АНТИТЕЗАЛЫ ТАСВИР КАПЛАРДАН КИЛӘ
(Бер уйлану)
Тукай шигъриятенең бер үзенчәлеге һәрбер укучының күзенә ташланып тора: бу аның нинди
дә булса күренешне тасяирлаганда капма-каршы куюлардан файдалануы. Әдәбият фәнендә
мондый каршы кую антитеза дип йөртелә. Мисалын күрик:
Керләнә өс, естенә рух, һич хозур вөҗданга юк.
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга—юк?!
Мондый каршы кую шигырьдә тойгыны көчәйтә, мәгънәне тирәнәйтә, әйтергә яраса, хиснең
күз алга килеп басарлык гәүдәле сурәтен үк тудыра.
Антитеза Тукайның бетен иҗатын тирәнтен сугарып алган. Нечкәләбрәк карасаң, хәтта аның
шигырь һәм поэмаларындагы образлар, персонажлар да антитеза белән алынган: Кеше —
Шүрәле; күңел нуры сүнгән чытык чырайлы Хәлфә—аптырап тормас Таз; дәп-дәү гәүдәле ахмак
Абзый — сыңар учка йомып алырлык кечкенә генә хәйләкәр Чыпчык («Өч хакыйкать»)... Каршы
кую рәвешләре аңарда хисаплап бетергесез күп төрле. Ул бу алымның тиңсез остасы. Шагыйрьнең
замандаш язучылары арасында зур талант ияләре бар: Г. Камал, С. Рәми, Ф. Әмирхан, Дәрдмәнд,
Г. Ибраһимов, М. Гафури... Болар да үз тасвирларында күренешләрне контраст китерү алымына
еш мөрәҗәгать итәләр. Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт», «Хәят» әсәрләрен иснә төшерегез.
Шулай да антитезалы тасвирда боларның берсе дә Тукайга тиңләшә алмый. Бу өлкәдә шул заман
татар әдәбиятында Тукай бер үзе даһи. Аның бу үзенчәлеге ниләргә бәйләнгән! Аларны күзәтеп,
өйрәнеп булмыймы! Шул сораулар уңае белән без биредә, мәсьәләне кую тәртибендә генә булса
да. кайбер нәрсәләргә тукталып китмәкче булабыз. Әлбәттә, барыннан да элек оч мәгълүм нәрсә
алга килә: Тукай талантының тумышыннан ук килгән индивидуаль үзенчәлеге, Тукай яшәгән һәм
иҗат иткән тарихи чорның бу үзенчәлеккә мохтаҗ булуы һәм, ниһаять, Туканга хәтле килеп киткән
татар шагыйрьләренең антитезалы тасвир өлкәсендә туплаган иҗат тәҗрибәсе, моны Тукайның,
традиция буларак, үзләштерүе, үстерүе.
I
Шактый озын гомерле татар әдәбиятының тарихы буйлап килә-килә, үз иҗатында
антитезалы таспир кулланган шагыйрьләрне билгеләп чыксак, аларның берсе дә Тукай
дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган булуын күрербез. Дөресен әйткәндә, Тукайдан
St I
■*“9 66 UO 9t6l wei II MMwatfCMV *мемА| ’J f
Xwg ’? ■*• H6I 'ledeae иехАнйсоуу ’ибмАл ’J t •‘"9 If e>61 w0X II
•‘*’•9 *"*«e«V -И»><ЛА -j ,
мае etfwome nxetfunaede иаихахә иеиад HtudawaA 'aewdaM-dadaM ueuxe nxdon
АиА ndexox 'nexeuwewex ннаэеии oi «им wedeue 'еВнеихие undnxmnxeh eHHdeuxxe<t>
mnwdox axdatei йаисад 'иеиятм яид омом HdeuexMHHee tA 'внес A WeHUMtioxuooad
иемхим иннеитед иеиАх etf *euAm нении нами daxMedec weq хмеиех 'ивами хеиаэ deg
euNedMM еиасА еГменАх 'е»иахедАен tA 'еам eiexedei мниеМа 'eauex ннаеидинм
(•нхенихМси ManatА иеиАх etfuaxenedei ипиеме иемхехсАм unVimuoead 'наеманм
Iнении иш тнмеихед анис nedux etfHieaede ndeuuot «(ининки имд
синем писем еУие *UMV мемнм wauax dag иеиад инхие матах ментах deuexxdoH OVMOW
еанАи* :ajetf«deuuN* ехсем» нехинсв MedMoa иеиад deuuox мадам -deuwnme еинх
Metfdeuineea mawoM-ннхие - адеиаммамм :deueuA 'deuexnHO deuAedag .douMweumc etf
eadeudag deuAedag 'deunumc unxeg exdeudwx йен deuAedag» :nedMM eauAg dtMuex
•еииА euod dAc eVAxdcM иәиехьс иихиио1х<яиемһоа eHeeeudaMMd* ниесахихме
йнииеиАх ах wedjMg deuog nedux exdeMtf dntfMexewueM xwdxg инее емәАаА nxnudo
хмеиех 'exeuea йнне ad оАхм ewatodex exehdexex HetfetoAd exdoudeae надан «qemMtfeu
ипине хА» tfouox-edeft» йнинеиАх etfdeuHCh Hexdeg untnx eaewMoiuoaed ue $06l xedMoo
