Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЙЛӘР, КӨЗЛӘР НИНДИ БУЛЫР?


(*Беренче карлыгач» турында уйлану)
Узган ел «Беренче карлыгач» дигән тартма «канаты» астында ундүрт яшь шагыйрьнең беренче шигырь җыентыклары чыкты. Халык сынамышларын иске твшерә торган бу уңышлы исем безнең шигърият деньябызга кемнәрне алып килде һәм алар нинди яз китерделәр икән! Моны белү, минемчә, бик кызыклы һәм әһәмиятле. Ченки ул безнең шигъриятебезнең чәчәкле җәйләрен, җимешле кезләрен һәм торналар канатында илнең-җирнең терле тарафларына китәчәк казанышларын күзалларга ярдәм итәчәк. «Беренче карлыгач» алып килгән бу язны һәрьяклап үлчәп карау, бәяләү бер мәкаләнең, бер кешенең генә кулыннан килә торган эш түгелдер, әлбәттә. Әмма прогноз эчен күпмедер дәрәҗәдә һәр фикер файдалы, диләр бит әле.
«Беренче карлыгач» вакытлы матбугатта 5—10 еллар дәвамында даими күренеп килгән авторларны туплаган. Димәк, нәшрият шактый иҗади юл. сынаулар үткән кешеләргә әдәбиятның киң мәйданына чыгарга ишек ачкан. Ләкин әдәбият мәйданының киңлеге — әдәбиятның меңләгән укучылар күңелендә һәм йерәгендә булуы — авторларга да. нәшриятка да гаҗәеп зур җаваплылык йекли...
Китап арты китап укыйсың, шигырь арты шигырь хәтергә сеңә тора. Шигырьләрдәге фикерләр, образлар, детальләр, алымнар торган саен конкретлаша бара, күңел экранында кайбер авторларның иң алдан бераз томан сарган, аннары шактый ачык булып күренгән лирик сурәтләре хасил була, ә кайберләренеке (ниндидер сәбәпләр аркасындадыр) томаннан арына алмый кала һәм «Беренче карлыгач» турында да, андагы авторлар, аларның китаплары турында да шактый гына фикерләр туа.
Килгән язның нәрсәләр вәгъдә иткәнен бераз гына булса да ачыклау ечен, авторларга, мәкалә чикләре ирек биргәнчә, конкретрак тукталырга кирәктер.
Тематик яктан Гәрәй Рәхимнең «Вәгъдә» исемле китабы иБеренче карлыгачиның калган җыентыкларыннан әллә ни аерылып тормый кебек. Шул ук мәхәббәт, дуслык хисләре, сугыш һәм тынычлык темасы, җир һәм кеше, хезмәт, бәхет, сагыш, табигать... Ләкин андагы шигырьләрнең, күңелләрне биләп, ниндидер яңа ассоциацияләр тудырулары, йерәктә я олы мәхәббәт, я кискен нәфрәт хисе уята алулары шагыйрьнең күптән таныш бу темаларга яңача карый белүе турында сәйлиләр.
Шигырь китаплары, гомумән алганда, үзләренең лирик геройлары белән кыйммәтлеләр. «Вәгъдә»нең лирик герое, һичшиксез, кызыклы. Ул дәньяга, тормышка конкрет таләпләрдән чыгып карый һәм, бәхеткә каршы, бу таләпләр яшәешнең күп тармакларын иңлиләр. Алар шагыйрьнең иҗади аңына катгый юнәлеш биргәннәр һәм бу юнәлеш тирәсендә шактый кызыклы шигъри дәнья калкып чыккан. Дәрес, бу дэнья әлегә яралу стадиясендә генә. Ләкин аның кайдан башланганын, кая таба үсүен инде хәзер үк чамалап була. Минемчә, Гәрәй Рәхимнең шигъри деньясына керү.
теләк-омтылышларыи сиземләү эчен, вның «Игеннәр илендә», «Миләш тебендә» диген шигырьләрен укырга кирәктер. Шагыйрьнең эчке монологлары буларак, алар Гәрәй Рәхимнең карашлары, идеаллары, еметләре турында ачыграк сойлиләр. ә конкрет омеглардан конкрет таләпләр туа.
«Козге урман» шигырендә Гәрәй Рәхим башта табигатьнең төсләргә. җимешләргә муллыгын сурәтли, аннары — яфраклар коелганны, кошлар киткәнне... һам.
