Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИРЛЕ ГЕОГРАФИК АТАМАЛАР СҮЗЛЕКЧӘСЕ


Туган республикабыз һәм аның күрше өлкәләрендәге географик атамаларның (авыл, шәһәр, елга, тау, күл исемнәренең) бирелү сәбәпләрен, чорын һәм лексик мәгънәләрен өйрәнү бу җирлектә яшәгән халыкларның тарихы, теле, гореф-гадәтләре, тормыш шартлары турында куп кенә фәнни мәгълүматлар бирә.
Шуның өчен дә соңгы елларда рус, украин, үзбәк, казакъ һәм башка телләрдә җирле географик атамаларының килеп чыгышын яктыртуга багышланган махсус сүзлекләр чыкты. Казан университетының татар теле кафедрасында, татар географик атамаларының топонимик сүзлеген төзү өчен, материал туплау һәм җыелган материалларны өйрәнү эше алып барыла, һәр атамага карата аерым мәкаләләр язылып, аларда татар җирле географик атамаларының килеп чыгышы аңлатыла. Шундый топонимик сүзлек-статьяларның берничәсе укучылар игътибарына тәкъдим ителә.
Казан шәһәренең кайчан салынуы, исеме хакында риваятьләрдә һәм елъязмаларда куп төрле, әмма каршылыклы мәгълүматлар сакланган. XVI гасыр башларында язылган елъязмада: «Иске Казанга Саин хан |Батый хан) нигез салган, бу 1252 нче елларга туры килә», диелә. П. Рычковның «Опыт Казанской истории...» исемле китабында Казан топонимының килеп чыгышына карата ике терпе фикер үткәрелә.
П. Рычков Казан суы буенда болгарлар яшәгәннәр, төбе чоңгыллы, казылмалы- казанлыклы булганга, бу елганы Казан дигәннәр, шәһәр исеме әлеге елгадан алынган булса кирәк, ди. Казан атамасы елга исеменнән алынган дигән фикергә кушылсак та, елганың үзенә исем аның чоңгыллы булуыннан, ягъни төбенең тигезсезлегеннән чыгып бирелгән, дип карый алмыйбыз. Төбе казылмалы-казанлыклы булу — һәр елгага хас сыйфат'. М. Пинегин дә Казан елгасына тәбе казанлыклы булганга «Казан» дип исем бирелгән, елга исеменнән Казан шәһәре исеме алынган дигән карашны үткәрә.
П. Рычков шулай ук Казан шәһәренең татарлар килгәч төзелгән булуы һәм аның исеме Казан-Солтан яки Саин хан исеменнән алынуы да мөмкин, ди. Профессор Карл Фукс («История города Казани», 1817], Казан елгасының кеше исеме белән бәйләнешле булуын инкарь итмәсә дә, шәһәр Саин тарафыннан төзелгән һәм аның исемен йөртә дигән фикергә каршы килә. Саин кеше исеме түгел, «бик яхшы» дигән мәгънәне белдерә торган гади сүз генә, ди ул. Ш. Мәрҗани фикеренчә, Казанга
1 Шәһәргә исем салынган урынының чокыр-чакырлы, казылмалы-казанлыклы булуыннан чыгып алынган дигән караш та бар. Ләкин Иске Казан урнашкан урында күзгә ташланырдай казанлыклар юк. Шуңа күрә, атама утырган урынының рельефы үзенчәлегеннән алынган дип санау нигезсез. Галим-топонимист В. А. Никонов та «Краткий топонимический словарь» дигән хезмәтендә болай аңлатуның ышандырмавын әйтә.
