Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЗАН КАЛАСЫ— ТАШ КАЛА


Чатнау
А өнья тыныч түгел, дөнья афәт белән тулы. Кайдадыр зил-
’^Жзилә жнлләре кубып, океаннарны ярларыннан чыгара һәм К i| шәһәр-авылларны жимереп, суга гарык итә Кандадыр жнр ■ , тетри, кайдадыр янар таулар ут чәчә. Көн саен меңнәрчә һәм меипәрчә кешеләр һәлак була.
Хәвефле хәбәрләр йөри һавада. Алар төрле дулкыннарда, төрле телләрдә киләләр һәм радиоалгыч аша кереп тын квартирларны шом белән тутыралар. Вилдан аларны тыңлый да эченнән генә шөкерана итеп куя: «Ярый әле: без торган жирләр тыныч, ярый әле: без афәтләрдән ерак», һәм шалт итеп икенче клавишага баса
Радиоалгыч янә шомлы хәбәрләр сөйли: кандадыр канлы сугышлар бара, кайдадыр патшаларны бәреп төшерәләр, һавадан самолетлар мәтәлеп төшә, каплы көрәшләрдә ил батырлары жан бирә. Бу фажнга- ләрне кешеләр үз башларына үзләре ясый. Барсына бер сәбәп: йөгәнсез хисләр, чамасыз теләкләр, дан эстәү. Ни житмн диген кешегә, нишләп тыныч кына яши алмый ул?
Вилдан шалт та шолт радиоалгыч клавишаларын баса, үзе күңелсез уйларының очына чыга алмый аптырый.
Ул тыныч яшәргә тели Эшкә баргач, үзенә тапшырылганның һәммәсен тырышып үтиме ул? Үти Өйгә кайткач, иркенләп ял итәргә хокукы бармы аның? Тормышының калган сәгатьләрен тату гаиләдә, тыныч кына үткәрергә хакы бармы? Бар.
Ләкин ана да, бар афәттән, йөгәнсез хисләрдән, чамасыз теләкләрдән ерак торган, әз текәдән дә канәгать кешегә дә тынгы бирмн дөнья. Аларның өенә дә афәт бәреп керде. Дөрес, бу алай аермачык күренми әле, әмма сизелә, бик сизелә. Моңа кадәр дә үзен шактый салкын тоткан Мәрьям көннән-көн аннан ерагая бара.
Я инде? Аңа соң, аңа ни житмн? Тормышлары түгәрәк Вилданның бөтен тормышы гаиләдә. Ә ул канәгать түгел, әллә ни тели, әллә кая омтыла. Төннәр буе проект төзим дип утыра, юньләп йокы күргәне юк,
* Ахыры. Башы 4 санда.
а. .к. у.* м 5.
Д
17
ябыгып бетте, өй эшләрен карарга житешә алмый, чисталык-тәртип яклары шактый начарайды.
Вилдан әллә сон Мәрьям берәрсе белән бәйләнде микән дип тә шикләнеп караган иде дә, ләкин хатынның үз-үзен тотышында аны расларлык дәлил тапмады. Вилдан борчылуыннан укылып бетмәгән китабын ташлады, тартмадагы чәйләрнең беткәнен сизми калды.
Әйе, нихәтле генә сакланма, афәт өеңә бәреп керә икән. Менә бүген Мәрьям кара кайгыда: Саҗидә апаның ире вафат булган. Ну, үлгән беткән, дип уйлый Вилдан, я инде шуның өчен кайгырудан кемгә ни файда? Тизрәк онытырга кирәк андый нәрсәләрне. Әллә кемне күмгәннәр дип, үз гомереңне кыскартып булмый бит инде.
Ә Мәрьямгә бер сүз әйтер хәл юк, күзләре сиңа текәлгән, ә үзе сине бөтенләй күрми дә, ишетми дә кебек.
Вилдан тагын бер кат шалт итеп «Маяк»ны тота да әллә кайчаннан бирле янында:
— Әти-и! Әти-и! Кораб ясап бир әле! Әти-и! Кора-а-аб! — дип еламсырап торган кызына борыла. Бераздан алар идәнне океан итеп, йөзеп китәләр, елтыравык кара чәчле ике баш бер-берсенә терәлгән, Фәйрүзәнең алсу капрон банты әтисенең колагын кытыклый.
. Мәрьям, иренең хәвефле кичерешләрен сизенсә дә, аларга әллә ни әһәмият бирмәде. Аның үз борчулары бар Төннәрен Вилдан тыныч сулап йоклап ятканда, аның күзеннән йокы кача. Кара инде, ул утызга якынлашып килә ләбаса? Әле аның горурланырлык, мактанырлык бер генә эш тә кырганы юк бит. Шулай итеп балачактан төзергә дип хыялланып йөргән бәхет шәһәре салынмый калыр микәнни?
Шәһәр читендәге буш урында тугыз мен кешелек яна микрорайон төзиячәкләр иде. Шәһәрнең генпланыннан Мәрьям бу турыда белде дә үзе проект төзергә алынды. Дөрес, бу микрорайонга проект төзү зада- ниесе дә бирелмәгән иде әле, бирелсә дә, андагы йортлар, әлбәттә, типовой проект буенча төзеләчәк иде.
Шулай да Мәрьям бу урында үзенең бәхет шәһәрен проектлаштырыл карарга булды. Дөрес, бу инде ул яшь чакта хыялланган бер абстракт ожмах түгел, матурлык законнарына буйсынган архитектура ансамбле булырга тиеш иде. Күңеленең ерак почмагында Мәрьям оялмыйча Шәүкәт күзенә күрсәтерлек проект иҗат итү теләге дә саклый иде.
Задание булмагач, проектны башлыча өйдә, төннәрен эшләргә туры килде. Кәгазь өстендә эшләүдән бигрәк күп уйланырга, күп укырга, исәпләргә кирәк иде. Чөнки мондый эштә иң әһәмиятлесе идея — ансыз юньле проект эшләп булмый. Вакыт кирәк, вакыт. Ә каян аласың ул вакытны?
Буйдак чагында Вилданның йорт эшләрен килеп-китеп эшләп йөрүче бер апа башкара торган булган. Өйләнгәч, Вилдан аңа расчет бирде: «Чит кешенең квартирыма килеп йөрүен бер дә яратмый идем, котылдым», — диде. Өстәвенә, ялгыз кешегә таман гына квартир, өч кешелек гаилә өчен бик тар икән, анда Мәрьямнең сызымнарына урын табылмады. Бернинди шарт юк, мөмкинлек юк. Хатынының: «Уф, ардым бүген!» — дигән сүзләренә Вилдан матур күзләрен зур итеп ача: «Чынлапмы? Төкер эшеңә, азаплама үзеңне. Дөньяның эше бетмәс, ял итеп ал, иртәгә эшләрсең калганын». Ә Мәрьямгә ашыгырга кирәк — вакыт сизелми дә узып китә бит. Җитмәсә, борчуы да һаман булып кына тора
Бүген менә Саҗидә апа янына барырга кирәк. Елый да елый, бичара, һич юана алмый. Өендә ике кызы бар, шулай да көн саен мастерскойдан берәр кеше аның янына кунарга бара: чөнки аның чирләп китүе ихтимал, ул-бу булса, бала-чага нишли ала? Бүген Мәрьям чираты — Сажидә апаны ул бик якын итә, ярата, һич бармый кала алмый.
Бу турыда Мәрьям Вилданга эштән кайткач та әйтмәде Вилданның бу эшкә ризалык бирмәячәген күңеле сизеп тора иде аның Вилданның хәтерен калдыру бүген бигрәк тә яхшы түгел. Ул үзе хатынының күңеленә охшамаслык бернәрсә дә эшләми. Киресенчә, ана ярарга тырыша бүген менә көтелмәгән бүләк тә алып кайткан нде Фәйрүзәгә кечкенә ♦ тартма тоттырды да: <
— Мә, кызым, әниеңә илтеп бир әле, — диде.
Тартма эченнән кара бизәк төшерелгән көмеш беләзекләр килеп “ чыкты. Борынгы беләзекләр. Каян эзләп тапкандыр Мәрьям аларны киеп кенә карады да тизрәк салып куйды: ул үзен бу бүләккә хакы юк н сыман сизде. Гомумән, Вилдан хатынын бизәргә ярата, үзе бүләк иткән 1 алка-йөзек, брошкаларның аңа килешүен күреп чын күңелдән сөенә 5 торган иде. Тик соңгы вакытта бүләкләр дә арадагы бозны эретә алмый 2 башладылар. S
Алар торган саен бер-берсеннән ерагая бардылар Вилдан Мәрьямне х чибәрлеге, тыйнаклыгы, житдилеге өчен ярата һәм аның үзенеке генә п булуын, хисләрен, уйларын, омтылышларын гаиләгә генә багышлавын 5 тели. Ә Мәрьям исә ижатында дус, киңәшче, олы терәк эзли, ләкин * аның эшен Вилдан аңламый да, аңларга теләми дә. Институтта сәләтле, абруйлы белгеч саналган архитектор Закирова өенә кайткач кече- < рәеп киткәндәй була, гап-гади хатын, хәтта уңмаган хатын булып кала э Вилдан аның унмаганлыгына тешен кысып, «менә бит мин нинди яхшы - ир», дигән кыяфәт белән түзә иде.
Мәрьям ашарга әзерләп, кухня өстәленә барын тезеп куйды да. < Вилдан белән Фәйрүзәне чакырырга бүлмәгә чыкты
— Әни, — дип кычкырды Фәйрүзә. — Утыр син дә корабка Әйдә »
бергә китәбез. _
Мәрьям <кораб»ның кырыйларында үзенең сызымнарын күреп, өн 5 сез калды. п
— Корабыгыз минем проект буенча төзелгән икән, ә?
Вилдан урыныннан кузгалды:
— Но-о! Каяле, кызым, карыйк әле Кирәк сызыммыни ул? Үзең дә инде, кирәк әйберне теләсә кая ташлыйсың
Вилдан корабны сүтте дә кәгазьне кулы белән сыпырып тигезләргә тотынды.
— Тапгың инде син дә үзеңә азап, — диде ул өстәлдән башын күтәрми генә —Ашарыңа юк кеше төсле кыланасың Ни бирә сиңа бу эш? Акчамы? Данмы? Әгәр эшеңдә мәжбүр итәләр икән, төкер дә чыгып кит. Мин сине үзебезнең заводның төзелеш бүлегенә любой вакыт урнаштыра алам.
Бу турыда инде беренче тапкыр гына сөйләшү түгел, шуңа күрә Мәрьям сүзгә кереп тә тормый.
— Ашарга әзер. Әйдәгез, — генә ди.
Ләкин Вилдан моның белән генә туктамый әле Анын жай чыкканда әйтеп бетерәсе килгән сүзләре бар:
— һәрхәлдә, институтында юньле эш чыкмаслыгына ышангач, үзен дә минем белән килешерсең әле. Төзүче ич син, менә дигән һөнәрең бар, нәрсәгә жыен юк-бар белән азапланырга.
Табын янында чнт кешеләрдәй тын гына утырдылар Хәтта Фәйрүзә дә боегып киткәндәй иде Ире өстәл яныннан кузгалгач кына, Мәрьям, инде хәзер әйтми калу мөмкин түгел дип. сүз башлады:
— Беләсеңме, мин Сажидә апа янына барып кунарга вәгъдә биргән идем бүген.
Вилдан хатынының ни әйткәнен тиз генә аңлый алмады, күрәсең.
Бераз торгач кына телгә килде:
— Ник?
— Ну, мин сиңа әйткән идем ич инде. Анын ире үлде. Бик кыен ана хәзер.
— Булса сон? Син нишли аласың анда? — Вилданның тавышында ризасызлык, канәгатьсезлек яңгырады.
— Янында кеше булгач, җиңелрәк ана. һәрхәлдә, мин килергә вәгъдә бирдем.
— Бармыйсың. Юньле хатын ир ташлап, бала ташлап, җиде төн уртасында әллә кая йөрми. — Вилданның йөзе каралып чыкты, күзләре чуен төсенә керде, иреннәре юкарып киткәндәй булды. — Әни кешегә мәет киткән өйдә йөрү гомумән ярамый. Чир ияртеп кайтып балага йоктыруың бар.
— Аңла, мин бармый кала алмыйм. Мин вәгъдә бирдем. Аннары, әгәр үз башыңа кайгы төшкәч, дусларың яныңа килмәсә, сиңа да авыр булыр иде бит? Шулай бит?
— Булса булыр. Аның урынына мин беркемнән дә нинди дә булса корбан таләп итмим Әгәр минем белән әз генә исәпләшәсең икән, ике аягыңның берсен дә атламыйсың. Менә шул. Аның туган-тумачалары бардыр, шулар юатсын.
Вилданның ияге сизелер-сизелмәс кенә калтырый башлады. Түгәрәк, нәфис ияк ихтыярсызлыкны күрсәтеп тора. Җитмәсә, астыннан икенче ияк үсә башлаган. Кан арада шулай тазарган диген, егет чакта юк иде бит. Мәрьям үзен-үзе кулга алырга тырышып;
— Мин барыбер барам!—диде.
— Алай мине санга сукмыйсың икән, рәхим ит. Гомумән мөнәсәбәтләрне өзә аласың.
Вилданның күптән җыелып килгән ачуы ташып чыкты. Дәгъва зурга китә башлады. Мәрьям чөйдән пальтосын алды да чыгып китте.
Калалар һәм кешеләр
Йортлар язмышы да кешеләр язмышына охшаган: төзеләләр, яна чакта бөтен тирә-якны бизәп торалар, аннары әкренләп картаялар, тузалар, тын гына үләләр, йортлар язмышы кешеләр язмышы белән уртак: сугышларда яраланалар, җимереләләр, афәт килсә, вакытсыз искерәләр, тузалар. Тыныч, мул елларда ишәяләр, матурланалар. Портларга карап илнең иминлеген белеп була.
Калалардагы таш йортларның гомере озын. Аларны салган кешеләр күптән юк инде, әмма шушы йортларда аларның матур хисләре, якты хыяллары, тормышы һәм язмышы саклана. Калалар үзләрендә кешелек тарихын саклыйлар.
Җир йөзенә янадан-яңа буыннар килә, һәрберсе үзенчә йортлар сала, һәрберсе шәһәрне үзенчә яхшырта һәм үзенчә бизи.
Шул рәвешле калада бер-берсенә охшамаган төрле йортлар барлыкка килә. Шулай да һәр каланың үз йөзе, үз үзенчәлекләре, үзенә бер бөтенлеге бар Калалар калаларга охшамый, чөнки аларны төзегән халыклар да бер-берсенә охшамаган.
Гаҗәеп кала Казан! Нинди генә йортлар, нинди генә биналар юк биредә. Ак стеналы кремль, гади формада, ләкин искиткеч матур Сөембикә манарасы, университет колонналары, Петропавловский соборының бизәкле манаралары һәм челтәрле тәрәзәләре Шулар янында типовой кварталлар, тимер-бетоннан һәм пыяладан салынган биналар. Казанны башка калалардан аерып торган, аны матур һәм күңелгә якын иткән үзенчәлеге шунда: биредә кеше үзенең табигать баласы икәнен онытмый. Күп калаларда урамнар коридор кебек, кая карама күз таш стенага терәлә. Ә Казанда алай түгел. Кайда гына булма, урам башында, я чаттан борылгач та Иделнең яки Казанның комлы ярын яки
шәһәр тирәсендәге урманнарны, яисә урман кебек яшел иркен паркларны күрәсең. Көндез кояшы-болыты, кичен ай-йолдызы күз алдында, аларны биек стеналар кешедән ерагайтмый.
Мәрьям үз проектын төзегәндә, Казанның нәкъ менә шул үзенчәлеген истә тотып эшләргә тырышты. Яна квартал урман буенда булачак ф иде, шуна күрә кешеләр үзләрен урманда яшәгәндәй хис итсеннәр, иртәләрен сандугач сайравы ишетелеп торсын, ачык тәрәзәләрдән ур- ң ман һавасы бәреп керсен. §
Кварталның гомуми күренеше генә әзер иде әле. Мәрьям аны Газиз- 3 гә күрсәтеп, аның белән киңәшергә дип әзерләп куйган иде.
Май азагы, көн жылы, матур. Агачларның яна гына яфрак ярган чагы, алмагачларның шау чәчәктә вакыты иде. Эш бетәр алдыннан - гына мастерскойга Шәүкәт килеп керде.
Апрель аенда автобуста очрашканнан бирле аларның күрешкәне 5 юк иде. Ул чакта институтка керергә Шәүкәтнең әллә вакыты булмады, - әллә батырлыгы жнтмәде. =
Ул һәммә кешегә берьюлы баш иеп исәнләште, бөтен мастерской п аша туп-туры Морат өстәле янына узды. Элеккечә күкрәген киереп, х хужаларча атлый, дулкынланадырмы-юкмы, аны бер дә сиздерми. Куе ф чәче кашларына ук бүселеп төшкән, үзе әфлисун кабыгы төсендәге кыска жиңле ефәк күлмәк һәм яшел чалбар кигән. □
Мәрьям ул утырган якка карамаска тырышты. Тик аның очраклы о гына ташланган карашы да аны ут кебек көйдерә, бераз саңгыраурак ~ әкрен тавышыннан йөрәк әрнеп авыртып китә иде. Ул проектын Шәү- ң кәткә күрсәтеп, аның фикерен ишетергә теләде. Ләкин ничәмә-ничә пар < күз алдында аңа проект күрсәтү мөмкин түгел иде.