Песнәк оча. Ул ашыга Тизрәк авылга кайтырга. Көзен киткән кошлар өчен Авыл ямен баетырга, —
дип. табигатьнең югалтуларын күңеленнән генә булса да тутырырга тели. Бу шигырьдә үткәрелгән фикерләрне: «Тормышны көз кебек мул. күптөсле, бай хисле итеп күрәсем килә һәм мин аның шулай булачагына ышанам!» дигән җөмлә белән дә әйтеп булыр иде кебек. Ләкин шагыйрь идеаллар һәм чынбарлык арасында тарих үтәсе шактый озын һәм көрәшле юл барлыгын да белә. Ул юл бер-берсе белән даими конфликтта торган, бер-борсен җиңеп, чигендереп барган контрастлардан, капма-каршылыклардан гыйбарәт Ә шагыйрь үз шигырьләренең һәр образы, һәр фикере белән тормышны ямьле иткән, бәхетле, якты иткән якларга коч өстәргә тырыша — алар җиңсен! Аның мәхәббәте һәм нәфрәте, бер бәйгегә җигелеп, кеше күңелен гүзәллекләр иленә таба тарталар. «Вәгьдәпнең күпчелек шигырьләре менә шушы фәлсәфи нигезгә корылып язылганнар да. Дөрес, тормыштагы капма-каршылыкларны үз шигъри дөнья-ларының нигезе иткән шагыйрьләр безнең әдәбиятыбызда да байтак. Татар совет поэзиясенең шундый гүзәл бер вәкиле итеп Әхмәт Фәйзине күрсәтер идем. Ләкин Гәрәй Рәхим Әхмәт Фәнзинең эпигоны түгел. Әгәр Әхмәт Фәйзи контрастларны сатирик, я юмористик планда алырга яратса, яшь шагыйрь аларны социаль-фәлсәфи планга куерга тырыша һәм үзенчә уңышларга да («Вәгъдә», «Сагыш һәм шатлык», «Рас») ирешә, уңышсызлыклэрга да («Буыннан буынга», «Нәфрәт. Рәхмәт») юлыга. Ул уңыш- сызлыклар нигезендә, минемчә, риторизмга сугылу я булмаса контрастларның образ- фикер буларак төгәлләнеп җитмәве.
Нәфрәт — вокзалларга, Аерып торган өчен. Вокзалларга рәхмәт, Кавыштырган өчон.
(гНафрзт Рахмат»)
•Вәгъдә». «Сагыш һвм шатлык» шигырьләрен Гәрәй Рәхимнең иҗади вәгъдәсе итеп карарга, антитезаларга корылган фәлсәфи хисләрнең әле үсә, киңәя һем тиренәячогенә ышанырга мөмкинлек бирәләр:
Иорәкләр турында язасы бар әле —
Сафланган йороклор, Тапланган йөроклар. Тапталган йөрәкләр турында. (Бит әле кайдадыр Сафланган иорәкләр таптала, Тапталган йөроклар аклана.)
(•Взаьда»)
Сары төс төяп кеэ килгән мәлдә Күңелне сагыш биләргә тиеш. Ләкин яз төяп кошлар кайтыр дип. Сагышны шатлык җиңәргә тиеш.
(*Са:ыт һәм шат.шк»)
Бу инде килгән язның Гәрәй Рәхим өлешенә тигән ягы шактый матур җәйге әвереләчәге турында сөилидер.
Мөхәммәт Садынкоеның «Зәңгәр юллар» исемле җыентыгы, бала чагы сугыш елларына туры килеп, сугыштан соңгы елларда буй җиткән, дөньяга карашы формалаш
РЕНАТ ХАРИСОВ ■ ИСӘПЛӘР. КӨЗЛӘР НИНДИ БУЛЫР? ■
кан кеше образын гәүдәләндерә. Илебезнең, тарихыбызның бу чоры «Зәңгәр юллар»* ның лирик герое аңына шул кадәр тирән сеңгән ки, хәтта безнең бугенгебезгә булган монәсәбәтенә дә үзенең төсен, юнәлешен биреп тора. Һәм шушы юнәлеш Мөхәммәт Садыйковның шигьри дөньясына төзлек, үзенә генә хас колорит китерә. «Зәңгәр юл- лар»ны, кайбер ташламалар ясап, мөстәкыйль шигырьләрдән үрелгән поэма дип тә атап булыр иде.
