Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕРЛЕ ЙОМГАК ЭЗЕННӘН


яңа материаллар хакында)'
елның 15 февралендә, Муса Җәлилнең тууына 62 ел тулган кене, Гер- I ЛПЦ мания
Демократик Республикасының башкаласы Берлинда чит ил һәм совет журналистлары ечен матбугат
конференциясе уздырыла. Кыскача кереш сүз сейләп, конференцияне герман-соает дуслыгы
җәмгыяте председателе Курт Тимме ача. Аннан соң трибунага җәмгыятьнең идарә әгъзасы, танылган
публицист һәм тәрҗемәче Леон Небенцаль күтәрелә. Ул журналистларны Берлинда табылган гаять
әһәмиятле яңа документлар белән таныштыра. Алар — җәлилчеләр турында.
Л. Небенцаль Җәлилнең Моабит шигырьләре белән беренче тапкыр 1955 елда «Советлар Союзы
матбугаты» исемле журналның редакторы булып эшлегендә таныша. Җәлил шигырьләрен беренче
укуда ук ярата ул. Ул шигырьләр, ничектер, бик үз, якын тоелалар аңа. Небенцальне, барыннан да
бигрәк, фашистлар зинданында күп җәфа чиккән бер шагыйрьнең немец халкына карата дустанә
мәнәсәбәттә булуы гаҗәпләндерә. Европа күген фашизмның кара шәүләсе каплап алган бер чорда
шагыйрь мәгърифәт, херлек һәм тигезлек Германиясе, Маркс һәм Гейне Германиясе турында
хыяллана.
«Советская литература» журналында Юрий Корольковның махсус мәкаләсе чыккач, Небенцаль
Муса Җәлил язмышы белән тагын да якыннанрак таныша. Мәкаләдә Җәлилнең соңгы кеннәре хакында
бик аз нәрсә билгеле булуы, аның шигырьләр дәфтәрен коткарып калган Бельгия патриоты Андре
Тиммермансның һаман әле табылмавы турында да әйтелгән була. Бу — Небенцальне дә
кызыксындыра. Әнә шулай, җелил* челәрнең тиңдәшсез керәшен ейрәнүчеләр сафына тагын бер
кеше естәлә.
Л. Небенцаль Брюссель шәһәрендә фашизмга каршы керештә катнашкан сугышчыларның махсус
оешмасы булуын, анда немец тоткынлыгына зләккен кешеләрнең исемлеге саклануын белә. Әлеге
оешма ярдәме белән, ул А. Тиммермансның адресын ззлеп таба һәм, Муса турында сорашып, аңа хат
яза. Андре Тиммерманс нәкъ менә эзлеген кеше —Муса белән бер камерада утырган, аның шигырьләр
дәфтәрен саклап калган тоткын булып чыга.
Бу хакта Небенцаль Берлиндагы Совет илчесе вәкилләренә сейли һәм Ю. Король- ковкә хат яза.
Корольков, билгеле, бик шатлана. Шул ук вакытта ышанып та җитми. Ай-Һай, ул кеше микән, ди,
ялгышмыйсызмы икән! ди. Алар шулай үзара хат язышкан арада, Тиммерманены икенче талкыр эзлеп
табалар. Бу юлы инде, Бельгия шагыйре Роже Бодар ярдәме белен, күренекле совет язучысы
Константин Симонов
(Берлинда табылган
Дрезден төрмасе. 1945 ел. И. Зэбиров фоторепродукциясе.
эзләп таба. 1956 елның көзендә ул Бельгиядә уздырылган Халыкара поэзия фестивалендә
катнаша һәм шунда Андре Тиммерманс белән очраша '. Бүген бельгияле дустыбыз Андре
Тиммерманс исеме безнең илдәге һәр мәктәп баласына таныш. Ул сөйләгән истәлекләргә
нигезләнеп, Җәлил турында поэмалар, пьесалар, киносценарийлар, хәтта бөтен бер роман
язылды. Шагыйрь тормышына багышланган бер генә хезмәттә дә аның истәлекләрен читләтеп
үтеп булмый.
