УНСИГЕЗЕНЧЕ ЕЛДАН БЕР СӘХИФӘ
Суз башы
ткан мәкаләмдә Шәйхзбда Бабичны 18 елның җаенда Өфедә Дарелмвгаллиматта ничек күргәнемне язган идем. Ул көннәрдә минем уз язмышым да шактый гыйбрәтле булганга, бу юлы укучыларым алдына уз хәлемнән бер сәхифә ачып утарга җөрьәт итем. Лңл тукталуымның билгеле, үз сабэбе бар.
хокуклы ясап, азчылык милләтләр арасыннан чыккан интеллигенциянең. шул исәптән татар интеллигенциясенең дә мәхәббәтен казанды Шуи инктан чинсыз һәм хокуксыз татар укыныш :ыларынын революциягә мөнәсәбәтен хаким милләт яки пайтәхет интеллигенциясенең мөнәсәбәте белән бергә куярга ярамый.
Бабич та, мин дә бу революцияне һәр икебез дә укытучы һәм формалашкан шагыйрь булып каршы алган кешеләр. Без интеллигентлар Алай дигәч тә сез тагын бу сәхифәдән ул ЯЛКЫНЛЫ көннәрнең бар яктан да яктыртылуын көтмәгез Бу тик үз башымнан үткән бер вакыйга гына. Шулай да ул чинем гене түгел белки yi көннәрдәге Бабичның яки безнең сыман кайбер яшьләрнең хәлен <һ күзалларга бераз ярдэ ч итәр.
АВТОР.
Җиктереп пар ат, Арыйга Туп-туры киттек карап...
Шулай дип. бет Һади абзый 1 белән пар атта теньякка карап китеп барабыз. 3 Кыскартылып басыла. Редакция
3 Һади Сәгъди Атаулы — мәгърифәтче, философ, язучы; «Бәхетсезләр» .хикәясе, «Ш>ра» журналында басылган жнтди мәкаләләр һәм «Сабнр» псевдонимы белән язылган кайбер әһәмиятле хикәяләр аныкы. Габдрахман Сәгъдииен агасы. Башта мулла, мвгаллнм, соңыннан укытучы, революционер
Һади Сәгъдигә һәм монда язылачак вакыйгаларга бәйләнешле тагын бер истәлек басылып чыкты Кара «Агыйдел» журналы, 1967. Ак 9, '8—63 битләр, «Яны дәве о таңында». Мәрьям Сәгъднеэа мәкаләсе.
Күп милләтле Россиядә төрле тарихи һәм иҗтимагый формациядәге халыкларның милли азатлык хәрәкәтләре революция белән бик нык бәйле. Шулай ук интеллигенциянең революциягә нинди чвнәсә- бәттә булуы һәм роле кызыклы. Русларда би хакта күп языла. Бездә бик аз. Хәлбуки, татар интеллигенциясенең революциягә катнашуы аеруча киң һәм көчле булды. Моның сәбәбе бик ачык рево-люциягәчә рус хөкүмәте татар милли азатлык һәм культура хәрәкәтенә каршы дошманлык сәясәте тотып килде: татар иилли мәктәпләрен танымады, бер мәктәп тә салмады, салынганын яптырды һәм бер мөгаллимгә дә хезмәт хакы түләмәде Октябрь революциясе. рус патшалыгының бу кара мәкерле империалистик һәм русси- фикаторлык поштикасын җимертеп ташлап совет милли автономияле республикалар игълан итте һәм милли мәктәпләрне тигез
Юк, без башта бер дә төньякка дип түгел, көньякка, Ләмәз башкортлары арасына барып ял итәбез дип, юлга чыккан идек. Шулай дип, кичә Атаудан Малаязга килеп кунган да идек. Анда безгә Ләмәз ягы тыныч түгел, башкортлар кузгалган дигән бер хәбәр җиткерделәр. Инде кая барырга? Кичә Һади абзый белән Малаяз тавына менеп, ерак-еракларга карап, шул хакта уйлаштык. Ярый, без әйтәбез, көньякта Өфе асты Ләмәз башкортлары кузгалса, ай алла, төньякта анын кузгалмый ятканы юкмы? Менә үзебезнең Залтауыс1 өязендә үк, Сикияздан арырак Арый дигән авыл бар, шунда Һади абзыйның бик хөр табигатьле, шаян сүзле бер башкорт дусты бар икән. Ял өчен шуннан да күңелле, тыныч җир булмас. Барабыз да шунда ятабыз. Әнә Ярулла карт Алтафының пар аты бар, төшәбез дә шуны яллыйбыз дип, ана киттек.
