Логотип Казан Утлары
Парча

ПАРЧАЛАР


Күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Кирәй Мәргән исеме мәдәният кешеләренә күптән таныш. Ул озак еллар
СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан фшша лыноа әдәбият Һәм фольклор секторларын җитәкли. Хәзерге кондә Башкорт дәүләт университетында татар филологиясе кафедрасының мндире булып эшли.
Кирәй Мәргән танылган әдип тә. Аның пьеса һәм романнары, повесть һәм хикәяләре илебез халыкларының бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Соңгы елларда ул язучының иҗат лабораториясен. иҗат эшенең кул терле үзенчәлекләрен һ » м психологик якларын чагылдырган хикәяләр җыентыгы әзерләде Журналыбызның би санында шу i циклга караган хикәяләрнең берничәсен укучыларга тәкъдим итәбез.
РЕДАКЦИЯ
Тыңламады
— Сезгә ни булды? Ни өчен бик күнелсез күренәсез?
— Ни булганын сөйләргә дә кыенсынам инде, туган. Просто оят. Хурлык!
— Бәлки ачыграк әйтерсез...
— Ачыграк әйткәндә шул: балам ташлап китте.
— Балагыз ташлады?
— Әйе. әйе, баш бирмәде дип әйтимме инде, сүземне тыңламады дип әйтимме, кыскасы, мин теләгәнчә эшләмәде. Менә шул.
— Да-а. Моның киресен ишетергә туры килгәне бар. әлбәттә. Ә сез әйткән хәл, дөресен әйтергә кирәк, сирәк очрый. Димәк, үзегез гаепле инде, туган. Балагызга тиешле тәрбия бирә алмагансыз.
— Ннндн тәрбия?
— Сон, атасын тыңламаган баланы тәрбияле дип булмый инде.
— Ннндн бала ул тагы?
— Бәй, бәй! Үзегез бит әле «балам китте» дип сөйләп торасыз, тың-ламады. дисез.
— Китүен китте, әйе, тыңламады. Ләкин, чынын әйткәндә, ул бит инде бала түгел, олы кеше.
— Олы булмагае, карт булса да, сезнең баладыр бит инде, үзегезнеке?
—• Минеке, әлбәттә, үземнеке. Ләкин бит ул чын бала түгел.
— һе Баланын чыны, ялганы буладыр шул' Кем сон алай булгач?
— Бер яктан караганда, әлбәттә, ул минем балам. Әйе, мин тудырган, мин дөньяга чыгарган зат Ләкин аны турыдан-туры балам дип әйтүе дә кыен. Беләсегез килсә, мин тудырган образ ул. Сонгы әсәремнең төп герое.
— Образ? Сезнен героегыз?
— Әйе. беләсезме, күңелемдә генә тудырдым мин аны. Ләкин барыбер ул яши. Менә әле дә күз алдымда: йөри, утыра, сөйләшә. Хәтта тавышын да ишетәм мин аның!
— Юк, мин андый геройны белмим.
— Дөньяга чыгып җитмәгән әле ул. Кулъязмамда гына яши. Китап битенә кергәч, аны сез дә күз алдына китерә алырсыз. Уртача гына буйлы ул, какча йөзле Төсе-башы, сыны, кыяфәте һәммәсе дә үз урынында. Кыскасы, уңай геройлар өчен хас булган басынкы һәм эчтәлекле биография бирдем мин ана. матур гомер бүләк иттем. Ә исеме! Исемне мин аңа өч көн буе сайладым һәм таптым: Дәүләт. Тыңлыйсызмы’ Дәүләт! Әйтер өчен дә уңайлы, егетнең басынкы табигатенә дә туры килеп тора Менә шул Дәүләт дигән егет салды мине кайгыга!
Бу сүзләрне ишеткәч, күршем шикләнепме, акларга теләпме, озак кына миңа карап тора һәм әкрен генә сорау бирә:
— Шаять сез мине ахмак дип уйламыйсыздыр бит?
— Ни эшләп алай дисез? Мин бит Мин бит сезгә ..
Күршем, бөтенләй икенче якка әйләнеп утыра һәм борылып мине әрләп ала:
— Балаларга сөйләгез сез андый хәбәрне, яме! Минем кебек олыгая башлаган кешенең башын катырмагыз Аңлашыламы?’
— Аңлашылмады шул, — дим мин көрсенеп, — менә шуны аңлатып булмады сезгә!
— Соң, үзегез тудырган образ булгач, шул жирен генә сызыгыз да ташлагыз! Сызыгыз да тагын икенче төрлерәк итеп, үзегез теләгәнчә, язып алып китегез.
