Логотип Казан Утлары
Повесть

АГЫМСУ

 Әй. көчле сок. көчле бу агым. Белом аның кайда туганын. С. Хәким. БЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР
Хикмәтле таш
1
ез Тегәрҗеп урамында алты малай үстек. Бишебез -белән биредә. Агымсуда ук танышырбыз. Тик алтынчыбыз — Мирзаһит белән генә күрешү икеле булыр Хәрби кеше булып китте ул Мирзаһит. Майормы, әллә полковниктамы шунда. Каядыр чит илдә үк хезмәт итә. Агымсуга әллә ничә елга бер генә кайтып күренә. Анда да туйганчы бер сөйләшеп булмый үзе белән Ник дигәндә, йөзенә күтәрелеп карап булмастай бик чибәр хатыны белән кайта Мирзаһит. Латыш кызы диделәр хатынын. Марите исемле Менә шул Маритесен җитәкләп кайтып төшә дә Мирзаһитыбыз. Маритесен
Минем әйтеп тә караганым бар. «Әйдә, булмаса. уртак телдә — русча сөйләшик». — дим Мирзаһит кулын гына селти «Тегендә дә үзебез- чә бер авыз сүз ишетергә зарыгып бетам».— ди. Аннары, җиңендәге алсу бармак очларын сыйпап куеп, әйтә: «У нас насчет языка полная демократия», — ди. Марите моңар каршы көлемсерәп кенә үзләренчә — латышча берәр сүз әйтеп куя. Янәсе, демократияне раслый...
1 Кыскартып басыла.
җитәкләп, внеш буенда йөри, җитәкләшеп. Чагыл тавына менеп төшәләр. җитәкләшеп, озак-озак безнен скважиналарга, буровой вышкаларына карап торалар. Очрашып сөйләшә башласаң, әлбәттә. Марите дә.
иренең әллә нинди алтын тасмалар тегелгән китель җиңеннән тотып, шунда басып тора. Ире елмайса. Марите дә елмая, иренең йөзе уйчанланса. Марнтенең дә яз күгедәй зәңгәр күзләрендә төпсез бер моң чагыла.
Ләкин, ни генә булмасын, сиңа шулай бер нәрсә дә аңламый да һәм артыгы белән аңлый да кебек төпсез күзләр карап торганда, сөйләшү сөйләшү түгел инде ул. Аннары, шунысын да әйтмичә ярамастыр. Минем ул әле моңсу, әле нурлы-көлемсерәүле күз карашы астында каушабрак калуымның тагын бер сәбәбе бар. Бик житди сәбәбе бар. Минем хәзер инде бик тирән яшерелгән, ләкин онытуы һич мөмкин булмаган сызлаулы хатирәләремне уятып җибәрә бу караш.
Әйтсәм әйтим, Надяны хәтерләтә миңа Маритенең күзләре Кем ул Надя? Монысы алда аңлашылыр. Тик хәзергә шунысын гына әйтә алам: минем язмышымда, минем ничек нефтьче булып китүемдә бик зур катнашы бар аның, Надяның. Надя... Надягөл!
Менә шушы турыда сөйләп бирмәкче булам мин.
Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. «Әти» дигән кешеләрне без карточкаларда гына күреп белдек, күмәч-кабартма. шикәр- конфет ишеләрнең дөньяда бары-югы турында хәбәребез дә булмады. Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп үстек.
Алты малай дигәч тә, бөтен шул зур урамның бала-чага халкы бары алты бөртектән генә тора иде дигән сүз түгел Олырак малайларның инде ябык җилкәләренә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән. Еш кына алар атка атланып, безнең яннан егетләрчә чыбыркы шартлатып үтеп китәләр дә басуга тырмага, сукага китеп баралар. Яисә үзләре «уф, алла» арбасына җигелеп, бу юлы инде башларын түбән үк игән хәлдә, безне бөтенләй дә күрмәмешкә салышып, каядыр юл тоталар . Әйе. Ә бездән кечерәкләрнең исә өй. ишек алды тирәсендә тагын үз дөньялары. Аннары, кызлар да шактый. Ләкин алар да үзләренең урак очыдай чәч толымнарын безнең чебиле куллардан ераграк тоту ягын карыйлар. Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без хуҗа идек.
Хәер, безнең сабый чаклар да гел яшел чирәмдә генә үтмәде. Әлеге котсыз нужа бабай безнең нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде. Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр һәм абый-апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек. Хуҗа булгач, әлбәт? тә, эшенә дә син хуҗа инде. Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык - чабык чабасың. Карга күкәе кадәр булуга, бәрәңге казый башлыйсып. Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде. Иртә яздан, көрәк сабының төбеннән үк тотып көч к э каера-каера. җир казын башлыйсың. Аннары чүп утау, бәрәңге төбенә өю, алу... Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага. Әйе. Ләкин. ни- генә булмасын, сабый чакларым искә төштеме, иң беренче — әнә шул яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма. Их. хәзер генә ул трактор-лары. машиналары бихисап күбәеп китте дә. бөтен урамны чокыр- чакырлап, кара балчыкка калдырып бетерделәр. Ә ул вакытта сон... Ат юлы да сизелер-сизелмәс кенә уелып торган ямь-яшел, тип-тигез иде безнең урам Ят та ауна — бер бөртек тузан кунмаган йомшак яшел хәтфә...
Әлеге бәрәңге бакчасы һәм өйдәге бетмәс эшләр чабудан тартып торгангамы, мәктәптә укый башлаганчы мин алай Чагыл тавына. Әйшэ болынына чыгып йөргәннәрне әллә ни хәтерләмим дә — гел шул яшел чирәм истә. .
Ләкин ул елларның да Чагыл тавына бәйле бер вакыйгасы булды.
Болай булды ул. Яшел чирәмдә гел бергә уйнасак та. безнең бу чикерткәле һәм каз бәбиле дөньядан аерылышыр сәгатьләребез бергә сукмады. Мирзаһит белән Исламгәрәй, сыбызгы борыннар, бу дөньяга ничәдер айга барыбыздан да алданрак килергә өлгергәннәр икән — бездән нәкъ бер ел алданрак мәктәпкә дә йөри башладылар. Ә без. ягъни Әбүзәр. Сәхип. Илгиз һәм мин. киләсе көзгә кадәр аларны мәктәп рәшәткәсе арасыннан борыннарыбызны тыгып кына карап йөрергә тиеш булып калдык.
Мирзаһитны әйтмим, ул вакытта ук безгә караганда гәүдәлерәк малай иде ул, шуңа күрә аның алай алга чыгуы безне әллә ни шаккатырмады. Ә менә Исламгәрәйнең, ягъни безнеңчә әйткәндә Ислайның, көрәшә башласак гел минем аста мыш-мыш чирәм тырнап ятучы кубык борынлы шул малайның бездән алдарак мәйданга ыргылуы белән һич тә килешәсе килми иле. Әйтсәм әйтим, өченче класста ике ел утырды да. без барыбер аның артыннан куып җиттек җитүен. Ләкин беренче елны, бигрәк тә беренче көннәрдә . Көрпә сипкәндәй кубыклы борыны белән, мин сиңа әйтим, тәмам зәңгәр һаваны йөзеп йөрде шул. Абыйсыннан калган кыршылган сумкасын асып барганда каршысына без юлыксак, безгә йодрык сыешлы йөнтәс ялганчы чокырын гына күрсәтеп узып китәр иде.
Шулай бер атнамы, артыгракмы мәктәптә бик хәтәр белем эчеп алгач, Ислаебыз бер көнне кесәсеннән ап-ак таш чыгарды да мактанырга тотынды:
— Менә миндә нәрсә бар! Күрдек, ничек язып була. Коймага да язып була, җиргә дә, менә учка да Акбур бу. беләсең килсә. Укытучы апа да безгә кара тактага шушының белән генә язып күрсәтә.
Белмим, хәзерге малайларны алай гап-гади акбур белән тан калдырып була микән? Ләкин теге вакытта шул мескен акбур кисәге тәмам бер могҗиза булды бит миңа, әй! Дөрес. Чагыл тавының безнең Агымсу инеше белән Зәй елгасы кушылган текә бер ярында кызыл, сары, яшькелт ташлар арасында ап-ак ташлар да күргәнем бар иде минем. Әнинең дә шул яклардан чиләк-көянтә белән ак балчык алып кайтып, өйнең тишек-тошыкларын сылаганын да күргәнем бар иде. Ләкин алар болай әйбәт итеп язмый, ташы тырный гына, балчыгы, сыза башладыңмы. уалырга тора иде... Кара син. кыршылган сумка асып, безгә йөнтәс җилкә чокырын гына күрсәтеп йөрүе җитмәгән, инде менә хикмәтле акбуры да Ислай кулында гына булсын, имеш!
Минем гарьлек савытым тулып ашты.
Юк. бардыр ул. бик тырышып эзләсәң, болай әйбәт яза торган ташы да бардыр анда. Чагыл тавында.
һәм мин ялт итеп борылдым да. кая барганымны малайларга күрсәтмәс өчен, үзебезнең ишек алды, бәрәңге бакчасы аша үтеп. Чагыл тауга таба элдерттем.
3
Пыяла ярган, шырпы кергән, авыртулары бер вакытта да бетеп тормый торган мимем кара үкчәләрем болай да алгыбызныкыннан да җитезрәк ялтырый иде. Бу юлы ул кара үкчәләрем җиргә тидеме-юкмы. ләкин арт якка шактый җилле тиде — мин Чагыл тауга килеп җиткәнемне сизми дә калдым.
Әнә. арырак әйләнеп, Зәй күпере аша чыгарга да кызыл, сары, яшькелт катлы текә яр буйлап әлеге хикмәтле акбурны эзли башларга да була Менә бер ак таш. Учыма сызып карыйм. Юк. монысы әйбәт язмый. Менә икенчесе. Монысы бераз яза, ләкин бармак тиюгә эзе бетәргә дә тора.
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН 0| АГЫМСУ Ц
Күрәсең, минем хикмәтле акбур биектәрәктер Очлы-кытыршы ташларга, ниндидер тамырларга тотынып, өскәрәк үрмәлим- Биеккәрәк күтәрелгән саен, йөрәгем дә катырак дөпелди бара. Ул арада аяк астымнан ук дөбердәшеп вак ташлар коелып кала, шулар белән бергә, минем эчтә дә, бугаз турысыннан алып аска ук, нәрсәдер бик авырттырып төшеп китә... Мин һаман да үрмәлим, өскәрәк күтәреләм.
Менеп житәргә дә күп калмады Инде ярты гәүдәм тау башында. Кулларым шундагы куакка чытырдатып ябышкан, тик аякларым гына яр читенә асылынган килеш Ләкин минем инде тагын да тыр.машырлык артык хәлем юк. Битемне салкынча чирәмгә куям да, аякларым әле һаман да яр читенә асылынган хәлдә, хәл жыярга ятам.
Шушы хәлемдә күпме ятканмындыр, бераздан якында гына ниндидер ят сүзләр сөйләшкәнен ишетеп, башымны күтәрәм. Башымны күтәрәм һәм.. сихерләнгәндәй катып калам.
Кайда мин? Өнме бу, әллә төшме?
Минем алдымда гаять зур җәймәләрдән эшләнгән бер өй тора. Бераз шалашка да охшаган бу өй, ләкин безнең яшелчә каравылчысы Көбн абзый шалашыннан шактый зуррак һәм чагыштырып та тормас- тай матуррак. Җәймә стеналары акрын гына җилферди. Шулай җил- ферди-жилферди очып та китмәсен дипмедер, үзен бау белән җирдәге казыкларга бәйләп куйганнар.
Ләкин кайда соң моның хуҗалары? Нидер сөйләшкән тавышлар һаман да ишетелеп тора, ә кешеләр үзләре күренми.
Менә кинәт өйнең бер як җәймә стенасы капылт кына өскәрәк күтәрелде дә. берәү килеп чыкты. Әйе, берәү чыкты... Ләкин кем дип уйлыйсыз чыгучыны? Минем чаклы, хәтта миннән дә кечерәк бер кызчык!
Мин инде тау башына яртылаш кына түгел, бөтенләй менеп җитәргә дә шундагы куак артына посарга уйлап бетергән идем Инде шуңа талпынган да идем. Бу кызчыкны күрүгә, баягыдан да битәр хәйран калып, җиргә сеңдем
һич онытасым юк, өстендә кызыл һәм зәңгәр чәчәкләр төшерелгән күлмәк иде кызчыкның, башында бераз давыл чәчәгенә дә, бераз гөмбәгә дә ошаганрак бик матур башлык иде. Менә ул бире табарак йөгереп килде дә, иелеп, тузгакбаш өзеп алды. Тагын берне, әнә тагын берне өзде. Аннары, туктап, кулындагы шушы ап-ак күперенке йомгакка карап торды. Өф итеп өреп куйды. Тузгакбашның җилдәй җиңел мамык җепселләре бөтерелеп очып китте. Кыз елмайды. Тагын өрде. Бу юлы мамык җепселләр үзенә күрә нәни бер буран уйнатып очындылар. Кыз рәхәтләнеп чырык-чырык көлеп җибәрде.
Бу көлүне дә, ихтимал, мәңге оныта алмамдыр. Шундый да нурлы итеп, шул кадәр дә саф чыңлы итеп көлә иде ул. Керфекләренең һәр бөртегеннән, бит алмаларының нәни чокырларыннан шат нурлар сирпелә бу вакытта, давыл чәчәгедәй башлыгы, кулындагы тузгакбашлары да аңа кушылып көләләрдер кебек иде. Шунда мин үземнең дә, яр читендә яткан җиремдә, тын гына көлеп җибәрүемне сиздем...
Әнә ул йөгерә-йөгерә чикерткәме, күбәләкме куарга тотынды. Йөгереп бара-бара да ике учы белән дә шап итеп җиргә таяна, бик сак кына, акрын гына учларын ача. Гаҗәпләнүдән кашлары өскә үк күтәрелә— чикерткә тоттырмый иде, ахры.
Ах, әнә шулай нурлы итеп, йогышлы итеп көлә белсәң дә, чикерткә- күбәләк тотуда миннән бөтенләй калышасың икән ич әле! Кая соң, чикерткәсен дә, күбәләген дә тотып күрсәтәсе иде үзенә.
Шушы ният белән мин тагын өскәрәк талпындым. Ләкин яңадан урыныма сеңдем.
Мәсьәлә шунда, бу вакыт җәймә өй эченнән тагын бер кеше килеп чыкты. Озын гына буйлы иде бу кеше, хәтта безнең авылның Хөсәен абзыйдан да озынрак иде бугай. Аннан да бигрәк, өстендәге киемнәре
моңарчы мин күргән абыйларның берсенекенә дә охшамаган иде Бик кнң кырлы яшькелт эшләпәдән, ялтырап торган кыска күн пиджактан, гаять калын табанлы ботинкадан иде бу кеше.
Кызчыгым, бу кешене күрүгә, ана каршы йөгерде. Пөгереп тә килде—күз иярми дә калды — теге абыйның иңбашына менеп тә утырды. Үзләре көлешәләр, кызу-кызу нидер сөйләшәләр иде. Ләкин никадәр генә колакларымны торгызып тыңласам да. мин аларнын бер генә сүзләрен дә аңламадым. Шунда минем аннан башка да дөп-дөп килгән йөрәгем тагын бик авырттырыпавырттырып кысылып куйды. Әллә инде... Әллә инде болар сугыш ягыннан килгән явыз кешеләр микән? Бу шигемә үземнең үк ышанасым килмәсә дә. эчтә шөриләр тыпырчына башларга бик җитә калды бу. Ник дигәндә, тагы берничә минуттан менә нәрсә булды.
Кинәт бу озын буйлы кеше дә. аның иңбашына менеп кунаклаган кызчык та нәкъ миңа таба карап тора башладылар. Озын буйлының күзлек пыялалары бик куркыныч булып ялтырап китте.
Ул арада кызчык озын буйлының иңбашыннан төште һәм алар, икәү-ләшеп. туп-туры миңа таба килә башладылар. Үзләре һаман нидер сөйләшәләр, миңа дәшәләр иде бугай.
Тагы да икенче бер мизгелдә...
Кинәт бөтен тирә-юнь асты-өскә килеп әйләнеп китте, озын буйлының тагын күзлек пыялалары ялтырап калды, кызчыкның нидер кычкырганы ишетелде... Мин бая гына ни азаплар белән үрмәләп менгән текә яр буйлап аска тәгәрәдем. .
4
Менә шулай. Бу дөньяда аягыңны ныклап торып катыга терәмәс борын, авызыңны ачып кызлар күзли башласаң, мәтәлеп-кадалып упкынга тәгәрәгәнеңне сизми дә каласың икән аны Бу хакыйкатьне тормыш миңа шулай бик иртә дә өйрәтеп куймакчы булган иде дә бит. Юк шул, өйрәтеп җиткермәгән икән Хәер, акылга үткән дә иде бугай инде, ә менә йөрәкне кая куясың, йөрәкне...
Их. бу Мирзаһитны да әйтер идем! Нигә шул Маритесен ияртеп кайтып йөри, ичмасам Юкса, чыбык очы кардәшләрен искә алмаганда. Агымсуда беркеме дә юк аның хәзер. Әтисе белән абыйсы сугышта үлеп калдылар. Әнисен җирләгәнгә дә биш былтыр Ләкин туган җнр барыбер үзенә тарта шул ул. Көтмәгәндә генә, әлеге Маритесен җитәкләп, кайта да төшә Мирзаһитыбыз Хәзер инде ул кадәр үк түгел, хәзер инде йөрәк урынына утырып килә буган Әмма беренче кайтуларында . Шул яз күгедәй зәңгәр күзле Маритене беренче күрүдә. Чак кына яңадан упкынга мәтәлеп төшмәдем. Монысы инде сан ягыннан өченче мәтәлүем булыр иде һәм өченче мәтәлүдә — ай-һай...
Фу! Мин тәмам бутала башладым, ахры. Биредә Марите бөтенләй вакытсыз килеп керде. Хикмәтле акбур турында, давыл чәчәгедәй башлык кигән жнтез кызчык турында сөйли башлаган идем ич Җитмәсә, ташлы текә ярдан тәгәрәп төшеп киткән килеш калдым. Марнтенең ни катнашы бар монда?
Кая. булмаса, бер көйрәтеп җибәрик тә, тәртибе белән генә сөйлим әле.
Тәртибе белән дигәннән, китапларда да алай бик тәртип саклап тормыйлар бит. Еш кына геройны әнә шулай нң хәвефле хәлдә калдыралар да шуннан соң нәрсә булганын бик озакка кадәр билгесезлек томанында тотарга яраталар. Минем дә шуңа охшашрак килеп чыкты
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН | АГЫМСУ |
Хәер, биредә әллә ни билгесезлек тә юк. Күргәнегезчә, минем исән- сау калу-калмавым турында сүз дә булырга мөмкин түгел Шулай ук яшькелт эшләпәле, озын буйлы абыйның һич тә алай шикле бер кеше түгел, ә бик изге ниятле геологик разведка кешесе икәнен, бу сихри жәймә өйнең алар куйган палатка икәнлеген сизенергә бер дә әллә ни зирәклек кирәкмидер Хәзерге бала-чаганы мескен бер акбур кисәге белән шаккатырып булмаган кебек, хәзер инде яшькелт эшләпәле геологлар. җилфердек палаткалар белән дә Татарстанның бер генә читендә дә берәүне дә таң калдыра алмыйсын.
Кыскасы, безнең якларда гаять бай нефть ятмалары ачкан батыр геологларның берсе Владимир Петрович Керчинский белән, анын шулай нурлы итеп, йогышлы итеп көлә торган кызы Надя белән мин беренче тапкыр әнә шунда очраштым.
Хәзер, әнә. Чагыл тавының нәкъ шул сихри палатка урынында, гүя шушы очрашуның мәһабәт һәйкәле сыман, 129 ичы номерлы скважина тын гына жир мае суырып утыра
Мондый шанлы сигзжиналар, биек-биек вышкалар, үзегез беләсез, бездә хәзер атлаган саен.
Безнең яклардагы шул бихисап скважиналарның нәкъ алтмыш икесе хәзер минем һәм минем бригадам егетләре карамагында эшли. Бу скважиналардан башка, бригадам егетләреннән башка тормышымны мин хәзер күз алдыма да китерә алмыйм. Өстәвенә, тиздән кулыма нефтьче инженер дигән диплом да алырга торам. Болар да, кайсы ягыннан гына торып карама, Чагыл таудагы шул яшел палаткага килә дә тоташа. Безнең якларда бай девон нефте ачучыларның берсе булу белән бергә, мине нефть эшенә җитәкләп алып керүче дә булды Владимир Петрович Ә Надя Әйе, монда Надяның да катнашы бар. Надя... На-дежда . Мина тылсымлы канатлар да бирде ул, үзе үк ул канатларны...
Тукта, мин тагын алга сикермим әле Ин яхшысы, ташлы текә ярдан мәтәлеп төшеп киткән чакларыма тизрәк кире кайтыйм.
5
Минем исән-сау калу-калмавым турында сүз дә булырга мөмкин түгел, дигән идем Әйе. хәзер инде сүз дә юк. Әмма теге вакытта сүз булган. Шактый җитди сүз булган.
Иң элек, минем арттан ук шуышып төшеп җиткән Владимир Петрович белән Надя бу турыда нидер сөйләшкәннәр. Аннары, Владимир Петрович мине күтәргән килеш басу капкасыннан килеп керүгә, ярты авыл жыелып мине кызганып сөйләшкәннәр. Аннары минем битемә әнием белән Хәбирә апамның күз яшьләре тамган. Ул арада, минем турыдагы хәбәр район больницасына, тагы да бераздан Казанга да барып ишетелгән. Күпмедер вакыттан соң мине алырга кызыл хачлы самолет килеп җиткән.
Шулай итеп, мин очканмын . Гомумән, ул көннәрнең хатирәсе ярдан мәтәлеп киткәннән алып бик озакка кадәр гел очу да очудан гыйбарәт. Бу очу бик кыйбатка төшкән төшүен: умыртка сөягем сынган, башым тишелгән, авыз-борыным канаган. Шулай да абзагызны алты яшеннән үк канатлы хис, зәңгәр биеклекләр хисе татыган лачын баласы дия аласыз. Әйе. Эһ.м.
...Менә утлы-яшелле нурлар арасыннан, алтын болытлар арасыннан очам. Очып-очып йөрим дә, кинәт кенә кап-караңгы упкынга төшеп китәм. Сулышларым кысыла Бөтенләй дә тын алып булмый башлый. Мин кычкырмакчы булам, нәрсәгәдер тотынмакчы булып кулларымны
сузам Ләкин тавышым чыкмый, кулларым тотынырдай әйбер таба алмый... Шунда әллә кайдан гына ак халатлы бер апа килеп чыга да мине егылып барган жиремнән тотып кала
...Шулай, бик күп. бик күп көннәр үткәч, әнием бирегә килеп, мине авылга алып кайтып китте.
Кайтыр алдыннан гына минем өстемдәге гипс күлмәкне галәмәт дәү кайчы белән кискәләп, салдырып алдылар. Аннары, ат тагарагыннан да зуррак ләгәнгә, ягъни ваннага, утыртып юындырдылар Ак халатлы апа башымны, аркамны сабынлый, ә мин әй рәхәтләнеп тә корсагымны, янтыкларымны кашыйм. Айлар буе кашый алмавымның бар үчен тизрәк алып бетерергә теләгәндәй, хозурлана-хозурлана кашынам. (Бу кычытулар ул вакытта бик тә инде үзәгемә үткәнлектәй, моның турында да әйтмичә булдыра алмыйм )
Юынып чыккач, миңа икенче бер бөгелмәс-сыгылмас күл мәк-корсет дигән нәрсә киерттеләр Монысын шыгырдап торган калын каештан ясаганнар, бөгелмәсен өчен буй-буй ялтыр тимерләр кадаклаганнар. Шушы нәмәрсәне киеп йөр.мәсәм, минем яңадан билем кузгалуы ихтимал икән...
6
Нәкъ шушы язны, мин култык асларымны чиләндереп, мыш-мыш килә-килә корсет киеп йөргән язны, сугыш бетте. Олыларның кайсы көлгән, кайсы жылаган бик истәлекле Жиңү көненнән соң күпмедер вакыт үткәч, әтием дә кайтты.
Гажәп, карточкасына бөтенләй диярлек ошамаса да, мин әтиемне бик тиз таныдым. Шулай, әлеге яшел чирәмдә малайлар белән мәш килә идек. Чатта кулына зур гына чемодан тоткан, аркасына яшел биштәр аскан, кара тут йөзле, күкрәгенә медальләр тезгән бер солдат күренүгә, моның әтием икәнлеген әллә кайдан гына күңелем белән сизеп алдым да каршысына атылдым
Өйдәге күрешү шатлыклары нәкъ менә шатлыкмы-шатлык булып истә калган Ничегрәк булган ул шатлык, нәрсәләр сөйләшенгән? Хәтерләмим. Тик әлеге акбурга бәйле мажараны гына һич онытасым юк
Менә бер заман әти шул яшел биштәрен, чемоданын актарып ташлады да әнигә һәм Хәбирә апама күлмәк-мазар бирде, ә мина йодрык кадәр бер ак таш тоттырды. Бу ак ташны кулыма алуга, әлеге дә баягы, шул бичара акбур хәтеремә килде дә төште бит. Бәлки, мин әйтәм, бу таш Ислай биргәннән дә яхшырак яза торгандыр әле һәм мин, бик тырышып, бүлмә тактасына сызгалый башладым Ләкин, хикмәт, яхшырак язу түгел, бөтенләй эзе дә төшми иде бу ташның Нәрсәгә дип әллә канлардай чаклы күтәреп кайткандыр моны әти? Үзебезнең Чагыл тавында беткән иде моның ишеләр..
Шунда әтием бик аптырап сорап куйды:
— Нишлисен, улым?
— Әти, язмын ич бу. Әнә, тырный гына .
— Әй, улым, —диде әти. бик тирән сулап —Яза торган әйбер түгел бит ул. Ашын торган әйбер ул, улым. Әнә. суырып кара әле
Шунда әтинең тавышы калтырап китте. Күзләрен ике йодрыгы белән каплап, урындыкка барып утырды. Бераздан башын күтәрде. Күзләре яшьле иде.
— Кара инде. Мәрфуга. — диде ул, әнигә карап, —улым шикәрнең нәрсә икәнен дә белмн бит. Әй, сабый... Күрсәтте бу сугыш күрмешләрне
Чыннан да, бу шикәр дигәннәре бик тәмле нәрсә булып чыкты
РАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛИН ■ АГЫМСУ В
Дөрес, больницада ятканда иртәнге чәйгә кашык очына элеп безгә дә песок дигәнен биргәлиләр иде. Ә бу шикәр дигәне аннан шәбрәк икән, рәхәтләнеп суырырга була. Ләкин . Ләкин, дөресен әйтим, шулай да, әтинең, күкрәгендә нәкъ алты медале булган әтинең, ул көнне алай күз яше тамызуы миңа бер дә ошамады...
