Логотип Казан Утлары
Публицистика

УПКЫННАР КОЧАГЫНДА


таягына таянды. Без халкыбызның горурлыгы Муса Җәлил турында озак сөйләштек. Бүгенге Казан да әңгәмәбез үзәгендә булды. Җир мае чыгару буенча Татарстанның беренчелекне үзендә тотуын, бу эштә безгә төрле милләт вәкилләренең нык булышуын ишеткәч, карт скульптор тирән уйга чумды. Куе кашларын сикерткәләде, тамак кырды. Мин сагаеп калдым. Хикмәт нәрсәдә? Күзләре азрак кысылып талмады булса кирәк, тынычлана алмыйча әрле-бирле йөренде утын да сүндермичә вестибюльгә чыгып, телефонга тотынды. Монда да тәрәзәләр ачык, челтәр пәрдәләр төшерелгән. Шуңа күрә эчтәге хәрәкәт күренеп сөйләшкән тавыш ишетелеп -ора.
Скульптор телефон станциясенә Киев белән сөйләшергә теләвен белдерде. Үз квартирасының номерын әйтте. Күп тә үГ- мәде, аны Киев белән тоташтырдылар. Скульптор ниндидер Марусяның сәламәтлеге белән кызыксынды, кәефен сорады. Үзе бик шәп ял итүе турында сөйләде. Кеше әңгәмәсен тыңлап тору килешмәсә дә, торып китәсем килмәде. Мине хәзер скульптор картның шәхси тормышы түгел, бүген кич ни өчен борчылуы кызыксындыра иде. Бәлки ул бу хакта нәрсә дә булса хатынына әйтер?
Колакларымны торгызып, һәммәсен тыңлап торырга чамалавымны сизгән кебек, алар украинча сөйләшә башладылар. Ә мин украинча белмим. Аңлаганым шул булды: ниндидер Зәйнетдин Әхмәтҗанов исенә төшкән икән, кайдадыр аның адресы язылган булырга тиеш, бик тиз табар'а кирәк. Бу бик мөһим...
Мин тәмам аптырап үз бүлмәмә кайттым. Кем ул Зәйнетдин Әхмәтҗаноа? Кинәт кенә нигә кирәге чыкты аның? Бүгенге сөйләшүләргә берәр төрле бәйләнеше бармы әллә бу кешенең?
Икенче көнне мин бирегә килгәннән бирле әзерләнеп йөргән сәяхәткә — Киевны азат итү өчен булган каты сугышларның башланып киткән җирләренә юнәлдем. Юллар асфальт, автобуслар шәп йөри. Ике сәгать эчендә йөз чакрымлап юл үттем. Тирә-якта куе урманнар, кукуруз, бодай басулары. Уртасында зур мәктәп, клуб, кибет кебек таш биналары булган җыйнак авыллар, хуторлар. Һәр җирдә яшеллек, матурлык Әйтерсең, шушы матур җирләрне көйдереп, моннан сугыш афәте бөтенләй үтмәгән. Беләм, бу беренче карашка гына шулай. Сугыш яралары күңелләрдә җөй тартса да. җирдә эзләре бар әле анарның. Бар. Әнә авыл уртасындагы мәйданда кызыл йолдызлы туганнар каберлеге, кабер өстендә — чәчәкләр... Карадан киенгән чап чәчле ана кабер туфрагын төзәтә... Юк. күңелләрдәге яралар да җөйләнеп бетмәгән әле. бетмәгән.
Бу — Юровка авылы икән. Пионерлар безне елга аръягындагы дотка алып киләләр. Егерме биш елдан артык вакыт үтүге карамастан, дот стеналарындагы төтен сөремен җил дә. яңгыр да бетерә алмаган. ?05 номерлы бу бетон корылманы лей е- иант Ветров җитәкчелегендәге сугышчылар саклаган. Дошман боҗрасында калгач та, унике тәүлек буе көрәшкәннәр әле алар. Туктаусыз бомбага тотуга, атака ясауга түзеп, олы юлны саклаганнар. Камалыштагы- ларны үзләре белән алып китү һәм дотны шартлату өчен үтеп кергән 147 нче укчы дивизия сугышчыларына алар: «Дотны ак-тык сулышыбызга чаклы саклыйбыз. Безгә сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек кенә калдырыгыз», дигәннәр. 737 нче полк сугышчысы А. В. Соболев соңгы патронына чаклы дошманга аткан. Аның комсомол билеты эченнән шушы сүзләр язылган кә-газь кисәге табылган: . Дошман белеп торсын: Кызыл Армия сугышчылары әсирлеккә төшмиләр .. Мин егермеләп фашистны дөмектердем инде һәм соңгы тамчы каныма чаклы Ватан өчен көрәшәчәкмен. Миңа үләргә туры килә икән, герой булып, фашизмның тар-мар ителәчәгенә һәм җиңү безнең якта булачагына тирәнтен ышанып үләрмен».
