТАР МАТБАГАЧЫЛЫГЫ ТАРИХЫННАН
Университет типографиясе зур масштаблы типография итеп оештырылса да, беренче ике дистә
елда күп китап баса алмый. Ул 1815 елга хәтле университет хисабына яшәп килә. Үз хисабына яшәр1ә
калгач, еч ел эчендә 9 783 сум расходка керә'.
Университет типографиясенең авыр хәле 1830 елларга хәтле сузыла. Типография оештырылудан
ачып бу елга хәтле анда барлыгы 188 кигап, журнал, журнал оттисклары басыла ". Университетның
ректоры итеп Н. И. Лобачевский куелгач, типографиянең материаль базасы ныгын тешә. 1829 елда
университет типографиясен һәм гимназия типографиясен берләштерәләр. Типография начальнигы
әмере белән гимназия типографиясеннән килгән гарәп шрифтларын эретеп рус хәрефләре коялар. Һәм
шулай итеп, 1829—1830 елларда гарәп хәрефләре университетта бөтенләй диярлек бетә. Типография
материаль яктан яхшы ук баетылса да, гарәп хәрефләре булмау сәбәпле, шәхси заказлар кабул итә
алмын һәм бер тиен дә доход китерми. 1831 елда ашыгыч рәвештә гарәп хәрефләре кайтарыла.
Ниһаять, шушы елдан башлап университет типографиясе жиң сызганып татар нәширләренең
заказларын басарга керешә, куп тә үтми, типография үз чыгымнарын каплый һәм шактый гына табыш та
ала башлый. Татар китаплары басудан килгән доходка типографиягә яна станнар кайтартыла, тибет,
монгол, санскрит, әрмән һәм башка телләрдә шрифтлар булдырыла. 1831 елдан башлап университет
типографиясенең эшчәнлеге бермә-бер үсә. Ел саен 20—40 шар яна басма чыгып тора. Шунысы кызык,
типография бик күп китап чыгара башласа да, аның штаты артмый диярлек. 1819 елда анда 16 кеше
эшләгән булса, 1840—1850 елларда да аның штаты 17—20 кешедән торган23 24 25.
Типографиядә гарәп хәрефләре яңадан булдырылгач, университет галимнәренең бу шрифт белән
язылган хезмәтләре һәм алар редакциясендәге төрки әсәрләр дә күбрәк басыла башлый. 1832 елда
профессор А. Казембек редакциясендә Сәед Мөхәммәд Ризаның «Китаб әс -сәбаигъ әс-сәйяр или семь
планет, содержащий историю Крымских ханов от Мингли-Гнрей хана 1-го до Мингли-Гнрей хана li-го, т.
е. с по 1466 1737
года» дигән әсәре басыла. Әзербәйжан классигы Низаминың фарсы телендә «Хикәят дохтәр падша рус»
исемле әсәре чыта. Типографиягә беренче зур доход китергән Юнысов заказы да шул елны үтәлә. Ул
10.000 данә Әлифба, 3 300 данә һәфтияк, (> 600 данә Корьән бастыра.
1832—1850 елларда гарәп хәрефләре белән чыккан басма китаплар арасында татар тарихына һәм
тел белеменә караган хезмәтләр дә шактый гына. 1839 елда А. Казембекның «Грамматика турецко-
татарского языка»сы, ә аның киңәйтелгән басмасы 1846 елда, «Общая грамматика турецко-татарского
языка» исемендә басыла. Университет профессоры, тюрколог И. Березин «Библиотека восточных
историков» сериясеннән төркигә караган тарихи кулъязмалар бастырып чыгара. («Шейбанида. История
моиголо-тюрков». 1849; «Сборник ханских ярлыков». 1850; «Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур
Кутлуга и Саадет Гирея». 1850) *.