иигм смучы кеше —Алтын Урда хаииарыииаи берсе Сергеи пи. Профессор Н. Ф. Катановиың «Казан татарларының тарихи җырлары» исемле хезмәтендә Казеиның салына башлавы 1290 еллар белен күрсәтелә. м. Пинегин дә «Казани а ее прошлом и настоящем» |Слб, 1890) дигән китабында иске Казанга 1290. яңа Казанга 1394 елда нигез салынган дип яза. Бу соңгы караш фәнни мәгълүматларга да нигездә . туры килә. Тарихчы һәм археолог Н. ф. Калинин Иске Казанның салынуын XIII гасыр урталары белән билгели. 1951 елгы археологик экспедиция биредә 1280 елларда 7 куелган кабер ташы таба. Хәзергә XIII гасыр башына яки аннан да элегрәк чорга караган әйберләр табылганы юк. Шуларга нигезләнеп. Н. Ф. Калинин Иске Казанга S якынча XIII гасыр урталарында нигез салынган дигән фикергә килә.
Фәндә Иске Казанга Баян ханның улы Казан хан нигез салган һәм шәһәр аның ' исеме белән аталган дигән караш та яши. Мәгълүм булганча. Казан хан 1338 еллар ■= тирәсендә Чыгтай олысында хакимлеи иткән. Аның исеме язылган металл акчалар > сугылган һәм ул акчалар Болгар иленә дә таралган. Хәлбуки, истәлекләр, елъязмалар 5 һәм кабер ташлары исә Иске Казанга шактый элегрәи. XIII гасыр урталарында яки ? азакларында (1280—1290 елларда) ук нигез салынуын хәбәр итәләр. Менә шуңа күрә. ~ Баян улы Казан хан Иске Казанга нигез салган һәм шәһәр аның исеме белән аталган ♦ дил әйтә алмыйбыз. а
Туктамыш хан белән Аксак Тимер арасында барган сугышта (1390 еллар) о Каза н-б аһадир, Казанчы (Каранч ы)-б а һ а д и р исемле гаскәр башлык- ~ ларының катнашуы билгеле. Әмма алар шәһәр салу белән шогыльләнмәгәинәр, ки- _ ресенчә, тыныч шәһәрләрне җимергәннәр, ватканнар гына.
Риваятьләргә караганда. Иске Казан 104 ел яшәгән. Казви князьлеге XIV гасыр азакларында бик нык кечәйгән һәм аның биләмәләре дә киңәйгән, башкаласы Казан елгасы тамагындагы (Иделдән 3 км ераклыктагы] Епантауга күчкән. Елантауга салын- “ гаи башкаланы Яңа Казан дип атаганнар. Легендалар һәм елъязмалардан калган езекләр буенча. Аксак Тимер Беек Болгар шәһәрен 1391 елда тар-мар иткән. Яңа Казан шәһәренә Болгарның соңгы ханы Габдулланың улы Алтынбәк нигез салган һәм аның беренче ханы булган1. Бу, якынча. 1394 елларга туры килә. Борынгы бәетләрдә Иске Казанга 1290 елда нигез салыну турында сүз алып барыла дигән идек. Шушы датага аның 104 ел яшәү гомерен кушсак, башкаланың Елантауга күчүе нәкъ 1394 елга туры килә. Бу елны хәзерге Казанның корыла башлау датасы итеп карын алабыз. Тарих фәннәре докторы, профессор М. Г. Сәфәргалисв тә «Алтын Урданың таркалуы» (I960) дигән хезмәтендә хәзерге Казанның салына башлавын 1394—1402 еллар белән билгели. Рус елъязмаларында 1395—1396 елларда хәзерге Казан беренче мәртәбә телгә алына. Казан XV гасыр башларында Кремль урынына күчереп салына һәм үсә, зурая бара.
Татарстандагы җир-су исемнәрен тикшерү, анализлауга нигезләнеп, Казан атамасын түбәндәгечәрәк аңлатырга мемкии.