Святошино районының Кременище авылы янында да йөрәк тетрәткеч дот каралып тора. Кече лейтенант комсомолец Якунин җитәкчелегендәге сугышчылар саклаган аны. Алар дошманның уннарча һөҗүмен кире кайтарганнар Дот тирәсендә йөзләрчә мәет аунап яткан, автомашиналар, мотоцикллар сафтан чыгарылган. Бу көрәш дүрт көн буе дәвам иткән. Эчәргә су, ашарга ризык, кирәгенчә тотарга патрон калмаган. Ләкин сугышчылар бирешмәгән- нәр. Фашист танклары дотка яндыргыч сыекча сиптергәннәр. Дот сумалалы кисәү таягы кебек дерли-дөрли тетенли-тетенли янган. Барыбер дот ишеге ачылмаган — унбер каһарман төтен эчендә үлем кабул иткән... Кемнәр алар — төгәл генә белүче юк. Бәлки, бу батырлар арасында безнең якташлар да бардыр? Бәлки батырлыкларына таң калырлык шушы егетләр хәбәрсез югалучылар рәтендә йөридер? Каһарманлыклары җырларда җырланырлык пәһлеваннар каберләре монда авыл саен. Жулян станциясе районындагы колхоз бакчасына гына да 1941 елда Киевны саклап һәлак булган 800 билгесез сугышчы гәүдәсе күмелгән.
Казаровичи, Староселье авылларында фашистлар дистәләрчә кешеләрне утта ян-дырганнар. асканнар, тереләй җиргә күм
гәннәр. Балык тота торган көймәсен яшерүчене үлем җәзасы көткән. Шуңа карамастан, илбасарлардан үзен азат итүне кетел алган халык Кызыл Армия ечен кирәкле хәстәрне күрергә тырышкан. Өч йөздән артык көймә безнең гаскәрләргә тапшырылган. Сваромье авылында, мәсәлән, Галина Тригуб суга батырып куелган көймәләрнең кайдалыгын аныклагач, безнең солдатларны утыртып, бер төн эчендә ун тапкыо Днепрны кичкән. Кызганычка каршы, аны авылда очрата алмадык — Киевка киткән икән.
Авыл кырыенда кайчандыр ак каеннар шаулаган. Хәзер аларның янган гарип кәүсәләре генә тырпаеп тора. Юк, яшен сукмаган, снарядлар, бомбалар чәрдәкләгән аларны. һәр җирдә ишелгән окоплар, траншеялар. Аз гына казыдың исә каралып беткән гильза, затвор яки автомат дискасы табасың...
Кичен арып-талып ял йортына кайткач, мине көндез скульптор Кравченконың эз- ләвен әйттеләр. Сорашып та тормастан, дәү нарат төбендәге озынча урындык ягына юнәлдем.
Кравченко кичәге урынында иде.
— Менә эшләр болай, хлопчик, — диде ул, кул кысып күрешкәннән соң, — Зәйнетдин Әхмәтҗановның адресын табып булмады. Аны сиңа табарга туры килер. Кайткач.
— Кем соң ул Әхмәтҗанов?
— Аны белмисеңмени? — Кравченконың күзләрендә гаҗәпләнү чагылды. — Үзегезнең татар герое Зәйнетдин Әхмәтҗановны белмисеңме? Ай-яй-ай...
— Татар геройлары Союзның һәр өлкәсендә бардыр, мөгаен. Алар турында бездә тулы мәгълүмат тупланмаган. Татарстанда туып үскәннәрне генә беләбез.
Карт скульпторның ачуы йөзенә чыкты.
— Башка өлкәләрдә туып үскәннәрне белеп торсагыз, зыян булырмыни? Алар да татар халкының мактанычы ич1 Мәгълүмат тупланмаган, имеш. Кем туплар аны?
