Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЬ
Юлбашчыбыз В. И. Ленинның туган көненә
багышлап үткәрелә торган музыкаль фестиваль
соңгы алты ел эчендә традициягә әверелде. Бу
фестивальгә ел саен совет сәнгатенең иң оста, нң
күренекле вәкилләре катнаша.
Быел апрель аенда 20 көн дәвамында Казан
театрларында, культура сарайларында бөтен
дөньяга мәшһүр коллективлар — СССР халык
артисты, профессор А В Свешников
җитәкчелегендәге ССР Союзы Академия хоры.
СССРның халык артисткасы Н. Надеждина
җитәкчелегендәге «Березка» Дәүләт хореография
ансамбле. «Җырлый торган гитаралар» ансамбле.
СССР халык артисткасы В. Марецкая, Бөтенсоюз
һәм халыкара эстрада конкурслары лауреаты И.
Кобзон концертлар бирделәр
Фестиваль Муса Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театры бинасында
башланды. Язгы музыкаль бәйрәмне Татарстан
Министрлар Советы председателе урынбасары Р.
Ярмөхәммәтова ачты.
Бетховенның беренче тапкыр 1908 елда
яңгыраган, азатлыкка, туганлыкка, бердәмлеккә
ирешү тантанасын сурәтләгән Бишенче
симфониясен Казан тамашачылары зур
күтәренкелек белән тыңладылар.
Халыкара пианистлар конкурсы лауреаты А.
Каплан С. Рахманиновның Икенче концертын
башкарды. Бу кичә П И. Чай- ковскийның «Итальян
каприччиосы» исемле симфоник әсәре белән
тәмамланды. Симфоник оркестр белән
Казагыстанның халык артисты, дирижерларның
Бөтенсоюз конкурсы лауреаты, безнең якташыбыз
Фуат Мансуров дирижерлык итте.
АЧЫК ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ
19 апрельдә Татарстан язучылары союзы
каршындагы партия оешмасының ачык җыелышы
булды. Татарстан язучыларының VII съезды
йомгаклары һәм партия оешмасының бурычлары
турындагы докладны партия оешмасы секретаре Л.
Ихсанова ясады Доклад буенча фикер алышуга
катнашкан И Гази, А. Талвир, В Синев. С. Сабиров,
А. Хәсәнова һ. б. лар съездда күтәрелгән
мәсьәләләрне тормышка ашыру чаралары,
империализмга каршы идеологии көрәштә
язучыларның тоткан роле турында сөйләделәр.
Җыелыш кузгатылган мәсьәләләр буенча карар
кабул итте.
ТАНЫЛГАН КИНО АРТИСТЛАРЫ
КАЗАНДА
Апрель аенда республикабызның баш-
каласында кино бәйрәме үткәрелде. Шул уңай белән
Казанга угызга якын танылган кино артистлары
килде СССРның халык артисты В. Белокуров,
РСФСРның халык артисткасы Л. Смирнова.
РСФСРның халык артисты М. Кузнецов, РСФСРның
халык артисты Е. Матвеев. РСФСРның атказанган
артистлары 3. Федорова. К. Лучко. Н. Румянцева, Г.
Вицин, артистлардан Н. Мордюкова, К- Сорокин, Е.
Моргунов, В. Ивашов, В Васильев, Бруно Оя. Ю.
Белов. В. Беляевский. В Шалевич. В Комаров, Г.
Янкина. Г. Юматов. О Воронцов. Б Битюгов, Е.
Винник, Д. Ашкинази Һ. б. лар Спорт сараенда,
кинотеатрларда, предприятиеләрдә, культура
сарайларында ун меңләгән кино сөючеләр белән
очрашып, концертлар бирделәр, үзләренең иҗат
үрнәкләре белән таныштырдылар.
ШИГЫРЬ БӘЛРӘМЕ
һәр яз саен, апрель аенда, халкыбызның бөек
шагыйре Габдулла Тукай туган көн уңае белән,
республикабыз башкаласы Казанда. шәһәр һәм
авылларда шнЯдрь бәйрәме үткәрелә.
