Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ VII СЪЕЗДЫ

СЪЕЗД КӨНДӘЛЕГЕ
Татарстан язучыларының чираттагы җиденче
съезды шушы елның 25 мартында Галиәсгар Камал
исемендәге татар дәүләт академия театры
бинасында эшли башлады.
Иртенге сәгать уннар. Театрның тамаша залы
халык белән шыгрым тулы бүгенге әдәбиятыбызның
күренекле шагыйрьләре һәм прозаиклары,
драматурглары Һәм тәнкыйтьчеләре,
республиканың герле почмакларыннан җыелган яшь
һәм башлап язучылар, партия-совет оешмаларының
вәкилләре, мәдәният әһелләре, матур әдәбият
сөючеләр...
Съездда катнашу эчен, киң илебезнең терле
шәһәр һәм өлкәләреннән кунаклар килгән: СССР
һәм РСФСР язучылары союзларыннан вәкилләр,
тугандаш Башкорт- стан язучылары, чуваш
дусларыбыз, үзәк нәшриятларның, газета һәм
журнал редакцияләренең җаваплы хезмәткәрләре...
Җиденче съездны елкән яэучылары- быэның
берсе. Дәүләт премиясе лауреаты Гомер ага
Бәшироа ача.
— Минемчә, без үзебезнең җиденче
съездыбызны элекке еллар белән чагыштырганда
тагын да үсә һәм ныгый тешкәй талантлы һәм
бердәм иҗат коллективы буларак каршы алабыз,—
диде ул үзенең кереш сүзендә.— Бу, минемчә,
безнең иң әһәмиятле казанышларыбыздан берсе.
Без съездга 750 еллык озын гомере булган зур
һәм бай бер әдәбиятның тулы хокуклы һәм лаеклы
варислары булып киләбез. Чыгышларда бу хакта да
сүз булыр. Бу бай мирасның безнең ескә зур
җаваплылык өстәве дә тирәнрәк аңлашылыр, ул
мирастан тулырак файдалану турында да кайгырту
сүзләре әйтелер дип ышанасы килә.
Без съездга шулай ук соңгы 50 ел эчендә
революцион эчтәлекле яңа әдәбият — төрле яктан
камилләшеп җиткен, катлаулы, күп жанрлы татар
совет әдәбиятын иҗат итүчеләр булып та киләбез
Шунлыктан, бүгенге уңышларыбыз һәм киләчәгебез
турында сейлегендә. әдәбиятка якты, гуманистик
традицияләр кертеп, тиңе булмаган едәби образлар
тудырып калдыручы едеби остазларыбызны да
онытмабыз, коммунизм идеяләренә тугрылыклы
булу, халыкка кайнар мәхәббәт тойгыларын йөрәк
каннары белән язып калдыручы каләмдәш
иптәшләребеэнең үзләрен дә. алар калдырган яхшы
традицияләрне дә истә тотарбыз дип ышанасы киле
Бу съездны ачканда шатланып һәм горурланып
әйтерлек кайбер уңышларыбыз да бар. Шуларның
берсе һәм. минемчә, иң җитдие — безнең
сафларыбызга килеп кушылучы якты карашлы, кыю
фикерле яшь талантларның елдан-ел күбәя баруы.
Билгеле, бу яшь көчләр, башка язучылар белән
кулга-кул тотынып, киләчәктә тагын да алгарак
атларлар, күп милләтле совет әдәбияты
мәйданында һәм тугандаш халыклар каршында
татар совет әдәбиятының абруен, аның дәрәҗәсен
тагын да югарырак баскычка күтәрерләр дип
ышанабыз.
Безнең бу съездыбыз, минемчә, тагын бер ягы
белән истә калачак, һәркайсыбыз- га мәгълүм, бу
көннәрдә бетен дөнья җәмәгатьчелеге совет
әдәбиятының нигезен салучы, аның зирәк
лидерларыннан берсе, боек гуманист Алексей
Максимович Горь- кийның 100 еллыгын бәйрәм итә.
Бу зур вакыйганың безнең съездыбыз вакытына туры
килүе үзе үк күңелле хәл. Билгеле. Горький
иҗатының безнең әдәбиятыбызга уңай тәэсире
съездда рәхмәт сүзләре һәм ихтирам белән телгә
алыныр дил уйларга кирәк.