acA xedcei CUUAXMHXOW untf — '• «atfn emndnx еихедэм Hnxnudedec йнне 'дАхин |-j 'x —
nmdex) феиих еймн eVunaAdjAx иехмиех uA наиеааи» :днитед MuexdaM etf емаахед
иеиад наниАхнмА сА иА 'еУиеихеиМнх aadetf axxadtex OUUAXMHXOW eg*1 OHindeuua нхйоа
MaHajauxdaxem eue ante Metfdeuuex нтАт намяне» d»HM<t> -напхдох 'әиейАи eV
йнмтАиу ятц -edeg етеинаиаии ненец xnunmdex etfHnaede adeuhex aaadxadu мпхеи
* >их>ии иеиад CMtixead eviaaaod еххннее Ад иеМми имд adeuxauHMxwow Aue
xewAunxaw H wetfdeuuex Hexdeg etfennatf иенАнох ‘иеххаидеНа 'uexxMdex Мнив 'hexHadHa
otf иоиах = aAd vtfMManuedx cHadAx нАнеииАх есахихне edAx снасА МпмиеиАх аХни нА
ек/ноуу
atfHeuueixej «әэоииах xixtgc xdtfcg нәхад deWow wntfuea etf wntfde нахаед Hexxtf ч
o —ение миэ 'weq eadxg ид
•S 'ewdxg weuea exxadaa^
>
:Wnx«weaetfeg» xnxee uAm HMW deuntfedoa нәдедаэ
♦ wntfew
> >ue иниАи — ntftAa мпиАм wntfewdexgex иаиеиеа — etfdxg weuea иәими eWuw
H atfM xadaaM etA 'аУиим aaamax degexnxow ttruxem WnHcngnunae аинаэм HXMVXMS H
exdamadAx еии нанин -кехиих exdeutfntge Mdtfeg иенес dag-» ;etu etfundAx tfocMut u
hntfxAm atA uA otfxadeae ■dexHexuex etfwaaH» иехиАд Mexdox edntfuax exmednxue ь
nudeudAc weq edexnh екнмхен нахами иА etfuAm иеиад HinundAx аах еинх exdeuwngea -
ипие uadaxMeuc сих иА HndeurnnHeunx саатаиии Waxdeuaman ajetfXHtx-ednx uexdox J dace
xnneedец exdnue инхои анәцис Wnxe аинеихати deq 'xexdAx deq HexuadMg C uax dnMuex
*сАи иаихА -xauxedMC иаихмиаи мА иехтниАх ей у -WaaedAu иехиАд деиАт = etf иеиад
меиАх еинне nedxx eweMndnie амеи daxxedex ахеиениасА яиеА№иеи№ии aer _ еинх еме
йннхиехех deq еВинтАт deuemAx еиатс Ахи хеМси 'AdaxaA *Аеима нмейи weq
> AdawnkK аииаиахаи 'undntfMeuuedox иеиад ndeuueetfM cA 'nudeuxHeuex deuy deueuAg
- Mcexxow exadeuiM daxxedex аииеи exdeuxHeuex dAc xnudnue emedax мане ndeuueetfM
cA xnxeedeq deuxexedex HOMtfotuoaad weq CMaaadxodu xexdntfAx maaA uxudex
dexMex
“ -uexox сәэахиид ‘иниАд wede deue edAx ей Am неихи wAdxew иеи н|яне»иен иаинеит* =
MOWAWOX HHdeuxMeuex sntfxead .мехеидА euod иаихииех deuxdem днхених>ии etfxow z
Mejewdug иш etf eMaaewweq Wnudeue mnwdox минеи 'Mexdox eAx ueuuAx deuxueuex Ф
etfMewet deq etf еумаиехи нниш nwdeg nxnuMcexxow еххнеиех Ад йнииенес Mudex иемхи
иаимеитс uA 'иеиаА uA ихиед 'uaxJU еинх etfunAAx unuAg аэии хмеиех Ад ими ахах
■йнимндеа Ад ими ахах еиеяэеуу иехАх деие 'ио< inwdeMMexewAx ахание» deu -сиед
иехиниеэ nxnudo хмеиех auMedux exdMeaex ниесахихме еиахеиеа еиехехидех йоа Metfdexe
иив detfex ехдеиАх euue itfeuAm Ад майе ин -иехАх веиА1 etf иА имиеи •nnAdox edox
unundae иидед гп «tfede 'еххедие веиАт тс etfunae etf etfdoh иеихА woa
баса. Бу яшьтә кешенең рухи сыйфатлары инде тәмам ачыкланып, утырып җитә, чыныгу алган була
дип әйтуе кыен. Әмма революция бер башланып киткәч, кәтеп тора алмый, үз ташкынына килеп кергән
кешеләрне кичектерелмәс практик эшкә куша, ә аларның җитлегергә елгермәгән якларын вакыйгалар
барышында, «эш арасында» җитлектерә. Мондый чорларда һәр аерым эшлекле шәхесенең эчке, рухи
усеше үтә дә киеренке, дөрләп янулы. бөтенесен иң кыска вакыт аралыгында кичерү шартларында
бара, кичерешнең үзе кискен бәрелешле драматизм төсмерен ала, антитезага әверелә. Боларны
революциянең күтәрелә баруы белән бәйләп карау гына җитми әле. Революциянең җиңелүе, аннан
соң кара реакция өстенлек алуы, илда төрмәләр, палач балталары, дар элмәкләре тантана итүе, аннан
соң яңадан революция рухы терелә башлавы — Тукай чоры турында сүз йөрткәндә без боларның
барысын да бер-берсеннән аерып калдырмыйча, тарихи эзлеклелектә күз алдында тотарга тиешбез.