Мөхәммәт Садыйковка. шинель киеп, иңенә солдат биштәре асып, канлы сугышлар булган җирләрдә йөрергә туры килә. Ул Польша җирләрендәге концлагерь хәрабәләрен күрә, «җан өрердәй булып», пуля эзләре төшкән мәрмәр сыннарга карап тора. Татарстаннан Радомга сузылган юлларның һәр адымы шагыйрь күңелендә сугышка нәфрәт, сугыш корбаннарына, сугыш батырларына олы ихтирам уята һәм драматизм тулы шигырьгә әверелеп бара. Туган җирләрдән беразга гына булса да аерылып тору шагыйрьгә туган илнең кадерен күңеле белән татырга ярдәм итә. Одер елгасын күрү аның күз алдына мәгърур Иделне китереп бастыра, постта торган чакта җилләр дә ил ягына исәләрдер кебек тоела...
Тынычлык өчен барган хәрби хезмәт тәмам. Солдат туган якларына кайтып бара. Кинәт аның йөрәгенә гаҗәеп хисләр тула, ул туган иленең юмарт кунакчыллыгын хәтеренә төшерә... Һәм аның күңелендә үзеннән-үзе тормыш яме, җир гүзәллеге турындагы шигырьләр таша башлый...
Сулап исерерлек язгы һава. Хәйран калып торам: Яңа салган авыл йортлары да Яфрак ярыр сыман.
(<Язгы күкрәү» )
Бер карасаң, алда сөйләнгән сюжет, бу фикерләр һәм хисләр безнең шигъриятебез өчен һич тә яңа түгел. Шуның өстәвенә әле Мөхәммәт Садыйковның «Зәңгәр юл- лар»дагы шигьри дөньясы киңлек ягыннан да шактый чикле. Ләкин эш бу дөньяның тирәнлегендә һәм төгәллегендә. Чөнки шушы тирәнлек һәм төгәллек шагыйрьнең мөмкинчелекләрен күрергә ярдәм итә, ә чикләр, шагыйрьнең биографиясенә карап, киңәя ала торган нәрсәләр.
Шамил Маннаповның «Яшьтәшләрем» һәм Хәниф Хөснуллинның «Исәнмесеза исемле җыентыкларындагы лирик геройларның сурәтләрен ачык итеп күрү әлегә кыен. Ләкин бу — әлеге шагыйрьләрнең үз йөзләре бөтенләй юк дигән сүз түгел. Авторларның икесе дә җор сүзле, бай хисле, дөньяның җитди күренешләренә дә ничектер олыларча тыныч һәм юмор аша карый белә торган кешеләр. Шамилнең шигырьләре Хәнифнекеннән, билгеле, аерылып тора. Әгәр дә Хәниф шигырьләрендәге драматизм лирик геройларның шушы мизгелдә кичерә торган тойгылары нигезендә туса, Шамилдә ул детальләр янәшәлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Икенче төрле итеп әйткәндә. Хәнифнең лирик герое үзе дә драматизмны тудырган вакыйга эчендә була («Институтта». «Көзге төндә», «Рәсемеңне күрдем берәүдә», «Тынгысыз төннәр»), ә Шамилнең лирик герое тормыш детальләрен күбрәк абстракт төшенчә килеш ча-гыштырырга ярата һәм мондый янәшә куюдан килеп чыккан драматизм гомумирак төскә ия була («Охшату», «Әйтә халык». «Кеше хисе»). Нәтиҗәдә бу — Шамилгә күргәне генә түгел, ишетеп белгәне турында да язарга мөмкинлек бирә, шагыйрьнең тематик диапазонын киңәйтә.
Моннан чыгып, тойгыларга нигезләнгән шигьри дөнья таррак була икән дип уйлау, билгеле, дөрес булмас иде. Чөнки кеше тойгыларының төсмерләре сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да чиксезләр. Тойгылардан туган шигьри дөньяларның бик әһәмиятле үзенчәлекләре бар: алар логик анализга бик авыр биреләләр һәм шагыйрьнең фикерләр фабуласын күзалларга шактый комачаулыйлар. Шуның өчен дә «Яшь- тәшләремпнең, бигрәк тә «Исәнмесезннең лирик геройларын ачык итеп сурәтләү артык җиңеп эш түгеп. Ләкин бу билгесезлек, минемчә, куркыта торган нәрсә түгеп. Киресенчә, күңелдә авторлар белән тирәнрәк кызыксыну хисе уяна, аларның иҗатларыннан ниндидер яңалык өмет итәсең. Ике шагыйрьнең дә шигырь техникасын яхшы белүләре, көтелмәгән алым белән образлы фикерләүләре, үзләренең биографияләре аларның мөмкинчелекләренә өмет багларга юл куя.