Алтаф абзый... Сүз рәте килгәч, аның кем икәнен сезгә дә әйтмичә булмый. Хәер, озак сөйләп торасы юк, сез аны үзегез дә бер күрүдә таный алырсыз: аның теле, ни өчендер, һәрвакытта да авызыннан бераз алга чыгып торыр. Әмма авыз дигән нәрсәсен әйтсәң, ул аны җәй көне генә түгел, хәтта кышкы нинди каты бураннарда да япканы юк, диләр.
Әнә ул үзе дә күренде: өстенә ак мәллә4 5 чикмәнен кигән, билен бутан, юка гына гәүдәле бер нәрсә. Күрер күзгә дивана сыңары инде. Алай дигәч тә, көләргә ашыкмагыз, эше бер дә дивана түгел аның. Пар атын да, менә дигән тарантасын да үз акылы белән тапкан. Ә бит үзе моннан бер-ике ел элек кенә кеше ншек төбен тапта!ан Алтаф! Шунсын да әйтим, ул тагы кешенең үзе белән бик кызыксынучан. Белмим, аның күз алдында үскәнгәмедер, үзе миннән биш-алты яшькә генә олы булса да, мине малайсытып сөйләшә. Тәүдә ул баштанаяк үземне карый, киемнәремә хәтле тикшерә. Менә әле дә шулай. Мнн аңардан — атларың бушмы? Ул — буш, ди. Үзе минем эшләпәмә сузыла:
— Нигә мондый кырыйлыны кидең? — ди, тотып-тотып карый. Үзенең теле һаман авызыннан чыккан. Менә шүрәле. Бер дә юньләп сөйләшеп булмый. Мин сүзне Һади абзыйга тапшырам. — Арыйгамы?—ди. Анда сезгә нәрсәгә, — ди. Китте бу тагын. Ахырында шул мәгълүм була: Алтаф абзый безне анда алып барырга әллә кайчаннан бирле ике куллап әзер икән. Арыйга гына түгел, аннан да арыга алып китәр. Хет җәһәннәм тишегенә хәтле. Тик менә «кирнески» ягыннан безнең эш ничек тора?
— Керенский?
— Әйе, әйе, «кирнески», — ди. Алтаф абзый бер чыгарган телен кире алмый. Ул уйнап сөйләшми. Күренеп тора, абзый Малаязда торса да. эшне бары «кнрнески» белән генә йөртә. Шунсыз үзе дә. аты да беркая да атламый. Ботай булгач беленде, эш Алтаф абзыйда түгел, үзебездән тора икән. Ярый, Керенский икән Керенский. Без дә, бүтәнчә булмагач, эшне аның аша йөртербез... Шуңа ныклы вәгъдә алгач кына, менә хәзер ул үзенең әйбәт тарантасының алынтактасына утырып, безне Арыйга алын китеп бара...
Кайсы число булды соң әле бүген? Әйе, әйе... 12 нче июнь. Мең дә тугыз йөз дә унсигезенче ел...
...Барабыз...
Яңгырдан соң көн дә ачылып китте. Тәгәрмәчләр юлдан балчык алып ара-тирә безгә дә атып шаяралар. Бигрәк тә тарантас артына турпышага төреп бәйләгән ике зур саквояжның кирәген бирә. Тарантас нык, атлар шәп. Алтаф абзыйның ак мәлләгә төренгән юка гына хәйләкәр аркасы һаман безнең алда селкенә.
