ШИГЫРЬЛӘР
Синең вөҗданың
(ДИАЛОГ»
— Кычкырсам мин чыгып трибунага, Афишага менеп елмайсам,
Бу — мин түгел, колак, күзләрегез Ышанмасын мона һичкайчан.
Ун маркалы затлы эчемлектән Китерсәләр мактап өстәлгә, Бу — мин түгел, күренмәм дә бәлки Бәйрәмдә сез шатлык эчкәндә. Макталуга тотмыйм исәп бер дә. Мөмкин мине хәтта тиргәргә.
Тик җаныгыз сулыгып сызлаганда. Йокысыз төн, моңсу көннәрдә Ишетегез минем тавышны сез...
Икәү генә калып күзгә-күз, Җавап эзлик — миллион сорау алда, Газапласам күбрәк, кума, түз.
Ташлама син, тапгама син мине, Яратмыйм мин идән тузанын..
— Төсен дә юк синен, исен дә юк, Кем син, әйт, әй!
— Синең вөҗданың.
1968
«Мин—диңгез»
Мин — диңгез.
Сез, кешеләр.
Герой улыгызны
Минем ярга китереп күмдегез.
Мәрмәр куеп китте берегез.
Мин күрдем,
Мин — дингез.
Мин — диңгез.
Мин — дингез. Сез, кешеләр, Бу егетне сагынып, Кабат-кабат монда килдегез. Яшьсез елый иде күзегез. Мин күрдем, Мин сиздем, Мин — диңгез.
Мин — дингез. Сез. кешеләр, Бәхет белән мавыгып, Шаярдыгыз соңрак, көлдегез. Кайгы белми хәзер күбегез. Мин беләм, Мин сизәм, Мин — дингез.
Мин — диңгез.
Мин — диңгез. Сез, кешеләр, Көннәр, еллар узып, Шушы ярда көн дә йөрдегез. Күрмәде бит шунда берегез: Мин ярлар Җимердем.
Мин — диңгез.
Мин — диңгез. Сездән, кешеләр. Алдым җимереп, Кочагымда хәзер егетегез. Төнлә түгел, алдым бит көндез! Җимердем Таш ярны' Мин — диңгез.
Мин —диңгез.
Әй, кешеләр, Бәхеттәнме сезнең, Ояттанмы алсу йөзегез5 Берни сизми һаман күбегез: Талчыгам Ачудан, Мин — диңгез.
Мин — диңгез.
Сез, кешеләр, Җуеп ишетүен, Күрмәс булса әгәр күңелегез. Актарылган ярга килегез. Килегез!
Мин — дингез.
Мин — диңгез!
С6
1967
Кеше кайгысы
Моршидя истәлеген»
Килде тыйнак Чакырылмаган кунак. Килде, Хәнҗәр сымак, Көзге тын төндә: Җимереп төннең бөек тынычлыгын. Керде кайгы Күрше өенә.
Үкседеләр...
Күкрәктәге килеш буылса да Төнне куркытырлык тавыш, «СОС» сымак. Торды чынлап .. — Ишеттем мин. Янды күкрәк.
Күршем йөрәге төсле сулкылдап.
Җылы юрган, йомшак мендәр тәнне Кабынып китәр булып пешерде. Мин йөрендем Мин басканда Идән Сулкылдады, Вөҗдан шикелле. Ярдәм итик ничек? Аста утлы күмер — Кузлы кайгы.. Кеше кайгысын Болай йөреп, таптап рәнҗетүдән Авыррак хәл бармы, бармы сон’! Нишлим?
...Ә хәбәр бит килде башта безгә. Күрше-тирә Авыр хәбәрне Куарга без тырышып Кич уздырдык.
Ул түзде тик төнгә кадәрле.
Төнлә керде кайгы Күрше өйгә. Вакыт кебек.
Туар көн күк туры, рәхимсез. Йөрде үксү .
Кичерегез,
Ярдәм итик ничек, нишлик без’
...Үзе иң зур кайгы. Мондый чакта
Ярдәм итми һични, һичнәрсә.
Дус булсак та. меңнәр булсак та без, Язмыш килсә, аерым сөйләшә.
1MR
Ышан елларга
Нидер әйттең, һәм ташладым мин дә, Бүтән сүз урынына бөтенләй: Авыр сүз бугай.
Киттең.
Үләннәрне түгел, киттең таптап Елларны шулай.
Мин алдадым бугай Сине һәм үземне. Син ышандың.