Рус уку йортлары өчен чыгарылган хезмәтләр арасында А. Троянскийның «Словарь татарского
языка» (I. 1. 1833, Т. 2 1835), М. Ивановның «Татарская хрестоматия» (1842), «Татарская
грамматикаьларын күрсәтеп була. Казан гимназиясенең татар
23 Н П Загоскин История имп. Казанского университета. Т 2. Казань. 1903. 342 б Типографиянең
зур расход кигерүе штатның зур булуыннан да килә. Оештырылу елларында ук аның штагы 15 кешедән
торган. Аларга елына 10 000 сум диярлек хезмәт хакы түләнеп килгән, ә басылган китапларның саны
берничәдән артмаган.
24 Н. П. Загоскин. А Соловьев материалларына таянып, бу елларда 178 басма чыгу ын күрсәтә.
(Кара Н. П. Загоскин. История ими. Казанского университета. Т. 4. Казань 1906. 48 б )
25 Университет типографиясендә татар осталары да эшләп килгән. Мәсәлән, 1819 елда 16 кешенең
2 се татар була. 1844 елда 17 кешенең 7 се — татар остасы. Габделкәрим Уралиев (корректор).
Дәүләтша Яушев (хәреф жыючы), Муса Мөсәгын- тов (печатник). Галиәкбәр Халитов (батырщик). Халит
Монасыйпов (хәреф жыючы), Ибией Ючеев (хәреф коючы), Әхмәт Мөхәммәгов (печатник).
‘ Университет галимнәре редакциясендә чыккан төрки, гарәби, фарси әсәрләрдә китапның исеме
күп очракта рус телендә күрсәтелә. Шуңа күрә андый әсәрләр исеме татар теленә тәржемә ителмичә
бирелде. Әгәр китап исеме гарәп хәрефләре белән дә күрсәтелсә, алар әсәрнең оригиналы телендә
китерелделәр.
теле укытучысы Первухин 30.000 татар сүзен эченә атган сумей хәзерләгән була, ләкин ул нигәдер
басылмый кала ‘.
1830—1850 еллар эчендә бу типографиядә университет һәм бүтән оешмалар өчен гарәп шрифтында
29 китап басылуы ачыкланды. Шунын өстеиә тагар нәширләренең заказы белән 165 китап басыла. Татар
нәширләре заказы белән басылган китаплар ф арасында мәктәп-мәдрәсә вчен басылган дәреслекләр твп
урынны тота. Әлифба 33 тапкыр. Стуанн — 5. Свбәтел гажизин — 4, Сәйфел Мелек —4, Пнргули —2. Фәузен
нажат — 4 тапкыр чыккан.
1839 елда XII—XIII йвз татар әдәбияты әсәре «Киссан Иосыф» аерым китап булып басылып чыга һәм
шуннан сон ел саен диярлек, кайбер елларны хәтта берничә басма булып чыгарылып киленә. 1841 елда
татарча беренче басма календарь двньяга чыга. Аның авторы — тәрҗемәче Рәхмәтулла Әмирханов
була Болардан тыш, татар һәм Көнчыгыш әдәбияты әсәрләреннән «Киссан Таһир» (1847)«Ләтаиф Хуҗа
Насретдин» (1845), «Кисекбаш кыйссасы» (1846), «Ахырза ман китабы» (1847); Тажсгдин Ялчыголның
«Рисаләи Газизә»сс (1850), Ибраһим Хаккинын «Мәгърифәт на.мә»се (1845), XII йвз суфи шагыйре
Бакырганинын «Хәким ата»сы (1846) һәм «Бәдәвам»ы (1846). Болгар чоры әсәрләреннән «Мәликә
китабы» (1846). «Киссан Селәйман» (1848) һәм халык тарафыннан элек яратылып укыла торган башка
бик күп әсәрләр басыла.
Мөселман юриспруденциясе буенча «Шәрх фикгы Кәбир» (1849). «Шәрх фикгы Әкбәр» (1848),
«Шәрх фикгы Кайдаии» (1848) кебек әсәрләр чыгарыла. XIX йөзнең I яртысында дөньяви, борынгы
әдәбият һ. б. башка шундый әсәрләр генә басылды дисәк, дөреслектән ерак булыр идек. Халык анын
агулаган Корьән кебек дини китаплар да шактый басылып килгән.
