Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ ДӘРТЕ


Иптәшләр! Бүген сезнең алдыгызда хисап бирергә җыенган идарәнең сайлануына биш ел тулып узды. Язучылар союзының уставы буенча, без бу съездны үткән елның январь аенда чакырырга тиеш идек. Ләкин ул елда Совет властеның 50 еллык юбилее уңае белән уздырылган төрле чаралар болай да бик күп булу сәбәпле, безгә аны бераз кичектерергә туры килде. Чираттан тыш чакырылган алтынчы съезд булганга әле өч кенә ел узуы да безгә чиратта, гы бу съездыбызны ашыктырмаска мөмкинлек бирде.
VI нчы съездны чираттан тыш чакыру РСФСР язучыларының II съездына делегатлар сайлау өчен кирәк булды. Устав срогы өлө үтмәгән булганлыктан, анда идарә яңадан сайланмады, ләкин аның хисап доклады тыңланды. Шуңа күрә мин бүген VI нчы съездга кадәр булган чорга артык тукталмыйча, нигездә соңгы оч еллык эшебезне, шул чордагы иҗат практикабызны күздә тотып фикер йөртү дөрес булыр дип уй-лыйм. Билгеле, искә төшерү тәртибендә генә булса да, VI нчы, хәтта V нче съездыбызга кадәр булган кайбер эшләр турында да берничә сүз әйтергә туры килер. Чөнки әдәби иҗат турында сүз барганда календарь сроклары белән генә эш итү мөмкин түгел.
V нче съездда без, партиянең XX нче съездыннан соңгы чорда, җитәкчелек һәм ил белән идарә итү эшләрендә шәхес культы тудырган хата һәм кимчелекләр фаш ителеп, ленинчыл демократия урнаштырылу нәтиҗәсендә туган уңай шартларда язучы- ларыбызның иҗат активлыгы күтәрелү турында әйткән идек. Аеруча проза жанрында. моңарчы татар әдәбияты тарихында күрелмәгән дәрәҗәдә күп санда яңа әсәрләр •— романнар, повестьлар язылуы, ул елларда иҗат ителгән есәрлөребеэнең сыйфат ягыннан да яңаруы, эчтәлекләре белән халык тормышына якынрак килүләре, чынбарлыкның катлаулы мәсьәләләренә тирәнрәк үтел керүләре турында сөйләгән идек Ул уңышларыбыэның конкрет мисаллары төсендә Ибраһим Газиның «Онытылмас ел-
| Татарстан язучыларының VI! нче съездында соПләнгән доклад лар» романына, Ф. Хөснинең «Утызынчы ел», Г. Әпселөмовның «Мәңгелек кеше». Гариф Ахуновның «Хәзинә» романнарына. Р. Техфәтуллинның «Йолдызым», Эдуард Ка- сыймовның «Кояш кон дә чыга» повестьларына һәм башка күп әсәрләргә тукталган идек.
Аннан соңгы иҗат практикабыз алган юнәлешебезнең дәрес булуын күрсәтте. VI нчы съездга без яңа уңышлар белән килдек Атилла Расихның «Язгы авазлар» һәм «Ике буйдак» романнары. Н. Фәттахның «Бала күңеле даладапсы, Эдуард Касыймов- иың «Гомер ике килми» романы, татар совет әдәбияты эчен әле яңалык булган мемуар яки истәлекләр жанрында язылган осерләр: Ф. Хөснинең «Минем тәрәзәлә-рем», М. Максудның «Сагынылган минутлар» китаплары, драматургиядән Риза Ишморатның «Давылны каршылап». Нәкый Исәнбәтнең «Гәлҗамап» драмалары: поэзия буенча Хәсән Туфан. С. Хәким шигырьләре игътибар үзәгендә булдылар. Шулай ук өлкән буын һәм яшь язучылардан бик күп иптәшләрнең яңа әсәрләре турында әйтелгән уңай фикерләр һәм тәнкыйть сүзләре ул съездның эчтәлеген тәшкил иттеләр.
Алтынчы съезддан соң үткән оч ел вакыт эчендә дә язучыларыбызның иҗат активлыгы кимемәде, һем гомумән республикабызда әдәби харәиәт бу чорда аеруча җанлы тәс алды. Шулай булуы табигый дә чәнки бу еллар әһәмиятле тарихи вакыйгаларга. зур юбилейларга бай булдылар
РСФСР язучыларының II нче съезды, СССР язучыларының IV нче съезды шушы чорга туры килеп, әдәби хуҗалыгыбызны кат-кат барларга этәргеч булдылар һәм безгә алдыбызда торган проблемаларны деньякүләм югарылыктан карап ачыкларга, якындагы бурычларны конкретлаштырырга ярдәм иттеләр
Илебезнең экономика һәм культура үсешенә аеруча кечле йогынты ясаган, аларга билгеле юнәлеш биргән зур тарихи вакыйгалардан партиянең XXIII съезды белән Совет хекүмәтенең 50 еллык юбилеена багышланган сессия дә шушы елларга туры килделәр.
XXIII нче съезд һәм юбилей сессиясе мата, риаллары яктылыгында без Советлар Сою
зының, җир шары күләмендә беренче булып фәнни социалистик нигезгә баскан, шул нигездә герләп үсеп баручы буларак, заман рухына җавап бирү ягыннан караганда иң алдынгы, иң прогрессив ил булганлыгын тагын да ачыграк күрдек.
Күңелләребездә шундый илнең гражданнары булу белән горурлану хисе тагын да кечәйде. һәм бу беек тойгы барлык совет кешеләрен үз елкәләрендә тагын да дәртләнебрәк эшләргә, каләм ияләребезне тагын да илһамланыбрак иҗат итәргә рухландырды.
ӘДӘБИ ТАРИХ
Язучыларыбыз бу соңгы өч ел эчендә укучыларыбызны нинди яңа әсәрләр белән куандырды соң?
Бөек Октябрьның 50 еллыгы — аңа хәзерлек чоры һәм юбилей елы үзе — Союзның оештыру эшләренә генә түгел, язучыларның иҗатларына да уңай йогынты ясады. Аларга билгеле бер юнәлеш бирде. Узган съездларыбызда без бүгенге әдәбиятыбызның җитди кимчелекләреннән берсе итеп, тарихи-революцион темага язылган әсәрләребез юк дәрәҗәсендә аз икәнлеген әйткән идек. «Казан утлары» журналының үткән елгы саннарында без Атилла Расихның «Ямашев» романын укыдык. Россиядә Октябрь җиңешенә китергән данлы революцион көрәшнең художестволы тарихын язган, шул көрәшләрдә катнашкан, җитәкчелек иткән тарихи шәхесләрне уз исемнәре белән гәүдәләндергән әдәби әсәрләргә безнең татар совет әдәбияты соң дәрәҗәдә мохтаҗ.
Шушы ихтыяҗны үтәү юлында Атилла Расих зур һәм батырларча кыю адым ясады. Кыю дим, — чөнки Казандагы һәм Татарстандагы революцион көрәш тарихы ифрат дәрәҗәдә катлаулы һәм әдәби планда хәл кылу өчен зур талант һәм белем өс- тенә, батырлык та сорый торган авыр чорлар аша үтеп килә. Аның өстенә, дөресен әйткәндә, безнең татар әдәбиятында туры мәгънәсендә тарихи роман туып җиткәне дә юк бит әле. Бу юлда беренче җитди адым итеп каралган «Тукай» романына да төгәлләнү насыйп булмады. Талантлы шагыйребез һәм драматургыбыз Әхмәт Фәйзи, үзенең проза елкәсендә дә көчле каләм иясе икәнлеген күрсәтеп өлгерсә дә, Тукай гомеренең иң катлаулы революцион көрәш чорларына туры килгән чагын язып өлгермичә арабыздан китте. Бу җөмләгә тагы Ш. Маннурның «Муса» романын өстәргә булыр иде. Тик хәзергә бу әсәр әле тулы килеш чыгып укучы кулына барып җитмәгән булганлыктан, аның турында тулырак фикер әйтүне алдагы көннәргә калдырып торырга туры килә.
Бездә шартлы рәвештә тарихи дип атарга мөмкин булган, ягъни билгеле бер тарихи чорны алып та, аны конкрет тарихи шәхесләргә бәйләп түгел, бәлки язучы уйлап чыгарган образлар аша сурәтләгән шактый көчле әсәрләр бар. Галимҗан Иб- раһимовның «Безнең көннәр», Кави Нәҗми-нең «Язгы җилләр» романнарын, Г. Бәши- ровның «Сиваш» повестен һәм соңрак елларда язылган кайбер әсәрләрне санарга МӨМКИН.
Ә менә тарихыбыз күренекле шәхесләргә шактый бай булса да, шулар турында туры мәгънәсендә тарихи романнарыбыз юк диярлек. Шуңа күрә беренче рус революциясе елларында Казан большевикларының татар группасына уңышлы җитәкчелек иткән, татар телендә беренче революцион прокламацияләр тараткан, беренче большевистик газета чыгарган, Тукай тарафыннан дөньядагы иң гүзәл кеше итеп бәяләнгән һәм татар әдәбиятында револю- цион-демократик агымның тууына, үсүенә зур йогынты ясаган профессиональ революционер-большевик Хөсәен Ямашев һәм аның көрәштәшләре турында роман язуны мин аеруча әһәмиятле эш дип карыйм. Дөрес, без әле Расих романының да беренче китабын гына күрдек, хәзер инде без аның Казандагы революцион хәрәкәт һәм әдәбият тарихы өчен тагын да катлаулырак чорны эченә алган икенче китабын көтәбез. Язучының беренче китапта ирешкән уңышлары безне өметләндерә. Дөрес, анда әле әдәби яктан күзгә бәрелеп торган кимчелекләр бар. Исемнәре телгә алынган тарихи шәхесләр бары да әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелә алмаганнар, җанлы сурәтләрен бирү урынына, автор аларга күбрәк сүз белән генә характеристика биреп китә. Ул чорны яхшы өйрәнгән белгечләр. бәлки, тарихи яктан да төгәлсезлекләр табарлар. Ләкин иң әһәмиятлесе; әсәрдә Хөсәен образы бар. Хөсәен яшәгән заман-дагы Казан тормышы бар. Революция дулкыны белән урамнарга ташып чыккан кискен көрәш картиналары бар. Әсәрнең эчтәлеге Казан урамнары, андагы халыкның төрле катламын эченә алган бай һәм ярлы өй эчләре, завод-фабрика цехлары белән генә чикләнми, ул Чистайга да. авылларга да чыгып китә. 1905 нче елдагы Әлмәт ярминкәсе күренеше үзе генә дә ни ’ора! Әлмәт бүген, зур промышленность һәм җитди культура үзәге буларак. Татарстанда гына түгел, бөтен Союзда дан тота торган шәһәр. Хәзер аның исеме хәтта бик күп чит илләргә дә билгеле. Шуңа күрә укучы Ямашев заманындагы Әлмәтне сурәтләгән юлларны укыганда ихтыярсыз аны бүгенге Әлмәт белән чагыштыра.
Язучы тарихи шәхесләр белән беррәттән, үз әсәрендә шартлы, ягъни уйлап чыгарылган образларга да урын бирә. Авылда яшәргә рәт калмагач, шәһәргә киләп, ихтыярсыз революция дулкыннарына эләгеп киткән Фәрхетдин, вак буржуа бунтарын- нан милләтчегә әйләнеп киткән Җәгъфәр, ярлы тол хатын — эшче Тәгъзимә образлары шундыйлар. Әдәби яктан шактый тулы канлы эшләнгән бу образлар тарихи шәхесләрне калкурак итеп күрсәтергә, аларның эчке дөньяларын тулырак ачарга, заман рухын тирәнрәк сиздерергә ярдәм итәләр.
Кыскасы, «Ямашев» романының идея эч-тәлеге ягыннан да, әдәби кыйммәте ягыннан да җитди әһәмиятле әсәр икәнен күрсәткән мисалларны күп китерергә мөмкин. Шуның белән бергә аның әле кимчелекле
яклары да юк түгел. Аларга киңрәк тукталуны хәзергә тәнкыйтьче иптәшләргә калдырып, шуны гына әйтәсе килә Расих үзенең батаи көчен һәм осталыгым бу әһәмиятле романның икенче китабын тагын да яхшырак итеп языл бетерүгә тупласын иде да без аны тизрәк тулы килеш күрсәк иде.
Күптән түгел без Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Шамил Усманов» драмасын карадык. Соңгы елларда күбрәк мораль темалар — тормыш-көнкүреш. гаилә, мәхәббәт маҗаралары белән мавыгуга бирелгән театрыбыз һәм драматургиябез ечен сәхнәдә революцион-героик традицияләрне терелтергә омтылу факты бик куанычлы хәл. Дөрес, әсәрнең дә, спектакльнең дә кимчелекле яклары бар. Без әле анда Шамил образын бер яклырак аны бары комиссар итеп кенә күрәбез. Ә бит Шамил Усманов халык каршында язучы булып танылган һәм әдәбиятыбыз тарихында күренекле урын алган кеше. Әсәрдә Шамилнең бу ягы бөтенләй чагылмавы әдәби образ буларак аның әһәмиятен киметә. Икенчедән, авторларның, шулай ук режиссер һәм башка сәхнә осталарының ул чордагы легендарь сугышчыларны артык примитивлаштырып күрүләре һәм аларны шарж планындарак сурәтләүләре бәхәс тудыра. Ул чорны үзләро кичергән буын кешеләре моның белән бигрәк тә килешә алмыйлар. Шулай да бүгенгә көннең үз стиленә тапкыр килгән драма тудыру проб-лемасы өстендә җитди эзләнүләр алып баручы Аяз Гыйләҗев һәм аның белән бергә әле беренче җитди адымын ясаган Альберт Яхин иптәшләрне, шулай ук яшь буын сәхнә көчләребезне тарихи революцион темага кыю рәвештә тотынулары белән котларга кирәк. Шуның белән бергә аларга мондый җаваплы темаларны хәл иткәндә тирәнрәк уйларга киңәш бирәсе килә.
