ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ
ҖЫЕЛЫШЫ
Шушы елның 24 маенда Татарстан язу-
чыларының ачык партия җыелышы булды. В И.
Ленинның тууына 100 һәм Татарстан Автономияле
Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 50 ел
тулу көннәренә ничек әзерләнү мәсьәләсен
тикшерүгә багышланган ул җыелышта Язучылар
союзы идарәсенең җаваплы секретаре Зәки Нури
доклад белән чыкты. Ул бу ике зур датаны кар-
шылау унае белән язучылар алдында торган
бурычлар турында сөйләде.
— В. И Ленинның тормышы Казан белән тыгыз
бәйләнгән,— диде докладчы.— Ул Казанда укыган,
беренче революцион чыныгуын да шушында алган
Революциядән соц да В И. Ленин Татарстан
тормышы белән туктаусыз кызыксынып һәм аның
үсүенә ярдәм нтеп торды. Моның шулай икәнлеген
тарихи документлар бик ачык күрсәтә. Без.
язучылар, ул документларны яхшылап өйрәнергә
һәм үз әсәрләребез аша халыкка ирештерергә
тиешбез.
3. Нури үзенең докладында В. И. Ленинның
Казан чоры тормышын сурәтләүдә татар
азучыларының әле җитәрлек эшләмәүләрен дә
искәртеп үтте.
— Совет власте елларында.— диде ул,—
Татарстан промышленность үсеше буенча да. авыл
хуҗалыгы һәм культура үсеше буенча да
танымаслык дәрәҗәдә алга китте. Бу үзгәрешләр
барысы В. И. Ленин җитәкчелеге, Ленин идеяләре
белән бәйләнгән. Без. язучылар, үз әсәрләребездә
республикабызда булган бу үзгәрешләрне, аның
бүгенге уңышларын һәм ул уңышларны тудыручы
кешеләрен ачыграк һәм киңрәк яктыртырга
тиешбез. Җыелыштан соң һәр язучы 6v хакта
уйлансын һәм җиң сызганып эшкә тотынсын иде.
Аннары 3. Нури В. И. Ленинның 100 һәм
Татарстанның 50 еллыгына әзерлек буенча
түбәндәге конкрет тәкъдимнәрне кертте:
— Республикабыз газета-журналларыи- да В И.
Ленин һәм Татарстан тормышына кагылышлы
очерклар урнаштырып барырга;
— В I I. Ленинны күреп белгән һәм аның
идеяләрен тормышка ашыруда актив катнашкан
өлкән буын революционерлар тормышын киңрәк
яктыртырга.
— Башка милләт азучыларының В И. Ленин
турындагы иң яхшы хикәяләрен һәм очеркларын,
тәрҗемә итеп. «Казан утлары» журналында
бастырып барырга.
Язучылардан Җ. Т ә р җ е м а н о в. Г А х у- н <>
в. М. С а др и, М. Әмир. Л. И.х call о в а. М.
Елизарова, С. Хак и м, Г. Латы й п һәм II Гази да В.
И. Ленинның тууына 100 ел һәм Татарстанның 50
еллыгына әзерлек мәсьәләсе буенча үзләренең
фикерләре белән уртаклаштылар, конкрет
тәкъдимнәр керттеләр.
— Алдыбызда торган ике зур дата уңае
белән,— диде Җ. Т ә р җ е м а н о в — мич өч
тәкъдим ясамакчы булам, һәркансыбыз- га мәгълүм,
опера һәм балет театрыбызның милли репертуары
мәсьәләсе шактый кыен. Соңгы елларда
либреттолар бөтенләй диярлек язылмый Менә
шуны һәм алдыбызда торган зур юбилейларны искә
алып, безгә, бүгеннән башлап, опера һәм балет
театрыбыз өчен яхшы либреттолар иҗат итү эшенә
керешергә кирәк Якынлашып килгән зур даталар
уңае белән, өлкән буын язучыла- рыбызиың элекке
елларда бик популяр булган. әмма соңгы
вакытларда игътибардан читтә кала башлаган яхшы
әсәрләрен кабат бастырып чыгару эшенә керешергә
дә бик вакыт, минемчә. Ә андый әсәрләр бездә
байтак Өченче тәкъдимем шул: газета- журнал
редакцияләре В. И. Ленин һәм Татарстан тормышын
чагылдыруга багышланган иң яхшы әсәрләргә
конкурс игълан итсәләр, бик шәп булыр иде. Бу эш
язучыларны рухландырып җибәрер һәм әдәбия-
тыбызны тагын да үстерергә ярдәм итәр иде.
