Логотип Казан Утлары
Поэма

САЛКЫН-АЛАН


Татарстанның атказанган укытучысы. Бөек Ватан сугышы ветераны коммунист Нури ага Сибгатуллинга
Чайкап алды, Айкап салды Дәрьялары бу дөньяның. ...Эзләп килдем чыккан җирен Нәни генә бер елганың.
Салкын-Алан дигән авыл, Тирә-ягы яшел урман. Салкын-Алан дигән елга Башын ала менә шуннан. Кайнап, ургып чишмә чыга, Баш очында ялгыз каен. Яшьләр чәчкә бәйрәменә Җыела монда һәр яз саен.
Бөтен авыл килә суга, Суы аның бетеп тормый. Җырлый-җырлый чишмә ага, Килмәгәнне көтеп тормый.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Чишмә буе сусыл чирәм, Бәбкәләргә тигән өлеш.
Тилгән күреп, кемдер шунда
Сөрән салды:
— Мәлгунь, көш-көш!..
Оялыпмы үз тавышыннан, Ышыкланды коймасына...
— Нихәл, Сырур?
— Нури абый.
Хәл бар әле тырмашырга.
...Күргән саен шул Сырурны Сызлап куя анын җаны. Ничә еллар буе менә Юк бер уйдан арынганы:
Тол хатынның каршысында Гаебе бар гүя бик зур.
...Ирек бирми андый уйга, Үзенекен сөйли Сырур:
— Телевизор куйдык, абый.
Туеп булмый карап бер дә.
Кире илтеп тапшырмасам. Бәбкәләрем калмас көзгә...
Карганса да, зарланса да. Балкый йөзе сөенеч белән. Су китерде йөгереп кенә Чишмәдән ул чүмеч белән.
Нури абый йола саклап, Сый-хөрмәттән авыз итте. Чүмечтәге калган суны Каен төбенә нлтеп сипте.
Тынлап үскән знфа каен Бу якларның җыр-моңнарын. Ничә еллар буе Сырур Түккән аңа күз нурларын.
Сөйләр иде бер хнкәят. Каенкайның юк шул теле.
Шул каенда бөреләнә Ире — Газиз истәлеге.
Туган илен күкрәк белән Каплап торды Ватан улы!
Укытучы һәм шәкерте —
Сынау үтте бер окопта.
Яндырылган танкларның Санын алар штык белән Язып барды котелокка.
Кайнар иде.
ялкын сыман.
Сталинградның һавасы да.
Козгындай бер мина төште Ике дуенын арасына—
Күзен ачты госпитальдә.
Кинәт елан чакты гүя: Окоп та юк. Газиз дә юк, Ә гәүдәсе ярты гына.
Ята бала койкасында.
Сабыйлан да көчсез булып. Кырык атна узды шулай Бер сызланып.
бер онтылып. Язалмады өенә хат;
Ятты барлап тормыш юлын. Кузгатмыйча күкрәгеннән Исән калган ике кулын.
«Инвалидлар йорты, имеш, Жыя Нури ишеләрне». ...Гафу итмәс бу уенны Салкын-Алан кешеләре!
Менеп каеи башларына, Балаларын көтәр сине.
Ятим калып, хәсрәт йөген
Бер үзләре күтәрсенме?!
Үлгән булып саналырга? — Тиз ачылыр юк-бар хәйләң. Архивларны тенти-тентн. Ил бетереп эзләр Сәйдәң.
«Жиңгәч тә кайт, Газизкәем, Кала күрмә абыеңнан—» Үлгәннәргә
дөнья тыныч. Калганнарның хәле яман.
Әрнн-әрнн дусты өчен. Ерак юллар урый-урый.
Носилкадан
Носилкага
Күчә-күчә кайтты Нури. Ул райкомга кайтып төште. Хатыны һәм балалары, Райондагы дус-ншләре Түгәрәкләп урап алды.
2
Укучысы НДС Сырур...
Газизе дә истә калган.
Мадрид утта янтай еллар, Бетен класс испанкадан.
Чкаловлар батырлыгы Тан калдырды бар дөньяны. Сонта калын туганбыз дип, Балаларның кайгырганы Истә калган—
Мәш килделәр бакча ясап Укучылар һәр яз саен.
Газиз белән Сырур бергә Утырттылар зифа каен.
Туйларын да курде Нури. Газиз —уйчан, юаш кына...
Афәт купты ил өстендә Алар семья коргач кына.
3
Каны кызыл солдатнын да. Чәч агарткан маршалның да...
Тигезләде сугыш барысын, Ватан ул бер — барсының да!
Укытучың — тере аллан, Соры шинель киде ул да. Укытучы һәм шәкер)е Чыкты озын,
хәтәр юлга.
Йөрәк тулы сагыш белән
Әйт те Сырур озатканда:
— Абыеңнан калма, Газиз, Жиңгәч тә кайт,
озаклама.