Хәер, бу абзый эшне Керенский белән генә йөртә дигәч тә гел аның аркасына карап барырга димәгән. Күреп кал, без хәзер дөньяның нң матур почмагы булган бер җирдән үтеп барабыз. Муеннарымны бора-бора, шул тирәне күзләрем белән ашардай булып, бер күреп калырга тырышам. Каршыдарак, алсу-көрән бит очларын күрсәтеп, безгә карап торган ниндидер яшерен серле Янгантау6. Аңа каршы су аша мәһабәт
4 Залтауыс —Златоуст. Урал татар, башкортлары телендә шулай дип кенә йөртүдән, монда да шулай алына.
5 Мәллә — нык, нечкә, пеше итеп басылган тула.
6 Я н г а н та у — җир астыннан шифалы пар бәреп яткан, бик сирәк тауларның берсе. Бу тау хакында проф. Г. Терегуловның бик мөһим һәм кызыклы гыйльми хезмәте бар. Бу тауда хәзер курорт.
Каратау торып баскан Аны әйтмәгез!.. Ул минем ечен җир йөзендә бердәнбер мөкатдәс, изге тау! Теләсәгез сез мине шаман дип атагыз, бала чактан бирле күнелем үзен- нән-үзе шул таумын тннсез матурлыгына табына. Белгән кешеләр анын текә биеклеген бер чакрым имеш, дип сөйлиләр. Түбәсе күккә тигән карлы Илберес. Алатауларны күргәнем бар. Матур алар; ялангач, карлы алар, салкын алар... Каратау башка. Ул — төбеннән алып түбәсенә хәтле калын карурманнар тавы Ә ерактан караганда, ул, ♦ үзәнгә су эчәргә килеп туктаган күксел фил кәрваны кебек, тезелеп тора. Шумадырмы, ик алдагысын Фил тау дип тә йөртәләр. Үләм мин шунын мәһабәтлелегенә! Юк, юк, сөйләтмәгез, филләре белән һиндстанын да кирәкми. Тау түгел, җыр бу, үзе бер сөйләнмәгән тылсымлы әкият! Кем белә, бәлки борынгы төрки халыкларнын мифик бабалары, булган Угыз ханныц улларына йорт итеп биргән Каратавы да шушы булган-ды𠇇 §§— Ансы җитмәсә, әнә тагы монда аста, безнен алдан-арттан калмыйча, сузылып әйләнеп бер гаҗәп елга агып ята. Оста курайчылар кулындагы курайдан сызылып чыккан ин матур башкорт көе кебек, борылып-борылып аккан шул сихерле елга — минем тәннәремне узенен көмеш якты сулары белән коендырып үстергән Үзән түгелме соң! Белгән кешеләр аны да сәгатенә 14 чакрым тизлектә юрткан ат йөреше белән ага диләр. Шул сыгылма биллелеге, шул йорлыгы өчен анын үзен дә бит Үзән генә димичә, Иорузән 2 дип атыйлар. Әнә күр, анын юлын Каратау булып Каратаунын фил кәрваны да кыеп үтә алмаган, шунда килеп борыны белән терәлгән дә әле булса Йорузәннен агып бетеп юл биргәнен көтеп тора... Менә без хәзер пар атта шул ямьле Йорузәннен бу як сыртына менеп барабыз. Тик, нигәдер, Һади абзый гына бу ямьләргә күтәрелеп карамый, бик тын. Сон ул философ кеше, билгеле, безнен шагыйрь халкы кебек ашкы- Ф нучан түгел. Бәлки, әле ул шушы минутта дөнья күләм ниндидер бик зур мәсьәләне н хәл итеп килә торгандыр. Яки ниндидер бик мөһим хакыйкатьмен ноктасына ирештем и дигәндә генә җеп очын югалтып яңадан эзли торгандыр...
