БӘДРЕТДИН
Бәдретдиннен кече яшьтән үк биергә дәрте бик зур иде. ә менә биергә туры килмәде Ник туры килмәде? Аңлатып булса, менә шул турыда сөйләргә жыенабыз да инде.
Дөресен әйткәндә, яшь чагында дәрт кемнеке дә булыр. Бәдретдин- нең исә коры дәрт кенә түгел, ул биюнең техникасын, бөгел мәләрен-сы- гылмаларын, кайсы биюдә аякны ничек борып алырга, гәүдәне ничек тотарга, парлап биергә туры килә калса, кулны туташның кай җиренә һәм ничек салырга икәнлеген, биеп туктагач, шул ук туташыңны урынына ничек илтеп куярга кирәклеген — барысын да. барысын да белә иде. Сүз лә юк, теге хореография дигәннәренең бөтен хикмәтен өйрәнеп, һәртөрле «па»ларын белеп түгел, безнең авыл җирендәгечә. чама тартканча чамалап һәрхәлдә, килештерә алганча килештереп биегәнне яки, кәҗә бәтие кебек, сикергәләүдән узмаганны бик яхшы аера иде. Монысына без үзебез шаһит. Сәбәпләре дә бар иде моның, хәер
Бәдретдин яшьтән үк авылның оста гармунчысы булып танылды. Аның уйнавын яраталар, бигрәк тә бию көйләрен — авылныкын да. радио аша. болай аралашу юлы белән, шәһәрдән кайтканын да —тәмам җиренә җиткереп, дәрт һәм ярсу белән, аякны үзеннән-үзе очыра торган итеп уйный белә иде ул. Әле унөч-ундүрт яшьлек кенә малай чагыннан ук, клубта «вечер> буласы көннәрне, көндездән үк Бәдретдиннен көен күреп куялар, хәер, бу яктан ул алай назландырмый, нке әйттерми, вакыты җитүгә, ә кайбер көннәрне вакытыннан элек үк, клубка атылып- бәрелеп ул килеп керә торган иде Бөтен хикмәт тә шунда: ул гармунны ярата, клуб эченең шау-гөр килгәнен ярата, аякларның чаж-чож тыпырдап торганнарын ярата, хәтта — бусы беркадәр тилелек тә булгандыр инде — башкалар биегәндә аяк астыннан күтәрелә торган тузан исенә хәтле ярата торган иде. Әйе. болай үзе һич ялындырмас, ш\л ук вакытта үзенең базарын да тота белер. Әйтмичә, һич уртага чыгып утырмас, аның каравы бер әйттеләрме, икенче әйткәнне көтмәс, чыгар тыз-тыз гына басып. Алдан ук уртага чыгарылып куелган урындыкка җәлт кенә килеп утырыр Җәелеп түгел, ничектер урындыкның читенә генә, очып китәргә җыенган кебек итеп кенә утырыр .. Әй. сөйләп тә бетермәле түгел. Аннан бирле күп хәлләр кичте адәм башыннан, иске мәчеттән әтмәлә- гәп иске клубны ватып, аның урынына колхоз өч йөз урынлы, кненү- ясану бүлмәләре, шашка-шахмаг. бильярд уйный торган җирләре булган зур яңа клуб салдырды. Гармунчыларның да төрлесен күрдек Үзебездә-
геләр дә бар, Казаннан — филармониядән дә киләләр, мактана бу дип уйламагыз, дөресе шулай. Әмма теге вакытта Бәдретдиннең тыз-тыз атлап чыгып утыруы кебек утыра белүче гармунчыны күрә алганыбыз юк—ышансагыз, ышанмасагыз анысы сезнең эш. Чыгуында, урындыкка килеп утыруында, күз сирпеп карап алуында һәм, бигрәк тә. дәрт белән гармунын бер сузып, сызып җибәрүендә үк йөрәкне җилкендерә торган ниндидер әфсене бар иде аның. Уйладым, уйланам, мәгәр һич очына чыга алмыйм — кан ягы белән җилкендергәндер ул безне ундүрт яшьлек колдун?
Аннары ул унбиш яшьлек, уналты-унжиде яшьлек, унсигез яшьлек булды, буй җитте, әзрәк усалланды, чак-чак кына ялындырырга да өйрәнде, кызлар аның артыннан үзләре тагылып йөри башладылар, әмма дә Бәдретдин Бәдретдин булып калды, гармунын ташламады, клубны ташламады, безне — иптәшләрен ташламады.
Әйтә идек үзенә кайчакларда:
— Кара әле, Бәдри малай, синең соң үзеңнең бер дә биисең килмимени? Бөтен бер авылны биетәсең, ә үзеңнең биегәнеңне тәки күргәнебез юк,—ди торган идек.
Менә шунда инде егетнең күзләрендә хәтәр ут чагылып китә, безгә томырылып бер карап ала бу — әллә ачулана, әллә көлә бу бездән, белгән кеше юк. Ләкин нәрсә булса да әйтергә ашыкмый. Кулына гармун алса, кешене дә җилкендерә, үзе дә җилкенә белә торган безнең ул Бәдретдинебез сүзгә алай батыр түгел, кеше әйтеп бетермәс борын, кабаланып, бергә ун белән җавап кайтарырга ашыкмас — яшьрәк чагында да шулай иде. хәзер дә шулай.