7
Шул бик истә калган: безнең мич астында гел моңсу гына аваз салып ята торган чикерткәбез, әти кайткач, бөтенләй дә сайрамый башлады. Әтинең яңгыравыклы калын тавышыннан куркып качты микән ул, әллә «бу өйдә инде тормыш түгәрәкләнде» дип, бездә алай моң чыңлатып ятуны артык кирәксенмичә каядыр күчеп киттеме—акламассың...
Әйе. тормышыбыз түгәрәкләнде. Әни, авыз кырые җыерчыкларына серле генә елмаю яшереп, әти алып кайткан әйбәт көрән күлмәк киеп йөри, өйдә әти кешенең калын тавышы яңгырап, аз гына тәмәке исе аңкып тора, өстәлгә без моңарчы бөтенләй дә күрмәгән тәмле-тәмле ризыклар менгәли — безгә, сабыйларга, тагы ни кирәк?
Шулай да әтинең ул калын тавышы еш кына канәгатьсезлек белән яңгырый иде.
— Их, Мәрфуга, — ди иде, — мин сугыш үткән җирләрдә генә басуларны шулай рәнҗеттеләр дип уйлап кайткан идем. Ул окоп-траншилар белән, ул снаряд-бомба чокырлары белән актарылып-актарылып беткән басуларга карап, ничек әрнегәннәремне белсәң икән Тизрәк кенә туган кырларыма кайтып, үзебезнең игелекле басуларга бер ятып ауныйсым килә иде. Әмма ләкин .. Без киткәндәге басулар юк икән инде ул хәзер. Җелеген суырып бетергәннәр басуларның, җелеген! Бер орлык чәчеп, көчкә-көчкә ике-өч орлык җыеп алгач, ул инде җирнең мәрхәмәте түгел, бу инде җирнең зар җылавы. . Юк, Мәрфуга, бу килештән, мин яңадан да буразнага кайта алмыйм. Күреп торам, бу килештән, буразнада аунап та ипи ашый алмассың. Ә бит... Әллә мин монда ач утырыр өчен дүрт ел буе кан койдыммы? Юк инде Миңа хәзер, покрайнимер, достойный эш бирсеннәр! Минем моңа полный правам бар. Аңлыйсыңмы, Мәрфуга, полный правам бар.
һәм ул, медальләрен зыңлатып, күкрәгенә сугып куя иде.
Ул еш кына иртүк торып район үзәге Әлмәткә китеп бара, анда да үзенә «достойный эш» даулап йөри иде бугай — әни белән сөйләтүләреннән шулайрак аңлашыла иде. Пәри торгач, үз дигәненә тәки иреште әти. Кайтуына күпмедер вакыт үткәч, аны үзебезнең Агымсу сельпосына председатель урынбасары итеп куйдылар. (Соңрак председатель дә булды.)
Менә шуннан соң инде әтинең тавышы әлеге канәгатьсезлек белән түгел, бөтенләй икенче төрлерәк яңгырый башлады.
— Җитәр, Мәрфуга, мин югында михнәт шулпасын җитәрлек эчкәнсез,— ди иде. — Мин хәзер, покрайнимер, семьяма ит шулпасы эчертергә тиеш. Какой ир ди ул семьясын ашата-кнендерә дә алмагач? Юк инде Бу кыйшайган хәерче алачыгын да төртеп түнтәрергә вакыт. Яңа өй салырбыз...
Шулай итеп, мин авылда үзенә күрә «нәчәлнек кеше» малае булып алдым.
Гомумән, сугыш елларында алтыбыз тиңентен почтальон апаны сырып алып, аннан гел өчпочмаклы хат сорап йөдәтүче без Тегәрҗеп малайларының хәле хәзер инде шактый чуарланды, Мирзаһитның әтисе сугышның соңгы айларында үлеп калды, Әбүзәрнең әтисе хәбәр-
сез югалды. Сәхәпнең әтисе култык таягы белән. Илгизнен әтисе кулын имгәтеп кайттылар Исламгәрәйнең әтисе, кайтуына, балтасын кулына алды Ә минем әти. әнә, начальник, һәм көтмәгәндә.
Хәер, менә хәзер уйлап баксан. алай ук көтмәгәндә булмады бугай бу хәл.
Мин авылыбыз кешеләре авызыннан әтием турында сш кына бик каршылыклы сүзләр ишетә идем. Берәүләр:
— Кемнең кулында — шуның авызында. Үз урыныннан файдалана белә ул Шиһап,— дип, әтине өнәмичә сөйләсәләр, икенчеләр:
— Сәүдәгә оста булып чыкты безнең Шиһап. Әнә Тайсуганда керосин кайтса, чакрым ярым чират була, ә бездә керосинның өзелгәне дә юк. Башка товарын да бик кайтарта.—дип, әтине яклыйлар да иде.
Бу сүзләрнең кайсысында дөреслек күбрәк булгандыр, әйтүе кыен Әйе, эшенә бик бирелеп, бик тырышып эшли иде әти. Гел каядыр ашыга, гел юлда, гел нәрсәдер исәпли иде ул. Мин атналар буе аның кайчан йоклаганын, кайчан ашаганын да күрми идем.
Икенче яктан, сугыштан соңгы ул авыр елларда да безнең өйдә әллә ни мохтажлык сизелмәде. Үзенең «бу хәерче алачыгын төртеп түнтәрергә вакыт» дигән сүзләрен дә акрын-акрын тормышка ашыра бара иде әти. Ишек алдына әледән-әле бүрәнәсе, тактасы, түбә шиферы кайта торды.
Әнә шулай гел ашыга, гел юлда, гел нәрсәдер хәстәрли йөргән әти бер заман күзгә күренеп сүлпәнләнде.
Хәзер инде ул тан тишегеннән торып чыгып чапмый, иртәнге чәйне безнең белән бергә эчә. кичен дә гадәттәгедән иртә кайта, аннан-мон- нан капкалый да караватка барып ава иде.
Әни белән бик борчулы сөйләшкәннәрен дә ишеткәләргә туры килде.
Иске өйнең һәр идән ярыгына абына-сөртснә, авызыннан «зәмзәм суы» исе аңкыган хәлдә дә кайткалый башлады әти.
Шулай, бармак очлары белән генә стенага таяна-таяна кайтып кергән бер кичне әти минем башымнан сыйпап әйтте:
— Их. улым, райсоюз күселәре генә ашады башымны...
Ә бер көнне әтине район үзәгенә чакырып алдылар да шул китүеннән инде ул кайтмады.
Озакламыйча әтигә суд булды. Алты елга хөкем иттеләр.
Иртәгесен үк зәңгәр гимнастеркалы суд башкаручысы килеп, көне буе безнең ишек алдындагы бүрәнәләрне, такталарны, шиферны каядыр ташытты. өйдәге кайбер җиһазларны да төятеп җибәрде. Әтинең ниндидер тулмаучылыгын түләтү өчен икән...
Хәтеремдә... Ишек алдыннан соңгы машина кузгалуга, мин аңкы- тинке үзебезнең бакча артына чыгып киттем. Күз алдыма әтинең сугыштан кайткан көнне медальләрен чыилата-чыңлата «улым шикәрнең нәрсә икәнен дә белми» дип күз яше тамызып утыруы килеп баса . Аның: «җелеген суырганнар басуларның, җелеген » дигән, «мин югында да җитәрлек эчкәнсез михнәт шулпасын» дигән, аннары «райсоюз күселәре генә ашады башымны» дигән сүзләре бер-бер артлы колак төбемдә яңгырагандай була иде Ләкин бу сүзләрнең чын мәгънәсе аңыма һичничек барып җитми иде әле ул чакта. Мин аларны шактый сонрак кына төшендем.
РАФАИЛ ТОХФӘТУЛЛНН ■ АГЫМСУ Ц
Аннары, шул бик истә Шушы ук квнне мин ялгызым гына тагын Чагыл тавы башына менеп киттем.
Нигә менәм? Нәрсә калган анда миңа? Мона мин. ихтимал, ул вакытта да ачык кына жавап бирә алмас идем. Була бит үсмер чакның тыелгысыз бер билгесез ашкынуы... Әйтерсең, тау башында мине теге вакыттагыга караганда да гажәбрәк күренеш көтә, әйтерсең, шул сихри дөньяда мин жанымны айкаган бар уй-кичерешләремнән котылачакмын. Әлбәттә, бу юлы да ул сихри күренешнең хужасы давыл чәчәгедәй башлык кигән шул ук көләч кызыйдыр... Тизрәк кенә менеп житмәсәм, ул көләч кызый үзенең жәймә өен әкияттәге очкыч-палас итәр дә биек- биекләргә очар да китәр кебек... Мин ашыгам, абына-сөртенә йөгерәм.
Менеп тә життем. Күзләремә ышанмыйча һаман да йөгерәм. Узган елгы аксыл-соры кылган кыякларын кыштыр-кыштыр жил тирбәтә. Кара-кучкылт коры әремнәр моңсу гына .мина баш ияләр.
Ниндидер чокырлар, күгәргән консервы савытлары...
Әй, юк, сихри палатка хужалары мина истәлеккә алай чокыр-чакырлар һәм күгәргән консервы савытлары гына калдырмаганнар икән. Әнә арырак нәкъ минем буе имән багана утыртып киткәннәр. Баганага ниндидер хәрефләр, цифрлар уеп язылган.
Менә шул. Әлбәттә, бернинди дә сихри дөнья каршыламады мине тау башында. Ләкин нәкъ менә шушы көнне — әтинең «желеген суырганнар басуларның, желеген» дигән, «мин югында да михнәт шулпасын житәрлек эчкәнсез» дигән сүзләре колак төбемдә гел яңгырап торган шушы көнне — мин нәкъ менә шушы имән багана янына килеп басканмын икән, күңелнең акыл ирешмәслек әллә нинди эчке сиземләүләре барлыгына ничек ышанмыйсың?
10
Ул багана күптән инде минем генә түгел, бөтен авылның игътибарын жәлеп иткән иде. «Авылыбыз астында бик зур нефть күле тапканнзр икән, әлеге багана шул күлгә жир бораулап төшә торган урын икән» дигән хәбәр күңелләрне еллар буе кытыклап торды. Шөгер ягында, аннары Баулы ягында күпләп нефть чыгара башлауларын да бик яшьләй ишетеп үстек.
Ул арада Писмән ягындагы Тимәш авылы янында куәтле девон нефте фонтан булып атты. Күп тә үтмәде, үзебезнең районда ук. Әлмәт. Габдрахман авыллары тирәсендә дә нефть чыгара башладылар.
Бер иртәне. салам түбәле өйләрне дерт сискәндереп, безнең авылга да зур-зур өч трактор килеп керде. Бер-бер артлы жигелеп, урамга көчкә сыешлы галәмәт дәү тимер шан сөйрәп баралар иде болар. Тегәрҗепнең яшел чирәмен аяусыз ерта-ерта. иң усал маэмайларны да өрүдән гажиз калдырып, аргы як басуга таба үтеп киттеләр.
Ләкин шул беренче тракторлар ертып үткән Тегәржепнен яшел чирәме — безнең балачагыбыз бишеге булган яшел чирәм — яңадан да инде яшәрмәде...
Аның каравы, тормыш безнең үсмер чакларыбызга әнә шулай гүел- дек машиналы юллар — бүгенге көннәрдәге кебек тип-тигез асфальт юллар түгел, ә һәр үгәр карышы чокырлы да чакырлы, сикәлтәле юл-, лар әзерләп куйды.
Кичләрен Әлмәт якларына күз салсак, ярты күкне инләп алтынсу- кызыл шәүләләр уйный, колакларыңны торгызыбрак тыңласак, гел нәрсәләрдер гөрли, гүелди, чыңлый иде ул якта
..Авылга сугышның сонгы елларында дары исе дә иснәгән, мыек чыгар-чыкмас килеш бөтен Европаны диярлек айкаган, сугыштан сон да ничәмә еллар чит жирләрдә хезмәт иткән яшь солдатлар кайта башлады.
һәр солдат кайткан саен авыл урамнарында баянына, аккордеонына кушылып җырлаган сагыну моннары таңга кадәр яңгырап тора, күпмедер көннәрдән соң урамнар яңадан тынып кала—солдат погоннарын һәм медальләрен сандык төбенә салып куя да. яшел биштәрен бер як инбашына гына элеп. Баулы. Әлмәт якларына таба юл тота
Ул елларда кайткан солдатларның күбесе үзләренә «достойный эш»не әнә шулай нефтьтә таптылар.
Еш кына алар авылга кунакка кайталар иде. Өс-баш бөтенләй шәһәрчә боларның. Кибеткә керсәләр, шыгырдап торган зур-зур кәгазь акчаларны күкрәк кесәләреннән берәм-берәм суырып кына чыгарып торалар, авылдашларны бик юмарт «йөз грам»нар белән сыйлыйлар иде.
Әтием солдаттан кайтканда нефть вышкалары безнең авылдан шактый еракта иделәр шул әле...
Хәзер ул вышкалар авылыбызга көннән-көн якынаялар.
Менә минем яшьлегемә каршы атлап киләләр алар, вышкалар.
Тизрәк үсә генә төшим!..
Ләкин мина ул шаулы кызыл офыкка таба атлап юлга чыгар көнемне әллә ни озак көтәргә дә туры килмәде.
ИКЕНЧЕ ДӘФТӘР
Юллар һәм сукмаклар
1
Юллар! Кешеләрне очраштыра да. аера да торган юллар Сине үрләргә алып менә, бәхетенә таба илтә, ардырып чыныктыра һәм, кайсыдыр чатта дөрес атлый белмәсәң. сине әллә нинди упкынга таба да алып китүе ихтималы булган юллар!
Җилкәмдә — әтинең сугыш юллары кичкән яшел биштәре, күңелдә—ул вакытта әле үземә дә бик ачык булмаган әнә шундыйрак уй- хисләр... Мин көзге дымлы юл буйлап атлыйм да атлыйм.
Атлыйм. Бик ачулы гүелдәп, мине әледән-әле машиналар узып китә. Әйе. бик ачулы гүелдиләр машиналар — ул чаклардагы юри актарып ташлагандай төпсез чокырлы-чакырлы юлларга ачуланалар бугай алар; мина да сукранып үтәләр шикелле: «Бик олы эшнең әле һич тә рәте-чираты эзгә төшмәгән бер вакытта, иреннәреңнән ана сөте дә кибеп җитмәгән килеш, син нигә буталып йөрисең әле монда?!* — диләр кебек.
Әлмәт исә мине тагы да хәтәррәк актарып ташланган юллары һәм тагы да усалрак гүелдәүче машиналары белән каршылады. Хәзерге кебек, берсеннән-берсе чибәррәк таш пулатлары, асфальтлы яшел
РАФАИЛ ТОХФӘТУЛЛИН ■ АГЫМСУ g
урамнары, күперенке келәм буйлап кына атлап йөри торган гостиница* сы, урамда ук өч тиенеңне төшерүгә сиңа чыжлап торган тәмле су агызып бирүче акыллы автоматлары булган мәһабәт шәһәр кайдя әле ул вакытта! Чокырлар... Канаулар... Җиңел кулдан гына әптәрләнгән бараклар. Палаткалар. Тактадай гына кадакланган контора будкалары. Гүелдәүче, тырылдаучы, төтенләүче, ут чәчүче әллә нинди машиналар. Шул чокырлар, канаулар, бараклар, машиналар арасыннан борма-борма юллар, сукмаклар. Шул бормалы юллардан, сукмаклардан һич адашмыйча йөри ала торган, шул коточкыч машиналарны бик тыныч эшләтә белә торган кешеләр, кешеләр.„
Ә кайсысы икән соң монда минем сукмагым? Кайсы сукмактан атлап китәргә дә бик җитди чырайлы кешеләрнең кайсысына килеп йөз суымны түгәргә, кайсысына йөрәгемне бушатырга миңа?
Бу сорауга җиде юл чатында мыш-мыш борын тарта-тарта тик басып торган килеш жавап табып булмаячак иде. әлбәттә. Тоттым да аяклар үзе санлаган бер сукмактан атлап киттем.
— Абый, ә абый! Мине дә эшкә алыгызчы?
Абый кеше минем нечкә булса да башны шактый нык тоткан сең- герле муеныма, җиң эченнән инде терсәк тиңентен диярлек үсеп чыккан кулларыма күз төшереп алды да әйтте:
— Син, энем, минем янга иртәрәк килгәнсең бит. Хәзергә мине на-чальник итеп куймадылар әле. Начальник булгач килсәң, ихтимал, алыр идем мин сине. «Артыш таякларың» эшкә ябышыр күк күренә.
һәм миңа ничек итеп фәлән контораны эзләп табарга, анда фәлән- фәләневич белән ничегрәк сөйләшергә икәнен бәйнә-бәйнә аңлатырга тотынды.
Ләкин мин, ул өйрәткәнчә, контора эзләп китмәдем. Тагын бер сукмактан үтеп, ниндидер машина янында мәш килүче абыйга шул ук үтенечемне кабатладым.
— Абый, мине дә эшкә алыгызчы?
Җавап тагын шул ук: фәлән конторага, фәлән-фәләневич янына.
Сез, әлбәттә, әйтерсез: «Нигә, чыннан да, конторага кермәдең соң? Эшкә алуның тәртибе шулай бит инде аның», — диярсез.
Моның сәбәбе бик гади һәм шактый катлаулы да иде.
Гади сәбәбе шул: минем кесәмдә бернинди дә документым юк иде. Ә нигә юк? Монысы инде әлегә «шактый катлаулы» дигәненә килеп төртелә.
Болай бит. Кулыңа ул документ дигән, белешмә дигән кәгазь кисәге алу өчен, иң элек, берәр өстәл башында утыручы каршына килеп басарга кирәк; анда килеп басу өчен кемнәрнедер һәм нәрсәдер көтәргә кирәк; бик озак көтәр өчен кат-кат килергә кирәк. Килергә, көтәргә... Янә килергә, янә көтәргә...
Инде менә миңа тагын шулай өстәл башында утыручы берәрсе каршына басарга киңәш итәләр Анда килеп басу өчен кемнәрнедер, нәрсәләрдер көтәргә . Шулай итеп көтеп-көтеп йөри торгач, ул өстәл башындагы фәлән-фәләневич, иң беренче, әлбәттә, миннән сораячак: «Кайда әле документларың?» — диячәк. Миңа ул документларны юллау өчен... Килергә, көтәргә, янә килергә, янә көтәргә.. Кемгә-кемгә, ә мина, күңелемдә авылыбызга ниндидер үпкә төене яшереп чыгып китүчегә, мондый «килергә, көтәргә»ләрнең очы-кырые, ай-һай булыр иде микән ул елларда?
ФЗӨ мәктәбенә дисәң, вербовать ителеп китәм дисәң — икенче мәсьәлә. Ул чагында кулыңа белешмә дигәне дә, хәтта паспорт дигәне дә эләгергә мөмкин иде. Ә инде үз сукмагыңны үзең эзләп чыгарга җыенсаң... Иң яхшысы, килмә дә, көтмә дә...
Әмма мин барыбер үз сукмагымны үзем эзләп атлый бирәм.
/Кинел кулдан гына салынган озынча бер йорт янында кара сырмалы, брезент курткалы кешеләр җыелган иде. Мин туп-туры шунда таба киттем. Инде өченче көнемне шушы тирәдә чуалып йөргәнлектән, мине монда танучылар да очрады. Күңелле генә исәнләштеләр. Ә теге «артыш таякларын эшкә ябышыр күк күренә» дигән абын мине читкәрәк алып китте дә бик үз итеп хәлемне сораша башлады.
Мин апа ике көн һәм ике төн эчендә башымнан кичкән бар маҗара-ларымны сөйләп бирдем
Абый башта көлде, аннары кинәт җитдиләнде.
— Беләсеңме нәрсә, т^ган, —диде. — Әйдәле, керик әле конторага Булмый бу болан
һәм дәү кулы белән мине житәкләп алып та китте.
Бу бүлмәдә минем турыда үзе кемнәрдер белән сөйләшкәч, ул абый мине икенче бер абый кулына тапшырды. Ул абый тагын кемнәрдер белән сөйләшеп, мине өченче абый кулына тапшырдылар . Шулай йөргән арада, бер бүлмәдә, беләсезме кемне очраттым? Владимир Петрович Керчинскийиы!
— Абый! Мин бит сезне таныйм! — дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.
Владимир Петрович кем беләкдер бик җитди сөйләшеп утыра иде
— Шулаймы? Мөмкин, бик мөмкин,— дип, мина ялт кына карап куйды да әңгәмәсен дәвам итте.
Минем йөрәк дөп-дөп тибә, ә иреннәрне һич тыеп булмый, иреннәр колакка җиткән иде.
— Абый! Хәтерлисезме... Сез безнең авылда. Чагыл тавында нефть эзләдегез . Палаткагыз да бар иде...— дип, тотлыга-тотлыга сөйләп киттем мин. Аның бер колагына мин сөйлим, икенче колагына әлеге әңгәмәдәше сөйли иде.
— Шунда, хәтерлисезме, сезнең палатка янына бер малай килде. Килде дә. Чагыл-таудан мәтәлеп төшеп китте . Хәтерлисезме?
Владимир Петрович, теге як колагына сөйләүчегә «гафу итегез» дип, мина бөтен гәүдәсе белән борылды.
— Тукта, тукта... Син Агымсудан мәллә?
— Шуннан инде...
— Самолет белән Казанга очкан егет?
— Әйе инде.
— һәм... Ничего?.. Тазардың?
— Тазарды-ым!
Владимир Петровичның күзлек пыялалары ялтырап китте һәм шул ялтырау, әйтерсең, аның бөтен йөзен яктыртып җибәрде.
— Менә бит нинди очрашу! Ә без Надя белән гел сөйләшәбез, та-зардымы икән ул егет, хәзер нишли икән, дибез. Надя миңа Агымсуга барып, сине эзләп-күреп кайтырга да заказ биргән иде әле... Вакыт тими бит... Бирегә нинди йомыш белән соң?
Мин үземнең нигәдер кызаруымны сиздем
— Менә... Килгән идем әле — дип мыгырдана башлаган идем, мине җитәкләп алып кергән абый үзе сөйләп китте.
— Эм-да —диде Владимир Петрович, аның тагын күзлек пыялалары ялтырап куйды, аннары: —Одну минуточку. — диде һәм кызу- кызу күрше бүлмәгә кереп китте. Тиздән, — әллә чыннан ш бер генә минут узды инде, — ул шулай ук кызу-кызу атлап килеп тә чыкты
— Булды бу,— диде бик гади генә, — моннан соң син икенче про-мыселның өйрәнчек операторы Хәерле юл, туган!
— Котлыйм, Хәйдәр! —дип теге абый да кулымны кысты.
а. ,к. У., м о
РАФАИЛ ТОХФӘТУЛЛИН | АГЫМСУ |
Ә мин .. Эзләгән- сукмагыма җитәкләүче бу кешеләргә чын-чын рәх-мәтләремне белдерергә кирәк иде бит инде миңа бу минутта. Ә мин... Каккан казык күк бастым да калдым. Битләрем буйлап кайнар тамчылар тәгәрәде, борыным бик ачыттырып йомшарды...
Бәхеткә каршы, минем бу әрсез тамчыларымны тегеләр күрмәделәр, һәрхәлдә, күрмәделәр дип үземне юатам. Ник дигәндә, алар бу вакытта мине кайсы бригадага һәм кем кулына өйрәнчек итеп тапшыру турында, кайсы тулай торакка урнаштыру турында бик җитди сөйләшәләр иде.
Ләкин ул көнне өлешемә тигән бәхет көмешләрем болар белән генә дә бетмәде әле.
Җир мае сеңгән кара киемле яңа дусларым белән Әлмәт урамнарыннан күкрәк киереп атлап кайтулары да, тулай торакта минем үз койкам да — барысы да күңелемә көмеш тәңкәләр булып бер-бер артлы чыңлап төшеп тора һәм тулыр-тулмас бер көн өчен болар бик җиткән дә иде инде . Шунда ишек ачылды да Владимир Петрович килеп керде. Хәлләремне сорашты һәм гади генә итеп әйтеп куйды:
— Безнең квартира да моннан ерак түгел. Әйдә бер әйләнеп кайтабыз.
Әйтәм бит. болай да инде күңелем тулы көмеш тәңкәләр иде минем, моннан соң да чыңлап төшкәннәре инде тулып аша башлады бугай... Шунысы бик истә. Надя, вак-вак бөдрә коңгырт чәчләрен буш кына итеп күперенке толымга үреп куйган җитеп килүче кыз, мине күрүгә, нәкъ инде моннан тугыз ел элекке кебек, нурлы итеп, сабыйларча итеп көлеп җибәрде.
— Ә мин сине тагын да зуррак үскәнсеңдер дип күз алдыма китерә идем. Менә мондый.. — һәм кулын югары ук сузып, өстәвенә аяк очларына ук күтәрелеп, минем буем аңынча никадәр булырга тиешлеген күрсәтте.
— Ә мин сине... Нәкъ шушылайдыр дип уйлаган идем, — дидем мин. Дөресендә исә мин аны җитеп килгән кыз итеп һичничек күз алдына китерә алмыйм, минем хәтергә аның давыл чәчәгенә ошаган башлыгы, кызыл-зәнгәр чәчәкле күлмәге һәм, барыннан да бигрәк, әнә шул нурлы итеп, йогышлы итеп көлүләре генә сеңеп калган иде.
Надяның әнисе Вера Ивановна бик тәмле чәй һәм аннан да тәмлерәк пирожкилар белән сыйлады ул кичне. Чәй янында өчәүләп минем тормышым турында, авыл турында сорашып утырдылар.
Стенада нечкә билле скрипка асылынып тора иде. Минем еш-еш ана карап куюымны күреп булса кирәк, Надя озын гына бер көй уйнап күрсәтте.
- Надяның скрипка кыллары өстендә бик җитез йөгерә торган нәфис бармаклары, шулай итеп, минем күңелдәге көмеш тәңкәләр чыңын матур бер көйгә дә салып бирде ул кичне. Бәхет җиле кагылган күңелгә шулай скрипка моңы да бик кирәк, бик тансык икән ул һәм шуннан соң инде ул бәхет җиле дигәнебез чын давылга ук әверелә икән. Якынлашып килгән бәхет давылы...
3
Ул еллардагы скважиналарны хәзергеләр белән чагыштыра алмыйсың. Хәзерге кебек, автомат кыргычлар, автомат япкычлар, скважинаның хәлен ерактан ук хәбәр итеп тора торган диспетчерлык системасы — берсе дә юк иде әле ул чакта. Нефть чыгаруда төп эшләр операторның беләк көченә, аның өлгерлегенә һәм тапкырлыгына тапшырылган иде. Барыннан да бигрәк, бар скважиналарның да гайрәтле фонтан булып аткан чаклары иде әле ул; хәзерге кебек, һәртөрле насосларның һич
кирәге юк, жир, әйтерсең", чын хуҗалар хилүеи бик аарыгып көтеп яткан да, инде менә куенындагы бу кыйммәтле байлыгын мул итеп би* рергә ашыга иде.
Җир ашыга, ә кешеләр, дөресен әйтергә кирәк, бу байлык ташкынын жаен-әмәлен белеп кенә, әрәм-шәрәм итмичә генә алырга әзер түгелләр иде.