1830—1850 елларда, безнең исәбебезчә, университет типографиясендә 536 китап, журнал һәм
оттисклар басылган. Шуларнын 194 е гарәп хәрефләре белән чыккан басмалар булып, югарыда күреш
әнчә, а-гарнын 165 е татар нәширләренең заказлары белән басылган. Калган китаплар — дәреслекләр,
төрле документлар һәм университет галимнәренең үз хезмәтләре. Рус телендә чыккан 30 лап китап
төрле оешмалар заказы белән акча гүләп басылган. Ә университет чыгарган китаплар һәм журналлар
шәхси заказлардан килгән доход хисабына бушка чыгарылганнар. Әгәр тагар нәширләренең заказларын
басу вчен бәянең гадәттәгедән ике-өч мәртәбә югары торуын һәм бу елларда акча түләп басылган 200
ләп китапның 165 е татар китаплары булуын искә алсак, университет типографиясенең төп доходы тагар
китаплары басудан килгәнлеге күренә. Шул доходы хисабына төрле жнһазлар алына, университет өчен
чыгарылган барлык китаплар бушка басыла, шуның өстен ә типография ел саен үзенә берничә мең сум
доход ала килә ’.
1829 елда гимназия типографиясен үзенә кушкач, университет типографиясе Казанда татар китабы
басу буенча бердәнбер типография булып калды. Казанда хосуси типографияләр барлыкка килгәнче,
барлык татар китаплары шушы типографиядә басылдылар. Бу типографиядә бик күп китап басу
осталары тәрбияләнде. XIX йөзнең беренче яртысында гарәп шрифтлары белән китап басу буенча
университет типографиясе Россиядә иң эшлекле басмаханә булды. Биредә башка шәрык халыклары —
монгол, тнбет, әрмән һ. б. халык телләрендә дә бик күп китаплар басы тын чыкты.
III. Казанда беренче
хосуси типографияләр
Университет типографиясе генә татар нәширләренең көинән-көн үсә барган ихтыяҗларын
канәгатьләндерә алмады. Бу хәл Казанда татар китабы басу өчен яңа типография гәр оештыруга этәрде.
Урындагы патша чиновникларының «Казанда беркемгә дә татар китабы басар өчен хосуси типография
ачарга рвхсәт бирмәскә», дип. әлс/гән-әлс Петербургка язып торуларына • карамастан, патша хөкүмәте
мәдәнияткә
' Нерву .чинның бу кулъязмасы әлегә хогле табылганы юк. Ул сүзлек ту рында әдәбиятта без бернинди
белешмә очратмадык
3 Ж,.>я эчендә әсәрнең беренче мәртәбә басылу елы күрсәтелә.
3 Отчет ими. Казанского университета и Учебного округа за 17 лет Казань. 1811 -’8 6 — «
< ЦГА ТАССР. ф. 977. д. 1023. 25 кэг.
ӘБРАР КЭР И МУЛЛ ИН ф ТАТАР МАТБАГАЧЫЛЫГЫ ТАРИХЫННАН
сусаган бөтен бер халыкның теләгенә каршы килә алмый, Казанда шәхси типографияләр ачарга рөхсәт
бирергә мәҗбүр була.
Казанда беренче хосуси типография 1841 елда ачыла. Лейдннскта туган Шевиц дигән чит ил кешесе
аны татар халкы арасында мәгърифәт тарату өчен оештырмый, әлбәттә. Ул, Казанда художник һәм гравер
булып шактый озак яшәгән кеше буларак, китап басуның торышын, аның доходлы эш булуын яхшы белгән.
Ул татар китапларына сорауның зур булуын, ә университет типографияс енең заказларны кабул итеп өлгерә
алмавын күреп, татар китабы басу өчен типография ачкан һәм зур керем алырга исәп тоткан. 1841 — 1845
елның уртасына хәтле Шевиц типографиясендә 30 татар китабы басыла. 1845 елны патша әмере белән
Казандагы шәхси типографияләрдә татар китабы басу тыелгач, Шевнц хуҗалыгында да татар китаплары
басу күп кими. Татар китабын басу тыелгач, банкротлыкка чыгудан куркып, Шевиц типографиясен сата һәм
үз иленә кайтып китә. Шевиц типографиясен 1849 елны купец Н. Л. Коковин сатып ала 1 һәм ул Коковин
типографиясе дип йөртелә башлый.