— Биергә булыр иде, ник булмасын—ди бу бераздан, бер дә ашыкмыйча гына,— әлегә мин үзем белән парлап биердәй кыз таба алганым юк, ә ялгыз биисем килми.
Әлбәттә, шаяртып кына әйтә ул бу сүзләрне. Шаяртканлыгы күзләреннән. тавышын уйнатып әйтүеннән ук сизелеп тора. Шулай икәнлеген без үзебез дә белеп торабыз, кызлар дигәнең муенына асылынырга торалар Бәдретдиннең. Авылда бер гармунчы, буй-сыны да коеп куйган, эшкә дигәндә дә ким-хур түгел, янәсе имеш, кыз таба алмый бу. Юри мәтәштерә, факт.
Шулай да озак аптырап йөрергә калдырмады бу. бер көнне чын дөресен ярып салды безгә:
— Биергә дисез сез. Әллә мин үзем белмимме? — дип башлады бу. безнең сүзгә чак-чак кына ачуланган кебек итеп. Ачуланмаса да, һәрхәлдә, уйнап сөйләшкәнгә бер дә охшамый иде,— бик тә биисе килгән чаклар була, парлап биергә кызын да тапкан булыр идем, орлыгы Бохарада түгел кызларның .. Ләкин уйлап караганыгыз бармы: кем уйнаганга биетмәкче буласыз Бәдретдинне? Бармы соң мине биетерлек гармуныгыз?
Бу болай гына, кәкрене кыекка сапларга торган кешегә генә бераз тегеләйрәк ишетелер: янәсе, үзен әллә кем итеп куя икән болариың бу Бәдретдин дигән егетләре, дип уйлаулары мөмкин. Ә Бәдретдинне якын- тын белгән, аның дәртле уйнавына биеп үскән кешеләргә, менә безгә, бигрәк тә ул сүзләрне Бәдретдиннең нинди ачыну һәм өзгәләнү белән әйткәнлеген ишетеп торганнан соң, алай уйларга һич резон юк. Оста гармунчы, аннары тагы бию дигән хореографияне тамыры-җелеге белән белә торган Бәдретдин әллә синең Түбән оч Хәйри малаеның җылатып азаплануына биер дисеңме? Биемәгән кайда! Аңарга булса булсын, үзе уйнагандагы кебек, аяклардан ут чәчрәтеп торсын.
һич онытасым юк. күңеле купшыпган иде ул кичне Бәдретдиннең. Болай үзе күп сөйләргә яратмый торган безнең ул егетебез күңеленә килгәнне кире җибәрмәде. Бераз тын торганнан соң, безгә тагын мондый сүзләрне дә әйтте:
— Бар минем өйрәтеп үстерә торган берничә егетем Менә алардан, ичмасам, көтәргә була. Ничава! Әле сон түгел, өлгерербез биергә...
Ул моны, кулына гармун тоткан чагындагы кебек, бик дәртләнеп-хы- ялланып әйткән иде, югыйсә. Ә менә егетнең ул хыялы барып чыкмады. Элек башкаларны өйрәтеп, алар өйрәнгәнче үзе уйнап, клубта «вечер> булган саен безне — авыл яшьләрен шашындырып-очындырып килгән ул егетне, инде менә үзенә вакыт, дигәндә генә, 1941 нче елгы сугыш башланып, фронтка алып киттеләр.
Фронтта ул начар биемәгән булса кирәк, күкрәгенә тагып кайткан орденнары, медальләре шул турыда сөйли иде. Ләкин, шул ук вакытта, фронт анын бер аягын ла алып калган иде.
Еллар узды, сугыш беткәнгә дә инде байтак, башта бер әйтеп үткәнебезчә, безнең колхоз болын хәтле зур клуб салдырды Клуб көн дә кич яшьләр белән шаулап тора. Кайсы шашка-шах.мат уйный, кайсы бильярд суга, күбесе шунда, чаж-чож аяк киеме ышкып, бии. Яшь гармунчылар үсеп житте, яңа жырлар, яңа биюләр хәзер — исемнәре генә дә телне сындырырлык. Шулар арасында — клубта кайбер кичләрне безнең Бәдретдин дә күренгәли Сакал-мыекны ялтыратып кырган, өстендә өр-яңа костюм, мин сиңайти.м, кереп туктар, сөялер ишек яңагына, шуннан ник кенә бер адым китсен, үзе башлап ник кенә берәүгә сүз катсын. Тора, сәгатьләр буена тора карап — күзләрендә әллә соклану, әллә яшь? Әллә икесе дә бергә? Белгән кеше юк. Анарга урындык тәкъдим итәләр.
— Утырып торыгыз, Бәдретдин абый.— диләр
Утырмый Бәдретдин. Шулай ук урын тәкъдим итүчегә рәхмәт әйтергә дә ашыкмый Бәдретдин. Күрәсен. белә үзенекен: аласын тулысынча алып бетермәсә дә. бирәсен артыгы белән биргән, дөнья алдында төчеләнергә, баш ияргә теләми.
Апрель. 1968.