ГЕОЛОГИЯ ДОКТОРЫ
ЛГ* ДИГ Я#£1 3 Җитнзнон- ИЦЙ җиткәнен кем да көтеп ала. Берәүләр ял итәргә, вл буа эшләп арыган тәннәрем ныгытырга, дөнья.
./i‘ жк\1В1 Н^шәкатьләрен онытып, тылы якларда су коенырга, кояшның y/wwFWie** шәфкатьле нурларыннан неч тыярга дип кеталар елның бу
матур айларын. Ә икенчеләре исә, киресенчә. җиң сызганып әшнә әзерләнәләр; игеннәрне үстерү. урып-җыю. бакчаларда тәмле җиләк-җимвш җитештерү, терлекләрнең кешегә иң куп файда бирү вакыты шул айлар бит.
Асия Дәминованың да бу матур айларда ял итәргә, җылы яклардагы диңгез буйларында бетен доньясын онытып күңел ачарга хокукы бар. Хокукы да бар. мөмкин- логе дә бар. Ул — Маскәүдәге тесле металлар институтының доценты, кафедра медиро һәм хәтта институтта минарология һәм петрография кафедрасын оештыручыларның берсе. Аның фикерләренә геология буенча профессорлар, академиклар да хөрмәт белән карыйлар. Ләкин эш анда түгел, аның уз омтылышы бар. Ул омтылышны тормышка кешеләрен, урманнарын, елгаларын, күлләрен, нырларын, хатта анда яши торган ерткычларның ерткычы булган хайваннан башлап, теңкагә тиеп бетә торган черкиләренә кадәр — барчасын, барчасын кабат кайтып күрү аның очен иң зур бәхет.
Бу бик табигый: уз эшонең файдасын, уз эшенең җимешләрен күреп горурлану бин күл кешеләр өчен Җир белән бәйле. Бу игенчеләр өчен генә түгел.
Игенче үзе үстергән арыш бвртекләро. бәрәңге, кәбестә белән горурлана. Әлбәттә, «космос», «спутник», «атом» сүзләре ниндидер «бәрәңге» дигән сүзгә караганда бик матур, бин гайрәтле яңгырыйлар. Ләкин җирдә казынучылар хезмәтеннән башка — аларның берсе дә юк!
Игенче җитештергән икмәк белән бәрәңгедән тыш. шул ук җир космик корабльләр, станоклар, машиналар ясау ечен никадәр казылма байлыклар бирә. Ә аларны геолог дигән һөнәр иясе эзләп таба.
Малик Хәмитов
ГНОЛОГШ1
ДОКТОРЫ
ашыру — аның очен ял да, күңел ачу да. Аның эше игенчеләрнеке кебек үк җир белән бәйле. Хәер, кешонең бетен тормышы, барлык казанышлары җирдзн башка мөмкин түгел. Тормышның чыганагы җир булган икән, аның бөтен зшчәнлеген. бвтеи теләкләрен, бөтен яшәешен тәэмин итуче шул ук Җир. Җирдән аерылып галәм киң
лекләрендә очып кайткан космонавтларның сүзләрен генә иснә тешерии: алар очен иң зур бәхет — Җиргә кайту. Син Җирдән очкансың икән, Җиргә кайтырга тиеш, аның
Шуңа күрәдер, игенче эше белән геолог эше арасында уртак яклар бик күп. Игенчегә хас булган сыйфатлар — хезмәт сөтчәнлек, түземлелек, тазалык, ихтыяр көче, киләчәккә өмет — геологлар өчен дә кирәк. Геологлар үткән сукмакларда, аңа кадәр кеше аягы басмаган җирләрдә игенче хезмәтендәге кебек авырлыклар, киртәләр тулып ята. Хезмәттән башка җир мул иген уңышы бирмәгән кебек үк. хезмәттән башка җир үз эчендә яшереп яткан байлыкларны да күрсәтми. Геолог булу өчен шулай ук физик көч тә. рухи сәләт тә кирәк. Җилкуарлар. ялкаулар игенче була алмый, андыйлар шулай ун геологиягә якын да килмәсен.
Игенче дә. геолог та тау токымнары белән зш итәләр. Туфрак кояш, һава, су тәэсирендә шулай ук тау токымнарыннан, таштан барлыкка килгән. Туфрак иң әһәмиятле табигать байлынларының берсе. Димәк, игенчелек, җир эшкәртү үзе дә геология белән турыдан-туры бәйле.
Игенче җир, туфрак серләрен тирәнтен белеп кенә мул уңыш ала, шулай ук геолог та җир асты хәзинәсенә ачкыч яратырга тырыша. Ә ачкычлар күп. Кирәнлесен сайлый белү өчен бик зур физик көч. фикер тирәнлеге, белем нирән. Җир куенындагы хәзинә ишекләре һәркемгә үз йозакларын ачмыйлар...
Хәзинә ачкычларын яулап алу җиңел генә булмады Асия Дәминовага.
*
« *
Зөя елгасына коя торган кечкенә генә бер Эрә дигән елгачык бар. Инеш дип әйтер идең, яз көннәрендә шантый дулап ага ул. елга дияр идең, җәйге эссе көннәрдә урыны белән тавын тезеннән генә кала. Ул елгачынның уң ягы — үзән, сул ягы — таулар. Ә сулъяк тау итәгенә урнашкан Әрә дигән авыл аша, җитмәсә, тирән-тирән ерганаклар үтә. Алар шундый тирән һәм текә — бер урамнан икенче урамга чыкканда. шул ерганак ярыннан менә-менә. картларның түгел, яшь җилкенчәкләрнең дә тыны бетә.
Авылы шулай «алла каргаган» урында булгач, аның җире нинди булсын? Анда шуңа күрә гомер-гомердән җир тәмен белеп торучылар булмаган. Берәүләр сәүдә эше белән шөгыльләнгән, икенчеләре, моңа мөмкинлекләре булмаганнары, һөнәргә өйрәнү ягын караган. Тирә-юньдә — чуваш, татар авыллары. Алар чын крестьяннар. Ничек кенә булмасын, азмы-күпме җирдән табыш алалар, шуның белән таман туйдыралар.
«Эрәләр — чиләк төбе бәрәләр».
Бу әйтем хәзергә кадәр Әрә кешеләренә карата әйтелә торган бер кушамат булып калган. Әрә кешеләре авылдан авылга йөреп савыт-саба төзәтүче, чиләк, ләгән төпләүче. налайдан түбә ябучы булып йөргәннәр. Шуның белән көн күргәннәр.
Ә Мисбахетдин, яшь егет, бәхетне ераграктан эзләмәнче булган, һәм ул билбавын буган да туган авылын калдырып, җәяүләп Төрләмә станциясенә барган, поездга утырып. авылдашлары янына, Екатеринбург шәһәренә юл тоткан. Һөнәрле кешегә «читтә» дә эш табылган.
Авыл егетләренең иң кыюлары, иң осталары, үз-үзләренә иң ышанганнары гына чит җирләргә китәргә батырчылык иткән. Әлбәттә. Мисбахетдин шундыйларның берсе булган. Авылларында аңа '-зимагур Мисбах - дип нушамат таксалар да, ул, ничек кенә булмасын, бәхетен табарга тырышкан. Эшчеләр арасында тиздән үз кеше булып киткән. Өйләнеп җибәргән. Хәмзә туган, аннан Асия дөньяга килгән, аннары — Мансур...