Нурн белән Газиз бергә, Бер взводка эләктеләр. Өйдән килгән тәмәкене Бер янчыктан көйрәттеләр.
Бер шинельне ястык итеп, Берсен өскә ябындылар. Янып-көеп бер утларда. Бергә сыкрап сагындылар.
Сабый бала сыман,
Газиз Сорап язды хаты саен: «Без утырткан теге каен Дәү булдымы. Сыруркаем?! Сакладылар Идел ярын. Яр сызыгы— соңгы сызык. Артта—җир юк.
яшәү дә юк, һәм алга да булмый узып.
Туфрак та юк баскан җирдә. — Таш «еме, металл оны.
Күрде шунда Сырурны да, Күз төпләре эчкә баткан. Таптырмады Газизен ул, Әйтте бары:
«Абый кайткан...»
— Абый кайткан!
Күрергә дип Авылдашлар эзләп килгән. Сизде Нури,
килгән халык
Курка елап җибәрүдән.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Нури абый узып бара Юкәлекләр буйлап кына. Арыган башка шифа таба Баллы һава сулап кына.
Көнләшәләр бер-берсеннән Балавыздай нарат өйләр. Ишетелеп куя кинәт Әллә нинди назлы көйләр. Комсызланып Ил авазын Аулый биек антенналар. Башкалалар белән тоташ Картада юк Салкын-Алан.
Кайткан елын госпитальдән Бик хәтерли Нури абый: Сандыктагы бәрәчгене Берәмтекләп саный-саный Пешерттерде хатыныннан, Салып китте портфеленә. Ялманырлык әбәт чыкты Укучылар әртиленә.
Үтенделәр авылдашлар: Синдә булды безнең терәк. Инде яудан исән кайткач, Син тагын да кадерлерәк... Парторг итик сине, Нури? Шефка алды бөтен мәктәп Колхоздагы терлекләрне... Дөнья ачтан сөрлексә дә, Халык күңеле сөрлекмәде.
2
Нури абый узып бара, Бер кулында кәкре таяк. Борылганда,
юл биргәндә Протезлары куя сайрап.
Юнәлде ул тау ягына, Яшь терлекләр утарына. ...Томырылып чаба бозау, Белми кайда туктарын да.
Аяклары нәзек, озын, Сырт өстендә — соры тимгел. Шул гөнаһсыз «бәби» өчен Дулап йөрде Сырур бер көн.
Бозау тугач, Локман картка
Барып җитте бик тиз генә:
— Нишләп ферма сыерлары Иөри урман үгезенә?
Ике поши бозау алдык Син көтүче булып калгач. Үскәч күпме сөт бирә ул, Поши савып норма тулмас.
Француз телен бик беләсең, Маллар телен аңламыйсың. Пошынмыйча гына йөреп, Пенсиягә чамалыйсың!-
Әйткән Локман:
— Шәйләп, килен,
Намусыма кагылма син—
Хәтерлиләр Сырурның да
Юаш вакытын, сабыр чагын.
Матур чагын, сылу чагын, Балкып торган Сырур чагын- Күпме еллар наз күрмичә, Онытып яши ир кочагын.
Таптап узды ферма юлын Чирек гасыр гомерләре.
Көйри-көйри көлгә әйләнде Учактагы күмерләре.
Халык әйтә:
ялгыз дөнья
Тормый сыйпап баштан гына. Тол хатыннар
пычакларын Кайрый кабер ташларында...
Аласы иде сине, Нури, йолып кеше кайгысыннан...
— Юкәләр шул бик тиз корый. Аерып алсаң кайрысыннан.
Илдән ничек аерыласың. Син бит шунда туып үскән;
Авыз итеп бер икмәктән, Бер чишмәнең суын эчкән.
Локманны да рәнҗетәсе Килми аның бер дә генә. Күкерт түгел, май саласы Иде картның йөрәгенә.
Дүрт ел буе әсирлектә
Җанын асрап йөргән солдат, Минутларын минутларга, Көнен көнгә көчкә ялгап,
Француз партизаны белән Бергә, бер жәзаны көткән.
Кайтса фашист коллыгыннан — Өйдә семья тузып беткән-
Йери менә гомер буе
Иелә алмый жиргә чаклы.
фашист ерткыч
бил сөяген
Таптап изгән теге чакны.
Җирдән аерып игенчеисн Эшчән кулын, каты кулын, Теләгәннәр жимерергә Үз бәхетенә кайту юлын.
Ялгыз калса Нури абый Уйларына чума шулай... Биеп килә поши бозау. Матурлыкны биргән ходай.
Тәрбияли бик кадерләп.
Какмый Сырур «килмешәгенә. Ана диеп, «Мальва»сының Саумый куя бер имчәген. Шундый хәлләр.
Поши бозау
Атна үсә ай үсәсен-
Юллап кайтты Нури Вафнч Локман картнын пенсиясен.
