Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ГӨЛҖАМАЛ»


Бу җырны, танылган вокал осталары белән
бергә, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да яратып
башкаралар. «Голҗамал» гасырлар буенча халык
иҗат иткән озын кейләрнең иң матурлары рәтенә
керә ала.
Куп еллардан бирле нәселдән-нәселгә мирас
булып килгән кейләрнең кайда, кайчан, кем
тарафыннан иҗат ителүен табу, тулысынча исбат
итү күп очракта момкин дә булмый. «Голҗамал» —
саф татар җыры. Ләкин аның да башлама тарихы
билгесез, хәтта легендасы да юк.
Сүз дә юк, «Гелҗамал» — бик борынгы җыр.
Моны аның кее генә түгел, сүзләре үк күрсәтеп тора.
Кее кебек үк, җырның сүзләре дә — үзенә генә хас
борынгы сүзләр. Мин «Гелҗамал» җырының, халык
кейләре арасына кереп, җырчылар репертуарында
үзенә тепле урын алуы тарихын сейләп бирергә
телим. Бәлки, минем истәлегем бу гаҗәеп кәйнең
тарихын ачыкларга ярдәм итәр.
19J9—1931 елларда мин, үземнең бертуган
энем Хәмит Таһиров белән бергә, Үзбәкстанның
Хива шәһәрендә укытучы булып эшләдем. Хәмит тә
укытучы иде. Шуның өстенә, ул кечкенәдән үк җырга
һәм бигрәк тә инструменталь музыкага һәвәс булды.
Нинди генә коллектнвта эшләмәсен, Хәмит иң элек
үзешчән сәнгать эшен юлга сала: оркестр, хор тезм,
музыкаль драма әсәрләрен уйнауны оештыра иде.
Шулай бер вакыт бик ашыгып кайтып керде дә
мине үзе белән якындагы клубка барырга чакырды.
Ул артык дулкынланган, дәртләнгән һәм бик
кабалана иде. Клубка барып җиткәнче: «Энҗе!
Җырлар, кәйләр энҗесе! Бәлки, син, апа. элегрәк
берәр җирдә ишеткәнсеңдер! Коен булмаса. сүзен,
сүзен булмасв, шундый җырның барлыгын
беләсеңдер. «Энҗе лә мәрҗән кызларның кулбавы»,
ди-ди, ярсып сойләнә килде. Клубка килгәч. ул мине
уртача буйлы, зур мыеклы, кыяфәте белән элекке
интеллигентларга охшаган, 45—50 яшьләрдәге чит-
ят бер кеше белән таныштырды. Фамилиясе —
Вахитов, укытучы икән... Кызганычка каршы, исеме
хәтердә калмаган. Хәзер хәтта нинди мәктәптә
эшләгәнен дә искә тешерә алмыйм. Әмма шунысы
истә, алар хатыны Газизә апа белән куп еллардан
бирле Хивада яшәгән кешеләр иде.
Вахитов белән Хәмит моннан бер-ике генә
сәгать элек һәм бетенләй очраклы рәвештә
танышканнар икән. Инде үзләрен дуслаштырган
җырны миңа да тәкъдим итәләр. Мин караңгы залга
кереп урнаштым. Хәмит, түземсезлек белвн рояльгә
утырып, бу ят кәйне уйный да башлады. Вахитов
абый сокландыргыч моңлы тавыш беләи җырлап
җибәрде:
Шәмдекләрдә генә шәмнәр яна, Голҗамал, Җиткән
кызлар киндер җеп эрлиләр, Энҗе лә мәрҗән
кызларның кулбавы,
Авыр җан сәүгәинәрнең булмавы .
Мин, җыр башкарылып беткәнче үк, туганымның
нәкъ шулай дулкынлануын аңлаган идем инде.
«Голҗамал» — зур музыкаль табыш иде.
Мин җырга, моңга бай Башкортстанда үстем. Күп
мәртәбәләр Уфада, Казанда булып, ул заманның
танылган җырчылары Абруй ханым Сәйфи. Әминә
ханым Бәхти- зииа. Фәттах ага Латыйпов һәм Газиз
ага Әлмехәммәтов концертларын тыңлаганым бар.
«Голҗамал»дан җырны ишеткәнем юк иде. Юк.
«Гелҗамал» гади бер кой генә түгел. Ул кышкы озын
тониәрдә зур
түземлек, осталык таләп иткән авыр хезмәт
процессында хокуксыз татар кызларының ачы
язмышларыннан зарлану темасына багышланган
тулы эчтәлекле, зур полотнолы сәнгать әсәре. Гүя
алар — «шәмдекләрдә генә» янган шәм яктысына
җыелган татар кызлары — матурлыгы белән генә
түгел, акылы белән дә танылган шәфкатьле Гөл-
җамалдан үз язмышларын бәхетле итүен үтенәләр,
киңәш сорыйлар, ялваралар...
«Гелҗамал»ның хәзер җырлана торган сүзләре
дә теге вакытта Вахитов башкарганча ук диярлек.
Тик «шәмдек», «сәүгән- нәрнең» сүзләре генә
әдәбиләштерелгән. Аннан соң җырдагы икенче
куплетның кушымтасы (припевы) безнең дәвер
тыңлаучыларына гаҗәбрәк, келкерәк тоелыр тесле
булгач, без халыкка чыгарыр алдыннан аны
кыскартырга булдык. Ул кушымта болан иде:
Яшь егетләр кызларның мулласы, Насыйп кына
итсен лә мәүласе.
Бу строфада «мулласы» дигән сүз кызларның
кумиры мәгънәсендә әйтелгән. Мәүласе — алласы
дигән сүз.
1934 елда без Казанга кайттык. Хәмит Таһиров,
мәктәпкә эшкә урнашкач та, укытучылар йортындагы
үзешчән сәнгать коллективларының эшенә
катнашып китте. Озак та үтми, ул радиокомитет
эшчеләре Әхмәт Сафин, Гөлсем Селәйманова,
Зифа Халикова, Фиофана Терновская һәм башка ип-
тәшләр белән танышып алды. Иң башлап Хәмит
Гөлсем ханым Сөләймановага «Гөл- җамал» җырын
өйрәтте. Яңа җыр радиодан тапшырылганда, үзе
берничә мәртәбә рояльдә уйнады. Бөек Ватан
сугышы башлану белән. Хәмит Кызыл Армиягә
алынды. Артиллерия офицеры Таһиров 1943 елда
Курск шәһәрен яклаганда һәлак булды.
Гөлсем Сөләймановадан соң «Гөлҗамал»
байтак еллар буена яңа башкаручылар тапмады. Ул,
ничектер, онытылып ятты. Моның сәбәбе, бәлки,
көйнең җырчыдан зур осталык таләп итүендәдер.
Хәзер исә бу көй татарларга гына түгел, башка
милләт халыкларына да якынган таныш һәм тансык.
И. Шәмсетдинов аны симфоник оркестр өчен
эшкәртте. Композиторның бу хезмәте тирән
ихтирамга лаек. Көйнең нәфис эшләнүе, драматик
яңгырашы сүзсез дә көчле тәэсир калдырырлык.
Г. ТАҺИРОВА,