1841—1850 еллар эчендә бу типографиядә татар нәширләренең заказы белән барлыгы 57 китап
басыла. Алар арасында «Кнссаи Иосыф», «Киссан Сөләйман», «Ләта- иф Хуҗа Насретдин», «Киссан
Сәйфел Мөлек» кебек әсәрләр һәм мәктәп-мәдрәсәләр өчен чыгарылган «Сөбәтел гаҗизин», «Фәузсн
иаҗәт», «Рисаләи мөһиммә», «Гыйбрәт намә» кебек дидактик китаплар бар.
Казанда ачылган икенче хосуси типографиянең, дөресрәге литографиянең 26 27 28, хуҗасы татар кешесе
була. Яхин литографиясе ' исеме белән билгеле бу басмаханәнең беренче басмасы 1844 елда чыга. 1845
елны хосуси типографияләрдә татарча китап басу тыелу сәбәпле, Яхин литографиясендә татар китаплары
күп басыла алмады. 60 елларда бу ташбасмаханә Шаһи Яхннның улы Мөхәммәдвәли Яхинга күчә, 70 ел-
ларда Әбдрәшнтов литографиясе булып йөри. 1893 елдан Касыйм Абдуллин ташбасма- ханәсе хисапланып,
1908 елда китап басудан бөтенләй туктый29. Бу литографиянең татар китабы тарихында тоткан роле әллә ни
зур булмады. Шулай да аның Россиядәге төрки халыклар арасында оештырылган беренче ташбасмаханә
булуы тарихи әһәмияткә ия.
XIX гасырның икенче яртысында Казанда ачылган өченче хосуси типография Рәхимҗан Сәгыйтов
басмаханәсе булды 30. Сәгынтов типографияне Яна бистәдәге үз йортында оештыр? һәм 1844 елда китап
басу эшенә керешә Татар китаплары басуны тыю турында патшаның әлеге әмере аркасында бу
типографиядә күп китап чыга алмады. 1844 елдан 1850 елга кадәр вакыт эчендә нибары 27 китап кына
басылган. Алар арасында «Киссан Таһир», «Кнссаи Йосыф» (4 басма), «Бакыргани», «Рисаләи мөһиммә»,
«Сөбәтел гаҗизин» һ. б. әсәрләр бар. Сәгыйтов типографиясенең эшчәнлсге турында 1925 елда Казанда
чыккан «Л1атериалы по истории Татарстана» (Вып. II) дигән хез мәттә азмы-күпме белешмә китерелгән.
Анда: «Бу типография бары 1844—1847 елларда тына китап басу белән шөгыльләнгән». — диелә. (104 бит.)
Архив материалларыннан күренгәнчә, Сәгыйтов типографиясе 1850 еллардан соң да эшләгән әле. Бу
типографиядә 1862 елда чыккан китап та табылды. 1851 елдан алып 1862 елга кадәр Сәгыйтов
типографиясендә тагын 53 китап басылганлыгы ачыкланды. Типография тотудан туктагач, Сәгыйтов, нәшир
буларак, университет типографиясендә үз хисабына татар китаплары бастыруны дәвам иткән.
Зур дәрт белән ачылган татар типографияләре патша хөкүмәте тарафыннан махсус тыюлар,
эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә әкренләп юкка чыгалар. Яңадан хосуси татар типографиясе Казанда XIX йөзнең
ахырында гына ачыла.
1841—1850 елларда Казанның хосуси типографияләрендә барысы 88 татар китабы чыккан. Аларның
тиражлары төрпесенеке төрлечә: кайсы 3 300 данә, кайсы 4 600, кай-
26 ЦГА ТАССР, ф 1. оп. 1 д. 674 5 кәг. Типографиянең 9000 сум көмешкә сатылуын искә алсак, ул заманы
өчен бай басмаханә булган. Чагыштырыгыз: университет типографиясе иң бай вакытында, 1812—1844
елларда. 18 000 сум бәяләнгән. •
27 Бу ысул белән китап басу XVIII гасырның ахырында Европада барлыкка килә. Россиядә ташбасма
ысул белән китап басу 1816 елда баш.-ана.