— Совет власте елларында,—диде Г Ахунов,—
Татарстан илебездәге нң алдынгы нефть
республикаларының берсёнә әверелде. Нефть
чыгару шактый катлаулы эш. Безнең нефтьчеләр
әнә шул катлаулы эшне уңышлы башкарып киләләр,
хәзер йөз миллион тонна нефть бирү өчен көрәш
бара В II. Ленинның 100 еллыгын һәм Татарстанның
50 еллыгын каршылаган көннәрдә нефтьчеләребез
тормышын да әдәбиятта тулырак чагылдырасы иде.
Бу эшкә яшь язучылар гына түгел, бәлки тәҗрибәле
өлкән язучыларыбыз да актив катнашсын иде
«Правда» газетасының үз хәбәрчесе Р Сабиров һәм
«Советская Россия» газетасының үз хәбәрчесе М.
Зарипов икесе бергәләп Мәскәүнең «Недра»
нәшрияты өчен зур күләмле очерклар китабы
яздылар. Менә шул очеркларны «Казан утлары»
журналында бастыра башларга тәкъдим итәм мин.
Сез барыгыз да отставкадагы полковник Барын
Юсуповны яхшы беләсез инде. Аның турында
«Казан утлары»нда кечерәк кенә очерк та басылып
чыкты. Барый абый үзе
«И старость — радость» («Картлык та — шатлык»)
исемле китап язган. Без Әлмәттә аның ул китабын
укып чыктык. Кызыклы һәм гыйбрәтле китап ул.
Менә шул китапны тизрәк бастырып чыгару
чарасына керешәсе иде.
Шагыйрь С. Хаки м. алда торган зур даталарны
үткәрүгә әзерләнгәндә, һәр язучыны бу мәсьәләгә
бик җитди карарга чакырды. В И. Ленин әсәрләрен
күбрәк укыган саен, аның фикерләренең никадәр ти-
рән һәм дөрес булуына тагын да ныграк төшенәсең,
диде. Ленин хезмәтләре бүген дә бик актуаль.. В И.
Ленинның тормышы һәм революцион эшчәнлегенә
бәйләнешле әсәрләр язганда, без мона игътибар
итәргә тиешбез. Әйтәсе килгән сүзем шул, язучы-
ларыбызның әсәрләре бүгенге көнгә аваздаш
булсын, бүгенге көн таләпләре югарылыгында
торырлык булсын нде.
— Безнең язучылар арасында,— диде Н. Дә үл
и.— В. И. Ленинга багышлап иииди дә булса әсәр
язмаган кеше юктыр. Ул әсәрләр монарчы да
басылып килде, хәзер дә чыккалап тора. Әмма ул
әсәрләр хакында мактап та, яманлап та матбугатта
сүз әйткән кеше юк. Минемчә, бу хакта уйланырга
һәм ул әсәрләр турында да сүз әйтергә кирәк булыр.
— Алдыбызда торган бу зур даталарны
билгеләп үтү уңае белән төзелгән планы быз
яхшы.— диде II. Г я з и.—Әмма ул планны гормышка
ашырырга кирәк. Мнн барлык иптәшләрне д.> бу
мәсьәләгә җитди карарга чакырам. Планыбыз
кәгазьдә генә калмасын, тормышка ашсын иде.
Югыйсә, без язучыларга инертлык хасрак. Кәеф
булса — язабыз, кәеф бу.чмаса — юк. Бу мәсь-
ПЛЭДо алай булмасак нде. Илһамны көтеп кенә
ятарга ярамый. Үзебезне эшкә куша белергә,
максат, план белән эшләргә кирәк. Яшьләр
өлкәннәргә. өлкәннәр яшьләргә ышанып утырырга
тиеш түгел, һәркайсы көченнән килгәнчә тырышсын
нде Ярдәм кирәк булса, без язучыларга ярдәм
игәчәкбез. Берәр жнргә барырга теләсәләр, нжат
командировкалары да бирә алабыз. Алда торган зур
бәйрәмнәрне нжати уңышлар белән каршылау өчен,
хәзер безгә энергия безне унлата арттырып эшли
башларга кирәк. Безнең барлык уңышларыбыз В II.