Республикабызның берничә районында К а з и л е, ә Кама тамагы һәм Арча районнарында Кариле һәм Каэиле авыллары бар. Биредә «р> һем «з» тартыкларының чиратлашуы (ротацизм күренеше) белән очрашабыз. Бу атамалар кушма тезелеш тәшкил итәләр (к а з — к а р t-и л е) һәм гаилә, союз. авып, җир биләмәсе, дәүләт тошенчәсеи белдерәләр. Күчмә торки кабиләләр җәмгыятендә ыруглык һәм кабиләчелек монәсәбәтпәре хеком соргән заманда «ил», «йорт» сүзләре ыруг, кабилә оешмаларын яки кабилә союзына берләшкән кешеләр коллективын аңлаткан. Бу сүзләр ыруг яки кабилә билвгәи территория (соңрак авыл) тошенчәсендә дә кулпзиыпгаи.
Н.зипо, Карила а.амалармиык ааргии алаша (каз - и.р| Sy аамлларншк ..... диген бориигш терки иебилеге нитветле булуын белдер. . Хеееенкер тотамы белен
• Казан шеһоре турындагы легендаларның берсендә Алтынбәкнең, бу «ларга килеп чыккач, хозмотчесеио елгадан алтын казан б.лан су алып менәргә кушуы, ШУЛ чак казанның суга тешәп югалуы һем шуннан сон елгага Казан исеме бирелүе шУул урында салынган шәһәр Казан дип аталуы турында сейлоне Шеһ.р Болгап князе Алтынбәк кушуы буенча салынган дигән фикер белен килошспк те елга һем ш.һ.рисом. алтын казанга бәйле рә.ешто барлыкка килгән д-п аңлату- Нк'Ңз ?:И.Н2ШИЛ’17БЙ.ИТ.У районы). Нугай ил. (Ульяновск епкес.) диген исем- нар дә элек бир.д. чусашлар һәм нугайлар ............................................................ шәрә ясый.
дип аталуы турында сәйләне. Шәһәр Болгар
бәйләнешле кабилә һәм халык исемнәре борынгы терки кабиләләр арасында икң таралган була. Мәсәлән, төрекмәннәрдә хәзер дә «т ә к ә» һәм «сары к» дигән кабиләләр бар. Балага хайваннар, кош-кортлар, үсемлекләр исемен бирү йоласы шушы борынгы ышанулар белән бәйләнгән. Моның татарларга да хас булуын күп кенә авылларда сакланган, борынгыдан килә торган исем-кушаматлар раслыйлар. Дларның нигезендә борынгы кеше исемнәре ята һәм күбесе хәзер аерым бер нәселнең исеме яки фамилия функциясендә кулланылалар. Мәсәлән, Чыпчык нәселе, Карга нәселе, Алабута нәселе, Аю нәселе, Күке нәселе һ. 6.
Тарихчы Ю. Б. Симченко XVII йоздә Икенче Бабасан волостенда яшәгән тобол татарларының тотемы каз булуы, каз аягы тамгасын волость билгесе итеп һәм шәхси имза урынына кулланулары турында яза. Татарстанда да байтак кына авылларда Октябрь революциясенә кадәр имза урынына каз аягы тамгасы куйган нәселләр булган.
Каз кабиләсе шушы җирләрдә болгарларга чаклы яшәгәи терки кабиләләрнең берсе булырга тиеш. Географик атамаларның таралышына караганда, алар Казан, Мишә (Лаеш өязендә унбер Казиле авылы була, хәзерге Питрәч районында берничә Казиле авылы бар) һәм Кама елгалары буенда яшәгәннәр. Безнеңчә, составларында «каз» сүзе булган географик атамалар шушы кабилә исеменә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Профессор А. И. Попов борынгы вакытта куп кенә объектларга аның кемнеке, кайсы ыруг, кабилә яки халыкныкы булуыннан чыгып исем бирелгән, шушы юл белән кабилә, халык исемнәренә нигезләнгән борынгы географик атамалар барлыкка килгән дигән фикер әйтә '.
Безнең уебызча, Казан атамасы Казан елгасы исеменнән алынган. Елга атамасы үзе исә борынгы каз кабиләсе исеменә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән. Казан — каз кабиләләре елгасын, буйларында каз кабиләләре яши торган елга төшенчәсен белдергән.