Тарихи шәхесләр образын иҗат итүдә безнең сәхнә әдәбиятыбыз прозага караганда алдарак икәнен дә онытырга ярамый. «Тукай», «Мулланур Вахитов», «Каюм На- сыйри», «Голҗамал», «Мылтыклы кәшә». •■Муса» драмаларын уйнаган театр бит ул! Әйбәт традицияләрне истә тотарга кирәк.
Бу чорда бездә тагын, бая әйткәнемчә, туры мәгънәсендә тарихи дип атап булмый торган яки шартлы рәвештә тарихи диярге мөмкин булган әсәрләр дә байтак •зылды. Бу төр әсәрләрдән аеруча күзгә бәрелгәне һәм җитди әһәмияткә ия булганы, безнеңчә Ибраһим Газиның «Онытыл-мас еллар» трилогиясе. Бу әсәр турында без үткән съездларда да әйттек Ул вакытта аның беренче һәм икенче китаплары турында сүз барган иде. Хәзер инде аның ■ Канатланыр чак» исеме астында өченче китабы да басылды һәм шуның бепән трилогия тәмамланды һем бу китап турында 66 нчы әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта җитәрлек уңай фикерләр дә ейтөлде. Әдәби яктан кимчелек итеп каралган яки бәхәсле урыннары турында да искә алынды. Ибраһим Гази үз-үзене гаять таләпчән булу өстене, иптәшләрчә тәнкыйть фикеренә дә чынлап колак сала белә 'орган язучы. Ихтимал, төрлесе терле елларда язылган бу өч китапны бер итеп яңадан карап чыкканда, ул аның өстендә тагын бер кадәр каләм йөртер, һәрхәлдә, «Онытылмас еллар» трилогиясе Татарстанда революция елларын башыннан башлап азагына кадәр шактый киң полотнода гәүдәләндергән һәм чын язучы каләме белән язылган, совет әдә-бияты киштәсендә дәрәҗәле урын алган җитди әсәр. Аның Бөек Октябрьның 50 еллыгына төгәлләнүе — олы юбилейга язучының зур бүләге булды дияргә кирәк. Шуны истә тотып. Язучылар союзы идарәсе быел бу әсәрне Тукай премиясенә тәкъдим итәргә лаек тапты.
Юбилейга багышлап Салих Баттал «Чир- мешән буйларында» романын язды. Рево-люциягә кадәрге авыл тормышын, аның терле катлам һәм терле сыйныф кешеләрен, ниһаять, авылны Октябрьга алып килгән сыйнфый бәрелешләр һәм революцион көрәш күренешләрен поэтик образларда сурәтләүгә багышланган бу әсәр идея эчтәлеге белән дә. татар поэзиясендә беренче буларак, шигырь белән язылган роман булуы белән дә игътибарга лаеклы. Баттал поэзиясенә хас үзенчәлекләр до, оригиналь чагыштырулар, уңышлы риторик фигуралар, мавыктыргыч сюжет алымнары да бар анда. Шулай да ни өчендер безнең тәнкыйтьчеләребез бу әсәргә карата җитәр, лек кызыксыну күрсәтмәде шикелле. Ихтимал, роман, шигырь белән язылган булса да, азагына кадәр тулы мәгънәсендә шигъри әсәр булып очлана алмагандыр. Чынлап та, баштагы бүлекләрендә чын поэзия булып, стиле, лирик чигенешләре. полемик алымнары, фәлсәфи афориэмнары белен бүгенге заман рухына да аваздаш булып яңгыраган әсәр азакка таба, сюжет-фабу- ласы ягыннан куера төшсә дә, поэзия әгәре буларак сыеклана бара. ничектер кафияләштерелгән прозаны хәтерләтә башлый.
Шулай да. «Чирмешен буйларында» җитди әсәр. Поэзия белгечләребез моңа тиешенчә игътибар итәрләр әле. дип ышанам. Шул ук вакытта авторга да бу хезмәте турында уйланудан туктамаска кирәктер: ул аны тизрәк очларга кабаланып бераз эшне бозмаган микән?
Соңгы елларда әдәбиятыбызның тагын да җитлегә төшүен күрсәткән мемуар жанры туды, дигән идек Бу жанрда язылган әсәрләр дә турыдан-ттры Бөек Октябрьның 50 еллыгына баглы буларак дөньяга килделәр дисәк, хата булмас.
Билгеле булганча, өлкән яшьтәге азучы-ларыбыз күбесе татар хезмәт ияләренең үзәгеннән чыккан һәм гаять бай, катлаулы тормыш юлы үткән кешеләр. Алар үткән юл — ул капитализм чорындагы сыйнфый Һәм милли каршылыклар тудырган күренеш һәм вакыйгаларны да. данлы революция Һәм гражданнар сугышы елларын да иске заман калдыкларының котырынмы каршылык күрсәтүләрен җимереп, илдә Совет власте урнаштыру һом аны НЫГЫТУ өчен барган кереш дәверен да, тарихи бишьегн
лыклар, Бөек Ватан сугышы чорларын да эченә ала.
Чын художникка хас үткен, нечкә күзә- түчәнлек белән озак еллар буенча җыелган тормыш материалына, аның естенә инде зур әдәби тәҗрибә туплаган талантлы каләмгә дә хуҗа булган язучының, яшь буынны күздә тотып, үзе һәм замандашлары турында язарга теләве бик табигый, шуның белән бергә әдәбиятыбыз өчен мәҗбүри дәрәҗәдә кирәкле эш.
Татар совет әдәбияты гаять дәрәҗәдә кискенләшкән сыйнфый көрәш шартларында тәрәкъкый итте. Шуңа күрә безнең иң йхшы дигән әсәрләребездә дә сыйнфый тенденциялелек үзен шактый ачык сиздерә килде. Без моны кимчелек итеп тә санамадык. һәм хәзер дә сыйныфлы җәмгыять логикасына буйсынган ул чорлар әдәбиятына карата кимчелек итеп санамыйбыз. Чөнки заман рухы шуны таләп итә иде. Хәзер исә, илебездә социализмның җиңүе, сыйныфсыз җәмгыять төзелү шартларында әдәбиятыбызның стиле дә үзгәрде. Хәзерге әдәбият өчен чынбарлыкны, катлаулы тормыш картиналарын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм аларның катлаулы эчке дөньяларын, шулай ук тарихи үткәнне тынычрак тонда зур объективлык белән сурәтләргә омтылу характерлы. Бу безнең өчен генә түгел, гомумән куп милләтле зур совет әдәбияты өчен дә шулай. Яңа коммунистик җәмгыять төзү процессында һәрбер милли әдәбият, уртак культурага лаеклы өлеш кертү өчен, үз халкының рухи байлыкларын барлый. Шушы яктан караганда, халык эченнән чыккан каләм ос-тасының үз башыннан кичкәннәрне, ягъни үзе күреп һәм танып белгән тормыш күренешләрен язуы аеруча әһәмиятле.
Узган елда без «Казан утлары» журналында Гомәр Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» дип исемләнгән автобиографик әсәрен укыдык. Баштарак, бигрәк тә беренче бүлекләрен укыганда бу әсәр беркадәр сәеррәк тә тоелган иде. Автор этнографик детальләр белән артык мавыга кебек, татар әдәбиятында инде булган кү-ренешләрне кабатлый, халык тормышындагы социаль моментларны читләтеп үтә кебек күренде. Ләкин аны тулы килеш укып чыккач күңелдә әйбәт тойгылар уяна. Җитди уйланасың, Язучы тормышта булган һәм үзе энәсеннән җебенә кадәр белгән вакыйгалар һәм кешеләр турында яза. Ягъни укучыга чын тормышның үзен күрсәтә. Ләкин ул әдәби талымсыз түгел, күзенә ни күренсә, шуңа тукталып, теленә ни килсә, шуны сөйләүдән ерак тора. Нәтиҗәдә без бу әсәр аша халкыбызның бик матур сыйфатларын, аның рухи яктан никадәр байлыгын күрәбез. Кешеләргә мөнәсәбәттә гаделлек, гуманизм, һәр эштә дө- реслек-турылык сөю, азатлыкка, яктылыкка, мәгърифәткә омтылу, тыйнаклык һәм шуның белән бергә кеше буларак горурлык саклау, оятсызлыкка, комсызлыкка, гаделсезлеккә, кешелексезлеккә каршы нәфрәт тойгысы — шундый матур сыйфатлар татар халкының олысында, кечесендә, ирендә, хатым-кызында элек-электән бар һәм булып килгәннәр.
Шул сыйфатларга бай булу аны үз культурасы, үзенә хас гореф-гадәтләре, үз теле булган, ихтирамга лаек халык сыйфатында яшәтеп килә дә. Дөрес, бу әйбәт сыйфатлар бер татар халкы өчен генә түгел, бик күп бүтән халыкларга да хас. Татар халкын кемнән дә булса өстен ител күрсәтергә теләү турында сүз бармый. Аның берәүдән дә ким түгеллеген, үзен ихтирам иткән барлык халыклар кебек үк, игътибарга һәм хөрмәткә лаек халык икәнен тулырак күрсәтә белергә, шуңа омтылырга кирәк безгә.
«Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә без халкыбызның тарих тарафыннан зур сынауларга дучар ителгән, тираннар изүе астында калганда да, ак патшалар тарафын, нан туракланып, туган туфрагыннан төрле тарафларга туздырылган чагында да үзенең бөтенлеген саклап килә алган, ниһаять, бөек рус халкы белән бергә революция ясашкан һәм бүгенге көндә яңа—коммунистик җәмгыять төзүчеләрнең алгы сафларында барган татар халкының кечкенә, ләкин ха-рактерлы бер кисәген күрәбез. Язучы аны, бернинди ялган пафоска — ясалма ялтырату яки каралтуларга бирелмичә, чын тормыш дөреслеген әдәби дөреслек дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли.
Ибраһим Гази Гомәргә караганда яшьрәк. Аның хәтер көче ныгып җиткән чагы революция алды һәм революция елларына туры килә. «Малайлыкта кунакта» повестен укыганда без, язучының үзе белән бергә, аның малай чагына кунакка барып кайткан кебек булабыз. Хәзерге вакытта инде пенсия яшендәге меңнәрчә кешеләребез үткән юлның бер өлешен Ибраһим үзенә генә хас стилдә гаять кыска, тапкыр сүзләр белән җанлы итеп күз алдына китереп бастыра. Уйнап-шаярып кына ул безне кайвакыт җан тетрәткеч күренешләр алдына китереп чыгара. Ихтыярсыз бүгенге көндә яшәвеңә шөкер ител куясың. Ибраһим үткәннәр турында бүгенге заманнан торып яза. Үтелгән юлның дәһшәтле күренешләрен сурәтләү белән бергә, ул авырлыкларны җиңеп үтүнең романтик матурлыгын да тойдыра белә. Шул ук вакытта, ул ямьсез еллар артта калды инде, хәзер бары да әйбәтләнде дип, укучыны тынычландыру юлына басудан да ерак тора. Бүгенгә көнебезнең безне борчый торган якларын да күрә, киләчәккә дә күз ташлап куйга- лый. Бу әсәрдә без халык тормышының ■•Туган ягым — яшел бишекитә булмаган икенче бер кисәген, бөтенләй бүтән, үзенчә стильдә сурәтләнгән, ләкин шулай ук тарихи чынлык булган өлешен күрәбез.
Гүзәл хезмәтләре белән халыкның олы мәхәббәтен казанган өлкән буын язучылй- рыбыэ киң Советлар иленең төрле почмак-ларында туып-үскән кешеләр. Димәк, һәр- кайсы үзләре үткән тормыш юлын язсалар да бер-берсөн кабатлау куркынычы юк. Хәтта бер үк авыл яки шәһәрдә туып-үскән ике язучы булса да. әгәр алар чын язучы икән, әдәбиятта үз стильләрен, үэ
тавышларын телкам кешеләр икән, айда да бер-берсен кабатламаячаклар, бары тик икесе бергәләп бер үк тормышның, бер үк халыкның төрле якларын тулырак ачуга гына ирешәчәкләр. Шуңа күрә андый әсәрләр бездә әле тагы язылыр һәм язылырга тиеш тә. Тик мондый характердагы әсәрләргә карата шуны әйтәсе килә революциягә кадәрге тормышны яки революция һәм гражданнар сугышы елларын язу белән генә канәгатьләнмәскә иде. Совет властеның беренче ун еллары, хәтта Бөек Ватан сугышы чоры үзе дә хәзер инде безнең яшь буын өчен генә түгел, урта буын өчен дә шактый еракта калган тарих.