Дөрес, дөньяда тиңдәше булмаган безнең ул Тимәш нефть ятмаларын үзләштерешергә илнең төрле якларыннан нефть осталары килгән, эшнен ин авырын, төпкә җигелеп, алар тарта, ләкин төпкә жигелгән ул баһадирларга иңнәрен, җилкәләрен куеп тартышырга корыч беләкле, кыю йөрәкле ир-егетләр көннән-көн күбрәк кирәк иде.
Минем остазым Борһан Галиев әнә шул төпкә җигелгән баһадирларның берсе иде.
Бирегә ул Грозный нефть промыселларыннан килгән, ләкин үзе Татарстан туфрагында туып-үскән егет. Егерме беренче елгы ачлыктан качын, өй эчләре белән бер сынык икмәк эзләп чыгып китәләр алар.. Еллар үтә, Борһан ага байлыкны басулардан түгел, ә җир астында бик тирәннән табучы оста булып, туган якларына әйләнеп кайта.
Хәзер инде мәһабәт нефть каласы үсеп чыккан бу җирләрдә ялан кыр була әле ул чакта Шул ялан кыр уртасында ялгыз такта будка Квартира да шушы, промысел конторасы да шушы. Ләкин Борһан ага моңа бик шаккатмый. Аны шаккатырганы бүтән була. Биредәге беренче скважиналар тәүлеккә җиде йөз тоннадан да артык нефть бирә' Ә Грозный скважиналарыннан нибары бер ярым-ике тонна нефть алганнар алар, моның өчен әүвәле меңнәрчә тонна су суыртканнар Ә биредә Менә бит никадәр дә мул хәзинә, бетмәс-төкәнмәс байлык яшереп яткызган икән ич аның туган яклары. Менә нинди икән ич аның бер сынык икмәккә тилмереп чыгып киткән туган җирләре!
Скважиналар кабул итеп ала Борһан ага, шул скважиналардан нефть чыгаручылар бригадасының мастеры итеп билгеләнә. Бригаданың мастеры була, ә операторлары. Алар әле тирә-як колхозларда сабан сөрәләр, кайсылары әле, билләренә каеш буып, солдат хезмәте үтеп яталар.
Тиздән әнә шул кичәге сабанчылардан, кичәге солдатлардан бригада оеша. Оеша дигәч тә, бригада алай тиз генә оешмый әле ул. Бригада оешсын өчен, иң беренче, ул кичәге сабанчыларны һәм солдатларны өр-яңа һөнәргә өйрәтергә кирәк. Тагы да мөһимрәге — һәркайсы үз сукмагы белән килгән шул егетләр төркемен бердәм һәм дус коллективка тупларга кирәк.
һәм өйрәтә, туплый Борһан ага.
Күпмедер вакыттан сон, Борһан ага мәктәбе үткән ул егетләрне яңа оешкан башка бригадаларга өлкән операторлар итеп күчерәләр. Борһан ага тагын кичәге солдатларны һәм сабанчыларны өйрәтә, туплый башлый.
Инде менә ничәнчемедер алмаш булып, мин дә Борһан ага мәктәбенә килеп кердем,
4
Хәзергә кадәр сәбәбен үзем дә төшенеп җитмим. Борһан ага мине беренче көннәрдән үк нигәдер бик якын итте
Хәер, «якын итте» днгәч тә, мин моны соңыннан гына сиздем. Ә беренче көннәрдә...
Бик кырыс мәктәп ул — Борһан ага мәктәбе
Бервакыт шулай төнге сменада торуым Ул чакларда һәр скважинаны, сменалап, өч оператор карый идек. Куәтле фонтан булып ага
РАФАИЛ ТОХФ9Т УЛЛ И Н g АГЫМСУ a
торган ул скважиналарны аз гына да күзәтүчесез калдырырга ярамый, өстәвенә нефть чыгару юлына бик тиз парафин тыгыла, кул чыгырын әйләндерә-әйләндерә, аны гел арчып торырга кирәк иде.
Мин дә яңа гына кыргыч төшереп менгездем. Мерникны карадым. Манометрга күз салдым. Барысы да тәртиптә. Будкага кереп, вахта журналына тиешле саннарны да утырттым. Гадәттә, вахтада аз гына шулай буш вакыт эләктеме, кулыма китап ала идем. Бу юлы укый башлаган китабым онытылып калган. Кырын ятып, уй-хыял диңгезендә йөзеп киттем Шундый да рәхәт-жиңел йөзеп барганда, кинәт кенә бик каты давыл чыкты. Дөньяның асты-өскә килә, ниләрдер үкерә... Ул арада өермәле жил мине әллә кая ук бөтереп алып менеп китте.
— Нефтең ташый! Будкаң-ниең белән агып китәсең бит хәзер, төрткән нәрсә! — дигән тавышка уянып китсәм, чыннан да һавада асылынып тора идем Борһан ага мине якамнан урап алып өскә үк күтәргәндә дер селкетә, үзе бик яман сүгенә иде.
Останың тимер кулларыннан ычкынуга, аткан ук кебек скважинам янына очтым. Тубык тиңентен нефть күлен ерып үтеп, задвижканы бора башладым. Юк, борылмый. Урыныннан да кузгатып булмый. Мыш-мыш киләм, кабаланам. Бөтен өс-башым, бит-кулларым нефтькә манчылды. Борылмый задвижка.. Нефть күлен пыштыр-пыштыр кире чыктым да янгын шитындагы ломны эләктереп алдым. Борһан ага мине туктатты.
— Лом кирәкми монда Мә, көрәк тот кулына
— Нигә, Борһан ага? Лом белән хәзер борам мин аны.
— Икенче вакытта шулай итәрсең. Мин бордым инде аны. Хәзер, мә, көрәк тот та, чистарт бу боламыгыңны Вахта алмашканда ялап алган күк булсын.
Ул төнне агызган жан тирләрем, ихтимал, тагын үзе бер күл булыр иде. Аның каравы, шул көннән бирле, менә ничәмә еллар, вахта вакытында керфекләргә ник кенә бер тамчы йокы эленсен!
Ә тагы да бер вакытта...
Борһан ага кичтән к әйтте: иртәгә яна скважина эшләтә башлыйбыз, билләрегезне ныграк буып килегез, диде. Аннары, бик тәфсилләп, моның өчен ничек хәзерләнергә, кайсыбызга нинди эш кораллары алып барырга кирәклеген аңлатты.
Иртәгесен бер генә сорады:
— Мин әйткәннәрнең барысын да алдыгызмы? — диде һәм, без «алдык» диюгә, китеп тә бардык.
Хәзер яңа скважиналарны эшләтә башлау промыселда гади бер эш булып калды ул. Техника һәм кораллар да бик бай хәзер, кешеләр дә бик остарды. Ә теге вакытта — сафка баскан һәр скважина безнең тормышта олы вакыйга иде.
Ул чактагы разведка скважиналары бер-берсеннән биш-алты чакрым ераклыкта. Тимер-томырларыбызны күтәреп, әлсерәп килеп жит- тек. Борһан ага шунда гына әйтте:
— Я, карыйк әле, мин әйткәннәрнең барысын да алдыгызмы икән?
һәм коралларыбызны берәм-берәм барлый, тикшерә башлады. Келт итеп исемә килеп төште: оста әйткән тагын бер ачкычны алмадым түгелме соң?
Борһан ага тавышына алай әллә ни борыч өстәмичә генә, әмма өздереп әйтте:
— Вәйт, төрткән нәрсә... Егерме минут вакыт сиңа, бар, алып кил. Живо!
Нихәл итәсең, очтым гына! Телемне жилкәмә элеп, ары-бире ун чакрымны мыш-мыш әйләнеп килеп житүгә, Борһан ага миңа, бер секунд та сулу алырга ирек бирмичә, нәрсәләрдер күтәрергә, нәрсәләр-
дер борырга кушты. Шул чакта аркадан күтәрелгән пар, ихтимал, кара мунча төтененнән һич кнм булмагандыр ..
Остаз әйткәннәрне арт ягың белән түгел, колакларыңны үрә торгызып тыңларга әнә шулай өйрәтте безне Борһан ага Әмма ул сөйләгәндә колакларың чыннан да үрә торган икән, монда инде оста сиңа бер үк нәрсәне кырык кат аңлатырга, йөз кат күрсәтеп бирергә дә һич иренми; син ана сорауларны никадәр күбрәк биргән саен. Борһан аганың тирәннән карый торган кечерәк соргылт күзләрендә ягымлы очкыннар да шул кадәр мулрак кабына бара аның.
Остазның ул еллардагы тагын бер сабагын һич онытасым юк.
Ул елны безне, яшь нефтьчеләрне, гүя табигать үзе дә кырыс сынау аша үткәрде. Декабрь башында ук ишелеп-ишелеп кар төште. Шуның артыннан ук күз ачкысыз бураннар башланды.
Салкыннар һәм бураннар хәзер дә әле нефтьчеләр эшен шактый катлауландыра Ә теге вакытта, техникасы һәм кораллары да жүнләп жнтешмәгән, оешу-тәртип ягына да цементны яна коеп килгән заманда, кинәт килгән мондый буранлы кыш безнең эшне тәмам чыгырыннан чыгара да язып куйды Әледән-әле аварияләр булып тора башлады Иң күп авария нефть җыю һәм товар паркларына үтә торган труба юлларда чыга иде. Күп кенә урыннарда андый трубаларны күмәргә дә өлге- релми калды ул елны, шуңа күрә, я салкыннан труба шартлый да нефть ага башлый, я каядыр труба эчендә парафин тыгылып, пробка хасил була иде. Кар бураны түгел, дәһшәтле зилзилә купса да, һәлакәтле урынны эзләп чыгып китәсең
Гадәттә безнең Борһан ага пробка урынын булсын, труба шартлаган урынны булсын, эчке бер сиземләү белән әллә кайдан гына чамалап ала, шунлыктан безнең бригада кешеләре мондый жәфаны бүтәннәргә караганда шактый жинелрәк кичерә иде.
Шулай да, бервакыт безгә дә чикләвекнең бик катысы эләкте
Әйткәнемчә, декабрь буранының, яшь чыгымчы ат кебек, тәртәләр сындырып дулаган бер көне иде. Без, вахтадан буш өч егет. Борһан ага житәкчелегендә иртә таңнан бирле линиядә йөрдек—пробка эзләдек. Бөтен сөякләребезне шыкыр-шыкыр китереп будкага кайтып кергәндә, көн кичкә таба авышкан иде инде. Газ миче янына өелешеп, чәй кайнаганын көтеп утырганда, телефон шалтырады Насосныйдан хәбәр: басым кими, каядыр нефть ага, диләр.
Борһан ага иң әүвәл тозлап-борычлап бер сүгенде Аннары, маңгай жыерчыкларын бик хәтәр тирәнәйтеп, папирос кабызды Папиросын бер-нке суырып ташлауга, урыныннан торды.
— Ярар, егетләр, сез чәегезне эчә торыгыз, — диде, — мин моннан ерак түгел бер шикле урынны беләм, шунда барып килим. Ярты сәгатьтән әйләнеп кайтмасам, каршыга чыгарсыз.
Хәзер дә әле, искә төшсә, колак яфракларына ут кабына Өч егет, өч күсәк түгел диген, яше белән дә безгә әти тиешле остазыбызны, күзләребезне чет-чет птенгәләп, котырган буран кочагына, кара төнгә каршы япа-ялгызын чыгардык та жибәрдек шул Мәнсезлегебез моның белән генә дә бетмәде әле. Боз күк тезләребезне мич жылысына терәп, берәр кружка чәй дә эчеп алгач, тәмам жебегәнбез Ул арада борыннар да сызгыра башлаган. Мин үзем алан керфекләр ябышканын да хәтерләмим, әмма телефон шалтыраганнан аңыма килеп, сәгатькә күз салсам. Борһан ага чыгып киткәнгә бер сәгатьтән артык вакыт узып та өлгергән. Трубкада останың тавышын ишетүгә, аркадан утлы кырмыс« калар йөгереп узды. Эләгә инде хәзер, мәйтәм
Ләкин трубкадагы тавыш гажәп тыныч яңгырады
— Синме. Хәйдәр5 Таба алмадым бит әле мин . Паркка кадәр жит- тем, юк Әйдә, Хәйдәр, егетләрне кузгат, булмаса. Мин каршыгызга атлыйм.
РАФАИЛ Т0ХФӘ ТУЛЛИИ g АГЫМСУ |
Әлбәттә, шунда ук трерога набаты кактым. Көрәкләребезне күтәреп чыгып киттек. ■ |
Ә буран тәмам йөгәнсезләнеп котыра. _
Биш-алты гдым атлаган саен, кар көрәп, трубаны карынбыз Аннары тагын, тагын...
Буран котыра, минем эчтә дә әллә нинди женнәр дулый. Бая Борһан аганы шушы гарасат эченә берүзен чыгарып жибәреп, үзебез жы- лыда борын сызгыртып калганбыз икән, инде менә ничек тә шатлыклы хәбәр белән каршылыйсы иде бит аны Шунсыз останың күзләренә ничек күтәрелеп карарсың?
Куллардагы шул кеп-кечкенә көрәкләр әллә ни арада тау-тау көрт, ләрне актарып ташлый. Буран да буран уйната, без дә буран уйнатабыз.
Ул төнне актарган ул көрт тауларын, кайнар битләребездән, жил- кәләребездән аккан ул тир-су елгаларын кубометрларга сала башласаң, ихтимал, әйтеп ышанмаслык саннар килеп чыгар иде. Әмма без барыбер үз дигәнебезне булдырдык — ул каһәр суккан тимер шартлап ярылган урынны таптык. Борһан ага сварщикларны да ияртеп, безнең янга килеп житкәндә, без, телләребезне бер карыш чыгара-чыгара иреннәребезне ялап, бик тәмләп буран суы эчеп утыра идек — тел очына буран учлап-учлап кар сибә тора, без ялый торабыз...
Шунда Борһан аганың безне карда тәгәрәтә-тәгәрәтә ничек шаярып йөргәнен күрсәгез икән!
Әнә шулай ул Борһан ага мәктәбе. Аның һәр сабагы күңел дәфтәренә ачы да, татлы да тир белән языла, һәм — гомерлеккә!
5
Тагын шуны һич онытасым юк. Әле беренче көнне үк, Борһан ага мина скважиналар күрсәтеп йөргәндә, бер агач төбенә хәл алырга туктады. Борһан ага папирос алып кабызды. Миңа да пачкасын сузды.
— Мин тартмыйм бит, Борһан ага,— дим.
— Анда укытучылардан яшереп кенә суыргансыңдыр әле. Инде парта арасыннан чыккач, ярый ул. Кабыз, әйдә.
— Юк, Барһан ага...
— Ә мин ышанмыйм. Яле, кесәләреңне әйләндер.
Мин буп-буш кесәләремне әйләндереп салдым.
— Юк, ышанмыйм!—ди Борһан ага һаман да—Бүтән кесәңдәдер?
Пиджәкнең дә ике ян кесәсен, аннары куен кесәләрен дә селкеп салырга туры килде.
— Алайса, шәп. Өйрәнмәгәч, өйрәнмә инде син аңа Шәп!—диде Борһан ага. Үзенең йөзе һаман да бик кырыс иде
Инде кайтып китәргә дип вахта машинасын көтеп торганда, Борһан ага мине читкәрәк дәште.
— Ә шулай да. Фчетки, егет кешенең кесәләрендә җилләр уйнап торгач, бер дә шәп түгел. Мә, тыгып куй әле моны.
һәм моңарчы мин кулыма да тотып карамаган зур-зур кәгазь акчалар сузды
Кирәкми. Борһан ага Менә бүген үк авылга кайтам да ашарга да алып килә.м. акча да Ә иртәгә иртүк эшкә килеп житәм Күрерсез...
Борһан ага шаркылдап көлеп жибәрде. Шундый кырыс кешенең бу кадәр дә күңелле итеп, якты итеп көлә белүе миңа бик гажәп тоелды.
— Вәйт, төрткән нәрсә, — диде ул күзләрендәге яшьләрен бармак сырты белән сыпырып алып. — Нефтьче егет әнигә акча сорап кайтсын,
имеш. Кайда күргәнен бар андый хәлне? Әгәр егетләр ишетсә, тотып дөмбәслиләр бит үзеңне
— Дөмбәсләрләр микәнни?
— Ике дә уйламый дөмбәслиләр Нигә нефтьче исеменә тап төшереп
йөрисен диячәкләр И дөрес тә! Бер кая жалу белән бара алмыйсын ... Әниенә хәлеңне әйтеп, бүген үк хат яз да, зарплата алгач, күчтәнәчләр белән кайтырсың. Монысы — аңарчы тота торырга Тыгып куй Үз жаең белән түләрсең әле бер. Әйдә, машина килде, киттек.
Дөресен әйткәндә, минем үземнең дә өйгә һич тә буш килеш кайтасым килми иде. Кайткач-кайткач, чын нефтьче кебек итеп кайтасы иде инде аны Күчтәнәчләрең дә мул булсын, өс-башың да кеше күзен яндырсын, кибет яныннан узганда кесәң дә буш булмасын .
Инде менә авылга нәкъ шулай кайтырга да була. Беренче зарплата алуга, әлбәттә, иң әүвәл, Борһан агага әжәтне түләргә дә калганына — киемнәр, күчтәнәчләр ..
Ләкин барыбер ул көнне үк көтәргә туры килмәде
Бервакыт, көндезге сменага вахтага барырга чыккач, урамда Надя очрады Ике иптәш кызы белән, сумкаларын асып, мәктәптән кайтып киләләр иде Өчесе дә матур-матур бантиклы чәч толымнарын пальтолары өстенә чыгарып салганнар. Өчесе дә чәчәк күк чибәрләр.
Надя, мине күрүгә, иптәш кызларыннан аерылып, каршыма йөгерде. Өч-дүрт адым кала, кинәт туктады Мин дә туктадым.
— Хәйдәр!
— Исәнме, Надя!
— Хәйдәр, син нигә бер дә безгә килмисен? Әни дә әйтә, нигә килми икән, ди.
— Минем эшкә барышым. Надя.
— Көн-төн эшлисен, бер дә бушамыйсынмыни?
Бу сүзләрне шул кадәр чын гажәпсенү белән — зур ачылган коңгыртрак зәңгәр күзләре тулы, алсу бит алмалары тулы, ябылмый калган чия иреннәре тулы гажәпсенү белән сорады ки Надя, мин ирексез- дән көлеп җибәрдем.
— Бер дә бушамыйм шул. Көн-төн эшлим, — дидем мин һәм ана таба атладым. Надя да көлде һәм урыныннан кузгалды Янәшә атлап киттек.
— Эшең бик авыр түгелме, Хәйдәр?
— Эшем бик авыр, Надя.
Надя ялт итеп йөземә күтәрелеп карады: чыннан әйтәме, әллә шаяртамы?
— Алайса син чын егет түгел икәнсең Зарланасың.
— Ә мин чын егет булырга тырышам. Надя.
— Күрмим
Надянын чия иреннәре ачулы турсайды
Бераз баруга, бу матур иреннәр бик якты елмаеп җибәрде
— Хәйдәр, беләсеңме, әйдә иртәгә кинога барыйк. Ял көне бит иртәгә. Әйдәме?
— Барырга була
■ — Беләсеңме, Хәйдәр, без болай итик Шулай кызык була ул Хә
зер...— Надя ашыга-ашыга сумкасыннан карандаш алды. Койма буена китеп, багана турысындагы кеше күзенә бик бәрелми торганрак бер төшкә нәрсәдер сызгаларга тотынды. Мин дә якынрак килә башлаган идем, кулын селти: килми тор, янәсе.
Бераздан сон кул изәп чакырып алды Килсәм, коймага шундый рәсем ясап куйган: зәңгәр диңгез дулкыннарында зәңгәр җилкәнле ялгыз көймә чайкалып бара, өстәрәк — зәнгәр болытлар .
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН Ц АГЫМСУ ■
— КҮРДенме? — диде ул, серле генә пышылдап. — Күрсән, иртәгә нәкъ сәгать җидегә нәкъ шушы урынга килеп җитәсең. Шулай кызык була ул... Килештекме?
һәм, минем жавабымны да көтмичә, йөгереп китеп тә барды.
Күбәләктәй жилпенгән ап-ак бантигы күздән югалганчы карап калдым.
Ак бантик чаттан борылды да югалды, әмма минем күз алдымда вахта буена җилпенеп торды әле ул.
Күз алдымда шулай ак бантик җилпенә, йөрәк бик рәхәт лепелдәп куя, ә күңелнең әллә кайсы гына кыллары авырттырып-авырттырып тартыла иде.
Әлбәттә, киләсе иде ул койма буена — зәңгәр жилкән янына. Карыйсы иде Надя белән бергәләп кино. Ләкин... Тишек ботинка, сүсәргән чалбар белән кызның күзенә ничек күренмәк кирәк?
Автобуста кайтканда күңелдәге наян мәче балалары, тәмам усалланып, тырнаша-тырнаша уйный башладылар.
Ак бантик, зәңгәр жилкән. Кино һәм... Сүсәргән чалбар. Ничек катлаулы бу дөнья дигәнең.
Чуалчык уйларым йомгагын Борһан ага өзде.
— Хәйдәр, иртәгә ял көне бит. Ниме... Синең Сигезенче март урамындагы кибеттә булганың юкмы?
— Юк, Борһан ага.
— Бүген ябылгандыр инде. Иртәгә ачылуына, фчетки сугыл әле син анда. Нәкъ сиңа яраклы ботинкалар, сиңа яраклы чалбарлар күргән идем мин анда... Ял көне бит иртәгә.
Яңакларыма кинәт кайнар кан йөгерде. Әллә минем бөтен уйларым йөземә язылган да, Борһан ага аларны шыпырт кына укып барды микән? Ләкин бит... Әжәт акчасына киенүне күңел өнәми бит аны. Күңел өнәми...
Мин шул турыда сүз ачмакчы идем, ул арада автобус Борһан ага төшә торган тукталышка килеп тә җитте.
— Ярар, ялың күңелле үтсен! — диде дә Борһан ага автобустан төшеп калды.
6
— Хәйдәр, синең диңгез күргәнен бармы?
— Ба-ар!
— О! Кайсы диңгезне күрдең, Хәйдәр?
— Кара диңгезне, аннары Балтик диңгезен.
— Чынмы, Хәйдәр? Ничек бардың? Кайчан? Сөйләче.
— Җилкәмә биштәр астым, кулыма таяк алдым да таң беленә генә башлаганда юлга чыгып киттем. Көн бардым, төн бардым, бик күп авыллар, зур-зур шәһәрләр аша үттем...
— Гел җәяү бардыңмыни?
— Гел җәяү. Бара торгач, бервакыт дөм-караңгы карурман эченә килеп кердем. Әллә нинди куркыныч тавышлар ишетелә, кызыллы- яшелле утлар җемелди. Карыйм — каршыма ук шундый да зур соры бүре килеп чыкты...
— И-н, син шаяртып сөйлисеңдер әле. Барганың да, күргәнең дә юктыр диңгезне.
— Чыннан да күргәнем бар, Надя.
— Канчан соң? Ничек? Син дөресен генә сөйлә.
— Иң дөресе шул: кинода күргәнем бар минем диңгезне.
Надя минем иңбашыма сугып алып, көлеп җибәрде.
— Алдакчы! Мин барып күргәнсеңдер дип торам.
һәм Надянын шат күзләре моңсуланып калды
Менә сәгатькә якын инде без клуб янындагы бакчада сөйләшеп йөрибез. Яна чалбарым кесәсендә — кино билетлары. Күңелем бик күтәренке. Надянын да алай моңсуланып калуы белән һич килешәсе килми.
— Ә синең, Надя, крокодил күргәнең бармы?
— Бар, зоопаркта.
— Мин зоопаркта түгел, үзебезнең Агымсу инешендә күрдем.
— Тагын алдыйсындыр әле.
— Бервакыт, ялгызым гына шул инешкә су коенырга төштем. Бик рәхәт кенә йөзеп бара идем, күрәм, камышлар арасында крокодил басып тора. Авызын шундый да зур ачып, мине йотып җибәрергә генә ыргылган иде. мин. аны-моны уйлап тормасган, тегенең авызына үзем атылдым да барып кердем. Атылып килеп тә кердем, крокодилның тамагына кулымны тыгып, тегенең йөрәген, үпкә-бавырларын йолкып та чыгардым. Крокодил мине тешләргә дә өлгермәде, үлде.
— Алдашып та карыйсын. — диде Надя һәм көлеп жибәрде. Минем аны гел шулай көлдереп кенә торасым килә иде.
Көннәрем гажәп бер серле киеренкелек белән үтә башлады. Мине алда һәрвакыт зәңгәр җилкән көтә — Надя белән һәр очрашкан саен, тагын ничәмедер көннән сон очрашырга дигән вәгъдәбез бар Мин, төрле сәбәпләр табып, алдагы очрашу көнен мөмкин кадәр озаккарак билгеләргә тырышам. Сәбәбе—минем ул көнгә әзерләнәсем бар.
Иң беренче, Надя үзенең яраткан китапларының эчтәлеген сөйли башлап та, иң кызыклы урында гына туктап калырга бик ярата. Минем әнә шул китапларны табып укыйсым һәм икенче очрашуда нәкъ ул туктап калган төштән сөйләп китәргә әзерләнәсем бар
Икенчедән, минем һәр очрашуга тагын да көчлерәк булып киләсем килә. Әлеге китек кашның яки шуның ншеләрнең яңадан очрап куюлары бик ихтимал ич.
Бүлмәбездә Виталий исемле бораулаучы егет бар безнең. Аю кебек көчле, бик оста спортсмен егет. Шул хәзер мине самбо көрәшенә, бокска өйрәтә. Бу өйрәнү кабыргаларыма, күкрәгемә, җилкә тамырларыма аллы-гөлле бизәкләр дә ясап бетерде бетерүен. Шулай да түзәм. Батыр ярасыз була лимени? һәр нртәне. Виталий тан күреп, маңгайдан тирләр акканчы, гантельләр күтәрәм. Виталий кебек, бил тиңентен салкын су белән юынам.
Бу тырышлыкларым бушка да китми иде. ахры Беркөнне Борһан ага минем парафин кыргычы менгезгәнне әллә ни исе китмәгәндәй генә карап торды да гадәтенчә күзләре белән генә елмаеп куйды.
— Бик килеште сиңа нефть эше. Үз суына җибәрелгән балык кебек димме... Күзгә күренеп тазара да барасың.
Әйе. үзем дә сизәм — беләкләрем көннән-көн ныгый бара. Спорт турында Виталий биргән бер китапта мондый сүзләрне укыган идем һәр ир-егет, даими рәвештә фнзкультура-спорт белән шөгыльләнсә, мускулларының көчен икеләтә арттыра ала, диелгән. Моңа минем башта ышанып та бетәсем килмәгән иде. Тормыш үзе ышандырды. Кайчан гына әле өстәл кырыена терсәкләрне терәшеп, кем кемнең кулын ега дип көчләр сынаша башласак, бүлмәдә күпләр мине җиңә иде. Инде
ГАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛИН Ц АГЫМСУ Ц
бик шаярмый торсыннар! Виталийдан кала, бүлмәдә икенче батыр хәзер абзагыз. Иптәшләреннән бер иңле кечкенә булып калган әлеге салам сыйраклы малай юк инде ул хәзер.