Революция ташкыны үзенә суырып алып, иҗтимагый прогресс өчен көрәш юлына бастырылган
кешеләр барысы да үз рухи үсешләрендә шушы катлаулы һәм авыр юлны үткәннәр. Башта кеше
күңелендәге каршылык төбендә иске карашлар белән революция китереп керткән яңа карашлар
арасында туган булса, реакция елларында яңа карашлары әле чыныгып җитмәгән кеше күңеленә
реакция вәсвәсәсе басым ясарга керешә, ул кеше күңелендә мәеткә әверелгән искелекне яңадан
терелтергә тырыша. Бу хәлләр чорның яңа кешесе формалашуын гаять дәрәҗәдә катлауландырган,
аның җан язмышын бик әһәмиятле проблемага әверелдергән, җанның үзендә барган хәрәкәтләрне
һич күздән ычкындырмыйча, күреп, белеп торуны җитди иҗти- магый-политик мәгънәсе булган эш
иткән, алдынгы иҗтимагый көчләр бу хәлнең сәнгать көзгесендә тулы һәм чынлыклы чагылуына
мохтаҗ булганнар. Бу ихтыяҗга шигырь өлкәсендә барыннан да элек Тукай җавап биргән. Ул уз
чорының алдынгы кешесе җанында барган көрәшне, бу җанның хәрәкәтен һәм язмышын үзенең лири-
касында күрсәткән.
II
Тормыштагы иҗтимагый антагонизмнарны күрү, аңлау, үзеңнең эчке хисләр-той- гылар көрәшен
кичерүең, Тукай әйткәнчә, «яшерен яну»ың бер нәрсә, ләкин шулар- ның сурәтен сүз ярдәмендә
кәгазьгә күчерүең бөтенләй икенче нәрсә. Монда акыл- зиһен, хис-тойгы иясе булуың гына җитми,
монда художник булуың кирәк, ягъни үзеңнең — күзеңне йомыпмы яки йоммыйча укмы — хыялыңа
китергән сурәтләрне башка кеше күңелендә дә нәкъ шундый итеп кабат тудыра ала торган сүзләр
т абарга кирәк.
