Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сине шуңа яратам
Гөнаһсыз га кәефең кырсам. Кирәксез сүз ычкындырсам, Кичерә беләсен син.
Урынсызга шапырынсам, һәр мактауга авыз ерсам, «Пешерә» беләсең син.
Эчеңдә янса да утлар.
Килеп керсә минем дуслар Елмая беләсең син.
Сагыш басса иңнәреңне. Көйләп моңлы көйләреңне Моңая беләсең син.
Күреп эштә уңганнарны, Бар яктан да булганнарны — Көнләшә беләсең син. Хакыйкатькә туры карап. Гаделлекне генә яклап, Сөйләшә беләсең син.
Кое казучы карт сүзләре
Бервакытны ишек алдыбызга Кое казытырга исәпләп. Алып килдем кое казучыны, Сукыр Галләм картны җитәкләп. Галләм бабай бер дә ашыкмыйча Тәмәкесен төреп көйрәтте.
Ишек алдын кат-кат йөреп чыкты. Барлап куйды ломны, көрәкне. Туктый-туктый ике-өч адым саен Җиргә ятып нидер тыңлады, Аннан әйтте: «Улым, монда сезнең Су чыгардай урын булмады. Казысаң да барыбер бушка булыр. Бу урында рәтле чишмә юк һәр казыган җирдән су да чыкмый, Менә шуны, улым, истә тот». -..Әгәр кайчак бер дә төпле фикер Әйтеп булмый икән язып та, Уйлыймын мин: чишмәсе юк, ахры, Файда чыкмас димен казып та.
Бусагалар, бусагалар, Сезнең аша кемнәр үтми, Сезнең такыр битегезне Нинди генә табан үпми!
һәрнәрсәгә битараф сез, Кем килсә дә үткәрәсез. Нинди авыр аякны да Сыкранмыйча күтәрәсез.
Бусагалар
Белсәгез сез, нинди хәбәр Китергәнне минем монда. Сынып төшәр идегез бит Сезгә аяк баскачтын да.
Аякларны монда кадәр Көчкә-көчкә килдем сөйрәп: Якын кешем торган йортка Килдем авыр кайгы төяп.
Кызыгып калам
Кызыкмыйм мин һаваларда
Очып йөргән бөркетләргә;
Бөркетләрдән биегрәк Менгәнем бар бит күкләргә.
Кызыктырмый күкрәк киереп Дулкын ярган пароход та; Телим икән —утыра алам Аңарга мин һәрбер портта.
Кызыктырмый машиналар. Барысында да йөри алам: Җиргә дөп-дөп басып үткән Кешеләргә кызыгып калам...
Әллә кунел, әллә еллар
Басуларда иген күкрәп уңса да. Талларыма сандугачлар кунса да, Өйләр саен ак күмәчләр пешсә дә. Ракеталар айга барып төшсә дә, Ачсалар да яңа нефть катлавын. Күрсәм дә мин бер чибәрнең атлавын. Җылы яктан кошлар урап кайтса да. Бер якыным үз бәхетен тапса да. Шатланамын, омтыламын яшәргә, Әллә күңел, әллә еллар яшәрә.
Кинәт чибәрләндең, сеңел. Абау, күзем тимәсен. Күлмәкнең дә килешлесен. Бик матурын киясең.
Үзгәрде көлешләрең. Үзгәрде йөрешләрең.
Үзгәреш
Һәр кешене сокландыра Буй-сынын, килешләрең, йөзләрендә гел елмаю, Хисләрең таша бугай. Көзгеләргә еш карынсың Яз якынлаша бугай.