28 bv типографияне «Шагин». «Шогин». «Яхин» литографиясе дип тә йөрткәннәр.
29 ЦГА ТАССР. ф. 1. оп. 4. д. 3 768. 4 кәг.
6 Бу типография «Ракнмзянов», «Рахимзянәв», «Саитов», «Сандов» типографиясе дип тә йөртелгән.
сы «ннан да күбрәк. Кайбер китапларның тиражы бөтенләй күрсәтелмәгән. Шул ук ун ел эчендә университет
типографиясендә 119 татар китабы басылган. Димәк, бу елларда барлык типографияләр чыгарган татарча
китапларның саны—207. Һәр басма уртача 3 000 әр данә белән басылганда да, татар китапларының гомумн
тиражы 600 000 данәдән дә узган дип әйтә алабыз.
Әгәр 1829 елга хәтле бу эш белән, башлыча, сәүдәгәр Апанаевлар гаиләсе, өлеш- _ чә. Сәедборһанов
һәм Юнысовлар шөгыльләнсәләр, хәзер инде аларга ига сәүдәгәр- < ләр — Сәгыйтовлар, Хәсән Исхак улы
Карташев, Минлебай Әбдрәшит улы Ахматов, = Гобәйдулла Габделсаттаров, Абдулсалих Назнр улы
Медведевлар кушыла. Нәширлек 3 ишенә Мортаза Катенин, Мортаза Максутов, Ибраһим Медведев,
Мортаза Давыдов. = Исхак Уразов. Мөхәммәдьяр Козлов. Шәриф Фарнзов һ. б. мешаннар да керешә. <
Баймураг Вахитов, Баймурат Мусин, Г. Ваһапов кебек шәкерт-студентлжр да китап _ басуда катнаша
башлый. Китапчылык эшендә хәтта крестьяннар да читтә калмаган. Китап басуда актив катнашкан Казан
өязе Бөрке авылы крестьяны Шакиржан. = Ласш өязе Алан авылы крестьяны Шәмсетдин Мөхәммәдьяр улы
— әнә шундыйлар- 3 дан. Китап басучылар арасында хатын-кызлар да булган. Аларныц беренчесе — <
Гайниҗамал Гобәева.
Татар китабын басуга бу хәтле кнн һәм төрле катлау кешеләренең керешүен халыкның китапка,
белемгә зур омтылышы һәм мәдәнияткә сусаган булуы белән генә « анлатырга мөмкин. Әлбәттә, китап басу
һәм сату китапчыларга табыш та китергән, с. Күп нәширләр китап басуда беренче чиратта файда алуны күз
алдында тоткан. Әмма £ алар арасында халыкка хезмәт игү, мәгърифәт тарату өчен фидаиларча эш
тәгәннәре н дә күп булган. Ул чорда актив нәширләрдән Р. Әмирханоя, Г. Ваһапов, Г. Махмудов- ф ларның
китап басудагы эшчәнлекләре шуны раслый. х
Татар китабын басу шактый кыйммәт торган. 1840 ел башларыннан Казанда шәхси = типографияләр
ачыла башлагач, казенный басмахаиәнен монополиясе җимерелә, ки ran басу бәясе шактый арзаная,
китапларның сату бәяләре дә күпкә тошә. Б. Дорииын >» әйтүе буенча, I860 елларда Әлифба 2 тиенгә,
Һәфтияк 15 тиенгә, Сөбәтел гаҗизнп 2 25 тиенгә 31 сатыла башлый. Китап бәясен арзанайту, китапның
үзкыйммәтен кнметү ~ бәрабәренә, татар нәширләре китапларның начар кәгазьдә, юка тыш белән чытуына
i риза булганнар. Шуңа күрә дә китапларны бизәүгә игътибар аз булган, барлык бас - - малар бертөрле
шрифтлар, бертөрле трафарет бизәкләр белән чыккан.
