ЛУТФИ ИДЕЛ БУЙЛАРЫНДА
Ш. Абилов, 3. Максудова
Урта гасыр үзбәк поэзиясенең зур вәкиле һәм Идел-Урал буе төрки-татар халыкларының уртак шагыйре
Мәүляна Лутфиның тууына 600 ел тулды. Ул XIV—XV йез- ләрдә яшәгән төрки шагыйрьләрнең иң
күренеклеләреннән. Галишер Нәвом аның турында: «Мәүляна Лутфи үз заманының мәликел -кәляме (бөек
сүз остасы) ирде, фарси вә төркидә нәзыйре (тиңе) юк ирде. әмма төркидә шөһрәте күбрәк ирде» ', дип язган.
Йөзне яшәгән Лутфи куп санлы газәлләр, робагыйлар, туюглар - калдырган һәм «Зәфәр-намә» ’. «Гөл вә
Навруз» кебек зур күләмле дастаннар и>ңат иткән. Лутфиның мәхәббәт һәм гүзәллек, гаделлек һәм
кешелеклелек турындагы газәлләре алты гасыр буена дөнья поэзиясенең матур үрнәкләре булып килгәннәр
һәм әле бүген дә үзләренең әдәби кыйммәтләрен югалтмаганнар.
Шагыйрьнең «Гел вә Навруз» дастаны да күпчелек төрки халыкларга мәгълүм булган, борынгы
поэзиянең гүзәл үрнәкләреннән саналган. Кызганычка каршы, атаклы дастанның кулъязмалары сакланмаган
диярлек. Моңа кадәр аның 1511 елда күчерелгән һәм Британия милли музеенда саклана торган кулъязмасы
* дөньяда бердәнбер нөс хә саналып килде.
Лутфиның безнең көннәргә килеп җиткән әсәрләре 1957 елда үзбәк телендә һәм 1961 елда рус телендә
аерым китап булып чыкты . Аларның һәр икесенә, Лондон кулъязмасыннан алынган факсимиле нигезендә,
«Гөл вә Навруз» дастаны да кертелгән. «Гел вә Навруз»ның басылып чыгуы шагыйрьнең башка
кулъязмаларын ачыкларга да мөмкинлек бирде. Казанда Гел белән Наврузның мәхәббәт маҗаралары, алар-
ның гаделлек өчен ннчек көрәшүләре турында сөйләгән иске бер кулъязма бар иде. Чагыштырып тикшерә
торгач, аның Лутфи дастанының яңа бер күчермәсе икәнлеге белендеШулай, «Гөл вә Наврузнның хәзергә
кадәр дөньяда билгеле булмаган яңа
1 Галишер Нәвои. Мәҗалисен-нәфаис. Ташкент. 1961 ел. 72 бит.
2 Туюг — өч аваздаш (омоним) сүзе рифмадаш килгән дүрт юллы шигырь.
3 «3 ә ф ә р-намә» безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән.
4 Чарльз Рьё. Catalogue of the turkish Manuscripts in the British museum. Инглиз телендә. 1888 ел. Ill том.
5 Лутфи. Газәлләр. Робагыйлар. Туюклар. «Гөл вә Навруз». Ташкент. 1957 ел. (Нәшриятка әзерләүче
С. Эркинов), Лутфи. Лирика и «Гуль и Навруз» (Составление, предисловие и примечания Э. Рустамова).
Мәскәү. 1961 ел.
" Лондон нөсхәсенең факсимилен алышуда күрсәткән ярдәмнәре өчен, авторлар Үзбәкстан Фәннәр
академиясенең Тел һәм әдәбият институты гыйльми хезмәткәрләреннән С. Эркинов һәм К. Воротникова
иптәшләргә тирән рәхмәт белдерәләр.
бер күчермәсе — Идел буе, Казан кулъязмасы барлыкка килде. Хәзерге кемдә ул шушы юлларны
язучылардан 3. Максудова кулында саклана.
