Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Онытмадым
Поэма-монолог,
Мәктәп залы.
Түрдә — стенд тора.
Ә стендтан карый рәсемнәр.
Алар арасында синен дә
Мина бүләк иткән рәсемең бар.
Яшьлегемнең бөреләнеп килгән чагы
Искә төшкән саен.
Шунда киләм мин.
Юксыну һәм сагыну тойгысына Түзә алмый башым иям мин.
Шушы рәсем аша,
шул стендтан,
Син карыйсың көлеп.
«Ник картайдың?..
Ә мин һаман да яшь...» — Диясендер кебек.
«Син бит минем өчен
җир йөзендә
Ин кадерле кеше...
Бүген мин китәм... Сугышка...
Көт син мине, яме!..»
Дигән сүзләреңне ишетәм...
һәм мин көтәм.
Әле һаман көтәм!
Сиңа биргән изге вәгъдәмне, Хисләремне, шулай беркетәм.
Кайтмасыңны,
Каберең өстендәге туфракны инде күптән
Гөлләр күмгәнлекне,
Үз күзләрем белән күреп ышансам да. Мин һаман көтәм'
Гомеремнең көзе җитеп килгәндә дә, Күңелемдә сине йөрткән өчен, Мин үземне яшь дип хис итәм. Мин ялгызым... Гаиләм дә юк минем, Корган оям да...
Мин үземне
ялгыз итеп сизмим шулай да!
«Күрмисенме әллә,
Кемнәр генә баш имиләр синең алда!
Юкны көтәсең!
Гомер ике килми!...
Чәчәк кебек елларыңны әрәм итәсең»,— Дигән шелтә сүзләрен мин Бик еш ңшетәм.
Әнә шундый сүзне сөйләүчеләр янында мин, һәм тик шул чагында Үземне бик ялгыз хис итәм.
Синең каберең өстендә «Мәңгелек» ут яна.
Искә алып һәрбер килгән кеше Гөлләр куя аңа.
һәм һәр елны.
Синең туган көнең җиткән саен,
Монда,
Минем белән бергә Әниең килә!
Миңа карап:
«Кызым!» — диеп кенә Әйтә дә ул, Чал башын ия.
Өзгәләнеп әйткән шушы сүздән.
Барысын аңлыйм мин.
Ләкин бу вакытта аны юатырдай
Сүзләр генә таба алмыйм мин.
Үзебез укыган класс бүлмәсенә Мин һәр көн керәм;
Анда мин тарих буенча Дәресләр бирәм.
Сөйлим мин илебез үткән Зур көрәш юлын.
Искә алам
Ватан тарихына Алтын юллар язып киткән һәрбер батыр кызын һәм улын.
Андый чакта,
Үзем дә сизмәстән, Мин борылам Син утырган парта ягына. Шул вакытта миндә
Ялкын кабына!
Синең төсле уйчан,
җитди карап, Бер яшүсмер утыра каршымда. Хисләр тулы утлы сүзләремне Мин аңарга сөйлим барысын да. «...Онытмадык.
Берсен дә онытмадык.
Алар онытылырдай түгелләр;
Ил күгендә алтын йолдыз булып, Ялкынланып янар гомерләр...» һәм мин күрәм:
Аның йөзләрендә утлар кабына! Әйсерсең лә, ерак йолдыз уты Күзләрендә чагыла.
Шул чагында, күңелем яшәрүдән, Тоташ ялкын булып янам мин.
Шул чагында авыр хезмәтемнең Нәтиҗәсен күрә алам мин. Шул чагында Мин үземнең
Көчем артканлыгын хис итәм!
Шул чагында гүя мин синең дә:
«Рәхмәт!»—дигәнеңне ишетәм.