Ленин эшенең нәтиҗәләре. Без моны һәрвакыт истә
тотарга һәм үз әсәрләребездә чагылдырырга
тиешбез.
ПОЭЗИЯ СЕКЦИЯСЕ УТЫРЫШЫ
21 майда Татарстан язучылар союзы
каршындагы поэзия секциясенең чираттагы
утырышы үткәрелде. В. II. Ленинның 100 еллыгына
һәм ТАССРнын 50 еллыгына яна жырлар иҗат игү
турында сөйләшүгә багышланган ул утырышта,
шагыйрьләрдән тыш. Татарстан композиторлары да
катнашты Утырышны шагыйрь С н б г а т Хәким ачты
— В. II. Ленин белән Татарстанның бәйләнешен
чагылдырган җырларны.— днде ул,— безнең
шагыйрьләр һәм композиторлар тудырырга тиеш.
Ленинның KOKVUIKHHO табигатен яратканлыгы
мәгълүм. Шагыйрь б, 1,.и композитор бергәләп шул
якларда булып кайтсалар, һичшиксез, әйбәт жыр
тудыра алырлар иде. Табигать аларга үзе сюжет
бирергә мөмкин».
— Бу сөйләшү,— днде композитор 3 а- Һ и д X ә
б н б у л л и н,— бик вакытлы һәм кирәкле.
Шагыйрьләр белән композиторлар, гомумән, ешрак
очрашсыннар, тыгызрак элемтәдә торсыннар нде.
Шагыйрьләрдән мин шуны үтенәм гражданлык
темасына язу белән бергә, яшьләрне югары
әхлаклы итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән жырлар
да язсыннар иде алар Андый жыр текстларына без
бик мохтаж. Концерт программаларында сай
эчтәлекле жырлар шактый урын ала. «Аерыл»,
«саргаям» дигән сүзләр белән генә ерак китә
алмабыз Төзүчеләр, колхозчылар турында яхшы
жыр текстлары кирәк. Үткен такмаклар да бик аз,
алар кайчан туар икән?
Сара Садыйкова үзенең чыгышында әдәбн
кичәләрдә башкарырлык жырлар аз булуын,
концерт программаларын яңартырга кирәк
икәнлеген искәртеп үтте Һәм үзенең Ленинга
багышлап язган жыр текстын укыды.
Г ө л ш а г 3 ә й н а ш с в а Татарстанда гына
түгел, бәлки Бөтенсоюз күләмендә популяр
булырлык жыр текстлары һәм жырлар нжат итәргә
вакыт икәнлеген әйтел үтте һәм С. Хәким белән Н
Арслановнын жәлилчеләрнен батырлыгын
сурәтләүгә багышланган текстларына да көйләр
язылсын иде дигән теләк белдерде.
— Сонгы елларда— днде композитор Б М у л ю
к о в,— патриотик темага жырлар аз язылды
Язылганнары да мактанырлык түгел. Язылган
көйләрне һәм җырларны башта Компотитор.тар һәм
Язучылар союзында тыңлауны гамәлгә кертергә
кирәк. Шулай иткәндә, начар жырлар дөньяга
чыкмас нде Радио хезмәткәрләренә дә үпкә бел-
дерәсе килә. Элек радиода эшләүче иптәшләр
шагыйрьләр белән композиторларны чакырып
сөйләшә, киңәшә торганнар нде. Совет музыкасы
яңалыкларын — яңа кантаталарны, ораторияләрне
шагыйрьләр белән бергәләп тыңлауны гадәткә
керткәндә дә начар булмас нде.
Утырышта шагыйрьләрдән Н Арсла- и о в
«Андый партия бар» һәм «Унике батыр турында
баллада». С. Хәким «Таулар. таулар», Г. 3»йнашева
«Казаным* исемле жыр текстларын укыдылар Исем-
нәре аталган кешеләрдән тыш. утырышта
шагыйрьләрдән Ә Давыдов. 3 Нури, Ә. Исхак,
композиторлардан Ф Әхмәдиев, Ә. Бакиров һәм А
Валиуллин да фикер алышуда катнаштылар.
ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР КИҢӘШМӘСЕ
Шушы елның 14—15 маенда Казанда Идел буе
автономияле республикалары тәнкыйтьчеләренең
киңәшмәсе үткәрелде Анда М а р н. Мордва. У д м у
р т. Чуваш һәм Татарстан АССР язучылары союз-
ларыннан килгән вәкилләр катнашты Киңәшмәгә
«Дружба пародов» журналы һәм «Литературная
Россия» газетасы редакцияләре хезмәткәрләре лә
килгән нде. «Дружба народна» жури*ты
иницнятяаасы бслаи
үткәрелгән ул киңәшмәне Л. А. Т е р о к о- 11 я н
(журналның тәнкыйть бүлеге мөдире) ачты.
— Дөньяда,—диде ул,— күп милләтле илләр
шактый күп. Ләкин ул илләрнең күбесендә милли
культураларның үсешенә тиешенчә әһәмият
бирелми. Ә безнең илдә бөтенләй башкача. Безнең
илдә һәр милләткә, шул исәптән аларның культура
үсешенә дә. бик зур игътибар бирелә. Әмма, шулай
булуга да карамастан, Идел буе
республикаларының әдәбияты үзәк матбугатта бик
аз яктыртыла. Моны һич тә нормаль хәл дип
исәпләп булмый. Хикмәт бу республика
вәкилләренең яхшы әсәрләре булмавында түгел.
Әйбәт әсәрләр дә языла. Ләкин алар үзәк
матбугатка вакытында җиткерелми, күрәсең.
Л. Терокопян А. Гыжләжевның «Өч аршын җир»
повестена. Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять»
хикәясенә, А. Расихның «Ике буйдак» романына
тукталды һәм аларның яхшы әсәрләр икәнлеген
дәлилләр белән аңлатып бирде. Удмурт һәм чуваш
әдәбиятларыннан да мисаллар китерде.
— Без,— диде Р. Мостафин,— һәр көй иртән
Мәскәүдән тапшырыла торган һава хәлләре
турында белдерү тыңлыйбыз. Әгәр бүген Мәскәүдә
20 градус җылы булуын ишетсәк, белеп торабыз:
ике-өч көннән Казанда да шундый ук температура
булачак. Әдәбият өлкәсендә дә шулайрак. Безнең
әдәбиятыбыз Мәскәү язучыларыннан өч- дүрт елга
соңгарак калып бара, минемчә. Мәсәлән, Н
Фәттахның «Артта калган юллар», Ә. Баяновныц
«Яшьлегемне эзлим» исемле әсәрләрендә
күтәрелгән мәсьәләләрне Мәскәү язучылары
моннан алты-җиде ел элек ук күтәреп чыкканнар иде
инде.
Әдәбиятыбыздагы бу күренешнең сәбәпләрен
Р. Мостафин язучыларның мөһим мәсьәләләрне
вакытында тотып ала алмаулары белән аңлатты. Ул
язучыларны мөһим мәсьәләләрне вакытында күреп
алырга һәм аларны үз әсәрләрендә кыю яктыртып
барырга чакырды. Линары Р. Мостафин татар
әдипләренә хас булган гомуми кимчелекләргә
тукталды. Язучыларыбыз, диде ул. яңа
материалларны да иске, традицион формаларга
төреп бирәләр. Шунлыктан аларның әсәрләре урта
кул әсәрләр булып кына кала. Шушы фикеренә
мисал итеп, Э. Касыймовның «Бир кулыңны,
дустым!» повестена кагылды һәм ул әсәрдә’ персо-
нажларның эчке кичерешләре шак гый уңышлы
сурәтләнгән булса да, интеллектуаль яклары
тиешенчә ачылып җитмәвен әйтте.
Киңәшмәдә Татарстан вәкилләреннән Р.
Харисов, Т. Галиуллин һәм И. Нуруллин иптәшләр
дә чыгыш ясадылар.