Ьг>л» «налган дүрт авторның, бигрәк тә Гәрәй Рәхимнең, тагын бер куркам ягы бер. Ул — кешелекнең иң боек ләззәте — фикер, уй ләззәте! — дигән фәлсәфи тәгълиматка шагыйрьләрчә инану. Шуның ечен дә алар, кешенең акылына мәдхия җырлау белән беррәттән, үзләренең обраэ-фикерләрен ләззәт бирерлек итәргә тырышалар Бу инде «Литературная газета», «Литературная Россия» газеталарында куп телгә алынган «интеллектуаль по>эия»гә якынаерга тырышу һәм кайбер нокталарда В шактый якынаю дигән сүз.
«Беренче карлыгач»ның калган авторларына да тукталсаң, яхшы булыр иде булуын (башка укучылар, бәлки, тукталырлар да|, ләкин, мәкалә чикләрен ихтирам итеп. «Беренче карлыгачиның башка гомумирак мәсьәләләренә күз салыйк.
Китапханәнең кыйммәте — андагы китапларның күплегендә һәм торлелегеидә. Шигъриятнең кече исә шагыйрьләрнең күплегендә һәм терпелегендә. 1967 елда ундүрт яшь шагыйрь үзләренең беренче китапчыкларын чыгардылар. 1968 елда да шуның хәтле ук яшь шагыйрь «беренче карлыгач» булырга тора 1969 һәм 1970 елларда да, бәлки, иәкь шулайдыр. Чонки узган декабрь аенда гына уздырылган конференциядә шактый күп шагыйрьләр катнашты. Күрәсең, шигъриятебезнең киләчәге саи ягыннан бик еметле. Ләкин деиьяда, Тукай сүзләрен үзгәртеп әйтсәк, «Өч бертослегә алмашынмас бер үзенчәлекле шагыйрь» дигән критерии да барлыгын онытмаска кирәк. Бигрәк тә — шагыйрь булырга җыенучылар күп булганда
Китапчыктагы аннотацияләр белән танышып чыксаң. «Монда үзенчәлекле шагыйрьләр җыелган икән!» дигән фикергә киләсең. Ә шигырьләрне укыганда, емет тулы бу фикер әкренләп үзгәрә башлый.
...Кулыңа алган туфрагың Манчылсын кайнар тиргә.
Д Сирай.
Таныш юллар мине алып кайтыр Тирем тамган колхоз җиренә.
3. ШәАхулюв.
Маңгаемнан тирләр тамганда...
И. ГЛну.иик.
Сай буразналар естенә Түгелде маңгай тире.
Р Зэкивв.
Туфракны мин тирем белән ашлап...
Е. Угнин.
Тир белән Сугарып шул Кысыр далаларны...
3 Шзйхегдичов.
Мисаллардан күренгәнчә, тир һәр очракта «Әи. тырышып зшләдек тә СОңТя дигән мәгънәгә ия. Утызынчы, кырыгынчы еллардагы шигъриятебезгә хәтер канатында гына булса да барып кайтсак, без бу образның бер мәгънә эчендә инде күптәннән бирле катып калганын күрер идек Дорес. сугыш елларында, бик хаклы рәвештә, тир нан сүзе белән алмаштырылган Бу — образларның тарихи, социаль күренешләргә нык бәйле булулары турында сойли торган кечкенә генә бер мисал Утызынчы еллар инде күптән үтте, кулдан урак, кәйлә, керән тоште һәм тир сүзе дә үзенең баштагы мәгънәсен яртылаш югалтты. Тырышлык символы буларак беренчелекне «тән ттрев түгел, «акыл тире» алды Шуңа күрә дә, бу образ, аңга, күңелгә тәэсир игүдән элегрәк, борынга бәрә башлады Кыскасы, ул шаблоиланган әдәби фальшь булып яңгырый Кызганычка каршы, чүптән таныш булган һәм. әдәбиятыбызда озак еллар яшәп, искергән образларны эпигоннарча куллану бер тир сүзе белән генә чикләнми
РЕНАТ ХАРИСОВ | ҖӘЯЛӘР. КӨЗЛӘР НИНДИ ВУЛЫР
Шигърияттә иң күп кулланыла торган чачак образын алыйк. Ул. махәббәтнең мәңгелек символы булып, күптән инде образлы фикерләүнең штампланган деталенә әверелгән инде. Әгәр берәр шигырьдә күзгә ялгыш кына чачак сүзе чалынса, ул шигырьне уку теләге кинәт сүнә. Чанки белеп торасың, сүз егет һәм кыз арасындагы (сирәк кенә ир белән хатын арасындагы) мәхәббәт я, киресенчә, бер-берсеннән суыну хисләре турында булачак. Әгәр дә чәчәк шиңгән булса, алдан ук бераз авыр сулап куярга була. Димәк, мәхәббәтләр суынган, беткән, ә чәчәкләр шаулап, нурланып, хуш исләр бөркеп утырсалар — кайгырыр урын юк, эшләр ал да гел генә.