Бераз соңрак, безнең галимнәрнең үтенече буенча, Леон Небенцаль элекке фашист
төрмәләренең архивларын өйрәнә башлый. Моабит төрмәсенә сугыш бетәр алдыннан гына бомба
эләккән. Нәтиҗәдә төрмә архивында саклана торган документларның бер өлеше янып юкка
чыккан. Исән калганын Көнбатыш Берлиндагы Плетцен- зеө төрмәсенә тапшырганнар икән.
Небенцаль, җәлилчеләр турындагы материалларны сорап, төрмә идарәсенә үтенеч яза. Әмма
көткән җавап килми. «Сез сораган кешеләрнең ябылуда булулары хакында берни дә табылмады...
Җәзага тартылган кешеләр исемлегендә Җәлил яисә Җәлилов шулай ук күренми», диләр аңа.
Күлмедер вакыттан соң Небенцаль төрмә идарәсенә кабат мөрәҗәгать итә. Муса төрмә доку-
ментларына «Гумеров» яки «һаумерофф» дигән фамилия белән теркәлмәде микән, дип сорый.
Тагын шундый ук җавап килә.
А. Тиммерманс җәлилчеләрне судка Дрезден шәһәренә алып киттеләр, ди. Моны белүгә,
Небенцаль Дрезден шәһәренең хөкүмәт прокурорына хат җибәрә. Прокурорның җавап хатыннан
шул нәрсәләр ачыклана: политик тоткыннар турындагы документлар Пилльнитцер-штрассе
урамында, империянең Верховный суды урнашкан бинада саклана торган булган. 1945 елда, 12
февральдән 13 февральгә каршы төндә, америка летчиклары ташлаган бомбаларның берсе әлеге
бинага эләгә, йорт бөтенләй җимерелә, архив юкка чыга.
«Политик җинаятьчеләр» өстеннән чыгарылган гаепләү актларының бер өлеше Мюнхнер
мәйданында, Дрезден шәһәр суды урнашкан бинада да саклана торган була. Бу бина исән кала.
Әмма совет гаскәрләре якынлаша башлагач, гестапочылар бөтен документларны, ишек алдына
алып чыгып, яндыралар. Дрездендагы башка төрмә архивлары да шундый ук язмышка очрый.
Җәлил утырган яки күпмедер аакыт утырган булырга тиеш дип уйланылган башка төрмә
архивларында эзләнү дә кеткем
* «Литературная газөта»ның 1956 елгы 13 октябрь санын карагыз.
нәтиҗәне бирми. Германия Демократик Республикасының юстиция министрлыгында, меселән,
гитлерчылар кулыннан һалак булган корбаннар исемлеге бар. Небенцаль үтенече буенча, меңнәрчә
битлек шул исемлекне тагын бер тапкыр барлап-тикшереп чыгалар. Җәлил үзе дә, иптәшләре дә
очрамый.
Небенцаль эзләнүләрне терле юнәлештә алып бара, һәм ул сайлаган юлларның берсе шактый
нәтиҗәле булып чыга. Хәзер шул турыда берничә сүз.
Сугыш бетеп күп тә үтми, Берлинда Плетцензее төрмәсенең элекке рухание Гарольд Пельхауның
«Соңгы сәгатьләрдә» исемле истәлекләр китабы басылып чыга. Китапта фашизмга каршы актив
көрәш алып барган күренекле патриотларның соңгы сәгатьләрдәге тормышы сурәтләнгән. Небенцаль
әлеге кешегә хат язып карарга була. Кызганычка каршы, җәлилчеләр турында Пельхау үзе берни
дә белми икән. Небен- цальиең хатын ул башка руханиларга җибәрә. Озакламый Шпандау
төрмәсенең элекке рухание Георгий Юрыткодан хәбәр килә. Ул Муса Җәлилне дә, аның
иптәшләрен дә яхшы хәтерли икән. Юрытко ярдәме белән шагыйрьнең соңгы көннәрен белүче
тагын бар кеше — итальян антифашисты Рениеро Ланфредини табыла. Ланфредини Муса белән
бер камерада утырган, татар патриотларының соңгы көннәрен күреп белгән бердәнбер кеше иде.
Аның «Казан утлары» журналында (3 сан) басылган истәлекләре җәлилчеләр тормышының
моңарчы без белмәгән күл кенә якларын ачыкларга ярдәм итте.