Быел да шагыйрьләр, әдипләр, әдәбжят
сөючеләр шигырь бәйрәмен зур итеп үткәрделәр.
Бәйрәмгә Ленинградтан, Башкорт- станнан, Кара-
Калпак АССРдан кунаклар килде.
Шигырь бәйрәме 23 апрельдә Зелено- дольск
шәһәрендә башланды. Шәһәрнең Культура
сараендагы Зәңгәр залга күп санлы әдәбият
сөючеләр җыелды. Анда үткәрелгән шигырь
кичәсенә И. Туктар. Н Арсланов. 3. Нури, Ш Галиең.
Ф. Шәфигул- лин катнашты. Язучылар союзы
идарәсенең җаваплы секретаре 3. Нури Татарстан
язучыларының VII съезды йомгаклары турында
сөйләде, шагыйрьләр үзләренең яна әсәрләрен
укыдылар.
24 апрельдә шигырь бәйрәме дәвам итте. Казан
дәүләт консерваториясенең Зур залында бу көнне
шигырь һәм җыр кичәсе булып үтте. Бу кичәдә татар
шагыйрьләре һәм Ленинградтан, Кара-Калпак
АССРдан килгән кунаклар үзләренең шигырьләрен
укыдылар, композиторлардан: 3. Хабибул- лин һәм
Р. Яхин, А. Ключарев. 3. Гыйба- дуллнн, Ф
Әхмәдиев. артистлардан: И. Шакиров, Р. Билалова,
Г. Рәхимкулов,
А Арсланов, X. Гыйниятова, Р. Ибатуллин. К
Яибулатова һәм Т Якупов катнашты.
26 апрельдә Куйбышев мәйданындагы Г Тукай
һәйкәле янында традицион шигъри митинг
үткәрелде. Кичен язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында Башкорт станнан килгән яшь шагыйрьләр
катнашында шигырь кичәсе булды.
ГОРЬКИЙ КӨННӘРЕНДӘ
Бөек пролетар язучысы М. Горькийнын тууына
100 ел тулу уңае белән Мәскәүдә М. Горький
исемендәге дөнья әдәбияты институтында «Горький
һәм заман» темасына фәнни сессия булды. Анда
филология фәннәре докторы, СССР язучылары
союзы члены М. Гайнуллин «Горький һәм татар
әдәбияты» дигән темага доклад ясады М. Гайнуллин
шундый ук докладны Азия халыклары институтында
«Горький һәм көн чыгыш» темасына үткәрелгән
фәнни конференциядә һәм «Горький һәм СССР
халыклары әдәбияты» дигән темага Ереванда
үткәрелгән Бөтенсоюз конференциясендә дә укыды.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Проза секциясенең 18 апрельдә үткәрелгән
чираттагы утырышында яшь язучы В Нуруллнннын
«Казан утлары» журналында басылып чыккан
«Шинельсез солдатлар» повесте турында фикер
алышу үткәрелде.
Фикер алышуга А Расих. Ф Хөсни. Ә Еники, Г.
Бакиров, Н. Фәттах, Я Халитов. Т. Мнннуллин. X.
Сарьян, К. Тнмбн- кова һәм башкалар катнашып,
яшь авторның беренче зур әсәрендәге уңышлы һәм
кимчелекле якларны күрсәттеләр, киләчәктә ижат
эше өчен файдалы киңәшләр әйттеләр.
12 апрельдә үткәрелгән тәнкыйтьчеләр
секциясе утырышында яшь тәнкыйтьче Ф Мусинның
соңгы еллардагы проза әсәрләрендә герой
мәсьәләсенә карата ясаган ДЙладын тикшерү булды
Докладчы һәм доклад буенча чыгыш ясаган X Хәйри.