...Гариф ана алыг, килгән иде
Зәңгәр чәчәкләрен сиреньнең...
Е. Уткин.
Ул чәчәкләр бирде езеп-езеп, Сөйләсеннәр ди-ди хисемне ...
Т. Ka.ua.tuee.
Кайдан табыйм икән җир гөлләрен. Терә гелләр эзлим кеэ көне.
Ә. Гайнуллин.
Ал син аны — күңел чәчкәсен.
Р. Ззкиев.
Чәчәкләргә көн дә сулар сиптең, Сөюләрең чиктән ашканга...
И. Фазлуллим.
«Сине тештә күрдем, — дип язгансың, — Чәчәк җыйдык икәү...» — дигәнсең.
Ш. Маннапов.
Чәчәк образына яңалык өстәү җиңел эш түгел, билгеле. Аның фәлсәфи асылы дистәләгән гасырлар буе кешелек өчен уртак булган. Ләкин кеше чәчәктән үзе теләгәнчә файдалана, аны үзе теләгән урында үстерә, аны бүләк итә, кабер естенә куя, күкрәгенә кадый, такыя итеп башына кия, аның белән дәзалана, агулый, хәтта аны политик байрак итә (Белояннис, кызыл канәфер чәчәге) һәм башкалар, һәм башкалар.. Күрүебезчә, халык чәчәктә бик күп мәгънә күрә, ә безнең «Беренче карлыгача авторларының күбесе аны фәкать бер мәгънәдә генә кулланган. Ярар, алар чәчәк образына яңа төсмер кертүне максат итеп куймаганнар, ди. Аларның максаты — мәхәббәт хисләрен оригиналь рәвештә күрсәтү булган, ди (әгәр дә бусы да максат булмаса, иҗат итеп тору мәгънәсезлек була бит!). Тапталган образлар, детальләр белән тапталмаган шигырь иҗат итү. минемчә, мәсьәләгә ниндидер яңа вогик алым белән килүне таләп итә. ә андый алым, кызганычка каршы, күренми.
Менә тагын бер штамп.
Сиңа булса бары унсигез?
£. Уткин.
Ә унсигез — күңелгә.
X. Хег.нуллин, Булырсың гел унсигездә!
И. Фазлуллин, Унсигез яшь көне дисең дә!.
Т. Камалиее.
Дөрес, шигырь тукымасыннан суырып алынган аерым юллар табигый булмаган халәткә килеп эләгәләр һәм мәгънәләренең шактый өлешен югалталар. Шулай булуга да карамастан, аерым юллардагы әдәби алымнар үзләре турында җитәрлек мәгълүмат бирерлек дәрәҗәдә калалар. Алдагы мисалдагы «унсигез» сүзе белән дә нәкъ шундый хәл. Ул сүз һәр очракта бер үк мәгънәгә ия. бер үк максат белән кулланылган һәм «Беренче карлыгач» авторларының бертөсле образлы фикерләүләре турында сөйли. Туган җир. туган як, йерәк, чишмә, яз. бәхет, матурлык, каен, ана һәм башка, һәм башка образлар да яшь шагыйрьләрнең күпчелеге тарафыннан бер төсле үк, бер мәгънәдә диярлек үк бирелгән. Алай гына дә түгел, бу бертөслелек безнең шигъриятебездә элегрәк булган бертөслелектән дә аерылмый диярлек.
«Беренче керлыгачялар безгә таныш образларны. күнегелгән детальләрне үсте- рап-баетып торуны мирен тапмыйча, турыдан-туры аңа образ-фикерләр алып килгән- нардер. бәлки!
Абсолют яңа образ-фикерлар тууы фәннәрдәге яңа ачышларга, социаль үзгәреш- парга, астетик һәм этик критерийларның хәрәкәтенә, моральнең чикләренә бәйле. Ягъни яңа ачышлар, социаль үзгәрешләр, эстетик һәм этиканың бүгенге казанышлары кешене тормышка яңача карарга мәҗбүр итәләр. Хезмәт процессларының һаман да автоматлаша баруы, кибернетиканың коннән-кеи тормышка, аңга ныграк үтүе һәм башка бик күп казанышлар Җир һәм Кеше, Кеше һәм Галәм, ике социаль система (социализм һәм империализм) арасындагы монәсәбәтләргә җентекләбрәк карарга боералар һәм мәмнинчелек тә бирәләр. Бу менәсәбәтләрие белмичә, аларга конкрет уз карашыңны булдырмыйча бүген сәнгать белән шегыльләнү дилетантлык булыр иде.