Революция җиңеп чыкмаса, кем булган булыр иде Асия, әйтүе ныен. Бик яшьтән әтисез налган Хәмзәгә дә, Асияга да, Мансурга да революция укырга, белем алырга мөмкинлек бирә.
Абыйсы Хәмзә Казанда уный. Мансур әле яшь. Ә ул инде акча табарлык зур кыз булган. Аның да укыйсы килә, ләкин әнисен һәм энесен ныен хәлдә калдыра аламы соң? Әгәр ул зшләмэсэ, абыйсы укуын ташларга тиеш.
Күп уйлап тормый Асия, Уралга килгән бер геология партиясенә коллектор булып эшкә керә.
Менә шунда, таулар, ташлар актарып йөргәндә, геологиянең нәрсә икәнен белә дә инде Асия.
...Менә хәзер, Патрис Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университетында әзерлек курсларына килгән төрло ил яшьләре алдында чыгыш ясаганда, эченнән генә
шуларны исенэ твшерэ Асия ханым. Үзенең яшь кыз вакытларын иска тешера. узен тыңлаучылары урынына куеп сөйли, һәм ул мөмкин кадәр гади итеп тау катламнарының үзенчәлекләре, аларның барлыкка килүе турында аңлата.
Ул таулар турында сөйли: Җир шарын каплап алган тау токымнары, беренче карашка. гел шулай булып үзгәрмичә ятканнардыр кебек. Әмма бу алай түгел, тау токымнары төрле геологик процесслар нәтиҗәсендә бер үк вакытта җимереләләр һәм барлыкка киләләр.
Җир шарының 60 километр калынлыктагы кабыгы төрле каты, йомшак, сылану- чан. таралучан массалардан гыйбарәт. Алар, физик сыйфатлары төрле булуга карамастан. барысы да тау токымнары.
Ә тау токымнары табигый рәвештә барлыкка килгән химик кушылмалардан һәм химик элементлардан торалар. Фәнгә өч меңгә якын минерал билгеле. Лакин аларның берничә дистә терен генә кешеләр киң куллана, бүтәннәре бик сирәк табыла.
Тау катламнары минералларның очраклы туплануыннан гына гыйбарәт түгел, алар билгеле бер закончалыкны саклыйлар. Аларның үз тарихы бар. Алар барлыкка киләләр, аннары җимереләләр һәм бүтән бер матдәгә әвереләләр...
Шулай иттереп. Асия ханым әкренләп тыңлаучыларга геология фәнендәге үзе эшләгән өлкәнең нечкәлекләрен аңлатуга күчә.
Петрография.
Геология фәненең тау токымнарын өйрәнә торган бу тармагы буенча белгеч булып ирешкәнче, җитез һәм зирәк кыз Асияга күпләрне кичерергә туры килә әле.
Үзендә аның тырышлык та, омтылыш та, җегарлек тә җитәрлек. Ләкин үзе турында кайгырмый ул. Бөтен семьялары белән күптәннән инде аталарының туган ягына — Казанга кайтырга хыялланалар алар. Хәмзә дә анда студент.
һәм озакламый бу теләкләрен тормышка ашыралар.
Асия Казан университетының геология факультетына укырга нерә.
1936 елда, диплом алганда, профессор Леонид Михайлович Миропольский Асия Дәминовага аспирантурада калырга тәкъдим итә.
Хәмзәнең үз семьясы. Мансур укый. Әнисенә стипендия акчасы белән генә ни рәхәт күрсәтеп була?
Шуларны уйлый да Асия, аспирантурадан баш тартып, эшкә китә. Эшкә. Урта Азиягә...
Әле хәзер дә Алтын-Тапкан дигән җирләрдә аның җитәкчелегендә үткәрелгән эшләрне телгә алалар. Өлкән геолог Асия Дәминова җитәкчелегендә тикшерелгән урыннарны дәүләт номиссиясе бернинди үзгәртү кертмичә набул итә. һәм ул соңыннан төсле металлар табу буенча руднин булып әверелә.
Әйе. ул өлкән геолог. Күрсәткән эшләренә тиешенчә бәя дә бирделәр. Хәзер Казанда Хәмзә дә, Мансур да әниләрен карарлар. Аңа да үз омтылышын гамәлгә ашырырга кирәктер бит инде. Яшь чагында, мөмкинлек барында укуны дәвам итәргә кирәк Менә ул Мәснәүдәге геология-минерология институтына аспирантурага керергә дип гариза бирә...
Асия академик Владимир Иванович Лучницкий хезмәтләрен студент елларында ук белә иде. Ул аның петрография буенча берничә томнан торган хезмәтләрен, дәреслекләрен бик ныгытып өйрәнде. Ләкин бит Лучницкий аны белми. Конкурс зур. Дөрес, керү имтиханнарында биргән җаваплары фәнни эш өчен кызның сәләтле икәнлеген әйтеп торалар. Ләкин нинди профессор үзе белмәгән, сәләтен һәм эшчәнлеген үзе бәяләмәгән, яки. һич югында, үзе ихтирам итнән берәр галимнең характеристикасы да булмаган бер татар кызын аспирантлыкка кабул итсен икән!
һәм Владимир Иванович бу кандидатны аспирантурага алырга теше-тырнагы белән каршы чыга.
Институтның аспирантура бүлеге мөдире X. Абдуллаев (хәзер Үзбәнстан Фәннәр Академиясе члены) Асия Дәминованың Алтын-Тапкандагы күрсәткән хезмәтләрен сөйләп биргәннән соң гына аны конкурстан үткәрергә дигән карарга киләләр. Алай гына дә түгел, академик Владимир Иванович Лучницкий аны үз группасына ала.
МАЛИК хамитов Ц ГСО.ЧОГШ! ДОКТОРЫ g
Ләкин соңыннан үнәнгәндәр ул. Нии дисәң. «шеф»ын ихтирам иткән нинди ас* пирант. минералларны аерып күрсәтергә кушиач. җитәкчесе лзган инструкцияне естәлдә калдырып, башка бер галимнең — профессор Владимир Никитич Лодочников- ның инструкциясен алырга йөгерсен. Петрография фанендәге бу ике «тузаның кайбер мәсьәләләргә карата фикерләр аерымлыгын белмәсен дә ди инде, ләкин олы көшенең хәтерен сакларга да тиештер ләбаса ул. Хәер, аспирант ныз бу инструкция белән дә еч меңгә якын минерал арасыннан академии сораганын аерып бирә алды. Ләкин бит...
Бу вакыйгадан соң. аның белән бергә укучы аспирантлар гына түгел, фәннәр кандидаты дәрәҗәсе алган институт хезмәткәрләре дә Асияга кул селтәделәр. Янәсе, бу институтта калуың иноле. иызый. Академик хәзер каныгып, теңкәңә тиеп бетәр.
