Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИМТИХАН УҢЫШЛЫ УЗДЫ

С. Червонная,
сәнгать фәннәре кандидаты. Мәскәү.

Бөек Октябрьның 50 еллыгы алдыннан Мг-
скәүдә, Үзәк күргәзмә залында, «Совет Россиясе»
күргәзмәсе ачылды. Ул — художникларның халык
алдында зур отчеты булды.
Күп милләтле Россия Федерациясенең төрле
республика, өлкә художниклары иҗатын
берләштергән бу күргәзмә Совет Россиясе
халыкларының дуслыгын һәм бердәмлеген, милли
культураларның чәчәк атуын тагын бер кат раслый.
Шул ук вакытта һәр халыкның культурасына үзенең
поэтик сафлыгын саклый торган милли үзенчәлек,
колорит хас. Бу милли колорит тирән тамырлары
белән халык тормышына. халык ижатына барын
тоташа. Ул нинди дә булса милли чикләнгәнлектән,
тарлыктан ерак тора.
Моны татар художниклары ижаты мисалында да
ачык күрергә була. Чагыштыру өчен сынлы сәнгать,
скульптура, графика өлкәсеннән мисаллар алыйк.
Харис Якуповның «Уйлану. Тереләр һәм
үлеләр» дигән картинасы күргәзмәдә аерым урын
алып тора. Ул катлаулы интернациональ темага —
ике культура көрәше һәм буржуаз культураның
кризисы темасына, замандашыбызның катлаулы һәм
бай рухи дөньясы белән формалистик сәнгатьнең
интеллектуаль һәм эмоциональ гариплеге
арасындагы тирән каршылыклар темасына
багышланган бердәнбер полотно. Бу — нинди дә
булса чит ил музеенда яки күргәзмә залында
очраклы рәвештә натурадан күчереп алынган
күренеш кенә түгел, ә рациональ төзелгән һәм
уйланырга мәжбүр итә торган картина.
Музейның ак стенасы фонында абстракт
полотноларның мәгънәсез буяулары күренә.
Кешеләр ул күренешләрдән аптырап калганнар.
Әмма черек буржуаз культураның цинизмыннан
үзләренең рухи дөньялары белән өстен торган көчле,
горур кешеләр болар. Аларның нинди милләт
41 «Социалистик Татарстан» газетасының үткән елда чыккан 253 иче саныннан күчереп басыла.
кешеләре икәнлеге тәгаен билгеле түгел. Алар
итальяннар. немецлар, серблар, французлар, чех-
лар булырга мөмкин. Художник, формаль с әнгать
барлык кешеләргә дә ят. дип әйтергә тели сыман.
X. Якупов ижатына тәэсирле лиризм, шигърият
хас. Вахитов исемендәге колхоз ?ыер савучысы
Фәүзия Гәрәева портретында бу сыйфатлар аеруча
яхшы гәүдәләнә.
Нәүфәл Адылов — «Совет Россиясе»
күргәзмәсендә катнашучы бердәнбер татар
скульпторы. Аның агачны уеп эшләгән «Батыр»
исемле әсәре югары профессиональ осталык белән
башкарылган. Адылов иҗатында декоратив сәнгать
халык ижаты традицияләре белән оста бәйләнгән. Бу
скульптурада декоративлык өстенлек итә. Скульп-
тура портретының композициясе тапталмаган.
«Совет Россиясе» сәнгатендә беренче тапкыр
катнашучылар күп. Алар арасында Эмиль Ситдиков
та бар. Аның «Төш вакыты», «Беренче». «Колхоз
ветераннары» дигән линогравюралары хәзерге татар
авы
СӘНГАТЬ
лы кешеләренә багышланган бетен бер әсәрне
хәтерләтә. Андагы милли үзенчәлек тышкы колорит
булып кына күренеп калмый, ә әсәрдәге
характерларны, тормыш ритмын һәм эчтәлеген
сугара.
«Теш вакыты» дигән гравюрада хезмәт иясе
кешесенең матурлыгын тою хисе бик яхшы ачыла: бу
— әсәрдә сурәтләнгән кин җилкәләр яки көчле
куллар гына түгел, бәлки беренче чиратта
геройларның йөзла- I реидәге югары кешелек
сыйфатларында күренә.
«Беренче» гравюрасы хисләргә аеруча бай.
Монда кулына бала тоткан яшь хатын ИГЬТНбар
үзәгендә; иптәшләре аңа балаларча кызыксыну
11.1X1 шул ук вакытта хатыннарга хас горурлык
белән карап торалар. Йомшак зәңгәр буяу
куллану әсәрне тагын да ачып жнбаргән. Гравюра
бик матур һәм яхшы төзелгән. Иң мөһиме — анда
гүзол. көчле, яхшы һәм горур, катлаулы һәм рухи
яктан бай кешеләр сурәтләнгән.
Шулай итеп, татар графикасы милли татар
сынлы сәнгатенең гуманистик традицияләрен
үстерә.
Татарстан художниклары коллективы үзенең
составы буенча күп милләтле. Казанда һәм
республиканың төрле шәһәрләрендә татарлар
белән бергә башка милләт Художниклары да
эшли. Алар, халык ижа- тынын бай чыганагына,
тарихка һәм татар талканын хәзерге тормышына,
поэтик фольклорга мөрәҗәгать итеп, республика-
ның художество культурасын үстерүтә өлеш
кертәләр.
Художник Ирина Колмогорцеваның татар халык
әкияте «Гөлчәчәк»кә иллюстрацияләре — моның
яхшы мисалы. Бу иллюстрацияләр образлы,
фантазиягә бай булулары, халык поэтик
чыганагыннан оста файдаланып эшләнүләре белән
күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә.
Йомгак ясап шуны әйтергә мөмкин. Т-тарстан
художниклары «Зур Волга» зона күргәзмәсендә дә.
«Совет Россиясе» күргәзмәсендә лә югары
художестволы әсәрләре белән катнаштылар.
1970 елда булачак һәм Владимир Ильичның
тууына 100 ел тулуга багышланачак күргәзмәдә дә
Татарстан художниклары тагын да активрак
катнашырлар, әле кузгатылмаган яңа темаларга яңа
әсәрләр ижат итәрләр. Россия художникларының
һәм шулай ук башка автономияле республика
художникларының тәҗрибәсен өйрәнү. һичшиксез,
татар художникларына бу бурычларны унышлы хәл
итәргә булышыр. Совет Татарстанындагы сынлы
сәнгатьнең милли мәктәбе коммунистик
партиялелеге. тормышы белән, халык идеаллары
белән тыгыз бәйләнгән булуы белән көчле. Татар
халкы талантлы художниклары белән горурлана или.