«КАРА ЧӘЧКӘЛӘР»
Китапны кулга алу белен, гадәттә, аның кем
әсәре булуы белән кызыксынасың. Бу юлы да
шулай «Кара чәчәкләр» VII романын күргәч, моны
кем язды икән дип, авторның исеменә күз
тешердем. Сахиб Җамал. Бу исем, ничектер,
таныш тоелды. Каян белем соң әле мин аны?
Уйлый торгач, үзебезнең академия театрында
куелган «Фатыйма Сабри» искә теште. Шул кечле
драманың авторы бит әле ул Сахиб Җамал! Менә
хәзер татар телендә аның «Кара чәчәкләр»
романы басылып чыккан.
Әсәрнең беренче юллары, беренче битләре
кай ягы белендер гүзәл бкиятләрне хәтерләтә.
«Әфганстан — биек таулар, шау чәчәкле
бакчалар, кара чатыр корып яшәүче күчмә
кабиләләр иле ул», дил ашыкмыйча, җай гына
хикәяли башлый автор, һем укучы күкләргә
ашып утырган таулар арасында, камыш
курайлар уйнап, күченеп баручы бәдәвиләр
кәрваны артыннан ияреп китүен сизми дә кала.
Менә алар, бер җирдә туктап, чатырларын корып
җибәрәләр. Шунда ук учаклар ягыла, казаннар
асыла...
Әнә шул кара чатырларның берсендә моннан
егерме ел злек бер малай деньяга килгән. Әтисе
Динмохәммәт үзенең бердәнбер баласына, зур
емет баглап, Надир3 дип исем кушкан. Малай
таза-сә- ламет, кыю булып, тау чәчәгедәй чыдам
булып үсә. Байлыклары булмаса да, барына
канәгате булып, бәхетле генә яшәгәндә, гаилә
естенә авыр кайгы килә: Надирның етисен агулы
елан чага. Романдагы вакыйгалар әнә шул
фаҗигале үлемнән башланып китә.
Карты үлгәннән соң, малайның әнисе Биби
чит-ят ир-ат белән күченеп йерүне яхшысынмый,
туып үскән авылы Ләгманга кайтырга була. Әмма
туган авылың булу гына җитми, анда сагынып
коткән туган- тумачаң яисә ачык чырай белән
каршы алырдай дус-ишең булсын икән. Ләгман
урамына килеп кергәч үк, Биби белән Надир шул
ачы хакыйкатенә аңлыйлар. Ярый әле:
Динмехәммәт белән Бибинең яшелек дуслары
VII С. Җамал. Кара чәчкәләр. Роман. Т. Нурмехәметов тәрҗемәсе. Казан. 1967 ел.
’ Надир — сирәк очрый торган, котеп алынган, тансык.
Сәет исен икән. Ул Бибиләрне үз кукишының бер
почмагына сыендыра, аларның икесенә дә эш
табуда булыша.
Тик иркендә үскән Надир гына авыл
тормышына күнегә алмый. Ул, бер генә кон дә
тормас, яңадан бәдәвиләр янына китәр иде.
Ләкин ана хәтере дигән нәрсә бар. Аннан соң,
беренче күрүдән диярлек, ул Сәет бабаның
сукыр кызы Җамалга гашыйк була. Нинди генә
каршылыкларга очрамый, нинди генә ceinaynap
үтми ике яше йерәкиең керсез, саф мәхәббәте!..
Романның тәрҗемәсе дә әйбәт эшләнгән, Т.
Нурмехәметов моңарчы басылып чыккан
тәрҗемәләре (А. Рыбаковның «Хәнҗәр», «Бакыр
кош» повестьлары, Ю. Томиниың «Алмаз
сукмаклар» дигән хикәяләре һ. б.) белен үк бу
елкедә эзләнеп, уйлап, җитди эшләүче иптәш
икәнен күрсәткән иде ииде. «Керә чәчәкләр» дә
ана телендәге әсәр тосле яңгырый, җиңеп уныла.
«Тон кәрван адымыннан да акрынрак үтә
кебек тоелды. Әгәр кулыннан килеә, тен
пәрдәсен кулы белән генә ачып таң аттырыр иде
ул». (17 бит.)