Нури, диләр, кеше хәлен Күңеле белән күрә белә. Авылдагы һәр вакыйга Тиеп уза йөрәгенә.
3
Нури абый узып бара. Көмеш чәчен тарый җилләр. Локман бабай кебекләр дә Аны зурлап: «Абый», диләр. Кабынганда ликбез1 угы Алар да бнг укып йөргән. Баск Ленин исеменнән Наданнарга каләм биргән.
Узып мәктәп баскычларын Вузга китте күпме яшьләр. Тракторларга, танкларга Утырдылар авылдашлар.
Урап кайтты Европаны Салкын-Алан малайлары Залларында рейхстагның Уелып калды имзалары.
Акбур белән коймаларга Язып йөргән шаяннар да Күкрәкләргә орден такты... Шулай булды кай арада?!
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Китеп барды тагын бер яз. Җәйләрне дә булмый тотып. Сандугачлы Салкын-Алан Калды кошлар жырын отып.
Җырлар отты.
Муллык отты.
Ул бодайның шәплекләре! Дөбердәтте бөтен эшне Нури абый шәкертләре. Дулкынланып үзләренчә. Уйга салып сабый башны. Беренчеләр килде көзгә. Яулап алды буш классны.
Шытым биргән гөлләргә дә Без яшибез хәйран калып. Имчәк тоткан нәни куллар Өлгерделәр каләм алып. Хыяллары океан гизә. Коенсалар да ялгашта. Бар булачак профессор да. Космонавт та бу класста.
Үзгә булды быел жәйләр. Узды тирән эзләр салып. Эзтабарлар
Волгоградтан
Кайтты Газиз исемен табып.
«..Ватанына биргән антка Туры калып ахыргача. Огнеметчы Газиз Гатин Һәлак булды батырларча». „Яралангач мина төшеп. Ут ачкан ул утка каршы, һәм үлемнән йолып алган Канга баткан авылдашын...
Шушы саран, кырыс сүзләр Айкап узды күңелләрне.
Раслап кайтты пионерлар Нури күптән сизенгәнне.
2
Үсеп килә яна мәктәп; Кызу эшләр арасында. Авылдашлар өмә ясап. Өлеш кертә янасына.
Эзтабарлар кайткач Сырур
Килде мәктәп өмәсенә.
Атлап узды уйчан гына Укып йөргән классына.
• Ликбез — ликвидация
ности,
Оыграшт- Исемнәргә карта саран.
Идел дэ бар.
Кама да бар. Сыймый калган Салкын-Алан!
Салкын-Алан!
Нурын өстәп, Моңын өстәп каеннарның, Илтеп куша зур Иделгә Шатлыкларны, кайгыларны.
Сыйпап уза нәни елга
Мәрмәр ярын Волгоградның. Ләйсән яңгыр булып яу син Каберенә һәр солдатның!
Глобусны алды Сырур, Игътибарны сизми генә... Әйләндереп җир шарын ул, Газиз каберен эзли гүя.
3
Мәйдандагы атынчыкта Шаяралар җилләр генә. Анда дисең атынмаган Заманында кемнәр генә.
Атындырган Газизне дә Шул борынгы имән таган. Бишек иткән яшьлегендә Аны бөтен Салкын-Алан.
Дәрес бирә Нури абын. Һәр баланың җанын тоеп. Укытучы
сабый күңелен Өр-яңадан ясый коеп.
Наян халык!
Шуклык җене
Посып тора һәр карашта.
Бала ничек бала булсын Шаянлыгы булмагач та.
Булмасын тик боек йөзләр. Әйдә, кайчак үртәсеннәр, —
❖по
Кызганучан караш белән Йөрәгеңә үтмәсеннәр.
...Шыр сөяктән калган тәнгә Үлеп беткәч җан өрделәр.
Карын алсын күзләргә дип, Протезларга мендерделәр,
Күпме газап кичерсәң дә, Рәхмәт яшәү биргәннәргә. Кайтарырга ләкин ннчек. Бурычың калса үлгәннәргә?
Авылдашлар йөргән юлда Аның ярты гомере узды. Басып металл буыннарга Күтәреште ул колхозны. Син бурычлы ләкин һаман Яшәсәң дә батырларча. Жнрдә яткан Газизләргә Бурычлы син ахыргача!
Хыяллары үлгәннәрнең
Күңелләрдә яши күкрәп, ...Сискәнешеп ала класс, Протезлары куйса сыкрап.
♦ »
Океаннарга чыкканым бар Басып елга салларына. Гудок бирде корабларым Ничә диңгез ярларына.
Кайтып сулар эчми йөрсәм Туган яклар елгасыннан, Мин йомычка булыр идем Шул океаннар дөньясында. Кешеләрең кайнар җанлы. Булсаң да син «Салкын-Алан>. Синнән алган ялкын белән Яшим мин дә, ялкынланам!
Әлмэт. 1967.