Чыннан да шулай булды. Кырыс җитәкче. тырнак астыннан кер эзләгәндәй, аның һәр эшен үзе күзәтергә тырышты. Хәер, академикның бу каныгуы аспирант кызның булдыксызлыгын исбатлау өчен түгел иде инде. Ул бу кыю кызның һәрнәрсәгә карата үз фикере барлыгына ышанган иде. Ничектер, һәрвакыт, һәркемгә ачынтан-ачык дөресен ярып әйтә белә торган бу татар кызы академик өчен башка аспирантларга караганда да якынрак булып тоела башлады. Теоретик яктан да ул әзерлекле, практика буенча да бик күпләрдән өстен. Мөгаен, бу өлкән геолог сыйфатында Урта Азия далаларын кичү нәтиҗәседер.
Асияга фәнни конференцияләрнең берсендә петрография буенча В. Н. Лодочников- ның яңа чыккан хезмәтенә карата чыгыш ясарга куштылар. Бу хезмәтне бик җентекләп өйрәнде ул. һәм рефератында В. И. Лучницкий карашларына да тел тидермәде. В. Н. Лодочников хезмәтен дә артык тәнкыйтьләмәде. Бу ике зур галимнең аерым мәсьәләләрне чишүдәге уртаклыкларын тапты һәм аларны үзенең фикерләре белән нигезләде.
Бу конференциядән соң. Асия Дәминовага карата академикның игътибары бермә- бер артты. Бу татар кызының чын галим булачагына тәмам ышанган иде инде ул.
Кандидатлык диссертациясе өчен яңа гына акфиннәрдән азат ителгән Ладога күленең теньяк яры тирәләрен. Питкярант районының петрографиясен өйрәнергә, бу райондагы казылма байлыкларны картага төшерергә куштылар аңа.
Ике студентны үзе белән коллектор итеп алып. 1940 елның җәендә ул шунда юнәлде.
һәр җирдә әле күптән түгел, март аенда гына тәмамланган сугыш эзләре беленеп ята иде. Мондагы тау токымнарын картага тешорү белән бергә сугышның рәхимсез чынбарлыгын да якыннан күрделәр алар.
Геологларны башта ун кисәттеләр: һәр адымыңны бик сак атларга кирәк, кая карама — анда мина. Монда оле мәетләрне җыйнарга дә. миналарны зарэрсызланды- рырга да өлгермәгәннәр. Агач башларына көтүе белән үләксә козгыннары, ала каргалар кунган, алар шомлы итеп кычкырышалар.
Ңир өстенә һәркайда диярлек буш гильзалар, патроннар, винтовкалар чәчелгән. Щимерен туплар, пулеметлар еш очрый, ара-тирә җиргә бәрелеп шартлаган самолзт калдыклары күренә. Якынгаран барып, җентекләбрәк карасаң, кайсын Америкадан китертелгән, кайсы Германияда, кайсы Англиядә яки Франциядә ясалган икәнлеген күрәсең.
Ләкин Асияның зше аларны тамаша кылу түгел. Ул мондагы тау токымнарын өйрәнә. Петрографии яктан, ягъни тау токымнарының составы, тезелеше, барлыкка килүе ягыннан гаҗәп кызыклы икән бу район. Магматин тау токымнары биредә акнургаш рудасы ятмалары барлыгын күрсәтәләр. Э безнең промышленность өчен бик кирәк бу металл...
Руда чыганакларын эзләү өчен нинадәр хезмәт куела. Кеше аягы басмаган урманнар. сазлыклар, аланнар аша никадәр юл йөрелә, никадәр җир казыла! Күп очракта уңышсызлыкка очрыйсың. Дөрес, биродә бу тикшерүләрнең нәтиҗәсез булуы мөмкин түгел. Чөнки революциягә кадәр үк Ладога күленең төньягында аккургаш рудасы ятмалары барлыгы билгеле булган. Тик бу көнгә кадәр эзләнүләр генә алып барылмаган. Ә аккургаш промышленностьның һәр тармагы өчен нирән. Эш бер анда гына да түгел, фән очен бу җирләрнең геологик картасы да бин кирәк бит. Табылган тау тонымкары, минераллар биредә йөз миллион еллар элен гхар таулар атып торганын
иурсаталәр. Аккургаш рудалары, тира-яктагы гранит ташлары — граиитоидлар да шул вулканнар эшчәнлегенең нәтиҗәсе. Җир асты хәзинәләрен шулар арасыннан ззларга кирәк тә инде.
Кен артыннан кен үтте. Геологлар, лагерьны берничә урынга күчереп, йозларчә гектар мәйданны картага тошерделәр, анда очраган минералларның, тау токымнарының үрнәкләрен җыйдылар...
Бер кенне кинат килеп яуган яңгыр туктаганын геологлар каен агачына ышыкланып кеттеләр. Каен яфракларының файдасы аз булды, су хәтта ескә кигән кожан аркылы да үтте. Хаер. яңгыр тиз явып үтте, ялтырап кояш чыкты, кошлар сайрарга иероште. геологлар ес киемнәрен кибәргә злделәр дә. юеш үләннәрне ера-ера. янындагы калкулык янына юнәлделәр. Яңгыр суы калнулык түбәсеннән үзәнлеккә юл салган, ерганак буйлап шаулап, күбекләнеп ага. Болытлар тиздән наядыр. диңгез ягына нитеп юн булдылар. Кун йезе ачык, зәп-зәңгар булып калды. Кояш үзенең эсселеген бермә-бер арттырды кебек, ашыгып килгән геологлар тамам тиргә баттылар. Геологларның теңиәга тигеч юлдаш- g лары — озынборыннар, черкиләр яңгырдан соң тагын да күбәйделәр, баш естендә „ болыт кебек булып арттан ияреп йериләр. Битләр дә. муеннар да. куллар да инде 9 тоташ күпереп чыкты.
Кинәт алар ечесе дә озынборын-черниләрне дә. эссо кояшны да оныттылар. Күп- s тән түгел генә яңгыр суы аккан ерганак тебендә гранит бортенләре арасындагы кара э нокталарга игътибар иттеләр алар. Асия Даминова бу бертекләрне учлап алды да ан * кәгазь естенә салды. Лупа аша күзәтергә кереште.
— Озынча кристалл. — дип күргәннәрен әйтте ул. Асия лупасын чыгарганда. Z коллектор сумкасыннан кыр дәфтәрен һәм карандашын алган иде инде. Дәминоеаның < сүзләрен ул ашыгып язарга кереште. — Кристаллның һәр ике ягы дүрт почмаклы я пирамида сыман булып бетә. Тосе — соры... Бирегез әле пыяла! — Ул пыяла астеи- нан кристаллны йортеп алды. — Пыялада эз калдыра. Бу кургаш ташы — касситерит!..
Тагын нәрсәдер әйтмәнчо иде Асия, кинәт таныш булмаган ирләр тавышы ишетеп, тукталып калды.
— Кулларыгызны күтәрегез!
Барысы да тавыш килгән яниа борылып карадылар Яннарында фуражкаларына иызыл йолдыз кадаган егетләрне күргәч. Асия тезләнгән килеш, ике кулын да югары күтәрде. Бер кулында лупа тырпаеп тора, иконче кулында кәгазьгә терелгән минерал иде аның. Коллекторлар да кулларын күтәрделәр.
— Коралларыгызны куегыз! — дип кычкырды фуражналыларның берсе.
Коллектор нендәлек белән карандашын. Асил лупасы белән минералны сумкаларына тыгарга теләделәр. Ләкин шул вакыт икенчесе:
— Отставить. — дип боерды.
