Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


(^Диңгез залим» китабыннан)
Гомер бакый
булган — ышанганнар.
булган — алданганнар.
хыяллар, чынлык, дуслар, яшәү-язмыш — бик күп алдаганнар Күпләр алданганнар.
Тик.
яшәсен алар! —
Бер кайгыдан коелып төшкән, максаттан ваз кичкән.
язмыш ачысын күнеп эчкән көчсез кешеләр түгел!
Бәлки алар — үзсүзлеләр, йөрәклеләр. көчлеләр. дип аталганнар, һиндстанны эзләп чыгып.
Америка ача алганнар;
тынгысызлар, оптимистлар — бер генә түгел, мен мәртәбә алданып та. мең дә беренче очракка барырга көч табалганнар. Уйлан, каләм әнә шундый кешеләр бугай, шагыйрь, дигән ат
алганнар!
О. күңелнең көче! — Өстәлеңдә гөлләр сулса бүген, күңелеңдә аның таныш исе; сөйгән ярлар китсә, мәңгелеккә кала
яд итәргә исеме
Дуслар китсә — истәлеге, шагыйрь китсә — күңел «имешләре, шигырьләре.
Килә гөлләр исе... Хыял көченнәнме, истәлекме? Каян ул исемнәр, күңел, синдә калган? Фина. Альбиналар — алар кем дә, Инессалар, Ленизалар — нигә? Кышкы көндә шагыйрь учагында атыла зәңгәр йолдыз төркемнәре. Алып кайта хәтер — киткән дусны, ярны, шагыйрьләрне, алып кайта — калган исемнәре, истәлеге, шигырьләре... Күңелдә ут яна төн буенча, таныш исле — гөлләр дөрли анда.
...Ялгыз булып кара шундый чакта шагыйрь, һәм язмыйча кара!
Үземә дә сиздермичә. Үземә кайтып барам.
Р. И.
Кайларда йөрмәдем, кайларга бакмадым, алымы, гөлеме, аз түгел тапканым. Кайларга кермәдем, нәрсәләр күрмәдем, ачылды йөзләрем, ярылды эзләрем. Дөньяның һәр көне ал түгел, гөл түгел,— аңладым, юандым: гел түзем бул күңел! Карадым дусларга, карадым күзләргә; киңәшләр бер булды: — Эзләргә, эзләргә! Булганны бүлештем, тапканны өләштем; акыллы кешедән күп вакыт көнләштем. Күгемә, җиремә әле аз бакмамын — эзләрмен... (Эзлимен үземне!) Әлегә тапмадым.
Нинди яз бу? һәр көнемдә шатлык көлә, кайгы килми.
Ләкин гажәп:
бер шатлыгы.м арткан саен, бер дус кими.
Язмыш шаярамы шулай? Шатлыгыма төшенә алмый дуслар мине ташлап китә яки алдый.
Сәер яз бу!
һәр көнендә бәхетлерәк 65ла барам .. һәм кемнедер, нәрсәнедер жу я барам.
...Иң зур шатлык — бәхетемне — (сине сөюем — сөелүемне) мин һичкемгә әйтми тотам.. Соңгы дустым бүген янда...
Ул да күтәрәлмас бу хәбәрне,
ташлап китәр мине. Куркам...
Бер як читтән торып карый алсам көннәремнең әгәр агышын, чуер ташлар булып калкыр иде су читендә һәрбер ялгышым.
Ә елгалар шулай: башланганда, гел ташлардан сикерә түбәнгә, тик киңәйгәч комлы, зур ярлардан тыныч ага...
Карыйм көннәргә:
Шаулы чагым, жырлы чагым бүген, (ялгышлардан мәллә жыр туа?!) Ку целем минем шул чагыннан риза, ялгышларсыз картлык куркыта
Юк, үкенмәм — яшьлек ялгышымнан мәңге түзәлмәслск яра алсам; ләкин — елгам койган жирдә уйланырга, утырырга бер таш табалсам. Әгәр бүген матур язалсам...
Ерак Марс авылы!
Башлап
мин дөньяны күрдем — синнән.
Карап — туган йорт тәрәзәсеннән. Гәрәзәләр...
Өч малай һәм әнкәй — безгә, дүрт тәрәзә дүртебезгә.
— Әнкәй, нигә һаман әле тәрәзәгә тегәләсен?
Ни күрәсең?
Нигә һаман-һаман күзен яшьле синен? (Үскәч белдек, еллар буе ерак юлга карап көткән кайтуын ул — әтиемнең...)
— Рәшит! Әйтче, синең тәрәзә аша
ни күренә? Нинди кызык’ Ни тамаша’ (Җәй булса — яшел басулар, кыш булса — кар...)
— Ә син, Рәфит, ни күрәсең? (Ана күренә олы урам, аннан — урман...)
Ә мин карыйм күрше авылга илткән юлга, юлга ияреп уйлар сәяхәткә чыга ..
— Күрше авылдан сон \ л юл. әй, кая китә?.. Юлның ахыры кайда’ ’
Җирдә? Күктә? — Ә абыйлар жавап бирми, дәрес ятлый, һаман да бер сүз кабатлый:
— Барлык юллар Римгә илтә. Римгә илтә.
.. Якын Марс авылым! Туган йортым, туган жирем! — Мин дөньяга чыктым
тәрәзәңнән синен.
Кайткан саен (искергән өй исән әле) тәрәзәмнән һаман карыйм...
Юллар күренә... (еллар күмелә).
«Кая илтә?» дип сорамыйм.
Беләм хәзер: барлык юллар Римгә илтми.
Тормыш ләкин ирне кайда гына йөртми?!
Юллар алга, юллар артка... юл — шатлыкка, кайгыларга, хыялга, чынга — барысына алып чыга... Көрәшкә кертә, бәхеткә илтә.
Мина, бәлки, шулар житә?!
Әллә бик тугры түгелбез, әллә инде тынгысыз без, һаман-һаман үзгәрәбез. Эзләнәбез...
Кичә табынган алланы онытып, бүген янасына ант бирәбез, күңел диварларына һаман яңа рәсемнәр эләбез. Яна җыр өйрәнәбез,— кырык көйгә көйләнәбез,— Кумирлармы искерәләр, үзебезме акыллыга әйләнәбез?!— Үзгәрәбез...

Ул чакта мин сине көткән идем Казанның бер яшел урамында Ә син, очрашканда танымаганга салышып,
узып киткән идеи Ничә тапкыр яшел төскә кайтты урам — ул урамны хәзер читләп узам.
Үзем һаман әле мәхәббәтнең мине син калдырган кыен ноктасында торам. Ләкин инде сине көтмим, ышан!
Зур рәхмәт тапкан анама: мин — талант, көчле талант
О, горур гүзәл! Син мине шул талант өчен ярат?! Тик уйлама... минем көчем — шагыйрьлек түгел, бүтән . Мин — гашыйк, кешеләргә мин — кояштай сөю йөртәм.
Мин сиңа карыйм, матур син илаһи көчләр белән, ә мин — өстен. Мнн янып һәм яндырып сөя бсләм.
Сөю илтәм сина! Шуңа — мин—талант, көчле талант...
О. горур гүзәл шагыйрьне шул талант өчен ярат!