Ә «Беренче карлыгачпның күпчелек авторларында тормышны фәлсәфи яктан конкрет ейрәну сизелми һәм яңа образ фикерләр дә күренми. Тормышны белү ул. минемчә, әйберләрне, профессияләрне, аерым шәхесләрне, аларның ничек яшәгәннәрен. нинди тезелешләрдә я колхозларда эшләгәннәрен генә белү түгел. Болар тормышны ейрәнүдәге бик вак детальләр генә. Менә шул вак детальләр арасындагы менәсәбәтләрнең асылына тешенү, анда зуррак гомумзакончалыклар күрә алу. ул закончалыкларның кайсына киртә куярга, кайсына үсәргә ярдәм итәргә тырышу — бу киде тормышны тирәннән белү. «Беренче карлыгач»ларның кайберләре, кызганычка каршы, ана шул вак детальләрне генә җентекләп белүдән ерак китә алмаганнар, һәм. табигый, яңа образ-фикерлар дә тудыра алмаганнар.
Ә хәзер «Беренче карлыгачвларның форма үзенчәлекләрен алыйк. Моның ечен яңалыкны, оригинальлекне дәгъва итми торган бер мисалга тукталыйк,
Үкенү хаты
Юлдан олау узды... Шул олаудан Бер уч печән алып иснәдем. Яшәртә ул мине, гел яшәртә, Кечәйтә ул якты хисләрне.
Йерәгемдә җылы дулкын булып Ташкынланган чагы хисләрнең...
Тоеп торам бетен йорәгем белән: Сагыну тулы хатлар кетәсең.
Күпме коннер. күпме еллар үтеп, Күпме алсу таңнар атмады...
Нәрсә әйтим, нәрсә языйм сиңа, Агачларда яфрак саргайды.
Кичерсенә дип тә әйтә алмыйм, һай, бу хәлләр бигрәк әрнетте. Баш ияргә кушты афәт җиле. Иңбашымнан тотты селкетеп. .
Иреннәрем исемең пышылдыйлар. Белсәң ничек күңелем тулганмы! Эх, хәзерге акыл булса ул чак, Днсвительни җүләр булганмын.
Чүкеч тотып сеялләнгән саен Кече арта икән кулларның... Сизәсеңме, печән иснәдем до Сиңа инде хат та юлладым.»
РИНАТ ХАРИСОВ В ҖЭИЛӘР, КӨЗЛӘР НИНДИ БУЛЫР? ■
Бу шигырьне шушы килеш «Беренче карлыгачптагы бер китаптан да табып буят мый. Ул — җыелма шигырь, ягъни һәр ике юлы конкрет бер авторныкы һәм аларгв бернинди үзгәреш тә кертелмәгән. Дөрес. бу мисап — ясалма эксперимент кына. Ләкин ул «Беренче карлыгачплар турында, минемчә, шактый объектив фикерләр әйтергә ярдәм итә. Күренгәнчә, шигырьнең ритмик агышы шактый шома һәм бу безнең авторларның фикер ягыннан гына түгел, бу очракта образның ритмик тезелеше ягыннан да игезәкләр икәне турында сөйли. Ул чыннан да шулай: китаплардагы барлык шигырьләр диярлек 8—7. 10—9 иҗекле юллар белән язылганнар, әйтерсең лә җир йөзендә башка шигъри калыплар беткән.
«Беренче карлыгачитагы шигырьләр сурәтләү чараларының гаять ярлы булулары белән дә шаккатыралар. Кая киткән Тукайлар алып үстергән, безнең шигъриятебезгә шәрык колориты биргән моноримнар! Дәрдмәнд шигырьләрен кабатланмас мәгънә белән баетырга ярдәм иткән ассонанслар, аваз язымнары кая югалган! Кая Дәрд- мәнднеке кебек катлаулы рифмалашуга корылган оригиналь строфалар!.. Бу сорауларны әле тагы да дәвам итеп булыр иде. Гади чагыштыру, сирәк-мирәк кенә сын- ландырулар һәм метафоралар куллану авторларны тулаем канәгатьләндерә булса кирәк. Ләкин алар зәвыгы көннән-көн үсә, нечкәрә барган укучыларны канәгатьләндермиләр дип уйлыйм.
Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә — шигъри жанрларның бертөрлелеге. «Беренче карлыгачптагы барлык әсәрләрне бары ике-өч кенә жанр төренә бүлеп була: шигырь, поэма, җыр. Соңгы икесе — берничә генә. Жанрларга ярлы булу әдәбият өчен бик күңелсез вакыйга. «Беренче карлыгач» алып килгән «язда» пародияләр, бәетләр, элегияләр, романслар, сонетлар, газәлләр, касыйдәләр һәм башка, һәм башка жанр-лар һәм шигырь төрләре очратырга теләгән шигъриятебезнең өмете акланмады. Опера, оратория, кантата, музыкаль драма я комедия либретточылары да. кызганычка каршы. «Беренче карлыгач»та күренми.
Шулай итеп, беренче нәтиҗәләргә дә килеп җиттек кебек. «Беренче карлыгачагың күпчелек авторлары үзләренең образлы фикерләүләре, шигъри алымнары, жанрлары, шигъри формалары, хәтта темалары белән дә бер-берсеннәи әллә ни аерылып тормыйлар. Бу инде әлеге нәтиҗәнең сәбәпләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Барлык авторларга да хас сәбәпләрнең берсе, минемчә, шигъриятебезнең үткән юлын бизмән итеп |ул юлда ниләр бар һәм ниләр юк икәнен белмичә) үз иҗатыңны бәяләмәү һәм шуның аркасында әдәбият мәйданында үзеңнең кем икәнеңне шәйләп бетермәү, үз максатыңны әдәбият максаты белән бәйләмәү. Ә әдәбиятның максаты һаман да яңа әсәрләр, яңа жанрлар, яңа алымнар, формалар, яңа фикерләр һәм проблемалар белән тулыланып тору һәм укучыны баету.
Яшьләр иҗатына профессиональ тәнкыйтьнең якын килмәве һәм, бәлки, килә алмавы да әлеге игезәкләнү процессының тирәнәя баруына ярдәм итә. Тәнкыйть якын килә алсын өчен, һәр яшь автор даими рәвештә матбугат битләрендә басылып, үзенең үсеш юлын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә тиеш. «Татарстан яшьләре»ндә берәр шигырь, «Казан утлары»нда ике-өч шигырь белән елына бер күренеп алу гына әлеге таләпкә җавап бирә алмый. Мәйдан булмау яшьләрнең шагыйрь булып усү процессын озынайта һәм «табигый сайланыш» дигән табигать законына үз бурычын булачак әдипләр арасында башкарырга ирек бирми. Нәтиҗәдә — бертөслелек, игезәклек безнең шигъриятебезгә саркып үтә.
Хәзер «Беренче карлыгач»ка башка яктан күз салыйк.
Әдәбиятка килгән яшь шагыйрьләр бер-берсенә бик охшаганнар дисәк тә, алар китап тышлыклары кебек үк охшаш түгел. Тартма ундүрт китапка бер кыяфәт биреп ундүрт шагыйрьне тагын да төссезләгән.
Тартмада чыгаруның киләчәге турында уйлансаң, аның тагын бер «хикмәтен» сизәсең. Ул менә нидән башлана: егерме битле бер яки ике брошюраны гына тартмада чыгарып булмый. «Беренче карлыгач»ны кассетада дәвам итәр өчен, шагыйрьләр запасының зур булуы кирәк. Ә ел саен ундүрт я ун шагыйрь (сүзнең чын мәгънәсендә) туып тормый. Шулай булгач, «Беренче карлыгачяның чираттагы чыгарылы
шым еч-дүрт ел кетәргә, я тартманы һәр ел чиле-пешле шигырь китаплары велән тутырып чыгарырга кирәк. Өч-дүрт ел коту - берничә талантлы яшьнең иҗади үсешен тоткарлап тору (доньяга чыккан әсәр, бигрәк тә китап — бик зур иҗади стимул), ә ашыккан очракта — шигърият остәленә полуфабрикат чыгару, укучыларыбызның үсеп барган зәвыгын аптырашта калдыру.
Перспективадагы ике мемкннчелекнең икесе дә әдәбиятыбызга файдасыз. Әгәр дә «Беренче карлыгачлы тартмадан арындырып рубрика рәвешендә генә дәвам иткәндә («Мои первые книжки» рубрикасы сыман), я булмаса аның бераз олешен генә яхшыртылган тартмада (бүләк очен) калдырсаң, файдадан гайре бернәрсәсе дә булмас иде. һәм һәр талантлы яшь шагыйрь тулырак килеш әдәбият мәйданына чыга барыл, укучыларга да тизрәк ирешер иде.