Физик-географик объект булган Казан елгасының исеме, һичшиксез, тарихи-ад- министратив объект — Казан шәһәре исеменнән борынгырак, ягъни башта елга исеме, аннары шәһәр исеме барлыкка килгән.
Адмиралтейство бистәсе. Татарлар Бишбалта бистәсе дип йөртәләр. Петр I кушуы буенча, 1718 елда Казан елгасы тамагына адмиралтейство корыла һәм аның тирә-ягында зур гына бистә барлыкка килә. Адмиралтействода хәрби корабльләр төзү верфе була. Шушы верфьтә корабльләр төзү өчен дәүләт крестьяннары Казан губернасындагы урманнарда бик күп имән, нарат агачлары кискәннәр. Апарны немец сүзе белән «лашман» дип атаганнар. XVIII гасырның II яртысында татар крестьяннарының яртысы лашманчылык хезмәтендә булган. Татарстанның Чирмешән районындагы Лашман авы лының, Саба, Арча районнарындагы Лашман юлының һәм XIX гасыр башларында иҗат ителгән «Лашман бәете» нең исемнәре шушы гаять авыр хезмәт белән бәйләнешле. Шул чорда телебездә «лашман үгезе», «лашман биясе» |таза, нык, көчле мәгънәсендә) дигән фразеологик тезмәләр ясала һәм кулланышка керә.
Бишбалта атамасы борынгы вакытта татарларда балага нык, каты әйберләрнең исемен биру йоласы булу белән бәйләнешле. Бу исә бала таза булсын, авыруларга бирешмәсен дигән теләктән чыгып эшләнгән. Бапта — хуҗалыкта еш кулланыла торган каты әйберләрнең берсе. Шуңа балта сүзен ир кешегә исем итеп тә кушканнар: Бишбалта, Балтач, Балтай. Балтакол, Балтабай, Баптан, Балта һ. б. Кылыч, кусар, тимер, хәнҗәр, урак кебек каты коралларның исемен дә ир балага бирү гадәте булган. Бишбалта исемендә баланың биш балтага торырдай нык булуын теләү чагылыш тапкан. Бишбалта, кеше исеменнән авып һәм соңыннан бистә исеменә күчеп, бүгенге конгәчә сакланган.
Арча поселогы, Арча кыры һәм Арча урамы (соңгы икесе Казанда) атамаларының нигезендә удмурт халкының борынгы исеме «ар» ята. Чуваш тарихчысы П. В. Денисов «ар» сүзе «урман кешеләре» төшенчәсен белдергән дигән карашта тора Борынгы төрки телдә «ар» сүзе «ир», «ир кеше» мәгънәсендә кул-
1 А. П. Попов. Географические названия. М.—Л. 1965 ел. 21 бит.
2 П. В. Денисов. Религиозные верования чуваш. Чувашгосиздат 1959 ел. 42 бит.
ланылган Дрча топонимы (атамасы) «ар» тамырына «ча« кушымчасы ялганып «салган. Ча. ч а кушымчалары исә, тәрле суз торкемнәреиә карагай сүзләргә ялганып. әй* бернец һәм билгенең кечкенәлеге тәшеичәсен белдергән исем «сыйлар: сүзлекчә, салкыича һ. 6. Арча поселогы да борынгы заманнарда арлар яшәгән кечкенә генә бер ааыл булган булса кирәк.