Р. Харисов үзенең чыгышын «Беренче кар-
лыгач» исемле коллектив җыентыкта әсәрләре
басылган яшь шагыйрьләр ижатын бәяләүгә
багышлады.— Соңгы елларда,— диде ул,—яшь
шагыйрьләр үз тавышларын шактый нык ишеттерә
башладылар. Бу —куанычлы хәл. Әмма шунысы
күңелне борчый: ул шагыйрьләр нигәдер барысы
бер төрле тавыш белән җырлый. Барыннан да
бигрәк, шул нәрсә шиккә төшерә, әлеге яшь ша-
гыйрьләр бер төрле темага язалар, бер үк мәсьәлә
күтәрәләр. Үзе сөйләгән сүзләргә дәлил итеп, Р.
Харисов «Беренче карлы- гач»га катнашкан
авторларның әсәрләреннән мисаллар китерде,
хәтта ул авторларның шигыреннән берәр юл алып,
бер үк темага багышланган төзек шигырь язарга
мөмкин булуын да исбатлап бнрде.
— «Дружба народов» журналы,—диде Т.
Галиуллин.— безнең иң якын һәм яраткан
журналыбыз. «Идел» («Волга») журналы, гәрчә ул
Идел буе республикалары язучыларының
әсәрләрен яктыртып барырга тиешле булса да,
ышанычыбызны акламады. Анда Идел буе
республикалары язучыларының әсәрләренә урын
бик аз бирелә. Ул журнал күбрәк Мәскәү
язучыларының әсәрләрен бастырырга омтыла. Ә
безнең әдәбият турында ул журнал хезмәткәрләре
бары тик ишетеп кенә беләләр.
Т. Галиуллин, үзенең бу фикерләрен раслау
өчен, дәлилләр китерде. Аннары әдәбиятыбызның
соңгы елларда бик нык үскәнлеген әйтте дә, шуңа
мисал итеп, татар язучыларының поэмаларына
тукталды. (Аның фикерләре белән кызыксынган
кешеләргә «Казан утлары» журналының бу елгы
икенче санында басылган «Поэманың барыр
юллары» исемле мәкаләне укырга киңәш итәбез.)
— Мәсьәләне фәнни нигездә хәл итү,— диде И.
Н у р у л л н н,—заман таләбенә әйләнде. Әдәби
процессны тикшергәндә дә шул таләпне күздә
тотып эш итәргә кирәк, әмма, кызганычка каршы,
әдәби әсәрләргә киңрәк караш ташлый алмыйбыз
әле без.
Аннары И. Нуруллин социалистик реализм
мәсьәләләренә тукталды һәм идеясе әйбәт булып
та әдәби эшләнеше ягыннан йомшак булган
әсәрләрне социалистик реализм әсәре дип атарга
кирәкмәвен әйтте. Шулай ук. диде ул, төп
геройларына карап кына әсәрләргә бәя бирү белән
дә килешеп булмый Әйтик, төп герое тискәре булган
әсәрләрне дә, бары тик шул төп герое тискәре
булган өчен генә социалистик реализм әсәре түгел
дип бәяләргә ярамый.
Киңәшмәдә мари әдәбиятында проза
жанрының торышы турында К. Васин, әдәби
элемтәләр һәм бүгенге мордва әдәбияты турында
Н. Ч е р a п к н н һәм А л е ш- к и н, чуваш
романнарының үзенчәлеге турында Г. Хлебников,
удмурт әдәбиятының хәзерге хәле турында
Ермолаев иптәшләр дә шактый кызыклы чыгышлар
ясадылар.
Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да
киләчәктә «Дружба народов» журналы редакциясе
Идел буе республикалары язучыларының
әсәрләренә дә күбрәк урын бирсен иде, днгән
теләкне белдерделәр.
ЖУРНАЛ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
22 майда Язучылар союзының киңәйтелгән идарә
утырышында «Казан утлары* журналының бу елгы
1—2—3—4 саннарында басылган материаллар
хакында фикер алышу үткәрелде. Язучы Г. Г а л н е
в журналның әлеге саннарында басылган хикәя һәм
очерклар турында сөйләде.
— Мин,—диде ул.— барлык хикәя һәм очерклар
турында да озаклап тукталмас- тан, кайберләре
турында гына фикеремне әйтеп китәргә булдым.
