ЧИШМӘЛӘР ЕРАКТАН БАШЛАНА
татар халкының ювелирлык сәнгате әкренләп онытылып бара. Хәтта Саба якларында да аның серләрен белүче һәм саклаучы картлар бармак белән генә санарлык. Шу- парның берсе — Гыйниятулла Хаҗиәхмәтов.
Совет власте Гыйниятулла абзый балаларына зур мөмкинлекләр ача Ишле һәм тату гаиләдән югары белемле төрле профессия кешеләре чыга. Шул ук вакытта аларның һәрберсенә әтиләре һөнәреннән дә нидер йоккан шикелле. Барысы да әдәбиятка һәм сәнгатькә һәвәс кешеләр, барысы да матур итеп рәсем ясый беләләр.
Әмма шулар арасыннан бер Тавил генә гомерен сәнгатькә багышлый, профессиональ рәссам булып китә. Тагын шунысы кызык, рәсем ясау белән ул бик яшьтән, үз-үзен хәтерли башлаган көннән алып бушаган банкалар җыярга керешә. Банка төпләренә ябышып калган буяуларны кырыл запас әзерли, шулар белән рәсем ясый...
Ленинград шәһәре. Нева елгасының гранит ярлары буйлап Сәнгать академиясенең мәһабәт бинасы сузылган. А. Иванов, К. Брюллов, И. Репин, И. Шишкин, В. Суриков, В. Серов, М. Врубель кебек даннары бөтен дөньяга таралган мәшһүр рәссамнар шушында укыган. 1957 елда яңа гына Казан сәнгать училищесын тәмамлап чыккан базык гәүдәле татар малае Тавил дә шушы йортның бусагасын атлап керә. Гомер дигәнең аккан су кебек. Зачет һәм экзаменнарга әзерләнеп, иҗат эше белән мавыгып, алты ел гомер узып та китә. Тавил, диплом эше итеп, дәүләт имтихан комиссиясенә Ибраһимовның Безнең көннәр» романына ясаган иллюстрацияләрен тәкъдим итә. Комиссия яшь рәссамның рәсемнәренә әйбәт бәя бирә. Укучылар хәтерлидер. Хаҗиәхмәтовның юкә агачында пычак белән кисеп эшләнгән ул гравюралары «Казан утлары» журналында басылып та чыкты...
1964 елдан 1967 елга кадәр Тавил «Яшь ленинчы» редакциясендә эшләде, газетаны яхшырту эшенә күл вакытын бирде, зур көч куйды. Елдан елга, саннан санга балалар газетасының сыйфаты күтәрелә, сәнгатьчә бизәлеш дәрәҗәсе камилләшә барды. Шул ук вакытта ул «Ялкын» журналын бизәүдә дә якыннан торып катнашты. Бу
' М атар осталарының ука белән
күпертеп чигелгән бизәнү әйберләре әле бүген дә алтын мЛм бәясенә йөри. Саба районы
элек-электән бу күркәм һө- J нәрнең үзәге саналган. Монда
шул эшнең зур осталары булган, үз һөнәрләрен алар, мирас итеп, балаларына, оныкларына калдыра килгәннәр. Хәзер
мавыга икән.
Сугыш алдыннан Хаҗиәхмәтовлар гаиләсе Казанга күчеп килә. Рәсем ясау өчен буяулар кирәк, кәгазе кирәк. Бу авыр, кыен елларда каян табасың аларны? Кечкенә «рәссам» чүп-чар арасыннан буяудан
Тынлык,
журналның Хаҗиәхмәтов тарафыннан зшленген тышлыкларын яшь рәссам иҗатының үзенә бер казанышы итеп карарга мемкин. Дересен әйтергә кирәк, художникның бу эше һәртерле мактауга һем хуплауга лаек. Нигә яшереп торырга, кайбер рәссамнарыбыз балалар матбугатында эшләүне бик үк яратыл бетермиләр, моны хәтта аак эш дип санаучы кешеләр дә очрый бит. Әгәр матурлыкны аңлауның нәкъ менә бала чакта калыплана башлавын исәпкә алсак, Тавилнең балалар матбуга-тындагы эшчәнлегенең әһәмияте бермә- бер ачылып китәр.