Тукай талантының антитезалы каршылык өчен кирәкле үзенчәлеге, моның орлыгы аңа
тумыштан ук бирелгән булырга тиеш, дидек. Ул сабыйның үз тирә-юнендәге кешеләр сөйләгәнне
аңлый башлагач ук үсәргә керешкән дип уйларга мөмкин. Аның халык авыз иҗатына ихласы да җитди
роль уйнамый калмаган. Ул җырлар, әкиятләр тыңлау гына түгел, мәкальләрне дә еш ишеткән, ә
соңгылары инде—антитезалы фикерләүнең искиткеч үрнәкләре, өлгеләре. Акны-караны аера
башлагачтыр, ахры, укырга-язарга өйрәнеп, китапка тиенгәч, ул татар һәм гомумән төрки
шагыйрьләренең әсәрләре белән дә танышырга, үз талант орлыгын алардан алган ләззат белән азык -
ландырырга керешкән. Ул кеше күңелендәге хисләр көрәшен антитезалы формада тасвирлауның
беренче үрнәкләрен, әйтергә кирәк, шул борынгы шагыйрьләрдән күргәндер. беренче өлге һәм
үрнәкне шулардан алгандыр. Чөнки борынгы татар һәм терки поэзиясендә мондый тасвир киң
кулланылган, аның алымнары, формасы шактый эшләнгән, чарланган булган. Бу бигрәк тә суфи
шагыйрьләрдә шулай. Борын заманда алар иҗатында илаһи идея белән дөньяви идея бер-берсенә
кискен каршы куелган. Алар шушы ике дошманның, кеше күңеленә кереп, аның җаны өчен
көрәшүләрен күрсәтергә омтылганнар. Тасвирда антитеза кулланганнар, җанны илаһият ягы биләп
алса, ул әллә нинди биеклекләргә оча. дөньяви як биләсә, гади тормыш ыгы-зыгылары базына
тәгәри, дигәннәр. XV йөздә иҗат иткән суфи шагыйрь Өммн Камалның үз күңеленә дәшеп язган
шигырен алыйк:
И гаһи шәме, гаһи зәррә, гаһи маһ меиир, И гаһи бәхр, гаһи
катрә, гаһи маһи күңел. Бер нәфәс җәһлилә на кандүии, на гайри
билән. Бер нәфәс гыйльмиле һәр нәснәнең агаһи күңел! ’
Бу юлларны хәзергечә язсак, менә ничек килеп чыга: и әле кояштай, әле тузан, ф әле айның
шәүләсе кебек кенә күңел; әле океан, әле тамчы, әле айның үзе кебек күңел; бер мизгелеңдә
наданлыгыңнан ни үзеңне, ни башканы танымаган, әмма икенче мизгелеңдә белем кече белән
һәрнәрсәне күреп торган күңел!
Күрәсез, шагыйрьнең күңел дулкыннары бер мизгел арасында нинди искитәрлек
амплитудалар ясый.
XVI йезнең урталарында иҗат иткән Казан шагыйре Мехәммәдъярны алыйк. Аныңча да. җан
алладан бирелгән. Ул. уз вакыты җитеп тәннән аерылгач, алла хөкеме каршына кайтырга тиеш.
Мөхәммәдьяр күңел дигәннән күбрәк «нәфсевне күздә тота, моның белән ул кешенең дөньяви,
реаль теләкләрен белдерә.
«Җан» үзенең алла каршысында сафлыгын сакларга тели, әмма «күңел» (нәфес) дөнья һәм
тормыш вакыйгаларына омтыла, алардан азык, мәгънә һәм ләззәт алыр-а тели. Шушы урында
«җан» белән «күңел» арасына өченче нәрсә — «язмыш» («фәләк») килеп керә һәм. күңелгә ачу
итеп, җанны газапларга керешә. Шагыйрь моның өчен фәләккә ризасызлыгын белдерә:
Бер кешенең ике булса дошманы, Кайда тынгай ул фәкыйрьнең бер
җаны? —Бер заман мең терлук утка якмагыз!
Күренә ки, шагыйрь язмышны да, күңелне дә җанга дошман саный. Ул диннән, -
суфичылыктан азат булмаса да, аңарда дөньявилык көчлерәк.
Борынгы шагыйрьләр кешенең рухи дөньясында дөньявилык белән динилек ара- ~ сындагы
капма-каршылыкны, кискен тартышны күз алдына бастыра торган антитезалы сурәт чараларын да
эшләгәннәр. Тойгы-хисне шигырьгә күчерүдә алар, күбесенчә. - шартлы сурәтләр кулланганнар, кеше
җанының давыллы хәлләрен — диңгез; балхулы с чакларын — кояш, ай; илһамлану вакытын —
күңел күзе ачылу кебек метафораларда = күрсәткәннәр, шигырьнең ритмик тезелешен чарлаганнар,
аның нәфисләү чараларын үстергәннәр. х
Г. Тукай борынгы төрки һәм татар шагыйрьләренең әсәрләре белән кечкенәдән ук таныша
башлаган. Уральскида мәдрәсәдә шигырь тезелеше фәнен өйрәнгәндә, шигырь үлчәмнәрен
үзләштерү өчен. «Мөхәммәдия», «Бакырган» кебек китапларны укый. Тукайның күп шигырьләре
«Мехәммәдия»гә яки «Бакырган»га пародия итеп язылуы шуның өчен дә гаҗәп булмаска тиеш. Ләкин
борынгы поэзиядән ул тик көләрлек, тик мәсхәрә итәрлек нәрсәләр генә алган дисәк, бу бер яклы
караш булыр иде. Ул аннан уңай мәгънәдә дә күп нәрсә өйрәнгән, ләкин аларны революция зама-
нының тәнкыйте аша алган. Лирикага килгәндә, ул борынгы поэзиядән кеше күңелендә каршылыклы
хисләр керәшен тасвирлау традициясен, антитезаны үзләш.ергән, бу көрәшне тасвирлаудагы күп кенә
шартлы сурәтләрне үз иткән, ниһаять, шигырь тезелешенең барлык казанышларын үзләштергән.