-Сумкада граната-мазар булыр дип шикләнде инде ул-». — дип уйлап алды Асия.
Аларга кибәргә зленгән киемнәрен дә алырга ирек бирмәделәр. Аяк остеиә торырга куштылар, сейләшмәскә боердылар, аркаларына винтовкалар тебәп кояш батышы ягына алып киттеләр.
-Бин әйбәт булды әле бу. — дип уйлады Асия. — Мәскәүдә үк чин сакчылары белән бәйләнешкә керергә кушканнар иде. Үзләре безне табып яхшы иттеләр».
Заставага шактый озак барырга туры килде. Дәминоеаның уеннан һаман алега кургаш ташы китмәде.
Аккургашны күпләп табу-чыгаруга безнең гасыр башында гына керешәләр. Моның белән аеруча Англия компанияләре файда күрәләр. ■ Лондон тин корпорейшн . - Патиньи майнс энд энтерпрайзис компанияләре Малайя. Нигерия, Таиланд, Боливия һ. б. илләрдәге рудникларны биләп, егерменче елларда деньяга чыгарыла торган аккургашның 70 процентын үз кулларына туплыйлар.
Барлык капиталистик илләрдә дә промышленность киң колач алган вакытта аккургашның башлыча бор Англия кулы астында булуы нәтиҗәсендә инглиз промышленниклары кесәләрен бик нык калынайталар. Мәсәлән. Америка Нушма Штатлары бу вакытта деньяда чыгарыла торган аккургаш рудасының яртысын промышленностьта
ГЕОЛОГИЯ ДОКТОРЫ ■
файдаланалар. Ә үзләрендә бер генә дә рудник булмый. Англиядән сатып алырга мәҗбүр булалар.
Ә безгә. Советлар Союзына, илебезнең ниләчәген тәэмин итү өчен һәр тиенне бин кысып тоткан бер чорда, алтын түләп чит илләрдән аккургаш сатып алыргамы? Империалистлар тиреңне тереләтә тунарга әзерләр. Бездә дә бит аккургаш аз түгел. Барысын бергә кушсаң, запасы аның күп. Ләкин чыганаклар илнең төрле почмакларында. Ә аккургаш хәзер нирәк. Руда тирән дә ятмасын, аның металл проценты да күп булсын, промышленность үзәкләреннән, тимер юл, су магистральләреннән дә ерак булмасын!
Геолог әнә шундый шартлардан да чыгып эш итәргә тиеш. Ә Асия Даминова, инде тәҗрибәле геолог, хәтта бүген-иртәгә галим, фәннәр кандидаты буласы кеше, болар турында уйламый булдыра аламы соң?.. Әйе, бу тирәләрдә аккургаш бар. ләкин аның запасы күпме? Кандидатлык диссертациясендә, бу районның петрографиясен тикшерү белән бергә, ул әнә шуңарга да җавап бирергә тиеш...
...Застава начальнигы, зур зәңгәр күзле, ләкин куе кара кашлы, кара мыеклы капитан, геологларның документларын карап чыкканнан соң:
— Без сезне нүптән көтәбез инде. Моңа кадәр кайда булдыгыз? — дип. бик кырыс кына сорау бирде.
Асия Даминова аңа үзләре йөргән маршрутны картасы буенча күрсәтергә кереште. Капитан бу маршрутны стенадагы карта буенча тикшерде. Геологның беренче сүзләреннән соң ук аның кашлары җыерылды.
— Кем кушты сезгә ул участокка керергә,— дип кычкырды ул кинәт. Даминова сүзен бүлеп. — Миналар тулып ята. Хәтта хәрби кешеләргә дә рөхсәт ителми анда йөрергә. Саперлар әле барып җитмәгән. Сезнең башбаштаклыгыгыз өчен мин җавап бирергә тиешме? Менә хәзергә сезгә тикшерергә тиешле район! — һәм ул кызыл сызык белән бүленеп алынган зур бер районның тирә-ягын картадан күрсәтте.
— Гафу итегез, сез ярамый дигән районны без йөреп чыктык инде. Анда да, монда да материаллар бик нызыклы, — диде Дәминова...
Казан. Щәй көне аның матурлыгы җитәрлек: Маркиз утравы бар. Швейцария бакчасы — паркы бар. Кабан күле бар. Зәңгәр кул. Аккош күле якларына чыксаң, әллә кайдагы Кара диңгез буйларың бер якта торсын. Ә кыш көне нәрсәсе бар? Шәһәр читендәге урамнар турында әйтәсе дә юн инде, шәһәр уртасында да машиналар чак-чак йөрерлек. Яуган карны көрәп тә. ташып та бетерерлек түгел. Әмма студент елларын монда үткәргән кеше өчен бик кадерле бу шәһәр. Университеты инде аның бин таныш, бүтән уку йортларының да һәрберсендә диярлек булынган. Татар шагыйрьләре. язучылары сөйләгәннәрне дә тыңламаган түгел, ләкин кабат-кабат шул шәһәрдә буласы, шул шәһәрнең урамнарыннан йөрисе килә. Юк. әнисе, абыйсы бу шәһәрдә торганга, әтисе бу шәһәрдән 60—70 чакрымдагы Әрә авылы кешесе булганга гына түгелдер инде ул. мөгаен, студент булып килүнең беренче еллары, кыскасы, ваемсыз яшь вакытлар бирегә тарта торгандыр.
Канәгать бу кышкы каникулдан Асия. Ул Мәскәүгә соңарыбрак кайтты, ләкин яңа дәрт, яңа омтылышлар белән кайтты. Аның инде диссертация материаллары тупланган, кайбер анализларны кабат карап чыгып, классификациялисе калган иде.
Соңга калып кайтуы өчен академиктан бик нык шелтә алды ул. Сәбәбе шул: икенче семестрда аны икенче укытучы итеп группага беркеткәннәр икән. Ә ул беренче лекцияләргә кайтып өлгермәгән. Хәер. Владимир Иванович никадәр кырыс, никадәр җитди булып күренергә тырышмасын, аның аталарча найгыртучан, йомшак күңелле «картлач икәнен барыбер белә инде Асия. Педагог буларан та үзенең сынатмаячагын белә ул. Ләкин беренче лекциядә үк аның педагогии язмышы кыл өстендә калды.
Үзсүзлеге, бик тиз бәхәскә кереп китәргә яратуы сәбәп булды моңа. Бәхәскә кереп ниттеме инде, бөтен дөньясын оныта. Лекциянең беренче сәгатеннән чыгып, кафедра бүлмәсенә килеп кергән иде. аспирантлар, дәрестән буш укытучылар белән петрографиянең аерым мәсьәләләренә карата бәхәскә кушылып китте. Төрле авторитетларны ярдәмгә дә чакырып тормастан, дәртләнеп үз фикерләрен исбатларга керештә. Бер-
заман, һушына килеп, стенадагы сагатька күз төшерсә. ун минутлык тәнәфес урынына егерме биш минут узган...
Йөгереп. сулуы кабып, аудиториягә барып керде. Ни күрсен: лекцияне академик Владимир Иванович Лучнициий үзе дәвам ита... Бу «җилбәзәк татар кызы-ның лекцияне ничек үткәрүен карап утырырга дип килгән булган инан ул. Утыз ел буена ничәмә-ничә галим тәрбияләп чыгарган академикның мондый тәртипсезлекме беренче ■ мәртәбә күрүе иде.