һәм. чыннан да, күл кенә башка проблемалар
белән рәттән, Г Бәшироа кузгаткан бу мәсьәләләр дә
съездның игътибар үзәгендә булды. Докладларда
чал тарихлы, бай традицияле әдәбиятыбызның
бүгенге торышына төпле бәя бирелде, язучылар
коллективы башкарган күп терле эшләр яктыртылды,
Татарстан язучылары хәл итәргә тиешле актуаль
проблемалар, алда торган бурычлар билгеләнде Күп
кенә чыгышларда да меһим һәм өлгергән
мәсьәләләр кузгатылды.
Татарстан язучылары союзы председателе
Мирсеи Әмирнең отчет доклады барыннан да бигрәк
үзенең тулылыгы белен аорылып торды '. Докладчы
аерым жанр-
1 М. Әмир доклады журналыбызның 5 санында
басылды.
ларның үсешенә тәфсыйллы күзәтү ясады, бүгенге
әдәби процесска хас үзенчәлекләрне һәм
кимчелекләрне күрсәтте, кайбер берьяклы
тенденцияләрне тәнкыйтьләде.
Ике съезд арасында Татарстан язучылар
коллективына тагын 25 кеше өстәлгән. 1968 елның 1
мартына союз членнарының гомуми саны 111
кешегә җиткән. Шулар янына республиканың төрле
шәһәр һәм районнарында яшәүче 500 ләп яшь һәм
башлап язучыларны да китереп кушсак, әдәбият
фронты солдатларының гомуми саны ифрат күбәя.
Татарстан язучылар союзы идарәсе күп санлы
шул әдипләрнең иҗатына ниндирәк юнәлеш бирә
алган, коллективның эшен никадәр оста итеп
оештыра алган соң? Идарәнең җаваплы секретаре
Зәки Нури докладында сүз нигездә әнә шул
мәсьәләләр тирәсендә барды. Ул кузгаткан барлык
мәсьәләләргә дә тукталып тормастан, докладта
китерелгән кайбер мәгълүматларга гына күз салыйк:
Алтынчы съезддан соң узган вакыт эчендә
нәшрият 500 исемнән артык матур әдәбият китабы
басып чыгарган. Ул китапларның гомуми күләме
4326 табакка җитә, тиражы 9 млн. данәдән артыграк.
Классик- ларыбызның һәм күренекле әдипләребез-
нең күп томлы сайланмаларын чыгару эше дә
гамәлгә ашып бара. Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәт, Г.
Бәширов, Ф. Хөсни һәм М. Әмирләрнең өч
томлыклары, Т. Гыйззәт белән Р. Ишморатның ике
томлыклары укучылар кулына керде инде. Якын
араларда И. Гази һәм Г. Гобәйнең өч томлыклары,
Г. Әпсә- ләмовның алты томлыгы басылып чыгачак.
СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият
һәм тарих институтында классик язучыбыз
Галимҗан Ибраһимовның ун томлыгы әзерләнеп
ята.
В. И. Ленинның 100 еллыгына безнең өч томнан
торган үз ленинианабыз булачак. Аның татар
язучылары әсәрләреннән тезелгән беренче томы
инде басылып та чыккан.
Татарстан язучылары даими рәвештә
авылларда һәм район үзәкләрендә, клубларда,
промышленность предприятиеләрендә булганнар,
колхозчылар, мәктәп балалары, студентлар, эшче
яшьләр белән очрашканнар. Тугандаш
республикалар һәм күрше өлкәләр белән әдәби
багланышлар тагын да тирәнәя һәм ныгый төшкән.
1965— 67 еллар эчендә республиканың 11 рай-
онында әдәбият атналыклары үткәрелгән. Татар
язучылары Ленинград, Астрахань, Ульяновск
шәһәрләрендә. Төмән һәм Пермь өлкәләренең
авылларында булып кайтканнар.
Яшь һәм башлап язучылар иҗатына идарә
һәрвакыт җитди игътибар бирел килгән. Яшьләр
өчен уздырылган күп санлы семинарлар һәм
конференцияләр әнә шул турыда сөйли.
Съездда ревизия комиссиясенең отчет доклады
белән язучы Гариф Гобәй чыкты.
