Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯХШЫ ҖЫР СИРӘК ТУА


Жырда уңышка ирешү бик авыр. Мии татар совет
поэзиясендә ел саен еч-дүрт популяр җыр язган шагыйрьне
хәтерләмим. Яхшы җыр бик сирәк туган. Шуңа күрә җырда сан
артыннан куарга ярамый. Жырны мин берәмләп саныйм, һ.
Такташның «Урман кызы», М. Җәлилнең «Сагынумы, Ф.
Кәримнең «Кемгә сөйлим.>е, Ә. Фәйзинең «Умырзая»сы дип...
Яхшы җырның урыны да зур. Ул синең кайбер поэмаларыңнан
әйбәтрәк хезмәт итә, менки йен саен яңгырый, кен саен халык
телендә, халык күңелендә.
Гелшат Зәйнашева җыр өлкәсендә эшли, язган җырлары
шактый күп. Ләкин баягы таләптән килгәндә, аның иң таралган
җырлары дип «Туген җирем Татарстан», «Китмә, сандугач»,
«Кояш гомере», «Күл буена килсәң иде», «Зәңгәр төймә»,
«Замандашыма»иы күрсәтер идем мин. Гадәттә мин күңелдә
калганнарны шулай чүплим. Бу аз түгел. Зәйиашованың җырда
үзен табып, үсә барган чагы. Ул, һичшиксез, матур җырлар
бирәчәк.
Г. Зәйнашева җырларының халыкка ничек хезмәт итүен белү
эчен берәр атна авылларда булу да җитә,
авылларга чыга алмасаң. радиога колак салу да җитә...
Берәүләр әибәт-әйбәт поэмалар биреп ташлый, берәүләр үзен җырда кечле сизә. Бу халыкка
хезмәт итүнең формасы гына. Җыр жанрында актив һәм уңышлы зшләг.н шагыйрьләрне мин
Союзга член итеп алу ягында. Гелшат Зәйнашева моңа бик хаклы
Сибгат ХӘКИМ
УЙЛАНА, ЭЗЛӘНӘ
Фәнис Яруллин — командировкаларга йөреп, «тормыш
әйрәнүнден мәхрүм. Әмма ул кайберәүләргә караганда
тормышка якын. Күңеле белән якын ул. Үзе дә тормышның
бер күзәнәге булып, агың шатлыкларын тоеп, кайгылары
белән сызланып яши. Бала чактан сеңеп калган, илһам
чыганагы булган авыл тормышына органик бәйле ул. Иҗаты
көннән- көн ачыла бару, фикерләре тирәнәя, оф ыклары ки-
ңәя бару перспективасын мин шунда күрәм. Ул тормыш
күренешләрен кычкырып торган декорациягә әйләндерми,
реаль, тыйнак буяулар, җылы буяулар белән эш итә,
тормышның үзе кебек гади, үзеннән аерылгысыз сурәтләр
таба. Шигырьләремдә дә, хикәяләрендә до моның матур
үрнәкләре шактый.
Санап чыгу кирәкмәстер, алар күз алдында
Язучыны яшәткән, каләмен йергкөн, иҗатына коч биргән нәисо — уз халкының язмышы белән
бер булып яшәве, хезмәт итүе. Бу сыйфатлар Фәнис Яруллимда бар.
Шунысына соенәм — Фәнис турында ташлама ясамыйча сейләп була Иҗаты шул дәромодо.
Үзенең дә холкы әйбәт — ихлас күңелдән, күзгә туры карап, кимчелекләре турынде да со> ләшеп
була. Ул алармы искә ала, җиңе бара.
Рухи коча, тырышлыгы, эшчөнлего белан Фәнис Яруллин күлләргә үрнәк була апа. Аны СССР
Язучылар союзына член итеп алу бик вакытлы булыр дип, чын күңелдәй тәкъдим итем. Олы
максатыбызга бергәләп хезмәт итик.
Шәүкәт ГАЛИЕВ
БАЛАЛАРГА
УКЫГЫЗ
Бармак-карандаш
А*ар ак кәгазь каплаган — Бөтен
җирне аклаган. Күп итеп языйм
әле, Рәсемнәр ясыйм әле!