— Булмый шул, дус кеше, булмый! Мин үзем дә шулай итеп караган идем Ә Дәүләт һаман үзенекен таләп итә: алай түгел, менә шулай булырга тиеш. ди. Тәмам аптыраган инде!
Мин ярсып-ярсып күршемә Дәүләтнең биографиясен сөйләргә тотындым. Күреп торам инде: ышанмый теге, күзләрен бераз кыса биреп, иренен бөрештергәләп, һаман эндәшми утырган була: «Сөйлә әйдә, сөйлә!»
— Беләсезме, — дип дәвам итәм мин ана ни дә булса әйтергә ирек бирмәстән, — урта мәктәпне тәмамлаттым да, аны мин бер совхозга эшкә җибәрдем. Ә ул үзе институтта уку теләге белән яна. Ни эшләмәк кирәк, мөмкинлек юк. Закон буенча ике ел эшләп алырга тиеш. Совхозга килде бу, яхшы гына эшли башлады. Шуннан бит инде, срокны жинел генә үткәреп, институтка җибәртеп булмый Бик кэры чыга Тоттым дз мин Дәүләтне эш белән ныклап мавыктырырга булдым. Теге, шунда янып йөри торгач, институт турында бөтенләй онытырга тиеш иде...
— Ә менә монысы хата! Җиңеллек бу!
— Туктагыз, сабыр итегез. Мин аны. әлбәттә, соңыннан барыбер җибәрәчәк идем. Әйе. соңыннанрак. Моның өчен хәтта мин бик уңай бер «йөреш»тә әзерләп куйган идем. Менә болан: Дәүләт институт турында уйламый башлагач кына, совхозга шәһәрдән бер кыз килә. Йнстнтуттан. Практикага...
— һәм сезнен героегыз мотлак ул кызга гашыйк буламы?
— Әйе.
— һәм шушы мәхәббәт аркасында институтка китү дәрте кабат аның йөрәген биләп аламы?
— Әйө. щулайрак уйланылган иде.
— Менә монысы арзан алым. Тапалган кырык тапкыр ишетелгән нәрсә.
— Туктагыз әле Ашыкмагыз, эш бит барыбер мин уйлаганча барып чыкмады. Дәүләт үзе ошатмады бу юлны. «Син мине’ дн теге, андый алдан ук әзерләнгән теме юлдан йөретмә. Уңышлы булмас, кеше дә ышанмас. Андый вакыйгаларга килеп кергәнемне мин үзем дә сизми калырга тиешмен!* Күрәсезме, ничегрәк диктовать итә!
— Сон. кабаттан нәрсә эшләттегез?
— Шуннан мин ул егетне көннәрнең берсендә килеп, тоттым да якындагы станциягә жибәрдем.
— Станциягә? Ни өчен?
— Хәзер әйтәм. Шул көнне шәһәрдән совхоз директорының кызы кайтырга тиеш иде (әнисе белән) Директор хатынына совхоздан машина барамы?3 Бара Бик яхшы сәбәп бит әле. мин әйтәм. шул машинаны әлеге егет Дәүләт алып барсын .
— Нигә, шофер булып эшлимени әле ул?
— Әйе. шофер! — дим. Мин инде үз көймәмнең комга утыра башлаганын тоеп, алдаша башлыйм. — Шофер ук түгел, ну. өйрәнчек Машина йөртә белә инде. Политехнизация үтәләр бит. Шуннан ни. бу әлеге әниле-кызлы ике пассажирны алып кайтыр. Юлда теге кыз белән Дәүләт арасында мәхәббәт
жебе сузылып калыр һәм шул жеп Дәүләтнең алдагы язмышын билгеләргә сәбәп булыр
— Монысы бераз тормышчан сыман Тик әле һаман тапалган якка китеп бара.
— Юк шул. Дәүләт алай итмәде, сез әйткән тапалган якка бармады ул, каһәрең. Машинаны да. вакыйганы да үз юлы белән алып китте.
— Я, я. ничек булды, сөйләгез?
— Ул станциягә килеп төште. Әлбәттә, машинасын бик шәп алып Килде. Чөнки мондый бәхет әле ана сирәк төшә Әгәр гараж мөдире Мансур агайның эше булмаса. бу ана тәтемәгән булыр иде! Килде, бераз көтеп утырды Поездны каршылады. Ләкин кирәкле пассажирлар төшмәде. Шуннан машинаны борып кире кайтыргамы, әллә тагын икенче поездны көтәргәме дип кенә утырганда, моңа икс кеше килде. Берсе армиядән кайтып бара, икенчесе аны каршыларга килгән. Илтеп куюны сорадылар. Бу тынлады. Хәтта тегеләр белән буфетка кереп «юл аягы» төшереп чыкты һәм җилтерәтеп тегеләрне алып та китте.