Котлыбекәш — Татарстанның Балык бистәсе районындагы авыл исеме. Бу сүз ике тамыр кушылып ясалган: котлы-r бокәш. Кот, котлы сүзләре бо- ь рынгы телебездә җан, бәхет, тәбрик, матур-чибәр мәгънәләрендә кулланылган. Кот- лыбокәш атамасында «котлы» сүзе «бәхетле» мәгънәсен белдерә. «Бокәш» сүзенең “ мәгънәсе хәзергә аңлашылмый. Буке (бүкәш, бокәш) борынгы тории тел яд* J карьлары Орхои-Енисей язмаларында баһадир кеше, герой, батыр мәгънәсендә йәри. < Бу исем белән мифик герой, образ аталган булса кирәк. Татарларда елаган баланы: 5 «Елама, буки килә*, дип, куркытып юату гадәте булган һә/л хәзер дә каи- г бер кешеләр шулай итәләр Димәк, Котлыбәкәш - бәхетле, баһадир, герой £ дигән мәгънәне белдерүче иеше исеме булган һәм авыл исеменә әверелеп телебездә ~ сакланган. Татарларда Букаев фамилияләре очравын да әйтергә кирәк.
Хансывар — Баулы районындагы авыл. Янсывар һәм Нырсывар — ф Питрәч районындагы татар авыллары. Бу топоиимнар да шушы авылларга нигез сал- _ гаи кешеләрнең исемнәреннән ясалганнар. X а н с ы в а р — хан сояр; Янсывар— җан сояр, ә Нырсывар — иәр сояр тезелмәсеннән гыйбарәт Болар очесе дә - тезелешләре ягыннан хәзерге телебездә кулланылышта актив йори торган И л с е ■ р * дигән кушма исемгә тәңгәл киләләр. н
Хәзер «нар» сүзенең мәгънәсен ачыклыйк. Нәр — чырай, бит. йез сүзләренең *■ синонимы. Ак чырайлы кешено «норсез», «норе юк», «норе качкан» (тесе киткән мәгънәсендә) диләр. Саба районының Оет авылында бу сүз * морсы з» формасында (амьсез. u юньсез мәгънәсендә) кулланыла. Димәк, Нырсывар иозсовр дигән мәгънәне белдпрггн. Борынгы телебездә «сояр» сүзе калын әйтелеш белән «сыеар» рәвешендә кулланыл)айга, ялгызлык исеме буларак бергә кушып әйтү процессында «иор» сүзе дә калынайган, нор II ныр формасын алган.
Зур Норкәй, Кече Норкәй (Сарман районындагы авыллар) атамаларында да әлеге «нор» сүзе белән очрашабыз. Бу сүз. иркәләү-иечерәйтү кушымчасы ■кәй» ялганып, кеше исеме б^лып кулланылган. Норкәй татарларда Й о з и о и исеме белән мәгънәдәш булган (хәзер дә Неркәев. Юзчәев дигән фамилияләр бар). Норкәй сүзе шулай ук кеше исеменнән авыл исеменә күчкәй. Зеленодольск районы Мулиле авылы кырында Норка сазы, Но р к ә күпере дигән микротопо- нимнар бар. Биредә Норкәй исеме азагындагы «и» авазы тошел калу факты белән очрашабыз.
Молки — Апае районындагы бу авылның исеме шулай кыскартылган. Аиың беренчел формасы Мәүлакәи булырга тиеш. Гарәп теленнән кергән мәула сүзе берничә мәгънә белдерә: ия. хуҗа. яхшылык итүче, дус. колын азат итүче, алланың зпитеты . Шушы сүзгә татар телендәге иркәләү-иечерәйтү кушылмасы «кәй» ялганып. Мәүлакәи дигән кеше исеме ясалган. Фонетик үзгәрешләр кичерү нәтиҗәсендә. «Мәулакәи»дән «Мәүләки». аннан «Мәлни» барлыкка килгәи. Мәүла сүзе үзе һәм аның кушымчалар «ни сүзләр кушылу юлы белән ясалган торләре татарларда кеше исеме буларак күптәннән кулланылган: Мәүла, А» ә ү л и. Мәүләви, Мәүлихан. Мәүлабай. Мәүлиҗан, Мәүләдетдии. Мәүлакол. Мәүлия. Мәүлиҗиһан, Мәүлиҗамал, Мәулабииә һ. б.