Витдлийның сөйләгәне бар. Илдә иң көчле штангистлардан Леонид Жаботинский да, спорт белән шөгыльләнә башлаганчы, шундый ябык, хәлсез бер малай булган. Ә спорт әнә нинди могҗиза тудырган! Минем дә хыяллар зурдан...
Кичләрен исә, керфекләр керфеккә ябышканчы, кулымда Надяга сөйләячәк китаплар була. «Ты смешно говоришь по-русски», — дигән иде миңа Надя. Тагын да алай-болай ялгышмаслык итеп, матур итеп сөйләргә Әзерлэнәм.
Ә һәркөп эшкә барганда я кайтканда берәр хәйлә белән иптәшләрдән аерылып калам да әлеге койма буена —зәңгәр җилкән янына килеп басам. Кесәмдә һәрвакыт зәңгәр карандаш йөртәм—җилкән аз гына уңа башласа, яңартып буяп куям.
Надяның ни өчен анда зәңгәр җилкән ясаганын мин инде хәзер беләм. Александр Грннның «Алсу җилкәннәр» дигән хикәясеннән алган ул аны. Ул җилкәндәге Ассоль алсу җилкәннәр көтсә, Надя зәңгәр җилкән көтә...
Минем хыял уйный... Менә бер заман без Надя белән ерак диңгезгә таба озын сәфәргә чыгып китәбез. Ниндидер маҗаралар, ниндидер авыр көрәшләр аркасында аерылышабыз. Надя диңгез буенда зәңгәр җилкән көтә. Бик озак көтә, әмма гел ышанып көтә. Ниһаять, еракта зәңгәр җилкән күренә. Ул зәңгәр җилкәнле шхунаның капитаны — мин. Бик күп авыр көрәшләрдә җиңеп, Надяны алырга кайтып киләм...
Эш. Китаплар. Бокс. Аннары — зарыгып көтелгән очрашу. Надяның тагын сөйләнеп бетмәгән хикәяләре . Шулар белән атналар, айлар үтте. Кыш җитте. Алда әйткәнемчә, безне бик кырыс сынау аша үткәргән буранлы, аварияле, авыр кыш.
Ә язлар җиткәч, мине Бөгелмәгә алты айлык курсларга укырга җи-бәрделәр. Өлкән операторлар хәзерләү курсына.
— Син киткәч, миңа бик күңелсез булыр инде, Хәйдәр, — диде Надя.
— Ә мин ял көне саен кайтып йөрермен.
Надя беразга тынып калды.
— Юк, Хәйдәр, һәр ял көне саен ук кайтма,
— Нигә инде алай?
— Син, иң яхшысы, ике атнага бер генә кант. Шулай кызыграк.
— Нигә инде алай?
— Шулай кызыграк була ул. Син бит... Ничек кенә аңлатырга... Син бит, Хәйдәр, һәр очрашкан саен күңеллерәк була барасың. \сеп тә киткән сыман тоеласың. Син шулай күбрәк үс, күбрәк күңеллән дә, аннары очрашырбыз. Бер ял үтеп, икенче ял саен...
Күктә, нәкъ романнарда язганча, тулы ай йөзә иде. һавада, шулай ук романнардагыча, яз исе, бөреләр исе. дымлы җир исе аңкый иде. Шул тулган ай, шул яз исе безне дә нәкъ шул романнарның геройлары итте дә куйды — мин Надяны беренче мәртәбә суырып үптем ул кичне.
Иртәгесен Бөгелмәгә китеп бардым.
Хәтеремдә, ул иртә — болытлы иде, бик ачы җилле иде, шыксыз иде инде.
Шәһәр дә миңа бер дә ошамады. Өйләре соры, автобуслары соры, мәчеләре дә соры.
Бөтен җаным-тәнем белән яратып өлгергән спорт шушы соры күңел- сезлекне җиңәргә дә ярдәм итте. Аз гына буш вакыт булган саен шө- гыльләнәм. Бүлмәдәш егетләрне дә котыртып өлгердем. Виталий кебек, аларны бокска, самбо көрәшенә өйрәтә башладым Янәсе, мин дә тренер хәзер Егетләрне дә өйрәтәм, үземә дә менә, дигән күнегү, була..
еЧсНЧЕ ДӘФТӘР
Зәңгәр җилкән
1
Күңелем тулы өметләр, ашкынулы һәм билгесез өметләр белән алсу офыклы Әлмәт ягына чыгып китүемә дүрт ел тула дигәндә, мин яңадан туган авылыма әйләнеп кайттым Юк. кунакка гына түгел, кунакка мин гел кайткалап йөрдем Бу юлы үз авылыбыз тирәсендәге скважиналарның хуҗасы булып, әле җибәрергә өлгермәгән мыек чылгыйларына шактый гына акыл чорнап алган өлкән оператор булып кайттым мнн Агымсуга.
Чагыл тавы башындагы әлеге имән багана турысында безнең якларда да беренче нефть вышкасы калкып чыкты Куәтле фонтан булып аткан бу скважина үз иптәшләрен тиз тапты Чагыл тавы итәге, Зәй елгасы. Агымсу инеше буйлап бораулаучылар Девон картның мул хәзинәсенә бер-бер артлы юл салып төшә башладылар
Безнең тирәдә яңа нефть мәйданын үзләштерү башланды
Тегәрҗеп урамының аргы башында, колхозның ферма каралтыларыннан ерак түгел, бик тиз арада өр-яна таш биналар төзелде: контора, компрессор станциясе, мастерскойлар, гаражлар.
Авылыбызда яңа промысел оештырылды.
Яна промысел, яңа нефть мәйданы'* үзләштерү Ил байлыгына һәр көнне меңнәрчә тонна кара алтын өстәячәк бу эшнең шулай да никадәр катлаулы, кыен һәм мәшәкатьле икәнлеген, бар кешегә караганда да. ихтимал, безнең Борһан ага яхшырак белә торгандыр.
Зур нефть ятмасының беренче фонтаны аткан көннән бирле инде дистәләгән яна мәйданнар үзләштерелде Яна мәйданнарда тәүге скважиналарны кем эшләтә башлады икән дип кызыксынырга тотынсагыз, бик еш безнең Борһан ага исеменә юлыгырсыз.
Яна мәйданның уннарча километр ераклыктагы ул разведка скважиналарын беренче башлап җиһазлау, көйләү Юлсызлык Әледән-әле һич көтелмәгән аварияләр Барыннан да бигрәк, коллективны ныгыту, өйрәтү... Әнә шулар белән үткән тынгысыз көннәрдән, йокысыз төннәрдән соң, Борһан ага аз гына сулу алырга да өлгерми, аны Берләшмәгә чакырып алалар да әйтәләр:
— Бу мәйданны үзләштерүдәге хезмәтегез әйтеп бетергесез, Борһан ага Инде менә тагын яңа мәйдан үзләштерәсе бар бит . Синең кебек бай тәҗрибәле оста куллар кирәк. — диләр
Барысы да өр-яңадан башлана Тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр . Инде менә эшләр юлга салынып килә бугай, дип кенә йөргәндә, Борһан аганы тагын Берләшмәгә чакыралар
— Тагын да яңа мәйдан үзләштерә башлыйбыз бит, иптәш Галиев...
һәр кыен эшнең үз остасы була. Мондый осталык, барыннан да биг- рок, шул эшне бөтен барлыгын белән яратудан килә торгандыр Әйе. үз эшләренә чын гашыйклар гына хезмәт юлларындагы бернинди авырлыклар каршында да каушап калмыйлар, киресенчә, һәр каршылык, һәр кыенлык андыйларда яна көч. яна дәрман гына уята, яна көрәшкә әйтеп аңлатып булмастай яңа бер олы илһамлану белән ыргылалар андыйлар.
Безнең Борһан ага нәкъ, әнә шундыйлар токымыннан.
РАФАИЛ ТОХФЭТ УЛЛИН | АГЫМСУ Ц
Инде менә безнең Агымсу промыселының да беренче нефть мастеры булып Социалистик Хезмәт Герое Борһан ага Галиев билгеләнде.
Гадәттә, Борһан ага әнә шулай яңа алгы сызыкка күчкәндә уң кулы итеп берәр операторны да үзе белән ала. Бу юлы андый «уң кул» итеп Борһан ага мине алды. Җитмәсә, туган авылыма бит!
Агымсуга борынны зәңгәр болытларга аз гына терәп житкезмәстәй югарылыкта тотып кайтты абзагыз...
2
Алай дигәч тә, сез мине авылыбыз урамыннан борынны чыннан да һавага бик хәтәр чөеп, бүксәне дугадай киереп атлаучы кукъ егет итеп күз алдыгызга китерә күрмәгез тагын. Акыл дигәнең бик усал бармак янап, андый фыртлыкны эчкә үк постырган яшерен горурлык кына иде бу миндә. Ә инде алан чак кына баш калкыткан эчке горурлыкка тулысымча хакым бардыр дип уйлыйм мин. йөрәгеңдә авылыңа үзең дә аңлап бетермәгән ниндидер рәнҗү төйнәп, мыштым гына чыгып кит тә, инде менә бөтен тирә-юньнең жир асты байлыкларын табучы сихри һөнәр иясе булып, шаулап-гөрләп кайтып кер — күңел түрендәге ул горурлык дигән жанкисәгем ничек тыныч кына кала алсын ди монда?!
Аннары, тагын менә нәрсә бит әле...
Әнием белән Хәбирә апамның минем болай кайтуыма шатлыклары ничек тулып ашуын сөйләп тә торасы юктыр. Өрмәгән җиргә дә утыртмадылар үземне. Ул арада, урамга чыксам, канцелярия, клуб тирәсенә килсәм, авылдашлардан яше-карты чорнап ала, сорауларның иге- чиге юк.
— Алай нифте булгач, безнең авылда да Әлмәт кебек шәһәр сал- маслар микән?
— Запасы куп микән ул нефтьнең безнең авыл тирәсендә?
— Басуларны бик ертып-казып бетермәссез микән инде?
— Кибетләр, яңа кибетләр дә кирәк, болай булгач. Син анда әйт әле,
— Яна клуб та кирәк, җәмәгать. Яхшырак кино булса, болай да сыеп булмый хәзер иске клубка, нефтьчеләр дә килсә, бөтенләй баш тыга алмассың. Әйтми калма моны да...
Ул арада берәрсе читкәрәк дәшеп ала.
— Карале, дус кеше, шунда, нифте тирәсендә, миңа да берәр эш булмас микән?
Шулай «нифте тирәсенә» эшкә урнашырга теләүче авылдашлар шактый табылды. Шунысы кызык: андый теләге булганнар иң элек промысел мөдире Николай Ивановичка да түгел, идарәдәге кадрлар бүлегенә дә түгел, башлап миңа килеп мөрәҗәгать итәләр, миннән киңәш сорыйлар иде. Әлеге горурлык кыбыр-кыбыр үзен сиздерүенә шушы нәрсә дә сәбәп өстәде булса кирәк...
Кайткан көнне үк Исламгәрәй кордаш та чабып килеп җиткән.
Сүз җаеннан шунысын да әйтим әле. Бу вакытта Тегәрҗеп егетләреннән авылда без аның белән, Исламгәрәй белән, икәү генә калган идек. Мирзаһитны, Әбүзәрне һәм Сәхипне армиягә озаттык. Илгиз Казанда, авыл хуҗалыгы институтында укып ята. Исламгәрәйне, карт әтисе белән әнисе янында бердәнбер бала булганлыктан, армиягә алмадылар. Комиссия мине дә армия хезмәтенә яраксыз чыгарды. Әллә кайчан сынып тазарган умырткам да ошамады аларга, тагып әллә нинди сәбәпләр тапкан булдылар. Гарьлеге бөтен җанны актарып тулып ашты, әлбәттә. Ләкин нихәл итәсең?
Исламгәрәй белән кордашларны, үткәннәрне искә төшереп бик күңелле сөйләшеп утырдык. Шайтан малай, кесәсенә бер ярты да тыгып
килгән, әни почмак якка чыгып киткән араларда аны да төшергәләп алдык.
Күңеле урынында түгел иде Исламгәрәйнең. Тугыз класс белеме бар, ташып торган тазалыгы бар, ә менә бөтен җаны-тәне белән бирелеп эшләрлек кулында бер һөнәре дә юк. Берәр профмәктәпкә китеп, нинди дә булса һөнәргә ия булырга да бик омтылып караган да Әлеге дә баягы, карт әтисе белән авыру әнисен калдырып китәргә вөҗданы җибәрми Ат җигеп, фермага болыннан печән ташый, колхоз наряды белән урманда агач кисеп кайта икән. «Неужели мин шуннан бүтән бер эшкә дә ярамыйм инде», — ди егет, ачынып
Тел төбен сизеп алдым моның.
— Әйдә, кордаш, безнең нефтькә,— мин әйтәм,— белгәннәрем уртак булыр, бергә-бергә җир селкетеп эшләрбез.
— Белмим шул, малай... Сиңа бер имгәк кенә булмам микән? — дигән була бу, үзенең күзләрендә, ташка баскан ат тоягыннан чәчрәгәндәй, очкыннар сикерешеп алды.
Шулай, ашап-эчеп, бергә-бергә җир селкетеп эшләү турында куллар да сугышып алгач, икәүләп клубка киттек. Яшьләр кичәсе иде клубта Каян өйрәнеп алганнар диген, япь-яшь кызлар, егетләр, идән ярыкла- ^ына сөртенгәләп куеп, теттереп тә танцевать итәләр Миңа калса, бу өнәргә мине Надя өйрәтте. Кичәләрдә башка берәр кыз белән әйләнергә туры килсә, «син бик әйбәт йөртәсең» дип мактап та җибәрәләр үземне.
Бу юлы да шәһәрдән кайткан егет маркасын шактый югары тоттым шикелле, һәрхәлдә, кайсы кызны танцыга чакырсам да, алай ялындырып тормадылар.
Шулай, әле бер кыз, әле икенчесе белән танцы әйләнгәндә, бик сәер бер нәрсә сиздем. Кемдер читтән генә күзләрен тутырып миңа карап тора кебек... Кызлар карашы — монысын да сизәм. Яратып, сокланып карый — күңел дигәнең анысын да әйтә. Ләкин кем соң ул? Сиздермәскә тырышып кына күзләрем белән никадәр эзләнсәм дә, ул карашны һич тота алмыйм
Инде танцы әйләнүдән дә туктадым. Үзем егетләр белән шаян гына сөйләшкән булам, үземнең күзләрем һаман эзләнә.
Юк, очрата гына алмыйм ла ул серле карашны. Ә бит бар ул, бар! һаман да миңа төбәлгән ул караш. .
Ниһаять, очраттым. Янып торган шомырт күзләр иде ул. Мин карауга, ул утлы шомыртларны шунда ук тетрәнүле озын гына керфекләр каплап куйды.
Хәзер инде ул якка таба карамаска тырышам. Ләкин түзә алмадым, безнең күзләр тагын очраштылар. Озын керфекләр утлы шомыртларны шунда ук бөркәп куйдылар
Әлбәттә, таныдым мин ул кызны. Югары очның Хәтимә апа кызы Айсылу ич. Ни арада шулай үскән дә. ни арада болай җиләктәй пешеп өлгергән сон әле бу? Кайчан гына ялан тәпи йөгереп йөргән чәтнәби бер кызчык иде ләбаса.
Ах, бу кызларның сиңа төбәлгән серле карашы!
Мин үзем алан кыюсыз егетләрдән дә түгел түгелеп. һәрхәлдә, моңарчы чибәрләрнең чибәре каршында да әллә ни каушап калганымны хәтерләмим Ә бу юлы Әллә нәрсә булды мина Әнә бит, әгәр андын кыю һәм телбан егет икәнсең, көлемсерәп кенә ул шомырт күзләр янына килергә дә кызны шаян сүзләр белән күмеп ташларга, аннары танцыга чакырырга иде инде миңа Юк шул, хәтта ул якка iаба тагын борылып карарга да курка башладым йөрәк леп-леп килә, үземнең кызарып-кызарын куюымны сизәм, аякларымны болайрак бассам да, кулларымны тегеләйрәк куйсам да бик килешсез кебек...
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН ■ АГЫМСУ |
Ул арада Айсылу бер иптәш кызы белән, култыклашып, йөгерә-атлый клубтан чыгып киттеләр.
Иркен сулап куйдым. Кулларым-аякларым да үзләренең гадәти ир* кенлегенә кайттылар шикелле.
Ләкин икенче бер мизгелдә шунысын да сиздем: клуб эче бөтенләй караңгыланып, күңелсезләнеп калды кебек. Түзмәдем, егетләргә сиздермичә генә мин дә клубтай чыгып тайдым. Юк. Айсылу артыннан чабарга, аның белән очрашу эзләргә дип чыкмадым мин. Җаныма урын таба алмыйча чыктым.
Көзнең бөтен тәнне рәхәт сафландырып җибәрә торган салкынча тын киче иде. Читкәрәк китеп, рәшәткәгә сөялдем. Рәшәткә артында чәчәк клумбалары күренә. Караңгыда бик аерып булмый, инде шиңгәннәрме ул чәчәкләр, әллә көзге кырауларга бирешмәгәннәре дә бармы? Бөтен күз угым түгеп шуларга карап торам.
— Нәрсә югалттыгыз, Хәйдәр абый?
Күтәрелеп карасам, әлеге иптәш кызы белән Айсылу басып тора.
— Юк, югалтмадым, таптым әле мин монда, — дим. — әнә бит, бернинди кырауларга да карамыйча, шаулап чәчәк атып утыралар.
Кызлар да, рәшәткә аша сузылып, чәчәкләрне карый башладылар.
— Чыннан да, карале, әй, — диештеләр.
Ул арада мин бик җитёз генә рәшәткә аша сикереп төштем дә, клумба өстенә иелеп, шиңмәгән чәчәкләр эзли башладым. Чыннан да, бар икән андыйлар. Ике чәчәк өзеп алып, рәшәткәдән кире сикердем.
— Моннан соң да кырауда туңарга бирмик без боларны. Кызлар күкрәген бизәп калсыннар алар, — дип, кызларның икесенә дә берәр чәчәк суздым.
Әллә инде шактый җитез-матур килеп чыккан шушы кыланышым күңелемне үстереп җибәрдеме, аннары, Айсылуның «Хәйдәр абый» дип бик ягымлы дәшүе дә тәэсир итте булса кирәк,— минем баягы каушавым кинәт юып алгандай юкка чыкты.
— Их, кичләре дә кичләре соң! — дип, кызларны җай гына култыклап алдым да акрын гына атлап киттек.
Тагын, үзем дә аптырыйм, шундый сәер гадәтем дә бар әле минем. Кызлар белән сүз башлаганда беренче сүзләрне килешсезрәк әйтсәм, шунда ук сөйләшәсем килми башлый, алга табан җүнле сүзен дә таба алмыйм. Ә инде беренче сүзләрем шома чыкса, тәмам телем ачыла; остадан остарак әйләнгән телемне хәтта үзем дә туктата алмас дәрәҗәгә җитә.м.
Бу юлы да шулай булды. Мин әй җорланып та такылдый бирәм, кызлар бик күңелле көлешәләр. Мин аның саен үсенеп китеп, борчак сибәм.
Шулай көлешә-шаулаша, иң элек Айсылуның иптәш кызын озатып куйдык. Бәхеткә каршы, Айсылулар өе дә минем юл өстендә.
— Хәйдәр абый, минем сезгә бер соравым бар иде,— диде Айсылу, икәү генә калгач.
— Әйтеп кара.
— Сезнең нефтьтә кызларга да эш табылмас микән?
— Нигә табылмасын! Теләгең генә булсын.
— Минем бик тә нефтьтә эшлисем килә. Нефть турында китаплар да укып чыктым инде.
— Бик әйбәт, Айсылу. Мин анда сөйләшермен. Бергә-бергә эшләрбез.
Шулай итеп мин ул кичне «бергә-бергә» сүзен тагын бер кат кабатладым. Анысы, бу әйтүем дә алай җилгә ыргыткан сүз генә булып калмады калуын. Ләкин... Бигрәк әллә ничек кенә төгәлләнде минем Айсылу белән ул кичтәге беренче очрашуым.
Капка төпләренә килеп ж иткәч, Айсылу, биегәндәй итеп кенә матур* нәфис сикергәләп артка чигенә-чигенә, мина кул изәде.
— Хәерле кичләр. Хәйдәр абый, — диде. Күзләре, иреннәре әллә нинди сихри нур чәчеп елмая иде аның бу вакытта. Шушы нурлы елмаю тәмам исертте
дә жибәрде мине.
— Их син, сылу Айсылу... — дип, үзем дә сизмәстән ашкынулы ыргылып, кызны кочаклап алдым. Кочагымда учтагы кошчык кебек кайнар тетрәнү тайдым, шашынып үбәргә үрелдем... Кошчыгым, бик кинәт талпынып, кочагымнан ычкынды
— Нигә инде алай, Хәйдәр абый... — диде ул инәлүле өзгәләнеп һәм. куллары белән йөзен каплап, йөгереп китте.
Жылый иде бугай кыз...
3
Бер караганда, алай әллә ни дә булмады кебек инде .,
Бик нечкә, бик хисчән һәм шактый уйнак бит ул яшь күңел. Минем әнә шул нечкә, хисчән һәм уйнак күңелем кыллары үземә төбәлгән серле карашка түзә алмады, тибрәнә башлады... Аннары, ай яктысында сихри нурлар чәчеп елмайган күзләр, иреннәр мине бер мәлгә бөтенләй дә исертте .. Бары шул гына.
Бары шул гына... Ә бит синең Надяң бар. Очкыны күптән, бик күптән кабынып, соңгы елларда сүнмәс ялкынга әверелгән мәхәббәтең бар. Шулай булгач, синең алай күңелең кыллары тибрәнүенә ирек куярга, .минутлык шашынуга бирелергә хакың бармы соң5 Бармы хакың?
Дөресен әйткәндә, мин үз-үзе.мә мондый сорауны менә хәзер генә бирәм аны. Ә теге кичне...
Калка шапылдап ябылуга, ничектер миңгерәүләнеп калгандай бераз шунда басып тордым да кинәт борылып китеп тә бардым.
Салкын жилгә битемне куеп күпмедер атлагач, тиле кеше кебек тын гына көлеп җибәрдем.
«Бер үптерүдән коты чыкты. Бигрәк сабый бала шул»,— дим эчемнән генә.
Шунда күз алдыма Надя килеп басты. Ул да миннән көлә кебек иде... Надя, Надягөл! Аның белән, ичмасам, бөтенләй башкача иде.
Ә хәзер Надя еракта. Менә икенче елын инде Надя Мәскәү консер-ваториясендә укый. Музыка белгече булып чыгачак.
Еракта шул Надя... Бик сагындым, өзелеп-өзелеп сагындым мин аны. Әнә шулай артык сагынганга күрә дә. бүген күңелем кыллары ул утлы караштан бик тиз тибрәнә башлады микән әллә? Кем белә, бәлки, сагыну хисләремнең шулай үзенчә тулып ашуыдыр бу? Шулайдыр ул...
Шушы сәер фәлсәфә минем ханымны бик тиз генә урынына да утыртты ул кичне һәм мин тулысынча тыныч күңел белән кайтып йокладым.
4
Әлмәт промыселында безнең эшләр шактый юлга салынган иде инде. Барлык скважиналарда да автомат кыргычлар, автомат япкычлар эшли; әлеге скважиналарны ерактан торып кына идарә итә торгән диспетчерлык системасы да көйгә салынып килә иде. Ул культбудкаларны курчак өе күк жиһазлап, тирә-ягына алмагачлар, чәчәкләр дә утыртып жи бәргән идек.
Биредә әле боларның берсе дә юк. Көн саен диярлек бораулаучылардан яна скважиналар кабул итеп алабыз, ләкин аларны заманча
РАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛИН Ц АГЫМСУ Ц
итеп кенә эшләтер өчен электр да үткәрелмәгән, элемтәсе лә юк, труба юллар да җир өстенә генә салынган Аннары, һәр скважинаның үз холкы, үз кирчегәсе 1 була — без әле шуларын өйрәнеп бетмәгән. Шунлыктан һич көтелмәгән аварияләр дә чыгып тора.
Борһан ага эшне шундый итеп оештырды ки. вахта сәгатьләрендә безнең бер генә минутыбыз да бушка узмый. Ләкин вахтадан соң да эш җитәрлек. Аварияләрне бетерергә чабабыз, кулга балта-пычкылар алып, культбудкалар төзибез.
Без иртәнге вахтага таралышырга контора янына җыелгач, Исламгәрәй астыртын гына янтыгыма төртеп куйды да, күзләре белән генә ымлап, каядыр күрсәтте. Күреп алдым: арырак, арба күчәре кебек зур- зур катушкаларга чорналган тимер чыбыклар, өем-өем ниндидер фанер ящикләр янында, Борһан ага йөренеп тора, үзе папирос артыннан папирос кабыза — берсен кабызып ничә генә суырып ташлауга, икенчесен кабыза иде. Очлы да соң Исламгәрәйнең күзе. Миңа исә Борһан аганың бу гадәте күптән таныш. Шулай папирос артыннан папирос кабыза башладымы — көт тә тор — оста ниндидер яна эш башларга, безгә нидер әйтергә җыена дигән сүз бу.
Шыпырт кына егетләрне җыеп алдым да, без дә шул тирәгәрәк туктап, нидер сөйләшкән булабыз. Менә Борһан ага тагын бер папирос суырып ташлады, төпчекне озаклап үкчәсе белән таптады да безнең янга килде.
— Булмый бит әле бу, егетләр, — ди. — Бу электрикларның кый-мылдаганын көтсәң, тимер чыбыклары күгәреп, бар булган әйберләре череп бетә боларның. Әллә үзебез тотынабызмы бу эшкә? Юкса, әйтергә оят, егерменче гасыр уртасында тирләп-пешеп кул чыгыры әйләндерәбез. Булмый бит бу болай. Ничек уйлыйсыз, егетләр? Начальство белән сөйләшеп карыйбыз мәллә?
Тотындык без бу эшкә дә. Ял көннәрендә дә өмәләргә чыгабыз.
Шулай үтә көннәребез.
Ул арада Айсылу тагын бер эш уйлап чыгарды. (Ул хәзер бездә замерщица булып эшли, ягъни һәр скважина биргән нефтьнең бик төгәл исәбен алып бара.)
— Әйдәгез, үзәк культбудка янына быелдан ук алма бакчасы утыртып калдырабыз. Нигә безгә дә Әлмәтләрдән калышырга? — ди.