— Шуннан, шуннан?
— Менә шул! һич тә мин теләгәнчә барып чыкмады бу! Әле менә шуны уйлап утырам: я ул машинаны кайда булса алып барып бәрергә тиеш, я инспектор кулына эләгергә тиеш бит.
— Шуннан, шуннан?
— Менә шулай ул бәлагә эләгергә тиеш һәм шул бәладән соң инде ул үзс өчен уңайсыз шартларда теге кыз белән очрашырга тиеш
— Менә монысы табигыйрәк яңгырый, ышандыра Ә бит образның көче шунда: ул сине ышаитырырга һәм жәлеп итәргә тиеш.
Mini җилкәмнән авыр йөк төшкән сыман көрсенеп куйдым Димәк, ышандыра Димәк, Дәүләгнен язмышы өчен башкача кайгырырга ярамый Димәк, мин теләгәнчә эшләнүе яхшыга булга.i!
Дөрес әйтәләр шул: һәр образный үсеше бар'
Күршем тагы нидер сөйләнә, ләкин бу юлы инде мин аны тыңламыйм. Минем башымны башка уйлар уратып ала хәзер: күпме шундый уңышлы образлар тудыра алдым икән мин дип уйлыйм, һәм шуларнын күпмесе кеше күңеленә барып җитә алды икән? Әгәр дә җитә алгач булсалар, димәк, алар кайдадыр, кемнәрнеңдер янында йөри бирәләр. кемнәрнендлр күңелендә яшәп ятлар Әнә Ш НДЫЙ о'рз? тарым күбрәк туса иде ул!
■ dvirvhdvn ■ незлей и с <11111
Серле сөйләшү
Иртәнге томансу һаваны ярып, ашыгып кына бульвар буйлап китеп барганда, берәү минем беләгемнән тотып алды.
— Кая болай ашыгасыз?
Бик таныш бер кыз тавышы булды бу. Мин шунда ук ана борылдым һәм, гаҗәпләнеп, катып калдым: янымда бер кем дә күренмәде.
Мондый гайре табигый очрашудан тизрәк котылырга теләп, мин тиз генә алга атладым. Ләкин ягымлы тавыш мине җибәрмәде:
— Туктагыз инде, ашыкмагыз.
— Кем буласыз соң сез? Ни кирәк сезгә?
— Ни кирәк дип, ни, мин бит инде сезнең өчен ят кеше түгел,—дип дәвам итте ягымлы хатын-кыз тавышы, — хәтта би-ик якын кеше.
Дөресен әйтергә кирәк, шикләнү генә түгел, мин инде хәтта шүрләп куйдым: шаярумы бу, әллә... Юк, юк, мондый очракта һәр чак каты булырга кирәк, һәм мин дә кырт кисеп җавап бирдем:
— Сезне белгәнем дә, күргәнем дә юк. Китегез тизрәк янымнан. Комачауламагыз.
— Юу-ук, мин комачауламыйм бит, — ди әлеге тавыш, бу юлы бераз кыланчыклана биреп. — Менә шулай аз гына яныгыздан барыйм әле. Сүзем бар...
— Кем соң сез? Кайдан килдегез?
— Минме? Мин сезнең китабыгыздан гөштем.
— Китабымнан!
— Әйе, әйе. Мин — сез тудырган шәхес. Хәтерегездәме, бик озак сез мине күңелегездә йөрттегез. Ул чакта мин сезгә бик якын идем. Мине һәр вакыт үзегез белән бергә ала идегез. Хәтта киңәш иткән чакларыгыз да булды. Шуннан ни... Шуннан вакыт җиткәч, сез мина китап битендә урын бирдегез дә дөньяга, кешеләр арасына, чыгарып җибәрдегез.
— Шуннан, шуннан?
— Шуннан соң инде үзегез мине бөгенләй оныттыгыз.
— Я.’я...
— Менә мин, шулай, кеше арасында йөреп ятам. Алар белән эшкә барам, бакчада утырам, өстәл янына киләм, вагон купесына керәм, бергәләп курортка йөрим...
— Әһә! Димәк, алай булгач, сез үз бурычыгызны үтәгәнсез. Димәк, мин дә...
— Ашыкмагыз әле, ашыкмагыз. Мин. әлбәттә, сез кушканнарны мөмкин кадәр төгәл үтәргә тырыштым. Сез әйткәнчә, мөмкин кадәр ягымлы булырга, алып караган кешеләргә ошарга тырыштым. Ләкин...