— Партиябез һәм хөкүмәтебез язучыларга
һәрвакыт җитди, эшлекле ярдәм күр- 156 сәтә
килделәр,— диде ул.— VI съезддан соң узган
берничә ел вакыт эчендә генә дә, язучыларның
тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә булсын,
аларның сәламәтлеген саклау мәсьәләсендә
булсын, күп төрле әйбәт эшләр башкарылды. Ике
съезд арасында язучылардан 30 кеше яңа кварти-
рага күчте. Йөзләрчә язучылар иҗат йортларында
булып кайтты, санаторияләрдә дәваланды, ял
йортларына барды...
Язучыларның тормыш шартларын яхшырту
юнәлешендә башкарылган эшләрне санап
чыкканнан соң, Г. Гобәй бу өлкәдә эшләнергә
тиешле эшләргә тукталды, хәл ителмәгән
мәсьәләләрне көн тәртибенә куйды.
Әйткәнебезчә, Татарстан язучыларының VII нче
съездына республикабызның төрле
оешмаларыннан, шулай ук күрше өлкәләрдән һәм
тугандаш республикалардан кунаклар килгән иде.
Кунаклар язучыларга үзләренең кайнар сәламнәрен
тапшырдылар, аларга яңа иҗат уңышлары
теләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Котлап
чыгыш ясаучылар арасында РСФСР язучылар сою-
зы секретаре Л. К. Татьяничева, чуваш язучысы А.
Калган, күренекле башкорт әдибе, «Агыйдел»
журналының җаваплы редакторы X. Гыйләҗев,
комсомолның Татарстан өлкә комитеты секретаре
Р. Фәрхи- ев, СССР язучылар союзы вәкиле В. Га-
ниев, гарәп язучысы Сәхип Җамал, китапханә
эшчесе Хәлифоө, укытучы 3. Таранова һәм
башкалар бар иде.
Докладлар буенча фикер алышуларда ике
дистәгә якын кеше катнашты. Алар татар совет
әдәбияты ирешкән уңышларга, әдәбиятның бүгенге
торышына, аерым тармакларның үсеш дәрәҗәсенә
тукталдылар. Язучылар союзы һәм һәрбер язучы
алдында торган мөһим бурычлар, актуаль мәсьә-
ләләр турында сөйләделәр. Кыскасы, ике көн буена
шактый җитди, кайнар һәм бәхәсле сөйләшү барды.
— Без поэзия жанрының үсеше турында
горурланып сөйли алабыз, проза әдәбиятыбыз
нормаль үсә дип әйтә алабыз. Ә менә драматургия
өлкәсенә күз ташласак, шактый күңелсез
күренешләр белән очрашабыз,— диде Г. Ахунов.—
«Галиябану», «Ташкыннар», «Җилкәнсезләр»,
«Хуҗа Насретдин», «Миңлекамал» кебек әсәрләр
туган заманнар сагынып сөйләргә генә калды.
Г. Ахунов драматургиянең артта калуына
китергән сәбәпләрне аңлатты, алардан котылу,
аларны бетерү буенча күп кенә конкрет тәкъдимнәр
кертте. Алга таба Г. Ахунов татар халкының
революцион каһарманнарына багышланган тарихи
әсәрләрнең аз булуы турында борчылып сөйләде
һәм Әлмәт бүлекчәсенең эшчәнлегенә тукталды,
Әлмәттә яшәүче язучыларның әсәрләренә бәя
бирде.
Съездда әдәбиятның аерым жанр һәм
тармаклары, шул жанрларга гына хас мәсьәләләр
турында да шактый төпле һәм тирән сөйләшү
булды. Доклад буенча фикер алышуларда
катнашкан язучылардан Ләбибә Ихсанова, мәсәлән,
нигездә балалар әдәбиятына багышланган
проблемалар хакында сөйләде:
— Без эле бала вакытта ук рус теленнән
тәрҗемә ителгән бик мавыктыргыч һәм кызыклы
китаплар укый идек Алариың күбесеНең авторлары
да онытылып беткән инде, ә геройлары, аерым
эпизодлары һаман истә. Нинди китаплар иде соң
алар? Кара-Ком сәяхәтчеләре, Тянь-Шань тауларын
тикшерүчеләр турында иде ул китаплар. Сугышка
кадәр балалар әдәбияты елкәсендә эшләгән
талантлы язучылардан Хәмит Кави дигән авторны
телгә алып китәсе килә. Аның «Кузбасска сәяхәт»,
«Донбасс шахталарында» кебек китаплары әле до
булса онытылмыйлар. Сугыштан сон мондый төр
әдәбият бетенләй диярлек йомылып калды.