Мемуар характерындагы әсәрләр югарыда саналган исемнәр белән генә бетми. Кайбер язучылар үзләре үткән тормыш юлында очраган эпизодларны аерым-аерым хикәяләр формасында, кайберәүләр исә аны теге яки бу тарихи иеигә яки шәхескә бәйләп, истәлекләр рәвешендә язалар. Арабызда яше ягыннан да, дәрәҗәсе ягыннан да иң өлкән шагыйребез Хәсән ага Туфанның Галимҗан Ибраһимов. Һади Так-таш, Зыя Камали, Мохтар Мутиннар турындагы искиткеч гүзәл шигьри истәлекләрен дә мин әдәби хәзинәбезнең шушы бүлегенә кертер идем. Мондый әсәрләр, әлбәттә, безнең әдәбиятыбызны баетырга, тарихыбызны тулыландырырга ярдәм итәләр. Шуның белән борга алар арасында факт дөреслеге принципыннан гына чыгып язылган, бүгенге заман өчен тарихи әһәмияте булмаган, хәтта каиберләрендә революцион чынбарлыкны ялгыш аңлауга хезмәт итә торган язмалар да күренгәли. Тәнкыйть моңа игътибар итәргә тиеш. Редакция һәм нәшриятларыбызга да бу тор әдәбиятка карета талымсызлык күрсәтергә, талөпченлек- не йомшартырга ярамас.
Әдәбият белеме өлкәсендә эшләүче га-лимнәребез дә бу чорда үзебезнең татар әдәбияты һәм культурасы өчен куанычлы уңыш булу белән бергә, күп милләтле зур совет әдәбиятының уртак фондына да кыйммәтле өлеш булып керерлек хезмәтләр иҗат итүгә ирештеләр: «Татар совет әдәбияты тарихы». Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләүче язучы-галимнәребез тарафыннан рус телендә язылып, Москваның «Наука» нәшриятында басылып чык-ты Бу есәр үзенең гыйльми нигездә язылуы, татар әдәбиятының үсү юлындагы үзенчәлекләрен гомум совет әдәбияты үсе-шендәге проблемалар белән бәйләнештә яңвча ача белүе белән үзәк матбугатта югары бәя алды. Бүгенге рус әдәбияты галимнәреннән В. Пискунов Һәм Н. Гельфанд иптәшләрнең әдәби хәрәкәт һәм аны өйрәнү мәсьәләләренә багышлап язылган һем «Дружба народов» журналында басылып чыккан мәкаләләрендә галимнәребез- иәң бу хезмәте турында болай диелә: «История татарской литературы» — один из примеров удачного изложения на конкретном материале проблемы национальной литературы как явления особого и общего».
Бу әһәмиятле хезмәтне уңышлы итеп чыгаруда язучы-галимиарабоздән Гали Халит. Хәсән Хәйри. Баяи Гыйззәт, Нур Гыйз- зәтуллин, Хәй Хисмәтуллин, мәрхүм Рөстәм Башкуроэ иптәшләр зур активлык күрсәттеләр Моның естенә Г. Халитның Г. Тукай иҗаты турында татар телендә дә, рус телендә дә җитди хезмәтләре басылып чыкты.
Мөхәммәт Гайнуллин ага үзенең «Татарская литература и публицистика начала XX века» дигән китабын чыгарды Бу хезмәтләр— татар халкының рухи байлыкларын, аның әдәбиятын бетем союз күләменә күтәрү, алармы барлык совет халыкларының уртак байлыклары фондына кертү юлында җитди адымнар. Бу чорда өдебият гыйль- ме буенча тагын бер докторыбыз артты: ул Ибраһим Нуруллин. Аның «XX йөз башы татар әдәбияты» дигән хезмәте, әдәбият тарихыбызның иң әһәмиятле бер чоры турында вуз студентлары өчен кыйммәтле кулланма булу белән бергә, киң катлам укучы өчем дә яратып укырлык әһәмиятле есәр. Әдәби мирасны өйрәнүгә багышланган җитди хезмәтләрдән профессор Хатип Госманның Идел буе Гөлстаны турындагы «Ерак гасырларның шигъри авазыни һәм башка мәкаләләрен искә алырга кирәк.
Халкыбызның авыз иҗатын өйрәнү буенча да әдәбиятыбыз ечен тарихи вакыйга дип әйтерлек зур уңышка ирешток: арабызда иң өлкән күренекле язучыбыз һәм галимебез Нәкый ага Исәнбәт татар халык мәкальләрен җыю һәм классификацияләү буенча үзенең өч томлык уникаль хезмәтен тәмамлап, бастырып чыгарды. Халкыбызның чиксез зур рухи байлыгы хәзинәсен туплаган һәм яэучы-галимнең тирән эчтәлекле кереш хезмәте белән тәэмин ителгән бу әсәр дә быел Язучылар союзы һәм тагын берничә коллектив исемемнән Тукай премиясенә тәкъдим ителде.
Безнең бу тәкъдимнәребез җәмәгатьчелек һәм киң катлам укучылар массасы тарафыннан хуплап каршы алыныр дип ышанабыз.
Хәмит Ярмииең «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән монографиясе. Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре хәзерләп бастырган җырлар — укучылар өчен дә, язучылар ечен дә әһәмиятле хезмәтләр
Данлы 50 еллыкка һәм даһи Ленинның тууына 100 ел якынлашуга атал терлө жанрда язылган әсәрләр күл булды. Г. Мии- скийның Астрахань өлкәсендә яшәүче татарлар тормышын, аларның этнографик үзенчәлекләре белән бергә революцион көрәш юлларын гәүдәләндергән, шул яклары белән әдәбиятыбызга яңа образлар алып килгән «Яшенле яңгыр» повесте. Гариф Галиевнең яңа хикәяләре, Жввад Тәр- җемановның Лобачевский турындагы китабы. Сибгат Хәким. Әнвәр Давыдов. Нури Арсланов, Зәки Нури, Хисам Камал. Нәби Дәүли, Галимҗан Латыйп, Әдип Маликов. Саҗидә Селәйманова, Мөхәммәт Садри һәм башка иптәшләрнең шигырь, хикәяләре, очерк һем мәкаләләре. Совет властен яу. лап алу һем аны ныгыту ечен көрәш тари-хының, шулай ук әдәбиятыбыз үткән юлның данлы сәхифәләрен бүгенге укучыга ачып күрсәттеләр.
КЕШЕ РУХЫ ӨЧЕН КӨРӘШ
VI нчы съезддан соңгы чорның үзенчәлеген игътибарга алып, иң башта күбрәк тарихи үткәнебезгә багышланган әсәрләргә тукталганбыз икән, моңардан ялгыш фикер тумасын, ягъни бу чорда бүгенге кен темасы икенче планга калган икән дип уйланмасын. Узган съездларга кадәр булган кебек, бу чорда да иҗат эшебезнең үзәгендә бүгенге көн темасына багышланган яңа әсәрләр язу мәсьәләсе торды, һәм без һәрбер уңышлы яңа әсәрне, кайсы заман темасына багышланган булуына карамастан. Совет властеның 50 еллык тантанасына язучы керткән өлеш дип карадык һәм карыйбыз.
Заман темасына язылган әсәрлөребез- нең идея-эстетик эчтәлеге җәмгыятебезнең бүгенге характерыннан чыгып билгеләнә. Илебез коммунизмның матөриаль-техник базасын төзү буенча елдан елга яңа уңышларга ирешә бара. Тынычлык шартларында узган һәр көн безне төп максатыбызга якынлаштыра.
Капитал дөньясы моның белән ничек тә килешә алмый. Үзенә үлем китерүче ком-мунизмның җиңүенә һич юл куясы килми аның, һәм дөнья күләм коммунизм идеясенә каршы, беренче чиратта ул идеяне үз практикасында гамәлгә ашырып баручы Советлар Союзындагы тәртипләргә каршы, көрәштә ул үз кулында булган бөтен коралларны, бөтен чараларны, барлык хәйлә- мәкерләрне ходка җибәрә. Ә аның кулында нинди генә чаралар юк! Ләкин капитал дөньясы хәзер үзе дә аңларга һәм танырга мәҗбүр булган тарихи факторлар бар: экономик өстенлек белән дә. хәрби техника һәм фән ягыннан булган өстенлекләр белән дә капитализмның социализмны җиңү мөм-кинлекләре беткәннән бетә бара. Эш хәзер экономик байлыкта яки коралда гына түгел, кешелек дөньясының аң дәрәҗәсе хәзер бу мәсьәләдә хәл кылгыч факторга әйләнә. Кешеләрнең дөньяга карашлары ничек, аларның рухи көчләре кая таба юнәлгән? Планетаның бөтен нокталарында хәзер кеше рухы өчен аяусыз һәм катлаулы көрәш бара.
Матур әдәбият исә бу көрәштә иң зур урын тота торган коралларның берсе.
Безнең татар әдәбияты да, күп милләтле зур совет әдәбиятының бер өлеше буларак, ул көрәштә үзенә тиешле әһәмиятле урынны алып тора. Бүгенге Татарстан республикасы үзенең экономик торышы һәм культурасы белән дөнья күләм әһәмияткә ия булган бер үзәк дәрәҗәсенә күтәрелгән икән, аның әдәбияты алдында торган бурычлар да шул югарылыктан карап билгеләнә.
Үз әсәрләре белән татар әдәбиятының данын дөнья күләм мәйданга чыгарган Муса Җәлил. Тукай, Галимҗан Ибраһимов. Такташ, Кутуйлар истәлеге дә алдыбызга куйган бурычны шуннан да түбәнәйтергә рөхсәт итми.
Ләкин дөнья күләм әһәмияткә ия булган әдәби әсәр иҗат итү, ул мотлак халыкара күләмдәге мәсьәләләр турында язу дигән сүз түгел әле.
һәр әдәбиятның һәм язучының үзенең беренче планда торган проблемалары була. Безгә барыннан да элек үз иманыбызга үз укучыларыбызны ышандырырлык әсәрләр язарга кирәк. Моның төп шарты: үз җирлегебездә, үз кешеләребез үрнәгендә бүгенге чынбарлыкның рухын реалистик дөрес картиналарда чагылдырган, яңа җәмгыять төзүчеләрнең тулы канлы образларын сәнгатьчә дөрес гәүдәләнгән әсәрләр иҗат итү. Шул шарт үтәлсә, безнең геройларыбыз да, Григорий Меле-ховлар, Василий Теркиннар. Танабайлар, Җәмиләләр, үзебезнең Шүрәлебез, Галиябез, Нәфисәләребез кебек, дөнья укучысына юлны үзләре табарлар.
Соңгы өч ел эчендә безнең әдипләребез, шагыйрь һәм драматургларыбыз, шулай ук тәнкыйтьчеләребез һәм әдәбият галимнәребез укучылар массасының һәм язучылар җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп иткән күп әсәрләр яздылар Аларның барына да бер докладта тукталып бетү, әлбәттә, мөмкин түгел, һәм бу съездда моңа ул кадәр мохтаҗлык та юк дип белам. Чөнки без идарәнең Казандагы барлык язучылар һәм журналистлар җәмәгатьче-леге катнашы белән уздырыла торган ки-ңәйтелгән утырышларында һәр өч ай саен «Казан утлары.» журналында басылган әсәрләр турында фикер алышулар уздырып киләбез. Аның өстенә тагын да әһәмиятлерәге: 1965 нче ел өчен дә. 1966 нчы ел өчен дә, республикадагы бетен яэучылары- бызны чакырып, һәр ике еллык әдәби иҗат эшебезгә йомгак ясадык.
Ул елларда дөнья күргән проза әсәрләреннән «Күкчәтау далалары» турында күп кенә уңай фикерләр әйтелде анда. Ибраһим Салахов бу романда гасырлар буенча хәрәкәтсез яткан казакъ далаларын иген кырларына әверелдерүче төрле милләт кешеләренең катлаулы язмышлары, алар арасындагы интернациональ дуслык, кешелек мөнәсәбәтләре турында сөйли. Җанлы образлар теле белән, укучыны мавыктырырлык итеп, ышандырырлык итеп сөйли.
Гариф Ахуновның «Хыялый Хәйрүш егет-ләре», Рафаил Төхфәтуллинның «Тамчылар ни сөйли» повестьлары турында шактый тулы итеп сөйләнде ул җыелышларда. Аларга нигездә уңай бәя бирелде. Шуның белән бергә. «Хәзинә». Йолдызым», «Авылдашым Нәби» авторлары өчен аларның бик үк алга китеш түгел икәнлеге дә әйтелде. Моның белән килешергә туры
Фатих Хөснинең әледән-әле диярлек чыгып торган яңа хикәяләре, бу елларда күл кенә кызыклы хикәяләр язган Газиз Мо- хәммөтшин әсәрләре, Аяз Гыйләҗевның «Берәү» повесте, «Үги ана яфраклары» һәм башка хикәяләре, Әмирхан Еникинең яңа әсәрләре. Нурихан Фәттахның «Артта калган юлларпы күп җыелышларның игътибар үзәгендә булдылар.
Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләре» турында да сөйләнде ул җыелышларда,
Мьхнүу Хәсәиовиың «Юллар, юллар» романы хакында да күп кенә җылы сүзләр әйтелде. Себбух Рафиковның «Авыл иртәсе» ни ечендер бетеиләй читләтеп узылды шикелле.
Бу романнар уңае белән принципиаль характерда берничә сүз әйтәсе килә. «Ак чәчәкләр» романы хәзерге кендә халык арасында иң популяр әсәрләрнең берсе. Ченки язучы, гомумән аның иҗатына хас булганча, бу әсәрендә дә бүгенге кәйнең актуаль мәсьәләләрен күтәрә. Җәмгыятебезнең мораленә хас булган гуманизм, кешеләргә карата гаделлек, хезмәт сею, барыннан да элек халык мәнфәгатен остеи кую идеяләрен яклый Галимҗан Ибраһиме». Шәриф Камал кебек классикларыбыз- дан килгән яхшы традицияләрне дәвам иттерә.