1830 елта хәтле татар нәширләренең заказлары белән чыгарылган китаплар үзлә- с. ренең титул
битләре булмавы белән аерылып торалар. Бу басмаларда әсәрнең исеме » китапның ахырында күрсәтелә,
шунда ук аның кем тарафыннан, кайчан, кайта басы луы дя әйтелә. Татар китабының бу полиграфик
үзенчәлеге кулъязма китап традиция сеннән килә. Басмалардагы бу үзенчәлекләр тете яки бу тагар
китабының кайсы типографиядә һәм кайсы чорда басылганын ачыкларга ярдәм итте.
Татар китабы һәм
патша цензурасы
Халык теләгенә каршы тора алмагач. Казанда типография ачарга мәҗбүр булган патша хөкүмәте татар
китабына каршы төрле ясалма киртәләр куеп килде. Алда күреп үткәнчә, Казанда басылган беренче
китапларның цензоры Павел 1 иче үзе булды Соңрак Сенатның махсус у казы белән Казанда басыла торган
китапларның цензурасы гимназия конторасына йөкләтелә. Гимназия белән килешү нәтиҗәсендә татар
китабы нын цензоры итеп мөфти куела. Соңрак мөфтидән тыш дөньяви цензор игеп И. Хәлфик билгеләнә.
1803 елдан башлан татар китабы шушы ике цензор рөхсәте белән генә басыла башлый. Кулъязма башта
Уфага, мөфтигә җибәрелгән, аннан әйләнеп кайткач
31 Б. Дорн. Күрсәтелгән хезмәт. 596 6.
ул яңадан Халфин тарафыннан каралган һәм соңгы рөхсәтне ул биргән. Архип материалларыннан
күренгәнчә, мөфти кайбер әсәрләрне басарга рөхсәт бирми. Лһсәлән, 1803 елда ана җибәрелгән 6
кулъязманың 4 сен ул бөтенләй кире кайтармый, ни өчең басарга рөхсәт бирмәве турында да хәбәр итми '.
И. Хәлфин дә мөфти рөхсәт иткән барлык кулъязмаларны үткәрми. Мәсәлән, мөфти басарга яраклы дип
тапкан «Риса- ләи Мөхәммәдия». И. Хәлфиннен рөхсәт бирмәве аркасында, ике ел буе басылмый ята. Бу
ике цензор арасында каршылыклар шактый еш булып торган. «Татар китаплары цензурасын мөфтидән
алырга. Казан университеты каршында оештырылган цензура комитетына тапшырырга кирәк», дигән
тәкъдим белән И Хәлфин университет советына да мөрәҗәгать итеп карый32 33 34 35.
1812 елда университет каршында цензура комитеты оештырылгач, татар кулъязмалары бу комитет
аша да үтәргә тиеш була. Шунын өстснә китап басу өчен Казан уку окруш попечителенең дә рөхсәте кирәк
булган. Ә 1840 елларда татар китабын басу өчен Казан хәрби губернаторыннан, хәтта эчке эшләр
министрыннан рөхсәт визасы таләп ителгән *.
XIX гасырда Казан рус булмаган халыкларны христианлаштыруның идеологик һәм практик үзәге булды.
Казанда шәхси типографияләр барлыкка килеп, аларда татар китаплары басыла башлагач, «бу эш
христианлаштыруга зыян китерә» дип, миссионерлар Св. Синодка жалоба яздылар һәм һәр уңай моментта,
Казанда татар китапларын тыюны сорый башладылар. Св. Синод бу жалоба буенча патшага мөрәҗәгать итә.
Патша «Казанда Корьән һәм башка мөселман дине китапларын басуны тыярга» дигән боерык чыгара. Аның
бу боерыгы эчке эшләр министры тарафыннан 1845 елның 3 август хаты белән Казан хәрби губернаторына
җиткерелә".