— Нәрсә тагы?
— Барысына да ошап булмады.
— Ошап булмады? Ни өчен?
— Менә ш>лай, берәүләр минем танавымны ошатмый, икенчеләре — күзләремне, ә өченчеләренә көлүем табигый күренми...
— Болары инде аның мөһим түгел: тышкы кыяфәтегезгә кайтып кала.
— Алай гына түгел шул. Кайберәүләр мине, кыланчык, диләр. Икенчеләре, тагы төчерәк булгансыз, диләр Өченчеләре бөтенләй җиңел табигатьле хатыннар рәтенә кертәләр. Менә шунысы бигрәк авыр! Сез үзегез бит инде бер дә мине алай күрсәтергә уйламаган идегез.
— Юк, әлбәттә, сез уңай герой бит.
— Шулай шул. Мин үзем дә инде, сез язганча, унай күренергә тырыштым. Ләкин ул гына житми икән шул.
Бу сүзләрдән сон мин, үз гаебемне тоеп, мәсьәләне тиз генә шомартырга яки икенчегә борып йомарга тырышкан кеше сымак, сер бирмәгән төс чыгарып, кулымны селтәп алдым:
— Анысы билгеле инде ул, — дигән булдым мин.— һәркем тормыш- | ны үзенчә кабул итә.
— Монда бит сүз тормыш материалы турында бармый, ә аның чагы- rj
лышы турында... ' <
— Белмиммени инде мин аны! i
— Әлбәттә, беләсез, сүз бит монда бөтенләй икенче турыда бара... = Тәкатем калмады хәзер минем, чиксез ачуым килде. Тоттым да. ■
акламаган укучысына лекциясен кабатлаган профессор төсе чыгарып. = житди һәм коры тавыш белән күптән билгеле булган хакыйкатьне тезә о башладым:’ £
— Икенчеме, түгелме, барыбер бер мәсьәләгә кайтып кала — образ- » нык тормышчанлыгы. яшәеше һәм укучыга барып житүе.. Тормыш ма- s териалын чагылдыру буенча бердәмлек булмаган кебек, шушы тормыш с материалын чагылдырган сәнгать әсәрен кабул итүдә дә бердәмлек юк. ? Берәү ошатыр, икенчесе баш тартыр. Анда минем эшем юк!
— Тынычланыгыз. Ошаткан кешеләр күбрәк булса, үзегез өчен х яхшырак бит. Образларыгыз озын гомерле булып чыга. Әсәрегез озак яши. Шулай түгелме?
— Монысы да күптәнге хакыйкать.
— Хакыйкать онытылмаска тиеш. Ә сез шуны онытып жнбәргән.ез.
— Я. ярый, сезнеңчә булсын,— дидем мин. бераз тынычлана төшеп.— Хәзер мин сезне ни эшләтә алам? Кайда куям? Китабым битеннән кире тартып ала алмыйм бит инде!
— Ә нигә, ул китабыгызга яңадан кайтырга мөмкин Абайлабрак карагыз, бәлкем, минем шикелле зарланып йөргән образларыгыз тагын табылыр...
— Юк инде, сезгә якадан кайтырга минем вакытым да, мөмкинлегем дә юк. Мине хәзер башка образлар көтә.
— һәрбер яна нәрсә кадерле була инде ул,— ди мине озатып килүче хатын, көрсенеп,—яна теккән кием матуррак була. Яна пешкән икмәк тә. хәтта янартылган чәй дә тәмлерәк була... Бәлкем, алар да матуррак, яшьрәк булырлар Кешеләр, бәлкем, аларны. миңа караганда. яратып кабул итәрләр Ләкин шуны онытмагыз: алар да үзегезгә кире әйләнеп кайтырлык булмасын Ә моның өчен ни кирәк икәнен үзегез яхшы беләсез инде. Хушыгыз. Берәр уңай чак туры килсә, бәлкем, тагын яныгызга килеп чыгармын әле.
Минем күңелемдә ана карата кызгану тойгысы кузгалды Кулын ягымлы гына кысыйм әле, ичмасам, дип борылсам, ул юк иде инде.
— Хушыгыз, кадерлем.— дип куйдым мин, ярым пышылдап.— тагын килегез. Тик яхшы хәбәр белән килегез.
Аның тавышы колак төбендә генә тагы бер тапкыр янгырап китте:
— Монысы сезнең үз кулыгызда!
Бу серле сөйләшү минем файдага булмады Ләкин хл минем рухымны күтәреп жибәрде. Образларым әнә шулай килсеннәр иде, тик һәрвакыт яхшы хәбәр алып килсеннәр иде алар!
