ДУСЛАР ЖЫРЫ
Сакен Сәйфуллин
Казакъ, калмык ул вакытта күрше булган, ^зара җәнҗаллашып. сугышып торган. Кан эчәр байлар, биләр сыеша алмый, Ил өстенә төрле-төрле тозак корган.
Меңләгән ат тоягы дөбердәгән. Тузан-туфрак, төтен баскан авылларны. Калмык иле зар елаган һәм каргаган: «Җир йотсын, — дип. — каһәр төшкән
Аблайны».
Янган, көйгән һәм тапталган калмык җире. Кан белән аралашкан атның тире. Кызларны, хатыннарны әсир итеп. Суйганнар каршы килгән һәрбер ирне.
Аблай, ач бүредәй, алдан барган.
Ул йөкле хатыннарның карынын ярган. Бишектә елап яткан сабыйларны Чырылдатып сөнгесенә чәнчеп алган.
Кызларның сылуларын сайлап алып. Чәчләреннән бер-берсенә бәйләп алып. Куй кебек көтү итеп «улжабыз ’» дип. Киткәннәр кан эчәрләр әйдәп алып.
Аблай хан җыйган барлык батырларны. Өләшергә диеп талап алган малны.
Шунда бер сылу өчен гауга купкан, һәркем үзе өчен даулый икән аны.
Ул кызның унҗидегә җиткән яше.
Биленә төшеп тора икән чәче.
Чем-кара, карлыгачның канатыдай.
Кыйгачланып киткән икән ике кашы.
Шау-шу тынмый, кызганнан-кыза барган.
Ахырда батыр батырга кул салган.
Башкача юл калмагач, мондый боерык Булган икән диләр явыз Аблай ханнан:
— Батырларым колак салсын фәрманыма. Бу җәнҗал инде минем каравымда!
Үзе тапсын үз батырын арагыздан,
Тапшырдык әсир кызның сайлавына
Батырлар риза булган моны ишетеп. Тезелгәннәр кызның сайлаганын көтеп. Тоткын кыз үзе кемгә барам дисә.
Сылуны шул алачак хатын итеп.
Әйтерсең лә, кулга төшкән бала киек. Әлсерәгән кебек мәргән угы тиеп. Баштан ашкан хәсрәтен яшерә алмый Кыз торган хан алдында башын иеп.
Кашын җыерып, төбәгән хан кызга күзен. Әйткән аңа болай үзенең боерык сүзен. Сылу, менә басып тора батырларым. Арадан иң батырып сайла үзең.
Кыз әйткән: —«Мин кол. тәкъсир, үзегезгә. Тәкъдирдә язган зшне күрү —безгә.
Адәмне җиде карап сынамыйча. Бер күрүдә дөрес бәя бирербезме?
Мин чыгармый шуңа—оста мәргәнеңә. Аткан угын төз тидерә белгәненә.
• У л ж а—ганимәт. трофей.
83
Эленсен бу кыяга ефәк яулык,
Риза шуны атып алып биргәненә.
Риза булган Аблай кызнын теләгенә, — Сынау бу чын батырларның беләгенә, Күл буенда басып торган биек кыя Шөбһә салган һәр батырның йөрәгенә.
Кыз чишкән урамалын II билендәге, Сөйгәненең бүләге ул илендәге, Бер-бер артлы күз алдыннан үткән шунда Гамьсез көннәр туып-үскән җирендәге.
Урамалның чит-читләре челтәр икән, Язуы бар «һәрвакыт син истә» дигән, «Әгәр бер көн вәгъдәләрең бозар булсаң, Ертып ташла, я утка ат, чиш тә», дигән.
Табышмаклы язуларга карап алып. Ташлаган кыз хан алдына ефәк яулык. Батырлар жәяләрен тарткалаган, Хан белән тоткын кызны \рап алып.
Аблай хан җайлап утырган җиреннән Гаскәренә карап шунда болай дигән:
— Батырларым, шау-шуларга сәбәп бетте. Шобаганы сайлап алыр вакыт житте.
Ун егет, билгә бәйләп озын бауны, Үрмәләп таш кыя башына менгән. Истәлекле сүзләр чиккән кыз яулыгын Шул кыяның иң биек төшенә элгән Элеп куйган яулык җилфер-җилфер иткән.
— Атыгыз! — дигән Аблай хан биеклектән. Ә батырлар җәя тарткан берәм-берәм, һәм кыяга атылган ук очып киткән.
Атылган ук ташка тиеп ялтыраган.
Бала бөркет тау өстендә саңкылдаган. Укларын җиткерә алмый шул яулыкка, Батырлар хәлдән таеп аптыраган.
Бу сынауны үтәү кая батырларга! Калмык кызы шулай итеп исән калган. Атылган ук җитмәгәнгә түбәсенә, Кыя да «Укҗитмәс» дип исем алган.
Казакъчадан кыскартып тәрҗемә итүче ИБРАҺИМ САЛАХОВ.
р а