Эзләнүләр дәвам итә. Тикшеренә торгач, Небенцаль тагын бер әһәмиятле нәрсә ачыклый.
Кагыйдә буенча, җәзалап үтерелгән кешеләрне терма кайсы район территориясенә урнашкан
булса, шул районның ЗАГСында терки торган булганнар. Плетцензее төрмәсендә җәзаланган
кешеләрне, мәсәлән, Шарлоттенбург округының ЗАГС бүлегендә теркәгәннәр икән. Небенцаль
әлеге ЗАГС архивын (бәхеткә каршы, ул Көнчыгыш Берлинда) тикшерә башлый һәм, ниһаять, бу
юлы уңышка ирешә: бөтенесе бер үк кенне, бер үк сәгатьтә җәзаланган татар патриотларыннан унбер
кешенең таныклыгын таба. Үзләренең җинаять эзләрен яшерү ечен, фашистлар, гадәттә, тот-
кыннарның нилектән үлгәнен дәрес күрсәтмәгәннәр. Бу юлы хәтта алдашып та маташмаганнар.
фциштиның политик корбаннарына Дрездендагы һ»йк»л И 3/биров фоторепродукциясе.
ф СЕРЛЕ ЙОМГАК ЭЗЕННӘН
Шарлоттенбург архивында табылган ул материалларны Л. Небенцаль Казанга, Татарстан
язучылар союзына җибәрде. Түбәндә Муса Җәлилгә тутырылган таныклыкмын еүэгә-сүз
тәрҗемәсе китерелә 1 I
№ 2970 С3
Берлин Шарлоттенбург 1944 елның 26 августы
Муса Гумеров-Җәлил. язучы, мөселман, торган урыны Берлин, Шарлвттен- бург, Хафельштрассе
9. үлде 1944 елның 23 августында, 12 сәгать 18 минутта. Бер линда. Шарлоттенбург. Кёнигсдамм 7.
Мәрхүмнең туган елы 1906 елның 2 феврале. Мостафа (Оренбург).
ЗАГС таныклыгының номеры (тутырылмаган—Р. М.).
Атасы — Гумеров-Җәлил Мостафа, соңгы яшәгән урыны билгесез.
Анасы —Гумерова-Җәлил Рэхинэ (Рәхимә — Р. М). кыз чактагы фамилиясе Сэйфуллина, башка
мәгълүматлары юк.
М әрхүмнең хатыны — Гумерова-Җәлил Әминә, кыз чактагы фамилиясе Сайфуллина.
Таныклык Берлинда Мантейфельштрассе 10 яшәүче надзиратель ярдәмчесе Пауль Дюррхауэрның
телдән биргән күрсәтмәләренә таянып тутырылды.
Бу мәгълүматларны хәбәр итүче—мәгълүм кеше һәм мәрхүмнең үлемен үз күзләрем белән күрдем
дип раслады.
Кычкырып укылды, дөреслеге расланды һәм кул куелды Пауль
Дюррхаузр.
Кенәгәнең төп нөсхәсе белән дөреслеге расланды.
Берлин. Шарлоттенбург. 1944 елның 26 августы.
ЗАГС эшчесе хезмәтләрен башкаручы: Глюк.
Үлүнең сәбәбе: башы киселде.
Күрәсез, бу коточкыч документ вәхшиләргә генә хас пөхтәлек белән тутырылган. Аерым
орфография хаталарын исәпләмәгәндә, шагыйрь хакындагы бетен мәгълүматлар искиткеч дөрес
һәм төгәл теркәлгән. Нибары әнисенең кыз чактагы фамилиясе хатыны Әминә Җәлилнең кыз
чактагы фамилиясе белән буталган. Таныклыкта Җәлилнең туган көне иске стиль белән
күрсәтелгән. Леон Небенцаль сүзләре белән әйткәндә, бу — фашист хәрби юстиция аппаратының
никадәр төгәл һәм никадәр кабахәт булуы турында сөйли торган бер факт.