Шулай матур гына кнтеп барганда, Алтаф абзый атларын туктатты. Сикереп з төште. Без дә төштек. Карыйбыз: алдарак, юлда калкып, бер капчык ята. Ярты кап- з чык чамасы булыр, солы. Алтаф абзыйның күзләре тыҗрый, ялт-йолт карана башла- х ды. Якын тирәдә кеше заты күренми. Алан да алла сакласын, чак кына көт, без әйтә- х без. Иясе-нне килеп чыкмасын...
Мин Һади абзыйны тарантас артынарак алып киттем:
— Нәрсә бар? — мнн әйтәм. — Ни уйлап киләсең, Һади абзый? Әллә һаман шул кичә күргән төшеннеме?
Сөйләгән иде: кичә төнлә Малаязда ул ниндидер бик гаугалы, куркынычлы төш күргән. Бик зур мәхшәр купкан да без икәү шул гарасатта буталабыз, имеш. Аныңча, безнен хәзер пар атта китеп барган бу матур юлыбызнык өсте бер нәрсә, асты анын, нәрсәдер, бөтенләй-бөтенләй икенче. Без үзебез дә белмичә ниндидер кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен якн, гыйлем кешеләр теле белән әйтсәк, тарих күперен кичеп барабыз шикелле. Үзебез генә түгел, халкыбыз белән. Шушы биек Каратау, шушы ямьле Әй, Үзән буйлары белән; шуларны биләгән халкыбыз белән... Безне нидер, нидер көтә. Бик һәйбәтләп язмышның көре кылычы аша кнчеп барабыз без, беләсең килсә...
Нәрсә сойлн бу, һегелыә охшаган зур күзле кеше? Әллә мин белмәгән берәр нәрсә бармы?
— Ташла, Һади абзый, — дим. — Ил башында нинди генә фаҗигаләр, нинди генә авыр язмышлар уйнамасын, янадан безгә пагша кайтмас; янадан цензура белән полиция ДН1ӘН ике скелет, кабердән кубып, җилкәбезгә атланмас ' Бетте халыклар төрмәсе булган Рәсәй! Кайтара алмаслар! Ә бу төшенне әйтсән, мин үзем дә әллә ниләр күреп, мәйханә килеп бетәм. Төшкә ышану характерсызлык ла ул. Әнә, Үзәнне карап кал!..
Һади абзый артта калган Үзәнгә, Илт әй авылы янында күренеп торган паромга карады да, кинәт кенә миңа сорау бирде:
1 Борынгы «Огузнамә» китабын кара.
» «Казан углары»нын былтыргы 5 санында басылган тарихи «Салават бәетеэндә китерелгән Йорү мн елгасы шушы. «Иелүэән» якн «Перүзән» дию ялгыш
§§ ... «Өстебездә торды шайтан скелеты селкенеп» Ул көннәрдә «Кызыл бәйраж» газетасында басылган шигыремдә дә шундый юллар бар.
УНСИГЕЗЕНЧЕ ЕЛДАН БЕР СӘХИФӘ
— Ә син әле генә, без шул паромда чыкканда, бер әйбер сиздекме — юкмы?
Мин сискәнә калдым:
— Нинди әйбер? Юк, мин бит паром тартыштым. Әйе, анда тагын арбалар, кешеләр бар иде. Ә нәрсә?
— Ике кеше, берсе озын, берсе гәүдәгә базык, бик елгыр күзле, безне бик каты күзәттеләр. Берсе, елгыр күзлесе Алтафтан безнен кая баруыбызны сорашты. Аннан койрыкта басып торган Озын янына килде. Бер безгә, бер ана карап, күз очы белән бик мәгънәле итеп Үзән тебенә таба ымлады...
— Безне Үзәнгә салырга дипме әллә? Китче әле... ха-ха-ха! Я, я? Шуннан? Ә тегесе?
