Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ
ИДАРӘСЕНЕҢ ЯНА СОСТАВЫ
Шушы елның 25—26 мартында Татарстан
язучылары союзының VII съезды булды.
Съезд язучылар идарәсе составына М. Әмир. Г.
Ахунов. Г. Бәширов, Л. Ихса- нова, Р. Мостафин. 3.
Нури. В. Синев. X. Туфан, Ф. Хөсни. И. Юзеев, Г.
Кашшаф, С. Хәким. Р. Фәйзуллнн. И. Гази. А. Ша-
мов, Р. Ишморат, X. Госман иптәшләрне сайлады.
Идарә председателе итеп И. Газн, председатель
урынбасарлары итеп С. Хәким һәм Г. Ахунов,
җаваплы секретарь итеп 3. Нури сайланды.
Ревизия комиссиясе Г. Гобәй, 3. Шаһн-
моратов. Ә. Маликов иптәшләр составында
сайланды.
ЖУРНАЛ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ
29 февральдә Татарстан язучылары союзы
идарәсенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Ул
утырыш «Казан утлары» журналының 1967 елгы
10. 11, 12 нче саннарында басылган әсәрләр һәм
«Социалистик Татарстан» газетасында басылган
«Әдәби хәрәкәтнең алгы сафына!» (газетаның 4
февраль, 30 саны) исемле мәкалә турында фикер
алышуга багышланган иде. Түбәндә без, бераз
кыскартып, фикер алышуда катнашкан
иптәшләрнең чыгышларын j рнаштырабыз.
Фатих Хөсни:
— Иптәшләр, бүгенге сөйләшү ике юнәлештә
алып барылачак. Беренчесе — журналның 10. 11,
12 нче саннары турында сөйләшү. Икенчесе —
«Социалистик Татарстан» газетасында басылган
мәкалә уңае белән фикер алышу. Мин сүзне шул
мәкаләдән башлаячакмын. Минемчә, газета журнал
турында дөрес фикер йөртә, журналның уңай һәм
кимчелекле якларын тулаем дөрес билгели.
Мәкаләнең тоны да нормаль.
Ләкин минем кайбер фикерләрем дә бар ул
мәкалә турында. Л\әсәлән, бер төрле әсәрләрне
тезеп кую, аларга сүз тидермичә үтү, ә кайберләрең
тәнкыйтьләү, минемчә, узган этап алымы.
Минемчә, газета мактап китк. и әсәрләрдә дә
бәхәсләшерлек урыннар бар бит, иптәшләр. Тулаем
алганда, елына бер күзәтү ясаса да. газетаның мә-
каләне бастыруы әйбәт. Минем теләк: газета
журналга елына бер генә түгел, бәлки өч- дүрт
күзәтү бирсен иде.
Инде журналның 10—12 нче саннарында
басылган проза әсәрләренә килик. Мян нигездә Н.
Фәттахның «Мөдир Сажидә»се, А. Расихның
«Ямашев» романы хакында сүз алып бармакчы
булам. «Ямашев» романы сонгы еллардагы
прозабызның әһәмиятле казанышы. Автор
Ямашевның тормышын ныклап өйрәнеп, шактый
тулы тасвирлаган. Бу — әсәрнең уңышлы ягы. Хө-
сәенгә хас булган кайбер кимчелекләрне дә автор
дөрес күрсәткән дип саныйм. Әсәрнең тагын бер
уңай ягы шунда, автор шул чор кешеләрен,
аларның тормышларын шактый тулы чагылдырган.
Шул ук вакытта әсәрдә кайбер кимчелекләр дә
юк түгел. Минемчә. Фәрхетдин, Җәгъфәр кебек
икенче, өченче дәрәҗәдәге образлар әсәрдә
кирәгеннән артыграк урын алалар шикелле. Әсәрдә
күп урын алсалар да. аларның эчке үсешләре, кеше
буларак үсешләре тиешенчә ачылып житми.