Муса Җәлил белән бергә җәзаланган сигез кеше безгә моңарчы да билгеле иде. Алар
түбәндәгеләр: танылган балалар язучысы Абдулла Алиш, инженер Фоат Булатов, укытучы Гайнан
Курмаш (үлү турындагы таныклыкка ул «Григорий Курмаш» дип теркәлгән), Ташкентта яшәгән
финанс хезмәткәре Гариф Шабаев, Мәскәү журналисты Әхмәт Симаев, Совет армиясе офицеры
Габдулла Баттал һәм сәүдә эшчесе Зиннәт Хәсәнов.
Яшерен группаның тугызынчы әгъзасы Фоат Сәйфелмөлековның да исем-фами- лиясе
электән таныш иде. Әмма аның хакында башка берни дә белми идек. Фашистлар тутырган
таныклыкта кайбер өстәмә мәгълүматлар бар. Таныклыктагы язмаларга караганда, ул 1916 елның
16 июлендә Ташкент шәһәрендә туган, сугыш башланыр алдыннан Сталинабад шәһәрендә яшәгән,
һөнәре буенча бухгалтер (А. Алиш үз язмасында аның Үзбәкстан сәүдә халык комиссарының
урынбасары булып эшләвен әйтә). Әтисенең исеме «Хаджарахим» дип укыла. Әнисе —
Сәйфелмөлекова Нәгыймә, кыз чактагы фамилиясе Шәфиева, Гиждуван дигән җирдә туган.
Таныклыкка караганда, Фоат Сәйфелмөлеков өйләнмәгән була.
Безнеңчә, хәзер Фоат Сәйфелмөлековның язмышын ачыклау юнәлешендә дә эзләнү эшләре
башлап җибәрергә мөмкин. Фашистлар калдырган мәгълүматлар моңа нигез бирәләр төсле Бәлки,
укучылар ярдәме белән аның туганнарын яки якыннарын табып булыр?..
1 Разбивка белән бирелгән сүзләр типографиядә басылган, калган өлешләре машинкада язылган,
имзаларны һәр кеше кулдан үзе куйган. Ике патриотның исем-фамилияләре белен без беренче
тапкыр әлеге таныклыкларда очрашабыз. Аларның берсе —
повар Әхәт Аднашев. Ул 1918 елның 12 декабренда
Петропавловск шәһәрендә туган, сугышка кадәр ниндидер
Штецнайк (?) дигән җирдә яшәгән. Әтисе — Мәхмүт Аднашев.
Әнисе — Өммекамал Аднашева, кыз чактагы фамилиясе
Билялова, икесе дә әлеге Штецнайк дигән җирдә яшәгәннәр.
Патриотларның икенчесе — гади эшче Сәлим Бухаров.
1915 елның 15 июнендә ниндидер Заргей (?) дигән җирдә (Уфа,
Россия) туган. Сугышка кадәр Уфада (Башкортстан күздә
тотыла — Р. М.) Дортса- гай (?) дигән җирдә яшәгән. Әтисе —
Гыйматов-Бу- харов (?). Әнисе —Сабира Бухарова, кыз
чактагы фамилиясе Фариза (?). Мәрхүмнең хатыны — Буха-
рова Мария, кыз чактагы фамилиясе Качи (?).
Тәртип санына караганда, Бухаров таныклыгы иң
соңыннан тутырылган булса кирәк. Фашистлар ашыкканнар,
күрәсең, язганда бик күп хата җибәргәннәр ’. Тагын
шулкадәресен истә тотарга кирәк: «Бухаров» аның чын
фамилиясе дә булмаска мемкин. Кем белә, бәлки, әтисенең
исеме язылган графада батырның дөрес, чын фамилиясенә
ишарә бардыр?
Аннан соң, нигә унбер генә таныклык табылды икән? Ланфредини дә, Юрытко да татарлар
группасында унике кеше иде, дип сөйләделәр ич... Бу да — бик мөһим һәм ачыклауны сорый
торган деталь. Кызганычка каршы, Ланфредини бу эштә ярдәм итә алмый инде. Ул вафат булды.
Юрытко исә күп нәрсәләрне оныткан. Әхмәт Сима- евның Дрезден төрмәсе стенасында калдырган
язмасын хәтергә төшерик. Ул: «Без Россиядән унбер кеше идек», дип язган. Шпандау төрмәсенең
элекке тоткыны Василий Иванович Чебон шулай ук татарлар унберәү иде, дип тәкрарлады.