Патша әмерендә Корьән һәм башка мөселман дине әсәрләрен басу тыела диелгән. Әгәр әмер шулай
гамәлгә ашырылган булса, татар китабы зыян күрмәс иде, бәлки аның репертуары яхшырыр гына иде. Ләкин
эштә бу боерык киресенчә үтәлгән. Дини китаплар басу тыелуга карамастан, университет типографиясе
аларны күпләп басуын дәвам иттергән. Чөнки алар зур табыш китергәннәр. Бу турыда югары даирәләр
белгәннәр һәм аңа бармак аша гына караганнар. Аның каравы. Казан губернаторы шәхси типографияләрдә
һәртөрле тагар китаплары басуны, шул исәптән дөньяви китаплар басуны да тыйган. Шулай игеп бу әмер
ике яктан да бозып тормышка ашырылган: тыелган дини әсәрләр казенный типографиядә басылып килгән,
ә хосуси типографияләрдә тыелмаган дөньяви китаплар басу рөхсәт ителмәгән.
Татар китаплары басуны тыю татар нәширләре һәм типографлары арасында гына түгел,
университетның алдынгы карашлы галимнәре арасында да ризасызлык тудырган. Татар китабын яклап
чыгучылар арасында бөек рус математигы Н. И. Лобачевский да бар. Н. И. Лобачевскийның карашы
университет исеменнән Петербургка җибәрелгән язуда ачык чагылган. «...Типографиядә Корьән һәм башка
дини әсәрләр генә түгел, татар һәм төрек телләрендә ә ди би (курсив безнеке — Ә. К.) әсәрләр дә өзлексез
басылып килепде. Алар белән без Европа ориенталнетларын да тәэмин итеп торабыз. Шуның өстенә Корьән
һәм башка азиат китаплары басу университет типографиясенә өзлексез доход кигереп торды, бу доходтан
башка типография, гомумән, яши дә алмаган булыр иде»36.
Шушы хат нигезендә эчке эшләр министры Св. Синодка мөрәҗәгать иткәч, соңгысы, Казан
миссионерларына хат язып, аларның фикерен сораган. Яна куелган архиепископ Св. Синодка җавабында бу
мәсьәләгә үз карашын белдереп болай язган: «Корьән бары тик гарәп телендә генә басыла. Аны татарлар
аңламыйлар. Ә инде керә-
32 Архив материалларында бу кулъязмаларның нинди әсәрләр булулары күрсәтел
мәгән.
34 ЦГА ТАССР. ф. 977. д. 146. 6 кәг
" Рус телендә чыккан әсәрләр өчен XIX йөзнең беренче яртысында Казанда аерым цензор бөтенләй
булмый. Университет ре баскан китаплар 1812 елга хәтле попечитель рөхсәте белән генә чыгарылганнар.
1812—1828 елларда алар өчен цензура комитеты эшләп килә. 1829 елдан соң университет үзе чыгара торган
китаплар бернинди цензурасыз басыла
35 ЦГА ТАССР. ф. 1. оп. 2. д. 483. 97 кәг
6 ЦГА ТАССР. ф. 977. оп. ректор. 644. 8—9 кәг.
ШСН татар тарынын икенче буыны татар язуын ботенләй танымауларын искә алсак, аларнын
магомстанлыкха кире кан iyларын Корьән басуга сылтау, гомумән, лнрес булмас- Коръән, башка днни
китаплар, әдәби эчтәлекле әсәрләрне (курсив бетнеке — Ә. К.)
миссионер, Казанный духовный академия ректоры П Знаменский да Казанда типография ачылгач,
«татарлар арасында грамоталык бик тиз үсә, басма китаплар алар арасында күп санда тарала башлады»,
дип язып чыкты
Татар матбагачылыгынын унай роле турында уртак карашлар арасында тик Ә. И. Харисовнын карашы
гына диссонанс булып яңгырый. Анынча, Казан типографияләрендә күбесенчә дини китаплар гына
басылган, дөньяви китаплар бнк сирәк чыккан. Ул үзенен карашын дәлилләп: «А. Соловьевның «Каталог
книг» дигән китабында Казанда 100 ел эчендә чыккан китапларның исемлеге Корьәннән башлануы шуны
күрсәтә дә инде», дип язып чыга 37 38 39. Без бу очракта Ә. Харисов белән бәхәсләшеп тору ны кирәк
тапмыйбыз. Чөнки 1803 елда ук, Корьән басылудан элегрәк, Әлифба, Фәүзен нәҗат, Пиргули, Сөбәтел
гаҗизин кебек уку китаплары, медицина буенча татар телендә әсәрләр басылганын алдарак әйтеп үткән
идек инде. Дөрес, бу чорда Корьән һәм башка дини әсәрләр дә шактый киң басылган. Ләкин татар китабының
XIX гасырдагы репертуарын дини китапларга гына кайтарып калдыру тарихи дөреслектән читләшү булыр
иде.