Минем гөнаһым
Берәү мине буып алды.
Мин дерелдәп киттем һәм, куркуымнан ни эшләргә белми, әкрен генә тавыш бирдем:
6. ,к. у.* м в.
— Кем син? Ни кирәк сиңа?
— Минме?— диде ул салмак кына, — мин синен гөнаһын булам.
— Гөнаһым? Минем гөнаһым. Юк, минем гөнаһым булырга тиеш түгел!
Теге мине ычкындырырга теләмәде. Тагы бераз кыса төшеп дәвам итте:
— Ю-у-ук, туган, —диде ул, —гөнаһың күп синең! һәм, әйтергә кирәк, бәләкәй дә түгел, һәр гөнаһ, йола буенча, әйләнеп килеп башка төшәргә тиеш. Менә мин дә синең үзеңә кайттым. Әгәр дә менә минем кайдан яралганымны, ни өчен килеп чыкканымны үзең яхшы һәм дөрес итеп билгели алсан, мин торып китәргә әзермен. Әгәр инде, билгели алмасаң... миңа үпкәләмә!
Әлбәттә, мондый бәладән тизрәк котылу яхшы. Мин дә ашыга-ашы- га хәтер сандыгымны актарып, дөньяда нинди аламалыклар эшләгәнемне барлый башладым.
— Бәләкәйрәк чакта әтиемнән яшерен тәмәке тарткалый идем. Шул гаебем гөнаһ булып алдыма килдеме әллә?
— Юк, анысы—г пустяк!
— Эчүме? Анысы булды инде. Эчкәләдем...
— Юк, эчү синең өчен хас нәрсә түгел.
— Ә сон тагын нәрсә? Хатын-кыз ягыннанмы әллә? Әйе, бер чак мин храмнан үткәндә бер матур кызга карап сокланган идем Юк, юк, соклану гына түгел, аның артыннан күзәтеп бардым мин... Хәтеремдә: мин аның алдына чыктым, борылып күзләренә карадам. Ул да елмайды һәм эре генә үтеп китте. Шул чак башыма яман уйлар килде: мин әйтәм, әгәр бу кыз минем хатыным булса, үзен ничек тотар иде икән... һәм хәтта... һәм хәтта...
— Юк. юк! Монда бернинди дә гөнаһ юк!
— Ә соң тагын нәрсә? Урлашканым юк минем, кешегә зарар иткәнем юк. Кайдан булсын ди ул гөнаһ?!
— Сайрак йөзәсең,— диде теге, тагын да якынрак килеп,—тирәнрәк уйла. Ләкин шуны бел: вакыт күп түгел. Ашык, тизрәк бул!
— Бәлкем, син минем гаебемә бәйле тумагансыңдыр әле. Бәлкем, бәлкем, син күбрәк минем бурычым тирәсендә йөрисеңдер?
— Менә монысы дөрес, якынаясың.
— Алай булса, алай дисәң... Әлбәттә, бераз урын бар шикелле. Әйе, әйе. аз гына түгел, хәтта күп тә! Мин әле күптән башымда йөргән вакыйгаларны сюжет итеп оештыра алганым юк. Гомумән, мин дөньяның тышкы матурлыгы белән мавыгып, күбрәк ләззәт алып калыйм дип, мәгънәсезрәк яши башлаганмын. Чын ләззәтнең анда түгел, бәлки дөньяны танып, аның матур ягын ача белүдә икәнен онытып җибәргәнмен. Әгәр дә бит шушы ачышымны мин дөрес итеп кәгазьгә төшерә алган булсам, үземне генә түгел, хәтта китабымны кулга алып укыган кешеләр өчен дә ләззәт чишмәсе биргән булыр идем. Кызганычка каршы, әнә шундый ачышларым аз булды минем!
— Әнә шул игътибарсызлыгың, шул кимчелегең, килә-тора синең гөнаһыңа әйләнде дә инде. Хәзер аңлашыламы? Аңлашылса ярый. Тик кабат минем турыда онытма, яме? Ә оныта башласаң, мин тагын килеп чыгармын, һәм... инде болай гына коткармам үзеңне! Хәзергә хуш булып тор...
— Тукта, тукта, китми тор. әле! Сүзем бетмәде минем!
Кинәт кенә килеп чыккан шикелле, бу шөкәтсез нәрсә шунда ук юк та булды. Мин уянып киттем һәм шушы мәрхәмәтсез нәрсәнең китүенә үкенеп куйдым.
— Ни эшләп ул элегрәк килмәгән сон әле минем яныма?