«Кызының бәхете хакында аның үз фикере
бар: Җамал кагарга казыгы, ашарга азыгы
булмаган бәдәвигә чыкса, гомерен суган суы
суырып үткәрәчәк». (62 бит.) Мондый уңышлы
һәм матур җомләләрне байтак китерергә булыр
иде. Тагын бер җомләгә игътибар итегез:
«— Әти, бүген җомга көн бит, бераз сулу алсаң
иде, ичмасам». Гадәттәге «ял итсәң» урнына
тәрҗемәче сирәк кулланыла торган, ләкин саф
татарча «сулу алсаң» тезмәсен тапкан.
Тәрҗемәдә, бигрәк тә аерым кешеләрнең
сөйләм телендә, табип, мәслихәтче, хаким,
җефет, мадәт кебек гарәп-фарсы сүзләре шактый
гына. Алар теге яки бу персонажны ачыграк күз
алдына китерергә, әсәрнең рухын яхшырак
аңларга ярдәм итәләр. Әмма хәзерге буын
укучылары ул сүзләрнең күбесен аңламый бит.
Шуны искә алып, аларның барсына да аңлатма
бирү кирәк иде. Хәлбуки, китапта нибары дүрт-
биш сүзгә генә аңлатма бирелгән.
Бер-ике урында «сыр пешерү» дигән тәгъбир
бар. Аны «сыр кайнату» дию яхшырак булмас
иде микән? Ә бәлки, «корт кайнату» дияргә үк
кирәктер?
Без кайчакта, оригиналга ияреп, «милый
мой»ны «сөеклем минем», «мой дорогой»- ны
«кадерлем минем» дип тәрҗемә итүебезне үзебез
дә сизми калабыз. < Кара чәчкәләр»дә дә бер-ике
җирдә шул хәлне күрәбез. (38 бит һәм 73 бит.)
Андый очракта «минем» сүзенең артык икәнен
аңлатып торуның кирәге юктыр дип уйлым.
Аннан соң русчадагы «жизнь» сүзен һәр
очракта да «тормыш» дип тәрҗемә итү дөрес
булмавы турында инде күп әйтелде. Бу кимчелек
тә әле һаман бетеп җитми. Т. Нурмөхәметов:
«Мин аңа үз күземне, үземнең тормышымны
бирәм»; «Мин сөеклемнең бәхете, аның
тынычлыгы өчен тормышымны
кызганмаячакмын», дип яза. Кызганычка каршы,
мондый хәлне тәрҗемәләрдә генә түгел,
оригинал әсәрләрдә дә очратырга була. Шуңа
күрә бу хакта тагын бер тапкыр сүз кузгатмый
булмый.
' Жизнь» сүзен татарча гомер (озын гомер
телим), яшәү (яшәү белән үлем арасында), җан
(җанын бирергә әзер), тереклек (яз якынлашу
белән үсемлекләрдә тереклек әсәре күренде) дип
тә һәм, ниһаять, тормыш дип тә тәрҗемә итәргә
була. Биредә күрсәтелгән синонимнарның
бишесе дә рус телендәге «жизнь» төшенчәсенә
туры килә. Ләкин аларның һәркай- сын үз
урнында куллана белергә кирәк. Озын тормыш
дип әйтү килешмәгән кебек, бай гомер дию дә
уңышлы булмас иде. Халык әнә: «Гомерем үтте,
ирем бер үпте, анда да кайнанам күреп сүкте», ди.
«Үткән гомер, калган хәтер, сатып алыйм дисәң
табылмый» дигән җыр да бар. Безнең тел
байлыгын раслый торган мондый мисалларны
әллә ни чаклы китерергә була. Мәсәлән, рус
телендәге «толстый» сүзен без, урнына карап,
юан, калын, симез дип тә тәрҗемә итә алабыз.
«Тонкий» төшенчәсенә туры килә торган
сүзләрнең синонимнары да берничә (нәзек, юка,
нечкә, һ. б.).
Тел байлыгыннан оста файдалана белмәү
бер нәрсә, ләкин кайчакта күрәләтә телебезне
ярлыландыру юлына басабыз. Соңгы елларда
тәрҗемәләрдә һәм оргинал әсәрләрдә дә күкрәк
баласы, күкрәк сөте кебек тезмәләр очратырга
мөмкин. (Шуңа күрә Т. Нурмөхәметовның: «Аны
тапкан да, күкрәк сөтен имезеп үстергән дә шул
сөекле әнисе бит инде», дип язуы һич гаҗәп
түгел.) Ә менә телебездәге имчәк баласы, ими
сөте дигән төгәл гыйбарә бөтенләй юкка чыгып
бара диярлек. Ни өчен? Берәрсенең күңеленә
охшамаганмы алар? Әллә берәрсе аларны
әдәпсез сүзгә санаганмы? Белмим. Ләкин күкрәк
баласы, күкрәк сөте дип әйтү мәгьнә ягыннан да
дөрес түгел бит. Мондый логика буенча фикер
йөртсәк, сыер күкрәге дияргә тиеш булабыз
түгелме?..