һәм аспирант Асия Дәминованың -үз эшенә салкын каравы, кафедра утырышында тикшерелде-
Бөек Ватан сугышы. Диссертацияне әзер дип әйтергә яраса да. мондый вакытта аның кайгысымыни! Илга бәреп кергән дошманны җиңү өчен җир куенында моңа кадар дөнья күрми яткан казылма байлыкларны тизрәк табарга, аларны бердәм максатка юнәлдерергә кирәк. Ил өчен хәзерге моментта геологның укытуыннан да, хәтта кулга корал төтып турыдан-туры дошманга каршы чыгуыннан да бу эш әһәмиятлерәк.
— Әйе. Асия, үз язмышына геолог һәрвакыт ил язмышы күзлегеннән карарга тиеш. — ди Владимир Иванович, аспирантының фикерләрен тыңлагач. — Безнең урын — алгы сызыкта.
Шулай итеп, Асия Дәминова. сугыш башлануга бер атна дигәндә, үзе теләп Урта Азиядәге кургаш, цинк рудникларында практик эшкә керешә. Озакламый аны бетен Союз күләмендә зур, әһәмиятле эшкә күчерәләр: 1943 елдан башлап Асия Дәминова. Главканың өлкән геологы сыйфатында, халык хуҗалыгы очен гаять әһәмиятле булган эшләр: төсле металларны эзләү, рудниклар эшкәртү һ. б. лар белән җитәкчелек итә...
Сугыш аның галим булырга омтылышын гамәлгә ашыруны биш елга кичентердө. Алай гына да түгел, абыйсы Хәмзә белән энесе Мансур җиңү көнен күрә алмадылар...
Ниһаять, 1946 елның январенда аның Карело-Фин ССРның Питнярант районы петрографиясе • дигән хезмәте бертавыштан геология-минералогия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә өчен лаеклы дип табылды.
Менә ул Мәскәүдэге төсле металлар һәм алтын институтының өлкән фәнни сотруднигы. Институт үзе дә. аның минералогия һәм петрография кафедрасы да сугыштан соң яңа гына оешып килә. Кафедраны оештыру, кадрлар туплау, җиһазландыру — гомумән аның барлык эше Асия Дәминова өстендә. Ул тиздән — кафедра мөдире, доцент. Педагогик, җитенчелек эше белән бергә, аның фәнни эшчәнлеге Союзның барлык почмакларын диярлен биләп алган: Урта Азиядәге. Карелиядәге. Закарпатьедагы. Енисей елгасы буйлап сузылган таулар тезмәсендәге файдалы казылма чыга-накларын картага төшерү, аларны өйрәнү Асия Дәминова җитәкчелегендә башкарылган эшләр.
Таймыр ярым утравын геологик үзләштерү буенча тикшеренүләре Асин Дәминованың гыйльми эшчәнлогендә генә түгел, бөтен совет петрография фәнендә зур урын биләп торалар.
1952 ел.
Асия Дәминова инде бишенчо җәен Таймыр ярым утравында уздыра. Биредә ул Үзәк Таймырдагы магматизм үзенчәлекләрен өйрәнә, ярым утрауның геологик картасын тези. ә көзен институтка найта һәм. *Нристалоптика •. «Токымнарны барлыкка нитерә торган минераллар», «Магматик һәм метоморфик тау токымнары курслары буенча лекцияләр уку. аспирантларның, студентларның фәнни эшләренә җитәкчелек итү һ. б. бик күп эшләр белән бергә, җәен тупланган материалларны тәртипкә китерә, классификацияли.
МАЛИК ХӘМИТОВ | ГЕОЛОГИЯ ДОКТОРЫ
Менә быел да ул Таймырга ашкынып, башта кайнаган мең төрле фикерләрен раслау ечен материаллар табарга еметланеп, инде юнәлешләре билгеләнгән, хәл ителеп килә торган проблемаларга өстәмә җаваплар эзләп килде.
Нәрсә ул Таймыр?
Поляр тугәрәктән дә төньянна табарак шактый еракка урнашкан ярым утрау ул. Таймыр — арнтик сахара иле. Аңа бары тин XVIII гасырда гына Европа кешесе аягы баса.
Петр патша, Россия бөек диңгез державасы булып әверелгәч, Мурманскидан, Төньяк Боз океаны буйлап, Тын океанга кадәр сәяхәт оештырырга уйлый. Максаты: Азия Америка белән тоташканмы инән — шуны белү. 1733 елдан 1743 елга кадар дәвам иткән Бөек Төньяк экспедициясе бу якларны өйрәнүнең башлангычы була. Бу экспедициянең штурманы Семен Челюскин 1742 елның 7 маенда Таймыр утравының төньяк-көнчыгыш ярына аяк баса. Бу урын хәзер Челюскин борыны дип атала. Азия материгының иң төньяктагы ноктасы ул. Аннан Төньяк Нотыпна бары 12 градус кала.
Кыргый тундра, тау тезмәләре. Тау тезмәләре аша упкыннар төбеннән елгалар ага. Тундрада тигезлек урыннарда нүллэр күп. Таймырны кисел ага торган бик күп елгалар арасында иң зурысы — озынлыгы мең километрдан артык сузылган Пясина елгасы.
Таймырның табигате гаять кырыс. Үзенең каты салкыннары, кара бураннары, поляр төне белән кыш бик озак дәвам итә анда. Ә яз җиткәч инде, кояш, кышын күренмәгәнгә оялгандай, айлар буе күктән төшми. Тундра өстендә исэпсез-хисапсыз күлләр, күлләвекләр көзгедәй ялтырап ята, чөнки кар суы верная да китә алмый, мәңгелек туң җир аны үзенә кабул итми.
Агачлар да үсә биредә. Ләкин нинди агачлар!.. Алтмыш-җитмеш яшьлек каен агачы синең билеңнән генә. Туң җир тамырларны тирән җәяргә ирен бирми, каты җилләр ботакларны җиргә сыга. Шуңа күрә йөз яшьлек агачлар да җиргә сыенып үсәләр.
Таймырның төньяк тундраларында исә үлән һәм мүк тә үсә алмый, анда, күз күреме дәвамында, зреле-ванлы ташлар түшәлгән очсыз-нырыйсыз бушлык сузыла...
Шулай да нешеләр яши анда. Болан асрыйлар, сунарчылык белән шөгыльләнәләр, балык тоталар. Э көньянтарак, Норильск тирәсендә (көньяк төшенчәсе биредә чагыштырмача, чөнки Норильск — дөньяда иң төньякка урнашкан шәһәр), күмер чыгаралар, металл коялар...
...Алзрның лагере Мамонт елгасының сул ягына урнашкан. Лагерьдан теньяктарз.ч кук йвзендәге йолдызлар торышын хатерлэтнзнгадер инде. Астрономик дип исемләнгән куллар төркеме җәелеп ята.
Тира-яктагы җир өсте ямь-яшел мүк белән капланган. Мүк карлыганы пешкән чак, алар энҗе кебек ялтырап нүренәлар. Мамыкбаш үләннәре чәчәктә утыра. Түбәнлекләр, аксыл томан җәелгәндәй булып, болан мүге үләне белән капланган. Әйе. кы- Е рыс кыштан соң, кыска поляр җаенда барлык нәрсә яшәп калырга ашыга.