Мин кызарып башымны түбән идем. Бөркү булып китте. Тирә-юньдә «энем! энем!» дип үртәгәндәй черкиләр генә безелдәп оча.
Ниһаять, карт тамак кырып куйды. «Ярар. — диде ул,— мин менә бер вакыйга сөйлим. Шуннан үзең хәл кылырсың: геройларыгыз турында мәгълүмат тупларгамы, юкмы... Дустым сөйләгән иде моны.
Ул сүз биргән иде, аңлыйсыңмы? Киевны азат итәр алдыннан. Әгәр исән калсам, киләчәк буыннар сокланырлык образыңны мәңгеләштерермен, дип Әхмәтҗановка сүз биргән иде. Ул үз сүзендә торды. Соңгарак калып булса да вәгъдәсен үтәде...— Аның тавышы калтыранды, кабалана-каба- лана тәмәкесен кабызды һәм, тирән ител суыргач, азрак тынычлана төшеп дәвам итте.
— Без минем әлеге дустым Зәйнетдин Әхмәтҗанов белән бергә хезмәт иттек. 11 нче гвардия танк корпусының 134 нче аерым сапер батальонында. Ул беренче Украина фронтына, беренче гвардия танклар армиясенә керә иде. Комбатыбыз капитан Бирюков, ә 11 нче гвардия танк корпусы командиры генерал-лейтенант Гетман иде.
1943 ел. Август башларында Совет Армиясенең Генеральный штабы частьларга «Елгаларны кичү турында кулланма» җибәрде. Аны ныклап өйрәндек. Кул астындагы һәм җирле материалларны файдала-на белергә, елганы кичеп чыккач теге як ярда яулап алынган плацдармны саклап сугышуга аеруча игътибар иттек. Командирлар, политорганнар, партия һәм комсомол оешмалары сугышчылар арасында зур аңлату эшләре алып бардылар, һәркем дулкынланып сигнал көтте, үз бурычын булдыра алган кадәр яхшы иттереп үтәү дәрте белән янды.
«Ватан-анабыз! — дип ант иттеләр совет сугышчылары, — Украинаның азатлыгы өчен барган сугышларда данлыклы Запорожье рыцарьлары, Богдан Хмельницкийның дәһшәтле халык гаскәре, курку белмәс Щорс- ның кыю полклары көрәшкән чал Днепр ярларына басып, без сиңа улларың антын бирәбез; Советлар Украинасы өчен, азатлыгыбыз өчен булган каты көрәштә чын ирләрчә нык торып сугышырбыз. Бәдбәхет гитлерчыларны җиңү өчен каныбызны да, җаныбызны да кызганмабыз!»
Гитлерчы башкисәрләр, Курск янында танауларын җимергәннән соң, сугышны сузып отарга план кордылар. Велиж-Дорого- буж—Брянск — Сумы — Төньяк Донец һәм Молочная елгалары арасында әзерләнгән оборона рубежлары Кызыл Армиянең һөҗүмен туктатыр дип өметләнделәр. Бер үк вакытта дошман Десна, Сож, Днепр ярларында да оборона эшләрен киң җәелдерде. Немец командованиесе «Көнчыгыш вал» дип исемләнгән бу линиягә аеруча зур өмет баглады. Алар исәпләгәнчә, рус гас-
иврлоренең атакасы шунда бөтенләй тукталачак, оборона сугышларында хәлдән таячак һәм Гитлер үзенең тимер дивизияләрен яңа һөҗүмгә күтәрәчәк. Киң сулы, текә ярлы Днепрның теге ягы дошманга һичкем алалмаслык крепость булып тоелды
Бер заман Днепрга килеп тәртелдек. Фашистлар теге якка чыгып сызганнар. Безгә бернәрсә калдырмаганнар. Авыллар гына тетенләп ята. Каска белән чумырып Днепрның суын эчтек, битләрне юдык. Без, саперлар, сизенәбез: кичекмәстән эшкә керешергә кирәк. Әллә кая артта калган паром, понтоннарны кетеп ятып булмый бит.
Комбат чакырып алды. Кәефне сораша Рус шәһәрләренең анасы булган Киеаны азат итәргә җыенасызмы, ди. Ажгырып торабыз, ди дустым. Алайса, ди комбат, сезгә задание шул: тенге уникегә Днепрны кимә башлау ечен урта кул сал әзерләгез!