Мәрьямгә аның хисләрен барсы да сизәдер, йөрәге ничек шашып о типкәнен барсы да ишетәдер кебек тоелды. Бигрәк тә Шәүкәт моны ® тоеп утырадыр. Мәрьямнең исә эч серләрен аңа да, башкаларга да бел- 5 гертәсе килми иде. Ул урыныннан кузгалды, планшетын кулына алды 2 һәм аркасында Шәүкәтнең күз карашын тоеп, мастерскойдан чыгыл а китте.
Коридорга чыккач, аның тез буыннары йомшап китте, ул стенага сөялде, тик кемнеңдер мастерскойдан чыгып килгәнен ишетеп, тизрәк турайды. Ишектән Шәүкәт килеп чыкты. Ул Мәрьямне үзен көтә дин уйлады, ахры, әллә аның чыгып китүен үзенә ишарә дип аңлаганмы? һәм ул дустанә якын итеп елмайды
— Бу ни? — диде ул, планшетка чиертеп.
— Бу —проект кебек әйбер шунда. Газизгә күрсәтмәкче идем.
— Ә миңа, миңа күрсәтмисенмени?
Мәрьямнең оялганын, кыенсынганын сизгәч, Шәүкәт батыраебрак китте.
— Син мина вәгъдә биргән идеи бит!
— Кайда күрсәтим соң? — диде Мәрьям, аптырап. — Биредә караңгы ич.
— Әйдә сон, урамга чыгыйк...
Алар Чехов базары аша үтеп, тын бакчага керделәр. Мәрьям планшетын сукмак кырыендагы диванга куйды Шәүкәт кашларын жыерып планшетка текәлде. Ул озак кына бер сүз дә дәшмәде. Эскәмия янындагы яшь каеннарның чиста, ачык яшел яфраклы тармаклары талгын җилдә тирбәлә, аларның озын күләгәләре Шәүкәт өстенә төшә иде.
Мәрьям дә эскизга текәлде. Ул проектны, беренче тапкыр карагандай, Шәүкәт күзе белән күрергә һәм аның ип әйтәчәген аллан чамаларга тырыша иде. Аның күз алдына, планшеттагы эскиз түгел, чын шәһәр, моңарчы күрелмәгән гаҗәеп кала килеп басты.
Аның уртасында ак таштан салынган мәктәп. Мәктәп янында спорт мәйданы, бассейн, аннан парк, ул урманга тоташа. Портлар уннке.
тугыз, жиде, биш, өч катлылар Алар мәктәп тирәсендә ярым түгәрәк хасил итеп урнашканнар. Бер генә йорт та турыпочмаклы түгел, алар төрле формада. Барлык квартирлардан урман күренеп торырлык, бер генә тәрәзә дә күрше йорт стенасы белән капланмый. Өч катлы бер йорт түбәсендә жәйге кафе, һәр йортның балконнары аерым фасонда эшләнгән, рәшәткәләре төрлечә. Балкон араларына һәм кәрнизләргә гранит вагы кушылган штукатуркага төрле төстәге милли бизәкләр ясалган.
Биек биналар янында бер-ике катлы көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары, кафе. Микрорайон кырыйларыннан кин бульварлар килеп урманга тоташа.
— Кызганыч, моны тормышка ашырып булмас инде, —диде Шәү« кәт ахырда.
— Ллай димә, — дип каршы төште Мәрьям. — Монда тормышка ашыра алмаслык авыр нәрсә юк. Мин фантазиямне бәйдән ычкындырып. Казанда булдыра алмаслык нәрсә ясамадым. Хәзерге заман өчен бу искитәрлек проект түгел. Монда шул биек йортлар өчен лифтлар, төсле штукатурка өчен гранит вагы кирәк булачак инде.
— Синең һәр йортыңа индивидуаль проект кирәк булачак ич! Алар бер-берсенә охшамаган! — Шәүкәтнең тавышында кызгану ишетелде.
— Барыбер ул әллә ни кыйбатка төшмәячәк. Алар бер үк төрле детальләрдән салына. Аннары монда зур мәйдан алынмый, урынны төзелешкә әзерләүдән шактый экономия булачак. Хәзер обстановка үзгәрде бит, индивидуаль проектларны күп бирәләр, ә бәлки, рөхсәт итәрләр.
Шәүкәт иңбашларын сикертеп кунды: янәсе, минем моңа тамчы ла ышанычым юк, тик синең өметеңне генә өзәсем килми.
Ул кесәсеннән авторучка чыгарды да, эскәмиягә утырып, планшетны әйләндерде һәм фанерга сыза башлады.
— йортларың шәп, матур. Композициясе уңышлы. Безнең Казан халкының төшендә дә күргәне юк әле мондый районны. Ләкин бер-ике замечание әйтәм, үпкәләмә, яме!
Мәрьям елмайды.
— Әйдә, әйт!
— Мин бу районны тагын да матурлар идем әле. Беткән баш беткән. булгач-булгач, булуы җитсен. Синен «яшел тапларын» яссы. Урыны тигезмени? — Мәрьям әйе дип ым какты —Яса шунда калкулыклар! Котлованнардан алган жирне өйсеннәр шунда! Үлән чәчәргә кирәк. Жәен балалар качыш уйнарлар, кышын чана шуарлар. Шәп бит, ә? Балконнарның кайберләре бик үк матур түгел. Стиле ятышмый ..
Дөрес сөйли иде Шәүкәт! Мәрьям аның нәкъ ул эшләп җиткерә алмаган урыннарны тотып алуына һәм шунда ук гажәел матур вариантлар тәкъдим итүенә куанып торды.
Бу минутта чынлап та чибәр иде Шәүкәт. Аның калку маңгайлы, юка иренле түгәрәк йөзендә үзенә бер нур, яктылык балкый иде.
Бераздан ул рәсемнәрен аркылы-торкылы сызды да башын күтәрде:
— Юк, уйла әле син Бу әле башка кинәт килгәне генә Ныклабрак уйласаң, тагын да яхшырак вариантлар табылыр, шулай бит! Әгәр минем башка берәр уй килсә, мин сиңа әйтермен.
— Әллә сон кәгазь битенә йортларның урынын гына сызып биримме? — диде Мәрьям, сөенеп. Аның өчен Шәүкәт әйткәннәр иң олы мактаудан да кадерлерәк иде.
— Кирәкми Биш-алты йортның гына планын хәтердә дә тотармын, пенсиягә чыкмаган бит әле мин.
Әйе, алар Шәүкәт белән бер телдә сөйләшә алалар, бер берсен анлыйлар иде. Хәтта күңелдә әйтелми калган уйлары, яшереп куйган,
үзләренә үзләре икърар итәргә курыккан хисләре дә бер-берсе эчен сер түгел иде кебек. Шәүкәт күргәзмәгә куясы картинасын алып килгән булган да. шуны төзәтергә икән исәбе Жюри членнарынын да әйткәннәрен искә алырга кирәк бит. Аның Казаннан тиз арада гына китмәячәген белгәч, Мәрьям җиңел сулап куйды. ♦
3 Вилдан киткәч х
э
— Мин иртәгә китәм. *“
— Кая китәсең? 2
— Таганрогка, командировкага
Июнь уртасы, көн чалт аяз Шар ачык тәрәзәләрдән кичке кояш 5 нурына чумган шәһәр күренә. Каршыдагы «Пампушки» кафесының х пыяла стеналарында кичке шәфәкъ чагыла Бүлмә җиләс, ярым - караңгы. Вилдан майка белән чалбардан килеш, идән уртасындагы « чемоданына йомарланган күлмәкләрен ыргыта. ' 3
— Алай салма инде... — ди Мәрьям, шактый сүзсез торгач. — Кая, .
үтүкләп бирим. ' *
Вилдан борылып та карамый. Ул электр бритвасын күн футлярга ц тыгып азапланган җиреннән теш аралаш кына.
— Мәшәкатьләнмә, зинһар. Чит ирнең күлмәкләрен үтүкләү күңел- х
ле эш түгел бит, — ди. ё-
— Син миңа китәреңне әйтмәгән идең..,
Мәрьям аптыраган иде. Аның күңеле шомланып китте Үз йөрәгендә = нинди хисләр кайнаганын ул үзе дә анлап бетермәгән әле. ул тойгы- о ларының ташып китүеннән курка... Китмәсен Вилдан, аның янында ~ булсын... 5
Ә Вилдан бертуктаусыз мырлый:
— Кайчан әйтим әле аны... Башка берәүне жибәрмәкчеләр иде, ” үзем үтенеп сорадым. Бөтенләй чит кешеләр кебек яшибез, миннән тәмам туйдың, ахры. Фәйрүзә киткәнгә ун көн, шуннан бирле минем белән ун авыз сүз дә сөйләшкәнең юк.
Мәрьям кызын авылдагы туганнарына кайтарып куйган нде Араларны бәйләп торган бала ерагайгач, алар бөтенләй читләшеп киттеләр Мәрьямнең ире белән сөйләшер сүзе юк иде: институттагы хәлләрне сөйләргә ул үзе кушмый, башны катырма, туйган төрле гайбәттәй, көнчелектән, мактанудан, дип кенә җибәрә. Мәрьямнең бөтен уйларын биләгән проект турында шулай ук ишетәсе дә килми. Пи сөйләшәсең инде шулай булгач? Үзе дә тешләк бит ул, шаярмый, көлми, анекдотлар белән кызыксынмый. Укыган китапларын сөйләр иде —анысы Мәрьямнең үзенә ошамый.
Шулай да Мәрьямнең Вилданны җибәрәсе килмәде. Хәзерге вакытта, күңелендә менә-менә кубарга торган давылны тыярга бер таяныч кирәк иде ана. Ул Вилданга якын ук килде дә, аның йөзенә туры карап, ялварулы тавыш белән дәште:
— Китмә, Вилдан, зинһар, кнтмә. Бик үтенеп сорыйм синнән
Тәкәббер хатынының болай ялынып торуы аның кирелеген генә арттырды.
— Хәзер соң инде... Ничек кенә булмасын, минем китүем яхшырак. Мин югында бик яхшылап уйла да барысын да хәл итеп кун. Яки — яки...
Нәрсәне хәл итәргә? Ничек? Моны Мәрьям ачык кына белми иде әле.
Вилдан да киткәч, тәүлек бик нык озайды кебек Ул проекгын берничә көн эчендә төзәтеп тә куйды.
Баштарак, бу проект өстендә эшләргә тотынганда, ул аны ничек тормышка ашырылачагы турында төпләп уйламаган да иде. Аның өчен иң әһәмиятлесе эшне ничек тә очлап чыгу һәм үз көчен сынап карау иде. Хәзер инде, канәгатьләндерерлек проект төзегәч, хыялындагы йортларны чынга ашкан итеп күрәсе килде аның.
Бәхетсезлеккә каршы, группа җитәкчесе Морат Шәехзадинның чираттагы идея белән мавыккан чагы иде. Хәзер аны богаулап торган чылбырлар бераз чишелде — архитекторларга кайбер очракларда индивидуаль проектлар төзергә рөхсәт бирелә башлады. Шунда тагын бер фаҗига ачылды: озак елларга сузылган иҗат ачлыгы фикер торгынлыгына китергән. Заманалар үзгәргән, таләпләр икенче — ә архитекторлар һаман шул иске традицияләрдә тәрбияләнеп үскән кешеләр булып калганнар. Яна стильгә, яңа төзү ысулларына, матурлык дигән нәрсәнең үзенә яңача карарга тырышу — аяныч хәлләр, хәтта көлке вакыйгалар китереп чыгара иде. Мисалга, «Шәфәкъ» ресторанының Шәехзадин проекты буенча эшләнгән интерьеры яна стильгә пародия булып чыкты: аның кара түшәмен аркылы-торкылы итеп беркеткән тимер араталар башка төшәр кебек, анда-санда тонык кына янган лампочкалар күңелгә шом сала, саргылт стеналар тигезле-тигезсез, буй-буй. Түр стенага смальтадан ясалган мозаика — Сөембикә манарасы— гомуми тәэсирне йомшартмый иде. Иң аянычы — бу интерьер революциягә кадәр үк сырлап-бизәп салынган бинаның тышкы күренешенә, зур көзгеле, сырлы кәрнизле, мәрмәр баскычлы вестибюленә һич туры килми иде. Боларны архитектор Шәехзадин үзе дә яхшы аңлый, тик аның бу турыдй озак уйлап торырга вакыты юк, ул яңа проектлар белән мавыккан.
Әйе, замана рухына туры китереп иҗат итү —жинел эш түгел иде. Морат геометрик формалар белән мавыкты. Ул эзләнә, уйлана, уңыш- сызлыкларыннан азаплана һәм әз генә уңышка да башы күккә тиеп сөенә. Әле менә күз күрмәгән, колак ишетмәгән формада цирк бинасы салырга йөри. Конструкторны да, баш инженерны да эшкә җиккән, аңа расчет кирәк.
Ул Мәрьямнең планшетына күзләрен текәде, тик күзләре белән күрмәде дә кебек. Бу ни тагын? Кем заказы? Заказ булмагач, ник кирәк? Ай аллам, юк белән башны катырмасана, туп-туры директорга кер. Ул каршы килмәсә, мин риза.
Морат кулы белән планшетны өстәленнән төртеп төшерде дә, карандаш алып, алдындагы кәгазьгә эллипс сызарга тотынды.
Директор көзге төсле ялтырап торган зур өстәл артында утыра иде. Мәрьям кергәч, укып утырган кәгазьләрен бер кырыйгарак этте. Алдында борынгы заманда ук чыгарылган зур вентилятор хәйран жил чыгарып пыр-пыр әйләнә. Кәгазьләр очмасын өчен, директор аларны мәрмәр пресс белән бастырып куйды. Ялтыравык өстәлдә аның талчыкчаң озынча йөзе чагыла иде.
—Мин бер проект китергән идем,— диде ул өстәлдәге директор шәүләсенә.
— Нинди проект ул? — Директорның тавышы ягымлы иде.
— Менә бер микрорайонга.
Директор учлары белән яңакларын ышкыды:
— Картлык галәмәтедер инде, нинди микрорайонга заказ алганыбыз хәтердән чыгып киткән.
— Аңа заказ юк әле.
Чын директор да, өстәлдәге шәүлә дә, маңгайларын җыерып, Мәрьямгә текәлделәр. Аннары директор планшетны алып, шәүләсе өстенә куйды.
— һе, кызык кына бит бу, кызык кына... Тик бу проектны тормышка ашыруның кыенлыгын сез үзегез дә яхшы беләсез бит. Финанс бирмәя-
мәкләр, бу төзелеш материалларын табу — хәзергә Казан шартларында мөмкин эш түгел. Күп хезмәт куйгансыз, ләкин, кызганычка каршы, юкка...
Директор планшетны кире Мәрьямгә сузды.
Мәрьям, ишек янына барып җиткәч, бөтен барлыгын жыеп, калты- ♦ ранган тавыш белән сорап куйды: <
— Шулай ук бернинди мөмкинлек юкмыни? 5
— Булмас, дим шул. Ул хәтле районны индивидуаль проект белән х
төзетәләрме соң... Аннары аның тәртибе бар бит. башта горсоветка 3 мөрәжәгать итәргә кирәк. — Аннары Мәрьямнең сөмсере коелганын н күреп күңеле йомшарды. — Ятып калганчы атып кал, ди, Соловьев I белән сөйләшеп карыйк соң... 3
Соловьев шәһәрнең баш архитекторы иде. <
Эшнең өметсезлеге директорның тавышына ук бәреп чыккан иде. < Ул вентиляторны үзенә таба борды да, күзләрен йомып, йөзен рәхәт ~ җилгә куйды, =
Ник яшәргә бу дөньяда? ф
Шәүкәт ачыктан-ачык Мәрьям янына килеп йөрергә базмады. Морат < янына дигән булып, сылтау табып килде ул. о
Мәрьямгә якын килеп сөйләшмәде сөйләшүен. Эштән соң алар х институт ишегеннән өчәү бергә чыгалар, ә дамбаның теге ягына барып ® җиткәндә икәүдән-икәү генә калалар иде. <
Алар һәр көнне диярлек очраша башладылар. Мастерскойдагы s очлы күзләр өчен бу сер булып калмады, билгеле. Әмма Мәрьям бу э турыда уйлап та карамады. х
Бишәр катлы таш йортлар белән әйләндереп алынган зур ишек - алдының уртасында яшь өрәңгеләр үсә. Алар кечкенә әле. көндез а күләгә бирми, кичен ят күзләрдән сакламый. Шул сирәк агачлар ара- я сына эскәмияләр куелган. Урамнарда йөреп аргач, әллә кайчан кайтып китәргә кирәклеген бик яхшы белсәләр дә, аерылыша алмый йөдәгән Шәүкәт белән Мәрьям шул эскәмияләрнең берсендә утырып торалар. Ишек алдына тәрәзәләрдән генә якты төшә, күз бәйләнгән чак. Күк йөзе аксыл-зәңгәр, бер кыры китек ай үтә күренмәле кәгазьдән ясалган кебек. Каршыдагы тротуардан да, уңдагы сукмактан да кеше өзелми. Шәүкәт үз алдына карап, әкрен тавыш белән сөйли, бармак араларындагы сигареты сүнә бара, ул аны оныткан.