— Ә тегесе дәшми. Тора. Ана да, безгә дә карамый, күзен кыса тешкәй дә, беләсеңме кая? Әнә теге Янгантау битенә караган. Берни дә әйтми. Аклыйсынмы син, тора! Бары Янгантау, бары тик аның кызарып янып торган битенә караган. Шул үзе сиңа берни дә сөйләмимени?
— Ягъни, тимә, китә бирсеннәр, әнә барыр юллары җәһәннәм, диюе. Ха-ха-ха! Ай Һади абзый! Шомлансаң, шулай күкле-яшелле күренә шул ул. Бу төш. Әлеге синен кичә күргән куркынычлы төшең башыңнан чыгып бетмәгән. Шуның тәэсире.
— Көләсең әле син, малай...
Алтаф абзыйның табылдык мал хуҗасын артык көтәр әмәле юк, кулы һаман капчык өстендә.» Ул, куанычыннан телен тагын да чыгара төшеп, аны күтәреп алып килеп, алынтакта астына тыкты.
— Бәхетле юлга чыкканбыз икән. Юлдан солы тиде, сездән дә, алла бирса, тегесе тия; на!.. Киттек!
«Теге» дигәне, билгеле инде, әлеге «кирнески», «кирнески» дигән «керенька» дип йөртелгән кәгазь акчалар инде.
Мин шунда:
— Керенский былтыр, маржа сарафаны киеп, заграницага качкан, син шуның гамәлдән чыккан кәгазен жыеп йөрисең, — дип котырта башладым.
Чыдамады, үзе дә серен чиште. Я әйт үзең, ди, Алтаф абзыең моннан бер ел элек кенә атлы-арбалы кеше идеме? Шул «кирнески» акча чыккач, анын бар бәхете ачылган. Ул акча бнт үзе дә бик матур: шундый кечерәк кенә, үзе дүрткелле. Аннан тагы ул бит әле ике генә төрле: егермелек тә кырыклык! Андый акча Рәсәеңдә булганы бармыни? Гомердә юх! Рәсәйдә түгел, заграннтсада да юк! Ә Кирнески заграннтса китсә китә бирсен, бигрәк тә яхшы. Үзе дә анда йөри, акчасы да. Заграннтсада банкыда боларның (большевикларның диюе) бернинди кәгазь акчасын да танымыйлар, моны- кын гына таныйлар икән. Анда ул алтын бәһасенә, ди. Әйтсәм әйтим, бу хәзер чыккан кәгазь акчалар чын түгел, бар да бетәчәк, бу Рәсәйдә иң ахырында бары тик кулында «кирнеские» булган кешеләр генә чын акчалы булып калачак икән. Чын, чын. Менә ни өчен Алтаф абзыең Арый авылына хәтле ялланып сезне алып бара...
Алтаф агай яңа властьның көчен, аның торачак-тормаячагын бары тик акчасының ныклыгына карап кына үлчи икән. Ә менә бу «кирнескиже, бу үзе дә, бәясе дә квадрат, сәер акчаны ул, аерым бер төрле серле, хикмәтле тылсым әйбере итеп күрә. Фитиш! Син аны, үлсәң дә, бүтәнчәгә ышандыра алмыйсың инде. Мнн аның «кир- нески»еннән көлгәч, ул мона бөтенләй бүтән мәгънә биреп, күземә карана башлады. Карашыннан ук сизеп торам, әллә болар ул акча белән түләмәскә итәләрме, я булмаса үзләре дә «керенька» җыярга чыккан кешеләр түгелме, дигән куркулы бер төс йөзенә чыкты.