Монысына: «Хәзер вакыт юк, язга чыккач тотынырбыз», — дип карасак та, кыз үзе кичләрен күз бәйләнгәнче шунда көрәк тотып казына башлагач, безнең дә оятка көч килде «Әйдә, җирен казып, чокырларын әзерләп булса да калдырыйк»,—дип тотынган идек, бер кызып киткәч, будка салганнан калган такталардан әйләнәсен дә тоттык, бер егетне Минзәлә питомнигына җибәреп, үсентеләр дә кайтарттык. Хәзер инде «Айсылу бакчасы» дип йөртелә торган матур бакчага әнә шулай нигез салынды.
«Минем бик нефтьтә эшлисем килә», — дип юкка гына әйтмәгән икән ул кыз. Бик яратып, бик бирелеп эшли Айсылу үз эшен.
Теге истәлекле кичтә артыгын кыюланып китүем өчен мина Айсылу алдында бик уңайсыз иде. Шуңа мин кыз алдында үземне бик әдәпле тотарга тырышам, культбудкага ул килеп керсә, берәр эш табып, тизрәк аннан чыгып ычкыну ягын карый идем.
Әллә нишлим, күтәрә алмыйм мин ул утлы шомырт күзләр карашын...
Аннары тагын әле менә нәрсә... Айсылуны күрүгә, минем хәтергә бер вакыйга килә дә төшә. Үз вакытында авылдашларның җаннарын айкап алган вакыйга ул.
К ирчегә — каприз, кирелек.
Айсылуның әтисе Зәйнәгытдин абый сугышның беренче елларында ук яраланып авылга кайта. Култык таягы белән йөрүенә карамастан, аны, кайтуына, колхоз председателе итеп сайлап куялар. Бик тырыш, бик тынгысыз һәм бик гадел кеше иде дип хәтерлиләр аны авылдаш* лар Сугышның иң авыр елларында хуҗалыкны шактый төзек алып бара Зәйнәгытдин абзый. Ләкин күпмедер эшләгәч, аңа яңадан армиягә ■ китәргә повестка килә. Юк, тәмам тазарып жнткән. солдат хезмәтенә * янадан яраклы булганы өчен түгел .
Көннәрдән бер көнне колхозга районның зур җитәкчеләре килә. Э Әлбәттә, хуҗалыкны карап йөриләр, теге-бу җитешсезлекләр өчен пред- * седательне яхшы гына «пешереп» тә алалар, аннары күрсәтмәләр бирә- ■ ләр. Иң соңгы «күрсәтмә» мондый була тарантастагы печән астына = күпмедер он. күпмедер бал һәм күпмедер май салып җибәрергә... Зәй- ® нәгытдин абый мондый «күрсәгмә»не үтәүдән өзеп-кисеп баш тарта, кызып китеп, җитәкчеләргә бик ачы сүзләр дә әйтә.
Иртәгесен үк Зәйнәгытдин абзыйга армиягә китәргә повестка килеп £ төшә. ө
Әтисе кулындагы таягын селки-селки сугышка китеп барганнан сон. £ ике ай тулар-тулмаста семьяда бишенче бала булып Айсылу дөньяга н килә. t-
Сугыш беткән дигән шатлыклы хәбәр белән канатланып йөргән көн- = нәрдә генә бу өйгә кара печатьле конверт килеп төшә. Зәйнәгытдин * абзый соңгы сугышларда һәлак булган
Дөньяга килгәндә үк шундый ачы язмышка дучар булган ул кызны о. минем аз гына да рәнҗетергә хакым бармы сон. я?!
Ләкин шул ук вакытта... Теге кичне артык кыюланып китүем бик ямьсез чыккан кебек, инде болан әдәпле генә кыздан качып йөрүләрем дә әллә ничек, бер дә әйбәт түгел кебек
Еш кына безнең киңәшмәләр, җыелышлар булып тора. Сөйләшер* киңәшер сүзләр күп, хәтта якалашыр дәрәҗәгә жнткән чакларыбыз да бар. Менә шундый чакларда артыграк кызып китә башладыммы, мин кинәт кенә үземә төбәлгән шул мөлдерәмә утлы карашны тоям. Кызган каным шунда ук үзенчә генә, салмак кына ага башлый, әмма күңелдә башка бер тынычсызлык — үзем дә һич төшенә алмаган авыртулы- рәхәт тынычсызлык уяна
Нигә, нигә болай бу? Нинди серле көчләре бар ул утлы шомырт күз* ләрнең?
5
Шомырт күзләр Шулай да, күпмедер вакытлардан соң. мин ул утлы караш астында алан ук дулкынланмый башладым шикелле. Дөресрәге, алай дулкынланмас өчен бик хаклы әмәлен таптым Ул әмәл дигәне—зәңгәр җилкән! Үземә төбәлгән утлы карашны тоеп алу белән, шунда ук зәңгәр җилкәнне күз алдыма кнтерәм һәм... Беләсезме, ифрат файдасы тия!
Зәңгәр дулкыннарда чайкалган зәңгәр жилкән.. Бар. һаман да бар әле ул! Атнага дүрт мәртәбә минул зәңгәр жилкән яныннан үтеп китәм. Аз гына тоныклана башласа, һаман да шулай яңартып буяп куям
«Атнага дүрт тапкыр» дим, чөнки мин атнага дүрт тапкыр Әлмәткә кичке мәктәпкә килә.м. Быел кулыма өлгергәнлек аттестаты алырга тиешмен. Аннары, исәп — Мәскәү нефть институтының Әлмәттә быел ачылган кичке факультетына керү
Зәңгәр жилкән!.. Надиның үсмер күңелендә үк уянган ул ашкынулы хыял минем дә хыялым, минем дә өметем, минем дә омтылышым ул хәзер. Әлбәттә, иңнәргә биштәрләр асып, зәңгәр диңгезгә таба озын
». ,к. у.« м б.
33
сәяхәткә дә чыгып китәрбез, мин Надяны зәңгәр җилкәнле көймәдә дә йөртермен. Бәлки, диңгез буендагы ул очрашу бәхетенә бик күп каршылыклар, катлаулы мажаралар кичергәннән соң гына ирешербез... Үсмер чакның ул романтик хыялы да бик саф килеш. Инде шуларга өстәп, минем өчен зәңгәр жилкән бөтен тормышымда иң олы омтылышым символы булып тора хәзер.
Ә нәрсәгә омтылам соң мин?
Әлбәттә, бәхеткә омтылам.
Бәхетемнең иң беренче шарты нәрсә?
Ул — Надяиың, Надягөлнен мәхәббәтенә тиң булу.
Әйткәнемчә, бар иде бит шундый көннәр... Мин Надя белән һәр очрашуга ничек тырышып, ничек ашкынып хәзерләнә идем. Ул очрашуга кадәр никадәр күп укып чыгасы китапларым була, тагы да көчлерәк. житезрәк буласым килә, эшемдә дә горурланып сөйләрдәй нәрсәләр булуын бик тели идем.
Хәзер безнең очрашу сроклары, ай-һай, ничек озынайды. «Укулар беткәч, ике ай практикада буласым бар, аннан сон гына зәңгәр җилкәнебез янына килеп житә алам», — дип яза Надя.
Аның каравы, ул очрашуга кадәр минем ирешәсе максатларым да бик күп.
Иң беренче, минем өлгергәнлек аттестатым иң яхшы билгеләр белән генә бизәлгән булырга тиеш (Надяга күрсәтәсем бар). Кичке нефть институтына кабул итү имтиханнарын тапшырып, кесәмдә «кабул ителдең» дигән язу да булырга тиеш (анысын да Надяга күрсәтәсем бар).
Аннары, музыка белеме буенча бик күп китаплар җыйдым. Шулар- ны укып чыгасым, өйрәнәсем бар. Мәскәүдән, «Посылторг» аша, классик музыка язылган бик күп пластинкалар алдырдым. Шуларны кат-кат тыңлыйм. Кайберләре бик ошый, кайберләрең аңлап бетермим — шуның серенә төшенеп җитәсем килә. Кыскасы, Надя белән музыка турында рәхәтләнеп уртага салып сөйләшерлек дәрәҗәгә ирешергә тиеш мин.
Болардан тыш та максатларым бар әле.
— Син, егет, мактанырга да яратасың бит,— ди миңа Надя. Үзем дә сизәм. бу гадәтемне тыя белергә өйрәнергә бик вакыт.
— Син артыграк тиз кызып китүчән, Хәйдәр. Бу гадәтең белән мине шүрләтеп тә куясың син, — дн аннары Надя. Бу кимчелегемне дә җиңәргә тиеш мин.
Бервакыт болай дип тә әйтте әле миңа Надя:
— Кыюлык белән ертлачлык арасында, туры сүзлелек белән әдәплелек арасында бик зур аерма бар бит, Хәйдәр. Кайвакыт син шуларны бутап та кунмыйсың микән? Кыю булам дип. ертлачланып та китмисеңме? Туры әйтәм дип, әдәп дигәнен онытмыйсыңмы? Кешеләр белән мөнәсәбәттә такт дигән нәрсә бик кадерле бит.
Очрашкач. Надя үзенең бу искәртүе дә җилгә очмаганлыгын сизсен!
Минем бер китапта укыганым бар: кеше дүрт-биш ел эчендә үз характерын танымаслык итеп үзгәртергә сәләтле, тик моның өчен ихтыяр көче генә кирәк, диелгән.
А)индә андый ихтыяр көче бар дип уйлыйм.
О, зәңгәр җилкән! Алга, гел алга әйдәп тор син мине!
6
Тагын шунысын да әйтим әле: мин бит хәзер кесәмдә Ленин комсомолы члены дигән, минем өчен аеруча кадерле булган билет йөртәм. Әлмәт промыселында эшләгәндә кабул иттеләр. Әлбәттә, әтием турында да сорадылар. Аңа карап, каршы тавыш бирүчеләр булмады. Еллары да башка, рекомендацияләрем дә әйбәт иде шул,
Күптән түгел промысел комсомол оешмасының отчет-сайлау жыелы* шы булды.
Җыелышларның төрлесе була бездә. Еш кына: «Ягез, тагын кем сөйли?»— дип кыстый-кыстый берәүне трибунага чыгаралар да, тегенең ык-мык килүен яисә бик шома газета сүзләре сөйләвен авызыңны ачып исни-исни тыңлап утырасың. Монысы трибунадан төшүгә, тагын: «Кем сөйли?» яки «Аңлашылды. Кыскартырга кирәк».
Ә була шундый җыелышлар, анда инде ораторларны колакларыннан сөйрәп чыгаруның һич кирәге юк. «Минем чират, миңа сүз бирегез»,— дип, дистәләгән кул күтәрелеп кенә тора.
Безнең җыелыш та шулай сүлпән генә башланып китте. Әмма соңрак очкыннар чәчрәттек. Беренче очкынны, беләсезме, кем кабызды’ Айсылу! Чәч бөртекләренә кадәр кызарып, кыюсыз гына чыгып баскан иде кызый, ул арада тегенең бит кызыллыгы теленнән ялкын булып сибелә башлады
— Ут эчендә туган комсомолның шанлы ялкынын аз гына да сүндерергә хакыбыз юк безнең, хакыбыз юк!—дип, әй китте кызып, әй китте... Тәнкыйть угы килеп кадалмаган беребез дә калмады бугай. Шактый хәтәр нәрсә бит ул — тәнкыйть угы. Бер-беребезнең кимчелекләреннән башлап, промысел, идарә, хәтта Берләшмә җитәкчеләренә кадәр барып җитәчәк.
Яна секретарь итеп тоттык та Айсылуның үзен сайлап куйдык. Сүзе белән очкын кабыза белгәнен күрсәтте, инде эше белән ул очкынны дөрләтеп карасын.
Район конференциясенә делегат итеп мине дә сайладылар.
Иртәгесен мин культбудкада вахта журналына көндәлек эшләрне язып утыра идем, ашыгып кына Айсылу килеп керде. Кызның сәламен алдым да, гадәтемчә, чыгып китәргә урынымнан кузгалдым. Айсылу мине туктатты.
— Рафиков! Мин сиңа комитетның карарын җиткерергә тиешмен.
— Нинди карар?
— Безнең оешма исеменнән конференциядә чыгыш ясауны комитет сиңа тапшырырга булды.
— Әбиеңә сәлам әйт! Аз гына булса да ораторлык сәләтең бармы дип сорагыз сез иң элек.
— Беренчедәй, тумыштан ук оратор булып тумыйлар, икенчедән, ничек сөйләгәнеңне күргәнебез бар. Өченчедән...
— Өченчедән, үз алабайларыбыз алдында бугаз киерү белән олы җыелышта чыгыш ясау арасында җир белән күк...
— ...Өченчедән, син комитет карарына буйсынырга тиеш, Рәфиков.
— Тагы да берәр «тиеш»не өстәсәң, аңлашылып җитә.
— Юк, өстәмим Калганын үз вөҗданың әйтер
һәм Айсылу кинәт борылды да йөгереп чыгып та китте.
Башына күсәк белән тондырылган ишәк кебек, күзләремне чет-чет йомгалап басып калдым.
Шунда будкага Исламгәрәй белән тагын ике оператор егет килеп керделәр. Өчесе дә күзләрен миңа текәгәннәр, өчесенең дә күзләрендә миңа шелтә чагыла; янәсе, нигә Айсылуны үпкәләттең .
Менә шушы шелтәле карашлар мине кинәт чыгырымнан чыгарды да җибәрде.
Исламгәрәй үзе минем алда, өлкән оператор алдында, гаепле иде ул көнне. Чыбыгы өзелеп, кыргычы скважинага төшеп киткән һәм анда бик уңайсыз яткан, ахры, нефть чыгу сизелерлек кимеде. Мин егетләргә әнә шуның өчен ябырылдым. «Ачык авызлар, оешып җитмәгән нәрсәләр ..» Тагын, тагын әллә ниләр. Хәзер инде кабатлап әйтергә һич телем әйләнмәс сүзләр дә әйтеп бетердем. Өстәл төя-төя кычкырдым;
ГАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН Ц АГЫМСУ |
— Шайтанның үзенә әверелеп, скважина төбенә төшеп менегез, үз хисабыгызга ремонтчылар чакырыгыз, әмма кыргыч иртәгә менә шушы өстәлдә булсын!..
Вахта ахырына кадәр гел шулай тузынып, сукранып йөрдем мин ул көнне.
Ә өйгә кайтып яткач, күздән йокылар качты.
Ничек болан килеп чыкты соң әле бу? Шушымы инде синең үз ха-рактерыңны төзәтү өчен тырышуың? Кайда монда такт дигәне, кайда монда үзеңне кызып китүдән тыю? Чүпрәк син! Ирешә алмаячаксың син үз максатларыңа. Тиң түгел син, болан булгач, Надяның мәхәббәтенә. Тиң түгел!
Баш капкачына, әйтерсең, ком-таш төяп тутырганнар, ә эчтә, күкрәк чокыры турында, нидер сулык-сулык сызлый иде.
Таң беленә башлады. Безнең өй түрендәге кечкенә бакчада минем күптәнге дусларым — кызылтүш белән кычыткан чыпчыгы чут-чут сайраша башладылар. Күптәннән сынаганым бар: балачакта ук мин ояларындагы күкәйләрен санап, жимнәр сибеп, мәчедән саклап йөргән ул кошлар сайраша башладымы, күңелләрем сафланып китә минем.
Бу юлы да шулай булды. Башларым җиңеләйде, бөтен барлыгым белән кошлар сайравын тыңлаучыга гына әверелдем.
һәм кинәт бер нәрсәне бик ачык төшенеп алдым.
Күзләр, шомырт күзләр гаепле монда барысына да! Бүген бит ул күзләр мина алай яратып, тутырып карамадылар. Бик кырыс һәм артык кырыс иде ул күзләр бүген. Аннары әле... Гадәттәгечә, бик ягымлы итеп, «■Хәйдәр абый» дип тә дәшмәде бүген Айсылу, ә «Рәфиков та Рәфиков» дип, әллә нинди тимер тавыш белән сөйләште. Менә бит эш нәрсәдә икән!..
Ә нигә моңа шул кадәр дә кәефең китте соң әле? Харап булган, ана бүген яраткан бал-маен каптырмаганнар, горчица ягып, кара ипи генә биргәннәр. Каян килгән иркә сабый бу?
Их, Надя! Характерымдагы игәүләп-чүкеп чын кешечә кыяфәткә китерер якларым никадәр күп шул әле минем.
Җиңә алырмынмы мин ул шыксыз гадәтләремне? Синең мәхәббәтеңә тиң булырдай дәрәҗәгә ирешә алырмынмы мин, Надя?
7
Искиткеч шәп чыкты, дип үк әйтә алмыйм, шулай да минем конфе-ренциядәге чыгышым алай начар булмады шикелле. Трибунага чыгып басканда тез буыннарымның, яна туган бозауныкы кебек, ничек дерелдәвең, беренче сүзләрне әйткәндә, тавышым, тамакны ертып, яшь әтәчнекенә охшап чыгуын,— аларын исәпкә алып тормасаң да була. Ник дигәндә, сонга табарак тып-тын калган залда тавышымның шактый батыр яңгыравына үзем дә гаҗәпләнеп куйдым.
Миңа кадәр чыгып сөйләүчеләрнең, җнтешсезлекләр турында борчы-лудан бигрәк, башкарган эшләре белән мактанырга яратулары сизелә иде. Мин алай итмәдем. Айсылу кебек, комсомол ялкыны турындагы сүзләрдән башлап киттем дә, тәнкыйть утын сибә башладым. Үз көчебез белән скважиналарга электр үткәрдек, ә Идарә диспетчерлык җиһазлары кайтартуны һаман да суза Менләгән-меңләгән тонна кыйммәтле газның факелларда янып әрәм булуы кайчангача кадәр дәвам итәр? Трубаларын, җиһазларын табуда ярдәм генә итегез, без авылыбыз өйләренә үз көчебез белән газ кертәбез. Авылыбызда яңа клуб, яңа магазиннар кирәк. Нефтьчеләрнең бик күп вакытлары юлларда үтә. Ул вакытны карта сугып түгел, файдалы итеп үткәрергә өйрәник — һәр вахта машинасында радио һәм китапханә булдырылсын. «Шешә пат-
ша» га каршы кораллы восстание күтәрергә вакыт'.. Укларымны әнә шуларга төзәп аттым.
— Татарстанның яшь нефте язмышы, башлыча, яшьләр кулында. Безгә, яшьләргә, ныграк таяныгыз, безгә ныграк ышаныгыз!—дигән сонгы сүзләремә,
.моңарчы сөйләүчеләрнең берсенә дә алай ук эләкмәгәнчә, гөрләтеп кул чаптылар.
Тәнәфес вакытында Айсылу яныма килде.
— Бик әйбәт сөйләдең, Хәйдәр абый, — диде.—Хотя . Мин аның шулай булачагына шикләнмәдем дә.
Тавышы элеккечә бик ягымлы яңгырый иде кызның. Ләкин күзләре ничегрәк карадылар икән? Элеккечә, утлы итеп, матур итепме, әллә, беркөнге кебек, кырыс-шелтәле.ме? Анысын әйтә алмыйм — күтәрелеп карарга көчем җитмәде...
8
Ул елны яз бик иртә килде. Әле апрель урталары гына, ә басулар ннде кардан арчылды. Кар китүгә, нәкъ вакытын белеп кенә, җир дәвасы—җылы ләйсән яңгырлар явып үтте. Инде кашлак басуларда тракторлар гөрелтесе ишетелә. Мендәр-мендәр генә ак болытлы зәңгәр күктә сабан тургайлары үзләренең җиргә чиксез соклану-мактау җырларын сибәләр.
— Карабодай, житен-киндер кебек соңрак чәчелә торган игеннәргә ничек булыр, әмма арыш белән көзге бодайга бик шәп килде быелгы яз. Җирдә дым күп, җылы җитәрлек. Шуның белән уҗымнар ныгып калсалар, алга табан корырак җәйгә дә бирешми инде алар.
Игенче авылдашларның әнә шулайрак дип сөйләшкәннәре колагыма кереп калган. Аларның күрәзәләре ничегрәк туры килер, әйтә алмыйм, ә безнең өчен, нефтьчеләр өчен, мондый иртә яз — чын-чыннан табигатьнең зур бер бүләге ул Скважинадан скважинага тез тиңентен былчырак ерып, ташу сулары кичеп йөрүдән дә җиңел котылдык быел, җылы көннәрдә нефть юлына парафин да аз тыгылачак Шикләнмәскә мөмкин, бу кварталда планны шактый арттырып үтибез, болай булгач. Егетләрнең дә күңеле үсәчәк, — мактау сүзләре дә ишетербез, аннары, кара алтын ташкынын мулрак озаткан саен кесәләргә дә шәбрәк тама ич... Күңелләрнең шундый дәртле чакларыннан остарак файдаланып каласы иде. Скважиналар тирәсендә тәртип-чисталык иң үрнәк караб- тагыча булсын, автомат кертүгә барысы да әзер торсын Бүгенге кебек, набатны ныграк суккалап торсак, ул автомат җиһазлары кайтартуны да алай суза алмаслар... «Әйбәт сөйләдең>, — ди Айсылу әйтә Чыннан да, бу сүзләрне әйткәндә, ничегрәк карады икән ул шомырт күзләр?..
Юл чатында ук автобустан төшеп калдым да, тургайлар җырын тыңлый-тыңлый, шуларны уйлап кайтып киләм.
Кайгы — кайгы кагына, шатлык — шатлык башына, диләр бит. Дөрес икән. Өйдә тагын бер зур шатлык көтә икән мине — әти кайткан!
9
...Менә ул, әтием, минем каршымда утыра Кара тут йөзе тагы да карала төшкән бугай. Аз гына эчкәрәк баткан яңаклары бумлап ике буй җыерчык дугайланып сузылган. Элек алар юк иде. Болай бик тыныч күренгән коңгырт күзләренә җентекләбрәк карасаң, әллә нинди эчке кыбырсып чаткылар кабынып-кабынып китүен шәйләп аласың.
РАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛИН | АГЫМСУ |
Инде очрашуның әле шатлыклы, әле моңсу дулкыннары чәпәләшкән минутлары узды. Әни белән Хәбирә апам да өстәлдә урын беткәнче тегесен-монысын ташыдылар-ташыдылар да чабышып йөрүдән туктадылар. Башланган ярты да өстәлдә тыныч кына утыра — әти үрелми, миңа килешми.
Сүз мондый вакытлардагыча фәлсәфирәк төс алды. Күбрәк, әлбәттә, әти сөйли:
— Нифте эше белән китүеңне бик хуплыйм, улым. Бик хуплыйм! Нәкъ синең эш бу. Ягъни мәсәлән... Ничегрәк аңлатырга соң?.. Тормыш үзе синең юлыңа китереп бастырган эш бу. Рас тормыш синең алга шушы эшне китереп куйган икән, синең аны әйләнеп узарга хакың да юк иде. Әйләнеп узсаң, үз юлыңнан читкә тайпылу булыр иде бу. Аңлата алам микән?
— Аңлыйм кебек.
— Болай бит. Синең әле буразна исен чын ләззәте белән иснәргә дә, үз маңгай тирең тамган бөртекләрне учыңда агызып карарга да өлгермәгән бер чорда шушы нифте эше килеп чыккан. Әлбәттә, күңелеңне җилкеткән синең бу эш. Җилкетмичә хәле дә юк. Нәкъ җилкенер чакларың. Өстәвенә, мин беләм бит. Япь-яшь кенә җилкәңә нужа бабай да кулын салып өлгерде... Бик дөрес эшләгәнсең, улым, бу юл белән китеп. Болай, яратасыңмы соң эшеңне? Җаның тартып эшлиме?
— Бик яратам, әти.
— Алайса, нык тот син бу юлыңны. Көчеңне аямыйча ябыш бу эшкә. Үкенмәссең. Бөтен җанын бирердәй үз эшен табучылар бик бәхетлеләр алар, һәркемгә дә тәтеми мондый бәхет. Әйе. Ә менә минем өчен... Дөресен генә әйткәндә, минем өчен бик кулай түгел икән бу нефть эше. Бүген менә шуны сиздем мин.
— Нигә адай дисең, әти?
— Шулай дим шул... —Әти стаканга аракы салды. — Әйдә, чеметеп кенә кабып алабыз мәллә?
Күтәрдек.
— Түбән очның Зәйнәгытдин кордаш бар иде минем. Сугыштан кайтмады, мәрхүм. Хәер, бер кайткан да булган, яңадан киткәч башына җиткәннәр. Хәтерләмисең микән?
Мин үземнең кызарып китүемне сиздем.
— Хәтерлим. Култык таякларын аршынлап-аршынлап атлатып, каядыр ашыгып баруы әле дә күз алдымда.
— Ашыккандыр. Нәселләре белән шундый иде алар — тынгысызлар, кайнарлар һәм гаделләр. Ярмәкиләр нәселе. Барысы да авылда иң беренче кул игенчеләр иде. Хәтеремдә, әле аерым хуҗалык вакытында ук боларның басуында иген, әллә кайдан күз угыңны алып, каерылып та уңып утырыр иде. Әнә синең белән уйнап үскән Илгизнең әтисе Әюп шулар нәселеннән инде. Илгиз — молодец, әтисе юлы белән киткән, агроном булырга укый икән. Без монда сөйләштек инде. Әгәр нәселдән ук килгән шундый эш бар икән, аннан тайпылырга ашыгырга кирәкми бер вакытта да. Иң элек көчеңне шунда сынап карарга, аннары гына... Бу эшкә нигәдер кулың ябышмый, күңелең утырмый икәненә тәмам ышангач кына, бүтән бер җан тарткан эш эзли башларга кирәк икән. Мин бу турыда шуның өчен сүз ачуым... Ни бит... Әйт әле, улым, синең нәселеңнең шундый төп эше нинди, беләсеңме?
— Ничек дим... Мин синең, әти, сельпо председателе булып эшләгәнеңне генә беләм.
— Менә шул шул! Мин монда Зәйнәгытдин кордашны юкка гына искә төшермәдем. Әйтәдер иде Зәйнәгытдин мәрхүм: җир ул, диер иде,
үз байлыкларын теләсә кемгә бирми, җирнең аның Һәр пышылдавын, һәр сулышын аклый белергә кирәк, гашыйк булырга кирәк җиргә, диер иде. Әгәр дә инде син җирнең сулышын тыңлый белмисең икән, гашыйк түгел икән син җиргә, лутчы азаплама син аны. кулыңа башка бер һөнәр тап, диер иде. Менә бит! Ә мин Мин дә бит, улым, җиргә гашыйк идем, аңлый идем мин аның пышылдауларын! Әмма ләкин Аерылдым мин җирдән. Сугыштан кайткач, буразнага килеп баш имәдем, сәүдә эше белән киттем...
Әти авыр гына сулап куйды да тынып калды. Мин ни әйтергә дә белми идем. Нигә сүзне болайга борды сон әле ул? «Нефть эше миңа кулай түгел икән»,— дип башлаган иде бит .
Әтинең күзләрендә баягы чаткылар кабынып алды.
— Зәйнәгытдин кордаш тагын әле болай диер иде: игенче эше дөньяда иң хак, иң изге хезмәт, диер иде. Бу сүзләрне дә. ай, бик искә төшерергә туры килде. Сәүдә эшендә дә хаклык эзләдем мин. Эзләдем, әмма . Ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, үзем гаепле булып калдым Аларны сөйли башласаң. Юк, сөйләргә кирәкми дә. Ахыры болай булып киткәч, хәзер минем сүземә барыбер ышанмыйлар Бәлки, улым, син дә ышанмыйсыңдыр әле Ярар! Берәүне дә ышандырырга теләмим мин.