Казанда чыккан беренче басмаларны объектив бәяләргә кирәк. Рус әдәбият бел гечләре XVII йөз
патриархларының тезмә вәгазьләрен, төрле дини китапларның шигырь белән язылган өлешләрен «рус
матур әдәбиятына нигез салган әдәби әсәрләр» дип саныйлар Ә ни өчен без мәктәп-мәдрәсәләр өчен
шигырьләр белән басылган әсәрләрне художество әдәбиятыннан читләштерергә тиеш соң? Ф. Бурцевның
1634 елда чыккан «Азбука»сы рус китабы тарихында беренче ярым дөньявн басма санала40. Бурцев
«Азбука»сы да, «Шәриатель иман» — «Иман шарты әлифба белән» — «Иман шарты» — дип йөртелә торган
татар Әлифбасы да икесе дә алфавит белән башлана, икесендә дә хәрефләрнең исемнәре, укылышы
күрсәтелә, икесендә дә саннарның язылышы бирелә. Соңыннан һәр икесендә уку өчен текстлар — догалар
китерелгән. Бу ике басма бер-берсенә тәнгәл диярлек. Әгәр рус китап белгечләре Бурцев «Азбука»сын рус
китабы тарихында беренче ярым дөньяви басма дип саныйлар икән (без бу фикер белән тулысынча
килешәбез), без дә бу Әлифбаны татар китабы тарихындагы беренче шундый басма дип атарга тиешбез.
Азбуканың һәм Әлифбаның әһәмияте догаларда түгел, аларның хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтүендә.
Гомумән, XIX йөзнең беренче яртысында чыккан китапларны бәяләгәндә, ул эпоханың тарихн шартларын
— культура һәм фәнен ни дәрәҗәдә торуын, нинди социаль шартлар хөкем сөрүен исәпкә алмыйча, хәзерге
көн дәрәҗәсеннән генә чыгып хөкем йөртү ялгыш булыр.
XIX йөзнең беренче яртысында татар китабы үсеше, нигездә, түбәндәге дүрт юнәлештә барды:
1. Мәгърифәтчелек юнәлеше—уку йортлары өчен киң күләмдә дәреслекләр, татар теле
грамматикалары һәм сүзлекләре чыгару, медицина буенча фәнни-популяр әсәрләр һәм официаль законнар
бастыру.
2. Фәнни юнәлеш — борынгы төрки-татар тарихи кулъязмаларын шәрехләп бастыру, шәрык
әдәбияты җәүһәрләрен чыгару.
3. Әдәби юнәлеш — массовый тираж белән матур әдәбият һәм халык иҗаты әсәрләрен бастыру.
4. Дини юнәлеш — исламның кануни әсәрләрен чыгару.
Татар китабы тарихының үткән юлы зур һәм катлаулы. Кызганычка каршы, ул соң1ы елларга хәтле
өйрәнелми киленде. Басма сүз тарихын җентекләп өйрәнми торып, культурабыз тарихын тулы, дөрес бәяләү
мөмкин түгел. Татар китабы тарихын өйрәнү тел, әдәбият, сәнгатебез тарихын өйрәнүгә дә зур ярдәм итәчәк.
Бу эшкә кнн планда керешер алдыннан, бу өлкәдә башка халыклардан артка калмас өчен, барлык басма -
ларны эченә алган татар китаплары исемлеген әзерләп чыгару заруридыр.
37