...Бер сәгать тә бармадык, без инде әйләнеп-әйләнеп аккан ямьле Әй елгасына килеп жнтә яздык. Алдыбызда Еланыш күренә. Кечкенә генә бер авыл. Аңа җитәрәк юл буенда ук аунап яткан зур-зур чуен казаннар күренә. Сүнгән җимерек учак кирпечләре өстендә озын турпыша күлмәкле, зур-зур ак сакаллы өч-дүрт урыс карты утыра. Алар тып-тын. бернинди хәрәкәтсез. Без. Мияшәгәргә кермичә, моннан Сикияз- га турыдан барып буламы, дип алардан сорыйбыз. Картлар урыннарыннан торалар. Әйтерсең, алар түгел, шул сүнгән учаклардан ниндидер аксыл төтеннәр кубып аякка баса. Алар берни дәшмиләр. Безгә карамыйлар да. Шул аякланган төтеннәр кебек төрлесе төрле якка китеп баралар. Мин якыннанрак узып барган бер аксакалның колагында алкасы да бар икәнен күрәм. Сабаклы алка түгел, ул аның колак йомша
гында ук утырып торган зөбәрҗәт сыман ниндидер жемелдек кашлы алка. Курам — староверлар. Алар — бервакытта да бер патшага да солдат бирмәгән, хөкүмәт чиркәвенә йөрмәгән, адәм баласына адәм каны түгу хәрам икәнен уз табигый хисләре белән сизенеп, уз ирекләрен, уз иманнарын беркемгә дә сатмыйча борынгыча яшәргә өйрәнгән кешеләр. Алар безнен ише басурманнарга жавап биреп торсыннармы тагы! Күзебезгә алар жир кендегеннән чыккан ниндидер бер пәри кавеме кебек күренсәләр. ихтимал, безнен үзебезгә алар дөнья бутап йөрүче шайтан токымы дип караганнардыр Алай да бу аунап яткан чуен казаннар, ташландык сөякләр монда нәрсәгә сон? Әллә чынлап та кичә төнлә монда шайтан туе булганмы?
— Юлыбыз безне Мияшәгәрнең кыр капкасына ук китереп тери. Без анда кермичә, кырый юлдан Сикиязга үтмәкче булабыз. Шул юлга борылабыз дигәндә генә, кыр капкасы төбендә басып торган бер агай, «тпру!» дип кычкырып, атыбызны туктатты. Бер кулында ике генә җәпле көлтә сәнәге. Капканы тибеп ачып җибәрде, килеп ат башыннан каерып тотты да безне эчкә кертте, «аристауын!» дип кы>:кырды һәм... арттан капка ябылып та куелды. Бер күзе зур. берсе йомыкый булган бу йолкыш кыяфәтле кеше күп сөйләшеп тормады, хәрәкәтеннән дә эш нидә икәне тиз аңлашылды сәнәкчеләр күтәрелгән. Авылга килгән керә, кергән чыкмый икән.
Нишләргә? Кемгә тешәргә? Урамга кердек. Кайбер тәрәзәләр өлгесез, мендәр капланган. Аргы аралыкта, ат койрыгын төйнәп атланып пычракта чапкан ниндидер кешеләр күренеп кала. Русча майтлап сүгенгән тавышлар ишетелә. Кулларда — кайсының сөңге, кайсының сәнәк. Кайсында бүре үтерә торган кистән.