Әгәр Лутфиның XV йезнең беренче чирегендә Сарай шәһәрендә то руын, Болгарда булуын, ул
җирләрдәге галимнәр, әдип-шагыйрьләр белән аралашуын һәм әдәби мәҗлесләрдә катнашуын искә алсак,
«Гел вә Навруз» күчермәләренең Идел буенда, татарлар арасында табылуы әллә ни гаҗәп тә тоелмас. Сарай
һәм Болгар шәһәрләрендә булганда, Лутфи үзенең аерым әсәрләрен, әйтик шул ук «Гел вә Навруз»ны якын
каләмдәшләренә бүләк итмәгәндер, днп кем әйтә ала!1.
Кулъязманың тасвирламасы
Тебе киндер җеп белән тегелгән бу кулъязма таушалган, бик иске. Алдан һәм ахырдан байтак битләре
тешкән. Исән калганы — 29 кәгазь (58 бит). Урта Азиядә зшләнг-эн калын, ак кәгазь. Китапның форматы
16 см 19 см зурлыгында, текст урнашкан елеше 13 см X 15 см зурлыкта, һәр биткә нәс х хәтта куе керән
кара белән уртача 14 бәет язылган, барысы 1600 шигъри юл. Лондон нәсхәсендә 2400 юл бар икән.
Кулъязманың 1—2 битләрендә аерым сүзләр генә укырлык. Әмма Лондон носхә- се нигезендә ул
юлларны да элекке хәленә кайтарып була. Кулъязмада бүлек башлары ечсн буш урыннар калдырылган,
ләкин исемнәре язылмаган диярлек. Нибары 11 урында бүлек исеме куелган. Аларның икесе генә Лондон
носхәсендәгегә туры килә. Бер үк әсәр кулъязмаларының фасылларга торлечә бүленүе һәм бүлек исем-
нәренең аерылуы күчерүчеләр зше булырга тиеш.
Беренче һәм соңгы битләре сакланмаганлыктан, кулъязманың кайда, кайчан һәм кем тарафыннан
күчерелгәнлеге билгесез. Ләкин кәгазьнең искелегә һәм язуына карап, ул XV йоз азагында яки XVI
йозләрдә күчерелгән булыр дип чамаларга мамкин.
Казан кулъязмасы түбәндәге юллар белән башлана;
дигән юллар белән озелеп кала. Бу юллар Лондон нос хәсенең 29 һәм 114 нче бит ләренә туры килә. Ике
носхәнең һәркайсында шул ук юллар һәм бер үк сүзләр. Бу —Лондон һәм Казан кулъязмаларының бер
үк әсәрнең күчермәләре булуын раслый.
1 Почерк тәре.
Ш АБИЛОВ, 3 МАКСУДОВА Ц ЛУТФИ ИДКЛ БУЙЛАРЫНДА g
Казан кулъязмасының
кайбер үзенчәлекләре
Әсәрдә эзлекле рәвештә билгеле бер язу кагыйдәләре сакланмаган. Күчерүче профессиональ
каллеграф булмагандыр, күрәсең. Лондон һәм Казан кулъязмаларында кайбер сүзләр төрлечә язылган,
аерым очракларда теге яки бу сүз башка сүз белән алмашкан. Бу очраклы хәл түгел. Мәсәлән, Лондон
нөсхәсендә түбәндәге формаларны очратабыз: айткын, бакгын, кылгын. куналга, куште, ә ш т е-а шты, атлык,
анда к-монда к, катык, сивәк, сивук, мин, син.
Ә Казан кулъязмасында шул ук сүзләр: а й т к ы л, б а к г ы л, к ы л г ы л, кунарга, күчте, әчт е-а ч т ы, а
т л ы г, анда г-м ондаг, катыг, сөнгәк, сәвүк, мән, сән рәвешендә язылган.
Мондый үзенчәлекләрне күчерүченең Идел буе болгар-кыпчак язма (иске татар әдәби) теленең
стабильләшкән традицион нормаларын сакларга тырышуы белән аңлатырга мөмкин. Шул ук вакытта Лутфи
әсәрләрендә Идел буе төрки теленә хас элементларның шактый урын алуын да инкарь итеп булмый ’.
