Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чаң турында баллада


Тоболь музеенда 1591 елда Углич шәһәреннән серелгән бер чаң күрдем. <Беренче сәргенче» дип язылган иде аңа.
Күкерт иде халык нәфрәте, Очкын булып чәчрәп чыкты чан, Ил алдында утлар чатнатып, Патша янатына сукты чан.
Түзеп-тынып гомер итәрме — Халык айнып башын күтәрде. Онытып законны һәм языкны. Каерып алды имән казыкны! Кинәнеп бер әй сон тукмады!
Ә чан. ә чан моны хуплады, Көрәш авазларын туплады Беркөнне ул кинәт туктады...
... Күк читендә кызыл тан ата. Байрак булып жнрдә кан ята. Яраланган жирдә чаң ята, Күктән төшерелгән чан ята...
Ахмак димә, патша — мәкерле.
Җәза-газап анда мең төрле;
Чанның телен йолкып алдылар. Камчы белән аны ярдылар, Муенына элмәк салдылар...
Шактый тәжрнбәле патшалар — Телсез калдыралар башта алар.,
Ирек даулап аваз салганга, Озаттылар чаңны сөргенгә,— Баш күтәргән ирләр баш иеп Җирдән сөйрәп барды Себергә...
Кешеләрдән элек, беренче.
Шул телсез чан булды сөргенче...
... Мәнге ятар иде Себердә
Ирек чаны шулай сөргендә. Тик шаулагып барлык чаннарны Чаңчы даһи туды Сембердә!
Борын заман гаҗәп тыныч булган — Булса булган су һәм җил шавы. Юллар озын...
Вакыт салмак аккан...
Галәмәт зур булган Җир шары!
Хәзер — үзгә...
Шар да бик бәләкәй;
Бер хәл булса берәр ягында.
Орынмыйча һич тә үтә алмый, йөрәгемә килеп кагыла.
Хакыйкать
Туры сүзне чәчрәп әйткән чакта Кая хәтер саклап торышлар — Бер—беребезгә бигрәк мәрхәмәтсез, Каты бәгырьле без тормышта ..
Сискәндерә мине шундый уйлар, Берәр иптәш китсә арадан...
Ә тереклек үзенекен итә,
Шул ук принцип яши якадан;
һәр кешегә ярап, мыштым гына йөри алырмын дип уйлама — Яшәүдән һәм үлемнәрдән көчле Хакыйкать бар әле дөньяда!
Тормыш-рифма...
Якты бер сүз
Сөенеч бар,
Күләгәсе —
Көенеч бар.
Күз алдында
Я х ш ы л ы к л а р,
Күршесендә —
Шакшылыклар.
Туры сүзле Ярый, дөнья К ы ю яши, Т ы п ы ч тора. Рифмадашы — Баш өстендә Т ы ю яши. К ы л ы ч тора...

Бәйрәм итә халык рәхәтләнеп.
Шау-шулы җыр. дәртле биюләр!..
Уен кәефенә күчәлмнчә
Уйчан йөрим һаман мин юләр.
Тантанадан пыялалар зыңлый...
Абзаң маңгай җыерып утырмыш; Әгәр мин дә каләмемне куйсам. Туктап калыр сыман бу тормыш.
Көнкүрештә шөгыльләр күп — Анысы да монысы;
Тормыш жырын күмел китә Кайчак ыгы-зыгысы.
Тәгәрмәчтәге тиендәй Бөтерелүдән тынып, Дөньяга карыйм текәлеп, Күзләремне тутырып.
Күнеккәнбез — имеш, бәхет Гел киләчәктә көтә.
Сизмисең дә, менә шулай Гомер үтә дә китә...
Үкенүләр
Искә төшсә
Үткән көннәр. Үкенүләр, Үкенүләр:
Күрер кешеләрне Күрмәгән өчен. Йөрер жирләрдә йөрмәгән өчен; Җитәр теләкләргә Җитмәгән өчен. Әйтер сүзләрне Әйтмәгән өчен...
Искә төшсә Үткән көннәр. Күңелемдә Үкенүләр, Үкенүләр...
Ул арада үтә Бүгенге көнен. Өстәлмиме яңа бер Үкенүең?..
Тормыш кәмите
Мәшәкать белән көн үтә, Янасы тагын туа.
Син дөнья куган буласын, Ә дөнья сине куа!..
Тормыш иләгендә
Шулай була
Вакытлыча.
Орлык кала, Кибәк ича'..
Салмак орлык Аска тарта, Җиңел кибәк Өскә калка.
Авыр минутларда
Бу арада илһам сирәк кунак. Кинәт килә, кинәт югала. Аяк очына карап җәяү үтәм... Авызлыгын чәйнәп җырым көтә. Җырым көтә кайсы юлларда?

Яши идем— Уйлый идем —
Сагынусыз, Тынуыммы.
Моңаюсыз, Суынуыммы.
Янусыз... Сынуыммы? Син килдең дә Хис дулкыннары Таш аттың Уйнаттың. Тын күлгә — Уйлаттың. Тын күңелгә. һәм уяттың... 0
Оныткандыр диеп йөрисендер. Рәнҗегән дә чагың буладыр. Ни булса да мине уйлыйсындыр, Төшкә керүләрен шуңадыр?..
Үзем дә еш карыйм күңелемнең Истәлекләр дигән киносын, Күз алдыма кояшлы көн белән, Ромашкалар белән киләс#ң.
Ә күзләрең моңсу, сагышлылар, Әйтелмәгән үпкә — иренеңдә. Син үзеңнең тәүге мәхәббәткә Бүтән язмыш көткән идең лә...
Уртаклашыр уйлар туадыр да. Юксынган да көннәр буладыр. Яшьлегемә кайтып, сине күреп, йөрүләрем, ахры, шуңадыр...
Дога
Сине генә уйлыйм күккә Карап мин. Адым саен исемеңне Кабатлыйм.
Мин бәндәңне нигә һаман
Кагасың,
Газаплаудан әллә кызык Табасың?
Минем хәтле сиңа беркем Табынмас.
Минем кебек табынганнар Табылмас.
Теләкләрем сиңа барып
Ирешсен,
Бергә булыйк, җанкисәгем, Килеш син!