Шуңа эзлекле буларак, елкән буын белән яшь буын арасындагы менәсәбәтне дә романында уңай планда хәл итә Үзенең ботен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган олы намуслы, саф йерәкле, хезмәт соючән Әбүзәр образының яшь буынга күчкән сурәтен безГелшәһидә образында күрәбез.
Әсәрнең медицина әлкәсендә эшләүчеләр тормышын гәүдәләндерүге багышланган булуын да мин очраклы хәл димәс идем. Кешегә игътибар, кешегә мәхәббәт идеясен гәүдәләндерү очен уңайлы материал буларак, бу тема язучының күңелен үзенә тарткан, һәм ул табиплар тормышын, шул елкәдә эшләүче тәрле кешеләр деньясын моңарчы әле безнең әдәбиятта булмаган дәрәҗәдә киң күләмдә яктырта алган.
Гомумән алганда соңгы елларда язылган есерләребезноң уңышлары җемләсенә керген бу романга карата язучылар җәмәгатьчелеге эчендә шактый кискен тәнкыйть белән чыгучы иптәшләр дә булды.
Ләкин бу очракта сүз бер «Ак чәчәкләр» романы турында гына түгел, гомумән иҗат принциплары, аеруча уңай герой проблемасы турында бара Кайбер иптәшләрдә героик планда язылган әсәрләрне кире кагу тенденциясе бар. Андый тәнкыйтьчеләр романтик планда алынган, Г. Әпсәлә- мовча әйтсәк, «кирәк икән, пьедесталга да бастырылган» геройны кабул итә алмыйлар. Мондый алым геройны тормыштан аеруга алып бара дип карыйлар Ләкин бит матур әдәбиятта һәм гомумән сәнгать әсәрләрендә тормышның гади кеше күрел бетә алмый торган аерым детальләрен яки кешеләрнең характерындагы үзенчәлекләрне тормышта булгандагыдан арттырыбрак сурәтләү, аны калкурак итеп күрсәтү эстетика кануннарына каршы килми. Юмор, сатира әсәрләре, комедия яки карикатура турында сүз барганда, кире образларны күпертеп бирүне боз таныйбыз гына түгел, хәтта котылгысыз чара дип карыйбыз Моңа берәү дә каршы килми. Ә инде бетеиләй икенче пландагы әсәрдә язучы тормышның уңай күренешләрен, геройның характерындагы яхшы якларны калкурак итеп бирә икән, кайбер тәнкыйтьчеләр моны ялтырату дип. фальш Дил баяләргә торалар Моның белен килешеп булмый. Әгәр без бу позициягә бассак һәм аны үз логикасы буенча дәвам иттерсәк, Гомәр Бәширов, Атилла Расих, Гариф Ахунов, Гариф Гобәй, хәтта Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов кебек яэучылары- быэның әдәбиятыбыз киштәсендә хормәтло урын алган күп кенә әсәрләрен дә шик астына куя башлар идек.
Дерес, «Ак чәчәкләр» романында күзгә бәрелеп торган кимчелекләр барлыгын да инкарь итмибез. Гомуми культура дәрәҗәсе шактый үскән бүгенге укучы очен бик гади һәм күптән ачык булган хакыйкатьләрне тафсиллауга артыграк урын бирү, инде әдәбиятта булган эпизодларны кабатлау, авторның идея позициясен декларатив характердагы сүзләр аркылы әйтү кебек моментлар романның әдәби кочен билгелә дәрәҗәдә киметәләр. Анысын, әлбәттә, әйтергә кирәк. Ләкин болар бит Әпсәләмов иҗатында принципиаль характердагы үзенчәлекләр түгел. Безнең ечеи мәсьәләнең әһәмиятле ягы шунда: мондый, бүгенге тормышыбызның алгы сызыгында торып, мораль проблемаларны хезмәт белән тыгыз һәм тирән бәйләнештә алып язылган һәм андагы уңай тенденцияләрне, алдынгы ке-шеләрне раслау, безнең җәмгыятькә ят тискәре элементларга нәфрәт тудыру позициясеннән торып иҗат ителгән әсәрләр безгә кирәк. Мондый темаларны күгәрү очен язучыдан табигать биргән талант естенә зур фидакарь хезмәт тә сорала. Шуңа күрә андый әсәрләргә менәсәбәттә безнең тәнкыйть объектив карашта булырга, ягъни аларның кимчелекләрен күрсәтү белән бергә, уңышлы, файдалы якларын ачуда укучыга да, язучыга да ярдәм итәр-
Мехмүт Хәсәновның «Юллар, юллар», Себбух Рафиковның «Авыл иртосе» романнары да халык тарафыннан яратып укылалар. Алар буенча бик күп урыннарда конференцияләр уздырыла. Авторлары исеменә яхшы сүзләр әйтелә. Ченки бу әсәрләрдә чын халык тормышы, читтән күзәтеп кенә түгел, аның эчендә торып язылган. Аларның эчтәлеге чиксез бәй катлаулы тормыш материалы, җанлы кеше образлары, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар белән тулы.
Мәхмүт Хөсәнов безгә республикабызның даны булган нефть районнарында асфальт юллар, сазлыклар аша дамбалар, күперләр салучы кешеләрнең авыр, катлаулы, шуның белән бергә мәгънәле гүзәл хезмәтләре турында сойли. Без ул кешеләр салган мәһабәт юлларны гына түгел, аларны тезүче геройларның үзләре үткән тормыш юлларын да күрәбез Менә Варис Исламов образы Ул безнең заманның алдынгы кешесе. Ләкин аның тормыш юлы тигез генә түгел. Ул катлаулы кереш һем җиңүләр юлы. Менә Хәйрүш образы. Ул үткән тормыш юлы тагы да авыррак һәм катлаулырак. Ләкин ул бетеиләй үзенчә: җинаятьләр, алардан арынулар юлы Мо- барәков Тимер. Рәис Яруллин. Серия юллары һәм аларның язмышлары, алар бары
да укучыны уйландыралар, аңа тормышта үз юлын табарга булышалар.
Тау кадәр «Мазаны үзенә бик җиңел буйсындыра белгән батыр, ярсу йөрәкле шофер Әбрар белән асфальт җәюче кыз — автор теле белән әйтсәк, гәүдәгә «тун төймәсе кадәр генә» Галимә арасында хезмәт процессында булган бәрелеш эпизодына һәм аларның соңгы язмышына багышланган юллар романда күп дигәндә бер бит чамасы урын ала торгандыр. Ләкин юмор планында юл уңаенда гына чагылып калган шул эпизод безнең көннәрнең характерлы бер детале сыйфатында онытылмаслык булып истә кала. Романда гомумән матур күзәтү һәм ачышлар, халыкчан чагыштырулар, тапкыр сүзләр әз түгел. Чорыбыз өчен характерлы булган тип яки персонажлар, заман рухына тапкыр килгән деталь яки эпизодлар уңай яктан да, кире яктан да җитәрлек. Хәтта артыгы белән диясе килә. Ләкин сәнгать әсәре артып киткәнне дә яратмый бит. Артыгы бишенче тәгәрмәчне яки алтынчы бармакны хәтерләтә башлавы мөмкин.
Әгәр дә хәзер бер тәнкыйтьче «Юллар, юллар» романын алып, андагы артыкка киткән риториканы, артыкка киткән эпизодларны, урынсыз кулланылган сүзләрне, уңышсыз җөмләләрне җыеп, санап чыкса, образлар аркылы бирелергә тиешле фикер һәм идеяләрне ялангач фразалар белән генә әйтеп үткән урыннарны күрсәтсә, композицион яктан булган кимчелекләренә дә игътибар итсә, һәм шулардан чыгып, бу китапны әдәби әсәр буларак бөтенләй кире каксә, бу, әлбәттә, дөрес нәтиҗә булмас иде. Шул ук вакытта ул тәнкыйтьченең үзен кире кагу да шактый читен булыр иде. Чөнки романда чынлап та шундый характердагы эч пошыргыч кимчелекләр бар. Алар, әлбәттә, идея чатаклы-гыннан килгән кимчелекләр түгел, өлешчә, әдәби осталык яки тәҗрибә җитмәүдән, күбрәге авторның үзенә карата таләпчән- лекне йомшартуыннан, ашыгуыннан килгән кимчелекләр. Шулар өстенә тагын, авторның һәм укучының бәхетсезлекләренә каршы, әсәрнең тиешенчә редактор каләме аша узмаганлыгын да китереп өстәргә кирәк. Әгәр дә әсәр үз һөнәрен яхшы белүче, үз эшенә җитәрлек җаваплы карау-чы, чын мәгънәсендә таләпчән һәм әдәби зәзыклы редактор каләме аркылы үткән булса, һич икеләнүсез әйтергә мөмкин андагы кимчелекләрнең бик күбе укучы күзенә барып җитмәгән булыр иде.
Сөббух Рафиковның «Авыл иртәсе» ро-манына карата да нәкъ шундый фикерләрне әйтергә мөмкин. Бу роман бүгенге колхоз аеылын гәүдәләндерә. Илгә икмәк һәм башка төр азык-төлек бирү эшендә елдан-ел яңа уңышларга ирешә баручы авыл кешеләре тормышын алар арасындагы нечкә, катлаулы мөнәсәбәтләр, хезмәткә һәм көнкүрешкә бәйле тормышчан вакыйгалар, җанлы характерлар аркылы сурәтли. Шулары белән укучыны мавыктыра, аңа җан азыгы бирә, аны тормыш турында уйлан-дыра. Шул ук вакытта «Юллар, юлларвга хас булган кимчелекләр дә җитәрлек анда. Алар өстенә тагын бу әсәрдә стиль ягыннан искегә тартымлык, заман рухына туры килеп бетми торган алымнар да бар әле. Мондый кимчелекләр, әлбәттә, бу әсәрләрнең әдәби кыйммәтен киметәләр. Ихтимал, алар бу хәлләрендә кырыс заман сынавын үтеп, бик еракка да китә алмаслар. Коммунистик төзелешнең алдынгы сафындагы- лар турында яңа, яхшырак әсәрләр язылып, боларны оныттыруы да мөмкин. Шулай да, әдәби практикабызның хәзерге хәленнән чыгып, мин аларны игътибарга лаек, бүгенге укучы өчен кирәкле, файдалы әсәрләр җөмләсенә кертәм. Авторларга исе аларны озын гомерле итү турында җитди уйланырга эш бар.
Бу еллардагы әдәби хәрәкәтебезнең куандыра торган бер ягы итеп, тема һәм алымнардагы төрлелеккә игътибар итәсе ки. лә. Гариф Гобәйнең «Коръән серләре» татар прозасы өчен бөтенләй яңа булган әдәби публицистика жанрында язылган әсәр. Гаять җанлы әдәби тел һәм сатирик алым белән, гасырлар буенча бик күлләр каршында изге китап саналып, миллионнарның миен томалап килгән коръәннең реакцион эчтәлеген ачып биргән бу китап укучы тарафыннан зур кызыксыну белен каршы алынды. Советлар Союзының бөтен почмакларыннан язучы исеменә, аңа рәхмәт әйтел тә, аны каһәрләп тә, (соңгылары дингә фанатикларча ышанучылардан) йөзләрчә хатлар килә. Атеистик тәрбия эшендә, һичшиксез, зур роль уйнаган бу китап бик тиз таралып бетте. Язучы хәзер аның яңа — тулыландырылган икенчӘ басмасын хәзерли.
Татар әдәбиятының тематик диапазонын киңәйтү ягыннан да, идея эчтәлеге һәм әдәби алымы белән дә Нәби Дәулинең «Җимерелгән бастион» романы әдәбиятыбыз өчен бөр яңалык булды. «Үлем белән яшәү арасында» повесте белән Союз күләмендәге укучының игътибарын казанган язучы бу әсәрендә дә фашист әсирлегендә калган якташларыбыз, аларның коточкыч авыр шартларда дошманга каршы аяусыз көрәш алып барулары турында яза.
1967 нче елда басылган әсәрләрнең җитди игътибарга лаеклыларыннан тагын берсе — Нурихан Фәттахның «Мөдир Саҗидә» повесте.