Нәрсәдән әзерләргә ул салны? Үз мөмкинлеген чамалый ич инде кеше. Андый эшкә бер дә сәләте юк моның. Аңа син җир казыт яки утын кистер — дөньяңны актарыр Әмма инде юкны таптырма... Серне Әхмәтҗаноәка ачты бу. «Тенге уникегә» сүзен ишеткәч, Әхмәтҗанов та уйга калды. Аннары сикереп торып: «Киттек холыкка. Фашист барлык кеймеләрне дә үзе белен алып китмәгәндер әле»,—ди...
Ялгышмасам, 1897 елгы иде бугай ул. Яшь чагында укырга туры килмәгән. Ә туган илне икенче тапкыр азат итәргә туры килде үзенә. 1919 елда нәкъ шушы юллар буйлап Петлюра, Махно бандаларын куган ул.
Шулай итеп, Әхмәтҗанов тәкъдиме буенча. яр буйлап кузгалдык. Яр буенда ник бер ярык тагарак булсын! Авыллар яндырылган, халык — урманда, партизаннар яныннан кайтып җитмәгән. Яр буйлап килә- килә балчыкка, ләмгә буялып беттек. Ниһаять, Сваромье авылына килеп җиттек. Зур авыл булган. Янган. Фашист яндырган. Халык землянкаларда. Карт-коры да балачага. Сорашабыз. Кеймәлер кирәк, дибез. Юк, диләр, теге якка алып кител бетерделәр, дип әйтәләр.
Бер яшь җилкенчәк килеп чыкмасынмы шул вакыт!
— Да це же наши!I — ди бу.
Халык безнең ескә ябырылды. Шатлыктан елыйлар хәтта.
Чыннан да кеймәләрне яшереп куйганнар икән. Киттек, караңгы тешкән булса да елгага киттек. Немец ерак инде дип ут кабызган идек, тотынды атарга* Кичү башлана дип уйлады булса кирәк.
Теге яшь җилкенчәк куркаклардан түгел икән. Алып китте безне камышлар эченә. Фашист ата, без аны бар дип тә белмибез.
— Болай ярамый бит, — ди Әхмәтҗанов, әлеге яшь хатын кеймәләр яшерелгән урынны күрсәткәч. — Кеймәләрне әрәм итүе бар. Иләк кирәкми безгә,
I Болар безнекеләр ич!
кеймә кирәк, —ди.
Нәрсә эшләргә? Нигә безгә атасың дип немецка шелтә ясап буламыни?
Өлкән сержант Әхмәтҗановиың чәчә кыска булса да, акылы озын иде шул. Теге яшь хатынга нәрсәдер пышылдады гына. Яр буенда берничә урынга ут кабызырга кушкан икән. Фашистлар шул утларга ата башладылар. Шуннан файдаланып, без суга батырылган кеймәләрне күтәрәбез. Ишкәкләрне теге яшь хатын табып китерде.
Мене кичү... Монысы — коточкыч теш кебек, дустым. Аны искә тешәрсең, һаман әле тәнгә салкын йәгерә. Ну, искә төшерергә кирәк. Якташың Зәйнетдин Әхмәт- җановка шушы тәндәге батырлыгы ечен Герой исеме бирелде бит... Хәер, болай әйтү дерес үк булмас. Сан, Висла елгаларын кичкәндәге егетлекләре дә аның таң атканчы сәйләрлек. Әмма беренче мәхәббәт онытылмый, дигәндәй Днепрны кичү тамашасы хәтергә мәңгегә береккән.
Менә украин тене күз алдыгызда: күм йөзе сумала кебек. Черкиләр до әллә кая юкка чыккан иде ул тенне... Соң, андый мехшәрге черки түземе?! Фашистлар безнең якны прицельдә тоталар. Яр кырыена әзлексез мина ява, кук йөзен ракеталар телгәли. Бернәрсәгә карамыйча, паром ясыйбыз. Тисә — егыласың, санитарлар альт китә. Тими икән, мина чинавына, ес- теңе су фонтаны ыргылуга игътибар бирмисең. Балтаң кулыңда.
Паромны Әхмәтҗанов эшләтә. Кеймә- лерне янешә куеп, ескә бүрәнә-такталар салабыз, аларны бер-берсеиә ныгытабыз. Паром утыэ-кырык кеше, пушка, миномет кебек нәрсәлерне күтерерге тиеш. Аларга урын түрдән. Сугышчылар, ишкек тотып, ике кырыйга басачак.