Тукай борынгы антитезаның бер ягын — дини ягын — ташлап калдырды, аның тик дөньяви ягын гына
алды һәм аңа иҗтимагый дифференциация кертте: халык дөньявилыгы белән эксплуататорлар
дөньявилыгын ике якка кискен аерыл ташлады, антитезаны шушында ачты һәм аның ярдәмендә
иҗтимагый кечләр арасындагы капма-каршылыкларны гәүдәләндерде. Кайберәүләр, бәлки, ул бит
динчеләр турында да яэды лабаса, диярләр. Ләкин ул динчеләрне дә инде нпаһи көч итеп түгел, бәлки
иҗтимагый көчләрнең бер төркеме итеп, социаль яктан дифференциацияләнгән деньяви күренеш
буларак тасвирлады, аларны антитезаның халыкка каршы ягына куйды. Кешенең үз эчке
дөньясындагы капма-каршы уи- хисләр керәшендә дә ул дөньяви идея белән дини идеяне түгел, бер
як дөньяои иҗтимагый идея. хис. тойгы белән икенче як дөньяви иҗтимагый идея, хис, тойгыны
куйды. Шушының белән ул бөтен татар поэзиясе тарихында яңа эпоха ачты. Шушында
1 Өмми Камал. Казан. 1884 ел. 98 бит.
АНТИТЕЗАЛЫ ТАСВИР КАПЛАРДАН КИЛӘ
аның борынгы әдәби традицияләрне үзләштерүдәге концепциясе аерата ачык күренде.
Тукайның күп кенә лирик шигырьләренең теп картинасын еч шартлы образ оештыра: тон, күңел
газабы, кояш яки ай. Боларның даими мәгьнәсе бар: т е и — котел- мәгән дәһшәтле хәлләргә килеп
керү нәтиҗәсендә күңелдә туган аптырау, юлсыз калу, хәтта идеалны да күздән ычкындыру. Газаплы
кичереш — котмәгәндә килеп туган хәлне алдан күрә белмәгәнең ечен сызлану, тормыш һәм кеше
тануда үзеңнең олгереп җитмәгән ягың булуын кинәт аңлап, кимсенү, үкенү, өзгәләнү, уйлану, кискен
хәрәкәтле анализга керешү, эзләнү. Кояш, фикер кояшы яки Йолдыз, Ут—кичерү, эзләнү барышында
газаплы хисләр җиңелә бара; тон, томан акрын-акрын тарала, офык яктыра һәм кояш чыга яки, төнне
болыт, томан каплаган булып, ул таралса, саф аяз күктә йолдыз балкып күренә башлый. Шушында
эчке көрәш чишелә, менки «кояш», «йолдыз» яки «ут» төсендә идеал табыла. Тукай бу шартлы
сурәтләрне бик яратып куллана, еш кына шушы өч элемент аның лирик шигыренә камилләшкән
сәнгатьчә бөтенлек бирә. Менә аның «Даһига» шигыре:
Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн. Киттең эзләп син аны яктыртмага
идеал утын. Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син. ...Артка бакма,
даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табыла табылса: алла ул.
«Иһтида» шигырендә дә без төбендә шул ук хәлне күрәбез. «Сөюнең мәгънәсе бигүк гали, бигүк
нечкә. Сөю идеалдыр ул»,— дип инанган шагыйрь берәүгә гашыйк була һәм соңрак, бик нык
ялгышканын төшенеп, үзенең «җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләре» өчен ояла, күңеленнән
газаплана. Чишелештә беэ шул ук шартлы сурәт белән очрашабыз: «Килеп чыкты хәзер фикрем кояшы
золмәт (тон —X. Г.) артыннан», — ди инде ул тантана белән.
«Өмет» шигырендә антитеза аеруча кискенлек белән кулланыла. Мокда бер- берсенә «фикер
кояшы» белән «болыт» капма-каршы куелган. Фикер кояшы (идеал) — шагыйрьнең вөҗданына
тереклек көче биреп торучы. Болыт [хата, бозык, резкцион тойгы һәм фикерләр символы), ике арага
кереп, шагыйрьнең вөҗданын үлемгә дучар итә. Үлек веҗданлы кешегә әверелү — бу коточкыч
трагедия, һәлакәт! Шагыйрьнең котылу, үз кешелеген саклап калу әмәле тик бер генә нәрсәдә: болыт
китеп, яңадан фикер кояшы чыгуында. Шагыйрь явыз «болыт» астында калган җанның газабын
тасвирлый: «веҗдгн үлгән», шагыйрь «тугры юлдан адашкан», «бетү чокырына» егылган, «караңгыда
калган... уңны-сулиы күрми, асны-өсне белми». Аның ышанычы тик «фикер кояшыпнда гына: «нәрсә
ул дөнья кояшы, син миңа нур бирмә- сәң!» — ди ул. Чишелеш кискен сикереш тесендә бирелгән:
Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә;
Син дә. вөҗдан, бер торырсың, ятмагансың мәңгегә.