•Беренче карлыгачының эшләнешенә, кыяфәтенә кагылышлы берничә сүз дә әйтәсе килә. Басылып чыккан китапларның эшләнеше турында матбугатта күптән инде бик әйбәтләп сейләшергә вакыт.
Борис Слуцкий «Литературная Россия* газетасындагы бер мәкаләсен (1967 ел. март. № 10) болай башлый: «Шагыйрьнең беренче китабы эчен оч нәрсә зарури: яхшы фотография, яхшы биография һәм яхшы исем. Болардан тыш — яхшы шигырьләр дә». «Беренче карлыгач»ны шагыйрьләрнең фотографияләре һәм биографияләре белән чыгарып нәшрият бик дәрес иткән. Китапларның исемнәре дә шактый уңышлы сайланган. Ләкин болар гына китапны күркәм итеп бетерә алмый әле.
«Беренче карлыгачпның тартмасы тору кәгазе вазифасын үтәргә генә эшләнмәгән, аның бурычы — бу ундүрт китапны еллар дәвамында «давыллардан-яңгырлардаи» саклау, аларны берләштереп тору. Шулай булгач, ул нык картоннан я башка материалдан эшләнгән булырга тиеш иде. Икенчедән, кассета гомумән дәрес эшләнмәгән. Кеше, әгәр дә ул сулагай булмаса. тартманы сул кул белән тота да аның эчендәге әйберне уң кулы белән ала Ә «Беренче карлыгач» кассетасы кирегә эшләнгән, ягъни аның авторы кеше кулының еллар, гасырлар буе алган күнекмәсен истә тотмаган. Бу әйткәннәрне кайберәүләр вакчыллану дип тә кабул итәләр. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк — хәзер инде чүкеч сабын да. ишек тоткасын да. станокларны да бүгенге эстетик таләпләргә таянып эшлиләр. Ә китап кешеләргә культура, белем, зәвык алып килә торган әйбер һәм ул һәр яктан да камил булырга тиеш.
Хәзер китаплар хакында Алар авыл хунталыгы культураларын үстерүдә тәҗрибә уртаклашу нияте белән чыгарылган брошюралар сериясен хәтерләтәләр. Шигырь җыентыклары очен, аларның авторлары очен бу бик күңелсез хәлдер. Китапны ачкач ук беренче булып күз карашын откән нәрсә — китапның ике этажлы паспорты. Өске катта «газетная линеика» дигән кайма белән әйләндереп алынганы, аста шул ук паспорт, ләкин каймасыз. Бу шигырь китабына хас нәфислекне алдан ук үтереп куя
Эчтәлекнең, паспортның я китапның алдында гына, я ахырында гына булырга тиешлеге, заставкаларның һәр китап очен аерым булырга тиешлеге, шигырь исемнәренең баш шрифттан җыелырга тиешлекләрен, эпиграф һәм багышлау шрифты шигырь шрифтыннан аермалы булырга тиешлеге турында әйтеп китү дә бик җиткәндер
Әлеге җитешсезлекпәргә укучыларның игътибар итмәве дә момкии. Ләкин бу әлеге җитешсеэлекләрнең җаваплылыгын һич кенә дә киметә алмый. Чонки, укучыларның эстетик таләпләрен, зәвыкларын тәрбияләүне күз алдында тотканда, уп гафу итмәслек факторга әйләнә.

«Беренче карлыгачының доньяга килүе, һичшиксез, күңелле вакыйга. Ул изге максат белән эшләнгән. Аның турында, бәлки, шушы язган хәтле үк мактау сүзләре язып булыр иде. Ләкин эш анда түгел, эш шагыйрьнең беренче китабын беренче тапкыр чыгару принцибында һәм бу принципның әдәбиятыбызга нәрсәләр бирүендә «Беренче карлыгачының беренче чыгарылышына эшнең әлеге әйткән асылы күэлегеинән карасаң, шуны әйтеп була: кассетада килеш ул яшь шагыйрьләрне бик чикләгән һәм аларның момкннлекләрен. аларның үзенчәлекләрен тулы итеп күрсәтә алмаган.
Ә үзе турында үзе ул болан әйтә кебек
■Хормәтле иптәшләр! Мин канатларыма тояп килеп шигърият кырыгызга быел бик күл нәрсәләр чәчтем. Арада берәр бортек солы. арыш, карабодай һәм бодай бәр бугай... Алдагы коэпәрегез турында үзегез уйлагыз!».