— Мин соңгы елларда бик нык уйлана башладым әле. Ярый, менә бу кеше — табигатьнең хуҗасы дигән булабыз үзебезне. Ә чынлабрак карасаң, бер бөҗәктән, чебеннән, кырмыскадан ни аермабыз бар безнең? Бөҗәк тә үлә, кеше дә үлә. Бары да бетә, юкка чыга. Кая китә кешенең хисләре, мәхәббәте, хыяллары? Ни мәгънә талпынуында, янып- көюендә, иҗат итәм дип тырнашуында? Галәм чиксез. Мин шул чик- сезлекне һич күз алдына китерә алмыйм. Әйтик, ракетага утырып, яктылык тигезлеге белән очасың, очасың... Үлгәнче очасың.. Аннары синең балаларың, оныкларың оча . Уйлап карасаң, шул чаклы куркыныч. Кеше генә түгел, җир шары үзе дә ул чиксез галәмдә бер ком бөртеге кебек кенә. Ә кеше, кеше ком бөртегеннән дә чыда.мсызрак. Уйлап караганда, ул чиксезлек каршында бер бөҗәк белән кеше арасында бер аерма да юк.
— Ник булмасын, — ди Мәрьям. — Бөҗәкләр үлем турында уйлый белмиләр, ә кеше уйлый, үләчәген белә. Менә сиңа алар арасында беренче аерма.
Шәүкәт Мәрьямнән бу газаплы уйларын таратуны өмет итә иде Мәрьям исә мондый җитди сөйләшүгә әзер түгел, шуңа күрә үзе дә шомланып, югалып калды.
— Әгәр бөҗәкләр үлем турында уйланмыйлар икән, димәк, алар кешедән бәхетлерәк, — диц сүзен дәвам итте Шәүкәт. — Ә кешенең уйлануыннан ни файда? Ә ул һәрнәрсәнең серенә төшенергә тырыша, төпченә, казына, ачышлар ясый. Миллион еллар тырыша, баш вата торгач, атом бомбасы иҗат итте кешелек! Кешелекнең үсү нәтиҗәсе, аның акыл жимеше — бомба! Җир йөзендә тормыш әсәрен юк итү чарасы! Я, уйлап кара, шуннан да искитәрлек, шуннан да куәтле тагын берәр нәрсә уйлап тапканмы кешелек? Юк. Кешелекнең иң бөек ачышы— үзен-үзе үтерү чарасы. Ул бомба безнең башыбызга һәр минутта килеп төшәргә мөмкин һәм безнең үзебездән дә, иҗатыбыздан да тузан бөртеге дә калмаячак. Ә җир һаман шулай кояш тирәсендә әйләнер, галәм һаман чиксез булыр, вакыт шул ук тизлектә уза торыр. Тик без генә булмабыз.
Шәүкәт сүнгән сигаретын комсызланып суырды, аннары кесәләреннән шырпы эзләргә тотынды, тапмагач, сигаретын читкә атып бәрде.
— Үзем үлгәч, дөньяда, галәмдә ни эшем бар минем? Джоконданың елмаюыннан Леонардо да Винчига ни файда? Ул үлгән, берни белми, сизми, елмаямы-юкмы Джоконда — аңа барыбер! Мәңгелек материя күзлегеннән караганда Монна Лиза — чүпрәккә сыланган бер-ике кашык б^яу гына бит!
Шәүкәт, Мәрьямнең күз карашыннан ни уйлаганын аңларга тырышып, текәп карады.
— Я, ник дәшмисең? Синең бу турыда уйланганың юкмы әллә? Әгәр уйланмыйсың икән, син бик бәхетле.
Күктәге ай яктырды, җанланды, нур чәчә башлады. Күк йөзе тирәнәйде. караңгыланды, чекерәеп йолдызлар калкып чыкты. Мәрьям пышылдап сөйли башлады:
— Әгәр Леонардо да Винчи бер генә минутка терелсә һәм аннан болай дип сорасалар: «Кешелекнең бөек художнигы һәм галиме Леонардо да Винчи, синең дөньядан киткәнеңә 447 ел. 447 ел инде син дөньяда юк. Ләкин синен әсәрләрең яши, алар исән, Джоконданың елмаюы бөтен дөнья халкын сокландыра. Әйт әле, Леонардо да Винчи, Монна Лизаның яшәве-яшәмәве синең өчен барыберме, юкмы*» дип сорасалар, ни дип җавап бирер иде ул, синеңчә? «Мин Монна Лизага гомеремне бирдем. Ул исән чакта, мин дә үлмәм», — дияр иде. Шулай бит? Юк, кешеләр мәгънәсез яшәмиләр. Әгәр алар син әйткәнчә, бөҗәкләр кебек мәгънәсез яшәсәләр, без кыргый хайван хәлендә булыр идек. Кешеләр безнең өчен калалар салганнар, киемнәр теккәннәр, китаплар язганнар, дарулар ясаганнар... Без үзебез генә бу турыда әз уйлыйбыз. Ә безгә искиткеч күп нәрсәләр бирелгән! Әгәр кешеләр мәгънәсез яшәп, мәгънәсез үлсәләр, без мондый булмас идек. Әгәр беләсең килсә, кешелекнең иң бөек казанышы — атом бомбасы түгел, ә хәзерге заман кешесе. Егерменче гасырның акыллы, белемле, сәламәт, озын гомерле, куәтле кешесе.
— Бигрәк китапча сөйлисең инде син. Бигрәк купшы сөйлисең. Егерменче гасыр кешесе, имеш. Ә мин менә үземнең шушындый булуымнан һич тә канәгать түгел, һич тә. Җирдә аяк терәп торырлык урын таба алмыйм.
Мәрьям аның иңенә кулын салды.
— Шәүкәт. Талантлы кеше ич син! Синең юлын бер генә ич — иҗат! Бәлки... бәлки, сиңа юл бирмиләрдер? Бәлки, аңламыйлардыр сине... . Элекке кебек?
Шәүкәт авыр көрсенде дә, күңелсез уйларын селкеп ташлагандай, сискәнеп урыныннан кузгалды.
— Мин үземә алкышлар таләп итмим . Кирәкми' Әйдә әле, башка нәрсәләр турында сөйләшик!
Алар дәшмичә генә, әкрен атлап урамга чыктылар. Берсе дә сүз башларга базмады. Мәрьям ана күп нәрсәләр әйтергә тели: сиңа авыр булды инде, бәлки, янында кул бирерлек, ярдәм итәрлек дусларың да булмагандыр. Ләкин болар барысы да олы максат, нжат белән чагыштырганда ул кадәрле үк әһәмиятле нәрсә түгел бит. Син бирешмә генә, ♦ нык тор, күңелең генә сынмасын, синең тормышта үз сүзеңне әйтерлек < кечең дә, гомерең дә бар бит әле,— дип әйтергә теләде ул. Тик үзенә < дәрес тон сайлый алмавыннан курыкты һәм шуна күнелендәгесен әйт- - ми калды. 3
Хыяллар җилгә очты з*
ч
Горсовет Мәрьям проекты буенча микрорайон төзергә ризалык х бирмәде. Мәсьәсә бик тиз хәл ителде, проект хыялый, тормышка аш- а маслык һәм артык кыйммәт нәрсә булып күренгән булса кирәк. Шуңа п күрә юк белән баш катырып, бу мәсьәлә буенча Мәскәүләргә барып S йөрүне кирәк дип тапмаганнар. Мәскәү барыбер ризалык бирмәячәк. .
Күңелсез хәбәрне Мәрьямгә директор үзе житкерде. Ул башын v тәрәзә ягына борып утырган иде, каршында басып торган архитектор < Закировага туры карамады да. Аның ялтыравыклы өстәлдәге шәүләсе о дә җитди һәм моңсу иде.
— Нишлисең. — диде директор, — үз башыннан биеккә сикереп бул- “
мый. Күлеңә карап чумарга кирәк иде, ә синең проектта чама дигән < нәрсә югалган... Ләкин ул микрорайон төзеләчәк. Типовой йортлар бу- 2 лачак анда. Менә шуны проектлау эшен ул, Мәрьям Закирова, үз өсте- о нә алса иде. =
Мәрьям бу эштән катгый рәвештә баш тартты.
— Нишләп? — диде директор, гаҗәпләнеп.Сез инде ул квартал о булачак урынны җентекләп өйрәнгән, өйләрне урнаштыру, тышкы 2 оформлениенең кайбер элементларың булса да үзегез эшләгән проекттагыча калдырырга мөмкин.
— Мин бөтен эшли алганымны эшләдем инде. Башкача булдыра алмыйм. Аның күпмегә төшәсең башта ук чутлап бирәсе калган безнең. Анда артык күп сумма кирәкми. Урынны төзелешкә әзерләүдән шактый экономия була ич.
— Ярый,— диде директор, бармакларына текәлеп. — Мин сезнең фикерегезгә бик кушылам. Әмма биредә бу сүзләрне сөйләп торуның файдасы юк. Тиз арада яна проект эшләргә кирәк.
— Әнә, Гаделшнна шырпы капларын бик оста эшли.
— Әгәр сез биш тартасыз икән, эшне чыннан да ана тапшырырга туры киләчәк. Чакырыгыз әле, зинһар.
Камәриянең түбәсе күккә тигән иде, билгеле. Ул хәтта Мәрьямне кызгануын күрсәтергә тиеш тапты. Директордан чыгу белән, аның янына килеп басты:
— И-н, Мәрьямкәем, җаныкаем, була ннде ул шулай юкка эшләүләр Эшлисең, тырышасың-тырмашасың — кабул нгмнлэр. Ну ничего, син бер дә борчылма, җаным, менә дигән проектлар эшләрсең әле
Бары шунда гына Мәрьям бу җиңелүнең бөтен авырлыгын сизде. Әле директор алдында басып торганда бу хәбәр аның анына барыл ук җитмәгән икән. Әрәм китте йокысыз төннәр, матур хыяллар, тырышулар, кат-кат эшләүләр. Барысы бушка, юкка чыкты. Мәрьямнең төшләренә кергән сихри кала урынына, шырпы каплары кебек бертөсле җансыз йортлардан торган типовой квартал салыначак. Сәләтсез, аәвыксыз Камәрия тантана итә. Анысы чепуха' П«з ел торырлык төссез квартал үсеп чыгачак! Аны бит бер салгач төзәтеп, рәтләп, икенчеләй эшләп булмый' Ул кимендә бер-ике гасыр шулай торачак! Ә Мәрьям
нең бәхет шәһәре шул кәгазьдә калачак. Берничә елдан ул проект балаларына һәм оныкларына күрсәтергә генә ярый торган сурәткә әйләнәчәк. Чөнки заман бик нык үзгәрә, яңадан-яңа төзү материаллары чыга, биналарның формасына караш, гомуми матурлык төшенчәсен аңлау үзгәрә бара. Шулай итеп бу проектның берничә ел үтүгә кыйммәтен югалтуы мөмкин. Эскизлардан, Вилдан кебек, бала уенчыгы ясарга гына кала.
Бик рәнҗеде Мәрьям, бик ачуы килде. Ләкин ул үзенең үпкәсен, ачуын юнәлтер кеше тапмады. Нинди көчләр каршы төшкән аның юлына? Кемнәр иҗат итәргә ирек бирми аңа? Горсоветмы? Камәрияме?
Билгесезлек, үзеңә каршы көчләрнең күз алдында булмавы кимсен’ дерде, өметсез хәлгә куйды. Кирәкми ул проектлар! Туйган ул азаплардан! Авыртмас башка тимер тарак табып йөргән Мәрьям үзе юләр! Моннан соң акыллы булыр, бер проектка да тотынмас. Башы тыныч булыр!
Мәрьямнең миен мең төрле уй, күңелен каршылыклы хисләр көйдерде. Ул кемгә дә булса барын ачы фаҗигасен сөйләргә, елап күңелен бушатырга, юату сүзләре ишетергә теләде. Андый кеше — Мәрьямне аңларлык якын дус, үз башыннан да шундый ук кайгы һәм кимсенү кичергән иҗат кешесе бар дөньяда. Ул кеше — Шәүкәт иде.
Тирән күл буенда
Кеше дөньяга ике килми. Ярар инде, бу тормышымда ялгыштым, икенче тугач, хатамны кабатламам, дөрес яшәрмен, бәхетле булырмын, дия алмыйсың. Тормыш — хат түгел, аны төзәтеп язып булмый.
Ә бәндә хатадан хали түгел. Күп вакыт хата ясаганыңны сизми дә каласың. Вакыт үтә, хатаңны күрәсең, тик соң була инде.
Менә шулай кайчандыр Шәүкәт хата ясады. Аның хатасы Мәрьямнең дә ялгышуына сәбәп булды.
Әйе, Мәрьям күңеленнән Шәүкәтне аклады. Яшь чагында егетнең үз хисләрен үзе аңлап бетермәгән булуы мөмкин иде бит. Аннары аның теге кыз белән очраклы рәвештә бәйләнүе дә мөмкин. Дөрес, Мәрьям үзе андый очраклы бәйләнешләрне аңлый алмый, ул үзе андый мөнәсәбәтләрнең булуына да ышана алмый. Ләкин кайбер кызларның Мәрьямгә охшамаган булуы бик табигый нәрсә ләбаса. Алар башкача уйлый, башкача яши икән, моны гаепләп буламыни? һәрхәлдә, Шәүкәт үзен намуслы егет итеп күрсәтте, кызны хур итеп, бәхетсез итеп ташлап китмәде. Бу үзе генә дә аның кешелекле булуын күрсәтеп тора лабаса.
Шулай итеп, Мәрьям күңеленнән Шәүкәтне аклады. Тормыш аны сабыр булырга, дөньяга киңрәк карарга, кешеләрне гафу итәргә өйрәткән иде.
Шул ук вакытта ул үзенең төссез, бернинди хиссез, сөюсез яшәгән елларын исенә төшереп, хәйран калды. Я алла! Никадәр гомере әрәм киткән. Бу чын мәгънәсендә яшәү түгел, тормыш түгел. Ул күңеле белән тәмам картайган икән. Шәүкәтне яратмаган булса, ул әле һаман да шулай мәгънәсез яшәгән булыр иде. Яратмаган, җаны сөймәгән, бөтенләй ят кеше белән гомер итү — үзе бер әхлаксызлык лабаса!
Мәрьям киләчәктә ни буласын белми, бу тхрыда чынлап уйланыр!а башы да җитми, әмма кире чигенергә мөмкин түгел, ул булдыра алмый. Алар икәү, икегә бүлгәч, авыр йөк тә, ачы хәсрәт тә’ җиңеләя, Шәүкәт белән бергәләшеп хәл иткәч, ике гашыйкка бернәрсә дә авыр булмас кебек иде. Ничек кенә булмасын, элекке тормышка кире кайту мөмкин түгел иде — бу турыда үзара сөйләшмәсәләр дә, Мәрьям шулай исәпләп йөрде. Иҗади хыяллары чәлпәрәмә килгәч, аның телгәләнгән йөрәге Шәүкәткә тагын да көчлерәк омтылды, ул бары аның
янында гына жанлана, аның белән бергә чакта гына кайгысы тарала иде. Тормышта олы бер терәге, яшәвенең мәгънәсе — мәхәббәтендә генә калган кебек тоелды ана
Җылы, жилсез төннәрнең берендә алар, инде Мәрьямнең өенә кантын житкәч, хушлашмадылар, кире борылдылар да аулаграк урамнар ♦ буйлап киттеләр Тимер юлга килеп чыктылар һәм шпаллар буйлап < көнбатышка юнәлделәр. Тонык кына ялтыраган рельслар еракка, күз 2 күрмәгән, колак ишетмәгән сихри урыннарга илтәләр кебек. Менә - рельслар калтырый башлый, яман үкереп, житәкләшеп барган бу ике Э кешене бөтен дөньяга фаш итәргә тырышкандай маңгаендагы прожек- S торы белән яктыртып, каршыга поезд килә Алар читкә тайпылалар. I әмма юл калку булганлыктан, ерак китеп булмый. Җир тетрәтеп, дөбер- 3 шатыр әллә инде йөзләп товар вагоны уза Поезддан зәһәр жил бәрә <
Поезд шактый ерагайгач та әле, рельслар тәгәрмәчләр көенә жыр- < лыйлар. Ниһаять, тынлык урнаша. Бары ТЭЦ кына уфылдый һәм уң * якта ут диңгезендә йөзгән завод кала. <
Мәрьям Шәүкәт иңенә таянып рельс өстеннән бара. Бала-чага кебек < кылана, иркәләнә ул. Бераз баргач, артган кисәтүле тавыш яңгырый: х
— Рельс өстеннән йөрмә, кызый Ялгыш сөртенеп, аягыңны сынды- ♦ рырсын. <
Алар сизмәгәннәр дә, карт тимер юлчы, кечкенә фонарен болгап, я үтеп бара икән. ®
Берсе дә, җитте инде, кире борылыйк, димәде, алар Тирән күлгә - килеп җиттеләр. ч
Текә яр астында тыныч су тонык кына ялтырый. Тулган ай күл 2 суында үзен күреп, сокланудан хәйран калган. Бер ярда үскән наратлар ай нурында коеналар, икенче яр астында кара күләгә.