Шушы уңай белән татар әдәбиятында безнең заманның яшь кешесе образы мәсьәләсенә карата берничә сүз әйтәсе килә. Бу проблема безнең бик күп әсәрләргә кагыла. Кайбер авторлар моны яшьләрне картларга каршы кую планында чишәргә тырышалар. Ягъни, өлкән буын кешеләре өчен шәхси мәнфәгатьне өстен кую, үз рәхәте өчен мораль принциплар белән хисаплашмау хас булса, яшьләр өчен барыннан да элек кешегә карата гаделлек, йөрәк кушуына каршы бармау, мәхәббәт, намус иреклелеге характерлы димәкче булалар. Яки, яшьләр арасында да мораль гарип кешеләр бар икән, моңа да картлар гаепле, ул кешеләрне алар шулай имгәткән дияргә телиләр. Хәзерге кенде өлкән яшь-
I*г« кешеләребез шәхес культы чорындагы башбаштаклыклар белан килешеп яшәгәннәр, андагы гаделсезлекләргә каршы тавыш күтәрергә батырлыклары җитмәгән, дип гаепләү тенденциясе сизелә. Без моны Әхсән Баянның «Яшьлегемне эзлим-, повесте, Шәриф Хөсәеновиың «Зөбәйдә — адәм баласы» комедиясе кебек әсәрләрдә сизәбез. Шулай ук Аяз Гыйләҗевнең «Берәү» повестенда һәм кайбер хикәяләрендә күрәбез. Монда, әлбәттә, логика юк түгел. Өлкән кешеләребездә очрый торган кимчелекләрне без, гадәттә, капитализм калдыгы дип кенә бәяләргә гадәтләнгәнбез. Ләкин >ш анда гынамыни? Бүгенге көндә өлкән буын кешеләре дигәнебезнең дә яшь гомерләре социалистик ил шартларында узган бит. Бүгенге яшь кешенең үзенчәлекләрен ачу өчен аны карт кеше янына куеп карамаска, ә бүгенге көндә карт булган кешеләрнең яшь чаклары белән янәшә куеп карарга кирәк, һәм билгеле чордагы совет тормышының үз каршылыкларын да игътибарга алырга кирәк. Бер яктан, хәзерге кебек үк коммунистик мораль алга сөрелә иде ул елларда, икенче яктан, социализмга еле бик ерак булган экономик ярлылык, материаль кысынкылык көчле иде. «Книга о вкусной и здоровой пище» дигән китап безнең өчен бөтенләй дөньяда ук юк кебек иде. Ничек итеп тамак туйдыру проблема иде. Купшы киенү түгел, өс бөтенәйтү турында сүз бара иде Кешеләр ванналы- гаэлы, җылы санузеллы квартира турында хыялланмыйлар, кыш көннәрендә туңмый чыгар өчен утын табу хәстәрен күрәләр иде. Шулай ук бөтен кешене урта белемле итү турында да сүз бармый иде әле ул елларда. Алда бөтенләй укый-яэа белмәүче- лекне бетерү проблемасы тора иде Шундый шартларда да яшьләр арасында производствода ударник, мораль яктан хәзерге алдынгы яшьләр кебек үк саф күңелле кешеләр җитәрлек иде. Мондый булу өчем ул елларда кешеләрдән билгеле дәрәҗәдә фанатик булу да сорала иде. Шуңа күрә бер кадәр догматик булу да гаҗәп түгел иде
Моны аңларга кирәк. Бүгенге яшь кешенең образын яктырлк итеп күрсәтүне үткән буын кешеләрен каралту исәбенә эшләргә ярамый.
Нурихан Фәттах үзенең соңгы повестенда бүгенге көннең яшь кешесе образын иҗат итүдә бик дөрес юл сайлаган. Саҗидә образында ул үзебезнең җирлектә бүгенге заманның яшь бер кызын тормышчан, реалистик буяуларда сурәтли. Барыннан да элек ул рухи яктан ирекле кеше; аның һөнәре бар. белеме бар. саф намусы бар. Шуңа күрә ул үзенең һәрьяктан тигез хо-куклы икәнен тоеп, шуңа горурланып яши. Ул үзен рәнҗетергә, кимсетергә берәүге дә юл куймый. Бу мәсьәләдә олылар белән дә исәпләшергә телеми һәм аны гафу итәсең. Өйә. Олылар да хеэерге яшьләрнең кем икәнен аңлап эш итәргә, аларның заман биргән өстенлекләрен каприз дип аңламаска, алар белен исәпләшергә тиеш!
Саҗидә ялгыз үзе генә шундый булса. бәлки аның укучыны ышандыру көче кимрәк булыр иде. Юк, ул ялгыз түгел. Хәтта авыл яшьләре белән аралашырга теләми йөргәндә дә, баштарак аларны яратмый йөргәндә дә ялгыз түгел, ул барыбер алар белән. Чөнки тегеләре дә — Зөһрәсе дә, Танясы да, Тимерҗаны да, Равиле дә — бары да, һәркайсы үз характерына хуҗа булган хәлдә, аның кебек үк азат рухлы, һөнәрле, тигез хокуклы, тормыш сөюче, шуның белән бергә горур йөрәкле кешеләр. Хезмәт сөючәннәр алар, шат күңелле- ләр, кешене — яшен-картын — хөрмәт итә беләләр. Шундый җанлы кеше булганга да укучы аларның һәр адымын кызыксынып, яратып күзәтә.
«Мөдир Саҗидә» повесте бүгенге яшьлә-ребез турында шундый матур тәэсир калдыра. Өлкән буын кешеләрен дә җитди уйландыра.
Бу яктай, укучы өчен әле яңарак исем булгач Хәсән Сарьянның «Әткәм һөнәре» повесте дә характерлы. Бу әсәрдә балта осталары турында сүз бара. Яшь авторның, хәзерге көндә балта тавышы да машина тавышы белән бер дәрәҗәдә яшәргә хаклы, дигән тезисы ни дәрәҗәдә заман рухына туры килә торгандыр, анысы турында бәхәсләшергә мөмкин. Мәгәр әсәрдә бүгенге авыл тормышы, аның кешеләре җанлы итеп сурәтләнә. Монда да үзәк урында яшь кеше — армия сафыннан кайткан егет — Гаяз образы. Аңа да шул ук Саҗидәләрдә булган сыйфатлар хас. Ул дөрес сайланган Реалистик планда дөрес сурәтләнгән Шуңа күрә әсәрдәге башка образлар дә, уңайлары һәм киреләре дә ышандыра Бу әсәр әдәбиятыбызга тел үзенчәлекләре һәм яңа пейзажлар алып килүе белән дә яхшы тәэсир калдыра.
Яшь кеше образы безнең шагыйрьләребез иҗатында да үзәк урында торган проб-лемаларның берсе. Монда ул күбрәк яшьлер иҗатында лирик «мин» образы рәвешендә чагыла.
ҮРЛӘР АША
Поэзия темасына кагылгач, бу мәсьәлә белән генә чикләнеп булмый. Үткән съездларда без роман, повестьлар жанрында уңышларыбыз зур булуын әйткән идек. Бу чорда да без аларны байтак санадык шикелле Шулай да хәзер бездә, бүгенге әдәби хәрәкәтебез турында сүз йөрткәндә, еш кына, поэзия активлашты, аның диапазоны киңәйде, эчтәлеге тирәнәйде, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Чынлап та монда дө-реслек бар.
Бүгенге поэзиябез турында сүз кузгалса. Шәүкәт Галиевнең «Күңелләргә сәяхә- т»еннән сигез юллык бер шигыре хәтергә киле:
Того кыяларның кәрнмзеииои — Упкын кырыеннан ют бара Бормаланып бара-бара па УЛ Болытларга кереп югала Аска карыПм — биек дигән таулар Ннндн нәни булып калганнар Мни үтәргә куркам бу юллардан Ә кемнәрдер шуны салганнар'
һәркемгә диярлек таныш гади табигать күренеше, һәркемгә таныш тойгы. Тик һәркем аңа игътибар итмәгән. Ә менә шагыйрь төртеп күрсәткәч, шул гади табигать күренешенә бәйле буларак һәркемдә туа торган гади тойгыга карата үзенең фәлсәфи фикерен әйтеп биргәч, ул картина искиткеч, тирән мәгънәле шигъри образга әверелә.
Мин үтәргә куркам бу юллардан...
Әйе, безгә тормышта, бигрәк тә безнеке шикелле тарихта беренче булып яңа җәмгыять тезүчеләргә хас катлаулы тормышта бик куркыныч юллардан, коточкыч упкын кырыйларыннан үтәргә кирәк булган чаклар еш очрый. Кайвакыт кыенлыклардан, хәвефләрдән куркып, алга атларга шомланасың... Хәтәр күренә. Шунда шигырь синең исеңә төшерә:
Ә кемнәрдер шуны салганнар...
Чынлап та ул юлны салучыларга тагы да хәтәррәк булган бит! Җиңеләеп китәсең. Күңелеңә ташкын булып рухи көч килеп керә...
Кешелек дөньясын таңга калдырган әллә кайчангы каһарманнар, башларын, тормыш-ларын корбан итеп, тарихта яңа юллар салган Джордано Брунолар, Галилейлар, Маркс, Энгельслар, бишенче ел батырлары, даһи Ленин, Октябрь революциясе еллары күңелеңнән кичә. Ниһаять, үз күзләрең белән күреп, үз кулларың белән тырмашып, үз аякларың белән атлап үткән юллар!.. Әле кайчан гына тиңсез гигант булып кү-ренгән Днепрогэслар... безнең бүгенге юга-рылыктан, илебез күтәрелгән космик биек-лекләрдән торып караганда.
Нинди нәни булып калганнар...
Шушы кечкенә шигырьдән күңелдә уянган уй-тойгыларны, күз алдына килгән кар-тиналарны сөйләп китсәң, аларның очына чыгып булмас иде кебек. Шигъри образның көче дә шунда. Соңгы еллардагы поэзия әсәрләребез өчен бу бик характерлы.
һаман алга, югарыга омтылу, шул ук вакытта үтелгән юлга да борылып карау — яулап алынган биеклекләрне раслап, алар- ны поэзиядә мәңгеләштерергә тырышу тенденциясе безнең хәзерге шигырьләр өчен гомумән хас сыйфат. Моның иң характерлы матур үрнәген без Сибгат Хәкимнең «Үрләр аша» поэмасында күрәбез. Әлмәттән Европаның үзәгенә, бик күп үрләр аша, Карпат таулары аша үтеп, Германиягә хәтле дуслык юлы салына. Иң башлап бу юлдан Бөек Ватан сугышы елларында, кешелек дөньясына килгән фашизм афәтен җиңеп, совет солдатлары — Янар Яруллалар уза. Икенче кат, инде тыныч шартларда, сугыш тудырган экономик авыр-лыкларны җиңеп, Халидәләр — хезмәт кешеләре нефть торбасы салып узалар. Өченче катка менә шигырь уза бу юлдан. Шигырь белән бергә күп меңләгән укучылар уза.
Халкым юлда күтәрелгән үрләр —
Алар бар да минем үрләрем...— ди шагыйрь. Болай дип горурланырга аның икеләтә хакы бар. Әйе:
Уз әле син сират күпереннән. Дуга аша исән уз әле!..
Сибгат Хәким илебезгә тарихи җиңү китергән Курск дугасы җәһәннәме аша узып исән калган кеше. Каләм түгел, кулына корал тотып, Татарстаннан Европа үзәгенә туры юл ачучыларның берсе.
Халидә шул эзләр буйлап бара. Бер сыналган юлдан йөрисең. Салмый тормыш аерым трассалар. Трассалар салмый җыр өчен...
Халык белән бергә, бер юлдан бара бездә шигырь. Ул шуның белән көчле дә. Бар иде шундый вакытлар, безнең нәшриятларыбыз шигырь китабы күтәреп килгән автордан куркалар иде. Акрын үте иде шигырь китабы. Аз укыла иде шигырь. Чөнки чын поэзия дәрәҗәсенә ирешкән шигырь аз иде. Поэма дип, көйле хикәяләр языла иде, көйле мәкаләләр, рифмалашты- рылган хәбәрләр күп иде. Дөрес, алар әле дә бетеп җиткәне юк. Шулай да хәзер безнең поэзиядә чын мәгънәсендә шигъри образларда гәүдәләнгән сәнгать дөреслеге өстенлек итә. Шигырь-поэмаларыбыз бүгенге көн рухы белән сулый. Күп төрле формаларда, һәр шагыйрьнең үзенә хас алымда язылган, һәркайсы үзенчә булган хәлдә, заман стилендә иҗат ителгән йөзләрчә шигырьләрдә бүгенге совет кешесе образы гәүдәләнә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, Салих Баттал кебек, шигырьгә күптән килгән өлкән буын ша-гыйрьләребез иҗатларында картаймыйлар: заман рухын тоеп, халык белән бергә атлау аларны яшәртә. Иҗат активлыклары кимеми, әдәби осталык дәрәҗәләре арта бара... Галимҗан Латыйп, Мөхәммәт Садри, Нури Арслан иптәшләрнең күп еллык иҗатларын чагылдырган шактый бай эчтәлекле яңа җыентыклары чыкты. Әхмәт Юнысның «Туган җирем, сиңа җырым» җыентыгында совет кешесенең олы язмышын гәүдәләндергән шигъри образлар күңелне куандыралар. Вакытсыз мәрхүм булган Гали Хуҗи, Зыя Мансур дусларыбыз бүген безнең арада юк, ләкин аларның языл калдырган әсәрләре, поэмалары, җыентыклары яши, алар бу съездда да катнашалар.
Әдәбиятка сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда килгән шагыйрьләр бүгенге поэзиябезнең төп эчтәлеген, аның идея-эстетик рухын билгели торган үзәк көчләр булып әверелә баралар. Илдар Юзеев. Әнвәр Давыдов, Шәүкәт Галиев кебек шагыйрьләр, фольклордан, классикларыбыздан һәм өлкән буын шагыйрьләрдән килгән традицияләрне дәвам иттерү белән бергә, заманга хас яңа стиль һәм образлар алып килделәр һәм бу яктан хәтта кайбер өлкәннәргә дә уңай йогынты ясыйлар дияргә була. Алар белән бергә ярышып иҗат итүче Гамил Афзал, Хисам Камал. Әдип Маликов, Зәки Нури. Саҗидә Сөләйманова, Нәби Дәүли, Марс Шабаев, Әхсән Баян кебек шагыйрьләребез һәркайсы үзенә хас алымнарда, идея эчтәлекләре ягыннан да үзләренчә формалашкан күп яңа әсәрләр
белен шигъри хәзинәбезне тулыландырдылар.