сйтерөң да юн, лагерьның урыны тундра өчен бик матур җирдә.
Даминова бүген үзенең ярдәмчеләренә ял бирде. Шуннан файдаланып, аспирант Борис Тихомиров күлгә балык тотарга китте.
Тәбәнәк буйлы булса да, нык гәүдәле, җитез хәрәкәтле егет ул Борис. Бирегә килгән саен (Борис инде өченче экспедициягә катнаша), ул Маскәүгә - Шмидт бабай булып», сакал үстереп кайта. Шулхәтле күнегеп бетәсең сакаллы Бориска, институтка кайтып, сакалын кыргач, бөтенләй үзгәреп кита, башта танымый торасың. Балык дигәндә инде, бөтен нәрсәсен оныта. Азрак буш вакыт булса, кармакларын күтәрә дә, балык каптырырга чаба. «Туйдырды инде консерв ашы , — ди.
3 ярдәмчеләренең икенчесе Идрис Мозаффаров — үзенең озын буеннан оялгандай. бөкрәебрәк йөри торган, салмак хәрәкәтле, аз сүзле, оялчан. шул ук вакытта беркатлы һәм уйчан егет. Еш кына бер читкә китә дә. кешегә күрсәтми генә, блокнотына ниләрдер сызгалый. Шигырь яза торгандыр. Алар яшендә кем генә шигырь язмаган...
Энә хәзер дә ул палаткалардан бер читтә, кәрлә наен куаклыгы янына утырган да. тезенә блокнотын куйган килеш, бер ноктага текәлеп уйга баткан...
Тырышсаң була инан...
Идриснең күңеле балачактан үк ерак җирләр күрергә омтыла иде. 8 омтылышны тормышка ашыру бик җиңел булып чыкмады. Урта мәктәпне тәмамлады, өлгергәнлек аттестаты алды, укырга китәргә, паспорт алырга рөхсәт сорап колхоз идарәсенә барган иде. председатель кырт кисте:
— Колхозда да сиңа эш җитәрлек. — диде. — Бетенесө унымакчы...
Идрис председательнең болай тискәре җавап бирүен көтмәгән иде. Дөрес, урта мәктәпне бик үк яхшыга бетермәде ул. «3» леләро дә бар. Ләкин җиңел булмады аңа урта мәктәпне бөтерү. Әтисе юк. 1943 елда Орел шәһәреннән үлгән хәбәре килде. Бер сеңөлесе, ике апасы, әнисе белән — семьяда бер ир кеше — ул калды. Әнисе аны ничек кенә булмасын, укытырга тырышты. Ә тырышлык Идриснең үзендә дә җитәрлек иде. Иртән тора да сыер абзарын чистарта, кичен мәктәптән кайта да утын кисә, терлекләргә азык сала. 3 дәресләрен мич башында әзерли—анда тыныч. Шешәгә керосин салып үзө ясаган тычкан күзе^^ бик үк әйбәт яктыртмаса да. ул шуңа да канәгать иде. Щитмәсә. көн саен биш километрдагы район үзәгенә йөреп укыды. Ңзяүләп.
Знисе до. ике апасы да фермада эшли. Нигә каршы килә икән инде ул председатель.
Әнисенә идарәгә кабат барырга рөхсәт итмәде, туу турында таныклыгын, аттестатын кәгазьгә төреп кесәсенә тыкты, капчынка ике бөтен икмәк, бер банка сары май салып, аркасына асты да җәяүләп Уруссу станциясенә юлга чыкты.
Уфа — Мәскэү поездына билетсыз утырды. Шулай да барып җитте Мәскәүгә.
Әтисс ягыннан чыбык очы туган тиешле абыйсы Мәскәүдә тора иде. аны эзләп Тапты.
Аның теләге геолог булу иде. Университетның кабул итү кабинетында аңардан паспорт сорадылар. Димәк, паспорттан башка чыннан да мөмнин түгел инан. Инде ни эшләргә?
Коридор стенасына сөялгән килеш, шулай уйланып озак басып торды уп. Битләреннән тәгәрәп мөлдер-мөлдер яшьләр анканын да сизмәде. 3 моны коридордан узып торган кешеләр күргәннәр икән.
— Нигә борыныңны салындырдың, егет — диген хатын-кыз тавышына Идрис сискәнеп китте.
МАЛИК X J м II IIJB Ц ! ЕО.ЧО1 ИЯ ДОКТОРЫ
Аның каршында очлы борынлы, сары чәчле, нечкә иренле бер хатын басып тора иде. Үзе бик гади киенгән, бер да Мәскәүдә яшәүче димәссең. Күзлек астыннан соргылт күзләре дә бик игътибарлы карый, йезе дә бик малаем күренә. Мегаен, шуңар- гадыр инде, бер дә оялып-нитеп тормастан. Идрис эчендә ни бар — барысын да ачып салды. Аттестатын, туу турында таныклыкны караганнан соң:
— Геолог буласың килә инде синең алайса, — диде әлеге хатын, чеп-чи татарча итеп.
Идриснең күзләре шарланды, ул монда. Мәскәү университетында, татар кешеләрен очрату турында башына да китермәгән иде.
— Ие. ие, апа. Бары тик геолог булырга гына исәп, —дип тиз-тиз сөйләргә не- реште ул. — Безнең якларда бит нефть...
Ләкин апа аның сүзен бүлде.
— Әйдә киттек, барысы да рәтләнер...
Шулай итеп, бу апасы Идрискә Мәскәү паспорты алырга да, тулай торакка урнашырга да, институтка керергә дә булышты.
Хәтта институтның ике курсын тәмамлагач, моңа кадәр Советлар Союзының геологик картасында ак тап булыг. кала биргән Таймыр ярым утравының үзәк елешен үзләштерү, өйрәнү экспедициясенә дә нертте ул аны.
Бу экспедиция материаллары нигезендә ясалган доклады өчен институт күләмендә үткәрелгән фәнни конференциядә Идрис диплом белән бүләкләнде.
...Менә инде ул икенче экспедициядә. Хәзер Идриснең дә максаты ачык инде: ул гади геолог-инженер булып кына калмаячак, чын-чынлап Асия апа Дәминовэның шәкерте — петрография буенча галим булачак. Диссертация темасы да аның инде билгеле. Тик шунысы бар: институтны бетергәч. Асия апа аны бер-ике елга иң ерак почмакка практик эшкә куачак . Шунсыз геология галиме булу мөмкин түгел , ди ул. Әйдә, шулай булсын! Ул барыбер үзенекен итәчәк...
Әйе, Таймырда кеше аягы басмаган урыннар күп. Бигрәк тә аның үзән өлешендә. Аның чикләре: төньяктан — Карски диңгезе, көнбатыштан — Пясина елгасы, көнчыгыштан — Таймыр елгасы, көньяктан — Пясино-Хатанга тигезлеге. Гаять зур мәйданны били ул —125 мең квадрат километр. Бу мәйдан Татарстан республикасы территориясеннән ике мәртәбәгә якын зуррак.