Юк! Түбән калмас бу җан: фитратта гали булган ул...
Кайвакытта Тукай үз шигырен эчке рухи көрәшнең чишелешеннән башлап китә. «Газаптан соң»
шигыре шулай язылган. Башта ук шагыйрь тантана белән: «Мин бәхетле бәндә!» дип белдерә:
Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана.
Таң атып, чәчсә кояш нурлар, шулай ук кузгала, Яктыра, шаулый ерак җирдән
күренгән зур кала.
Үземә сөенеч бирәм инде бәхет, гыйззәт белен; Уйлыймын үткән газапларны хәзер
ләззәт белән.
Булмадымы шул газаплар бәхтемең ачкычлары!..
Монда шагыйрь карашының бик мөһим яклары ачыла: күңелдәге газап вакытын ул башка килгән
бер бәла итеп кенә карамый. Бу газап —көрәш. Монда «бәхет ач-
кымывн эзләүче актив кеч хәрәкәт итә. Шуи а кура да бу карашта үзенә аерым ләззәт бар. Шагыйрьнең
бу сүзләреннән зчке рухи керәшне үсү, яңару процессы ител каравы, художник буларак, асылда «җан
диглектикасыпна утуе аңлашыла.
Шагыйрь күңеленә ут кабыну, рухи д эрләү, эчке караш нинди дә булса тышкы иарсәдән качле
тәэсир алу белән башлана. Бу хәл «Гыйлавә» шигырендә ачык күрсәтелгән. Ул хар җанлы бер
туташнымы, ханымнымы күреп, тирән әсәрләнгән:
Булмадың ярым вә булмассың, беләм, җефтем мимем, Әмма булдың янмага
күңелемдә син нефтем минем,—
ди ул. Аның эчке януын үз рухи деиьясыиың тышкы донья белән еэлексез багланышта булуы
нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Монда объектна донья вакыйгаларына шагыйрьнең субъектив
монәсабәте гәүдәләнә, объектив чынлыктагы матурлык, гүзәллек шагыйрьнең күркәм рухи
омтылышлары белән бергә кушылып, зур эстетик кочкә әйләнә, аның шәхси кичереше иҗтимагый
эчтәлек ала һәм, шигырьгә әверелеп, җәмгыять хәзинәсенә күчә.
Тукайның демократик, революцион идеалы, әлбәттә, ул яшәгән җәмгыять тезелеше белән
килешми. Иҗтимагый тезелеш белән аның идеалы арасында кискен дошманлык бар. Иҗтимагый
строй аның идеалын сүндерергә һәм шуның белән шагыйрьнең кешелек намусына үлем җәрәхәте
салырга омтыла. Шагыйрь үз идеалы очеи еэлексез керешергә мәҗбүр. Аңардан донья һәр минут
саен күңел җимешләре биреп торуны сорый. Моның ечен еэлексез яну кирәк. Шунсыз күңелнең
үзен дә «тәрле тап-тутлар ортелдерә», шуның ечен да: «Ян, күңел, сызлан, күңел!» —ди шагыйрь.
Теләгәнең шундый боек — аңа ирешер ечен мең җан бирсәң дә урынлы! Очарга
теләсәң, канатың ач, вакыт җитте! Яхшы аңла: кешелегеңне югалтмасаң, бу деньяда ♦ рәхәтлек,
кәеф-сафа юк.
я
И шуны саклау юлында күп газапланган күңел! g
и
Үз иманына кул тидермәс очеи, үз идеалын саф килеш саклар ечен бу кадәр э да ут атып торган
күңел булыр икән! — дибез без дә сокланып.
Шагыйрьнең идеалы гел хыялый нәрсә генә түгел, ул конкрет, гәүдәле дә булып в алга баса.
Шагыйрь уз идеалының конкрет чынлыгын боек кешеләрдә күрә: Пушкин * һәм Лермонтов — Кояш,
Хосәен Ямашев — язда елмайган Кояш, остен Иолдыэ һ. б. < Яшь буынга үгет-носихәт биргәндә дә
шагыйрь чын кешене Кояшка тиңли:
Сии Кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһат итсәң һаман, Күп арасында кояш күк ялтырарсың
бер заман.