Тавилнең иҗат эшчәнлеге ела башланып кына килә. Әмма инде бүген үк үзен ул киң диапазонлы рәссам итеп таныта алды. Ул тормыш матурлыгын бетен тулылыгы һәм терпелеге белән аңларга, тоярга тырыша, беркайчан да теге яки бу аерым җанр кысаларында гына бикләнеп калмый. 1964 елда Хаҗиәхмәтов Казан органик синтез заводына багышланган гравюралар сериясе эшли. Шулердан берсе — «Кранчы Гел- синә« исемләсә — авторга аеруча зур уңыш китерә. Ул “Зур Идел» күргәзмәсенә куела һем Мәскеүгә, яшь рәссамнарның бәтен- союз күргәзмәсенә җибәрелә.
Тавил «Туган як табигате» исемендә пейзажлар сериясе иҗат итәрге хыяллана. Буш вакытларында ул кырларга, яланнарга чыга, этюдлар ясый. Аның инде акварель һем темпера белен эшләнгән йеэгә якын езер этюды бар. Яшь рессам матурлыкны резль тормыштан эзләргә тырыша Буаның тәп иҗат принцибы. Шуңа күрә ул күбрәк табигать кочагында, кешеләр арасында була, дистәләрчә, йәзләрчә эскизлар тешерә, моның ечен вакытын да, качен дә кызганмый. Аның каравы, авторның һәр рәсеме диярлек фикер ачыклыгы, композиция тезеклегә белән аерылып тора. Игътибарын иң кирәкле детальләргә юнәлтеп, автор реаль тормышта үэә күргән форма һәм тесләрне гомумиләштереп бирергә, табигатьтәге каршылыкларны тирәнрәк, ныграк ачарга омтыла, әмма беркайчан да тышкы матурлык артыннан кумый. Шуңа да аның пейзажлары тирән эмоциональ хисләр уята, табигатьне аңларга, яратырга булыша.
Хаҗиәхмәтов этюдларының тел кыйммәте аларның кечле шигъри тойгыларга, фикергә бай булуларында. Рәссамның агачлары да, куаклары да, хәтта үләннәренә кадәр тере җан ияләре кебек кабул ителә. Автор зурлыклары, формалары, тесләре белән бер-берсенә охшамаган, берсе икенчесеннән нык аерылып торган үсемлекләрнең гаҗәеп дус яшәүләренә карап соклана. Әнә кимендә йезне яшәгән карт чыршы. Чәнечкеле йонлач куллары белән ул юлның аргы ягында үсеп утырган яшь һәм шат каен кызларына үрелеп маташа. Бер этюдта автор кезге салкын кояшка карап ятимнәрчә боегып калган шәрә ботакларның кайгысын уртаклаша кебек ( Кар кәте-
Карт мнммр.
кете»), икенчесендә урман чытырманлыгының серле караңгылыгын капшап карарга тели («Шүрәлеләр яшәгән җирдә»). Рәс- сәм табигатьнең иң нечкә авазларын ишетә. иң яшерен серләрен аңлый сыман. (< Кичке сюита», «Тынлык», «Ноктюрн»). Табигатьтәге күп күренешләргә ул күчерелмә мәгънә сала. («Усаклар яна», «Яфраклар сөйләшәләр».) Табигать күренешләренең җанын аңлый белү, аларны шигъри фәлсәфи нәрсәләр итеп тою Хаҗиәхмәтов этюдларына соклангыч үзенчәлек өсти.