Әхмәтҗанов, тирләп-пешеп, руль кебек нерса әзерли.
Унике тулыр алдыннан комбат безнең янга килде. Паромыбызны ошатты бу. Алтын иде шул Әхмәтҗановның куллары. Куллары гынамы соң! Үзе дә алтын кеше ул.
Комбат моның белән сейләште. Рулевой итеп билгеләде. Беренче рейска автоматчыларны һәм пулеметчыларны алырга кушты. Икенчесендә җиңел пушкалар, минометлар китәргә тиеш.
Озакламыйча автоматчылар килде. Пу-леметларны кулдан-кулга күчереп, урта бер җиргә бәйләделәр.
Ниһаять, комбат: "Вакыт, егетләр!» — Диде.
Чүпрәк чолгаган ишкәкләр хәрәкәткә килделәр һәм бәләкәй паром тавышсыз- тынсыз кузгалып китте. Әхмәтҗанов аякларын киң аерып койрыкка баскан, куллар — рульдә. Күзләр Днепрның уң ягына төбәлгән. Паромны нәрсәгә карап алып баргандыр — шайтан белсен. Ну юл озын тоелмады. Яшь таллар үскән тыныч култыкка килеп төртелдек. Дошман сизмәде. Безнең сугышчылар төн караңгылыгына чумдылар, окоп казырга керештеләр.
Үзебезнең якка да хәвеф-хәтәрсез кайтып җиттек. Бу юлы салга пушка керттеләр. Расчеты, снарядлары белән. Бик куркыныч йөк. Бер читенә генә миңа эләксә дә. һавага очасың. Көлең дә калмаячак.
Әхмәтҗанов рульдә. Пышылдап кына команда бирә. Салда өлкән лейтенант та бар. Ләкин ул да рулевойга буйсынып, ишкәкчеләргә булыша.
Днепрны өченче тапкыр кичкәндә фашистлар сизенеп, бик яман ут ачтылар.
Рулевой Әхмәтҗанов: «Кызурак ишегез, егетләр!» — дип кычкырып җибәрде. Артиллеристлар пушкаларын кочаклап ятканнар, ишкәкчеләр ярым бөгелеп ишәләр Бер Әхмәтҗанов таш сын кебек басыл тора. Кулында руль. Пулялар сызгырыша, колакны тондырып миналар ярыла. Су Фонтаны аны вакыт-вакыт бөтенләй күмел китә, паром йомычка шикелле дулкынга күмелә, тагын күтәрелә, тагын төшә... Ишкәкчеләр каерып-каерып ишәләр, артиллеристлар, кырмыскалар кебек, бергә өй- мәкләшеп, пушканы упкынга тәгәрәүдән саклыйлар. Сал бата-чума юлын дәвам итә.
Елга уртасына җиткәч, паромдагыларны мина миңгерәтте. Янәшәдә генә ярылды ул. Күзләр күрми, колаклар ишетми. Бу — бәланең яртысы гына икән әле. Көтмәгәндә паром янтая башлады: көймәне мина кый- лылчыгы тишкән, Беттек, дигән уй йөрәкне «жу» иттерде.
— Суны түгәргә! Живо!
Әхмәтҗанов тавышы иде бу.
Без каскаларны, котелокларны эшкә җиктек. Көймәнең корсагыннан ургылып су керә. Нишләргә? Аптырашып торганда, Әхмәтҗанов килеп җитте. Күз ачып йомганчы гимнастеркасын салды һәм йомар-лап тишекне томалап та куйды.
— Алга! — дип боерды рулевой, һәм без, ут, су туфанын җиңә-җиңә, юлны дәвам иттек. Агачларны тамырлары белән йолкый, өй түбәләрен кубарып ата торган давылларны кинода гына булса да күргәнегез бардыр. Шушы афәткә охшый иде бу төн.
Пушканы исән-сау илтеп җиткердек. Яраланучылар санчастька барудан баш тарттылар. Тәнендә җаны бар сугышчыларның һәрберсе уңъяк ярга төште. Безнекеләрне Днепрга куып төшерергә чамалап дошман атакага килә иде.