Уникенче кеше, бәлки, чыннан да, Ланфредини әйткән немец сержанты булгандыр? Шулай
булырга да мөмкин...
Яшерен группаны саткан хыянәтче өстеннән алып барылган тикшерү материалларыннан
чыгып хөкем йөрткәндә, фашистлар, Гитлер рейхына каршы эшчәнлек алып баруда гаепләп, 70—
80 гә якын кешене кулга алалар. Аларның бик азы гына туган илгә кайта алды. Шулар арасыннан
Р. Хисаметдиновны, Г. Фәхретдиновны, Ф. Сол- танбековны, Ш. Гарифҗановны (Җәлил блок-
нотында— «җырчы Әмиров») һәм тагын берничә кешене күрсәтергә мөмкин. Калганнары фашист
зинданнарында һәлак булды һәм без аларның күбесенең хәтта исемнәрен дә белмибез.
Плетцензее төрмәсендә, күрәсең, яшерен группаның җитәкчеләрен генә җәзалаганнардыр. Л.
Небенцаль фике- ренчә, татар патриотларының тагын бер төркемен Цухтхауз Бранденбургта
җәзага тартканнар.
Төрмә рухание Юрытко сүзләренә таянып, Ланфредини татарлар 1944 елның 25 августында
иртәнге сәгать унда үлделәр, дигән иде. Хәзер һәр кешенең кайчан үтерелүе минутына кадәр
билгеле. Таныклыклардан күренгәнчә, җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында унике сәгать алты
минуттан унике сәгать 36 минутка кадәр, ягъни ярты сәгать вакыт эчендә җәзага тарталар, һәр өч
минут саен бер кешенең башы киселгән, дигән сүз бу. Беренче булып Җәлилнең иң якын
ярдәмчесен — Гайнан Кур- машны җәзалыйлар. Аның артыннан унике сәгать тугыз минутта Фоат
Сәйфелмелеков- ны, аннан Абдулла Алиш белән Фоат Булатовны. Муса бишенче булып җәзалана.
Мусадан соң бер-бер артлы Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт
Аднашев һәм Сәлим Бухаровларның башын кисәләр.
1 Моның икенче сәбәбе булуы да ихтимал. Таныклыкта Бухаровның профессиясе «кара эшче» дип
язылган. Бәлки, бу анык белеме җитәрлек дәрәҗәдә булмавынын нәтиҗәседер. Немец телен белмәсә,
кайбер сорауларны аңлап җитмәве дә бик ихтимал.
Гариф Шабаев хатыны белзн. И. Ззбиров фоторепродукциясе.
Җәлилчеләрнең ничек үтерелүләре хакында да моңарчы төрле караш яшәп килде. Георгий
Юрытко: «Хәтеремә ышанып бетә алмыйм, шулай да, минем уемча, татарларны аттылар бугай», ди.
Әмма шул ук Юрытко Ланфрединига татарларны астылар дип сойләгән булган. 1944 елда, августның
икенче яртысында, фашистларның гильотиналары сафтан чыккан булуын исәпкә алганда, соңгы
караш, чыннан да. акылга сыярлык күренгән иде. Ләкин 1944 елның нәкь 25 августында гильотинаны
элешчә төзәткән булырга да мемкиннәр бит әле. Күрәсең, бу мәсьәләдә рәсми документларга таяну
ышанычлырак булыр. Фашистлар тутырган таныклыкларда татарларның «башы киселде» диелгән.
Мәсьәләгә надзиратель ярдәмчесе Пауль Дюррхаузр тулы ачык лык кертә алыр иде: ул карап торган
булырга тиеш. Ләкин аны ничек табаргаГ «Комсомольская Правда» газетасының үз хәбәрчесе Г.
Гурков, «Известия» газе асы хәбәрчесе белән бергә, әлеге таныклыкларда күрсәтелгән адрес буенча
Көнбатыш Берлинда була, Пауль Дюррхауэрны эзләп карый. Ул сугыш беткәнче үк каядыр күчеп
китте, диләр күршеләре. Аларга якындагы бер икмәк кибетенә барырга кушал ар. Дюррхаузрның яңа
адресын белсәләр, шунда белерләр, янәсе. Анда хәбәрчеләрне ак алъяпкыч кигән чал чәчле бер карт
каршылый. Кунакларның нинди зш билән йөрүләрен белгәч, кибет хуҗасы сөйләшеп тә тормый.