Сүзсез генә стаканнарны күтәрдек.
Әти тагын авыр гына сулап куйды.
— Бу турыда бик күп уйладым инде мин. улым Би-ик күп уйладым. Ул сәүдә эшенә моннан ары гомеремдә дә янадан кире кайтасым юк. Шуның өчен дә, язган хатларыгызда безнең якларда нефть чыга башлавын укыгач, күңелемә беркетеп куйдым: тотам да. мәйтәм, кайтуга шул нефть эшенә ябышам. Буразнадан барыбер аерылдым инде, дим, игенчелек хәзер белемле агрономнар да механизаторлар кулында. Ә нефть эше әле ул яңа, минем кебек өйрәнчекләр дә күптер анда. дим. Әнә шундый ният белән кайткан кеше идем мин, улым. Ләкин Юк икән, кулай түгел икән миңа нефть эше Күңелем утырмаячак минем ул эшкә. Юк!
— Нигә алай дисең, әти?
— Шулай дим . Кайтып күрешкәч, басуларга чыгып киттем Нигә чыктым мин анда? Белмим. Аякларым үзләре шунда таба алып киттеләр. Борыныма дымлы җир исе килеп бәрелгәч кенә, күзләрем ачылып киткәндәй булды Их, ул җир исе, тамыр сүлләре исе'. Аңлыйсыңмы икән син моның бөтен ләззәтен? Тоя беләсең микән син моның никадәр кодрәтле көчен?
— Беләм дип уйлыйм мин..
— Ай-Һай, белеп бетерәсең микән? Алайса, әйт әле син мина шуны Ул Чагыл буе басуында нигә уҗым таптап машина юлы салдыгыз? Төбәк басуында, җир куенын актарып, транши казып үткәнсез дә, кызыл балчык белән ком-ташлариы өскә әйләндереп салып, күмеп киткәнсез. Нигә болай мәсхәрәлисез җирне? Ул ком-ташта нәрсә үсә хәзер? Басу уртасында ындыр табагы чаклы тимер-бетон ватыкларыгыз, күгәргән тимер-томырларыгыз аунап ята. Нефть түгелеп, кара көйгән төшләрне дә күрдем. Нигә болай? Әйт әле син шуны?
— Беренчедән, әти, безнең, добытчикларның гына түгел, буровик- ларнын, вышковикларның, электрикларның да гаебе зур Икенчедән, без һәр карыш чәчү җире өчен колхозга тиешле хакын түлибез. Өченчедән ..,
РАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛ II Н Ц АГЫМСУ Ц
— Ә-ә-ә... Аңлашылды. Артыгын сөйләмәсән дә була. Безнең бер тонна нефть бер тонна икмәктән кыйммәтрәк, дип тә әйтмәкче буласыңдыр әле. Безнең нефть бөтен машиналарның азыгы, нефть ул —җылылык, яктылык, кием-салым, дарулар, тагын әллә ниләр, фәлән-фәсмәтән...
— Нигә, әти, алары да дөрес ич.
— Алайса, тәмам аңлашылып бетте. Алай салкын кан белән аклана алгач, салкын кан белән исәп-хисап йөртә белгәч, булды — аңлашылды. Ә мин . Мин булдыра алмыйм алай! Шуңа төшендем мин бүген. Ул кызыл балчыклы транши эзләрегез җирнең канлы җәрәхәте кебек күренде миңа. Утырып җыларга җитештем...
Әти кинәт сүздән туктап калды.
Тәрәзә артында тынмас төн кошы — кызылтүш чут-чут сайрап куйды.
— Тегендә бер врач белән дуслашып киттек. Кеше ялгышмый торамы, нидер булган, әмма болай бик акыллы кеше иде. Менә шуның бер сүзе искә төште, һәркем дә чын врач, бигрәк тә, чын хирург була алмый, дигән иде ул. Чын врач, чын хирург булыр өчен кешене иң олы ярату белән яратырга, ләкин дәвалаганда һәм операция вакытында бу олы яратуыңны бик нык яшерә дә белергә кирәк, дигән иде Бәлки, чын нефтьче өчен дә шулайдыр ул. Җирне бик олы ярату белән яратырга һәм кирәк чакта ул яратуны яшерә дә белергә...
— Чыннан да, әти...
— Ә мин алай булдыра алмамдыр, тәгаен. Сезгә җиңелрәк ул. Әйтәм ич, син әле буразна исен чын ләззәте белән иснәргә дә, маңгай тирең тамган бөртекләрне учыңда агызып карарга да өлгермәгән. Сезгә җиңел. Ә мин... Юк, булмас миннән...
Кызылтүш сайравын тыңлап, беразга тын гына утырдык.
— Инде менә уйлыйм-уйлыйм да һич очына чыга алмыйм... — Әти тагын туктап калды. Күзләрен базык бармакларына текәгән, гүя уйларының очын бик тырышып шуннан эзли кебек иде. — Нишләргә соң миңа хәзер? Җиргә кайтыр идем, агроном да, механизатор да түгел мин, нинди генә җүяле эш тапсыннар ди миңа? Нефтькә китәр идем — җан тартмый. Сәүдә эше турында әйткән дә юк... Нишләргә соң миңа?
— Бәлки, әти, ияләнеп китәр идең әле... Нефть эшенә дим...
Әти, һаман да бармакларына караган килеш, үз уйларына батып утыра бирде.
— Ярар, бу куллар үзенә эш тапмый калмас. Куллар эш тапса, җан да тынычлык табачак. Бары тик шулай гына!.. Әйдә, ятыйк булма- са. Дөньялар тыныч булсын да авыру-сырхаулар ябышмасын. Калганы... Әйдә, ятыйк.
10
Без еш кына зарланырга яратабыз: төткәзер хәл юк бу вакытны, су урынына ага да тора, дибез.
Ага инде ул вакыт. Гомеребез елгасы шулай һич туктамастан ага.
Ләкин ничек ага? Кеп-кечкенә чуер ташларны да кузгатмыйча челтерәп кенә, сай гына булып агамы? Әллә зур-зур кара ташлар актарып, тирәннән үк ургып, шаулап, гөрләп агамы?
Мактанып әйтүем түгел, мин үз гомерем елгасын алай мәгьнәсезгә челтерәп агучы сай һәм көчсез елгаларга чагыштырмас идем.
Елганың көче тамчылардан җыела. Кеше гомеренең тирәнлеге мәгънәле һәм файдалы үткән сәгатьләр һәм көннәр тыгызлыгы белән үлчәнә. Никадәр мәгънәлерәк, файдалырак үткәрә икән кеше үз вакытын — ул шул кадәр көчлерәк, дигән сүз, минемчә.
Көчле булырга’ һәм физик, һәм рухи яктан көчле кеше булырга’ Алда әйткәнемчә, мин үз алдыма мондый максатны бик яшьлән үк куйдым. _
Шуиа омтылып яшим.
Зәңгәр жилкәне.м гел шуна әйдәп тора мине
Зәнгәр жилкәнем әйди, мин омтылам Ләкин Нигә соң күкел һич тә канәгать түгел?
. Уйлап баксаң, кайбер нәрсәләргә ирештем дә кебек инде.
Ике кулыма да икешәр потлы герләр алып, эһ тә итмичә унбиш мәртәбә күтәрәм.
Кулыма өлгергәнлек аттестаты алдым
Эшемдә дә яраталар үземне. Аннан да бигрәк, үзем эшемне бик яратам
Эш хакым да әйбәт. Премияләр дә еш эләгә Әти хәзер колхозның тезу бригадасында эшли Кичләрен Исламгәрәйнең әтисе Хәкимулла абзый белән үзебезгә өй бурасы бурыйлар. Исәп — иркен итеп, кухнясыннан кала, тагын өч бүлмәле итеп салырга өйне, һәркөн эштән кайткач. кулыма балта алып, мин дә картларга булышам
Киим дисәм киемнәрем күп, тегендә-монда барыйм дисәм мотоциклым әзер тора
Инде менә, шушылардан соң да. тагын нәрсә житми соң миңа? Нигә күңел һаман тынычлык таба алмый?
Надя! Бик тә сагындым шул мин сине! Күңел шуңа юксына, шуңа үземне кая куярга белми йөрүем микән әллә?
...Ул көнем дә нәкъ гадәттәгечә башланды Иртән сикереп торуга, физзарядка ясарга керештем Аннары, ишек алдына чыгып, гер күтәрдем. бил тиңентен салкын су белән юындым — болары да күптән көндәлек гадәтемә керде.
Ашап-эчкәч — эшкә китәргә сәгатьтән артык вакыт бар иде әле — чыгып, бура янындагы кичәге йомычкаларны жыештырдым, бакчада алмагач төпләрен йомшарттым.
Эштә дә вакытым гадәттәгечә үтте Ике скважинада нефть чыгу юлын парафиннан чистарту өчен ППУ. ягъни парлагыч машина, чакырткан идек. Килделәр, ләкин бик озак машиналарын кабыза алмыйча азапландылар Тел очына бик ямьсез сүзләр килеп житкән иде, шунда ук эчемнән генә санарга керештем. Иллегә кадәр санагач, ул ямьсез сүзләрнең акрын гына эри башлавын сиздем Ул арада тегеләр дә машиналарын кабыздылар.
Күптән түгел кабул итеп алган бер скважина тирәсен тигехтәргә- чистартырга бульдозер сораган идек. Әйтелгән вакытка Исламгәрәй белән шунда барсак, бульдозер әле килмәгән Исламгәрәйнең анда-мон- да эше юк. яшел чирәмгә сузылды да йокымсырап тик ята Ә минем тагын яңак мускулларым сикергәли башлады Әрле-бирле йөренергә тотындым.
Юк. һаман да килми бульдозер.
Кулыма көрәк алдым да эшкә тотындым Бер көрәккә монда ай буена житәрлек эш бар. шулай да маташам — күңел ярсуын басам. Исламгәрәй көлә, тешемне кысып, ана да түздем
Ниһаять, бульдозер тавышы ишетелә. Килә...
Мин тагын эчемнән генә саныйм.
Булмады. Ычкындым .
Бульдозер килеп туктауга, үземне белештермичә, кычкырып жи- бәрдем
— Хәзер үк борыл да эзеңне тайдыр моннан! — мин әйтәм — Син анда каядыр чумара эшләп йөрисең, без монда . Күземә күренмә, кит! Простой өчен дә. безнең наряд өчен дә кесәңнән түләрсең, чумараңны да косарсың. Бар кит!
РАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛ ИЯ ■ АГЫМСУ ■
Бульдозерчы егетнең дә чигә тамырлары бүртеп чыкты, шулай да тавышын күтәрми.
— Савельев бригадасында тоткарландым, иң элек тикшер син, аннары кычкырырсың, — ди.
Тәки бик ямьсез әйтешеп киттек. Ахырдан шулай килештек: әгәр чыннан да чумара эшләп йөреп кичексә, егет теләсә нинди жәзага да риза. Әгәр инде Савельев бригадасында тоткарлануы дөрескә чыкса, миннән — бер ярты.
Кул сугыштык та. егет эшкә тотынды. Шайтан малай, үз эшенең чын остасы икән, ни арада скважина тирәсен футбол мәйданы күк итеп матурлап та куйды.
Минем конторада йомышларым бар иде. шунда киттем. Савельев та анда икән, сораштым. Бульдозерчы Коляның әйткәннәрен раслый бу. Тагын бер егеттән сораштым — хаклык алар ягында.
Эчтә нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп алды. Тота-каба дары күк кабынып китү гадәтеңне кайчан жиңәсең инде син. булдыксыз адәм! Чүпрәк син, чүпрәк! Характерымны төзәтергә тиеш мин. дип үз алдыңа максат куеп йөрүләрен — буш куык кына синең. Булдыксыз жан!
Кинәт үземә төбәлгән таныш утлы карашны тоеп алдым Айсылу баскыч төбендә кемнәрдер белән сөйләшеп тора, үзенең күзләре миндә: «Әйе, булдыксыз егет син. тота-каба кеше намусын рәнжетергә ни хакың бар синең? Ни хакың бар!» — дия кебек иде ул бу шелтәле шомырт күзләр дә.
Коля белән Исламгәрәй дә килеп життеләр. Кесәмнән акча чыгардым да, егетләрнең күзләренә күтәрелеп карамыйча гына. Коляга суздым.
— Гаеп миндә икән, туган. Мә, үзегез карагыз инде, минем вакытым юк. — дим.
— Юк инде, без акчадан түгел, яртыдан сөйләштек, — ди Коля, авызын ерып.
Исламгәрәйнең кашлары исә кырыкка сынды.
— Син нәрсә, кордаш! Кешене бер рәнҗеттең, инде тагын нигә кабат мыскыл итәсең? Сез бәхәсче, мин шаһит — яртыны өчәү бергә сындырырга тиеш без. Законы шундый!
Рас «законы шундый» икән, карышмадым. Киттек. Исламгәрәйләрнең кечкенә бакчаларына кереп утырдык та. закускага түтәлдән үк кыярын. суганын өзеп капкалап, күңелләрдәге ямьсезлекне юып төшердек.
Шушының белән тәмамланса, монда барысы да «законлы» гына була иде кебек инде... Юк шул. тәмамланмады.
Минем исәнләшергә дип сузган кулымны Исламгәрәй ике куллап эләктереп алды.
— Дөрес сүзгә хәтерең калмасын, кордаш, борынны чөя башладың син. Масая башладың Бергә аунап үстек, инде бергә эшләү бәхетенә дә ирештек, әмма күңелләр бергә түгел безнең. Их. бергә түгел. Безнең белән бергә утырырга да хурланасың син хәзер.
Мин. әлбәттә, аклана башладым. «Бүгенгә вакытым юк. икенче бер утырырбыз әле, — дим. — Беләсең ич. кызу чакларым. Институтка имтиханга әзерләнәсем бар, бурачыларга ярдәм итәргә кирәк. Аннары...»
Исламгәрәйнең кашлары бу юлы кырык тугызга сынды.
— Дусны дус итә белмисең, шуңа күрә вакытың да юк синең. Әгәр безне дус итсәң, бер ял көнне бөтен бригада җыелышып килер идек тә ялт итеп күтәреп тә куяр идек бураңны Менә, Николай да килмәс идемени?
— Бик шатланып! Әйтсен генә... — ди Коля да.
— Бер ял итеп алгач, имтиханга әзерләнергә дә яхшырак кына була ул. Монысы да юк сәбәп, — ди Ислай. — Монда чын сәбәп бер генә: дус итмисең.
Дус итмисен. Бу зур. бик зур сүзне Исламгәрәй дбрес акламыймы, әллә мин үзем ялгышаммы?
Ни генә булмасын, күңелем кинәт балавыздай йомшарды да китте Керфек төпләремә үк килеп җиткән күз яшемне көчкә генә йотып өлгердем...
Тагын бер яртыны алып кайттык. Аннары тагын бугай...
Әнә шулай төгәлләнде минем ул көнем.
Хәер, ничек төгәлләнүенең кайбер якларын мин иртәгесен генә, сөйләүләр буенча гына белеп бетердем әле.
Минем тәмам булуым җиткән. Көчемне күрсәтү өчен Исламгәрәйләрнең баскыч төбендәге кечерәк сандык кадәре ташны кубарып алып, ишек алды буйлап күтәреп йөргәнмен. Егетләрне берәм-берәм читән аша ыргытканмын. Бармак юанлыгы тимерне ишеп маташканмын . Болары тагы бер хәл әле... Мине ничек тә урын өстенә яткызгач. Исламгәрәйгә бәйләнәм икән; «Айсылуга әйтәсе сүзем бар, алып кил Айсылуны. Йокысыннан уятып булса да, алып кил. Мине дус итсәң, алып кил»,— дим икән.
Ух, искә төшерүләре үк оят...
Әйе, көчле кеше булырга омтылам мин. Әмма бу көнем... Минем бөтен көчсезлегемне ачты да бирде бу көнем.
Тизрәк кенә кайтып җитсәң икән инде, Надя!
II
Җитте ул көн,
һәм һәр көтелгән очрашу кебек, һич тә көтелмәгәнчә булды ул
Скважиналарга өр-яңа автоматлар куеп, диспетчерлык пунктын җиһазлап, мәш килеп йөргән көннәр иде. Өстәвенә, мин институтка керү имтиханнары биреп йөрим, көннәрем шул кадәр тыгыз үтә. күңелдәге әлеге канәгатьсезлек хисе баш калкытырга да өлгерә алмый кала иде.
Шулай да эчке контроль дигән нәрсә кинәт кенә сорап куя:
— Я, Надяңны лаеклы каршылау өчен көчеңнән килгәннең барысын да эшләдеңме соң әле? Тиң була алырсыңмы син аңа?
Күиел шунда ук җавап бирә:
— Алдашасың юк. чын-чынлап көчле кеше булырга ерак әле сина. Төптәнрәк уйлый-хисаплый башласаң, һаман да мәгънәсезгә үткән вакытың күпме... .Характерында да үзгәрешләр, ай-һай. бик аз сизелә
Скважиналарны әйләнеп, будкага таба кайтып килешем иде. Юлда эчке контроль үзенең нәкъ шул соравын кабатлады да, юл буе үземнең соңгы атнадагы мәгънәсезгә үткән сәгатьләремне, характерымдагы ча- таклыкларымны берәм-берәм бик рәхимсез хөкем итеп кайттым
Үткән эшкә салават, ни кылсаң да үкенмә, дигән сүз дә бар барын. Үкенергә кирәкми, әлбәттә. Ләкин кылган һәр ахмаклыгыңнан чын үтемле сабак ала белергә дә кирәктер
Эчке хөкемемне шушындый карар белән очлап куеп, будка ишеге тоткасына үрелдем. Шунда йөрәк бик ачы-рәхәт сулкылдап куйды. Надяңың кайтыр вакытлары да җитеп килә бит Менә хәзер телефоннан Владимир Петровичка шалтыратсам, нишләр икән? Надя турында сорашмыйча гына, әлбәттә. Болай, хәл белешеп кенә.. Бәлки шунда, сүз җаеннан, Владимир Петрович үзе берәр хәбәр ычкындырыр?
Шушы уй белән ишекне йолкып чыгарырдай итеп тартып ачып, эчкә атылдым. Атылып килеп тә кердем, аякларым кинәт тартышкандай, идән уртасында бастым да калдым
Түрдәге кечкенә өстәл янында Надя утыра иде.
РАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛ II Н Д АГЫМСУ Д
Әйе. Надя.. Ләкин кайда соң синең иңбашларыңа ук төшеп торган дулкын-дулкын бөдрә чәчләрең? Минем гел төшләремә керә торган, исерткеч исләре күңелемә үк сеңгән ул тылсымлы толымнарың кайда? Әлеге «по-мальчишески» дип йөртелгәнчә кыркылган бу кыска чәч... синекемени инде ул. Надя?
Иң беренче күземә ташланган нәрсә, башымда яшен тизлеге белән чагылып узган беренче уй әнә шул булды.
Надя урыныннан торды. Әллә мина гына шулай тоелды микән — күтәрелеп каравына, күзләрендә нигәдер бик усал, нигәдер шелтәле очкыннар чәчрәп киткәндәй булды. Аннары озын керфекләр тетрәп куйды да. кыз елмайды. Ах. бөтен дөньясын зәнгәр-якты нурга күмә торган бу елмаю! Монысы инде Надяның нәкъ үзенеке, бары тик аныкы гына иде. Болан елмайган көйгә, аңа шул «по-мальчишески» кыркылган чәчләре дә ничек килешеп тора иде.
— Надя!. Ничек инде.. — Мин тәмам башым әйләнеп, телем тотлыгып, алга ыргылдым. Кызның кулыннан тотып, үземә таба тарттым да ашкынып кочаклап алырга омтылдым. Надя икенче кулын минем күкрәгемә терәде.
— Чү-чү! Нефтькә батырасың ич мине, Хәйдәр.
Үземнең майлы эш киеменнән икәнем шунда гына исемә төште. Аннары, авызын ерып, Исламгәрәй дә шунда утыра икән — аны да хәзер генә күреп алдым.
— Мин 221 гә киттем, иптәш начальник, — диде дә Исламгәрәй, ничектер әрсез елмайган иреннәрен һаман да җыеп бетерә алмыйча, будкадан чыгып китте.
Менә ул. ел буе диярлек зарыгып, сагынып көтеп алган минутлар. Менә ул. минем Надям — минем мәхәббәтем, минем бәхетем, минем омтылышым — каршымда басып тора. Менә ул, бармак төпләре уймак- уймак аз гына батыбрак торган, сокланып туймаслык нәфис-нәни кул минем учымда. Мин һәр бармак төбе уймакларын шашып-шашып үбәм, ул чиксез кадерле кулны сак кына күтәреп алып, яңакларыма куям.
— Надя, синме инде бу? Мин һаман да ышанып бетә алмыйм әле. Өнем микән, әллә төшем микән бу?
— Төш кенә булсын иде шул...
— Нигә алай дисең, Надя?
— Төштә йөрәгеңә пычак кадасалар да үлмисең. Авыртмый да.., Ә өндә...
— Ә өндә без пычак күтәрүчеләргә каршы көрәшә дә беләбез, Нәфис-нәни куллар минем аю тәпиедәй кулымны кысып куйды, — Анысы дөрес. Хәйдәр. Тик менә... ’
— Тыңлыйм һәм аңларга телим, Надя.
— Кешеләр кайвакыт бер-берсен пычаксыз да суялар..,
— Коточкыч сүзләр сөйлисең син, Надя. Аңламыйм.
г — Аңларга кирәкмәс тә. Просто, мин җүләр сүз башладым. Әйдә, Хәйдәр, чыгыйк әле моннан.
Җәйнең шактый салкынча көне иде. Иртән бәреп-бәреп яңгыр да явып үтте, хәзер җил нефть төтенедәй авыр кара болытларны каядыр читкә куа.
Надяның практика дигәне бер пионер лагеренда балалар оркестры оештырудан гыйбарәт булган икән — шуларны сөйләп бара. Рухланып, кечкенә шәкертләрен бик яратып сөйли Надя. Ләкин мин аның сүзләрен җүнләп ишетмим. Бу матур иреннәрнең һәрбер хәрәкәте, коңгырт- зәңгәр күзләрнең, ихтимал, мин генә күрә торган һәр нуры, Надя. бары тик Надя гына шулай булдыра ала торган бу горур-йомшак адымнар — барысы да шул кадәр сагынылган, болармы яңадан күрү бәхетеннән хәтта минем йөрәгем бик авырттырып-авырттырып кысылып куя.
— Надя, нигә син шул кадәр сөйкемле?
— Бу комплиментыңны ишеткәнем бар инде. Хәйдәр.
— Нишлим соң? Сокланып туя алмыйм да телемнән үзеннән-үзе ычкына.
— Тагын шулай кемнәргә үзеннән-үзе ычкына икән ул сүзләрең?
— Мөмкин булмаганны сөйлисең син, Надя
— Ярар, Хәйдәр, мин кайтыйм инде, эшеңне бүлдереп йөрмим.
— Надя, хәтерлисеңме, син әйтә идең: һәр очрашкан саен үзгәрә, үсә барасың дия идең миңа.
— Бик шатлыклы үзгәрешләр иде ул.
— Зинһар, мактана дип уйлый күрмә. Надя, мин сине тагы да зуррак үзгәрешләр белән каршыларга омтылып яшәдем Ун классны тәмамладым, хәзер институтка имтихан тапшырам. Физикадан гына бирәсем калды, аннары мин дә синең кебек үк студент булам.
— Студент та булырсың, бик зур инженер да булырсың әле енн, Хәйдәр Боларына мин ышанам
— Ышанычың өчен рәхмәт, әлбәттә. Ләкин җиңәсе кимчелекләрем дә бик күп әле минем.
— Үз-үзеңә тәнкыйть белән каравың бик әйбәт, Хәйдәр. Ләкин... һичнинди тәнкыйть, бернинди ихтыяр көче белән дә жинеп булмый торган нәрсәләр дә бар..
— Ниндирәк кыяфәттә инде ул... андый жиңә алмаслык дошман?
— Ул — йөрәк хисләре, Хәйдәр
— Кызык. — дидем мин, ә уемда чагылып үтте: «Алайса, ул дошман мина куркыныч түгел икән. Минем йөрәк хисләрем сиңа гына омтыла, Надя».
Шушы уемны матуррак итеп әйтү өчен, туктап, кызның кулларыннан тотып алдым. Шулчак будка ягыннан егетләрнең мине чакырып кычкырулары ишетелде. Бер скважинага агымдагы ремонт үткәрергә барырга тиеш идек, шуңа көтәләр булса кирәк.
— Ярый, Хәйдәр, мин кайтыйм, эшеңне бүлмим.
— Кичкә зәңгәр җилкәнебез янында мин сине көтәрмен, Надя.
— Анда килеп йөрмәсәң дә була Әйтергә онытканмын, әни енна үпкәли, бер дә күзгә-башка күренми, ди. Бәлки, килеп чыгарсың?
— Киләм, Надя. Вахта бетүгә очып килеп җитәрмен.
Асфальт юлга чыгып, мин Надяны бер узучы машинага утыртып жибәрдем дә егетләрем янына йөгердем Пөгереп барам-барам да, малай чаклардагы кебек, мәтәлчек атып куям — бәхетем ташый иде.
12
...Ни сөйлиләр бу сихри авазлар? Баштарак, алар колакка гына барып җиттеләр. Колагымны ягымлы авазлар иркәли, күзләрем Надя- ның клавишалар өстендә йөргән житез-нәфис бармакларын гына күрә иде. Менә салмак кына агылган көйнең көтелмәгән бер борылышы йөрәкнең әллә кай җирен генә чеметеп алды Жнчелчә генә башым да әйләнеп китте бугай... Хәзер инде мин музыканы ишетмим, күңелем белән тоям; юк. тоям сүзе монда көчсез — тетрәнәм. сулыйм, яшнм...
Ниләр сөйли соң бу сихри авазлар?
Моны, әлбәттә, сүзләр белән аңлатып бирүе мөмкин түгел. Әле кайчан гына бер китапта укыганым уйда чагыла. «Әгәр дә кеше җанын айкаган бар хисләрне дә сүз белән аңлатып бирү мөмкин булса, ул чакта дөньяда музыка да булмас иде»,— дигән олы музыка белгече һәм композитор Серов.
Болар шулай хәтернең кайсыдыр почмагында чагылып кына уза да онытыла. Сихри авазлар мине бөтенләем белән бөтереп ала, күтәрә, каядыр алып китә . Кая очам, кая омтылам? Бик олы. бик зарыгып
РАФАИЛ ТОХФӘТУЛЛИН | АГЫМСУ |
көтелгән бәхетемә якынлашам түгелме’ . һәм менә һич көтелмәгән яна бер аһәң яңгырый да мин тагын җиргә төшәм. Җиргә төшәм, ләкин жиңелмим. Бар ул дөньяда бәхет' Аңа омтылудан һичвакыт арымаска кирәк; омтыла белеп омтылырга һәм яулый белеп яуларга кирәк ул бәхетне. Күңел тыелулы гына ярсый. Әйе, тыелулы ярсый, чөнки күңел кайчандыр беләкләргә бирер өчен шулай көч жыя булса кирәк.