Алар ярдан төшеп, күләгәгә яшеренделәр. Су янында шактый сал- = кынча икән, юка жакет кына кигән Мәрьям әллә туңып, әллә дулкын- =« ланудан калтыранып куйды. Шәүкәт, канатын җәйгән бөркет кебек, пинжәген ачып, аны чакырды. Аларны ике генә адым аера иде. Мәрьям бер атлады, ике .. Яр кырыенда ике урынына бер генә шәүлә калды. Мәрьям аның иреннәреннән татлы балын да, исерткеч шәрабен дә, ачы агуын да берьюлы эчте. Аның башы әйләнде, йөрәгеннән чыккан каннар дулкын бар тамырларын көйдерде. Ялтырап яткан күл, яр буендагы тыныч наратлар, түгәрәк ай — бөтен дөнья чайкалды, авышты, ауды..
Алар комда утыралар. Мәрьям янагын Шәүкәтнең күкрәгенә куеп, йөрәгенең тигезсез тибүен тыңлый Шәүкәт тетрәнгән бармаклары белән аның чәчен сыйпый.
— Кара әле миңа!
Мәрьям башын артка ташлап аның йөзенә карый. Бу йөз искиткеч матур, акыллы, серле тоела аңа.
Шәүкәт бармагы белән аның иренен сыйпый.
— Ирен сызыкларың искиткеч матур синең. Гомумән синең йөзең, тавышың көләр өчен яратылган. Беләсеңме, мин сине оныта алмаяча- гы.мны кайчан аңладым?
— Кайчан?
— Хәтерлисеңме? Сез коридорда теннис уйный идегез Мин килеп стенага сөялдем. Син ул көнне гадәттәгедән житез, сизгер идең. Син барысын да җиңдең һәм көлдең дә көлдең. — Шәүкәтнең назлы пышылдавына якын куактан сандугач моңы килеп үрелде. — Минем күз алдыма Казанка, парк, тын урамнар килде. Мин сине элегрәк, артык кычкырып көләсең дип. гел тыеп килә идем Бары шул көнне генә синең көлүеңнең кадерен белдем.
Мәрьям дә ул көнне яхшы хәтерли. Шәүкәт өйләнгәннән соң берничә ай узгач булды ул вакыйга. Шәүкәт карап торганга, аның өчен көлгән иде ул. Ул карап торганга барысын да җиңгән иде..
— Аһ, Шәүкәт, ярый әле син бар дөньяда, ярый әле без очрашкан-быз! Юкса мин күп нәрсәдән мәхрүм калган булыр идем! Бик чибәр син, Шәүкәт!
Ул тын гына елмая:
— Булыр инде. Снна гадәтләнгәнгә генә шулай күренә.
Сандугачлар урманны яңгыратып сайрарга тотындылар. Күк гөмбәзен очлы башлары белән терәгән наратлар — сакчылар кебек хәрәкәтсез торалар. Якындагы тимер юлдан күңелле тыкылдап поезд үтеп китте. Паровоз тавышы еракларга айкалды...
Мәрьям куе үлән арасыннан зәңгәрсу яктылык сипкән кортка күрсәтте:
— Үзе кечкенә генә, нуры шундый көчле! Шул хәтле нур каян килә икән аңа?
— Алып биримме?
— Кирәкми, тимә! Кулга тоткач нуры сүнә аның. Болай да күп янасы калмаган инде, әнә таң атып килә.
Таң атканда сандугачлар сайравына кушылып. Мәрьямнең көлүе яңгырады. Иртәнге томан белән өртелгән күл өстендә икәү, су чәчрәтә- чәчрәтә, куыша-куыша су коендылар.
Куе үләнле чыклы аланда каралып ике эз калды...
Алар шәһәргә җәяү кайтып җиттеләр—автобуслар йөри башламаган иде әле.
Тимер юл буенда ике каен үсеп утыра: берсе ямь-яшел, икенчесе корыган.
— Кара инде боларны. — диде Шәүкәт.— Теге купшы каен яшь кызлар күлмәге кигән әбигә охшаган. Ә икенчесе, яшьли корыганы, табигый, матур. Шулай бит?
Мәрьямгә калса, яфраклы агач искиткеч матур иде. Аның җиргә кадәр салынган бөдрә тармакларында, юан, ак кәүсәсендә тереклек көче бар кебек. Ә корыган агач үле ботакларын шәфкать сорап күккә сузгандай...
Әмма Мәрьям бу юлы Шәүкәт белән бәхәскә кермәде. Кояш үрелеп шәһәр урамнарына сыңар күзе белән караганда, алар аерылыштылар. Мәрьям үбәргә яңагын гына куйды да, борылып карамаска тырышып, ашыгып китеп барды.
Күргәзмәдә
Морат бераз тын ала, Морат ял итә. Башына, нервларына вакыт- вакыт ял бнргәләмәсә, ул киеренкелек белән эшли алмас иде, әлбәттә.
Морат ял иткәндә тик кенә утырып тора алмый, шук малай шикелле кызык ясарга, көләргә җай эзләп йөри. Мондый чакта аннан сак булырга кирәк: бөтен кеше алдында көлкегә калдыра ул. Дөрес, ул моны явызлык белән эшләми, шулай да алдын-артын уйламый, кеше хәле белән һич исәпләшеп тормый, шунлыктан күпләрнең хәтерен калдыра.
Дөньядан хәбәре китеп, уйга чумып утырган Мәрьям Морат өчен чын-чынлап табыш булды. Ул озын итеп скрепкалар тезмәсе ясады, аның бер очын бик җайлап, узып киткән арада, сак кына Мәрьямнең итәгенә беркетте. Үзе бу шуклыгыннан бик канәгать, кычкырып көлүдән көчкә генә тыелып тора, башкаларга, көлмәгез, әйтмәгез, дип Мәрьямнең җилкәсе аша үзе кебек нечкә, озын бармагын яный. Ул гына түгел, Морат бик тырышып, линейка, циркуль белән сызып, җилем ябыштырып, калькадан очлы калфак ясады, аны кызылга, яшелгә буяды, аны папкага салып, Саҗидә апа янына килү сылтавы белән, бүлмә буе күтәреп килде һәм күзләрен бер ноктага төбәгән хәлдә хәсрәт дәрьясына чумып утырган Мәрьямнең куе кара чәченә кадап куйды.
Бүлмэдәгеләр кайсы стенага борылып, кайсы өстәлгә иелеп пырх-пырх көлештеләр: шамакай калфагы киеп, уйга чумып утырган хатынның кыяфәте чыннан да көлке иде.
Ә Мәрьям Шәүкәт турында уйга чумган. Ул әле генә күргәзмәдән кайтып утырды. Күргәзмәнең кайчан ачылачагын Шәүкәт әйтмәгән дә ♦ иде. Анлашыла: ул Мәрьямгә картинасын күрсәтергә теләмәгән. Шуна < күрә Мәрьям күргәзмә ачылуын чит кешеләрдән ишетеп, ялгызы гына < барып карады. Залның ишеген ачып кергәч тә, Шәүкәт картинасын әллә ~ кайдан бер карауда таныячагына ышанган иде ул. Юри зал уртасына Э басты да дүрт стенадагы рамнарны да, урыныннан кузгалмыйча, ерак- 5 тан карап чыкты. Юк, тапмады. Бер әйләнде үз тирәсендә, ике — юк. I күрмәде Шәүкәтне. Шулай ук куймадылар микәнни аның эшен бу күр- g гәзмәгә, тагын да хаксызга рәнжеттеләр микәнни? Шәүкәтне, меңнәр < арасыннан бер күрүдә танып булырлык талантлы Шәүкәтне, тагын § хурладылар микәнни?
Мәрьям стеналар буйлап әкрен генә йөреп чыкты. Юк Шәүкәт... < Рамнардагы этикеткаларны укырга башына да килмәде аның, ул бит j Шәүкәтнең картинасын болай да бер күз салуда танып алачак!
Ахырда, аптырап, почмактагы өстәл артыннан сирәк-мирәк тамаша- ♦ чыларны ялкау гына күзәтеп утырган, модный киенгән кызга мөрәҗәгать итте ул:
— Художник Аитов эше юкмыни биредә?
Кыз бик белдекле кешедәй елмайды:
— Бар, булмаган кая! Күргәзмәнең кадагы! Әнә теге баштагы зур полотноны күрәсезме?
— Кайсы?
— Әнә, «Көтүче жыры» дип атала .
— Сез ялгышасыздыр. Мин Аитов турында сораган идем
Кыз үпкәләгәндәй булды:
— Ничек ялгышыйм инде! Мин Аитовның үзен дә бик яхшы беләм. Берничә ел инде таныш без аның белән. Искиткеч талантлы кеше. — Кыз илһамланып сөйли башлады. — Сез төсләр гаммасына гына игътибар итегез: төсләр ачык, чиста, алар кеше күңеленә бик көчле тәэсир итәләр...
Мәрьям аны тынлап бетермәде, полотно янына китте
...Күзләрне камаштырырлык жете кызыл жилән, башкорт бүреге кигән кәҗә сакаллы бер карт калкулык башындагы олы ташка утырган да курайда уйный. Аның аяк очына, Мәрьямгә йөзе белән, иякләренә таянып, түгәрәк битле малай сузылып яткан Калкулык астында кыр ышыклау полосалары белән тигез шакмакларга бүленгән басулар, бакчалар. Офыкта күргәзмә әсбапларда гына була торган авыл: ап-ач йортлар, антенналар һ. б. Зәнгәр күктә үрнәк-күргәзмә болыт...
Мәрьям картинага озак карап торды. Композиция, рәсем, төсләр ягыннан караганда барысы да үз урынында. Менә бу жире начар, дип тотынып хурларлыгы юк кебек, киресенчә, мактарлык урыннары да шактыйдыр. Ләкин монда кеше күңеленә тәэсир итәрлек, каракчыны дулкынландырырлык көч һәм хисләр сизелми Картинада курай күренә, тик аның моңы ишетелми. Гомумән Шәүкәтнең һәр сызыгы белән йөрәккә тәэсир итә торган палитрасы күренми.
Мәрьям үзен:
— Ул бит яшь әле, үсә-үсә өйрәнер. Хәтта генийларның да башлангыч чорда нжат иткән өйрәнчек әсәрләре шедевр булмаган, — дип юатырга тырышты. Ләкин }л һәр геннйныц иң начар рәсемендә дә кешене дулкынландыра торган, үзенә генә хас каләме сизелгәнен белә иде. Ә биредә андый каләм сизелми иде шул
Артык җентекләп карый торгач, Мәрьямгә бөтен картинада фальшь сизелгәндәй тоелды. Буяулар артык ачык. Күзне ертып торалар Авгор
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
кешеләрне маңгайларына бәреп шаккатырырга тырышкан Л1әрьям хәтта Шәүкәтнең бу картинаны ни кыяфәттә язганын күргәндәй булды: кашларын җыерган, рамга тарткан киндерне сөзәргә җыенгандай башын иеп эшли, ә күңеле белән әллә кайларда гизә. «Без божества, без вдохновения». Иҗат эшендә үзеңне мәҗбүр итү шулкадәр авыр эш бит! Илһамсыз, дәртсез, бер тырышлык белән генә, үз-үзен мәҗбүр итеп язылган бу картина Шәүкәтнең җилеген суыргандыр, тормышын бер газапка әйләндергәндер үзе дә! Бигрәк тә ул үзенең урта кул, чырайсыз әсәр иҗат иткәнен белгәндер, белми мөмкин түгел. Мескен, бичара!
Мәрьям бер уйлады да кызганды Шәүкәтне, икенче уйлады да нәфрәтләнде. Аның күңел түрендә, үзе дә аңлап җиткермәгән коточкыч шом кузгалды, «һәлак булган Шәүкәт, беткән, юкка чыккан! Аны хәзер яңадан тергезү мөмкин түгел. Бөтенесен өр-яңадан башлау өчен яңадан туарга кирәк. Ә аның яше утызга җиткән инде!»
Шушы нке сәгать эчендә, картина алдында басып торганда. Мәрьям Шәүкәт күңелендәге моңарчы үзе өчен билгеле булмаган караңгы почмакларны күргәндәй булды. Гомумән, ана Шәүкәт яңа ягы белән, яңа яктылыкта күренде һәм бу Шәүкәт — таныш түгел кеше, намусы чиста түгел кеше иде. Мәрьям өчен бу кеше тирәсендә балкыган нур сүнде. Ул хәтта үткәннәренә, үзләренең мөнәсәбәтләренә дә яңача карады һәм моңарчы аның өчен сер булып калган күп нәрсәләр хәзер ачыклангандай булды. Ләкин әле Мәрьям боларның барысын да тиз генә аңлап җиткерә алмады. Берничә көннәр буе каңгырып, аптырап йөрде ул.
Моратның яшел костюмлы озын гәүдәсе гел күз алдында чайкалып тора кебек.
— Мәрья-әм! Авызыңны ачып утырма, җор бул! Вилданың көньякта нишләп йөри дип беләсең! Жәлләмә акчаңны, бир миңа йөз тәңкә! Мин бер-ике көн эчендә менә дигән компрматериал алып кайтырмын үзеңә! Гомерлек документ булыр!
Мәрьям, шамакай калфаклы башын күтәреп, Моратның сүзен аңлап җиткермәгәндәй карап утыра. Аннары төссез тавыш белән;
— Нәрсә ул компрматериал? — ди.
— Компрометирующие материалы, юләр. — Морат бөгелә-сыгыла көлә.— Аның тамагы тук, эше юк, җитмәсә кояш йөрәкне кыздыра. Вилдан түгел, фәрештә дә чыдамый анда. Пляжда берәр ханым белән янәшә кызынып ятканын сиздерми генә карточкага төшереп алам да — менә сиңа компрматериал. Ә син, бичара, монда ач утырып ябыгып беттең инде!
Бүлмәдәгеләр тыела алмый көләләр.
Ишекне шар ачып, каты басып, мастерскойга җил-җил атлап Ирина Сергеевна килеп керде:
— Ха-ха-ха!—дип рәхәтләнеп көлде ул. — Әллә сез цирк өчен клоунны да үзегездә генә әзерләмәкче булдыгызмы? Ни кидең син, Мәрьям?
Мәрьямнең, берни аңламый үзенә карап торганын күргәч, аның башындагы калфагын салдырып, алдына куйды, үзе мастерскойның аргы башында, эшкә чумгандай кыланып утырган Моратка бармак янады:
— Синең эшеңдер әле, юньсез! Ял иткән чагыңдыр.
Морат борылып карамый, тик тавышсыз көлүдән аның җилкәсе калтырый.
һәрвакыттагыча Ирина Сергеевнаның күңеле шат. дәрте ташып чыккан. ул баскан урынында тик тора алмый, таптана.
— Ну, ничек, Мәрьям, эшләр? Барамы? Минем янга бер кереп тә чыкмыйсың син, ә? Әллә үпкәләдең инде?
— Юк, үпкәләмәдем. Йомышым юк иде, шуңа кермәдем.
— йомышың булмаса да кер! Әйдә әле, әйдә? — Ирина Сергеевна, моның алдында сөйләшмик дигәндәй, Камәрия ягына күз кысып куйды. — Монда комачауламыйк, безгә кереп сөйләшик.
Ул Мәрьямнең проекты турында бүген генә ишеткән икән. Әллә кайчан миңа керергә кирәк иде, дип әрләп тә алды. Урындык алып килеп, ♦ башта Мәрьямне утыртты, аннары үзе өстәл артына урнашты. <
— Менә без Газиз белән киңәштек. Әлбәттә, бөтен бер микрорайон- < га проект ясау турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Синең анда бик s оригинальный йортлар бар икән. Башта без менә шуларнын берсен Н төзеп карыйк. Син хатын-кыз, милли кадр. Менә шу на басым ясап, 5 тиешле оешмалардан рекомендация, отзыв яздырып, мәсьәләне кабыр- I гасы белән горсовет алдына куярга кирәк. Якаларына ябышырга 3 кирәк, «юк» дип әйтергә телләре бармаслык булсын. Анысын син бул- < дыра алмассың, без Газиз белән икәү эшләрбез. Ә син бик матурлап. $ аяктан егарлык итеп, эскизыңны яса. Урам яктан күренеш булсын. Бар, шуны эшлә.
Мәрьям каршы әйтеп карады: <
— Мин бит бөтен бер комплекс эшләгән идем. Барысы да булсын ®
иде... ♦
— Менә кызык! Син әллә ни теләрсең! Менә мин бүген коммунизм- < га керергә бик теләр идем дә, булмый шул. Мөмкин нәрсәне сорарга я кирәк. Торак йортлар типовой проект буенча салына инде, бер микро- ° район турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Син башта аларның берсен = әйбәтләп эшләп бир. Микрорайоннарына да чират җитәр. Еллар гына тыныч булсын, әллә нинди калалар төзерсең әле. Ә хәзергә бар, эшлә. s Эскизын шушы арада китерсәң, бик шәп булыр иде.
Чигенү 5
Казанка өстендә вак дулкыннар шаяра. Алар йөгерешеп киләләр дә. 3 бетон ярга бәрелеп, кире чигенәләр. Су кырыеннан ниндидер җанвар шуып үткәндәй була.
— Кара әле, кара! — ди Мәрьям Шәүкәткә. — Нидер йөгереп йөри түгелме?
— Юк ла, дулкын шулай сугыла.
Алар бетон ярда, офыкка якынаеп килгән кояшка карап утыралар. Кичке йомшак нурлар шаян дулкынчыклар белән уйный Табигать көндезге эсседән соң иркенләп тын ала.
Мәрьямнең йөзе уйчан, Шәүкәт нидер сизенгәндәй караңгы чырайлы, аның учында Мәрьямнең кулы.
— Шәүкәт, мин күргәзмәдә булдым!