Без кайтырга чыктык. Анда кичүгә хәзерләнгән сугышчылар паром көтә. Тизрәк, тизрәк. Ишәбез дә ишәбез. Эчке ак күлмәге тәненә ябышкан Зәйнетдин Низамет- динович паромны турылап бора. Җидешәр- ләп-тугызарлап фашист самолетлары килә. Нәкъ чеби алырга төшкән тилгән кебек түбәнгә атылалар һәм дистәләрчә бомба ташлап, үкереп өскә күтәреләләр. Ничек безгә тимәгәндер — башыма сыймый.
Таң атып килгәндә батальонның соңгы сугышчыларын паромга алдык. Күп барырга туры килмәде, яңадан көймәләрнең берсенә мина кыйпылчыгы тиде. Әхмәтҗанов рульне янындагы сугышчыга тоттырды да, өстеннән эчке күлмәген дә салып, тишекне томалады. Аннары яңадан койрыкка барып басты. Ракеталар яктыртканда аңа күз ташлап алабыз. Ул исән. Ялангач ябык гәүдә, кабарып торган мускуллар, кыска чәчле баш, чыланган мыек— Шартлауларга да, су фонтаннарына да исе китми. Аңа карап без дә иркенрәк сулыйбыз, беләкләрдә көч арткандай була.
Днепрны ничә тапкыр кичеп чыкканбыздыр— беребез дә төгәл генә хәтерләми. Тәүлек ярым буе туктаусыз эшләдек. Ашау-эчү юк, ял юк, йокы юк.
Зур паромнар килеп өлгерде, алар танклар, бронетранспортерларны алып киттеләр. Без снарядлар, миналар, патроннар ташыдык. Зәйнетдин һаман рульдә булды. Ничек түзгәндер, каян шулкадәр көч алгандыр ул.
Илле яшенә җитеп килгән бу куркусыз солдатның чын батырлыгын командование тиешенчә бәяләде. Аңа СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел, 23 сентябрь Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Без аны күккә чөйдек, тәбрикләдек. Мәхшәрне хәтерләткән кичү төнен һаман күз алдында тоткан дустым Әхмәтҗанов- ка «Батырлыгың алдында баш иям, әгәр сугыштан исән кайтсам, киләчәк буыннар сокланырлык образыңны мәңгеләштерермен», дип сүз бирде.
Әйткәнемчә, вәгьдәсен үтәде ул: татар халкының арсланга тиң батыр улына багышланган әсәре Киев дәүләт музеенда саклана...
Карт скульптор тынып калды. Мин аңа үземне тирәнтен дулкынландырган әңгәмәсе өчен рәхмәт әйттем һәм, мөмкин булса, әңгәмәдә телгә алынган рәссамны күрергә теләвемне белдердем.
— Юк-кзк, мәшәкатьләнмәгез,—диде скульптор.
— Аңа да рәхмәт әйтәсем килә.
— Ул... ул андый мактауларны яратмый,.. Тыйнак кеше. Миңа гына әйтегез... Тапшырырмын, һичшиксез, тапшырырмын.
Без бүтән очрашмадык. Карт скульптор төнлә бик җитди авырып киткән һәм аны ашыгыч рәвештә больницага озатканнао иде.
Икенче көнне, ял йортыннан китү алдыннан. бу сәер карт турында уйланэ-уй- лана Киев дәүләт музеена юл тоттым. Батыр якташыбызның киләчәк буыннар сокланырлык образын күрәсем килде. Музей залларының берсендә таптым мин аны. Советлар Союзы Герое Зәйнетдин Низаметдин улы Әхмәтҗанов бюсты иде ул. Арслан йөрәкле батыр ирнең көчле рухын, тәвәккәллеген, кыюлыгын чагылдырган бу таш сын алдында озак басып тордым мин. Карт солдат үткән давыллы һәм данлы юл күз алдыма килде, кичә скульптор сөйләгән гаҗәеп әңгәмәне хәтерләдем. Мәхшәргә тиң кичүләргә катнашкан, скульптор дустым дип атаган тыйнак кеше кем соң улГ Постаментка күз салам. Анда: «Скульптор Я. Кравченко» дип язылган иде.
Мәскәүгә баргач, Зәйнетдин абзыйның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуы билгеле булды. Ул Башкортстанның Гафури районы, Ялгыз каен авылында яши икән.
Билгеле, скульптор әманәтен дә тапшырдым мин аңа.