Тагын өр-яңа аһәң... Ләкин нигә монысы бик шөбһәле яңгырый? Тынычсыз кисәтү дә, ниндидер шүрләү дә. шунда ук армас өндәү дә ишетелә. Аннары тагын омтылу, тагын кисәтү һәм тагын өндәү...
Надяның бармаклары инде клавишалар өстендә сихри очынудан да туктады. Ул кулларын аска ук салындырып, башын аз гына артка ташлап, тын гына утыра.
Ә мин һаман да әле ашкынулы һәм кисәтүле, шөбһәле һәм омтылу- лы авазлар дөньясында гизәм.
Менә Надя миңа таба борылды, оялчан гына елмаеп куйды. Аннары коңгырт-зәңгәр күзләр шунда ук җитдиләнде. «Я. барып җитте микән сиңа минем тел белән әйтеп биреп булмый торган уй-хисләрем?»— дия кебек иде бу күзләр.
— Бетховенмы бу. Надя? — дип сорап куйдым мин.
— Әйе, тыйгысызлыгы, гел алга ыргылуы белән Бетховенга бик аваздаш.
— Алайса. Шопен?
— Шопендагы шигъри нәфислек тә яңгырый.
— Наданлыгым көчле шул минем, Надя.
— Скрябинның уникенче этюды бу. Ре-диез-минор.. — Надя бу сүзләрне бик акрын гына, хәтта пышылдап диярлек әйтеп куйды.
— Мин бит, Надя... Музыканы я радиодан, я пластинкадан гына тыңлыйм. Бу этюдны беренче ишетүем.
Надя кара түгәрәк урындыгын зыр әйләндереп пианинога таба борылды да музыканың әлеге шөбһәле яңгыраган өлешен тагын бер кабат уйнап алды.
— Мәскәүгә барсам, мин көн саен Чайковский исемендәге концерт залына йөрер ид^м, — дидем мин, башыма әле генә килгән уйны шулай кычкырып әйтеп.
Надя моңсу гына елмайды.
— Нигә? йөрерсең дә... Йөрерсез дә әле.
— Гафу ит, Надя. мин синең белән бергә димәкче идем.
Шул чак бүлмә ишеген шакыдылар. Вера Ивановна килеп керде.
— Яшьләр, әйдәгез, чәй эчеп алыйк.
Залга чыктык. Уртадагы түгәрәк өстәл шунда ук игътибарымны җәлеп итте.
Өстәл түрендә болын-кыр чәчәкләреннән зур гына букет көлеп утыра. вазадагы алмалар, һәркайсы иң алсу битләре белән балкып: «Мине ал, мине ал». — дияләр кебек иде. Берничә төр варенье салынган матур-матур савытлар һәркайсы кызгылт, куе кызыл, тагы да куерак кызыл нурлар чәчә — ихтимал, алар электр яктысы чагылсын өчен махсус шулай куелганнардыр.
Гомумән, бу өйнең һәр җиһазында нечкә зәвык сизелә. Әнә ян стена буендагы сервант өстендә агачтан юнып ясалган аю баласы күзләрен түгәрәкләндереп утыра. Шул аю баласы гына, бүтән бернинди бизәк- уенчык та юк. Әмма шул гаҗәпкә калган аю баласы менеп утырмаса, ул сервант бүлмәгә алай ямь дә бирмәс иде кебек.
Владимир Петрович та бүлмәсеннән чыкты. Аның белән кул юарга ванный бүлмәсенә кергәч, андагы чисталыкка һәм пөхтәлеккә дә исем китте. Ничек өлгерә ул Вера Ивановна боларга’ Музыка мәктәбендә укыта, клубларда, мәктәпләрдә музыка түгәрәкләре дә алып бара бит. Әллә, кайткач, Надя шулай җыештырынды микән?
Утырыштык. Вера Ивановна кухнядан, матур зур тәлинкәгә өеп, пирожкнлар күтәреп чыкты.
— Бик матур уйнадың, Надя, — диде ул —Тик менә дүртенче тактны югарырак алдың шикелле.
Надяның бит алмалары алсуланып китте.
— Мин. әни, ул урынны үземчә уйнарга теләгән идем. Үземчә мәгънә салып...
— Алайса, аңлашыла.
— Мин сезнең ул нечкәлекләрегезне үк сизеп бетермим, әлбәттә,— диде Владимир Петрович. — Ләкин миңа бүген. Надя, синең уйнавың бөтенләй көтелмәгәнчә тәэсир итте.
— Ничегрәк, әти?
Владимир Петрович, әле миңа, әле хатыны белән кызына карап алып, сөйләп китте.
— һәркем күрә, һәркемнең эче поша... Күпме газны факелларда яндырып әрәм итәбез бит. Бу кыйммәтле чималны скважиналардан кире жир асты куышлыкларына куу турында күптәннән сүз бара. Бу проектта минем дә өлешем бар. Бүген Берләшмәдә тагын шушы мәсьәләне карадык. Министерстводан да кеше бар иде. Ләкин — юк! һаман да хәл итеп бетерелмәгән кырык сәбәбе чыга да тора. Шунлыктан өйгә коточкыч нервыланып, изелгән кәеф белән кайтып кердем, һәм менә... музыка! Тормыш көрәштән гыйбарәт. Бирешмәскә, аз гына да көрәштән туктамаска! Скрябин миңа шундый рухны сиздерми генә йөрәккә салды да куйды.
— Скрябин, моннан кырык еллар элек, бу этюдын язганда, синең ул киңәшмәңне, нефть газларыңны алдан күрә белгән, алайса. — диде Вера
Ивановна, елмаеп.
— Дөньяга килүемә үк бөтен бөек кешеләр игътибарларын миңа жәлеп иттеләр. — диде Владимир Петрович бик житди кыяфәттә.
һәм алар икесе берьюлы бик күңелле көлеп жибәрделәр.
Минем дә аларга музыканың үземә ничек тәэсир игүе турында сөйлисем килә, ләкин бер генә дә ятышлырак сүзен таба алмый идем.
— Әлбәттә, бүтән бер вакытта, әйтик, моннан егерме еллар элек, шушы ук музыка миңа бөтенләй башкача тәэсир итәр иде.— диде Владимир Петрович һәм миңа карап елмайды. — Менә хәзер Хәйдәргә тәэсир иткән кебегрәк.
Мин. кызарып китеп, нидер мыгырдандым.
Владимир Петровичның бу сүзләре никадәр дөрес икәненә миңа соңрак та, хәтта шул ук кичне дә ышанырга туры килде.
Надя мине озата чыкты.
Жил басылган, шулай да биткә кисәк-кисәк салкын агым килеп бәрелә — һавалар тагын үзгәрергә тора иде бугай.
Ишек алдындагы үзебездән аз гына биегрәк яшь агачлар янына килеп туктадык.
— Надя. ничек түзәрмен икән инде мин?
— Нәрсәгә?
— Иртәгә кадәр... Шунда, зәңгәр жилкәнебез янына килерсең бит?
— Белмим әле.
— Усал син, Надя.
һәм мин, ашкынып, аны кочаклап алдым. Надя бер генә мизгел куеныма сыенды да, кулларын күкрәгемә терәп, арткарак каерылды.
— Хәйдәр, җибәр әле. бер сүз әйтәм.
— Мин сине таңга кадәр тыңлар идем. Надя.
— Хәйдәр, әйт әле. син аны бик яратасынмы?
— Ягъни... Ничек инде «аны>?
— Боргаланып маташма, Хәйдәр. Егет булсаң, дөресен әйт, яратасыңмы?
РАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛИН Ц АГЫМСУ |
Кинәт бөтен тәнем буйлап кайнар чымырдау узды. Шунда ук бүген көндез будкада Исламгәрәйнең әрсез елмаюы хәтердә чагылды, Надиның сәер-сәер сүзләре колак төбемдә бер-бер артлы яңгырагандай булды: «Төш кенә булсын иде шул...», «Кешеләр бер-берләрен пычаксыз суялар», «Йөрерсез дә әле...»
— Ник дәшмисең? Димәк... Хәйдәр, мин сезнең бәхетле булуыгызны телим.
Мин, чыннан да, телсез калдым бу минутта. Бик сәер иде бу. башка сыймый иде. Надям, минем кул җитмәстәй омтылышым, минем алла урынына күргән гүзәлем Надя, кинәт... көнләшә. Аңлап булмый иде моны, аз гына да ышанасы килми иде.
— Надя. тыңлале, мин син уйнаганны кабат ишетәм. Владимир Петрович әйткәнчә, бөтенләй бүтәнчә яңгырый. Тыңлале... Синең соравыңа да жавап бирә...
Ничегрәк дип җавап бирә иде ул музыка? Надя аны ничегрәк ишетте икән?
Белмим.„
13
Иртәгесен Исламгәрәй белән безнең арада менә мондый сөйләшү булып алды.
— Нәрсәләр сөйләдең син кичә Надяга?
— Ничек инде?.. Берни дә сөйләмәдем.
— Авыз йомып, борын сызгыртып кына утырдыгызмыни?
— Ээ... Юк инде, анысы минем холыкка туры килми. Җүләр! Янында шундый чибәр кыз. дустыңның сөйгән кызы утырсын да син авыз йомып тор, имеш. Теге, ничек диләр әле?.. Занимать иттем кызыңны.
— Ничегрәк итеп занимать иттең икән?
— Телемә ни килсә, шуны такылдадым. Хәзер хәтерләп тә бетермим инде.
— Шулай да. хәтерлә әле.
— Ә-ә... Теге... Шулай сүз чыкты да, анекдотлар сөйләдем. Надя үзе дә берне сөйләде. Сиңа да сөйләмәде микән, шундый кызык. Болай... Бервакыт колхозның тавык фермасына килгән ди берәү...
— Ярар, анысы соңыннан. Тагын ниләр сөйләштегез?
— Аннары, татар мәзәкләре сөйләдем. Рас, татар егетен ярата икән, белеп торсын. Теге... Кияүләр турында...
— Гел мәзәкләр генә сөйләшмәгәнсез бит. Тагын нидер әйткәнсең.
— Нәрсә әйттем икән соң? Ә-ә-ә... Ну, хәйләкәр ул синең Надяң. Ни. ди... «Каникул вакытында гына булса да. минем нефтьтә эшләп аласым килә, кызлар да эшлиме сездә?»’—ди. «Эшли, мин әйтәм. оператор кызлар бар, замерщицалар. » «Ниндирәк кызлар, эшләреннән зарланмыйлармы, кыерсытмыйсызмы?» — ди. Китте сорашып, китте сорашып... һәр кыз турында аерым-аерым төпченә... Шуннан соң, тел төбен сизеп алдым да әйттем дә салдым...
— Нәрсә әйттең?
— Кызларыбыз барысы да бик чибәрләр, ну, чибәрләрнең дә иң чибәре Айсылу исемле кыз, мин әйтәм.
— Шуннан?
— Көлгән була... Әмма сизеп торам, йөрәгенә ут салдым моның. «Ә ул чибәр кыз кайсыгызны ярата соң?» — ди. «Мәсәлән, мин үзем аны бик яратыр идем дә, миңа тәтеми шул».— дим. «Хәйдәр кебек аюдай таза, уңган һәм чибәр егетләр барында, ничек без мәхлукларга карасын ул!» — дим.
— Ну и дурак!
— Ә-ә... Бер дә дурак түгел. Синен файдага тырыштым мин. беләсең килсә. Кызлар алар, шулай бераз көнләштереп алсан, сине тагы да яратарак бирәләр. Белгән инде!..
Мин көлдем. Ә үземнең ярсуым менә-менә ташыр дәрәҗәгә җиткән, кордашымны якасыннан урап алып, селкеп салырга да күп сорамам кебек иде. Әлеге сыналган метод буенча, эчтән генә саный башладым.
— Әллә ачулана инде? — диде Исламгәрәй, күзләрен уйнаклатып. — Җүләр! Синең файдага бу, менә күрерсең... Карале, кордаш, уртага бер яртыны куеп сөйләшмичә булмый әле бу, болай булгач. Синең мотоциклга гына атланып, барып килим?
— Бармыйсың бер кая да.
— Син инде... Безнең ише белән...
— Ярар. Бетте бу турыда. Точка,
Нәкъ егерме биш көннән соң Надя китеп тә барды.
Егерме биш көн.. Минем егерме өч еллык гомеремдә, ихтимал, иң бәхетле көннәрем булгандыр алар Көн саен очраштык, ләкин очрашу сәгатьләрендә генә түгел. Надя һәрвакыт минем янымда, мин үзем генә күрә торган сүнмәс нур булып, янымда даимән балкып тора иде.
— Хәйдәр, мин синнән куркып та куям...
— Мин шулай куркынычмыни?
— Куркыныч шул... Нигә икәнен үзем дә белмим... Куркыныч.
— Җүләркәсм!..
һәм мин исерткеч исле кыска чәчләргә яңагымны куям.
— Хәйдәр, мин бсләм бит... Чәчемне болай алдыруым сиңа бер дә ошамады. Әйе?
— Ошамаган иде. Хәзер ияләндем инде.
— Мин ни өчен ошамаганын да беләм.
— Ни әчеп икән? Мин үзем белмим.
— Чөнки Айсылуның толымнары бик озын, бик матур -
— Ә Надянын бөтен җире матур. Чеховча. Төсе дә. киеме дә, уйлары да...
Надя минем кочакларга сузылган кулларымны тотып алып, җай гына читкәрәк этәрә.
Мин сагаеп калам. Моннан элек тә, шулай Айсылу турында сүз чыккач. мин үземнең ул кыз белән чак кына мавыгып алуым турында, моның Надяиы артык сагынудан, бары шуннан гына килеп чыгуы турында кызып-кызып аңлата башлаган идем Надя бөтен тәне белән калтыранып куйды ла кинәт урыныннан сикереп торды Мин артыннан килә башлагач. «Зинһар, йөрмә!» дип. йөгерә үк башлады Үзенә күренмичә генә барып, подъезд ишеген дә япмыйча йөгереп кереп киткәнен карап калдым.
Бу юлы да шул хәл кабатланмагае дип. мин сүзне тизрәк икенчегә борырга ашыгам
— Надя, без болай итик... Икенче елга синең каникул вакытына мин дә отпуск алыйм да. китик ерак диңгез буена сәяхәткә. Күптәнге хыялыбыз икән, сузмыйк, ирешик без ана
— Снн инде институтта укый башлагач, бушый алырсың микән соң?
— Бик омтылсаң, барысына да вакыт табып була.
— Анысы шулай . Ой. ничек кызык булыр иде'
— Менә бер заман, таң беленеп кенә килгәндә, иңнәргә биштәрләр асабыз да...
4. ,к. у.- м в.
РАФАИЛ ТӨХФӘТ УЛЛИН g АГЫМСУ Ц
14
49
— Әйе, Хәйдәр, бераз юлны жәяү үтәрбез, бераз юлны пароходта, бераз юлны машинада, аннары тагын жәяү... Ой, ничек кызык булачак.
— Бер заман, карурман аша үткәндә, каршыбызга соры бүре килеп чыга...
— Ул арада давыл куба да, мине Черномор алып китә...
— Син диңгез ярына басып, зәңгәр жилкән көтәсең...
— Ниһаять, зәңгәр жилкән килеп җитә...
— һәм без менә болай итеп күрешәбез.
Мин Надяны кочаклап алам. Бөтен барлыгым тоташ бәхеткә әверелә. Алда мине көткән зур, бик зур бәхетнең беренче хәбәрчеләре итеп жибәрелгән никадәр кадерле минутлар...
— Син дөрес әйтәсең, Хәйдәр. Ничә еллар буе омтылган зәңгәр җил-кәнебез инде бөтенләй якын икән ич... Бер ел... Ә аннары нәрсә?
— Аннары нәрсәме? Аннары нәрсә икәнен сүз белән әйтүе дә куркыныч... Ул бәхет артык зур булганы өчен куркыныч. Шунда, зәңгәр диңгез буенда, ихтимал, без мәңгегә кавышырбыз. Укып бетерәсебез бармы? Монысы комачау була алмый. Миңа да заочник булып түгел, Мәскәүнен үзендә торып та укырга мөмкин ич. Башкалада укуларыбызны тәмамлагач, яңадан бире кайтырбыз...
Миңа нигәдер Надя болармы сүзсез дә аңлый, Надя да бу минутта нәкъ менә шушылай уйлыйдыр кебек тоела...
...Иртәгә китәсе дигән кичне Надя бик озак пианинода уйнады. Классик музыкадан этюдлар, прелюдияләр уйнады ул. Надя аларнын берсенең дә исемен, авторларын әйтеп тормый, уйнап туктый да, бер көнге кебек, «Барып житә микән бу сиңа?» дигәндәй моңсу гына мина карап куя, аннары яңадан уйный башлый иде. Миңа ул уйнаганнар таныш та, күбесе таныш та түгел... Минем киноларда күргәнем бар, кыз уйнаганда, егет пианино янына килеп баса да алдагы нота китабының битләрен, берсен уйнап бетерүгә, икенчесен ачып тора. Минем дә исерткеч исле бөдрәләргә иелә төшеп, шулай басып торасым бик килә дә бит... Нишлим, мин ул буй-буй тезелешкән кара чукмарбашларның нәрсә аңлатканын бөтенләй диярлек белмим шул...
Мин, сихри авазлар дөньясына чумып, сүзсез генә утыра бирәм. Надяның «Барып җитәме?» дигән сораулы карашларына да җавап бирмим. Берәр суз әйтсәм, беркөнге кебек, музыкадан наданлыгымны гына күрсәтермен кебек.
Сибелә авазлар... Никадәр тирән моң, тынгысыз ашкыну, каядыр өндәү һәм, беркөнге кебек, ниндидер кисәтү дә яңгырый.
Китте Надя.
Әнә шул моңлы, ашкынулы, өндәүле һәм кисәтүле музыка яңгырап калды да, алда инде бик, бик якын зәңгәр жилкән шәүләсе калды...
15
Көннәрем дә шулай ук ашкынулы, омтылулы һәм тынгысыз үтә иде.
Безнең Агымсу промыселы күптән инде Әлмәт идарәсеннән башка чыгып, үзе зур нефть идарәсе булып әверелде. Тирә-як авыллардагы тагын өч промысел карый безгә. Үсте, бик зурайды хәзер хуҗалыгыбыз.
Авылдашларның: «Әлмәттәге кебек, бездә дә шәһәр салмаслар микән?» дигән хыяллары да чынга әверелде дияргә була. Авылыбызда ук булмаса да, бездән еракта түгел, яңа яшь калага нигез салынып ята. Аңа хәзер үк инде халкыбызның батыр улы Муса Җәлил исемен биреп куйдылар.
Скважиналарга хезмәт күрсәтүдә яна тәртипкә күчтек. Промысел участокларга бүленде, участок начальнигына нефть чыгаручылар бригадасы да, жир асты ремонты бригадасы да буйсына. ’
Борһан аганы тагын күрше участокка күчерделәр. Мине үзебезнең участокта мастер итеп күтәрделәр.
Айсылу Башкортстандагы нефть техникумында читтән торып укый иде, быел ул соңгы курсны шунда торып укырга дип китеп барды да, мине промыселның комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлап куйдылар.
Әле кайчан гына мин югары трибунадан торып: «Татарстанның яшь нефте язмышы, башлыча, яшьләр кулында. Безгә, яшьләргә, ныграк таяныгыз, безгә ныграк ышаныгыз!» — дип аваз салган идем.
Менә ул — үз авазымның кайтавазы... Никадәр зур җаваплылык йөкләнде хәзер минем җилкәмә.
Җаваплы эшнең мең борчу-мәшәкатенә акрынлап ияләнеп тә барам шикелле... Егетләр дә, промысел җитәкчеләре дә минем эшемнән азмы- күпме канәгать тә бугай... Ләкин синең хезмәтеңә кешеләр хөкеме белән бергә, үз күңелең хөкеме дә бар шул әле.
Минем күңелем хөкеме исә эшемнән һич тә канәгать түгел, бик күп. бик күп нәрсәләрне болай түгел, бөтенләй бүтәнчә эшләргә тиеш илем кебек.
Борһан ага белән бер сөйләшүдән сон мондый күңел канәгатьсезлеге тагы да көчәйде.
Сонгы вакытларда Борһан ага белән минем әти ничектер бик дуслашып киттеләр. Эштән сон Борһан ага еш кына Әлмәткә кайтып китәргә ашыкмый, безгә килә дә әти белән озаклап сөйләшеп утыралар иде. Әти хәзер балтадаш иптәшләре белән безнең яна өйне күтәрәләр, колагыма чалынган сүзләренә караганда, әңгәмә шул турыдарак куера иде шикелле. Өйнең бүлмәләрен ничек уңайлырак бүләргә, веранданы ничек ясасаң матуррак һәм уңайрак булыр?.. Картлар шундыйрак нәрсәләр турында кызып-кызып бәхәсләшеп тә алалар иде.
Бер көнне Борһан ага килгәндә, әти эштән кайтмаган иде әле. Икәүләп бакчага чыгып утырдык.
— Шиһапка да әйткәнем бар. бакчаны зурайтырга кирәк сезгә. Алмагачына, чиясенә, грушасына күмелеп утырсын ул авыл өе — их! һаман да матуррак итеп яшәргә өйрәнеп җитмибез.
— Үзебезнең дә исәп шулай да... Вакыт кына тими.
— Әллә вакыт тими, әллә игътибар җитми.
Борһан ага. чын бакчачыдай, безнең һәр агачны, һәр куакны берәм- берәм карап йөрде. Бу алмагачның ботаклары дөрес киселмәгән, карлыган куакларыгыз картайган, яшәртәсе бар. дип киңәшләрен дә әйтә иде.
Аннары ул яңа гына кабызган папиросын бер-ике суырып ташлады да күңелле генә елмаеп куйды
— Күзеңә чалынмады микән, бер көнне минем турыда газетада язып чыгардылар бит. «Борһан батыр адымнары» дигәннәр. Янәсе, ул атлап узган урыннарда ургып-ургып нефть чишмәләре ага башлый, зур-зур калалар үсеп чыга...
— Нигә. Борһан ага. дөрескә дә килә яза ич Сез беренче скважиналарны эшләтә башлаган урыннарда — хәзер Леннногорск шәһәре, шулай \к беренче скважиналарын сез эшләткән җирдә — Әлмәт каласы, инде бире килгән идегез —Җәлил шәһәренә нигез салына...
— Матурлап-матурлап, арттыра-арттыра язарга язучыларга бир инде. Анысы, дөрес, халыкка матур сүз дә бик кирәк. Ләкин... күңелемә бер дә хуш килмәде минем бу сүзләр.
— Нигә, Борһан ага?
РАФАИЛ ТОХФӘ T УЛЛ НИ g АГЫМСУ |
— Бәлки мин картлыкка таба барган акылым белән ялгышамдыр да. ләкин мнна әнә шул «зур-зур калалар үсеп чыга» дигән сүзләр бер дә ошамады.
— Сәеррәк, Борһан ага.
— Кеше ул, Хәйдәр энем, нинди генә һөнәр иясе булмасын, һәрвакыт табигатькә, җиргә омтыла. Борын-борыннан шулай. Нигә хәзер Әлмәт янында теге коллектив бакчалар, язгы ташкын кебек, үскәнвән- үсә? Нигә кеше урман-су буена килдеме, бөтен борчу-хәсрәтен оныта? Шуңа болар барысы да. Ә без кеше күңеленең шушы хосусиятенә каршы килеп, зур-зур шәһәрләр сала башладык. Күпме кешене җирдән аердык. Шул зур шәһәрләр салырга түккән акчаның күпмесендер авылларга бирергә иде дә безгә, бакчаларга күмелгән матур-матур йортлар төзергә иде. Шәһәрдәге кебек, бакчаны сигез-ун чакрымга йөреп түгел, үз янында үстерер иде кеше. Күпме кешегә вахта машинасында дырык- дырык һәр көн утыз-кырык чакрым вакытын заяга үткәреп йөрергә дә туры килмәс иде. Их, кемгә-кемгә, әйтик, машина төзүчеләргә, бәлки, кирәктер дә ул зур шәһәрләр, әмма безгә, шул ук җир байлыгы табучыларга, бик кирәге юк иде аның. Аермаска иде нефтьче халкын җирдән. Безнең, әнә, еш кына җиргә хөрмәт белән карый белмәвебез дә, бәлки, шуннан килеп чыга торгандыр...
Минем әтинең кайткан көнне бик ачынып сөйләгән сүзләре хәтергә килеп төште. Менә бит, нефть остасы белән игенче тагын әле нәрсә турында уртак тел табалар икән!
Борһан ага, урыныннан торып, алмагач кәүсәсен сыпыргалый-сы- пыргалый тын гына басып торды, яңадан килеп утырды.
— Әй, Хәйдәр энем, күңел күзе күреп җиткермәгән, уйлап акыл җитеп бетмәгән эшләр күп әле ул бездә. Менә үзебезнең нефть эшендә генә дә Күпме скважина хәзер фонтанлаудан туктады. Нефтьтә су артканнан-арта. Нигә? Яшерен-батырын түгел, нефтьне бөтен жаен- әмәлен белеп бетереп ала белмәдек. Гел ашыктык, гел ашыктык. Хәзер инде күпме акча түгеп, скважиналарга насослар куябыз, нефтьне судан аеру өчен нинди генә әмәлләр кылмыйбыз. Бер дә яшерен-батырын түгел, бөтен җаен-әмәлен белеп бетереп тотынсак, бу хәлгә бүген ук калмый идек без. һәрхәлдә, тагын кичәмә дистә елларга кичектерергә мөмкин иде мондый хәлне, һаман да шул, җирнең аның юмарт байлыклары- ның кадерен белеп бетермибез... Уйлаганың бармы бу турыда?
— Бар. Борһан ага. Егетләр белән дә гел сөйләшәбез. Бәхәсләшеп тә бетәбез.
— Уйлагыз, бәхәсләшегез. Никадәр күңел теләмәсә дә, ышанасы ук кил.мәсә дә, безгә, картларга, пенсиягә чыгарга да вакыт җитә бит. Сезгә кала барысы да. Бик уйлап, бик акыл белән эшләргә тырышыгыз.
. Ул кичне мин бик озак радиолода музыка уйнатып утырдым. Чайковскийны тыңладым. Баянак Борһан ага сөйләгәннәрне музыка сихри авазлар белән янә кабатлый, хәтта төшенеп тә бетүе кыен булган яна мәгънә, яңа тирәнлек өстәп, күңелгә сеңдерә кебек иде. Яна дәрт, яна моң, яңа ашкыну, яна тынычсызлык. Надядан байтактан инде хат юк — күңел әнә шуңа да тынычсызлана иде бугай...
16
Юкка гына тынычсызланмаган, нидер сизенгән икән ул күңел. Кисәтүле аһәңнәр дә юкка гына яңгырамаган икән.