Шәүкәтнең кулы сизелер-сизелмәс кенә тетрәнеп куйды. Әллә Мәрьямгә генә шулай тоелдымы? Тагын тынлык. Ахырда Шәүкәт түзми:
— Ну, ничек сон, нигә дәшмисең?
Мәрьям, дулкыннардан күзен алмыйча, әкрен генә әйтә.»
— Син андый түгел идең, Шәүкәт...
— Ну, әйт, кай җире җитешми, кай җире ярамаган?
— Барысы да әйбәт, һәммәсе тиешенчә. Тик кураең гына син теләгән көйне уйнамый.
— Нинди көй уйный соң ул?
— Ул гомумән уйнамый. — Мәрьям гаепле кешедәй башын ия төште.—Гафу ит, мина синең көтүчең таяк кабып утыргандай тоелды.
Шәүкәт, Мәрьямнең кулын бетонга ташлап, кесәсеннән сигарет эзләргә тотынды:
— Акыл сатарга яратасың син, менә нәрсә. Гомумән, бер эше буенча гына кеше турында фикер йөртеп булмый әле. Минем иҗашмдз кайбер җнтешсезлекләр бардыр, булмый калмас. Шуңа күрә укырга
«..К.У.-М». S3
керәм дә бит инде. Менә институтта укып чыккач, курае да сызгырыр, башкасы да булыр.
Мәрьям көрсенеп куйды.
— Бирсен ходай!
Аның тавышында өметсезлек ярылып ята иде.
Тагын тынлык. Тагын дулкыннар бер-бер артлы бетонны ялап уза* лар. Шәүкәт сигаретын сындырып суга ыргытты. Аннары Мәрьямнең битен учларына кысып, йөзенә туры карады:
— Син бит миңа, гений булмасаң да, гади Шәүкәт булып калсан да яратырмын, дигән идең...
— Әйе, әйткән идем.
— Хәзер башкача уйлыйсыңмы әллә?
— Юк. Хәзер дә шулай уйлыйм... Шәүкәт булып калсаң... дигән идем шул мин.
Шәүкәт бу сүзләрнең серенә төшенә алмагандай шактый вакыт тын утырды. Назлы дулкын бетон яр кырыеннан, елгыр хайвандай, берничә тапкыр йөгереп узды.
— Тагын акыл сатасың. Ни дип әйтүең инде бу, үзгәргәнсең, дисеңме?
Мәрьям әрнүле тавыш белән аның яшькелт күзләренә туры карап әйтте:
— Әйе, син танымаслык булып үзгәргәнсең!
— Ашыкма, танырсың әле. Мин бер шәкерт кенә ич хәзергә. Менә укып чыгыйм... Хәер, сиңа ярап булмас. Жюри теге картинага яхшы бәя бирде.
Мәрьям бу турыда тагын да сөйләшеп, үзенең дә, Шәүкәтнең дә кәефен кырырга теләмәде.
— Син китәсең инде алайса. — диде ул. — Ә мин нишлим?
Бу киләчәк турында батырчылык итеп беренче тапкыр сүз башлавы иде аның.
— Изге нияттә бул!—диде Шәүкәт ваемсыз гына. Ул тагын үпкәләгән иде.
— Ансы шулай да бит... Тик минем тормыш та үзгәрер, ахры. Моннан ары элеккечә яшәп булмас...
— Нишләп?
— Соң мин Вилданнан китәргә тиеш бит инде.
Бу сүзләрне әйткәч, үзенә-үзе ачуы килде Мәрьямнең: әйтерсең ин әһәмиятлесе — Вилдан белән аерылу-аерылмауда.
Шәүкәт бөтен гәүдәсе белән ана таба борылды:
— Шул чаклы кырт кисәләрмени? Гел үзең турында гына уйлыйсың син, әйеме?
— Әлбәттә. Минем синеке генә булырга теләвем—эгоистлык, билгеле.
Мәрьямнең ирониясен Шәүкәт сизмәмешкә салышты:
— Бу безнең икебезнең генә серебез булып калырга тиеш. Бу очракта Вилданның нишләрен белеп булмый. Шау-шу чыгарыр, гауга куптарыр... Минекеләргә барып ишетелсә... Үзең беләсең, минем быел укырга керәсем бар... Уку мәсьәләсен генә хәл итик инде. — Ул. Мәрьямнең өнсез калганын күреп, тавышын йомшартырга тырышты. — Аннары шәхси тормыш мәсьәләсенә күчәрбез. Мин барыбер сннсез яши алмыйм. Үзең дә беләсең ич. Тик син ашыкма, ашыкма гына. Бераз сабыр ит...
...Мәрьям ничек урыныннан кузгалып, ничек урамга килеп чыкканын хәтерләми. Бар көченә сиренасын улатып чапкан «ашыгыч ярдәм» машинасы астына керә язгач кына аңына килде ул. Ак халатлы ир врач ачык ян тәрәзәнең өске рамына чытырдап ябышкан. Машина каты чыелдап Мәрьям янына туктады да, ул читкә тайпылуга, кузгалып күздән югалды. Кемдер авыр хәлдә, кемгәдер ярдәмгә ашыгалар иде...
«Мәхәббәт-чир ул»
Урамнарда газоннар шау чәчәктә, юкәләрдән баллар тамган чак — татлы истән башлар әйләнә. Таш стеналардан эссе бөркелә. Ф
Ә мастерскойда гадәттәгечә карангы һәм салкынча. Бүлмә эче иркенәеп калган, чөнки күпләр ялда. п
Морат тагын дөньясын оныткан, шәһәр паркын бизәү буенча эскиз- S лар төзи. Ул үзе баш күтәрми эшли, башкаларга да тын алырга мөм- _ кинлек бирми. Мәрьям ишектән килеп керү белән, аны үз янына чакы- < рып алды:
— Син ни белән шөгыльләнәсең әле? а
— Менә йортны эшләп конструкторга бирдем. Тышкы оформление- и
сен Газиз эшли. п
— Анысын беләм! — Түземсезлектән Моратның йөзенә кызыллык х бәреп чыкты, күзлек пыялалары елтырап куйды. — Хәзер нишлисең? =
— Яна кафеның эчке оформлениесенә тотынырга торам.
Моратның сабырлыгы бетте. Ул урыныннан сикереп торды да кыч- S кыра ук башлады.
— Ни булды безнең архитекторларга? Бу нихәл? Эш муеннан! Әнә тагын бер йортка индивидуаль проект төзергә кирәк. Ә бездә безобразие! Эшкә күнел бирү юк, жаваплылык сизү юк! «Тотынырга торам», имеш! Тотыныр) а тормый юньле архитектор, эшли, эшли!
Морат сүзен төгәлләп, кнре урынына утырды һәм кычкырып көлүдән чак кына тыелып торган Мәрьямгә «кит!» дигәндәй кул селтәде.
Мастерской житәкчесе Шәехзадин өчен бар дөнья архитектура белән чикләнгән иде. Ул үз тирәсендә эшләгән кешеләрнең ничек яшәгәнен, ни уйлаганын белми дә. белергә дә теләми Аныңча, кеше эш турында, шул проектлар турында гына уйларга тиеш иде. Ул, Мәрьямнең күңел төшенкелеге белән һич исәпләшмичә, аннан эш таләп итеп торды һәм шуның белән, үзе дә сизмәстән, архитектор Закированың газаплы кичерешләрен жинеләйтте.
Кичке уңайда Газиз кергән иде, Морат белән бер-ике авыз сүз генә сөйләште дә илтифатсыз гына Мәрьямгә дәште:
— Теге йортның оформлениесен эшләдем мин. Сиңа ошармы инде, юкмы...
— Кайчан алып киләсең соң?
— Әле Жилплошадкадан кайтып килә идем Туры монда килүем түгел... Әйдә, барып карыйсыңмы, машина ишек төбендә тора
Мәрьям, «жибәрәме сон» дигәндәй, Морат ягына ишарә ясады.
— Әй, Морат,—диде Газиз, тавышын күтәреп. — Закирова белән объектка барып кайтыйк әле!
Морат, «бәйләнмәгез әле» дигәндәй, иңбашларын гына сикертеп куйды.
Заманында Шәүкәт Газиз турында «дилетант», ягъни күп нәрсәдән хәбәрдар булса да. ижатка сәләтсез кеше дигән иде. Ул хаклы булмаган Газизнең кулыннан күп эш килә.
Ул Мәрьям алдына йорт фасадына ясалырга тиешле милли бизәкләрнең өч вариантын куйды: теләсә кайсын сайлап ал. һәркайсы бик пөхтә итеп, зур төгәллек белән эшләнгән, һәркайсы үзенчәлекле, матур. Хәзер шуларның берсен проект авторы сайлап ала, ә икесе ташлана: Мәрьямгә бу әрәм хезмәт булып күренде.
— Кайсын сайларга белмим инде. Өчесе дә бик ошый. Ник сон син өчне эшләдең? Берсе дә бик житкэн булыр иде.
— Алар унау иде әле. Калганнары, минемчә, карап торырлык та түгел.
Газиз, бер папкадан эскизлар алып, бер-бер артлы Мәрьям алдына ташлады;
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
— Менә кара... Бусында мин төсләрен таба алмадым... Бусында формасы бик матур түгел... Бусы артык куе бизәкле... бусы сыек. Хәер, үзең кара...
Ул үз хезмәтенә чит күз белән карый белә һәм аек фикер йөртә иде. Мәрьям аның шул чаклы эшли алуына да һәм үз хезмәте турында шулай таләпчән фикер йөртүенә дә гаҗәпләнде. Ул да һәр проектным берничә вариантын ясый, ул да эзләнә, тик һәр вариантны бу кадәр төгәллек белән ясамый, әгәр ясаса, үз хезмәтенә сокланып һәм мактанып карый... Дөрес, моны кешегә сиздерми ул, шулай да..,
— Я, кайсы ошый? — ди Газиз.
— Барсы да ошый... Менә бусы бигрәк тә.
Газиз калган эскизларын җыеп папкасына салды:
— Нәкъ шунысын сайлап алырсың дип уйлаган идем аны.
— Проектны кире каксалар, никадәр хезмәтең әрәм була инде,— диде Мәрьям.
— Минемчә, проект кабул ителәчәк. — Газиз өстәлне әйләнеп чыкты да, Мәрьямгә каршы утырып, сигарет кабызды. — Мин җирлекне әзерләп куйдым, кайбер кешеләр белән сөйләштем. — Ул көчле кешеләрдәй эре кыяфәткә керде. «Я алла, син дә кыланчык икәнсең әле, дип уйлады Мәрьям. Синең дә үзеңне күрсәтәсең килә». Газиз инде көне буе эштә булган, ләкин кунакка барырга җыенгандай пөхтә, чиста. Тамчы да арганлык сизелми. Җиңнәре сызганып куелган ак күлмәгендә кер заты да, бер җыерчык та юк. Дулкын-дулкын куе коңгырт чәченен ник бер бөртеге тузгып чыксын. Ул тезен чәнчеп утырган да, калын иреннәрен турсайтып, түшәмгә төтен боҗралары очыра. Мәрьям бүлмәне күздән кичерде: шкаф өстенә дөнья кадәр планшет өелгән, стенадагы озын-озын өч киштәгә гипс, мәрмәр, агач һәм пластилиннан ясалган эреле-ваклы фигуралар, бюстлар тезелгән. Тәрәзә янында гына кечкенә шкаф — анда буяулар, ниндидер тартмалар, пумалалар... Өстәлдә дә һәрнәрсә кул астында, үз урынында. Бүлмә кысан, әйбер күп булуга карамастан, һәркайда тәртип, чисталык. Бүлмәнең буяу исе аңкыган һавасы күңелне дулкынландыра кебек. Бу гади урын гына түгел, биредә кеше иҗат итә, аның күңеле гүзәллеккә, матурлыкка омтыла. Тормыш ваклыклары кертелми монда...
— Әллә бераз позировать итәсеңме? — диде Газиз, тынлыкны бозып.
— Әле син минем портретны ясау фикереннән ваз кичмәдеңмени?
— Ю-у-к1 Син үзең вакыт тапмадың бит. Кая әле, теге киндер исән булырга тиеш!
Газиз сигаретын сүндерде дә шкаф артыннан таныш рамны тартып чыгарды:
— Менә икән!
Рамны әле генә үзе кузгалган урындык аркасына терәп куйды, шалт итеп утны кабызды. Бүлмә эче шактый караңгыланган икән инде, Мәрьям ирексездән күзен йомды.
Киндердән аңа калкурак яңак сөякле, менә-менә көлеп җибәрергә торган калын иренле яшь кыз карады. Кызның озынча күзләре дөньяга могҗиза көтеп карыйлар. Моннан алты ел элек Мәрьям шушындый булды микәнни?
Ул сумкасыннан түгәрәк көзге чыгарып, үзенә карады. Әйе, бу ул — Мәрьям, тик бик үзгәргән Мәрьям. Аның күзләрендә күңелсез уйлар чагыла, иннек сөрткән иреннәрендә елмаю галәмәте юк, яңаклары суырылып киткән, күз төпләрендә әз генә җыерчыклар беленеп тора. Мәрьям, көрсенеп, көзгесен кире сумкасына яшерде.
— Да-а, — диде Газиз дә сузып кына. — Теге чакта бу портретны ясап бетерәсе калган. Ул вакытта синең особый чагың иде. Гашыйк
идең син. Ләйлә кебек. Әйе, Ләйлә, Зөһрә, Джульетта һәм инженер Закирова. Хәер, ул чакта фамилияң башка иде бугай.
Мәрьям күңелсез көлемсерәде:
— Иик, син мине хәзер гашыйк түгелдер, дип беләсеңме?
— Ну... хәзер инде...— Газиз нигәдер телен тешләде. Ул портрет ф
янындагы урындыкка утырды. — Хәзер..—диде түшәмгә карап. Мәрьям аның барысын да белгәнен, тик бу турыда фикерен әйтергә ч кыймаганын сизде. х
— Я. әйт инде... нәрсә хәзер? Н
Газиз батырайды: £
— һәрнәрсәнең үз вакыты бар бит. Мәхәббәтнең инде бигрәк тә. |
Упжидедә-унсигездә гашыйк була кешеләр. Яшь чак — ахмак чак. з Ә инде, әйтик, яшен егерме биштән узгач, гашыйк булып булмый шул... < Аның кирәге дә юк. Кайбер тилеләр «сөям» дип йөриләр дә бит. әмма < ул мәхәббәт түгел, яман чиргә әйләнә. Кырыкка житкәч, скарлатина * белән авырган кебек. Кешене эштән чыгара ул. Ир белән хатын ара- = сындагы мәхәббәт ижатка ярдәм итә дигән сүзгә ышанмыйм мин » Гашыйк булгач, хәтта бөек Паганини да скрипкасын ташлаган! Шу * булдымы файдалы нәрсә! ф
Газиз кызып китте, урыныннан сикереп торды да. ишек янына басып, < сүзен дәвам итте. ®
— Мөнәсәбәтләрдә акыл өстенлек итәргә тиеш! Акыл! Ә хисләр, ° хисләр барсы да сәнгатькә, ижатка бирелсен. Мондарак кил әле? =
Мәрьям, хәйран булудан авызын ачып, урыныннан кузгалды да бер- < ике адым ишеккә таба атлады. Ул Газизнең сүзне ничек дәвам итәрен а һич чамалый алмады. Ә Газиз алтын балдаклы матур кулы белән артистларча жест ясап почмакка күрсәтте. Почмакта ак җәймә белән = капланган әйберне күргәч, Мәрьямнең келт итеп исенә төште: анда теге = «Исәнме, кояш» дип аталачак сын тора иде бит әле. а
Газиз киң селтәнеп җәймәне тартып алды, аның жиле Мәрьямнең а битенә бәрелде.
Сын әзер диярлек иде. Кеше тәне төсле алсу груша агачыннан ясалган йөз тере кебек, җанлы кебек иде. Чибәр, яшь кыз, кулларын күкрәгенә куеп, сөенеп, дулкынланып карап тора. Бар да дөрес, пөхтә эшләнгән, бар ягы да җитә кебек. Бюст ошый, ышандыра, уйландыра. Ләкин... ләкин бу Микеланджело түгел, Роден да түгел. Бу Лотфул- лии, сәнгать кыясына менә торган баскычның Роденнан шактый түбән аратасында торган Лотфуллин иде. Әгәр Газиз әле генә мәхәббәт турында фәлсәфә сатмаса, бу чагыштырулар Мәрьямнең башына да килмәс иде. бәлки. Ләкин хәзер ул бу әсәрнең, гәрчә ул сәнгать әсәре булса да, түбән дәрәҗәдә торуының сәбәбен аңлады: аның авторы бигрәк дөрес яши, бигрәк пөхтә кеше шул. Анда талпыну, омтылыш юк. Хисләр кайнавы җитми ана. Дөрес, гашыйк булгач. Паганини бер ел буе скрипкасын ташлап торган, ләкин скрипкасын кулына алган чакта, ул чын тылсымчыга, могҗизачыга әверелгән Юк. йөрәкнең талпынуы, хисләрнең ташуы берсе дә бушка түгел, алар кешегә канат бирәләр.
Билгеле, Газиз иҗатын юкка чыгару, кимсетү урынсыз. Чөнки Микеланджелолар, Роденнар мең елга бер генә туалар Шуңа күрә һәр ижат кешесенең дөньяда \з урыны, үз кыйммәте бар. Әгәр ул чын күңелдән ижат итсә, әгәр ул фальшька бирелмәсә...