Коеп күз яшедәй чиста чыкларны, Киттең.
Эзләреңне иртән кояш алды, Авыр сүз калды.
Язгы кырда, тирә-якта Күтәрелә төтен.
Бөтен чүп-чар яна. чиста кала:
Туфрак — кап-кара.
Киттең.
Сиздем: кирәк булган ул сүзләрне безгә Утка атарга. ’
Язгы туфрак
Зарыгып бөртек көтә.
Челләләрдә сусап игеннәр Янгыр көтәрләр.
Киттең.
Сине сагынып сүнәр минем Кичләр, иртәләр.
Утлар ягам.
Чиста калсын күңел.
Син дә яндыр шулай, я булмаса Ташла суларга.
Кайт син, Тиз кайт!
Ышанма син минутларга, Ышан елларга!
1963
Уйладым да кабат кайтасыммы. Бикләмәдем басу капкасын.
Тәнем китсә, синдә җаным кала. Өшетмичә, авылым, сакларсың. Авыл башындагы таныш өйләр! Кайткан саен каршы алгансыз; Киткән саен туган җирнең соңгы Теләкләрен әйтеп калгансыз;
Кайткан чакта ерак мәктәптән мин Берегезгә туңып кергәнмен; Чакырганнар .мине мич янына — Ул җылыны саклый йөрәгем.
Тыңламагыз, оныткан ул диеп. Кемдер нахак сүзләр китерсә. Сагынуым булыр, жил-хәбәрче Тәрәзәләр какса кич-иртә. Мин бәхетсез, әгәр түрегездә Инде миңа җылы кал.маса. Бурычым бетмәс, беләм. Тик сөюем Җырлар булып кайта лабаса! Теләкләрем яши һәрбер өйдә «Капкаларны хәвеф какмасын. Тәрәзәләрне такта капламасын. Капласа, тик гөлләр капласын».
.Чәчәк тотып каршылаулар көтмим. Сөйми, ахры, диеп баш ватып. Тиргәмәгез бары. Юкса авылым
Калган төсле булыр таш атып.
1967
Уянсалар
Сибгат Хакимга
Мусалар уянса, торсалар. Тезелеп барсы да яңадан. Колонна, колонна булсалар. Тулырлар һәм шаулар иделәр Җирдәге бар урам, бар мәйдан.
Килсәләр җыелып Мусалар, Бәхетне, яшисе елларын Кайтарып бирергә кушсалар. Калтырар иде бар күк йөзе. Каушатып кешелек вөҗданын.
Җыелса, кычкырса Мусалар.
I үрләрдә аларпы тыңлар да.
Сискәнер мәңгелек дошманнар, һәммәсе кузгалып куяр да, Теләмәс чыгарга дөньяга.
Чыксалар мәйданга Мусалар.
Бүгенге дошманнар куркудан Хыялда мең сугыш корсалар. Әйталмас иделәр һичбер сү«. Язып тел, акылдан һәм кулдан.
Аналар күз яшен жыйсалар.
Ясалыр бер океан, өр-яңа.
Шауласын ул сөенеч яшьләре. Ургылсын ул океан елларга. Чыксыннар мәйданга Мусалар!
Сөйгән жирем, төнге киңлек. Кемнәрнедер чит күреп.
Тын каласың кайбер көнне.— Ташлашкан ярлар шикелле, Кичәге дуслар кебек...
Сөйгән жирем, без икәү бит Сөйләшәбез — «син»гә «син». Ач әле. зинһар, серенне.
Азмы таптау, казу сине Ә син мәңге ямь-яшел...
Юк-бар сүзләрдән дә минем йөземне каплый сагыш. Ургылып вулкан шикелле. Нишләп әле бөтенебезне Капламый синең каргыш?
Сөйгән жирем. тавышың килде, Җилләр, ахры, китерде.
Яфрак сүзе, кошлар теле, Чишмә җыры шикелле. Синең сүзләр ишетелде:
«Бала! минем рәвешем шул: Тау, үзән, урман, дала.
Мин — йөрәк, сизәм барысын, Ашый мине ут, су, салкын, Гүя сине —шик, яла...
Тетрәр идем, вулкан белән Шаулар идем мәңгегә. Үземне гел яңартырлык. Сезне кичерер, яратырлык Көч тоймасам тәнемдә».
Сөйгән җирем, серең күптән йөргән икән хисемдә:
Шатлыгы җирнең—мәңгелек, Син яшә. дим. аның кебек.
Син —Җир улы, түз син дә.
1967