Алга таба Л. Ихсаноөа балалар әдәбиятының
үсешен тоткарлый торган сәбәпләрне аңлатты һәм
Ә. Маликов, Г. Ахунов, LU. Рәкыйпов кебек
язучыларның соңгы елларда чыккан әсәрләренә
анализ ясады.
Казан дәүләт университеты укытучысы
Гыйрфанова исә үзенең чыгышын әдәби тәрҗемә
мәсьәләләренә багышлады. Г. Бә- шировның
«Намус» романы мисалында ул татарчадан русчага
тәрҗемә практикасында очрый торган җитди
кимчелекләрне ачыл салды. Татарстан китап
нәшриятының балалар әдәбияты редакциясе
мөдире Ш. Рәкыйпов мемуар әдәбият алдында
торган бурычлар хакында сөйләде, язучыларны
әдәбиятның бу өлкәсендә активрак эшләргә
чакырды. Ә Давыдов чыгышы традиция һәм
новаторлык, аларны аңлау һәм аңлату
мәсьәләләренә багышланган иде.
Октябрь революциясе дөньяны ике лагерьга, ике
системага аерды. Бер якта тарих тарафыннан,
тормышның обьектив ка. нуннары тарафыннан
үлемгә, череп таркалуга хөкем ителгән капитализм
лагере, икенче якта — социализм лагере. Ике систе-
ма, ике лагерь арасында дистә еллар буе өзлексез
рәвештә рәхимсез көрәш барды, һәм ул көрәш бүген
дә дәвам итә. Аның тышкы чагылышы, формалары
үзгәрде. Капитализм дөньясы көрәшнең тагын да
астыртын, тагын да кабахәт алымнарын уйлап
чыгара тора. Җир шарында кешенең намусы, җаны
өчен аяусыз көрәш, кискен идеологии көрәш бара.
Шундый шартларда язучылар нишләргә тиеш?
Алариың урыны кайда, алар кем белән? Ике
система арасында барган идеологии көрәшиә каләм
осталары битараф карый аламы? Үзенең
чыгышында А. Расих язучылар игътибарын,
барыннан да бигрәк, әнә шул мәсьәләләргә
юнәлтте.
— Сезгә ничек тоела торгандыр, минем үземне
соңгы вакытта әдәбиятта күбәйгән тар горизонтлы
кешеләр — персонажлар борчый башлады.— Язучы
Ф Хөсни сүзен әнә шулай алып китте.— Алариың
басып бии торган мәйданчыклары гаять кечкенә,
итәкләре стенага тиеп-тиеп китә. Болай агарның
буй-сыннары да зифа, килешле генә итеп киенә
беләләр, чикләвек кабыгына гына сыеп бетәрлек
мәхәббәтләре дә бар... Ләкин алариың
горизонтлары бик тар. Алар бүгенге киң дөнья белән
яшәмиләр. Кайвакыт күңелгә шик килә- алар газета
укыйлармы икән, дөнья хәлләре белән аз булса да
кызыксыналармы икән? Нәрсәдән килә бу?
Минемчә, барыннан да элек, язучының үзенең
горизонты тар булудан килә булса кирәк...
Чыгышының ахырында Ф. Хөсни бүгенге
әдәбияттагы кыска хикәя жанрына тукталды, бу
жанрның үсеш дәрәҗәсенә күзәтү ясады, кыска
хикәя жанрын активлаштыру, җанландыру өчен
конкрет тәкъдимнәр кертте.
Галиәсгар Камал исемендәге татар академия
театрының баш режиссеры М Сә- лимҗановның
кайнар чыгышын да съезд делегатлары кызыксынып
һәм игътибар белән тыңладылар. Ул, М. Әмирнең
отчет докладында драматурглар һәм театр
коллективы адресына әйтелгән тәнкыйть фикерләре
белән килешә алмыйм, диде Докладчының һәм
чыгыш ясаган иптәшләрнең аерым положениеләре
белән бәхәскә керде.
Фикер алышуларда шулай ук Татарстан китап
нәшрияты директоры Г. Камалиеа, балалар язучысы
Җ. Тәрҗеманов, тәнкыйтьче Р. Мостафин һәм яшь
шагыйрь Р. Харисовлар да катнашты.
Ахырдан КПССның Татарстан елкә комитеты
секретаре М Ф Вәлиее зур речь белән чыкты. Шуның
белән җиденче съезд үзенең эшен тәмамлады.