Әйе, Лотфуллиннар кебек чын күңелдән хезмәт итүчеләр булмаса, сәнгать үләр иде, Роденнар да тумас иде. Шулай булгач, сәнгатьтә, иҗатта көчен җиткәнне башкару, кулыңнан килгәнне булдыру, әзме* күпме үз сүзеңне әйтү —үзе зур бәхет бит!
Газиз Мәрьямне сокланудан телсез калган дна белде, ахры, бик канәгать булып:
— Менә күрдеңме инде, — диде дә. сынны бик кадерләп жәймәгә төреп куйды.
Кем белә, бәлки художник Лотфуллинга да чын мәхәббәт килер, килер дә күп нәрсәләргә аның күзен ачар әле.
Тик Мәрьям түгел. Газиз ана ошый, ул аның белән дус булуына бик шат. Ләкин беркайчан да ул Газизне сөя алмаячак. Элегрәк, Шәүкәткә кадәр очраткан булса да, сөя алмас иде. Ник? Аны ничек аңлатасың? Ник моны сөясен, ник тегене сөймисең? дигән сорауга берәүнең дә юньләп жавап биргәне юк бит әле,
Кояш баегач
Мәрьямнәр тәрәзәсенә кояш төшкә кадәр генә карый. Кичке уңайда ул йортның икенче ягына күчә. Кояш баер алдыннан, каршы йортларның тәрәзәләрендә һәм «Пампушкижның пыяла стеналарында шәфәкъ кызыллыгы чагыла башлагач. Мәрьямнәр бүлмәсе караңгылана, моңсулана. почмакларга эчпошыргыч күләгәләр оялый.
Мәрьям өенә бик соң кайта, ул үзен кая да булса барырга, йөрергә, кино карарга мәжбүр итә. Өйгә кайтып керүгә, ятар вакыт житкән булсын. Яткач та йокыга китәрлек арылсын.
Бу йорт ана чит инде. Ул бернәрсәгә дә үкенми, үзен гаепләми, әгәр гаебе бар икән, аның өчен жәзасын алырга риза иде. Ул инде бу йорттан чыгып китәчәгенә күңелен беркетеп куйган, бу турыда алдан ук Вилданга хат та язмакчы иде. тик аның адресын да. канчан кайтачагын да белмәгәнгә күрә, хат яза алмады. Вилданның үзеннән дә ике ай буена бер хәбәр дә килмәде.
Кичләрен авыр иде Мәрьямгә — эчтән янган хәсрәт утыннан тыны кысыла, күңеле тула, тик елый алмый ул. Уйларының очына чыга алмый. Тик Фәйрүзәне уйлап кына үзенә юаныч таба. Аны тизрәк авылдан алып килеп, кочагына кысса, иреннәре белән тыгыз битенә орынса, куллары белән куе чәчен сыйпаса, җиңелрәк булыр иде кебек... Ләкин авылга кайтып килү өчен өч көн вакыт кирәк, ә Моратның бу турыда ишетәсе дә килми: эшнең шул чаклы тыгыз вакыты, кая ул! Менә теге атнада, менә киләсесендә, дип сузып тик йөртә. Ярый ла: эштә әз булса да онытылып торасың, ә өйдә, тын өйдә ялгызың һич түзәр тәкать юк.
Мәрьям үзен эшкә тотынырга мәжбүр итте, һәр нәрсәне үз урынына куйды, тузанны сөртеп, идәнне юып чыгарды. Радионы бар көченә кычкыртып сөйләтте. Бөтен жирдә ут кабызды. Телевизорны тоташтырды. Өйдә ниндидер сагыш оялагандай күңелсез иде. Ник болай сон әле?
Ахырда ул кухняга чыгып, газ кабызды, чәй кайнатырга куйды. Өнгә әзрәк ямь кереп китте. Мәрьямнең әллә кайчаннан бирле газ кабызганы юк инде. Бөтен квартирга Цейлон чәенең хуш исе таралды Мәрьям иң матур чынаякка каты итеп чәй ясады. Инде утырып чәй эчим дигәндә генә бик каты чәрелдәп звонок шалтырады. Мәрьям сискәнеп китте.
Ишек төбендә Вилдан басып тора иде. йөзе гадәттәгедән дә карарак төсле. Әллә кояшта янганга, әллә кәефсезлектәнме?
Мәрьям ирексездән артка чигенде:
— Син... кайттың дамыни?
— Күрәсең ич. Көтми идеңме әллә? — Вилданның тавышы карлыккан. Ул чемоданын почмакка атты да. тузанлы ботинкаларын да салмыйча, бүлмәгә узды һәм радионы туктатып, телевизорны сүндереп, урындыкка утырды. Ул бер хәрәкәтсез, күзләрен стенадагы бер ноктага терәгән хәлдә калды. Берәү дә сүз башламады Мәрьям башындагы яулыгын салып, чуар ситсы халатын тарткалап к>йды да диванга барып утырды.
Вилдан хатынының сүз башлаганын көтә иде булса кирәк. Ул бер сүз дә әйтмәгәч, ниһаять, хәрәкәткә килеп, күкрәк кесәсеннән солдат хаты төсле иттереп өчпочмаклап бөкләнгән кәгазь кисәге тартып чыгарды да өстәлгә ташлады:
— Мә, укы! ♦
Хат яхшы сызым кәгазенә тушь белән язылган, имзасы юк. «Син < анда йөргән арада монда хатының тик кенә тормады...> Әһә, ишеттер- < гәннәр дә инде. Иренмәгәннәр, Вилданның кайсы шәһәрдә, нинди х заводта икәнен белеп йөргәннәр. Каян белгәннәр, диген! Н
Хат язучы берне биш иткән. Анонимчыдан такт саклауны, дөреслек- 2 не генә сөйләүне таләп итеп булмый инде анысы. Баш ватып торасы I да юк, кем язганы мәгълүм... Камәрия стиле сизелеп тора. Мәрьям 3 елмаюдан чак тыелып калды. Камәриянең дә файдасы тияр икән. Ул < бу хаты белән Мәрьямгә ничаклы яхшылык эшләгәнен үзе белмәгәндер < дә әле, бичара Беренчедән, хәзер Вилданга, менә шулай булды, мин шул сәбәпле китәм, дип анлатып торуның кирәге юк. Икенчедән, бу < хатны Вилдан моннан берничә көн элек алган, хәзер инде аның кызуы <■ сүрелгән, ул хәзер Мәрьямнең китәчәген дә көтелмәгән хәбәр дип кабул ~ итмәячәк иде. ♦
Ул шоколад төсендәге куе коңгырт күзләрен Мәрьямгә төбәп жа- < вап көтә иде: “
— Я, ни диярсең? °
Әгәр Мәрьям: «Юк ла, бер явызы араны бозарга маташа, ышан- = ма»,—дисә, Вилдан, әлбәттә, хатынына ышаначак һәм үзен өстеннән * тау төшкәндәй хис итәчәк иде. Ләкин Мәрьям аның күзләренә туры а карап, эченнән тартып чыгаргандай авыр итеп:
— Мин аның белән очраштым шул. —диде. 2
Вилдан артка чайкалып китте. Хатынының күзгә карап: «Мин гаеп- = ле», — дип утыруы аның зиһенен таратып жибәрде
Мәрьям урыныннан торды да стена эчендәге шкафтан мендәр, мат- а рац, юрган, чиста җәймәләр алды, кухня идәненә урын җәйде, ишекне эчке яктан урындык белән терәтте һәм утны сүндереп ятты. Өстәлдәге бер чынаяк чәй эчелми калды.
Күктә ялгызы нур чәчеп йөргән тулы ай тәрәзә аркылы Мәрьямнең йөзенә карады. Мәрьямнең күңелендә дә бушлык һәм тынлык иде. Инде барысы да хәл ителгәч, ул кайгырмады да, уйламады да Бүлмәдә идәнне шыгырдатып әрле-бирле йөрүче кеше аның өчен бөтенләй ят кебек тоелды.
Ул Вилданның газаплануын күреп тора. Әлбәттә, аңа гарьлектер инде. Ләкин ни дисәң дә үзенә генә хас омтылышлары, хисләре, уйлары, холкы-табигате белән дөньяда башка берәүгә охшамаган Мәрьям кирәк түгел ана. Яхшы хатын кирәк Вилданга, бары шул гына. Дөньяда яхшы хатын булырлык кызлар әзмени? Ә Мәрьям олы мәхәббәт турында, үзенең нәкъ менә Мәрьям булганы өчен сөелүе турында хыялланган иде. Бары шундый мәхәббәт кенә кешегә бәхет китерә дип уйлаган иде ул.
Мәрьямне андый олы бәхет читләтеп узды. Ә бәйләнчек ай тәрәзәдән күзгә туры карый. Ялгыз ай, бәхетсез ай! Хәер, ялгызлыгын сизми ул, ахры, ничә карама — чырае якты. Ә менә кеше ялгыз калса, ул беркемгә дә кирәк булмаса, аның яшәвендә ни мәгънә кала? Менә шушы минуттан Мәрьям юк булса, ана беркем дә офтанмас иде кебек. Вилдан хыянәтче хатыныннан котылыр, кызы — Фәйрүзәсе аның янында калуга сөенер генә иде. Фәйрүзәгә дә юньсез ана ник кирәк? Ә Шәүкәт Мәрьямне яшь чаклары исенә төшкәндә генә уйлап куядыр. Үлгәнен ишеткәч, бер көрсенер дә онытыр, мөгаен. Кеше сөйгән чакта җанын бирер кебек, аерым яши алмас кебек, бер заман оныта да куя сөйгәнен — кызык бу мәхәббәт... Төзелеп беткән, ләкин тормышка
ашмаган проектлар гына кызганыч булып калачак... һәм Фәйрүзә, Фәйрүзә... Әнисез ул ничек яшәр?.. Фәйрүзәнең түшенә, хуш исле күлмәгенә йөзен яшереп авыр суласа, Мәрьямнең бар кайгылары җиңеләер иде кебек тоелды.
Һәркемнең үз кайгысы
Урам тулы халык арасында кеше ялгыз. Беркемнең беркемгә кирәге юк кебек. Багананы да, кешене дә бәрелмәс өчен әйләнеп узасың. Мәрьям дә ялгыз бүген, һәм шушы миллионга якын халкы булган шәһәрдә барып бәрелер кешесе, сыеныр почмагы юк аның.
Бер начар гына почмак булса да ярап торыр иде шунда. Вилдан белән бер квартирда яшәү бик авыр югыйсә.
Уйлый-уйлый тәмам башы каткан инде Мәрьямнең, шуна күрә ул нинди дә булса тәвәккәл эшкә дә сәләтле түгел хәзер. Гаилә кайгысын бер читкә ташлап, төннәр буе проекты өстендә утыра. Дөрес, әллә ни илһам да, искитәрлек идеяләр дә килми башка, шулай да эш юата, көннәргә мәгънә бирә. Кулда каләм бар чагында, үзеңне тормыштан читтә калган, кирәксез кеше дип санап булмый икән.
Ябыгып, сулыгып киткән Вилдан белән сөйләшмиләр, бер квартирда, икесе ике почмакта чит кешеләр кебек яшиләр. Тора-бара бу хәлгә күнеккәндәй булдылар хәтта. Мәрьям кичләрен ашарга хәстәрләгән була. Ә инде бүлмәдә икенче берәү, гәрчә ул чит-ят кеше булса да, ач утырганда, тамагыңнан ничек ризык үтсен?
Мәрьям кухня ишегеннән башын тыга да телевизор тавышы аша ишетелер-ишетелмәс итеп:
— Ашыйсың килсә, кер, мин итле бәрәңге пешердем,—ди.
Бу сүзләр әкрен әйтелсә дә. Вилдан ишетә. Бераз уйланып утыргач, керә. Кара-каршы утырып тын гына ашыйлар, аннары Вилдан:
— Рәхмәт яусын!.. — дип бүлмәгә чыгып китә.
...Мәрьям утны сүндереп, гадәттәгечә идәндәге матрацка яткач, Вилдан кухняга керде.
— Ярар инде, азаплама үзеңне. Чык бүлмәгә. Газ янында куркыныч бит!
Мәрьямнең йөрәге чәнчеп куйды: Вилдан да ялгыз бит дөньяда, аның да беркеме юк! Ләкин аның кайнар учын иңендә сизгәч, бөтен тәне куырылып килде һәм ул ихтыярсыз читкә тайпылды.
— Кирәкми!
Хәер, бу сүзләрнең кирәге дә юк иде, Вилдан аның тайпылуыннан ук барысын да аңлаган иде инде...
Хәзер инде бергә тору мөмкин түгел иде.
.. Дөньяда ваемсыз кеше бармы икән? Әнә Саҗидә апа коридор почмагында моңаеп басып тора. Ак чыраендагы шадралары гадәттәгедән ныграк беленә, гадәттә елмаючан күзләре дымлы. Саҗидә апа — менә дигән оста, пөхтә копировщица. Морат аңардан мөмкин кадәр күбрәк эшләтергә тырыша. Ләкин Саҗидә апа ашык-пошык эшли алмый, үз көе бар аның. Хәзер Моратның акны-караны күрми эшкә чумган чагы, ул Саҗидә ападан да шуны таләп итә һәм ачуы килгән чакларында хәтер саклап тормый. Ә Саҗидә апаның күңеле сынык. Ире үлгәч, ул бөтенләй кыюсызланды, гел куркЫп яши торган булып китте: куып чыгармасалар ярар иде, кызларым гына чирләмәсен инде, сугыш кына була күрмәсен...
— Менә бераз сулу алырга чыктым әле, — диде ул Мәрьямгә.— Моратның да җене чыкты инде бу арада. Әкрен эшлисең дип теңкәгә тия. Ашыгып-кабаланып булмый шул ул. Карале, Мәрьям, җитешә алмый дип куып чыгармас бит, ә?
— И-и, Сажидә апа, ни сөйлисез сез? Сезне куып, андый копиров- шиианы каян тапсыннар алар? Юкка хафаланып йөрмәгез. Морат сезне чыгам дисәгез дә эштән җибәрмәячәк.
Сажидә апа кыска, йомшак бармаклары белән таяныч эзләгәндәй Мәрьямнең беләгенә ябышты.
— Шулкадәр кәефем юк, Мәрьям Эчем поша, читен. Гамир хәсрә- £ теннән һич кенә дә айный алмыйм Бөтен таянычым шул булган икән, S гел шуңа ышанып кына яшәгәнмен икән дөньяда. Кызларымның үз _ тормышы, аларга да гел елап кына утырып булмый. Эчеңне бушаткан- < чы рәхәтләнеп сөйләшер кешем дә юк ичмаса.
Аның ачык күзләреннән мөлдерәп яшь бөртекләре агып төште. Ул - йөзен дә чытмады, сулкылдамады да, яше акканын сизмәде дә хәтта. u Яшь аралаш елмайды: п
— һи-и. Мәрьям, минем зарымны тынлап туйгансыңдыр инде син х
дә. һаман үземне генә туглыйм. Син ничек яшисең соң? Вилдан коман- s дировкадан кайтмагандыр бит әле? £
— Кайткан иде дә бит... 3
Мәрьям теш арасыннан сыгып кына, гаиләнең бозылып китүен, үзенең квартир эзләргә чамалавын әйтте. Квартир тапса, кызын да алып килер иде тизрәк, бик сагынды. Сажидә апа игътибар белән тыңлады, үз кайгысын да бер минутка гына булса да онытып торды кебек. Ул бернәрсә дә төпченмәде, болай да күбесен белә, белмәгәнен казына торган гадәте юк. Тизрәк Мәрьямгә ярдәм итү ягын карады:
— Безгә кил син, Мәрьям. Кил әле, бүген кич утырырга гына булса да, коймак пешереп чәй эчәрбез, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз. Күпме бергә эшлибез, бер серләшергә вакыт тапмыйбыз. Кил әле, кил. яме Хәер, кайтып та йөрмә, Вилданга гына шалтырат та, эштән үк безгә китик!
Шуннан соң Мәрьям өенә кайтмады Берничә көннән көндез кереп Фәйрүзәнең әйберләрен жыеп алды, үзенең дә иң кирәк кием-салымнарын чемоданга салды. Кием шкафының өске тартмасында аның бизәү әйберләре салынган шкатулка тора иде. Мәрьям аны да ачып карады. Бу фирүзә кашлы йөзекне Вилдан кызы тугач бүләк иткән иде. Гәрәбә беләзекләр — аның 8 нче март бүләге Мәрҗәннәрне дә төрле елларда, төрле бәйрәмнәргә ул алып биргән иде Бизәнү әйберләренең кыйммәтен белә, нәрсә килешкәнен дә яхшы сизә һәм аны бизәргә тырыша иде ул. Мәрьям ул бүләкләрнең барысын да шкатулкага кире салып, урынына куйды һәм шунда кечкенә генә ят тартмачык күреп алды. Ачып караса — алкалар, кыйммәтле кызыл ташлар кан тамчылары кебек тамып торалар. Моны, күрәсең. Вилдан Мәрьямгә әле бу баруында алган булгандыр да, эшләр болайга киткәч, аның турында сүз кузгатырга җай чыкмагандыр... Мәрьям трюмо каршына басып, алкаларны кнеп карады. Килешәләр. Иреннәргә шундый иннек яксаң, кара күлмәк кисәң, искиткеч булачак. Тик кулдан сәгатьне дә. йөзекне дә салырга туры килер. Менә шулай: кара чәч арасыннан бары тик алкалар гына күренеп-күренеп китәргә тиеш, ул Мәрьямнең йөзенә серлерәк, уйчанрак төс бирер . «Менә юләр, диде Мәрьям үз-үзенә, бу алкаларга хакың юк бит инде синең» Ул алкаларны салып кире куйды, бүлмәгә соңгы тапкыр күз йөртеп чыкты, квартир ачкычын өстәлгә куйды, һәм әкрен генә ишекне япты. Инглиз йозагы челт итеп бикләнеп калды...