...Бураннары, салкыннары белән безнең эшкә мең мәшәкатьләр өстәп, кышлар җитте. Шул мәшәкатьләр, кичке институтта укулар өсте- нә. минем әле үзем генә белгән тагын бер тынычсыз хәсрәтем бар иде. Борһан ага әйткәнчә, скважиналарның фонтанлаудан туктавына тиз
генә юл куймый торган эксплуатация режимы эзләп табасым килә иде минем.
Менә хәзерге тәҗрибәм. хәзерге белемем күзлегеннән караганда, ул чактагы эзләнүләрем, турысын гына әйткәндә, бигрәк малайларча булган икән минем. Хәзер һәр идарәдә фәнни эзләнү бүлеге бар. Бөгелмәдә фәнни тикшеренү институты эшли. Шулар белән даими элемтәдә мин ул эзләнүләремне хәзер дә дәвам итәм, инде кайбер уңышларга да ирештем шикелле. Ә теге көннәрне... Хәтта Борһан ага белән дә киңәшмичә, үзем генә баш ваттым. Баш ватып кына да калмадым, бер скважинаны чак кыца сафтан чыгармадым.
һәр скважинага инженерлар, геологлар тарафыннан эшләнгән, идарәдә расланган эксплуатация режимы бирелә. Мастерлар, операторлар скважиналарны әнә шул режим белән генә эшләтергә тиешләр. Минем исә үз режимым, әйткәнемчә, нефть коесын гел фонтанлап кына эшләтә торган режимымны табасым килә иде.
Хәзер уйлап баксам, үзем дә шаклар катам. Кайчан гына йокладым да, кайчан гына бераз ял итеп алдым икән мин ул көннәрдә? Эш сәгате бетүгә, Әлмәткә — кичке институтка китеп барам. Аннан кайтканда инде төн уртасы авышкан була, ләкин урын өстенә аварга ашыкмыйм, китаплар, сызымнар белән утырам. Шушылар арасында әле комсомол эше белән чабарга, җыелышларда утырырга да ничектер вакыты табылып тора иде.
Барысына да өлгерергә, барысына да вакыт табарга! .. Шуңа омтыла идем. Ә менә Надя — вакытын-ниен сорап та тормый, Надя һәрвакыт уемда иде. Эш арасында булсын, дәрестә утырганда булсын, теге- бу кыенлык чыкканда булсын, күңелдә Надя белән сөйләшеп-киңәшеп алам. Надя елмаеп кына жавап та бирә кебек.
Тазалык-саулык хәбәре белән сәламнәр җиткергән уч төбедәй от-крыткаларны искә алмаганда. Надядан һаман да озынрак хат юк Хәер, үземнең дә хатларым бер дәфтәр битеннән артмый — элеккечә, булдыра алганын сүз белән, кыюлык җитмәгәнен күп нокталар арасына яше- рә-яшерә бит артыннан бит язып утырырга вакытым тими иде. Бәлки, Надя үзе дә вакытым тарлыгын сизәдер дә, шуңа күрә мине озын хатлар белән борчымаска булгандыр? Аның каравы, очрашкач, сүзләребез никадәр күн булыр безнең, зәңгәр диңгезгә таба озын сәяхәттә туйганчы сөйләшергә вакытыбыз да бик иркен булыр.
Язлар җитүгә, мин эзләнүләремне эштә дә сынап карарга булдым, һичкемгә әйтмичә, бер скважинаны үз режимым белән эшләтә башладым. Штуцерны үземчә ачам, басым кимегәне сизелми, ә нефть гадәттәгедән күбрәк килә иде. Шатлыгым эчемә сыймый, әллә ничә тапкыр серне Борһан ага белән уртаклашырга да омтылдым, ләкин тыелып калдым: тукта, ахырынача сынап бетерим.
Әнә шулай яшерен шатлык белән канатланып йөргәндә, Надядан бик сәер хат килеп төште
«Хәйдәр! Мин хәзер тулысынча ышандым, син аның белән («аның» сүзенең астына сызылган) чынлап та бәхетле булырсың. Ә безнең юллар бергә кушыла алмады. Үзен сизәсең микән, элекке Хәйдәр түгел инде син хәзер. Үстең син. ә киләчәгең тагы да зуррак. Шул зур киләчәгендә мин сиңа юлдаш була алмыйм. Чөнки юлларыбыз, омтылышларыбыз икебезнеке ике төрле. Хуш. булдыра алсаң, мине ямьсез итеп искә алма. Сина бәхет, бары тик бәхет кенә теләп калучы Надя».
Нәрсә бу? «Син аның белән бәхетле булырсың...» Ни дигән сүзләр бу?
Күз алдымда хәрефләр сикерешә, хат юллары бер ерагая, тагын якыная, ул арада зыр-зыр әйләнә башлый иде.
Нәрсә соң бу? Чынлап та Надя язганмы моны?
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН | АГЫМСУ Ц
Конверттан мул булып ислемай исе анкый иде. Монысы тагын нигә? Надя хатларын ислемайга манчу түгел, гомумән, андый нәрсәләрне бик тыйнак куллана иде ич...
Шул күңел болгаткыч ислемай исен борыныма бәрдермәскә тырышып, хатны кулымда әйләндерә-әйләндерә басып торуым хәтердә дә, аннары, бик ашыгып, каядыр барганым хәтердә. Битемә тып-тып итеп нәрсәдер бәрелә иде — кармы, яңгырмы, әллә агач ботаклары иде микән?
Иртәгесен колак төбемдә үк әтәч кычкырган тавышка уянып киттем. Кайчан менгәнмендер, үзебезнең печәнлектә ятам икән.
«Китәргә, менә хәзер үк Мәскәүгә китәргә дә барысын да аңлашырга. Аңлашырбыз бит, Надя?..» *
Башымда, уянуга, әнә шундый уй чагылды. Шушы уй белән эшкә килдем Шушы уй белән промысел мөдире кабинетына килеп кердем.
— Ну, Рәфиков, Борһан ага югында да сынатмабыз дип уйлыйм мин, — диде Николай Иванович. Үзе елмая иде бугай, күз алдымда эре таза тешләр җемелдәде.
— Борһан ага кая китте соң?
— Ничек кая? Кичә сессиягә озаттык бит.
Исемә төште. Борһан ага барыбыз белән дә берәм-берәм исәнләшеп йөргән иде шул.„
«Китәргә, хәзер үк Мәскәүгә китәргә...»
Сон, китәргә булгач, нигә тораташ күк басып торасың соң әле монда? Николай Иванович янына да нәкъ шул китү турында сөйләшергә кердең түгелме?
Икенче бер мизгелдә мин каядыр атлый идем.
«Китәргә, хәзер үк Мәскәүгә китәргә...»
Ләкин «хәзер үк» әллә кая китеп өлгермәгәнмен икән, тәҗрибә скважинам янына җиткәч, аңыма килгәндәй булдым. Манометрга күз салгач, бөтенләй дә айнып киттем.
Манометр скважинада басымның бик нык кимегәнлеген күрсәтә иде. Коточкыч хәл иде бу. Скважинада басым кими, димәк, тиздән аның бөтенләй дә фонтанлаудан туктавы ихтимал иде.
О, дөнья! Моңарчы да рәхимсезлегеңнән авыз иттермәдең түгел, иттердең. Ләкин берсе дә бу кадәр үк булмаган икән әле...
Тәҗрибә, имеш. Фонтаннарны саклау әмәлен табам, имеш. Әй, булдыксыз адәм!.. Юк, булдыксыз гына да түгел, җинаятьче син! Җинаятьче Скважина кадәр скважина сүндерәсең. Аңлыйсыңмы моның халык байлыгына күпме зыян китергәнен? Төшенәсеңме шуны аз гына?..
«Китәргә, хәзер үк китәргә...»
Ә-ә-ә, инде менә эшләгән җинаятеңнән качып котылырга телисеңме? Җинаятьче намусың белән мәхәббәттә нинди аңлашу өмет итәсең тагын? Ахмак!..
Мин конторага таба йөгердем.
Барысын да Николай Ивановичка сөйләп бирергә. Сүнеп барган скважина турында да, ахмак тәҗрибәм турында да... Хөкем итсен. Кирәк икән, хәзер үк милициягә озатсыннар үземне. Инде барыбер. Озата бирсеннәр...
Күпмедер йөгергәч, тукталып калдым. Бәлки, моны бүген үк әйтмәскә, Борһан ага кайтканны көтәргәдер? Карт оста, бәлки, скважинаны сүндермичә саклап калырга ниндидер әмәлен табар?
О, куркак җан! Инде үз җинаятеңнән качып котылырга төрле сәбәпләр дә эзли башладыңмы? Куркаклыкның иң беренче билгесе нәкъ шул инде — качу әмәлләре эзләү...
Мин тагын йөгердем, тагын туктап калдым. Шулай да барып җиттем.
Николай Иванович конторада юк иде.
Икенче көнем дә шулай анкылы-тиңкеле үтеп китте. Шунысы гына хәтердә, сәгатьләр буе авыру скважинам янында басып торам, берәрсе килеп чыкса, «Борһан ага кайчан кайтыр икән?» дип сорый идем
Өченче көнне иртүк Әлмәткә киттем. Исәбем — Владимир Петровичны күрергә, барысын да аңа сөйләп бирергә, аннан киңәш сорарга иде.
Ләкин мине ул өйдә бикле ишек каршылады. Владимир Петрович белән Вера Ивановна Мәскәүгә Надяның т\ена китеп барганнар.
Кем әйтте миңа бу хәбәрне? Кайда? Хәтерләмим.
17
Ничек болай килеп чыкты сон әле бу? Мина канатлар биргән, мине гел алга өндәгән, беләгемә һәм йөрәгемә күпме көч өстәгән мәхәббәтем.. Нигә болай кинәт чәлпәрәмә килде?
0, дөнья! Син Ромео — Джульетта, Ләйлә — Мәмнүн. Галиябану — Хәлил мәхәббәтләрен беләсең. Ниһаять, кара фашизм кан дәрьялары белән агызып киткән мәхәббәтләрне беләсең.. Монда сәбәпләр ачык. Алар турында ишеткәндә, укыганда, аларны сәхнә-экраннарда караганда йөрәкләр ник тетрәнгәнен белеп тетри
Ә безнең соң?.. Андый кара көннәр күптән артта калган якты бер көндә... Нигә җимерелде минем мәхәббәтем’
Нинди кара көчләр аерды? Бездә, безнең көннәрдә андый кара көчләр һаман да бармыни соң әле ул? Булса, ниндирәк кыяфәттә ул каһәр уты көйдерәсе нәмәрсә?
Көнчелекме, ышанмаумы? Эш-уку белән вакытлыча аерылган юллармы?
0, тау-ташлар актарырлык, хәтта үлемне дә җиңәрлек бик олы көчкә ия булган мәхәббәт каршында бу сәбәпләр артык кечкенә түгелме соң?
Көч ул хәрәкәт итсә генә көч. Алайса, сүнеп барган скважинам каршында нигә болай хәрәкәтсез басып торам соң әле мин? һәм физик, һәм рухи көчле кеше булырга омтыла идем ич. Нигә шушы кадәр дә көчсез адәмгә әверелеп калдым сон әле мин?
...Ул көннәрдә дә башыма нәкъ шушындый уйлар килгәндерме, ачык кына хәтерләмим. Әмма шунысы бик истә: гел Борһан аганы көтә идем. Карт оста, кайтуга, скважинаны да сүнүдән коткарыр, хәтта йөрәк җәрәхәтемә дә ниндидер дәвасын табар кебек иде. Бәлки, җинаятем өчен иң каты җәзага тартыр? Анысына да риза идем
Кайтты Борһан ага
Күрешүгә, шунда ук үземнең ахмак тәҗрибәм турында сөйли башладым Борһан ага елмаеп кына кулын селтәп куйды
— Сон... Иҗат эше шулай маңгайны да күптерә инде ул. Кеше егылудан курыкса, оча да алмас иде.
— Нишли алмас иде?
— Нефтьне бөтенләй дә таба алмас иде. Ярар, бу турыда бергәләп уйлашырбыз. Син мина, ни әүвәл, шуны әйт әле — өй туен кайчан ясыйбыз?
— Ни иди туй?
— Өй туе. Хан сарае кебек өй салып куй да, туен да үткәрмә, имеш. Тарих гафу итмәс моны.
Бик гаҗәп иде бу. Скважина кадәр скважинаны сүндерү хәленә җиткерүем өчен иң каты җәза көткәндә, кинәт... өй туе!
Шушы ук сүзләрне мина ул көнне тагын әллә ничә егет кабатлады. Күптән түгел Әбүзәр белән Сәхәп тә армиядән кайтканнар иде. Ислам
РАФАИЛ ТОХФЭТУЛЛИН g АГЫМСУ |
гәрәй белән өчәүләп килеп, алар да кыстады. «Очрашуыбыз хөрмәтенә бер типтереп алырга менә дигән сәбәп ич бу. Әйдә, кордаш!..»
Өйгә кайтсам, анда инде ду китереп әзерләнеп тә йөриләр иде. Күрше хатыннары да кергән. Пешеренәләр, чыжлаталар, дөбердәтәләр...
Шулай итеп, менә, мин өй туенда утырам.
Ах, язмыш! Миннән шушы кадәр дә ачы итеп көлүен микәнни бу? Анда. Мәскәүдә, хәзер Надя үзенең никах туенда утыра торгандыр, ә мин... өн туенда утырам.
— Бәхетле нигез булсын! Шатлык, тигезлек, муллык нигезе булсын!
Ике сүзнең берендә шушы изге теләкләрне кабатлыйлар. Өстәлләрдә, ихтимал, күгәрчен сөте генә юктыр. Эчемлекләрдән ниндиен жаның тели... Бүләкләргә нинди генә җиһазлар китермәгәннәр!.. Җыр, гармонь, хәтта курай белән балалайка да яңгырый.
— Бәхетле нигез булсын! Шатлык белән муллык ташып торсын бу нигездә!
Бәхет, шатлык, муллык... Ихтимал, Надяга да бу минутларда нәкъ шушы ук теләкләрне телиләрдер
Миңа да телиләр Чын күңелдән телиләр. Бу өй туен да нәкъ шул изге теләк белән оештырдылар. Сизәм, аңлыйм. Жанымны айкаган күңелсез уйларымны басарга телиләр дуслар.
Никадәр изге ният. Ләкин... Бәхетемә мәтәм җыры булып яңгырый түгелме соң бу?
Ничек болай килеп чыкты соң әле?
Нигә Надядан хат алгач та, шунда ук Мәскәүгә китеп бармадым? Бәлки, аңлаша да алган булыр идек ич Нәрсә тоткарлады мине? Хезмәт вазифаммы? Уңышсыз тәжрибәм өчен жәзадан куркумы5 Әдәп кагыйдәләреме? Әллә ирлек горурлыгымы?
Ах, никадәр көчсезлек!
Ә матур теләкләр яуганнан ява...
Дусларым! Җаныма кече яшьтән үк рухи көч өстәп, эзләгән үз сукмагымны табарга ярдәм итешеп мине үстергән дусларым! Инде менә шул изге ният белән, үзегез дә сизмәстән, бәхетемә матәм жыры жыр- лыйсыз түгелме соң?
Мин урынымнан сикереп тордым.
— Матур теләкләрегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, дуслар. Инде шуларга өстәп, миңа тагын бер изге теләк теләгез. Юлларың уң булсын диегез! Мин... мин шушы нигезгә үз бәхетемне алып кайтырга китәм. Хәерле юл теләгез миңа!..
Мин урындык артларыннан кысыла-кысыла ишеккә таба атладым. Болай кысылып атлау кинәт ярсытып җибәрде дә бер өстәлне дөбер- шатыр читкәрәк эттем. Эттем генә түгел, аударып ук җибәрдем. Кемнәрдер егылды, кемнәрдер кулымнан тотты, нәрсәләрдер кычкырдылар... Мин ишек алдына йөгереп чыктым да, мотоциклымны кабызырга тотындым. Шул чак әллә ничә егет өстемә килеп асылынды. Юмалыйлар. нәрсәдер аңлатырга телиләр иде. Ярсыган арслан көче белән барысын да як-якка чөеп ыргыттым да тагын мотоциклыма ябыштым. Егетләр тагын өстемә асылынды, мин аларны тагын чөйдем... Шунда әнинен ачыргаланып кычкырганы ишетелде:
. — Оланнар! Тотмагыз улымны! Тотмагыз...
Мин мотоциклыма атланып китеп бардым.
Әйе, тотарга кирәкми мине. Мәхәббәткә бернинди тоткарлык та киртә булмаска тиеш. Тоткарламагыз... Җитәр! Аннан башка да ничәмә көннәр тоткарландым. Инде юк! Тиздән Бөгелмә, аннары самолет белән Мәскәүгә. Надямны кияве куеныннан йолкып булса да алып кайтырмын. Мәхәббәткә бер нәрсә дә киртә була алмый! Юк, киртә була алмый...
Артымнан тагын икеме, өчме мотоцикл килә иде. Әллә дуслар мине куа чыктылар микән?
Юк, барыбер тоткарлый алмассыз хәзер мине. Юк!
Мин тизлекне арттырганнан арттырдым. Тиздән Бөгелмә, аннары Мәскәу, аннары Надя...
Тоткарлый алмассыз. Тизрәк, тизрәк...
һәм кинәт...
Нәрсәдер шартлады, нәрсәдер сынды... Мин кап-карангы упкынга тәгәрәдем.
18
Шулай итеп, уналты елдан соң мин тагын мәтәлдем...
...Әле уяулы-саташулы ятканда ук бик йомшак бер кулның маңгаем нан сыйпаганын тоя идем. Шушы ук кул башымны күтәрә төшеп, мина су эчертә, мендәремне кабарта, аннары тагын чәчләремнән назлап сыйпый башлый иде. Шушы кул сыйпаса, авыртуларым басылып китә, тәнемдә, үземә сизелеп, көчем арта бара иде.
Кем кулы икән соң бу шушы кадәр дә йомшак, шушы кадәр дә шифалы? Әллә инде... Надя кайтты микән?
Ләкин ул Надя кулы булып чыкмады. Бу — Айсылу кулы иде.
— Ничек син монда, Айсылу?
— Менә... Кайткан идем. Практика вакыты безнең, Хәйдәр.
Айсылуның шул шифалы куллары сәгатьләр буе массаж ясап, минем сынган аякларыма жан кертте, шушы куллар култыгымнан кочаклап, мине яңадан тәпи йөрергә өйрәтте.
Бер кичне Айсылу килгәндә, палатада мин ялгыз гына идем. Бүтән авырулар, инде тазарып килүчеләр, кайсы кая чыгып киткәннәр иде.
Айсылу, күзләрен соңгы шәфәкъ нурлары уйнаган тәрәзәгә текәп, сүзсез генә янымда утырып торды. Менә ул минем одеал өстендәге кулымны сак кына сыйпап куйды.
— Никадәр көч бу кулларда. Хәйдәр
— Көч бар иде кебек тә... Хәзер инде..
— Бу куллар күрсәтер әле көчен. Җиңелүне белә торган куллар түгел бу.
. — Җиңелде бугай шул инде..
. Айсылу кулын минем кул аркасына куйган килеш, беразга тагын сүзсез генә утырды.
— Тиздән мин техникум бетерәм. Яраткан һөнәремә нрешәм. Беләсеңме. Хәйдәр, мин моның өчен сина бурычлы.
— Сәер бурыч.
— Бәлки, сәердер дә... Сонгы елларда мин гел синең кебек үк көчле кеше булырга омтылып яшәдем. Синең көчеңә соклана идем дә. шулай ук көчле буласым бик килә иде. Физик көчне генә әйтмим, рухи яктан да...
Ул көнне мин бу сүзләргә әллә ни игътибар итмәгән идем. Сокрак төшендем мин ул сүзләрнең мәгънәсенә.
Мин таякка таянып больница бакчасына чыгып йөри ала башлагач, Айсылу яңадан укуына китеп барды
Яз, яшьлек, дусларым кайгыртуы һәм Айсылуның кул жылысы... Болар мине тиздән тәмам аякка бастырды.
Тәнем савыкты, ә жаным...
Никадәр куарга тырышсам да. Надя минем уйларыма һаман килә дә керә. Кемнәндер аның кияве дә музыкант икәнлеген ишеткән идем. Шуңамы. Надя минем куз алдыма нәкъ теге кинолардагыча килә Надя пианинода уйный, ире, янына баскан да, алдагы нота битләрен ачып
РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛНН ■ АГЫМСУ ■
тора.. Колак төбемдә музыка да яңгырый кебек. Ашкынулы һәм моңсу, өндәүле һәм кисәтүле музыка... Ул арада миңа Надя сораулы күзләре белән карап куя: «Барып җитә микән бу сиңа? Аңлыйсың микән?»
Аңлыйсың микән?.. Ә менә музыкант иреңә син андый сорау белән карамыйсыңдыр. «Безнең юллар кушыла алмады» дип, шуны уйлап әйтүең микәнни?
Ә бит һәркемнең күңелендә үз музыкасы бар. Кеше үзенең хезмәтен, туган жирен, сөеклесен никадәр ныграк яратса, аның күнел музыкасы да шул кадәр көчлерәк, минемчә, менә моны, Надя, син үзең дә аңлыйсын микән? Ах, бу турыда без нигә, нигә элегрәк сөйләшмәдек икән соң?
Гомумән, бик күп, бик күп нәрсәләр турында сөйләшергә өлгерә алмын калдык без синең белән, Надя. Мин гел сиңа тиң булырга омтылып яшәдем. Сиңа тиң булгач, зәңгәр диңгездә зәңгәр җилкәнле көймәдә аңлашырга тиеш идек без барысы турында да.
Зәңгәр җилкәнле диңгезгә кадәр барып җитә алмадык...
Ә Айсылу әйтә: «Соңгы елларда мин гел синең кебек үк көчле кеше булырга омтылып яшәдем», — ди. Бик кызык килеп чыга ич әле бу. Мин Надяга тиң булырга омтылган кебек, Айсылу да... Бик кызык бу.
һәм без көчле кешеләр икәнлегебезне расларбыз әле, Айсылу!
О, әгәр үз эшенә чын гашыйк, үз эшенең остасы Борһан ага күңелен музыкага салсаң, никадәр көчле симфония булыр иде бу. Ә без, Айсылу, синең белән — Борһан аганың шәкертләре һәм варислары —ул музыканы тагын да көчлерәк яңгыратырбыз әле. Яңгыратырбыз! Надя да ишетерлек итеп яңгыратырбыз.
...Җаным да савыгып килә иде бугай инде..
19
Вокзал. Кабаланып каядыр йөгерүче, сабыр гына көтеп утыручы юлчылар Кемнәрдер китә, кемнәрнедер каршылыйлар, кемнәрнедер озаталар, һәркемнең тормышында менә-менә нидер булырга тора. Су- зып-сузып кычкыртучы паровозлар шул турыда хәбәр салалар.
Мин дә көтәм, мин дә каршылыйм.
Айсылу, хәлемне сорашып, миңа гел хат язып торды. Соңгы хатында имтиханнарны уңышлы тапшыруын, инде кайтырга билет та алып куюын язган иде. Шул хат китерде мине бирегә.
Радио хәбәр итте: Мәскәү — Чиләбе поезды килгән.
Сикереп тордым да перронга таба йөгердем. Ишеккә җиткәч, тукталып калдым. Кая ашыгам, бу бит әле мин каршылыйсы поезд түгел. Миңа Мәскәү ягыннан түгел, киресенчә, Чиләбе ягыннан килүче поезд кирәк. Айсылу кайтып җитәргә тагын сәгатькә якын вакыт бар әле.
Шулай да перронга чыктым.
йөгерешәләр, үбешәләр, шаулашалар.
Әнә бер хәрби кеше вагонның биек баскычыннан бер кызны күтәреп төшерде. Кыз, аяклары җиргә тиюгә, жинелчә генә сикереп куйды да бер генә мизгел егетнең күкрәгенә сыенып алды, аннары икесе берьюлы җирдәге чемоданга үрелделәр, үзләре бер-берсенә карашып көлештеләр.
Бире таба киләләр. Аякларым үзеннән-үзе каршыларына таба атлады.
— Мирзаһит! Син ич бу?!
— Хәйдәр!
Кочаклаштык. Каерылышып бер-беребезгә карап алдык та тагын кочаклаштык,
— Карале бу баһадирны! Хәйдәр, нишләвең бу? Кайдан жыйдың бу кадәр тазалыкны'-'
— Үзең сон! Офицер киеме ничек килешә сиңа.
Мирзаһит нигәдер русчага күчте:
— Ах, мы забыли Прошу признать, моя половина — Марите. Или, по-нашему, Мәрьям.
Мин алсу бармак очларын тстып куйдым.
— Поздравляю.
һәм күтәрелеп карадым. Күтәрелеп карарга, коточкыч кызаруымны сиздем.
Шул кадәр дә ошаса ошар икән! Минем алда, ул — Надя елмаеп басып тора иде.
Хәер, юк. ошашлык бөтенләй үк түгел... Надяның чәчләре коңгыртрак иде. Буйга да чак кына озынрактыр. Әмма елмаюлары, күз карашлары... Ошаса да ошар икән!..
— Сине нинди жилләр ташлады соң әле монда. Хәйдәр? Кайтуыңмы, китүенме дигәндәй’
— Менә бит... Каршыларга килдем.
— Оһо! Нинди фәрештәләр хәбәр итеп өлгерде әле безнең кайтуны? Марите, смотри, ему феи на крылышках молву о нас принесли...
— Бывает такие предчувствия.
— Эй. юк. Мин. ни Берәүне каршыларга килгән идем
— Бик әйбәт. Бергәләп каршыларбыз да, бергәләп Агымсуга кайтырбыз.
— Юк, юк, Мирзаһит. Сез кайта торыгыз. Минем әле тагын бер сәгать көтәсе.
Мирзаһит Маритега карап елмайды.
— Он кого-то ждет. Давай не будем смущать молодого человека в свидании. Зато там мы их встретим как следует!
Автобус кузгалып киткәндә, тәрәзәдән Маритеның елмаюлы йөзе күренеп калды.
Мин әрле-бирле йөренергә тотындым
Шушы кадәр дә ошаса ошар икән. Надя елмаюлары. Надя күз карашы...
Автобус киткән якка таба атладым. Кире борылдым.
Такси машинасы алдым да аэропортка китеп бардым. Касса янына килеп бастым.
— Миңа Мәскәүтә китәргә кирәк. Хәзер үк китәргә.
Нигә алдым сон әле мин бу билетны’ Чыннан да Мәскәүгә очмакчы буламмы? /Күләр! Иртәгә иртүк эшкә барасың бар. Айсылуны каршылыйсың бар. Мирзаһит көтә. Марите белән бергә... Нишләвең бу?
Нишләвем булсын? Бәхетемә омтылам.
Бәхетенә омтыласынмы, әллә бәхетеңнән качасыңмы? Нишлисең’
Радиодан Мәскәү самолетына утырту башлануын хәбәр иттеләр
Билетымны учымда йомарлап, мин дә чемоданлы кешеләр артыннан иярдем...