Аннары Хөсәеннең эш-характерларында да урыны-
урыны белән логикасызлык очраштыргалап куюы
да бик үк ошап житми миңа. Мәсәлән. Хөсәен
Җәгъфәрнең Петербургта булган хәлләр турындагы
сөйләвен бик мөкиббән китеп, яңа нәрсә итеп
тыңлый. Бу бик ышандырып житми. Хөсәен шул
люмпеннан наиврак булып чыга. Кыскасы, боль-
шевик буларак, Хөсәеннең характерына туры
килми торган урыннар да бар әсәрдә. Ләкин шул
кимчелекләренә дә карамастан, бу әсәр безнең
узган елгы әсәрләребез арасында иң унышлысы дип
саныйм мин.
Г. Бәшнровның «Туган ягым — яшел бишек»
повесте миңа баштан ук ошаган иде. Ләкин әсәрнең
соңгы өлеше бик үк канәгатьләндереп җиткермәде.
Анын сонгы өлешен язганда ул әдәбиятта инде
таныш булган юллардан юыртып үтә кебек.
Бу саннарда басылган өченче зур әйбер — II.
Фәттахның «Мөдир Сажидә»се. Баштан ук әйтеп
китим, мин бу әсәрне бик кызыксынып, көтеп алып
укыдым. Әсәрдә бөтенесе табигый, бөтенесе
ышандыра торган хәлләр, вакыйгалар һәм кешеләр
сурәтләнгән. Әсәрнең авыл яшьләре тормышын
чагылдыруга багышланган булуы да ошады миңа.
Таня белән Саҗидә арасындагы тормышчан,
табигый дуслык ошады. Бу әсәрне мин тулаем
алганда шулай ук прозабызның узган елгы уңышы
дияр идем.
Инде мин аның кимчелекләрен дә әйтеп
китәсем килә. Әсәр озынрак бит, иптәшләр. Ул
озынлык, минемчә, теманың бик ук ачыкланып
җитмәвеннән кнлә.
Без кайчакта тормыш материалы белая
теманы бутыйбыз. Тормыш материалы бик киң
ул, ә тема конкрет булырга, шул тормышның
ниндидер бер ягын ачып бирергә юнәлдерелгән
булырга тиеш. Минемчә, бу әсәрен Нурихан
артык жәелдереп жибәр- гон.
Узган ел без илле елда әдәбиятыбыз уткән
юл хакында бер зур мәкалә бирергә теләгән идек.
Әмма андый мәкалә булмады. Дөрес, Ф.
Микиуллинның мәкаләсе бирелде, мин ул
иптәшне яратам, яшь, «метле егет ул. Мәкаләсе
дә ярыйсы гына. Әмма ул мин көткән нәтижәне
биреп житкермә- де. Бәхәсле формулировкалар
бар анда. (Мәкаләдән мисаллар китерә.) Тулаем
алганда, бу мәкаләне дә үткән юлга караш
ташлавы белән игътибарга лаеклы бер адым дип
саныйм мин. Бу саннарда миңа И. Газиның
«Томаннар артында» хикәясе дә ошады.
Барлас Камалов:
— 10—12 иче саннар башлыча юбилей
саннары. Журнал юбилейны ничек каршылады?
Минемчә, журнал юбилейга бик яхшы әзерләнде
һәм аны уңышлы үткәрде. «Мәдәният
тарихыннан» дигән материаллар үзләре генә дә
бик мөһим иде, иптәшләр. Ф. Хөсни фикерләре
белән нигездә килешкән хәлдә, үз фикерләремне
дә әйтеп кнтәм.
«Ямашев» романы, минемчә, әдәбияты-
бызда этап булырлык әсәр. Хөсәен образы
буенча Фатих абый фикерләре белән килешәм,
әмма Фәрхетдин образына карата әйткән
фикерләре белән килешмим. Минемчә, бу
образның логикасы бик төзек. Ул үсештә бирелә.
Ә менә Жәгъфәр мәсьәләсендә Фатих абый
белән килешәм. Әйе, борылышлар, егылулар,
торулар бик күп анда. Мин кызыклы образлардан
тагын Гажби карчыкны атап китәр илем.