Менә шулап бетте бу тарих. Менә шулай көз башында ук нокта куелды инде аңа. Бу мәсьәләне комиссияләрдә, җыелышларда тикшереп кенә берни дә үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый Эшләнәсе эш эшләнгән. кылынасы кылтнган.
Баштан кичкәннәрне чит кешегә сөйләп тә, аңлатып бирү дә мөмкин түгел.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
...Мәрьям һаман тәрәзә янында басып тора иде әле. Аһ, житәр инде, житәр, искә төшкән саен йөрәкләр өзгәләнә, уйлаган саен буталасын гына. Эштә генә һәммәсе ачык: уйланасың, хыялланасың, газапланасың, тырышасың— һәм башка бер идея килми калмый. Ул уеңны барсына да сөйлисең, урамда очраган һәркемгә туктатып сөйлисең килә. Кәгазьдә, каләм астында йортлар тугандагы бәхетне әйтеп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Шундый минутлар өчен мең газаплар чигеп тә яшәргә була дөньяда Бу яктан Мәрьям бик бәхетле булды, аның проектлары кәгазьдә калмый: Мәрьям төзегән проект буенча йорт салырга барлык инстанцияләрдән рөхсәт алынды. Конструктор аны шунда ук эшләп тә бирде. Хезмәттәшләре Мәрьям өчен сөенештеләр, бер Камәрия генә пыр тузып йөрде...
Ижатың шулай алга барганда, алма кебек кызың тупырдап үсеп килгәндә, мин бәхетсез, дип булмый инде. Нишлисең бит, иреннән аерылуда Мәрьям үзе гаепле, үзе. һәм хәзер генә аның янына кире дә кайтып булмый. Бердән, башыннан үткәннәрдән сон ул Вилдан белән тора алмый, икенчедән, тора алган сурәттә дә, өстеннән шундый сүзләр йөргәндә яман ат сөйрәп ничек кайтып керәсең? Бу бит аны ире каршында кимсетәчәк, түбән хәлгә куячак, ә андый рольне башкарырга теләге дә, көче дә юк аның.
Мәрьям авыр сулап урыныннан кузгалды. И-и, сәгать икенче киткән икән инде. Сажидә ничек тәмле итеп, рәхәтләнеп йоклый, әйләнми дә, кымшанмый да. Ә Фәйрүзә гадәтенчә юрганын тибеп очырган. Мәрьям аның өстен ябып, диван кырыена салынган кулын үпте. Кызчык: «Кит, тимә!» дигән шикелле йокы аралаш кулын юрган астына яшерде. Әнисенең назлы үбүе кемнеңдер тупас орынуы булып төшенә керде, ахрысы.
Соңгы очрашу
Моратның чын-чынлап ачуы чыккан, ул кызарынган, бүртенгән, күзлеген бер кия, бер сала. Артык дулкынланудан, аптыраудан теле көрмәкләнә аның:
— Кая синең гостиницаң? — ди ул Мәрьямгә.— Кая? Кая синең ике атна буе эшләгән эшең? Бу ни хәл? Бу нинди жавапсызлык?
Ул күзлеген киеп, жавап эзләгәндәй, бөтен мастерскойга күз йөртеп чыга. Ләкин барысы да башларын иеп, эшкә чумгандай утыралар, бу әкәмәттән көлгәнен берәү дә сиздерми.
Мәрьям үзенең әле кичә генә командировкадан кайтканын әйтеп карый. Ләкин кая ул? Андый сәбәпләр белән теләсә кем алдында аклана аласын, тик Шәехзадин аны оныткан һәм исенә төшерергә теләми дә. Таптың сылтау! Син жир читенә китсәң дә, таш яуса да, эшеңне башкар! Эш баштан ашкан, архитекторлар житешми, заданиеләр дөнья кадәр! Ә менә жыен ялкау, төрле сылтау табып, тырай тибеп йөри. «Әнә, диде ул Мәрьямгә, синең проект буенча йортны сала да башлаганнар инде. Барып күрдеңме? Проект буенча эшлиләрме?» Мәрьямнең анда да булмаганын белгәч, Морат теленнән язды һәм кит янымнан, күрәсем дә килми, дигәндәй кулын селтәп урынына утырды.
Юкка шулкадәр кыза Шәехзадин. Мәрьям шунда ук киенеп объектка барып кайтты. Бер дә алай кот очарлык нәрсә юк, нулевой циклны бетереп кенә киләләр, бар да проект буенча эшләнә. Кырык яшьләрендәге, зәңгәр күзле, кискен хәрәкәтле прораб бик эшлекле һәм акыллы кеше кебек күренде. Ул архитекторны үзенә теләктәш кеше итеп каршы алды, киләчәктә ешрак килүен үтенде. Артык шапырынмыйча, тыйнак кына үзенә проектның ошавын әйтте. Дөрес, архитектор иптәш төзүчеләр алдына шактый авыр мәсьәләләр куйган. Төсле штукатурка өчен гранит вагы табып булырмы, юкмы әле.., Шулай да тырышырбыз.
Яхшы проект буенча матур биналар төзу безнен үзебезгә дә бик күнел- ле бит, диде прораб, һәм күн перчаткасын салып, зур, көчле кулын сузды. Аның белән саубуллашып, автобус тукталышына таба бераз баргач, Мәрьям борылып, төзелеш мәйданына тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Зур кран, озын муенын бик салмак борып, зур чиләк күтәрә — ташчыларга измә илтә. Аста торучы телогрейка кигән кыз, ике кулын баш өстенә күтәреп, кранчыга ишарә ясый — болайрак, тегеләйрәк. Ташчыларның өч бригадасы жайга салынган житез хәрәкәтләр белән стена салалар. Бераз күзәтеп торгач, йортның үскәнен күрәсең. Кардан әрчелгән, түмгәкле, кызыл балчыклы жирдән ак кирпеч стеналар күтә-релә. һәм алар Мәрьям сызган сызыклар буенча эшләнәләр. Архитектор Закированың күңелендә генә яшәгән бина дөньяга килә.
Мәрьям йортның салынып беткәч нинди булачагын күз алдына китерде. Менә шушы ак, садә җир өстендә, күгелҗем нечкә ботаклары үрелеп челтәр ясаган кышкы урман фонында ул йорт бик урынлы булачак. Табигать һәм матурлык законнары буенча да ул нәкъ менә шушы ноктада басып торырга тиеш кебек.
Вакыт узу белән Мәрьям ул йортның житешсезлекләрен дә күрә башлар, бәлки. Архитектор Закированың сәнгатьтә үз урынын алу өчен ясаган беренче адымы гына булып калыр, бәлки, бу проект Ләкин, ничек кенә булмасын, бу йорт Мәрьямнең тормышка ашкан хыялы, аның ижат кешесе булуын исбат итүче олы дәлил, аның рухи үсешенә бәя бирерлек үлчәү. Дөньяда шушы эш өчен дә яшәргә була иде.
Мәрьям үзен юк-барга әрәм иткән көчләре, хисләре өчен ачуланып, бүгеннән үк эшкә тотынырга һәм бернигә карамастан ижат белән генә шөгыльләнергә дигән ният белән кайтып керде. Тик мастерской ишегенә барып та житә алмады, аны Сажидә апа туктатты һәм җиңеннән тартып вестибюльгә кире алып китте. Ул бик дулкынланган, агарынган йөзендә шадралары тагын да ныграк беленеп тора иде.
— Мин сине баядан бирле көтеп йөрим инде,— Сажидә апа пышылдап кына сөйләсә дә, кеше ишетмәсен дигәндәй як-ягына каранып алды. — Шәүкәт килде бит.
Мәрьямнең һични аңламагандай күзләрен зур ачып торганын күргәч, аңлатырга тотынды:
— Бая ук килгән иде инде. «Мир» кинотеатры янында көтәрмен дигән иде... Син мастерскойда күренеп йөрмә инде, һаман шул объектта дип белсеннәр...
Сажидә апа Мәрьямнең аркасыннан этеп диярлек ишектән чыгарып җибәрде:
— Бар, бар... Кеше күзенә кереп торма...
Ишек төбенә чыккач, Мәрьям сәерсенеп үзенә-үзе елмаеп куйды. Менә мәзәк, тапкан килер көнен. Аның мәктәбендә кышкы каникулдыр, мөгаен. Кызык, ни сөйләр икән... Күрешеп тормасан да ярар иде. нигә иске җәрәхәтләрне тырнарга. Хәер, барыбер комиссия каршында җавап бирәсе бар. Барсы өчен берьюлы җавабын да тотармын, ди Мәрьям Ул йөрәгенең шашып тибүен үзе дә сизмәмешкә салыша. Хәзер генә игътибар итте: көн болытлы, моңсу икән. Дымсу һава хәрәкәтсез, кичәге буран өйгән йомшак көртләр керләнеп өлгермәгәннәр әле.
Шәүкәт гадәтенчә күкрәген киереп торса да, күгәргән йөзеннән шактый нык туңганы сизелә. Ул урамда кәшәкә сугып йөрүче бер өер малайга көч биреп, киңәш биреп тора иде.
Ул Мәрьямгә елмаюсыз, кашын җыерып карады һәм салкын бармаклары белән кулын каты кысты:
— Ашыгыч эшеңнән аерган булсам, гафу ит
— Юк, әле объекттан кайтып кына килешем иде
Алар, пыр тузып чапкан малай-шалайга карап, бераз дәшми тор» дылар.
— Я? —диде Мәрьям, ниһаять.
— Я1—дип җавап бирде Шәүкәт.
— Соң. егет бул инде. Инде мине чакыргансың икән, мин чыккан* мын икән, төшке ашны бергә ашарга тәкъдим ит. Үзең дә җылыныр* сын...— Мәрьям кул сәгатенә карап алды. — Безнең дә обед житкән.
— Ә мин кыймый торам. Син, бәлки, минем белән бер табыннан ризык җыярга риза булмассың?
— Риза, әйдә.
— Кая барабыз соң?
— Безнекеләрнең күбесе кольцодагы диэтик ашханәгә йөри.
Мәрьямнең көлемсерәвең Шәүкәт әллә аңламады, әллә юри анлама* ганга салышты. Ул урамнан узып барган сыңар яшел күзле «Волга»га кул болгады, машина туктауга шарт итеп ишеген ачты да Мәрьямгә ишарә ясады:
— Рәхим итегез!
Диэтик ашханәгә кермәделәр, Киров урамындагы иске йортларнын берсенә урнашкан, кысан, караңгы һәм өсләреннән бензин исе аңкып торган шоферлар белән тулы ашханәдә капкалап чыктылар. Алар каршында ике ят ир утыра, тирә-якта поднос күтәргән кешеләр айкала иде, ике авыз сүз дә сөйләшә алмадылар. Мәрьям сиздермәскә тырышып Шәүкәтне күзәтте. Шактый үзгәргән кебек. Әллә картайган инде. Юк ла. берничә ай эчендә кеше сизелерлек олыгаймас. Сүрелгән кебек. Тискәре кара чәчләре генә һаман шулай маңгаена төшеп йөдәтә икән. Шәүкәт аны элеккечә кискен хәрәкәт белән төзәтә.
Урамга чыккач. Казанкага, Киров дамбасына таба юнәлделәр. Тротуарда бозлавык, узган-барганнар шуып, озын-озын шугалаклар шомартканнар. Яшьләр өчен кызык, картлар өчен куркыныч нәрсә: ялгыш бассаң, таеп егылуың бар. Мәрьям ул юллардан шуды, Шәүкәт читләтеп үтте.
— Я. ни эш кыру? —диде Шәүкәт. — Теге микрорайон төзелә* ме әле?
— Микрорайонны үткәреп булмады. Индивидуаль проект буенча бер йорт төзим.
— Менә күрдеңме? Күрдеңме? — Шәүкәтнең тавышында усал кинәнү ишетелде. — Ә син бәхет шәһәре төзергә хыялланган идең. Ю-ук, төземи тор әле!
— Мин ул чаклы өзгәләнмим ана, —диде Мәрьям сабыр гына.— Барсы да алай тиз генә булмас инде Хәзер индивидуаль проектлар төзергә кирәк Калалар салырга да вакыт җитәр. Еллар гына имин булсын. Әнә, Морат яңа циркның проекты өстендә эшли. Бик оригиналь идея тапкан ул.
Мәрьям • Ә син аның турында сәләтсез кеше дигән идең», — димәкче иде дә. телен тешләп калды. Әллә кайчан сөйләшенгәннәрне хәзер искә төшереп тору кемгә кирәк?
Алар дамбага ук килеп җиттеләр. Яннан гына күңелле тыкылдап, яшел вагонлы поезд узып китте. Алар тимер юлны аркылы чыгып, ак кар өстендә күкселләнеп яткан тар сукмактан әкрен генә атладылар. Сукмак кардан биек. Агачларның шәрә ботаклары ямьсез тырпаеп тора. Аларда җан әсәре сизелми. Кайчан да булса яз килүенә, бу чыбыкларның терелүенә, яшеллеккә төренүенә ышанасы да килми. Бу агачлар үлгәндер кебек. Казанка да кар каплаган кыр кебек, кар-боз астында хәрәкәт булуына — су агуына күңел ышанмый. Күксел басу күксел күккә тоташкан, һава да хәрәкәтсез, тынып калган. Авыздан бөркелеп чыккан пар да тиз генә таралмый, беразга оешып тора.
Алдан барган Мәрьям туктады да борылып Шәүкәткә карадыз
— Ә син нишлисең? Ник үзен турында бер сүз дә сөйләмисен?
Шәүкәт күзләрен сукмакка терәгән килеш саңгырау тавышы белән күңелсез генә жавап бирде:
— Сөйләрлеге юк. Укытам. Сәгать тугызда йокларга ятам. Режим- ны бик нык саклыйм. ♦
— Чынлапмы? <
— Валлаһи! Сәламәтлек бик кадерле нәрсә бит. Ә сәнгать күп кор- <
бан сорый. Аның түбәсе Каф тавыннан биегрәк. Гомер буе җан тарты- а шып үрмәләрсең — ә менеп житә алырсыңмы? Анысы билгесез. Ярты 3 юлдан мәтәлүең дә бик мөмкин. Юк инде, дөньяга бер генә килдем н мин. I
Бу яңа Шәүкәт, Мәрьямгә бөтенләй таныш булмаган Шәүкәт иде. 3 Шулай ук ул бөтенесен дә югалтты микәнни? <
— Ә соң институт? Син институтка кермәкче идең бит әле?
— Институт бер генә... ә минем кебекләр... буа буарлык. Ярый әле: мин моны үз вакытында аңладым. Гомер буе алданып яшәсәм, начар- ? рак булыр иде.
— Димәк. «Джоконда»...
Шәүкәт Мәрьямнең күзенә туры карап, иреннәрен кысып:
— Мин яшь булганмын ул чакта. — диде. — Ахмак булганмын.
— Ә мин һаман ахмак әле, димәк?
— Син һәрвакыт хыялый кеше идең. Күзеңне ачыбрак карасаң, син
Мәрьям аңа башка бер сүз дә әйтмәде Алар икесе ике телдә сөйләшәләр һәм барыбер берсен-берсе анлый алмаячаклар иде. Мәрьям күз керфекләре чыланганын сиздермәскә тырышып, тиз генә кул сәгатенә күз төшереп алды һәм көр тавыш белән әйтергә тырышып:
— Бәй, безнең обед әллә кайчан үткән икән ич! —диде. — Ну Мораттан эләгә инде миңа...
Ул Шәүкәтне әйләнеп узар өчен кабаланып сукмактан читкә басты һәм тездән карга батты.
минем хаклыгымны аңларсың.
— Мин. киресенчә, торган саен күбрәк хыялланырга кирәгенә ышанам. Дөрес, төрле вакытлар була. Кайчак бик авырга туры килә. Беркайчан теләгеңә ирешмәссең кебек. — Мәрьям янындагы агачның ботагын тартып күрсәтте. — Менә кара, шәп-шәрә чыбык бит бу. Ә яз килер, бу ботакны да яшел яфрак сарыр. Тик бөреләргә генә салкын тимәсен, тик алар гына һәлак булмасын... Синең өчен дә яз килер әле.
— Нигә мина яз? — Шәүкәт ачы көлемсерәде. — Мина кыш та ярый, һәрхәлдә, мин дә югалып калмам әле. Менә партиягә керәм. Озакламый мәктәп директоры булырмын... Аннары күз күрер...
Мәрьям аңа күзләрен зур ачып аптырап карап торды. Бу шул Шәүкәт, ул өзелеп сөйгән Шәүкәт бит инде. Мәрьям аның өчен тормышның бар яменнән ваз кичәргә, барысын да аның аяк астына салырга әзер иде... Ә баксаң, ул гади кеше, тормышта башка кешеләрдән бераз гына булса да өстенлек яулап алырга тырышучы гап-гадн бер бәндә икән, һәм аңа кемнең дә булса мәхәббәте ике тиенгә дә кирәк түгел, әлбәттә. Чөнки әлеге өстенлекне яулап алуда Мәрьямнең хисләре бернинди ярдәм дә күрсәтә алмас иде. Гомумән, Мәрьямнең аны уйлап ниләр кичергәнен, газапланганын белде микән ул?