Карандашым булмаса, Бармагым
бар лабаса! Кояш ясадым карга.
Ясадым мин йортлар да, Яздым
үз исемемне. Ник туктадың,
дисеңме? Бармак-карандаш туңа,
Авызга каптым шуңа...
«Керпе гөл»
Л*ына гөлем бар, Яран гөлем
бар. Чәчәкләрен гел Өзә
Гыйлемдар.
Сындыра тагын Песиләр йөреп,
Яфрагын чәйни Бәрән үрелеп.
Бик күп кудым мин, Куып туйдым
мин, Беркөнне кактус Алып
куйдым мин.
Күрәм — бәрәнем
Шәүкәт Галиев
Авызын сузды, Тег*е чәнчелгәч
Тиз генә сызды,
«Абау!» — диде дә
Капты бармагын
— Яратмыйм монысын,
Керпе гөл! — диде.
...Гөлләр шәп үсә,
Файдасы тиде!
Яңа мылтык
п
J* ңа мылтык кулымда, Йөрим ишек
алдында. Тизрәк сыныйсым килә. Атып
карыйсым килә. Чү, сугыша ике әтәч! Безнең
әтәч җиңмәгәч. Икесенә дә аттым,
Сугышудан туктаттым.
Усалланган күрәсең, Мәчем куа күгәрчен.
Ачуыма түзмәдем, Мәчегә дә төзәдем...
Мыраулап башын тотты, Күгәрченне
онытты.
ю. .К.УЛМ4. 145
Мыраулап качты
Песи дә килгәч —
Кабыргасына
Чәнечке тигәч!
Тотуы булды Энем
тармагын,
Тавыклар да тик тормый — Кыяр
түтәлен тырмый. Бәтиләр дә
узынган — Кәбестәгә сузылган.
Бакчага таба чаптым, Чапкан
уңайга аттым. Таралдылар,
туздылар, Бар да чыгып
сыздылар. Ә үзем җиргә яттым,
Шалканнарга да аттым,
Суганнарга да аттым,
Кишерләргә дә аттым!
Маэмаем әлсерәгән, Әлсерәп
хәлсезләнгән. Рәхәтләнсен бер,
дидем, Аңарга да тидердем.
Анда атам, монда атам, Тәрәзәгә
дә атам!
Нәрсә? Кем, минме ватам? Мин
бит су белән атам!
Төрле тавышлар
ӨСТӘЛ өстендә
Төрле тавыш бар, Бар да
танышлар.
Күкәйне кабам,
Ишетеп калам:
— Кыт-кыт-кытыйк!—ди.
Сөткә дә карыйм, Тавышын
таныйм:
— Му-му, му-му!— ди.
Менә — колбаса,
Тыңла булмаса:
— Мык-мык, мырык! — ди.
Икмәк алганда
Тургай сайравын
Ишетәм анда...
«Кәбестәсе кайда?»
кәбестә күргәч Әлифә Әрчеде
кабыкларын, һәм көтте ашый
торганы Уртасыннан чыкканын.
Сүтте, сүтте, эзләгәнен
Табалмады шулай да:
— Кабыклары катлы-катлы, Ә
кәбестәсе кайда?
Жәүһәр чәчәкне ҖИЛӘК ДИП
белә, Чәйнәп карый да Тизрәк
төкерә.
Җиләкләр табып Карый да
кабып, «Тәмле чәчәк!» дип, Көлә
кул чабып.
Д лмагачлар Чәчәк ата, Каравылчы Йоклап
ята.
Алмалары Аунап ята, Каравылчы Мылтык
ата!
Кызык
Палиндром 1
Әнә, Ала Кырык
Әнә, Калак, Качак —
Кырын Ала
Кырык
Карак
Качак — Кадак. Ала
Кырык — Тот! Калак —
Карак
Тот!
Ата
Кадак,
Әһә, Ата
Шалаш. Әһә, Кабак!
Ала Кырык Ава!
Ипи, Казак Ава!
Ала Ала Кырык
Кабак, Наган... Казак!..
I Уңнан да, сулдан да бор!»рлв укыла торган шигырь.
Тәмле чәчәк
Алма