Тагын шунысы куанычлы: поэзия кыр-ларына яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, талантлы, белемле, хәзергә кыска булса да. катлаулы тормыш юлы үтәргә елгергән кыю яшьләр тәркеме килә. «Ирләр булыйк» дип, «Тик кагылма романтикама» дип, «Мин дөресен сөйлим» дип, исән чагында җиргә кайгы орлыгы чәчмәскә «вәгъдә» биреп, Рәдиф Гатауллин килеп керде безнең сафка. «Гадиләргә гимн» җырлап, Равил Файзуллин килде.
«Башыма кайгы килде дип. Тормыштан суынма син!» —
дип, һәм үзенең яшәү үрнәге белән дә, оптимистик шигырьләре белән дә шуны раслап, Фәнис Яруллин килде. Әнә:
«Иөк төягән машина кебек барам.
Кешелек, каршыла мине!» —
дип, Рөстәм Мингалимов килә. Аның белән янәшә үз кредолары белән Ренат Харисов, Шамил Мәхмүдовлар, инде укучы күзенә исемнәре шактый еш чалына торган Камил Мостафин, Гәрәй Рәхим, Раил Шакиров, Заһирә Гомерова, Рәшит Әхмәтҗанов, Ренат Рәхимовлар иҗатларында бүгенге заман сулышын алып киләләр. Әнә, поэзиябез күгенә бәр юлы бөркелеп, ундүрт яшь каләмнең «Беренче карлыгач»лары килеп чыкты. Бу «карлыгачлар» уңае белән Равил Фәй- зуллинның бик борчылып язган мәкаләсен укыдык. Әйе, яшьләребез озаграк өлгерә. Бу уйландыра торган хәл. Ләкин шигырь турында сөйләгәндә салкын статистик саннарга нигезләп кенә фикер йөртү урынлы микән? Минемчә, бу урында төшенкелеккә бирелергә урын юк. «Осталыкка төп кыйбла— абсолют камиллек, шигъриятлелек булырга тиеш» дигән фикер белән дә килешәсе килми. Нинди «абсолют камиллек» ди ул? Әйтик, син аңа ирештең дә, ди. Ә аннары? Үсү тукталдымы? — Болар турында бәхәсләшергә мөмкин. Шулай да яшь шагыйрьнең гомумән алганда шактый тирән эчтәлокло, әдәбиятыбыз турында борчылу һәм кайгырту белән язылган мәкаләсе чыгу факты үзе мине ифрат куандырды. Бу безнең хәзерге шагыйрьләрдә сирәк очрый торган бик кадерле сыйфат. Әйе, поэзиябез бу чорда җитди уңышларга иреште дибез икән, аның якын киләчәге тагын да өметлерәк.
Ләкин әле бу шигырь жанрында безнең йомшак якларыбыз, кимчелекләребез юк дигән сүз түгел. Күзгә бәрелеп торган ике төрле кимчелек күңелне борчый. Беренчесе— форма белән артык мавыгучы иптәшләр бар. Әдәбиятка беренче адымнарын ясаучы яшьләргә карата мин моны билгеле дәрәҗәдә аңлашыла торган хел дип карыйм. Шигырьдә үз тавышын табарга елгормәгон, үзенең уй һәм тойгыларын ничек игеп үзенчә әйтергә әле ейрәнмәгән яшь аотор, укучының (аның да, әлбәттә, беренче чиратта әдәби җәмәгатьчелекне тәшкил итә торган елешенең) игътибарын тизрәк үзенә җелеп итү өчен, ничек тә башкалардан аерылырга тырыша. Әгәр дә ул чынлап та талант иясе булса, күңелендә халкына әйтерлек олы хис һәм фикерләре булса, җәмәгатьчелек аңа игътибар ите һәм андый шагыйрь бик тиз үз тавышын да табып ала.
Күбесенчә «Татарстан яшьләре» битләрендә мондый тәҗрибәләр ясаучы Айдар Хәлим, Ренат Харисов һәм башка кайбер яшьләр бу эзләү чорын исән-сау үткәреп җибәрерләр дип ышанам. Ә менә Роберт Әхмәтҗановта форма белән мавыгу чире озакка сузылды. Аның шул ук «Татарстан яшьләре» битләрендә басылып чыккан «Төнге монолог» дигән кыланышларын бернинди киртәгә дә сыйдырып булмый. Юк. эзләнү түгел бу. Коллективтан, җәмәгатьче-лектән, халыктан аерылу, тормыштан гел ансат бирелә торган арзанлы рәхәтлек көне эзләп йөрү бәласе.
Форма белән кирәгеннән артык мавыгу уены чын-чынлап формализм чиренә әйләнеп китмәсен эчен, тәикыйтьчеләребезгө генә түгел, редакторларга да таләпчәнрәк була белергә кирәк.
Шул ук таләпчәнлек җитмәү аркасында нәшрият практикасында күзгә бәрелә торган икенче кимчелек: юл саннары гадәттән тыш куп, поэтик эчтәлеге юк дәрәҗәсендә аз булган примитив шигырь җыентыклары. Бу яктан аеруча характерлы мисал итеп, Абдулла Сәләхетдинов белән Касыйм Фәсә- хов иптәшләрнең китапларын китерергә мөмкин. Аларның икәү бергәләп язган «Миша җырыпн карагыз. Тугыз йөз юлдан артыкка сузылган бу әсәрдән мин сәнгать дәреслеге дәрәҗәсенә ирешкән бер генә куплет та таба алмадым, дияргә мемкин. Әдәбиятның төрле жанрында төрле авторлар тарафыннан инде әллә кай заманнар-дан бирле әйтелә килгән хакыйкатьне, ягъни «коры шиккә таянып, тормыш иптәшеңне кәйләргә ашыкма» дигән дидактик фикерне әйтү ни өчен кирәк булгандыр? Әйтергә ниятләнгәнсең икән инде, нигә аны бу кадәр озын ител язарга кирәк булгандыр? Бу җыентыкка кергән шундый ук озын-озын күләмле башка әсәрләрдә да бернинди шигъри ачыш, бернинди хәзерге заман рухы юк. Фәсәхов иптәшнең «Пәрә-вез» поэмасы да шундый ук күңелсез тәэсир калдыра. Биш йез юлга якын күләмгә сузылган әсәрнең идея эчтәлеге мондый примитив фикергә кайтып кала: «Надан карчыклар сүзенә карап, балагызны сөннәткә бирмәгез, каны агуланып үләр, баласыз калырсыз». Бу иптәшләрнең мин әйбәт кенә очеркларын укыганым бар. Кь.ска шигырьләре арасында уңышлылары да юк түгел. Сәләхетдиновның кызыклы гына мәсәлләре дә күренә. Ләкин алар ене шундый юллар саны артыннан куып язылган сай эчтәлекле примитив әсәрләр астында күмелеп колалар. Бу турыда аларга җитди уйларга кирәк.
Идея-эстетик эчтәлекләре гаять примитив, сәнгатьчә эшләнү ягыннан бик түбеи сыйфатлы әсәрләр бер шигырь буенча гына түгел, хикәя, драма жанрында да һаман чыга торалар. Без күп вакытта классикларыбызны басарга, тугандаш әдәбият
ларның күренекле әсәрләрен чыгарырга кәгазь җитми дип зарланабыз. Ә нәшрият практикабызда әнә шундый чын әдәбият булмаган әсәрләргә никадәр кәгазебез исраф була. Гонорар фондыбыз югала. Үз әсәрләренә җавапсыз караучы авторлар нәшриятының үз аппаратында эшләүчеләр арасында да булуы халтурага каршы көрәшне читенләштерә.
Яшьләр күбрәк әдәбиятка шигырь язып киләләр. Ләкин тарих шуны күрсәтә: вакыты белән алар арасыннан бик әйбәт прозаиклар да, драматурглар да, тәнкыйтьчеләр дә чыга. Бер үк вакытта төрле жанрда каләм сынаучы, шулай ук турыдан-туры хикәя, повесть яки сәхнә әсәрләре язып килүче Радик Фәизов, Мәдинә Маликова, Вахит Монасыйпов, Туфан Миңнуллин, Фаил Шәфигуллин, Гәрәй Рәхим, Альберт Хәсә- нов кебек өметле каләм ияләре дә укучы күзенә күренә киләләр. Шулай да, прозага килә торган яшьләрдән киң катлам укучының да, язучылар җәмәгатьчелегенең дә игътибарын җәлеп итәрлек чын мәгънәсендә талантлы, тирән эчтәлекле әсәрләр тудырган язучы күренми әле дисәк, күңелсез булса да, ялгыш булмас. Бу мәсьәләгә безнең әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышларда игътибар ителгәне бар. Яшьләрнең аеруча проза өлкәсендә нормаль үсүенә тоткарлык иткән җитди сәбәпләрнең берсе итеп, алар өчен махсус журнал булмау һаман әйтелә килә. Бу турыда без кирәкле урыннарга да җитәрлек ишеттердек инде. Шәт иншалла дигәндәй, мин үзем киләсе съездда яшьләр өчен журнал юк дип зарлану урынына, инде барлыкка килгән ул журналның уңышлары һәм кимчелекләре турында фикер йөртербез дип ышанам.
БАРЫБЫЗНЫҢ ДА ИГЪТИБАРЫНА МОХТАҖ ЖАНРЛАР
Ә хәзергә журнал булмау җитешсезле- ген каплау эшен китап нәшриятының яшь- ләр-балалар әдәбияты секторы өлешчә үэ өстенә алып килә. Ягъни яшь һәм башлап язучы авторларның әсәрләре, кагыйдә буларак, шул секторда басылалар. Нәтиҗәдә китап итеп аерым басып чыгару өчен әдәби яктан җитлекмәгән әсәрләр дә күбрәк шул сектор аркылы үтеп китәләр. Шулай да яшьләр секторы соңгы елларда балалар әдәбиятын бастыруны оештыру буенча нәтиҗәле эшләп килә. Балалар әдәбиятының торышын да без, башлыча, шул сектор чыгарган китапларга карап билгелибез. Үзләренең иҗатларын тулысы белән диярлек балалар әдәбиятына багышлаган Гариф Гобәй, Җәвад Тәрҗөманов, Ләбибә Ихсанова, Әминә Бикчәнтәева, Госман Бакиров кебек язучыларыбызны без бу еллардагы хезмәтләре өчен дә хөрмәт белән телгә алып китәбез. Ләкин балалар әдәбияты алар белән генә канәгатьләнми, ул бөтен язучыларның да үзенә игътибар итүен сорый. Һәм безнең мондый, балаларга игътибарлы, язучыларыбыз да әз түгел. Шәүкәт Гали- евнең соңгы елларда балалар өчен бик нык күңел биреп, җиңел юмор планында язылган шигырьләре мәктәп балалары нәниләр өчен язылган әдәбиятыбызны баеталар.
Әдип Маликовның мәктәп яшендәге балалар өчен махсус язылган «Кембригә юл салучылар» китабы әйбәт, җанлы тел, мавыктыргыч картина һәм вакыйгалар аркылы укучыны тайга күренешләре, Лена елгасы буенда яшәүче кешеләр тормышы, андагы кыйммәтле җир асты байлыкларына безнең якташларыбызның ничек итеп юл ачулары белән таныштыра.
Гариф Ахуновның «Канатлар кая илтә» исемле китабы да шулай ук язучыга хас җанлы телдә балаларны үз республикабыз һәм аның алдынгы кешеләре белән таныштыра. Шамил Ракипов «Чәчәкләр сөйли белә» дип аталган документаль повестенда Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбызның героик тормышын сурәтли. Самат Шакирның «Легенда егетләре» китабы да балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыксынып укырлык файдалы хезмәт.
Яшь буынны тәрбияләү эшендә мондый характердагы әсәрләрнең роле аеруча зур дип карыйм мин. Кызганычка каршы, безнең язучылар арасында мондый күп хезмәт сорый торган эшкә алынучылар сирәгрәк шул әле.
Шушы арада гына без Гомәр Бәширов- ның «Ата каз белән ана каз һәм аларның унике бәбкәсе» дигән хикәясен укыдык. Хәтерем ялгыштырмаса, бу аның нәниләр өчен язылган беренче әсәре. Бик гади тема. Ләкин тәҗрибәле художник каләме белән язылган чын сәнгать әсәре буларак, яшь укучыларыбыз өчен никадәр зур бүләк.
Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники кебек язучыларыбыз да бу өлкәдә каләмнәрен сынап карасалар, мөгаен, нәни укучыларыбызны чынлап куандырырлык күп кенә яңа әсәрләр дөньяга килер иде.
Барлык язучылар ярдәменә мохтаҗ булган тагы ике жанр бар бездә: драматургия һәм әдәби тәнкыйть.
Иҗатларын тулысы белән драматургиягә генә багышлаган язучылар саны бездә ярты дистәдән артмый. Театрларыбызны репертуар белән тәэмин итү эше башлыча икенче жанрда эшләүче авторлар ярдәме беләи алып барыла. Андыйлар да күп түгел. Шулай да сәхнә әсәрләре аз языла дил булмый. Рәшидә ханым Җиһаншинаның әйтүенә караганда, бер аларның театрына гына да елына алтмыш-җитмешләп кулъязма китерәләр икән. Ләкин шулар арасыннан әдәби кыйммәтләре ягыннан Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә куярлык дәрәҗәдә булганнары биш-алтыдан артмый, ди.