«Туган ягым — яшел бишек» турында Фатих
абый фикере белән килешәм «Мөдир Сажидә»не
мин дә кнрәкле әсәр, прозабызның узган елгы
уңышы дип саныйм. Таня, Сажидә кебек уңышлы
образлар белән бергә, нагрузкасыз образлар
(укытучы һ. б.) да бар повестьта. Бу әсәрне нык
кына кыскартып булыр иде.
М. Шабаев:
— Журналның узган елгы 10—12 саннары —
юбилей саннары диделәр. Поэзиягә килгәндә дә
бу шулай. Аеруча унынчы сан жентекләп
уйланып эшләнгән, поэзиянең төрле буын
вәкилләреннән эпиграфлар бирелгән. Бу
саннарда ике поэма, утызлап шигырь басылган
Авторлары төрле булган кебек, поэзия әсәрләре
үзләре дә төрле. Ә Давыдовның «Октябрь
кояшы» шигыре әйбәт. X. Туфанның шигырьләр
циклын жыеп биреп тә редакция бик яхшы эшлә-
гән.
С. Сөләйманованың «Жнр-су» поэмасы
әйбәт кенә яңгырый. Автор бер авыл семьясы
үрнәгендә халык, нл язмышын сурәтли. Ләкин
поэма озынрак шикелле
С. Хәким, Ә. Баянов шигырьләре дә әйбәт.
Әмма Ә. Баянов шигырендә «Цицером» кебек
уңышсыз сүзләр бар.
Р Гәрәйнең «Яратам мин Левин районын»
шигыре төссез, шаблон яңгырый. Н.
Арслановнын «Диңгез ярында» исемле озын
шигыре мина ошады.
«Социалистик Татарстан»да басылгач
мәкалә әйбәт тәэсир калдырды. Әмма шулай да
газетаның И. Юэеевнең «Тынлык белән
сөйләшү» исемле поэмасына биргән бәясе белән
һич тә килешәсе килми. Анда әйтелгән фикерләр
ышандырмый, бернинди дәлилсез алар.
X. Туфан:
— Мннем шундый гадәтем бар: укыган
әйберләремнең читенә фикеремне яза барам.
Журналга еллык күзәтү ясалган мәкалә басылган
газетаны да шулай укыдым. Мәкаләдә
журналның һаман яхшыра баруы, тиражы үсүе
дөрес билгеләнә. «Ямашев». «Туган ягым —яшел
бишек». «Мөдир Сажидә»гә биргән бәяләре
белән дә, Г. Халит, И. Юзнев мәкаләләренә бир-
гән бәяләре беләи дә килешәм. Поэзия
әсәрләренә биргән бәяләре дә дөрес.
Ә. Давыдовның 10 нчы санда басылган
шигыре тиешенчә эшләнмәгән черновикны
хәтерләтә. С. Сөләйманованың «Жмр-су»
поэмасы да эшләнеп бетмәгән әле. Аны
эшләттереп бетерергә иде. Н. Арслановнын
«Дннгез ярында» исемле шигыре әйбәт,
уйландыра торган шигырь. Р. Харисовның 111.
Махмудов китабы турындагы мәкаләсе бик сай,
аны бастырып чыгармаска иде.
Журналның поэзия бүлегенә карата шуны
әйтәсе килә: таләпчәнлек жнтел бетми
шигырьләргә, иптәшләр.
3. Нури:
— Иң элек журналга күзәтү ясаган
иптәшләргә рәхмәт әйтергә телим мин. Мондый
сөйләшүләр үзенә күрә әдәби осталык турында
сөйләшүләр мәктәбе булырга тиеш иде. Бүген:е
иптәшләр нәкъ шул юнәлештә сөйләделәр дә...
В И. Ленинның 100 еллыгы, Татарстанның
50 еллыгы уңае белән редакция тиешле
чараларны хәзердән үк күрә башларга тиеш.