Вакыты белән шагыйрь үз идеалы —Кояш белән органик берләшергә үк ашкына. Мәсәлән, 1912
елда язылган «Ваксынмыйм» шигырендә шулай. 1905 елгы революциядә юлаучы булып, шапырынып
йергән кайберәүләр бу вакытта инде мортәт булганнар, революция идеалларына кул селтәп, азу-тузу,
талаш-ыэгыш юлына басканнар. Тукайның үз сүзләре белән әйткәндә, «бер-берен чәйни Бишенче
елдагы күп әүлия* («Мехәрриргә»]. Алар Тукайны да үз яннарына ымлыйлар, әйдә, диләр, «син үзеңне
деньяда безнеңчә йорт, безнеңчә тот!» Шагыйрь моңа антитезалы сурәт белән җавап кайтара: юк, бу
мортәтләргә, бу хаиннәргә кушылса, аларга баш исә, ул үзенең олы җаны, саф веҗданы каршында эур
җинаять эшләгән булыр иде. Юк, ул моны эшләмәс; идеалына хыянәт итмәс:
Ашкынамын мин обәт бегмос урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә —мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлеге!
Анда мин мәңге коләч һем мәңге яшь булмак телим. Бу кояш сүнсен, җиренә мин
кояш булмак телим.
Сатлык җаннар, мещаннар сазлыгы белән кешелек күгендә балкып торган кояш — шигырьдәге
шушы доминант сурәт, шушы антитеза, күз алдында искиткеч предметлы һәм җайлы картина
тудырып, зур һәм тиран иҗтимагый идеяне, хис-тойгылар дулкыны белән ярсытып, ача да ташлый.
Тукан лирикасындагы антитезалы тасвирның тол
АНТИТЕЗАЛЫ ТАСВИР КАПЛАРДА» КИЛӘ
чыганагы, шулай итеп, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән тарихи чорның иҗтимагый тормышында —
мондагы антагонистик көчпәр арасында барган рәхимсез керештә. Тукай лирик герое кичергән рухи
керәшнең дә тарихи эчтәлеге шушы хәл белән бәйләнә. Бу лирикада яңа заманның алдынгы яңа
кешесе нинди эчке һәм тышкы каршылыкларны җиңә-җиңә үсеп килүе кфенә.
Ill
Безнең уебызча, сәнгатьнең теп законнарыннан берсе зурдан да зуррак күре- иешләрне мөмкин
хәтле кечерәк мәйданга сыйдыру, эчтәлекнең мөмкин хәтле зуррагын, ә аны урнаштырыр мәйданның
мөмкин хәтле кечерәген табу. Даһиның тарихны тутырып торган бөеклеген сынчы зур шәһәрләр
уртасында бер табан басарлык кечкенә мәйданчыкта терелтеп күрсәтергә хыяллана, заманның бетен
кешелекне кузгаткан бөек диңгез һәм давылларын язучы култыгыңа кыстырып китәрлек китапка
сыйдырмакчы була. Тукай да кечкенә бер бит кәгазь мәйданында революция диңгезенең кеше
күңеленнән кичкән ярсулы көчен һәм кодрәтен кабат ашкындыртып уздырырга тели, ул да мөмкин
хәтле зурдаирак алып, мөмкин хәтле кечерәк мәйданга сыйдыру юлын эзли. Әйтергә кирәк, мәйдан
кечерәйтүдә антитезалы тасвирга хуш килеп тора торган тагын бер нәрсә бар: ул — афоризм. Чыннан
да Тукайның иҗаты антитезалы афоризмнар белән типчелгән. Бу да, бер яктан, борынгы көнчыгыш
һәм төрки поэзиясенә, икенче яктан исә, халык иҗатына барып тоташа. Тукай поэзиясенең халык
иҗатына бәйләнешен бездә күбрәк әкият һәм җыр белән бәйлиләр. Ләкин ул мәкаль дөньясы белән
дә тирән бәйләнгән. Һәм бу турыда сүз йөрткәндә Тукайның үзе яшәгән якын арадагы заман үлчәме
белән генә эш итү аз булыр. Монда сүзне тамырлары мең елларга һәм күп халыкларның иҗатларына
кереп югалган күренешләр, багланышлар турында йөртергә кирәк.
Борынгы заманда Түбән һәм Урта Идел ярлары Европа белән Азия, Урта Көнчыгыш белән
Төньяктагы илләр арасында барган зур сәүдә юлларының бергә очраша торган урыны булган.
Сәүдәгәрләрнең янчыкларында, кулларында тәңкә булса, башларында. телләрендә мәкаль булган,
үткен сүз булган. Дөньяның Һәр дүрт тараф кешеләре арасында мал алмашу барышында, әлбәттә,
кызыклы фикерләр уртаклашу да, шул исәптән мәкальләр алмашу да барган. Идел буе төрки дөньясы
ул мәкальләрнең байтагысын, төрки теленә күчереп, мондагы тормыш, мондагы фикер-зиһсн
ихтыяҗларына яраштырып, үзенә дә калдырган, аларны үзе иҗат иткән байлыкларга кушкан. Югыйсә
Мәхмүт Кашгарый 1073 елда ук үз китабына теркәгән:
Ут төтенсез булмас.