3 Мажнтов. М. Гайнетдннов, М. Бакиров һ. б. лар,
бүгенге проза әсәрләренә киң тукталып, яларда
художество сыйфатлары ның үсә баруын,
сурәтләнгән геройларның характерларында совет
кешеләренә хас үзенчәлекләрнең өстенлек алып
торуын билгеләп үттеләр.
Ш. МӘРҖӘНИНЕҢ ТУУЫНА 150 ЕЛ
II апрельле СССР Фәннар академиясенең Г.
Ибрзһнмов исемендәге тел. әдәбият Һәм тарих
институтында Шиһап Мәржәин- Нен тууына 150 ел
тулу уңае белән Гыйльми совет удырышы булды
Утырышка Казан югары уку йорты укытучылары,
дәүләт архивы. китапханә хезмәткәрләре катнашты
Тарих фәннәре докторы А. Халиков «Ш.
Мәржәин — беренче жнрле татар тарихчысы» дигән
темага доклад ясады Филология фәннәре докторы
М. Гайнуллин. филология фәннәре кандидатлары X.
Хис- мәтуллин, М. Усманов һ б лар белдерүләр
белән чыктылар.
Утырышка катнашучылар Ш. Мәржәни
әсәрләренең басмасын әзерләү Һәм аның юбилее
уңае белән фәнни конференция үткәрү мәсьәләсен
көн тәртибенә куйдылар.
ӘЛМӘТ ШӘҺӘРЕНДӘ
КУЛЬТУРА ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Моннан өч ел элек Әлмәттә Татарстанның
районара симфоник оркестры оештырылган иде. Бу
коллектив республикабызның көнчыгыш районнары
хезмәт ияләренә уңышлы рәвештә культура хезмәте
күрсәтеп килә.
Апрель аеннан башлап районара симфоник
оркестр. репертуарын яңартып, нефтьчеләрне һәм
колхозчыларны Моцарт һәм Салих Сәйдәшев
әсәрләре белән таныштыруга кереште
Әлмәт музыка училищесының беренче
чыгарылышы булды. Училищены тәмамлаган
дистәләрчә яшь музыкантлар Алабуга. Азнакай.
Бөгелмә. Баулы, Әлмәт. Ленйно- горек, Чаллы һәм
башка шәһәр һәм поселокларда балалар музыка
мәктәпләрендә укытачаклар.
СӘЕТ КАЛЬМЕТОВКА 50 ЯШЬ
Әлмәт шәһәрендә яшәүче драматург Сәет
Кальметовка 50 яшь тулды Юбилей унае белән
Техника йортында тантаналы кичә үткәрелде.
Кичәне КПССнЫн Әлмәт шәһәр комитеты секретаре
Хәкимова зчты. Драматургның тормышы һәм нжадн
эшчән- леге турындагы докладны Гариф Ахунов
ясады Соңыннан партия-совет оешмалары, нефть
учреждениеләре, колхоз һәм совхозлар. мәктәпләр
исеменнән юбилярга карата күп санлы тәбрикләү
сүзләре әйтелде. Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумы драматургны Почет грамотасы
белән бүләкләде
Икенче бүлектә кичәгә катнашучылар Әлмәт
татар драма теятры артистлары һә и музыка
училищесы укучылары, укытучылары көче белән
үткәрелгән зур концерт карадылар.
ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Мәскәү шәһәренең атеистлар клубында татар
әдәбиятына багышланган әдәби кичә үткәрелде.
Кичәне техник фәннәр докторы, профессор
Искәндәр Ннгъмәтуллнн ачты Ә Галикәев. Ф
Кутуева, М. Таһировз һ. б. лар «Казан утлары»
журналында басылган әсәрләр турында
сөйләделәр. Татар әдәбияты вәкилләре \ Вахит
белән Г. Минский һәм башкорт шагыйре Г.
Рамазанов яңа әсәрләрен укыдылар.
Яшь шагыйрьл .р Равил Файзуллин белән А.