Сәхнәгә куярлык дәрәҗәдә язу!
Бу бит әле таләпнең иң кечкенәсе. Заман үзенә тиң әсәрне сәхнәгә чыккан пьесалар арасыннан сайлый. Уңышлар юк түгел, әлбәттә. «Шамил Усманов» драмасының җитди игътибарга лаек спектакль булуы турында баштарак әйтеп киткән идек инде. Соңгы өч ел өчендә сәхнәгә чыккан әсәрләрдән Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы», кайбер бәхәсле яклары бу
лу балан барга, тамашачы күңелендә җитди, тиран >1 калдырды. Сәнгатьчә эшләнгән җанлы образлары, жанрына күрә тормышчан ситуацияләре белән, яшь буынны тәрбияләү, кешеләргә меиәсәбәт мәсьәләләрендә ул безне бик кирәкле юнәлештә уйландыра торган әсәр. Хәй Вахитның «Соңгы хат», «Күк капусы ачылса». Риза Ишморатның «Шаулыйлар дулкыннар» комедияләре уз жанрлары күләмендә нигездә уңышлы хал кылыиган әсәрләр буларак, менә берничә сезон буенча тамашачыны тотып килеләр. Тәрҗемә есәрләрдән «Фатыйма Сабри», «Бәйрәм киченде», «Кол» спектакльләре яхшы тәзсир калдыралар. Ә шулардай башкалары? Заман сулышын тоеп, киеренке һәм җиңүләргә бай чорыбызны чагылдыруда бүгенге кон таләпләренә җавап бирерлек итеп язылган әсәрләребез кайда? Халкыбызның батырлыгына, фидакарь хезмәтенә. мораль югарылыгына паек булырлык тулы образлар иҗат итә алдыкмы? Драматургларыбыз бу мәсьәләдә тамашачы һәм театрларыбыз каршында бик зур бурычлылар, дияргә генә туры килә. Ләкин шунысы бар: заман таләп иткән зур масштаблы әсәрләр тудыру мәсьәләсе турыдан- туры театрга, аның идея-эстетик таләпләре ни дәрәҗәдә булуына да бәйләнгән. Авыр булса да, дересен әйтергә туры килә, бу яктан Академия театрыбыз әле драматургларны идея йекләмәсе җиңел булган, күбрәк кассага хезмәт итә торган әсәрләр язуга ориентацияли.
Үз драматургларыбыз тарафыннан бүгенге чынбарлыктагы теге яки бу кимчелекләрне тәнкыйтьләргә тырышып язылган, ләкин күбесенчә тар гаилә конфликтларыннан яки интим мәхәббәт маҗараларыннан ары ките алмаган әсәрләр буенча куелган зәгыйфь спектакльләр шактый булды.
— Шулардай яхшырак бүтән әсәрләрегез булмагач, театр нәрсә куйсын соң? — диюләре мемкин.
Ә менә «Инде китмә!» спектакле нәрсә аңлата соң? Дистәләрчә зур сәхнәләрдә сыналган йеэләрчә әсәрләре булган бүгенге рус драматургиясеннән, хәтта мин әйтер идем, күп милләтле совет драматургиясеннән безнең театрыбыз Валерий Турның татар театры сәхнәсенә ят. аның мораль сафлык традицияләренә хилаф порнографик күренешләрне эченә алган, идея позициясе дә томенлы булган «Инде китмә!» драмасын сайлап алып сәхнәгә куя! Бу хәл театрыбызның художество җитәкчелеге, аның эстетик принциплары турында безне борчуга тошерә.
Күптән түгел без «Миләүшәнең туган иене» спектаклен карадык Мин бу спектакль эчен Туфан Миңнуллиниы гаепләргә җыенмыйм. Яшь автор сәхнәбез эчен яңа булган тормыш материалы алып килә. Иҗат интеллигенциясе арасында конъюнктурага карап эш итүче, карьера артыннан куучы типларны фаш итү, чын иҗат атмосферасы ечен кереш проблемаларын куярга тели. Ленин аны сәхнәгә куючы иптәшләр авторга тиешенчә ярдәм итә алмаганнар. Нәти-җәдә. театр кире образ итеп күрсәтергә тырышкан Шәһит — уңай образ булып гәү. дәләиә диярлек. Ә уңай образлар киресенчә тәэсир калдыра. Чынлыкта Шәһитнең гаебе нәрсәдә соң? Өч бүлмәле яхшы квартирасы булу белән битәрлиләр аны. Кайчандыр үзе белән бер торакта яшәгән, хәзерге көндә берсе уңмаган шагыйрь, икенчесе уңмаган композитор хәлендә йөрүче иптәшләреннән аерылуда, алар белән бергә аракы эчеп, юк-бар сөйләп утырырга телә-мәүдә гаеплиләр. Ниһаять, иң зуры: имештер, ул явыз ният белән икенче бер художникның эшен тәнкыйтьләгән: геройны болай мескен ител күрсәтү дерес түгел, дигән. Сәхнәдә без ул геройны да күрәбез. һәм монда да кире образ хаклы, дигән тәэсир кала.
Бу турыларда барыбызга да җитди уйланырга кирәк. Бу мәсьәләдә театрыбызның да, драматургларыбыэның да әдәби тәнкыйтьтән эффектлы ярдәм көтәргә хаклары бар.
ТӘНКЫЙТЬКӘ МОХТАҖ УРЫННАР
Әдәби тәнкыйть буенча да язучылары- быз бу съездга шактый җитди уңышлар белән килделәр.
Узган съездларда без һаман тәнкыйтьне бүгенге әдәбият алдында торган проблема-лардан читтә калуда, хәрәкәттәге әдәбият турында аз язуда гаепли килә идек. Бу чорда хәлләр яхшы якка таба сизелерлек үзгәрде. Моңа Язучылар союзы һәм редакция, ләр тарафыннан уздырылган оештыру чаралары да ярдәм итте. «Хәзерге поэзиядә Г. Тукай. М. Җәлил традицияләре» дигән темага «Социалистик Татарстан» битләрендә алып барылган дискуссиядә тәнкыйтьчеләр генә түгел, бик күп күренекле шагыйрь һәм азучыларыбыз да. шулай ук укучылар да актив катнашты. Дискуссия барышында поэзиядә халыкчанлык. патриотизм, гуманизм, заман белән тыгыз бәй-ләнеш традицияләрен яклап һәм шигырьдә новаторлыкны формадан гына эзләргә тырышу тенденцияләрен тәнкыйтьләп, бик күп җитди дәлилле фикерләр әйтелде.
Башта әйткәнемчә, һәр әдәби елны күмәкләшеп йомгаклау мәҗлесләре уздыру. «Казан утлары-нда басылган әсәрләр турында еч ай саен фикер алышу практикасы херәкәттәге әдәбиятка тәнкыйтьне активлаштыру эшене бик зур уңай йогынты ясадылар Шундый фикер алышулар нәтиҗәсе буларак, журнал һәм газета битләрендә Хатип Госман. Ибраһим Нуруллин, Рафаэль Мостафин. Фәрвәз Миңнуллин, Гариф Ахунов һәм башка иптәшләрнең җитди мәкаләләре басылды. Шулар арасында хәзер инде үзе мәрхүм булган Рөстәм Баш- куровның бүгенге поэзия турында тирән эчтәлекле, бай фикерле мәкаләсен аеруча искә алып китәсе киле. Зәет Мәҗитоа. Флүн Мусин, Баян Гыйззәт иптәшләрнең шундый характердагы чыгышлары аларның әле күптән түгел басылып чыккан «Заман сулышын тоеп» исемле китапларына нигез булды. Шулай ук Нил Юзиеәиең «Традиция-ләр яңарганда» дигән җыентыгы да шул
фикер алышулар нәтиҗәсендә дөньяга килгән
х езмәт.
Рафаэль Мостафинның «Әдәби портретлар»
китабы, Гали Халитнең «Романтизм һәм
реализмны яклап», «Бәхәсле һәм бәхәссез
хакыйкатьләр» дигән теоретик характердагы
мәкаләләре, Нил Юзиевнең «Музалар
туганлыгы» дигән хезмәте, Гази Кашшаф, Роберт
Бикмөхәммәтов, Мансур Хәсәнов, Азат
Әхмәдуллин һәм башка күп иптәшләрнең Муса
Җәлил, Галимҗан Ибраһимов. Габдулла Тукай,
Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тин- чурин һәм бүгенге
көндә үзләре исән булган күренекле
язучыларыбызның юбилейлары уңае белән
язылган дистәләрчә китап һәм мәкаләләре —
болар бары да шушы, VI нчы съезддан соңгы,
чорда иҗат ителгән хезмәтләр.
Әйе, әдәби тәнкыйть жанры сизелерлек
активлашты. Шулай да ул язучыларыбызның.
өзлексез хәрәкәттә булган иҗат эшчәнлеге
артыннан, бүгенге әдәбият алдында туып торган
яңадан-яңа проблемалар артыннан куып өлгерә
алмый әле. Поэзия дөньясында әледән-әле
ялтырап китә торган кыйммәтле асыл ташлар
гына түгел, хәтта зур- зур китаплар, романнар,
повестьлар да, сәхнә әсәрләре дә тәнкыйть
игътибарыннан читтә кала бирәләр. Бу яктан
балалар әдәбияты әсәрләре аеруча бәхетсез.
Танылган тәнкыйтьчеләребез аны бар дип тә
белмиләр диярсең. Шушы уңай белен балалар
әдәбиятының патриоты Җәвад Тәрҗе- манов
иптәшнең кызыклы тәҗрибәсен искә төшерү
урынлы булыр дип уйлыйм «Ян йолдызым, ян»
дигән китабында ул үзенең балалар әдәбиятына
кагылышлы мәсьәләләр буенча көндәлек
практикада әйткән фикерләрен, җыелышларда
ясаган чыгышларын, вакытлы матбугатта
игълан ителгән мәкаләләрен басып чыгарды.
Әлбәттә, аның эчтәлегендә бәхәсле урыннары да
булуы мөмкин, һәрхәлдә, балалар әдәбиятына
кагылышлы проблемалар буенча фикер кузгату
ягыннан ул җыентыкның әһәмияте зур, ләкин
тәнкыйтьчеләребез аны да игътибарсыз
үткәрделәр шикелле. Игътибар итәргә әле дә соң
түгел дип уйлыйм.
Соңгы елларда шактый авырлык белән бара
торгач сатира-юмор жанры, кыска хикәяләр
проблемасы һәм практик һәм теоретик
характердагы тәнкыйть ярдәменә бик каты
мохтаҗлар.
Әйе, тәнкыйтьнең азлыгы, күп әсәрлә-
ребезгә карата аның бөтенләй юклыгы әле һаман
дә бу өлкәдәге җитди кимчелеклә- ребезнең
берсе булып кала.
Тәнкыйтьнең булган кадәресенә нәрсә
җитми? Кайвакыт бездә принципиальлек җитеп
бетми. Бигрәк тә дискуссион мәкаләләрдә.
Тукайның 80 еллыгы уңае белән Ибраһим
Нуруллинның «Шагыйрьне өйрәнү юлында»
дигән мәкаләсе чыкты. «Казан утлары»
редакциясе бу бәхәсле характердагы мәкаләне
басу белән Тукай иҗатының һәм тормышының
эле ачыкланып бетмәгән мөһим якларын
ачыкландыруга ярдәм итүне максат итеп
куйгандыр. Ләкин шундый зур юбилей
тантанасына хәзерлек көннәрендә укучыда:
«Тукай без уйлаганча ук 120 зур түгел икән»
дигән фикер уяту рухында язылган ул мәкалә
яхшы нәтиҗә бирмәде. Бу дискуссиягә
катнашучылар мөһим мәсьәлә турында җитди
сөйләшү урынына күбрәк Тукай иҗатының
күләгәле якларын урынсыз һәм вакытсыз
күперткән мәкаләгә отпор бирү рухында язарга
мәҗбүр булдылар.
Бәхәсле әсәрләрне басу һәм алар турында
бәхәс алып баруны оештыру эшендә безгә
тәҗрибә җитми әле.
Бәхәсле дип әдәбиятта без нинди әсәрләрне
атыйбыз? Тормыш өзлексез хәрәкәттә. Ул үзенең
алга бару юлында төрле каршылыкларга очрый.
Ул каршылыклар аерым кешеләрнең яки
төркемнәрнең күңелендә төрле настроениеләр
тудыра. Ул настроениеләрнең заман рухына хас
килгәннәре булган кебек, кайвакыт, аның та-
бигый үсешенә, алга барышына кире килә
торганнары да була. Кайвакыт бөтенләй читтән,
коммунизмга каршы лагерьдан җибәрелгән
настроениеләр дә безнең яшьләр арасына килеп
кергәли.
Шуннан теге яки бу тарихи чорга төрлечә
мөнәсәбәтләр килеп чыга. Язучы үзенеЧ
әсәрләрендә халык арасында булган төрле
настроениеләрне чагылдыра. Деньяга карашы
нык, идеология фронтында көрәш тәҗрибәсе
белән яхшы таныш язучы, ул настроениеләрне
чагылдыру белән бергә, аларга карата үзенең
нинди позициядә бу. луын да сиздерә: заман
рухына хас булган. үсәргә тиеш булган
настроениеләрне раслый, кирегә өстери
торганнарын хекем итә Асылда безнең
әдәбиятыбыз шундый әсәрләрдән тора. Без
аларны бәхәсле димибез.