Егет языксыз булмас —
дигән мәкальне төньяктагы немец та:
Kein Feuer oline Rauch.
Kluge Leute fehlen auch1 2,—
дип, ничек нәкь шундый ук сүзләр белән әйтер иде. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин.
Без татар халкы телендә йөргән мәкальләрне хәзерге көндә бездән көнчыгышта һәм көнбатышта,
төньякта һәм коньякта яшәгән халыкларның мәкальләре белән чагыштырып, тикшереп карадык.
Бездә, үз илебез халыклары турында әйтеп тә тормастан, япон, кытай, вьетнам, һинд, гарәп, фарсы,
Африка, Европа халыклары белән уртак мәкальләр бик күп икән. Урын тар булганга гына аларны
биредә китереп булмый.
Мәкаль аша халык аңы, халык культурасы, ул үзе бу турыда уйламаса да, күп илләр, мең еллар
белән бәйләнә. Шуңа күрә дә үз иҗаты барышында халык мәкаль-
1 М. Кашгарый. Диване легатит төрк. Ташкент. 1960 ел. I том. 380 бит.
2 А. Гердт. Русские и немецкие пословицы и поговорки. 1965 ел. 41 бит. (Алга таба Г. диелер).
нәкъ үзенең күңел хәзинәсенә әверелеп, уйлау, кичерүенда субъектив сыйфатына әйләнгәннәр. Аның
үз уйлау барышы шул мәкальләрдәге, шул афоризмнардагы антитезалы рәвеш белән хәрәкәт итә
торган формада җитлеккән. Антитезалы фикерләү аның индивидуаль табигатенә әйләнгән. Шуңа күрә
дә халык мәкале, борынгы афоризм аның шигыренә читтән, чит гәүдә кисәге булып түгел, органик
үзенеке булып кереп китә. Гомумән, фикерләү шундый ташкын белән барганга, аның илһамы элек
бетенләй беркайда да булмаган афоризмнарны да китереп чыгара: «Бармыни бездә гомумән чын
кеше кадерен белү!! Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач!!» («Хөрмәтле Хөсәен ядкяре»),
«һич кайгысыз кеше булса, адәм түгел» («Серләүхәсез»], «Керләнеп беттем үзем, деньяны пакьли
алмадым» («Кыйтга») һ. б.
Антитеза, сурәтле фикерләвенең хас үзенчәлеге буларак, гомумән Тукайның бетен шигъри
сейләменә үз төсмерен бирә: аның чагыштырулары, эпитет һәм метафоралары — бөтен тасвир
чараларын кискен контрастларга, антитезаларга, каршылыкларның көтелмәгән берлеген табуга
корылган. Тукай, ике чакма ташны бер-берсенә кинәт бәрелдереп, апарда дөнья яратылганнан бирле
сизелми яткан очкыннарны шулай ук кинәт кабызган шикелле, бер-берсенә һич тә якын килә алырлык
дип уйламаган сүзләрне көтелмәгәндә бер-берсе белән очраштыра һәм шулай ук һич тә көтелмәгән
хикмәтле мәгънә тудыра. Бу инде аның гына бәхетенә чыккан талант үзенчәлеге. Бу үзенчәлекнең
үсеп, ачылып китү шартларын исә революция заманы, искелек белән яңалык арасындагы капма-
каршылыкның ачыктан-ачык революцион конфликт булып ачылып китүе тудырган. Шулай булмаса,
Тукай таланты да дөньядан бәлки эзсез-юл- сыз, үзен күрсәтә алмыйча үтеп китәр иде.
Без мәсьәләне борынгылыктан ук алып күзәтергә тырыштык. В. И. Ленин болай ди;
«...культураны җимерүләр нинди генә булмасыннар — аны тарихи тормыштан сызып ташларга
мөмкин түгел, аны яңарту кыен булыр, пәкин һичкайчан һичнинди җимерү дә бу культураны бөтенләй
юкка чыгуга хәтле илтеп җиткермәс. Үзенең теге яки бу өлешләрендә, теге яки бу материаль
калдыкларында бу культура — бетерелгесез, кыенлыклар тик аны яңартуда гына булачак...»
Культураларны яңадан торгызу шартларын социаль революцияләр китерә. Тукай иҗаты —
гасыр башындагы халык революциясе нәтиҗәсе. Шуңа күрә аның иҗатында элегрәк заманнарда туып
та, царизм хакимлеге нәтиҗәсендә җимерелгән, еллар- гасырлар астында калган культура
казанышларының яңадан торгызыла башлавы һәм яңартылуы табигый иде. Шушы ноктадан без бөек
шагыйрь иҗатындагы традиция һәм новаторлык мәсьәләләренә якын килүдә бер тәҗрибә ясап
карарга гына тырыштык.
1 В. И. Ленин, Сочинения, 4 издание. Том 27, стр. Т05, Рус телендә,