Монда Һади абзыйның дусты Кара мулла Әхмәдулла дигән кеше бар. Аның җил капкасын ачып, ишек алдына килеп төштек. Шундук артыбыздан сәнәк-сөңге тоткан агайлар, тентү килеп җитте. Кем булуыбыз, нншләп йөрүебезне сорау башланды. Алтаф абзый паникага төште. Ачылып торган авызыннан теле тагын да ныграк чыкты. Ул, билгеле, үзенә тиешле «керень»ка алды. Куенына салгач, әйттемме сезгә дип, түшенә кагып куйды. Күрәсең, аңа хәзер «керенька» белән бергә Керенский алчете да кайтты. Аны әле тегендә, әле монда тартып сөйләшә башладылар. Ул аларга нидер әйтеп, читтә нндер сөйләшкәләп, алынтактасына тиз генә утырып китеп тә барды. Соңыннан белдек, ул безнең өскә әллә ниләр сөйләп, «Атаманнары шушы, мин сезнең монда бу эшне башлавыгызны ншеткәч тә. аларга ялланган булып, юри туп-туры үз кулыгызга алып килдем» дип, әллә ниләр ялганлап киткән булып чыкты. Билгеле, Алтаф абзый моны безгә дошманлыктан эшләми, аның үз кайгысы кайгы, ана хәзер үзен һәм яхшы пар атын бу җеннәр кулыннан коткарып, исән-сау ычкыну кыйбат. Ана хәзер «Җнр кендегенә бер генә юл!» Шу на күрә ул «пәригә яулык, миңа саулык! ҖирГә салмый, җенгә салам!» дип әйтә дә. бу «Җир иясе җирән сакал»ларга үзенең лар аты урынына безнең пар башыбызны тоттырып китә...
Без Әхмәдулла мулла порукасына калдык. Ул бу фетнәле эшне безгә болай аңлатты: монда, Мияшәгәрдән ерак түгел җирдә. Сикияз дигән бай урыс авылы бар. Анда Үзән буе башкорт җирләрендә утарлар тоткан калын помещик Мурашеалар, тагын башка зур кулаклар, урынсыз калган ниндидер земский чиновниклар, погонсыз калган әфисәрләр, поплар күп. Шулар ерак Ярслау губернасына хәтле агент йөрткәннәр. Аннан безнең як Чнләбе-Мняс вокзалындамы-кайдадыр чехлар кузгалуын ишеткәннәр. «Советлар хәзер җиргә социализация ясый башлый, җирсез каласыз!» дип. урта хәллене дә котыртып, астан коралланып, кичә төнлә андагы волостьны басканнар Шундук «ак» штаб корып, тирә-як авылларга ат чаптырып, кәгазь таратканнар: «Без совет властен бетердек, бу кәгазьне алу белән үзегездәген бетерегез, бетермәсәгез. кызыл буласыз да үзегезне төшеп кырабыз!» Шундук тирә-яктан бөтен өяздә капыл гына стихияле күтәрелеш, дәһшәтле крестьян күтәрелеше башланган. Олы юл өстендә яткан Мияшәгәр авылы теләсә дә, теләмәсә дә хәзер шул яу астында калган. Кызыл гварднячеләр үтерелгән, кайберсе качкан. Моннан дүрт кенә чакрым җир Сикнязда кичәдән бирле үлеш тә кырылыш, ди. Туры барып төшсәк инде беткән буласыбыз икән. Шулай итеп без нәкъ эшнең дуенына килеп эләккән булып чыктык.
...Бу Кара мулланы әйтәм, кызык кына кеше: ярлы гына бер мулла үзе. чер фикерле, аз сүзле Тукайның «Бер рәсемгә» дигән шигыре бар. Анда бер матур кыз рәсеменә
сокланып:
Бу озын сачне каян алган икән сон бу кояш? — дигән юллар бар. Тукай гына әйтә алган искиткеч гүзәл һәм оригинал бер сурэтләма ул. Безнен арада үткен теллелеге белән мәшһүр булган Миркәй матрос дигән кеше әнә шул шигырь юлын Әхмәдулла муллага борып:
Бу каралыкны каян алган икән соң бу кояш? —
дигән сүз тараткан. Ягъни анык тәне нихәтле кара булса, күңеле шулкадәр ак —якты булуына ишарә иткән иде. Менә бүген шул аз сүзле, сабыр табигатьле кешенең башы* на кисәү булып без килеп аудык. Бу хәл нинди авырлыклар китерсә дә, ул аны безгә белдерми, шулай булса да сизеп торабыз, үзен хәзер безнең ечен кара кечләр кыса, ә ул һаман халык арасында йөреп, сабырлык белән аларны тыныч булырга өнди иде.