Үзәк Таймырның геологик төзелеше бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Хәтта Днепр хәтле диярлек булган Пясина елгасын да соңгы ун-егерме елга кадәр нартага төрле кеше төрлечә төшергән.
Идрис боларның барысын да белә. Шулай ук ул Төньяк диңгез юлының Баш идарәсе каршындагы Бөтенсоюз Арктикразведка трестының эш нәтиҗәләре белән дә таныш. Алар чыгарган нәтиҗә буенча. Таймырда магматизм проблемаларын өйрәнү беренче чиратта тора.
Бу дерес тә. Мондагы тау токымнарына геологик, петрографии һәм петрогрохимин характеристика бирүне юкка гына максат итеп куймаган аларның җитәкчесе. Алай гына да түгел, алар бу токымнарның барлынка нилү шартларын да. магматик катламнарның яшен дә. бу җирдә барлыкка килгән руда ятмаларының үзенчәлекләрен дә өйрәнергә тиешләр. Ә моның өчен нәрсә кирәк? Моның өчен факт кирәк, бик күп фактлар кирәк. Атаклы француз натуралисты Бюффон унтугызынчы гасыр урталарында ук: Фантлар туплагыз, алардан фикер туар , — дип юкка гына әйтмәгән. Бу сүзләр геологлар өчен матур фраза гына түгел, лозунг.
...Бүгенге кичке аш озакка сузылды. Борис тотып кайткан балыктан шулпа пешерделәр, калганын кыздырдылар да. Бик тәмен белеп ашадылар.
Аш вакытында сүз күбрәк петрография фәненең әһәмияте турында барды. Әлбәттә, Идрис бу фәнне яхшы белә. Бу фән буенча аның зачет кенсгәсендә отлично билгесе. Шулай ук ул экспедициянең максаты белән дә һәрьяклап таныш. Аларның беренче бурычы — Таймырның үзәк өлешендәге магматик тау токымнарын тикшерү, өйрәнү.
Миллион еллар элек биредә мәхшәр булган. 30—40 нилометр җир астыннан зур басым астында ут сыман матдә — магма бәреп чыккан. Аның составындагы терле
газлар. су парлары очып беткән. Ә суынган, каты таш хәленә килгән җир асты матдәләре гасырлар, мең еллар дәвамында, һава һәм үзендәге төрле элементлар белән химик реакциягә кереп, минералларга әверелгән. Шуңа күрә мондый төр тау токымнарын магматик тау токымнары дип йөртәләр дә. Магматии тау токымнары җир шарының геологик үткәнен чагылдыра торган көзге генә түгел, кыйммәтле казылма байлыкларына юл күрсәтә торган маяк та. ■
Юкка гына Асия Мисбахетдиновна петрографиянең бу тармагын үзенең фәнни эше өчен максат итеп алмаган.
Бүген дә сүз нәкъ шул турыда барды. Сүз артыннан сүз чыгып. Якутия алмазы да телгә алынды. Телгә алынып кына калмады, Асия Мисбахетдиновна үзенең таныш геологы Александр Петрович Буровның бу ару-талуны белми торган таш> чыганагын ничек итеп эзләп табуын да сөйләп бирде.
Ташлар арасында иң кыйммәтлесе — салават күперендәге барлык төсләрне үзеннән нур итеп чәчә торган, табигатьтәге иң каты матдә — алмаз. Ул бернинди сыеклыкта да эреми, утта янмый. Гади углеродтан гыйбарәт булган бу кыйммәтле таш — шулай ук магматии тау тонымы. Морҗадагы корымнан яки без яза торган карандаш эчендәге графиттан ул бары тик атомнарының бүтәнчә төзелеше белән генә аерылып тора. Шул ук графит ул. билгеле бер басым астында, аерым бер температурада магма составындагы углеродның атомнары үзгәргән дә шундый каты, кыйммәтле ташка — алмазга әверелгән.
...1867 елда Көньян Африкада. Кемберли дигән шәһәрдән еран түгел урында, алмаз чыганагы табыла. Моны ишетү белән, матрослар норабльләрен ташлап качалар, солдатлар хәрби эштән ваз кичәләр. Полицейскийлар коралларын ташлап, тоткыннарны язмыш иркенә калдыралар. Сәүдәгәрләр кибетләрен, фермерлар үзләренең җирләрен, терлекләрен оныталар. Барысы да алмаз эзләргә ашыгалар...
Капиталистлар, үзара берләшеп, бөтен дөнья алмаз синдикаты оештыралар. Синдикат кемгә, кайсы дәүләткә күпме алмаз сатасын, аның бәясен билгели. Синдикатта эшләүчеләр аерым режимда: аларны һәр көнне берничә тапкыр тентеп торалар. Яши торган урыннары да чәнечкеле тимер чыбык эчендә.
Алмаз чыганакларын ззлаү, разведка ысуллары, алмаз барлыгын күрсәтә торган үзенчәлекләр турындагы кәгазьләр метр калынлыгындагы бетон стеналар, корыч сейфлар эчендә саклана.
Ләкин Көньяк Африканың геологик төзелеш картасы беркем өчен да сер түгел. Ленинградның яшь галиме Владимир Степанович Соболев Советлар Союзы территориясендә шуңа охшаш урынны эзләргә керешә.
Миллионнарча еллар элек, геологик үзгәрешләр нәтиҗәсендә, җир астындагы авыр токымнар җир өстенә бәреп чыга. Ңир астында тупланган газлар бик каты шартлап ескә ыргылалар. Шушы шартлау вакытында алмазлы тау токымнары (кимберлит) да җир өстенә ыргытыла.
Тирәндәге авыр тонымнар җир өстенә бәреп чыккан урыннар Советлар Союзында да табыла. Мондый урын — Якутия территориясе икән. Ә геолог А. П. Буров ныклы логикага нигезләнгән теориянең дөреслеген иң беренче башлап практикада исбатлый.
Тау токымнарының төзелеше, барлыкка килү тарихы ейрәналмәсә, ул урыннар геологик нартага төшерелмәгән булса, әлбәттә, бу ачыш мөмкин булмас иде.
— Әйе,— дип куйды Борис, үз-үзенә сөйләнгәндәй.— Петрография — геологиянең тактикасы да. стратегиясе дә.
— Синең сүзеңдә хаклык юк түгел. — диде аңа каршы Дәминова. — Ләкин алай дип фәннәрнең һәрберсенә карата әйтергә була. Табигать, шулай ук җир катламнары — гигант бор лаборатория. Андагы барлык процесслар очраклы рәвештә түгел, нинди дә булса законга буйсынган хәлдә бара. Безнең бурыч шул законнарны, ягъни геологиянең бер үн вакытта стратегиясен дә. тактикасын да ейрәнү...
Аннары Асия Мисбахетдиновна төньякка күз төшерде. Зур кызыл шар — кояш офыкна терәлеп тунтап калгандай күренә иде.
— Сүз күпнә китте. Марш палаткаларга. — диде ул, бүгенге әңгәмәгә чик иуөп, — инде ярты төн җиткән...