Хәлим Әгерже районы авылларында булып
кайттылар. Алар Иж-Бубн, Исәнбай. Баржы-Умга,
Кырынды. Салагыш һәм башка авылларда әдәбият
сөючеләр белән очраштылар. татар әдәбиятының
бүгенге
торышы турында сөйләделәр, яңа шигырь* ләрен
у кыдылар.
19 апрельдә Казан химия-технология институты
студентлары татар әдәбияты һәм сәнгатьнең яшь
көчләре белән очрашу үткәрделәр. Кичәдә җырчы И.
Шакиров, композитор Р. Еникеев. шагыйрь Р Файзул-
лин, прозаик Р. Батуллнннар катнашты. Сәхнәдән
җыр, шигырь, музыка яңгырады. 800 кеше катнашкан
бу кичә зур күтәренкелек һәм алкышлар белән узды.
ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ КЛУБТА
12 апрельдә чираттагы әдәби җомгада кыска
хикәяләр кичәсе үткәрелде. Анда Ф Хөсни, Сарьян.
Р. Батуллин, Г. Шә- рәфетдннов һ. б. лар әдәбият
сөючеләрне үзләренең яңа хикәяләре белән
таныштырдылар.
М. ГОРЬКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ
КОЛХОЗДА
Мөслим районының Максим Горький
исемендәге артель членнары бөек язучының тууына
100 ел тулу көнен зур итеп билгеләп үттеләр. Шул
уңай белән колхоз идарәсе М. Горький исемендәге
премия билгеләде. 100 сум күләмендәге бу премия
һәр елны язучы туган көнне — 28 мартта иң алдынгы
механизаторларга, терлекчелек осталарына
биреләчәк. Быел М. Горький исемендәге премияләр
комбайнчылардан М. Гыймранов белән В
Латыйповка, тракторчы Г. Әхмәтҗановка
тапшырылды.
Киләчәктә Октябрь авылында бөек язучыга
һәйкәл салу планлаштырылды.
ЯҢА ДИССЕРТАЦИЯЛӘР
Казагыстан ССР Фәннәр академиясенең тел.
әдәбият һәм сәнгать институтларының
берләштерелгән Гыйльми Советы утырышында М.
Горький исемендәге Омск педагогия институты
доценты Г. Эмиров «Г. Тукай теле (лексика һәм
фразеология)» дигән темага докторлык
диссертациясе яклады.
Казан дәүләт университетының март— апрель
айларында үткәрелгән Гыйльми советы
утырышларында журналыбызның актив
авторларыннан М. Усманов. Ә Кәри- муллин. С.
Алишев, К. Зиннатуллина фәннәр кандидаты дигән
гыйльми исем алу өчен диссертация якладылар.
М. Усмановның «XVII—XVIII йөзләргә караган
тарихи кулъязмалар һәм аларның үзенчәлекләре».
С. Алншевнең «Татарлар һәм Пугачев хәрәкәте»
исемле хезмәтләре — тарих фәннәре кандидаты, Ә
Кәримуллин- ның «Татарларда китап басу һәм татар
филологиясенең яңа чыганаклары. (XVII— XIX
йөзләр.)». К. Зиннәтуллинаның «Хәзерге татар
әдәби телендә фигыльләр төрләнеше» дигән
хезмәтләре — филология фәннәре кандидаты дигән
гыйльми дәрәҗәгә лаеклы дип табылды.
«ДАВЫЛГА ТАБАН»
ҮЗБӘКСТАН СӘХНӘСЕНДӘ
Танылган татар драматургы Р Ишморатның
«Давылга табан» пьесасын Хәмзә исемендәге
Ташкент драма театры Үзбәк- стан
тамашачыларына күрсәтте. Владимир Ульянов
ролендә яшь артист X. Абдурәсү- лов. Мария
Александровна Ульянова ролендә СССРпың халык
артисткасы. Дәүләт һәм Хәмзә премияләре
лауреаты С. Ишан- тураева уйнады. Спектакльне
сәхнәгә режиссер Н. Отобаев кунды.