Авторның пейзажларына тагын бер үзенчәлек хас. Ул сызыкларны һәм тапларны сизгер тоя белә. Бу аңа чынбарлыктагы бетмәс-төкәнмәс бизәк вариантларын, ритмик чиратлашуларны һәм төсләр яңгырашын аңларга ярдәм итә. Бу яктан караганда, «Урман бизәкләре» дигән акварель аеруча үзенчәлекле. Бу эшендә рәссам, аерым бер ләззәт белән, гади урман пейзажын гүзәл орнаментлар җыелмасына әверелдергән. Шуңа карамастан, табигатьнең үз йөзенә, үз күренешенә бер дә зыян килмәгән. Әйе, Хаҗиәхмәтов чынбарлыктан Әз гына да читләшми, ләкин табигатьнең очраклы һәм чуалчык күренешләрен саклык белән генә художник аңы аша үткәрә; аларны шигъри күңелле кешенең иҗади ихтыярына буйсындыра һәм. образның асылына зыян китермичә генә, пейзажның гүзәллеге турында сокланып сөйли белә.
Хаҗиәхмәтовның соңгы эшләреннән « Халык әйтсә — хак әйтер» дигән халык иҗаты әсәрләре җыентыгына ясаган иллюстрацияләре хакында берничә сүз. Ул рәсемнәрне графика сәнгатебезнең җитди күренеше дип бәяләргә була. Авторның рәсемнәре халыкчан юмор белән сугарылган, алар текстны бизиләр һәм тагын да тулыландырып җибәрәләр, һәр персонаж сурәтен тәэсирле итеп күрсәтергә тырышу белән бергә, кара гуашьиың тонык өслегенә ак буяулар белән гаять нечкә штрихлар ясап, Хаҗиәхмәтов детальләрне эшкәртеп чыккан. Бу эшендә автор кара, ак һәм зәңгәр төсләр генә кулланып, матур декоративлыкка ирешкән. Нәрсә буТ Китап графикасы казанышларын иҗади кулланумы? Ата-бабалардан калган ювелирлык нәфислегенә тартылумы? Әллә
Күз-кү\
аңлы рәвештә татар фольклорына матур һәм эчтәлекле иллюстрация бирергә омтылумы? Бу сорауларга рәссам үзе дә анык кыиа җавап бирә алмас иде. Чөнки Тавилнең бу эшендә әле генә саналып кител- гәннәренең барысы да бар һәм алар бер- берсенә тыгыз рәвештә бәйләнеп бирелгәннәр. Яшь графиктан без күп нәрсә көтәргә хаклы.
Соңгы елларда Тавил чит илләрдә йөреп кайтты. Ул анда күп нәрсәләр күргән, терле алымнар белән иҗат итүче рәссамнарның эшләре белән танышкан. Ләкин, кайбер тотнаксыз кешеләр кебек, зәвыксыз агымнарга иярмәгән, үзе сайлаган юлдан тайпылмаган Яшь рәссамның халык алдындагы бурычын дөрес аңлавы һәм үзенең иҗади хезмәтенә җитди каравы безне куандыра.
Тааил сәнгать белән яши. Ул рәссамның көн саен, өзлексез рәвештә кулларын матурлык иҗат итәргә күнектерергә тиеш икәнлеген яхшы аңлый. Тавилнең чын мәгънәсендә иҗат итә башлавына нибары дүрт-биш кенә ел. Шулай да без аның сәләтенә, нечкә зәвыгына һәм дөрес юлдан бара алачагына тирән ышанабыз.
Гыйниятулла абзый татар осталарының ювелирлык сәнгате серләрен бүгенге яшьләргә бирел калдырырга хыяллана Узган- дагылар бүгенгегә һәм киләчәккә хеэмәг итәргә тиеш. Халкыбызның талантлы бер вәкиле буларак, Гыйниятулла абзый улына халык сәнгатенең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләрен оста куллана белергә өйрәткән. Хаҗиәхмәтовлар гаиләсе татар совет сән-гатенең гүзәл үзенчәлеген — узганнарның иң матур традицияләре белән социалистик чорның яңалыкка омтылышы бергә кушылып үсүне—■ ачык чагылдыра. Әнә шулай, милли сәнгать катлаулы диалектик юл бе-лән яңа биеклекләргә күтәрелә бара.
А. ФАИНБЕРГ, сәнгать белгече