Ләкин безнең бүгенге катлаулы чорда, ягъни
без бер яктан, экономик мәсьәләләрдә
капиталистик илләр белән янәшә тыныч яшәү
политикасын якласак, икенче яктан, идеологии
мәсьәләләр буенча ике дөнья арасында аяусыз
көрәш алып барган заманда яшьләр арасында
туып торган төрлв настроениеләрнең кайсы
яхшы, кайсы начар икәнен чамалау да ансат кына
түгел.
Әнә шундый берәүләр өчен яшәргә хаклы
булып тоелган, икенче берәүләргә очраклы
күренгән настроениеләр кайбер әдәби әсәрләргә
дә килеп керә Аны берәүләр хуплый, берәүләр
кире кага. Мондый әсәрләрне без бәхәсле дибез.
Андый әсәрләрне басып чыгаруга без каршы
килмибез. Алар безгә тормышның томанлы
якларын җәмәгатьчелек белән бергәләп
ачыкларга уңайлы сылтау булалар. Әмирхан
Еникинең «Рәшә» повесте, «Әйтелмәгән
васыять» хикәясе. Аяз Гыйләҗевнең кайбер
хикәяләре. Нурихан Фәттахның «Артта калган
юллар»ы бездә шундый бәхәсләр тудырдылар.
Бәхәсле әйбер басылып чыга һәм аның турында
матбугат битләрендә җитди һәм нәтиҗәле бәхәс
алып барыла икән — бу бик әйбәт Ләкин бездә еш
кына болай да була: бәхәсле әйбер басылып
чыга, аның турында кулуарларда төрле сүзләр
йөри, ләкин матбугат битләрендә берни дә
язылмый кала. Бусы инде әйбәт түгел. Узган ел
«Казан утларыпнда Әхсән Баянның «Яшьлегем-
не эзлим» повеете басылды һәм аның турында
укучылар фикеренә дә журнал битләрендә урын
бирелде Ләкин бәхәскә йомгак ясалмады һәм
укучыларда журналда соңгы булып басылган
фикер — Аяз Гый- ләҗевнең: «Укучы, син үзең
кем?» дигән мәкаләсе — редакция фикере дигән
уй калды. «Социалистик Татарстан» газетасында
басылган, нигездә журналның уңай һәм
кимчелекле якларын дөрес ачкан күзәтүдә дә бу
мәкаләгә шулай бәя бирелә. Хәлбуки, бу
редакциянең йомгаклау мәкаләсе түгел әле.
һәрхәлдә, Әхсән Баянның сугыш еллары яшь
буынны бары рухи яктан имгәтте генә, аларны
яшьлек рәхәтеннән мәхрүм итү белән бергә,
киләчәкләрен дә канатсыз калдырды, дигән
характердагы тезислары белән килешеп булмый.
Шулай ук аның бу әсәрендә дә, «Күзләре нинди
иде» дигән пьесасында да, кайбер җитәк-
челәрнең хуҗалык буенча бер урында укышка
ирешү өчен икенче урында урлашуларын
уңганлыкка, хәтта фидакарьлеккә санавын кабул
итеп булмый. «Яшьлегемне ээлим»не тәнкыйть
итеп язган укучыларны гаепләгән мәкаләсендә
Аяз Гый- Ләҗев, Әхсән Баян әсәрләрендә
бөтенләй булмаган фикерләрне үзе уйлап
чыгарып, аны яклау юлына баса.
Соңга калып булса да, әлбәттә, редакция бу
турыда үз фикерен әйтергә тиеш булыр Бу
бәхәсле әсәрләрне басу белән бергә, алар
турында фикер алышуны да тиешенчә оештыру
чарасын күрергә кирәк Хәзергә бездә бу җитми
әле
Тәнкыйтьнең әйдәп баручылык роле йомшак
булу, әдәби практикабыздагы уңыш һәм
кимчелекләрне гомумиләштерү кече җитмәү
нәтиҗәсендә, кайвакыт язу- чыларыбыз
иҗатында бер тема тирәсендә озак таптану, инде
үтелгән баскычларны кабатлау күренешләре
килеп чыга. Шәхес культы чорындагы
башбаштаклыкларның һәм антидемократик
тәртипләрнең кеше рухын имгәтүен һәм аның
аянычлы нәтиҗәләрен сурәтләүгә багышланган
әсәрләр бездә артык күпкә китә башлады. Әйтик,
Атилла Расихның «Ике буйдак» романындагы
Заһид образыннан соң, Әмирхан Еникинең
«Тенге тамчылар»ы да, Ф Хөснинең «Язмыш
шуклыгы» да әдәбиятыбызга еллә ни яңалык
алып килмәделәр. Әсәрләребездә ире төрмәгә
китеп тол калган хатыннар, әтисе кулга алынып
ятим калган кызлар, егетләр күбәеп китте.
Шәхес культын партиянең Үзәк Комитеты үзе
шулай фаш иткәннән соң. бу темага рус
әдәбиятында да, башка халыклар әдәбиятында
һәм үзебезнең әдәбиятыбызда да инде
дистәләрчә генә түгел, йөзләрчә әсәрләр
язылганнан соң, һаман шул мәсьәлә тирәсендә
әйләнү яңалык та түгел, бернинди кыюлык та
түгел.
Шәхес культы чорындагы аянычлы хәл-
ләрне онытырга кирәк дип әйтәсем килми. Аның
яңа шартларда кабатлану ихтималы булган
аерым күренешләренә карата игътибарсыз
булырга ярамый.
Тагын Мехмүт Хесоновиың «Юллар, юллар»
романыннан бор озек иске теше.
Анда бер җыелышта эшчеләр үзләренең
җитәкчеләренә каршы бик каты тәнкыйть белән
чыгалар. Масса тәнкыйтен кысарга теләүче, иске
стиль белән эш итүче партком секретаре
Яруллин бу хәл өчен ачуланып, башлангыч
партоешма секретарен — заман рухын тоеп эш
итүче Варис Исламовны бюрога чакыртып тирги:
«Сез анда забастовка оештырыл ятасызмы?» —
ди. Варис аңа тиешенчә җавап бирә алмый да
урамга чыккач үкенә. Уртак сөйләм алымы белән
автор үзе дә кушыла аның үкенүенә.
«Их, Варисның үзендә дә гаеп бар...— ди ул.
— Ә бит аңар, кабаланмыйча, кызмыйча,
вакыйганың асылын, чынын төшендереп
бирергә була иде
Ә мин, диясе иде аңар, халыкның шулай
канәгатьсезлек күрсәтүенә, ризасызлык
белдерүенә куанам гына. Кеше хәзер үз
дәрәҗәсен белә, аңы үскән, кимчелекләр белән
килешә алмый, Ә менә алар тарафыннан куелган
таләпләрне тиз генә тормышка ашыра
алмавыбыз аяиь.члы, диясе иде...»
Монда мин язучының җитәкчелек эшендә
культ чоры стилен дәвам иттерергә азап-
ланучыларга каршы тавыш күтәрүен ише- тәм.
Аны укучы да. үзенә тигән җитәкче работниклар
да ишетә торгандыр. Мондый тавышларны
тәнкыйть тә ишетергә тиеш дип уйлыйм.
Шулай ук. өлешчә булса да. тәнкыйть күзе
җитмәү аркасындадыр дип белем, әдәби
осталыкка кагылышлы мәсьәләләрдә дә күзгә
бәрелеп торган кимчелекләр яшәп килә.
Вакыйгалар, образ аша әйтелергә тиешле идеяне
сөйләп бирү, бүгенге укучының интеллектуаль
үсеш дәрәҗәсен иске алмыйча, бик гади
хакыйкаг-ләрне яңалык сыйфатында китерү һәм
аларны энәсеннән җебенә кадәр төшендерел
бирергә, әйтеләсе фикерне чәйнәп каптырырга
тырышу характерындагы күптән искергән
алымнар бездә һаман очрый әле Ситуацияләр,
сюжет алымнары кабатлану күренешләре бар.
Әйтик, ирсез йөри торган берәр чибәр, акыллы
кызга яки тол хатынга кияү кирәк була да.
авторлар аңа һәрьяктан лаек булган бәр яшь кенә
ирнең хатынын үтерәләр. Шуннан яңа мәхәббәт
сызыгы туа Бу ситуацияне без «Ике буйдакита
да. «Ак чә- чәкләрдәндә, «Юллар, юллармда да.
«Авыл иртәсе»ндә дә очратабыз. Ул
китапларның һәркайсын аерым-аерым укыганда
сизелми. Ә барысын бергә җыеп, янәшә куеп ка-
рый башласаң, ничектер күңелсез булып китә.
Язучыларыбыэ фантазиягә ярлы булып күренә
башлый. Мондый мәсьәлолердо безнең
тәнкыйть күзе бик үткен булырга тиеш.
Бездә шактый куәтле рус язучылары
секциясе эшли. Рус телендә язучыларның саны
хәзер 18 гә җитте. Тагы шул чамада яшьләр,
аерым китапларын чыгарган яки вакытлы
матбугатта басылып килүче каләм ияләре бар.
Тихон Журавлев, Константин Лебедев,
Ростом Кутуй, Геннадий Паушкин илтешләрнең
осәрлоре, үзәк матбугатларда басылып,
союз күләм әдәбият орбитасына чыктылар.
Софья Борисовна Радзиевская. инде 75
яшьтә булса да, яшьләрчә дәрт белән эшләп
килә. Балалар өчен аның яңадан-яңа китаплары
ел саен чыгып тора.
Алексей Иванович Салминга да күптән түгел
75 тулды. «Идел буенда давыл,> трилогиясеннән
соң ул яңа әсәр өстендә эшли.
Валерий Синев, Ян Винецкий, Александр
Булгаков, Илгиз Калимуллин, Бабенко, Ели-
зарова иптәшләр актив эшләп киләләр.
Узган ел «Щелья» дигән диңгез көймәсендә
зур сәяхәт итеп, союз күләмендә дан алган
якташыбыз Михаил Скороходов та хәзер Казанга
кайтты, шул данлы сәяхәт турында ул яңа
повесть язды.
Русча язучылар сафына да актив яшьләр
төркеме килә. Шушы елларда гына Иван
Данилов, Николай Беляев, Алексей Королев,
Виктор Костригин, Нонна Орешина, Гани Бикушев
иптәшләрнең китаплары басылды. Сьездга
«Радуга» исеме астында яшьләрнең шигырьләр
җыентыгы чыкты. Марсель Зарипов һәм
Дмитрий Сычев иптәшләрнең китаплары чыгып
килә.
Рус телендә язучылар турында өстәмә
доклад буласын истә тотып, мин аларның
иҗатларына туктала алмыйм. Тик шуны әйтәсем
килә: аларга карата РСФСР Язучылары
союзының игътибары җитми Аларны Татарстан
язучылары союзының бер секциясе итеп кенә
карала. Ә алар үзләренең саннары белән дә, иҗат
активлыклары белән дә, башка өлкәләрдә аерым
бүлекләре булган бик күл оешмалар белән
ярыша алалар. Татарстандагы рус язучылары
өчен үз штаты булган махсус җитәкче кирәклеге
бик нык сизелә. РСФСР Язучылары союзы
җитәкчелеге бу турыда җитди уйларга тиеш.
Иптәшләр!
Олы юбилей билгесе астында узган бу
чорда язучылар тарафыннан башкарылган
эшләр, алда торган проблемалар, әлбәттә, бүген
искә алынган әсәрләр һәм аларга бәйле
мәсьәләләр белән генә бетми. Бу чорда бездә
узган ярты гасыр эчендә ире- шелгән
уңышларыбыз да искә алынды.
Классикларыбызның һәм үзләре исән булган күп
кенә язучыларыбызның өчәр томлык, икешәр,
яки берәр томлык сайланма җыентыклары
чыгарылды. Якын киләчәккә тагын да зуррак
җыелмалар планлашты- рыла. Практикабызда
тәрҗемә эшләре ел- дан-ел зур урын ала бара.
Ләкин бер докладта барына да тукталып бетү бик
читен. Өстәмә докладлар һәм фикер
алышуларда катнашучы иптәшләр аларга
тукталырлар, хисап докладыбызны
тулыландырырлар дил ышанам.
Совет властеның 50 еллыгы тудырган рух
күтәренкелеге, кайнар иҗат дәрте язу-
чыларыбыз күңелендә сүрелгәне юк. Ул дәвам
итә. Алда Бөек Октябрь революциясен
оештыручы һәм аны гамәлгә ашыручы даһи
Ленинның тууына 100 ел, Ленин партиясе
байрагы астында барлыкка килгән һәм бүгенге
дәрәҗәсенә ирешкән Татарстаныбызга 50 ел тулу
бәйрәмнәре көтә. Бу тарихи көннәрне без, узган
ярты гасырда иҗат ителгән рухи
байлыкларыбызны тагын да җентекләбрәк
барлау белән бергә, заманыбыз таләпләренә
һәрьяктан җавап бирерлек чын мәгънәсендә
сәнгать югарылыгына ирешкән яңа әдәби
әсәрләр белән каршылау өчен көрәшәбез.
Партиябезнең, моңа кадәр булган кебек,
таләпчән һәм аталарча кайгыртучан җитәкчелеге
һәм ярдәме белән бу көрәштә тагы яңа
уңышларга ирешербез дип ышанабыз.