Килдеураз — Буа районындагы авыл һәм тимер юл станциясе исеме. Кеше исеменнән алынган. «Ураз» борынгы терки телдә «бәхет» мәгънәсендә иоргеи. Килдеураз «килде бәхет» тошенчәссн белдерә. Бу топоним кире суз тәртибо тәшкил итүе белән дә игътибарга лаеклы. Монда беренче урында хәбәр (килде), икенче урында ия (ураз) килә. Килдебәк, Бирдебәк, Туктагул (тукта кол). Килдеиш һ. б. топоним һәм кеше исемнәрендә дә шушы күренеш белән очрашабыз. Боларда телебездәге борынгы форма сүз ясалыш ысулы сакланган.
1 С. Е. Малое Памятники дровнотюркской письменности М.—Л 1951 ол 365 бит. t Г а р ә л ч ә-1 • г а р ч а-русча алынмалар сүзлеге. Казан. 1965. 346 бит.
Бугруслөн— Оренбург өлкәсендәге шәһәр. Бу шәһәрнең атамасы Бога- ар с л а н дигән кеше исеменнән алынган булса кирәк. Бога сузе борынгы терки телдә «үгез» дигән мәгънәдә йөргән. Тара татарлары хәзер дә үгезне «бога» диләр. Шушы мәгънәсендә бога сүзе борынгы венгр теленә кабул ителгән. Рус телендәге «бык»та «бога — букайдан килеп чыккан дигән караш бар. Богаарслан исеме кеше белән хайваннарның килеп чыгышлары уртак дип карауга нигезләнгән борынгы тотемик дини ышануга барып тоташа. Әтисе а р с л а н ыруыннан, әнисе бога ыруыннан, яки киресенчә булган ир балага Богаарслан дигән исем бирелгән. Бу исемне кушканда, баланың угез кебек көчле, арслан кебек сизгер, җитез, кыю һәм батыр булуын теләү ырымыннан чыгып та эш ителгән. Богаарслан сүзе кеше исеме буларак хәзерге телебездә кулланылыштан төшсә дә, фамилиягә (мәсәлән, Зелекодолъск районы Татар Танае авылында Бугруслановлар бар) һәм топонимга әверелеп сакланган.
Бәләбәй — Башкортстан АССРдагы шәһәр. Бу топонимның нигезендә Б а л а- б а й (бала-Рбәй) дигән кеше исеме ята. Борынгы заманда төрки халыкларда балага туганлык термины (бала, баба, ата һ. 6) һәм сословие титулын (бәй — князь, хан, бай, әмир һ. б.) белдергән сүздән гыйбарәт исемнәрне кушу гадәте дә булган. Нәтиҗәдә. Бабахан, Атабай, Атабек, Балаәмир, Балабәй кебек кеше исемнәре барлыкка килгәннәр. «Балабәйннең икенче компоненты «бәй» нечкә әйтелешле булганга, калын әйтелешле беренче компоненты «бала» да бергә кушып, бер суз итеп әйтү аркасында нечкәргән, «Бәләбәй»гә әйләнгән.
Бал ы мер — Татарстанның Куйбышев районындагы авыл. Шушы исем белән Идел буендагы болгар шәһәре аталган. Әлеге топонимның Балаәмир дигән кеше исеменнән килеп чыккан булуы һәм бу исемнең ничек ясалуы инде яхшы аңлашыла.
Әлмәт—Татарстан нефтьчеләренең үзәк шәһәре. Бу — атама. Әлмүхәммәт дигән кеше исемен кыскарту, икенче һәм өченче иҗекне |мохәм] ташлап, беренче һәм дүртенче иҗекне янәшә әйтү (Әлмәт) нәтиҗәсендә барлыкка килгән булырга тиеш. Татарлар Ярмөхәммәт дигән кеше исемен Ярмәт яки Ярми, Ишмөхәм- м ә т н е— Ишмәт яки Ишми, Ширмөхәммәтне («шир» — фарсыча арслан) — Ширә- мат дип, кыскартып әйтәләр. Бу — безнең фикерне дәлилләүче бер факт булып тора. Әлмәт тирәсендә: Миңлебай, Габдрахман, Селай (Сөләйманнан кыскарган), Колшәрип һ. б. кебек кеше исеме белән аталган татар авылларының булуы да шул ук фикерне куәтли.