Шагыйрь болгар-кыпчак (татар) телен, әдәбиятын яхшы белгән, һәм бу хәл аның лексикасына тәэсирсез
калмагандыр, билгеле. Лутфи теленең татар укучысына бүген дә яхшы аңлаешлы булуы сәбәпләренең берсе
шунда булса кирәк.
Лондон кулъязмасында бүлекләр алмашынган, буталган, әсәрдә эзлеклелек бозыл ган. «Гол вә
Навруз»ны матбугатка әзерләгәндә, С. Эркинов һәм Э. Рустамов, сюжет юнәлеше һәм эчтәлегеннән чыгып,
аны тиешле хәленә китерергә тырышканнар. Казан кулъязмасы Лондон нөсхәсенең аерым урыннарын
тулыландырырга да ярдәм итә. Лондон нөсхәсенең 64 битендәге шигъри юлларда кайбер сүзләр язылмый
калган:
Нә колкем буйны 2 баглык бер этем сән, Сәңа ук берлә кем
сән;
Әгәр синдин йәнә бер эш табаен, ...» чабаен.
Дастанның 1957 елгы Ташкент басмасында (139 бит) ул урыннарга куелып язылган сүзләр квадрат
җәяләрдә күрсәтелгән.
Нә колкем буйны баглык бер этем сән, Сәнгә [нә хәд, бу
колл] ук берлә кем сән? Әгәр сәндин йәнә бер эш тапаен,
[Каның акызубан буйның] чапаен.
Ә Казан кулъязмасында (3 а бит) ул строфа түбәндәгечә:
Нә кол кем буйны баглык бер этем сән, Сәңа тикмәс фозуллык берлә кем сән?!
Мәгәр сәндин янә бер эш табаен. Үз илкем 1 берлә уртадин чабаен. 3 4 5 6
В. А. Артамошина. Условия формирования и некоторые особенности языка среднеазиатских поэтов
— предшественников А. Навои («Тюрко-монгольское языкознание и фольклористика». Мәскәү. 1960 ел. 21—
28 битләр).
- Буйны — муен.
5 Фозуллык — әрсезлек.
1 Мөсәннәф — иҗат итүче, язучы.
s Каюм Насыйри. Ләһҗәи татар. Казан университеты нәшрияты. 1895. 3 бит.
Тагын бер мисал китерик. Лондон нөс хәсендә шундый юллар бар (76 бит]:
Ятып ятканларыны күргәч ул дәм Ятыр йирда тотып баглады мәхкәм ■.
текстын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, моның
белән генә чикләнми.
•Гөл вә Навруз» дастанының икенче бер
кулъязмасы Идел буенда. Татарстанда,
табылуының гаять зур әһәмияте бар. Ул,
берьяктан. фәнгә төрки телләрнең усу эволю-
циясе һәм аларның аерым өлкәләрдә ничек
формалашуы хакында материаллар бирсә, икенче
яктан, татар һәм үзбәк халыкларының әдәби-мә-
дәни бәйләнешләренең ерак тарихлары турында
сөйләргә дә мөмкинлекләр ача.
Татар поэзиясендә
Лутфи эзләре
Лутфнның «Гел вә Навруз» дастаны терки
халыклар арасында гаять популяр булган һәм
гасырлардан гасырларга сөелеп укылып килгән.
Укучының күңелен ләззәтлән- дергән бу әсәр
галимнәр өчен матур үрнәкләр чыганагы,
шагыйрьләр очен илһам чишмәсе булган. Терки
шагыйрьләр. Лутфи мирасындагы поэтик
энҗеләрдән файдаланып, үз әсәрләрен
бизәгәннәр һәм. Лутфи ирешкән югарылыкка
карап, шигъ-
Ләкин Казан кулъязмасының әһәмияте = е;
-> _
if ~
Казан нөсхәсенең бер бите.