— Әйе. геология кызыклы фән, — дип уйлады Идрис, йоны капчыгына кереп уңайлап яткач. — Бөтен фәннәргә фән...
in.ioiKotT нилоггоя i ■ п о i и и е х я и IT v w
Асия Даминованың докторлык диссертациясе «Үзәк Таймырның магматик формацияләре- дип исемләнгән иде. Бу хезмәт өстендә Асия Дәминовага ун елдан артык эшләргә туры килде. 1947—53 елларда ул, һәр җәй саен Таймырга барып, турыдан- туры кыр эшләренә җитәкчелек итте. Ә 1954 елдан алып 1958 елга кадәр тупланган материалларны өйрәнү, алардан нәтиҗәләр ясау өстендә утырды.
Ниһаять. 1959 ел башында моңа кадәр тикшерелмәгән гаять зур районда — Таймыр ярым утравының үзән өлешендә — магматизм үсеше закончалыклары сурәтләнгән бу хезмәте өчен Асия Дәминовага М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының Гыйльми Советы геология-минералогия фәннәре докторы исемен бирде.
Асия Даминова хезмәтенең теоретик һәм практик әһәмияте турында тулы фикерне, әлбәттә, бу өлкәдә эшләүче белгечләр генә әйтә ала. Ә бу диссертациягә карата белгечләрнең фикере күп булды. Советлар Союзындагы геология буенча учреждениеләрнең, күренекле белгечләр — галимнәрнең барысы да диярлек диссертациягә карата үзләренең отзывларын җибәрделәр.
«.. Совет Арктикасының кырыс, үтеп керергә авыр бу районы 1945 елда әле асылда ак тап иде. — дип яза экономик ярдәмләшү Советы Секрета- риятының Геология буенча Советнигы А. Голов. - Геология-минералогия фәннәре кандидаты А. М. Дәминова бу районны геологик картага төшерү. эзләнү эшләренә, экспедиция материалларын эшкәртүгә үзе турыдан-туры катнашты. А. М. Дәминованы мин, «Арктикраз- ведка» трестының начальнигы (1947—50 е.е ), Тау-Геология идарәсе начальнигы. Төньяк диңгез юлы начальнигы урынбасары (1950—53 ее.) буларак, яхшы белүем сәбәпле, кырдагы һәм лабораториядәге эшләрен зур җитдилек һәм намус белән башкаруын, геологик күренешләргә чын фәнни һәм объектив бәя бирүен, алынган фактларны системалаштыра, анализлый белүен, тыйнаклыгын һәм шул ук вакытта үз карашын туп- туры әйтеп бирә алуын, үз-үзенә таләпчә.члеген һәм бергә эшләүче иптәшләренә карата гаять игътибарлы булуын билгеләп үтәргә тиешмен».
Отзывлар күп. Алар йөздән артык. Аларның һәммәсендә диярлек илебезнең зур дәрәҗәле геология белгечләре — галимнәр безнең якташыбыз, бин гади һәм кешелекле, шул ук вакытта җитди һәм аналарча кайгыртучан Асия Даминованың фәнни эшчәнлегенә, шәхси батырлыгына, ул иҗат иткән хезмәтләрнең әһәмиятенә соклану белдерәләр.
СССР геология һәм җир асты байлыкларын саклау Министрлыгының коллегия члены. СССР Фәннәр Академиясе член-корреспонденты А. Амирасланов болай дип яза:
«...А. М Дәминова диссертациясе югары фәнни дәрәҗәдә башкарылган. анда Үзәк Таймыр геологиясен аңлау өчен кирәк булган мәсьәләләр комплексы җентекләп тикшерелгән һәм ул иң югары бәягә лаек.
А. М. Дәминова хезмәтен СССР геология һәм җир асты байлыкларын саклау Министрлыгы оешмалары, практик максатлардан чыгып, киләчәктә Үзәк Таймыр районында казылма байлыкларны эзләү, геология-разведка эшләрендә эффектив юнәлешне билгеләү буенча киң файдаланачак».
Әйе, фан әһелләренең, практик геологларның Асия Дәминовэның үзенә дә, аның хезмәтләренә дә карашлары яхшы, хөрмәтләре зур. Шулай булмый мемнин дә түгел. Ул, беренчедән, үзе прантик геолог, икенчедән, фәнгә өлеш керткән һәм халык хуҗалыгына файда китергән башка фәнни хезмәтләре дә күп. Ул — дөнья нүргән, басылып чыннан иллегә якын фәнни хезмәтнең авторы. Шул ук вакытта Асия Дәминова тәҗрибәле, игътибарлы педагог та. Аның < Высшая школа- нәшрияты басып чыгарган «Тоным барлыкка нитерә торган минераллар», ' Микроскоп белән токым барлыкка китерә торган минералларны, структураларны һәм магматик тау токымнарын билгеләү таблицалары. < Недро ■ нәшриятында чыкнан - Магматик формацияләрнең төп типлары- һәм башка дәреслекләр буенча меңнәрчә студентлар белем алалар. Аның швнерт-
ларе — йөзләрчә геологоразаедчинлар — илебезнең тарле почмакларында, моңа кадар кеше аягы басмаган сукмаклар буйлап, файдалы казылмалар эзлилар. Хәер, аның шакертларс бер безнең илебездә генә түгел...
1961 елда профессор Асия Даминованы Патрис Лумумба исемендаге халыклар дуслыгы университетына чакырып алалар һәм аңа инженерлык факультеты каршында минералогия, петрография һәм кристаллография кафедрасын оештырырга, бу кафедраның медире булырга тәньдим итәләр. Биредә дә ул гаҗәеп эш секзчәнлеге. гыйльми омтылышларының киңлеге, гүзәл рухи һәм кешелек сыйфатлары белән тиз арада барлык студентларның да. педагогларның да ихтирамын казанып елгерә.
Бу университет быел инде үзенең өченче чыгарылышын ясады. Асия Даминова тзрбиялэп чыгарган уннарча чит ил белгечләре хәзер Африка. Латин Америкасы. Азия илләрендә үз халыкларының экономик бәйсезлеклэре өчен керәшәләр.
Э профессор Даминова үзенең фәнни эшчәнлегеи дә. педагогик, оештыру-иҗтимз- гый зшчанлеген дә дәвам итә. Ул Лондонда һәм Делидә үткәрелгән халыкара минералогия конгресслары, шулай ук Бөтенсоюз петрография киңәшмәләре делегаты. Алар- дан тыш КПССның Мәскэү шәһәре Октябрь районы комитеты каршындагы фән эшләре советын, университетта тау. геология эшләре буенча методология комиссиясен, студентларның фәнни җәмгыятен җитәкләп, зур иҗтимагый эшләр алып бара.
Әйе. аның вакыты гаять тыгыз. Шулай да ул театр-киноларга йөрергә дә. культура. әдәбият яңалыклары белән танышып барырга да вакыт таба. Татар язучыяары- кың, шагыйрьләренең әсәрләрен даими укып бара. Ә ял көннәрендә Мәснәү тирәләренең кышкы табигате кочагында чаңгыда йөрергә ярата.
Бу көннәрдә якташыбыз, татар хатын-кызларыннан беренче геология докторы, күренекле профессор Асия Даминова я Кавказда, яисә Урта Азиядә, я булмаса Себер киңлекләрендә үзенең студентлары белән практикададыр, күпмилләтле шәкертләренә җир асты хәзинәләрен табу серләрен өйрәтә торгандыр. Ләкин найда гына булмасын, аның омтылышы бер — туктаусыз эзләнү, хәрәнәт...
М»ск»ү — Казан,