Күптән түгел генә узган конференциядә
Татарстан химиясе турында сүз булды. Бу
турыда язучыларга да уйланырга кирәктер.
Хикәяләр һәм очеркларны күбрәк һәм
яхшырак итеп чыгару максаты белән конкурслар
булдыру мәсьәләсен кую да зыян нтмәс иде,
Ә. Давыдов:
— Мин махсус хәзерләнеп килмәдем бу
жыелышка. Әмма «Октябрь кояшы» исемле
шигырем хакында фикер кузгалган икән, берничә
сүз әйтеп китәсем килә. Мин үзем поэзиядә төрле
формалар булыр:» тиеш дип уйлыйм. Үэемчә
язмыйлар дип. башкача язучыларга үпкәләмим.
Нигә инде барыбыздан да бертөрле итеп язуны
таләп игәргә?.. Алай ытеп кую ярамас, нптәшл«р.
Ф. Миңнуллнн:
— Безне күп очракта д^рес тәнкыйтьлиләр,
белеп тәнкыйтьлиләр Әмма еш кына бик каты
орышалар да. Без аларның
кирәк дип санаганнарына игътибар итәбез.
Җитешсезлекләребезне төзәтергә тырышабыз.
Аннары Ф. Миңнуллин «Социалистик
Татарстан» газетасында басылган күзәтүдәге үзе
килешмәгән урыннарны санап чыга һәм шуларга
эче пошуын белдерә.
Р. Мостафин:
— Бүгенге сөйләшү бик файдалы һәм кызыклы
булды. Монда әйтелгән фикерләрне без эш
дәвамында искә алырбыз.
Минем бер тәкъдим бар. журнал турында фикер
алышуны язучылар белән генә түгел, бәлки
укучылар катнашы белән дә үткәрергә кирәктер.
Газетада басылган мәкаләдә журналга карата
нигездә дөрес фикерләр әйтелгән.
М. Әмир:
— Ф. Миңнуллинның замечапиесе урынлы.
Чыннан да, тәнкыйть бүлегенә карата сүз аз
әйтелде, ул бүлек читтәрәк калды. Ләкин
Миңнуллинның газета мәкаләсенә карата әйткән
фикерендә шактый арттырып жибәрү булды.
Кызыбрак китте ул.
Проза әсәрләренә карата бик әйбәт һәм дөрес
фикерләр әйттеләр. Әмма «Ямашев» романы
мәсьәләсендә мин Фатих ягында түгел, бәлки
Барлас ягында. Минемчә, Фәрхетдин һәм Җәгъфәр
образлары уңышлы табылган образлар. Минем
уемча да «Ямашев» романы безнең
әдәбиятыбызның уңышы. Расих романының икенче
кисәген тизрәк һәм тырышыбрак язсын нде инде.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәтнен икенче китапханәсендә Г.Аху-
новның «Хәзинә» романына багышлап, рус телендә
укучылар конференциясе үткәрелде.
Конференциядә автор үзе дә катнашты, сорауларга
җавап бирде, «Хәзинәмен икенче китабын язып
бетерүе һәм андагы геройлар турында сөйләде.
Язучылар союзының Әлмәт бүлегендә
Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая
һәм композитор Әнвәр Бакиров белән очрашу
үткәрелде. Г. Кайбицкая үз нжаты турында һәм
нефть районнарында симфоник оркестр оештырган
И. Әүхәднев турында истәлек сөйләде. Ә. Бакиров
Татарстанның 50 еллыгына һәм В. И. Ленинның
тууына 100 ел тулу уңае белән Татарстан
композиторларының нинди яңа әсәрләр язулары
белән таныштырды.
Бүлек утырышында Г. Ахуновнын «Ху- жалар»
исемле яңа романы турында фикер алышу
үткәрелде. Р. Төхфәтуллин, М. Хә- сәнов, Ә.
Маликов, С. Сөләйманова, Г. Афзал, М.
Хәбибуллин романның уңышлы һәм кимчелекле
якларын әйтеп үттеләр, авторга файдалы киңәшләр
бирделәр.