Менә хәзер Шәүкәтне якасыннан тотып селкергә, яңагына сугарга иде. Теге чакта, күпердә, чәчәк белән кыйнаган төсле... Ничек кенә булса да аны бу хәленнән чыгарырга, һич булмаса, ачуын китерергә иде. Күңелендә хис уянсын, пошынып тирә-якка карасын, яшьлек хыялларын исенә төшерсен иде.
Тик Мәрьямнең аны ачуланырга, аңа кул күтәрергә хакы юк. чөнки андый олы хокук бирерлек хис — мәхәббәт юкка чыккан иде инде.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
— Их син! — диде Шәүкәт аның терсәгеннән тотып. — Якын килер* гә шулкадәр куркасың икән, үзем читкәрәк китеп торган булыр идем.
Аннары аның артыннан барганда, әкрен тавыш белән әйтеп куйды:
— Безнең бергә булмавыбызда син мине генә гаеплисең. Ә бит барысына да син үзең гаепле... Син миннән әллә нинди зур эшләр көттең. Үзең дә хыяллар белән яшисең... Мин синең янда үземне кечкенә, көчсез итеп хис итә идем, кимсенә идем, һаман шундый әле син...
Стадион янында аерылыштылар. Шәүкәт Мәрьямнең бармак очларына иреннәре белән сак кына кагылды. Үзе сиздермәскә тырышса да, ул тыныч түгел, үткәннәрне уйлап аның да күңеле әрни иде, күрәсең.
Ул, Мәрьямнең троллейбуска утырганын да көтмичә, стадион коймасы буйлап китеп барды һәм бер генә тапкыр да борылып карамады. Кара пальтодан һәм кара бүректән булганга, ул соры бетон койма фонында бер яссы шәүлә булып кына күренә иде. Мәрьям йөрәге сызлаудан ыңгырашмас өчен тешләрен кысты. Бу шәүлә аның матур хыяллар, якты өметләр, сөенечле минутлар белән бизәлгән яшьлеген алып китә кебек иде. Дөрес, тормыш бетмәгән, тормышның яртысы, жиң сызганып эшләр чоры, янып ижат итәр еллары алда әле. Шатлыгы да, уңышка ирешеп сөенгән көннәре дә күп булыр. Ләкин болар берсе дә яшьлектәгечә беркатлылык белән шатланып каршы алынмас һәм кичерелмәс. Барысы да башкача булыр. Инде Мәрьям элеккечә чиксез ышаныч белән бөтен барлыгын багышлап ярата да алмас. Хисләр башка төрле булыр, аларны сабыр акыл йөгәнләр.
Сынау
Ул көнне Мәрьям комиссиягә керә алмады. Көндез аны сорап, эзләп караганнар да, тапмаганнар икән.
Икенче көнне эшкә килү белән, директорның секретаре, бик мөһим эш белән йөргән кешедән, житди һәм кискен тавыш белән Закированы директор бүлмәсенә чакырды. Барысы да сискәнеп киткәндәй булдылар. бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Морат кына җилкәсе аша секретарьга күзлек пыялаларын ачулы елтыратып алды. Комиссиягә дигән нәрсәне ишетү белән жене чыга иде аның: «Пәриләр шунда, вакыт уздырып, эшкә комачаулап». Секретарь аның карашын хәбәренә дә алмагандай, горур кыяфәт белән шык-шык басып чыгып китте. Анын артыннан ук Мәрьям дә директор кабинетына юнәлде.
Кара күн белән тышланган авыр ишекнең салкын тимер тоткасына кагылгач, ул үзенең уч төпләре тирләп чыкканын сизде. Башындагы уйлары буталган, үзе алдан ук кимсенгән иде ул. Кеше алдында акланып маташу, үзен алар уйлаганга караганда яхшырак күрсәтү өчен мактану дигән нәрсә анын табигатенә каршы булганга, ул үзен ничегрәк тотарга, ниндирәк тонда сөйләшергә икәнен белми иде. Ә дөрес тон таба алу, комиссия членнары белән уртак телдә сөйләшү бик зур әһәмияткә ия булачак нәрсә иде... Хәер, бу турыда алдан ныклап уйланмаган, уйлануның файдасы тиярме-юкмы иде әле, һәрхәлдә, тизрәк бу күңелсез эштән котылырга кирәк иде һәм Мәрьям салкын суга сикерергә теләгәндәй бар ихтыярын жыеп. авыр ишекне ачты.
Зур өстәл артында, директор урынында шешенке кызыл чырайлы, чал чәчле абзый утыра. Аның зур юан гәүдәсе буй сызыклы соры костюмына көчкә генә сыеп тора кебек.
Бу кешене Мәрьямнең элек тә күргәләгәне бар иде: ул горисполком- ның төзекләндерү бүлегеннән Дуденко дигән кеше. Дуденко — танылган намус иясе санала, горисполкомда эшләгән утыз ел гомерендә бер генә гаеп эш тә эшләмәгән, киресенчә, башкаларның кыек эшләрен күреп, кисәтеп, төзәтеп йөри, имеш. Бу кадәресен кеше күп сөйләми,
чөнки намуслы булу —нормаль күренеш, анын турында әйтеп торунын һич кирәге юк. Тырнак очы чаклы да гөнаһы юклыгын, илле елдан артык гомерендә бер генә кагыйдәне дә бозмаганын Дуденко адым саен үзе сөйләп йөри иде. Бу турыда әнгәмә корганда, ул тыңлаучыга шундый хәйләкәр, үткен итеп, керфек тә какмыйча карый, әйтерсең, синең ♦ мен төрле гаебеңне таба. Тырышып-тырышып эзләсәң, гаеп дигән нәр- < сәне һәркемнән табып була инде аны .. Дуденконың үткен карашы 5 астында гөнаһсыз шаярулар да, микроскоп астында зурайгандай, олы s жинаять кебек күренәләр иде. з
Өстәвенә Дуденко яшькә шактый олы булганга, аның белән аеруча * итагатьле сөйләшергә туры килә, чөнки олыларга ихтирам белән карау, I сүзеңне алар әйткәннән өстен куярга тырышмау балачактан безнең 3 канга сеңгән инде ул. <
— Узыгыз, утырыгыз! — диде Дуденко эшлекле тавыш белән. Шун- < дук, нндер эзләгәндәй, алдында яткан кәгазь битләрен актарырга х тотынды. Аннары бик житди, бик мөһим эш башкаргандай, Мәрьямгә ; сорау бирде:
— Сез архитектор Закирова буласыз, димәк?
— Әйе. о
Дуденко үзенен кем икәнлеген әйтеп тормады, аны башкалар, һич- < шиксез, белергә тиеш, дип исәпли иде, күрәсең, һәм ул артык тәкәллеф я саклап тормыйча, үгезнең мөгезенә тотынды.
— «Чулпан* кинотеатрында ремонт ясаганда булган вакыйгалар s
турында сөйләгез. ч
Бу кинотеатр Мәрьямнең күңелендә вакыт-вакыт сызлый торган * жәрәхәт булып калган иде. Ул никадәр генә тырышмасын, аның проектын бозып, тамаша залы стеналарын сары чүпрәккә урап, түшәмен ® пычрак-зәңгәр төскә буяп куйдылар. Мәрьям сорауга коры гына жавап - бирде: 'Т
— Проектын мин төзегән идем. Ләкин реконструкция проект буенча ® эшләнмәде...
— Ә кинотеатр директоры белән конфликтка кергәнегез булдымы?
Дуденконың акаебрак торган тонык күзләре кешегә текәлеп, керфек тә какмый бик озак карап тора ала иде. Күрәсең, ул Мәрьямнең никадәр күбрәк гаебен тапса, шулкадәр канәгатьрәк булачак...
— Кызганычка каршы, без директор белән уртак тел таба алмадык,—диде Мәрьям, аның күзләренә туры карап.
— Ә мастерской житәкчесе иптәш Шәехзадин сезгә ничегрәк карый? Эшегездә тоткарлыклар ясыймы?
— Яхшы карый. Тоткарлык ясамый.
Бу мәче-тычкан уенын хәтерләтә башлады: әйтерсең, Дуденко Мәрьямне тотарга чамалый, ә ул исә сорауларга бик шома жавап биреп тоттырмаска тырыша иде. Ләкин Дуденконың кулында Мәрьямне бер бәрүдә сугып ега торган корал бар иде: ул да булса аның уңышсыз чыккан шәхси тормышы, Аитов. һәм ул һич тартынусыз һөжүмгә күчтеа
— Сез быел Аитов белән очраштыгызмы?
Бик тыныч, хәтта битараф тавыш белән бирелгән бу сораудан Мәрьямнең битенә кызыл тимгел бәреп чыкты. Ул үзенең йөрәгенә тупас рәвештә бәреп кергәндә һичничек үзен-үзе яклый алмавын сизеп гарьләнде, рәнжеде, кимсенде. Ә Дуденконың симез чыраенда бернинди үзгәреш тә күренмәде.
— Я, ни диярсез?
Мәрьям зиһенен жыеп, нинди дә булса жавап биреп өлгермәде. Каерылып ишек ачылды, бернинди рөхсәтсез-нисез Морат килеп керде:
— Закирова, сине телефонга! Бик ашыгыч сорыйлар.
— Закированын эше бар,— диде Дуденко сабыр гына. — Соңыннан шалтыратырлар.
Морат ана ачыктан-ачык: «Эшлексез, утырасын ачу китереп». — дигәндәй мыскыллап карады.
— Әйтеп караган идем дә, бик җитди эш белән, диләр, бер минут та көтә алмыйбыз, диләр, — диде. Аннары: — Объекттан шалтыраталардыр, сез сөйләшсең дип төзелешне туктатып тормаслар шул, — дип тә өстәде.
Мәрьям, Морат Дуденкодан үч алу өчен генә кергәндер, дип уйлаган иде. Юк икән, телефон трубкасы өстәлдә ята иде.
— Сез Закировамы? — диде трубкадагы нечкә хатын-кыз тавышы.— Сезнең ирегез мотоцикл астына эләкте...
Мәрьям башына органдай аңгыраеп китте. Нинди ир? Вилданмы5 Ничек инде ул мотоцикл астына эләксен, ди? Үз гомерендә бер генә тапкыр урамда йөрү кагыйдәләрен бозмаган Вилданмы? Урамны ул. милиционер кебек, турыпочмаклап, яшел светофорга гына чыга торган иде бит.
— Ало, ало, сез тыңлыйсызмы? диде нечкә тавыш. — Исән ул, исән! Шамский больницасында ята...
Больницага барып кергәндә дә, Мәрьям Вилданның мотоцикл астына эләгүенә ышанып җитмәгән иде әле. Менә хәзер ул барып керер һәм бөтенләй ят кешене күрер... Больницаның киң баскычы, биек стеналары ук кеше күңеленә шом салып торалар иде. Ярым караңгы коридорда, ишек төбендә утыручы ак халатлы түтәй, «хәзер сестраны чакырам», дип ашыкмыйча гына, алпан-тилпән килеп китеп барды. Кая ашыксын ул? Вилданның үлем хәлендә ятуына аның исе китәмени? Әгәр һәр авыру өчен өзгәләнә башласа, ул биредә эшли дә алмас иде.
Нечкә гәүдәле, талчыккан чырайлы, зур кара күзле сестра тиз килеп чыкты тагын.
— Сез Закиров янынамы? Рая апа, гардеробны күрсәтегез! Халат бирегез!
— Ничек соң аның хәле? — диде Мәрьям кинәт карлыккан тавыш белән. — Куркыныч түгелме?
— Болай куркыныч юк кебек. Баш мие селкенгән. Хәзер аңына килде инде... Сезне танымаса, гаҗәпләнмәгез. Андый очракта хәтер югалу гаҗәп түгел. Әкренләп бары да исенә төшәр әле.
Шәрә стеналы ак палатага эңгер-меңгер керә башлаган иде инде. Шыксыз тимер караватларда биш кеше ята икән. Тәрәзә янындагысы китап укый, берсе аякларын салындырып карават кырында утыра. Соры халат итәге астыннан ак ыштан балаклары күренеп тора. Өч караватта ятып торалар. Кайсысы Вилдан?
Сестра ишек янындагы карават янына үтте.
— Сезнең янга килделәр.
һәм койка янына табуретка китереп куйды да чыгып китте.
Вилданның башы ак. марля белән уралган иде. Мәрьям аның күзләрендә ачы газап күрәчәген уйлап, тетрәнеп, куркып аңа карады. Вилданның шоколад төсле күзләре елмаялар иде. Гадәттәгечә матур, сөйкемле елмаю иде бу. .Мәрьям үзен кулга алырга тырышты. Вилданның авызы да марляга уралган булганга, ул аны сөйләшә алмас дип уйлады һәм мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә тырышты:
— Менә сиңа мә!.Ә мин. Закиров мотоцикл астына эләккән дигәч, ышанмый торам тагын' Булмас, дим, һич мөмкин түгел бу, дим... Хәзергә хәтле ышанасым килми әле!
Вилдан авырлык белән булса да сөйләшә ала икән.
— Үзем дә аптырашта... Күземне ачсам... монда ятам... Үлүе бер дә озак эш түгел икән...
Мәрьям ни дияргә белми торды. Сүзне борырга теләп, Вилданның одеял өстендә яткан, бинтка уралгангамы, шешкәнгәме, юан, хәрәкәтсез сул кулына ишарә ясады;
— Авыртамы?
Вилдан «әйе» дигәндәй, керфекләрен генә какты Аннары нидер исенә төшкәндәй сорап куйды:
— Ә Фәйрүзә?
— Фәйрүзә бакчада. Әле сәгать дүрт кенә бит.
— Ә, әйе, үзем илткән идем бит
Вилдан буталып китте, Фәйрүзәне бакчага Мәрьям илтте, чөнки алар икесе дә Сажидә апаларда торалар бит...
Вилдан ялгышканын үзе дә сиздеме, әллә яралары авыртуга түзепме, күзләрен түшәмгә терәде, торган саен аның йөзе караңгылана барды.
— Юк... сез өйдә кунмадыгыз бит...
Мәрьям ни дияргә белми, тумбочкадагы шоколадка ымлады:
— Каян килгән бу шоколад?
— Ә-ә, местком вәкиле килгән иде... Күчтәнәч...—Мәрьямнең йөрәге сулкылдап куйды: мескен Вилдан янына шул местком вәкиле килмәсә, кем генә килер икән. Мәрьям аның бер генә дустын да белми иде.
— Ә мин ашыктым. Берни дә алып килмәдем. Кибеткә кереп чыгыйммы? Ни китерим?
— Сок... Алма согы... Я сөт... Эчәсем килә... Китап алып кил .. иртәгә...
— Нинди китап?
— Тукайны... Ачкыч күршеләрдә . Син кайтсаң дип калдырган илем. — Аннары Мәрьямгә сәер караш ташлап, әкрен генә әйтте: — Яшисе килә... Шулхәтле яшисе килә .
Күрәсең, ул үлемнән калганына, тормышка кире кайтуына шулкадәр шат иде, яшәү шатлыгы көчле авыртуларны жиңеп чыга, бу дәртле хис алдында Мәрьям белән булган ыгы-зыгылар да кечерәеп калган иде.
— Иөз ел яшәрсең әле, — диде Мәрьям, аны кызганудан һәм дулкынланудан тамагына килгән төерне йотып. — Мондый афәттән котылгач, гомерең озын булачак синең.
Вилдан озак итеп Мәрьямнең күзләренә карады. Аның моңсу күзләренең төбендә, бик тирәндә, каты әрнү, сызлану яшеренгән иде. Әйтерсең ул теле белән әйтми генә: «Ә минем озак яшәвем сиңа ник кирәк?» — дип сорый иде ул. Мәрьямгә дә кирәк булмагач, кемгә, ник кирәк соң ул? Кем аның язмышы белән кызыксына да. кем анык өчен кайгыра? Җәмәгатьчелек каршында яхшы атланып килгән местком членнарымы?
Элек Вилданга үлем котылгысыз, ләкин бик ерак нәрсә булып күренә иде. Хәзер инде, аның өстенә селтәнгән афәттән котылгач, аны яшәү дәрте биләп алды: тормыш белән мөнәсәбәтләрне ныгытасы, үзен бу дөньяга ныграк итеп, таза жепләр белән бәйлисе килә башлады. Шул ук вакытта ул бу жепләрнең азлыгын, нечкәлеген күреп сызлана иде. Ни генә димә, аның Мәрьямнән дә якын кешесе юк. шуңа күрә, аңа I
үпкәсе зур булса да, ул аларны бәйләп торган зәгыйфь кенә жепкә тотынмый булдыра алмады.
— Иртәгә килерсеңме?
— Әлбәттә. Эшкә барганчы керермен...
Мәрьям инде аралар өзелгән, дип күңелен беркетеп куйган иле. Юк икән. Менә хәзер ул, йөзе күгәреп киткән, бинтларга уралган, хәлсез һәм хәрәкәтсез Вилдан янында, аның сызлануларын бүлеп үз өстенә алырга әзер хәлдә утыра, аның исән калуына сөенүдән килгән күз яшьләрен тыя алмый иде...