Д ә ү е ш — Апае районындагы авыл. Бу авылның атамасы Дәүеш дигән кеше исеменнән алынган. Дәүеш ике тамырдан ясалган кушма сүз: дәү+еш. Дәү сүзе олы, зур мәгънәсендә кулланыла. «Дәү»нең этимологиясе даг таг (дау тау) дан килә. «Эш» өлеше—«иш» сүзенең борынгы телебездәге варианты. Күренекле тюрколог, профессор Н. И. Ашмарин «Болгарлар һәм чувашлар» (Казан, 1902 ел) дигән хезмәтендә татар һәм башкорт телләрендә «иш» сүзенең: тигез, тиң, охшаш, иптәш, ишле, күп санлы, ә чуваш телендә «й ы ш»ның семья, кеше, күп санлы дигән мәгънәләрдә кулланылуын әйтә. Татар телендәге е ш, ешла сүзләре дә килеп чыгышлары ягыннан шул ук «иш»кә барып тоташалар. Димәк, Дәүеш — дәү-|-еш дигән мәгънәдә кулланылган. Мондый исем беренче яки зур туган ир балага бирелгән. Мишәрләрдә хәзер дә Девишев, татарларда Даишев дигән фамилияләр очрый.
Көек. Казан артында шушы исем белән атала торган берничә татар авылы бар. Борынгы вакытларда ук кешеләр куе урманнар арасына килеп утырганнар. Ачык урын ясап, авыл кору һәм чәчүлек җирләре барлыкка китерү өчен, урманны, ут төртеп, яндырганнар. Шул урынга салынган авылга «Көек» дип исем биргәннәр. Борынгы телебездә көек сүзе яну, янгын мәгънәсендә кулланылган. Себер татарлары хәзер дә: «Йортым көеп китепте» (әдәби телдә — йортым янып китте), дип сөйлиләр. Апае районындагы Аюкөйдергән авылының исеме дә аю көйдерү (яндыру) вакыйгасы белән бәйләнешле.
Дебъяз, Олы яз. Торная з, Арпаяз авыллары исеменең икенче өлеше болариың барысы өчен дә уртак «яз» сүзеннән гыйбарәт. Борынгы төрки телдә «я з» сүзе дала, язылган, җәелеп киткән тигез урын мәгънәсендә
е«6а р.йошнд. һам я1ли 4р,,ш ................................................... ..................... да
Sap. Драааа аарда даласи., а содгиси .далали Дрташ. длган «агилале аклага
Т.«»«-К.»в.тыш Себердаге шаһар. Таман е,,е верили
тарки халыкларда ун мең тешенчәсендә йергән. Йөз меңне ун туман дип йертиәннәр.
Татар теле тарихында туман сүзе ике мәгънәдә кулланылган: 1) хәрби тер- мин буларак, тумэн яки теман сузе (русча — темник] ун меңнән торган гаскәрне һәм аның башлыгын белдергән. Өяз белән идарә итуче турәие да туман дип ата- геннар; 2) твмән сузе бик куп, чиксез кул дигән тешенчане белдерү ачен дә кул- Ч ланылгаи. XVI йөз татар шагыйре Мәхмүт Мөхәммәдьяр бер әсәрендә: «Туман тәрле ? хикәятләр сөйләделәр»,—ди. Биредә туман бик куп. чиксез куп дигән мәгънәне £ аңлата. Татар теленең көнчыгыш диалектында ул шушы мәгънәсендә хәзер да кул- < ланылышта йври. Тара һәм Тевриз татарлары; «Папкага тәмен тәрле йепләр килепте» = [кибеткә чиксез куп тәрле җепләр килде),— дип сөйлиләр.