Андый кеше барлыгын ишеткәнем үк юк, дип кырт кисә. Ләкин эзләнүләр дәвам итәчәк. Әгәр кайчан
да булса ул кешенә тапсак, шик юк, совет патриотларының соңгы минтулары турында нинди дә булса
яңа мәгълүматлар бирми кала алмас иде.
Берлинда табылган документларның кыйммәте Муса Җәлилнең һәм иптәшләренең
биографияләренә ачыклык кертү белән генә чикләнми. Алар—Гитлер Германиясенең вәхши йозен
фаш итә фашистлар хөкүмәте кешелек дөньясына китергән бәла-казаларны ачып сала торган
материаллар. Моны Көнбатыш Германиядә яңадан баш күтәрергә азапланган реваншистларга каты
итеп, ныклап әйтергә бурычлыбыэ. Үзенең матбугат конференциясендәге чыгышын Леон Небенцаль
түбәндәге сүзләр белән тәмамлаган:
«Боэ, Германия Демократик Республикасы гражданнары, Муса Җәлилне фашизмга маршы
көрәшкән эчен генә түгел, ә бәлки ялкынлы интернационалист булган өчен дә хөрмәтлибез. Хәтта
үлем камерасында утырганда да, ул Германиядәге милитаризм һом кара кечләр белән немец халкы
арасындагы аерманы ачык аңлый алды: милитаризмны дошман күрде, соңгы сулышына кадәр аңа
каршы көрәште, ә немец халкын хормәт итте, аның Маркс һәм Тельман. Гете һәм Гейне, Бах һәм
Бетховен кебек боек улларын чын күңелдән яратты, якын итте. Шагыйрьнең Моабит тормәсендә язган
иң 9, .К. У." ■** 4.
Das
Schicksal der Dshalil-
Gruppe
Көнчыгыш Берлинда чыга торган «Советлар Союзы матбугаты» исемле атналык
газетаның Муса Җәлилга багышланган бите.
соңгы әсәрләреннән берсе — «Алман илендә» исемле шигыре шул турыда сейлм. Бу шигырендә
Җәлил фашист җәлладларын кискен гаепли, немец халкының алдынгы көчләренә мөрәҗәгать итә
һәм аларга тирән ышаныч баглый.
Саф-саф булып тагын унтугызынчы Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,
Елгы төсле җырлап килегез. Кояш чыксын Алман җиренә,
һам, күтәреп өскә уң йодрыкны, Күтәрелсен Тельман трибунага,
«Рот-фронт» дип җавап бирегез. Маркс, Гейне кайтсын иленә.
Җәлил хыяллары тормышка ашкан һәм Тельман трибунага күтәрелгән, Маркс белән Гейне
яңадан гражданлык хокукы алган немец дәүләтендә Муса Җәлил һәм аның иптәшләре кебек
көрәшчеләр тирән хөрмәт һәм дан казандылар. Без алар алдында баш иябез».
Рафаэль МОСТАФИН.
АВТОРДАН. Бу материал басылып ятканда. Уфадан, укучыбыт М. Габдрахмановтаи хат килде.
Ул Әхат Аднашевны белә икән.
Әхәтнең әтисе, Мәхмүт Әхмәтша улы Аднашеа, элекке Казан губернасы. Мамадыш вязе.
Өскебаш авылында туган. Аднашевлар гаиләсе революциягә кадәр үк Петропавловск шәһәренә
күчкән. 1918 елның 12 декабрендә Әхәт исемле уллары туган. Соңыннан алар Степняк
поселогында яшәгәннәр. Әхәтнең әнисе Өммекамал сугышка кадәр ук үлгән Әхәтнең Хәмит. Җәлил,
Мәхмүт һәм Рокыя исемле туганнары хәзерге көндә дә исән булырга тиеш. Әмма әлеге аларны
таба алганыбыз юк.
xtKCHMU- f
I
оао