Әле моннан берничә көн элек кенә проза
секциясендә хикәяләр турында сөйләшү үткәрелгән
иде. Анда А. Ганиевнең «Янәшә» («Казан утлары»,
өченче сан) исемле хикәясен М. Әмир бик мактады,
ә Ф Хөсни йомшак хикәя ул, диде. Бу хикәя шома
язылган, әмма ул мина ошамады. Хикәя озын, ләкин
аның мәгънә ягы сыек... Мин бу хикәянен «.ирлеген,
туфрагын таный алмадым
Мин Р. Б а т у л л и н хикәяләрен укып барам,
аны яратам Әмма «Мираж» хикәясен укыгач,
аптырабрак калдым. Анда ике кешенең сусыз һәм
ризыксыз килеш ком сәхрәсендә адашып йөрүе
сурәтләнгән. Ул кешеләрнең берсе бик нык
ихтыярлы, икенчесе йомшак итеп бирелгән. Болай
булмый бит инде иптәшләр' Бу хикәянең дә жирле-
ге безнең тормышка, безнең шартларга хас түгел.
Ком сәхрәсе бездән шактый ерак бит .
Очерклар турында берничә сүз.
Бүгенге көн. бүгенге темага язылган хикәяләр
булмаган кебек үк, журналның бу саннарында
бүгенге көн турында очерклар да юк «Депутат»
исемле очерк, бүгенге көнгә багышланган булса да
пәм исеменә караганда бик зур нәрсә вәгъдә итсә
дә. анда депутатка хас сыйфатлар бик сыек
бирелгән. Верховный Совет депутаты шифер
табуда булышудан ары китми. Бу очеркта чигенүләр
артык күп һәм ул ялыктыргыч озын язылган.
Кыскасы, мине канәгатьләндермәде бу очерк.
Г. Галиев журналда истәлекләргә урын
бирелүен хуплады һәм М. Максуд. В X а н гиль д и и
истәлекләре үзендә бик жылы тәэсир калдыруын
әйтте
— Бу саннарда,—диде Ш Рәкыйп о и,— зур
күләмле проза әсәрләреннән Э. Касыймовның «Бир
кулыңны, дустым!» исемле повесте басылды. Әйбәт
ах- лакны, пакьлекне яклап язылган бу әсәрендә Э.
Касыймов персонажларның тормышын
ышандырырлык итеп сурәтләг.и. Әсәрнең теле дә
матур. Автор Әхсәннең карьерист һәм ышанычсыз
кеше икәнлеген уңышлы күрсәткән
Персонажларның ру хи хәлен сурәтләгәндә Эдуард
табигать күре- нешләреннән уңышлы файдаланган
Тулаем алганда, бу повесть әйбәт һәм Татарстан
китап нәшрияты аны 1969 елда китап итеп
бастырырга да планлаштырды инде.
В. Н у р у л л и н н ы н «Шинельсез солдатлар»
исемле повесте Ватан сугышы чорындагы авыл
халкы тормышын сурәтләүгә багышланган Бу
темага бездә байтак әсәрләр язылды инде Әмма В
Нуруллин алармы кабатламый. Минемчә, аның
отышлы ягы — вакыйгаларны бала авызыннан сөй-
ләтүдә һәм тормышны дөрес итеп сурәтләүдә.
Кыскасы, бу повестьны укыгач. В Ну- руллинның
өметле яшь язучы икәнлегенә тагын бер кат
ышандым.
М. М а л н к о в а н ы н «Казан каласы — таш
кала» исемле повесте жылы гына тәэсир калдыра.
Бу — Мәдинәнең беренче зср әсәре. Шунлыктан
анда эшләнеп бетмәгән образлар да очрап куя
Әмма, тулаем алганда, ул әсәр әйбәт тәэсир
калдыра.
Ә. Баянов һәм Ә Давыдов журналның 1—4
саннарында басылган шигырьләргә бик киң
тукталып, аларга жентекле анализ ясадылар
(Аларның ул чыгышлары газета- журиалларда
б асылачак).
Журналда басылган материаллар турында
сөйләшүдә язучылардан Г. А х у и о в, А Шамов. М.
Әмир, Н. Дәү ли, И Гази һәм әдәбият белгече Ә.
Нигъ- м эту длин (Уфа) да катнаштылар һәм
журналның эшен яхшырту юнәлешендә күп кенә
фикерләр әйттеләр, тәкъдимнәр ясадылар