Тәмәй шәһәренең исеме, легендаларга караганда, ун мең — туман сүзе белән — бәйлеиешле. Имеш, Тәмән шәһәренә 10 мең гаскәре яки 10 мең хайваны булган баи 5 татар князе нигез салган һәм бу сан шәһәр исеменә әверелгән. Бу легенданы ака- — демик Г. Ф. Миллер себер татарларыннан 1750 елда язып ала һәм «Себер тарихы» > дигән фундаменталь хезмәтендә урнаштыра. Әмма ул шәһәр исеменең ун мең — тумән сузе белән мәнәсәбәтле булуын шик астына куя (кара: Г. Ф Миллер. «Исто- э рия Сибири», т. 1, изд-во АН СССР, М.-Л., 1937, 273—274 битләр].
Безнең карашыбызча, Тәмән сүзе телебездәге т у 6 ә и (нижний) сүзеннән алын- < ган булса кирәк. Сарт телендә түбәнлекне һәм елганың түбән агымын «тумән» дип н керткәннәр (кара: М. Наливкина. Сартовско-русский словаръ по наречиям Наманган- < ского уезда. Казань. 1884 ел. 124 бит).
Себер татарлары телендә «б» һәм «м» авазлары чиратлашу җирлегендә, түбән “ сүзе түмән-тәмән формасында кулланыла. Тәмән шәһәре исеменең этимологиясе «т у б ә н — т у м ә н-т ә мә н» сузе белән бәйләнешле дип аңлатуның дәреслеккә туры килүен шәһәрнең географик урыны тубәнпекиә. Тура елгасының тубәи агымына урнашкан булуы да раслый.
Тәмән исеменең «түбән» сүзе белән мәнәсәбәтле булуын икенче тәрле дә аңлатырга мемкин. Төмән шәһәре Себер ханлыгының Тура елгасының югарырак агымына урнашкан элекке башкаласы Ч инг иторадан (тора — себер татарлары телендә шәһәр дигән суз) түбәнрәк урнашкан була һәм аны Тәмәнтора дип атаганнар. Соңыннан «тора» сузе бу исем составыннан тешеп, «Т ә м ә н» генә кала. Бу нее татарларның калкурак җиргә утырган авыл исеменә «югары», ә аинви түбаирәк җиргә утырганына «түбән» эпитеты өстәп йөртү гадәтенә дә туры килә. Руслар да Идел елгасының чагыштырмача түбәнрәк агымына урнашкан Новгород шәһәрен төньяктагы Новгород белән бутамау өчен. Нижний Новгород (хәзерге Горький) дип атаганнар. Димәк, себер татарларының борынгы бабалары. Ч и н г и- тора белән чагыштырганда. Тура елгасының түбән агымына урнашкан шәһәрне Темәитора дип атаулары бик табигый.
Янсурин — Апае районындагы авып. Бу топоним Янсорыйм дигән кеше исеменнән алынган. Бу исемне балага кушу исә борынгы вакытта илаһи көчтән — алладан бала, җан сорау һәм аның исәнлеген теләү йоласы белән бәйләнешле. Себер татарлары һәм казакълар арасында әле хәзер дә Сораган диген кеше исемнәре очрыйлар.
К е н ә р — Арча районындагы авыл Бу исем марилар тарафыннан бирелгән. Марича «ку» —таш. е «энгер. энер» —елга. Димәк, Куэнер (шуннан Кеиәр) — «ташлы елга» дигән мәгънәне белдерә.
Кукмара — Татарстандагы район үзәге. Бу топоним шулей ук мари теле белен бәйләнешле. Ул марича «кок» (ике) һәм «мера» (мари халкының үз-үзеи атау исеме) диген сүзләрдән тора. Димеи. Куй м ара «ике мари, дигән мәгънәне белдерә. Аңа кайчандыр ике мари нигез салып яшәгән һәм бу вакыйга авыл исемендә гәүдәләнеш тапкан булса кирәк.