Лутфи кебек нечкә тойгылы шагыйрь «ятып ятканнарыны» дип әйтмәс. Биредә
суз Гел һәм Наврузның, озак баргач, тукталып, качып (тынып) ятулары хакында бара ■
Шул вакыт аларны чик сакчылары тотып бәйлиләр. Казан кулъязмасында (17 а бит) ул «
болаи язылган: Ч
Тынып ятканларыны күргәч ул дәм Ятыр йирдә тотып баглады мәхкәм. —
«Тынып ятканнарыны» дип әйтү төгәлрәк тә. дәреслеккә дә якынрак килә.
Казан кулъязмасы Лондон иосхәсенә әнә шундый характердагы кайбер ачыклык- 2 лар кертә һәм
киләчәктә, билгеле бер дәрәҗәдә, «Гол вә Навруз» дастанының фәнни =
рият күгенә үрмәләгәннәр Лутфи
«Абушка» авторына да, 1S60 елда
-Лөгате Нәваия вәл-Истишһадате Чыгтаия-не төзегән Казеин шәһәренең терки әдибе Гапяи бине
Мохибби эш-Шәрифкә дә. Л. Будагов һәм Ф. Корш кебек рус галимнәренә дә, «Кәнзел-легат- иясенә дә
таныш булган.
Лутфины татар халкы да күптәннән белгән һәм якын иткән. Аның гаҗәеп матур шигърият
диңгезеннән шагыйрьләребез илһам ала килгән. Казан ханлыгында яшәгән
зур талант иясе, шагыйрь Мөхәммәдьяр Лутфи әсәрләрен яхшы белгән, хәтта «Гәп вә Навруз» дастаныннан
иҗади файдаланган. Бу бигрәк тә аның «Нуры содур» (1542 ел| поэмасында ачык күренә. Поэманың аерым
мисрагьлары «Гел вә Наврузпдагы юлларны хәтерләтә. Әсәрнең хатимәсе — соңындагы 10 бәет «Гел вә
Наврузпдан үзгәрешсез күчерелгән дияргә мемкин.
Бу —Лутфи «Гел вә Навруз»ының татар шагыйре иҗатына булган тәэсирен рас лый торган ачык дәлил.
Димәк, «Гол вә Навруз»ның идея юнәлеше, әсәрдәге мәхәббәткә турылык, кешене олылау һәм ил белән
идарә итүдә гаделлек принциплары Мөхәммәдьярның дөньяга карашларына, философик фикерләренә дә,
«Нуры содур» поэмасының рухына да тәэсир иткән.
Соңгы чор татар әдипләре, шагыйрь һәм галимнәре дә Лутфины яхшы белеп, аңа зур ихтирам белән
караганнар. Шагыйрьләрдән Бәшир бине Габдулла (XVIII йөз), Габделҗаббар Кандалый (XIX йөзнең беренче
яртысы] үзләренең аерым әсәрләрен Лутфига мөрәҗәгать, итеп язганнар. Борынгы татар кульязма
китапларында да Лутфи шигырьләреннән теркәмәләрне очратып була.
Шулай ител, Идел буенда яшәгән укымышлы кешеләр арасында Лутфиның диваныннан яки «Гөл вә
Навруз» дастаныннан берничә мисрагь — юл булса да белмәгән кеше аз булгандыр. Шагыйрь халык
күңелендә зур хөрмәткә ия булган, югары дәрәҗәдә саналган. Атаклы галим Каюм Насыйри, «Ләһҗәи татар»
сүзлегенең керешендә терки халыкларының нәфис сүз сәнгатен һәм әдәби телләрен үстерүче бөек шагыйрь-
ләрне санап үткәндә, беренче урында Лутфиның исемен атаган, аннан мисаллар да китергән. «Чыгьтай
теленә хезмәт итүчеләрдән, — дип яза ул,— Лутфи, Нәвои, солтан Бабер... кебек мәшһүр месәннәфләрдер
ни, чыгьтай теле аларның мосәннәфаты белән мәгьмур булмышдыр» -.
Лутфи шигырьләренең 1914 елда Казанда «Өмет» матбагасында басылып чыгуы да шагыйрьнең
татарлар арасында популяр булуы турында сөйли.