Ярый яңадан «Кара чәчкәләр»гә кайтыйк.
118 биттә: «Алдында китап янчыгын күтәргән
мәктәп малаен күргәч, сөенеп куйды», дигән
җөмлә бар. Аны: «Китап букчасы тоткан мәктәп
малаен күргәч», дип бирү дөресрәк булыр иде
шикелле. Тагын шуны әйтергә кирәк, «скромный
человек» сүзен тыйнак кеше дип тәрҗемә итү
урынлы булса да, «скромный подарок»ны
тыйнак бүләк дип әйтеп булмый. Гомумән
«скромный» сүзен урнына карап төрле очракта
төрлечә тәрҗемә итәргә туры килә. Тагы бер
мәсьәлә. Без үзбәк, казакъ, кыргыз телендәге
китапларны турыдан-туры тәрҗемә итә алсак та,
төрек, гарәп һәм башка халыкларның әсәрләрен
оригиналдан тәрҗемә итә алырдай кешеләребез
юк диярлек. Шуңа күрә андый чакта безгә
кирәкле әсәрнең русча тексты белән эш итәргә
туры килә, һәм бу нәрсә тәрҗемәченең эшен
тагын да катлауландыра, аның аеруча
игътибарлы булуын таләп итә. Иң әүвәл
исемнәрдә абынырга мөмкин. Гумерның Гомәр
икәнен аңлау читен булмаса да, русча текстта
Бахор яисә Багар дип бирелгән исемнең
оригиналда ничек язылган булуын, ничек
яңгыравын белер өчен бераз уйланырга туры
килә. Чөнки аның Бэһәр булуы дәррәү генә башка
килми. Ярый, исемнәр бер хәл әле. Шул ук Сахиб
Җамалның «Фатыйма Сабри» драмасын рус
чага тәрҗемә итүче иптәш «өмме» (ана) сүзен шул
килеш бирергә уйлаган. Ләкин рус алфавитында
кайбер хәрефләр җитмәү аркасында, гарәпчә
сүзнең язылышы «умма» булып чыккан.
Драманы татарчага тәрҗемә иткәндә дә әлеге сүз
«умма» рәвешендә алынган. (Өммегелсем, Өмме-
нисалар да искә төшмәгән ичмаса), һәм Академия
театрында әлеге драманы караганда, күл кенә
тамашачылар бу нинди сүз икән дип баш ватып
утырдылар. Ул сүзне татарчада «ана» дип кенә
бирү яхшырак булмас иде микән? Югыйсә,
артист дөрес итеп, «өмме» дип сөйләгәндә дә,
сүз матур яңгырамый бит. Аннан, әгәр ялгышып,
артист «өмми» дип куйса, мәгънә бөтенләй
үзгәрә, ана диясе урынга надан килеп чыга.
Гомумән, без гарәп-фарсы сүзләре белән саксыз
эш итәбез. «Казан утлары» журналы берничә
мәртәбә «нашир» (бастырып чыгаручы,
издатель) сүзен «нәшер» (басма, издание) белән
бутап бирде. Беренче тапкыр очратканда, мин
моны матбага хатасы дип кенә уйлаган идем.
Күпмедер вакыттан соң, журнал шул ук хатаны
тагын кабатлады.
Ярар, сүз уңаендагы сүзләр озынга китте
бугай. «Кара чәч кәләр» романының тәрҗемәсе
турындагы фикерләрне йомгаклап, иптәш
Нурмехәметовның тырышып эшләве бушка
китмәгән диясе килә. Китап яхшы булып чыккан.
Югарыда телгә алынган кайбер кимчелекләр
китапның икенче басмасында төзәтелер,
билгеле. Ә ул икенче басманы озак көтәргә туры
килмәстер кебек күренә. Чөнки укучы күңеленә
о шаган ул роман.