Мияшәгәр авылы сәнәкчеләр кулында булса да. эшнең үтерешкә кадәр барып «итмәвенә берничә шундый яхшы кеше сәбәпче иде. Ул төнне шул «мулла өе» безне хәвеф-хәтәрдән саклады. Ишектә сәнәкле каравыллар торды.
Икенче көнне төш вакытларында безне авыл уртасына алып чыктылар, һаман шул кара яу кебек халык. Безне китереп кулларны артка каерып бәйләп, олау арбасына салдылар. Штабларына, әлеге Сикиязга дип, алып киттеләр. Арттан да атлы сәнәкчеләр килә. Сикияз тегермәненә җитәрәк, безне атка менгән аксакаллы бер мәһабәт урыс туктатты. Конвойлардан сорашкач, үзенең Сикияздан штабтан җибәрелгән кеше икәнен, штабта безнең хакта ишеткән булуларын, ләкин хәзер анда арестантлар салырга урын юклыгын, шунлыктай бүгенгә Мияшәгәрдә кундырсыннар дип әйтергә җибәрелгән кеше икәнен сөйләп, олауны Мияшәгәргә кире борды.
Мияшәгәргә кире әйләнеп кайтып җиткәч, мәйдан гөж килде. Кара мулла авыл халкына безнең укытучылар булуыбызны һәм партиясез икәнлегебезне кат-кат әйтеп караса да, халык ни эш белән йөргәнебезне белми дә, ышанмый да иде. Нәкъ гарасат эченә туп-туры үзебез ат яллап килеп кергәч, безне большевиклар җибәргән яшерен агент дип шикләнәләр. Чөнки, бер яктан, бу канлы эшкә үзләренең катышкан булып күренүләреннән куркалар, эшнең ахырын кем белгән?.. Шул ук вакытта безне үтереп, җинаятьне үз өсләренә алырга да бик үк базмыйлар, чөнки Мияшәгәр череп беткән <байлар авылы түгел, күбесе җирсез олаучы («прасел») лар. Шуның өстенә, күреп торабыз. былтыр көз генә фронттан «большевикланып» кайткан солдатлары, укучы яшьләре. безне түгәрәк алка эченә киртәләп алып, кара көчләрдән кыйнатмаска тырышалар иде. Инде без кире әйләнеп кайткач, кара көчләр тәмам котыра башлады: «Без бу кешеләрне белмибез, бәлки аларны монда Ленин җибәргәндер? Штаб аларны ни өчен Мияшәгәргә кире кайтара? Үз кулыгызга тапшырдык, эшләрен үзегез күрегез, дип бирүләре бит!» —дип кычкырыну, сүгенү китте. Тавыш зурайды. Арттан, яннан куштаннар тыгызлашып кереп кул озатулар башланды.
Шул чагында кемдер: «Шәрип авыллар килә!» дип кычкырып җибәрде, йөрәкләр жу-у итте. Чөнки Шәрип авыллар фәкыйрь шагыйрь Акмулланы талау өчен юлда тотып үтергәннәр дип, усаллык беләи дан тоткан авыл иде 1. Шунда икенче бер җитез күзлесе юлга карап: «Юк, болар Кадер авыллары! Башкортлар килә!» дип төзәтте. Юлда чабышып килгән сыбайлар (ат менгәннәр) күренде. Халык уртага ярылды. Яхшы атка менгән, бер олы яшьле кеше арадан юрттырып килеп керде. Артындагы сыбай- ларга нидер әйтеп кычкырды, алар ян-яктан мәйданны чолгап алдылар. Алдагы озын
1 А к м ул л а — атаклы шагыйрь, акын һәм галим; үзе ясаган ике тәгәрмәчле арбага утырып авылдан авылга, Уралдан Себергә. Төркстанга кадәр йөреп, һәркайда шигырь ярышлары ясап, беркемне дә үз алдына чыгармаган кеше. Арбасының аскы тартмасына китаплар, алын такта астына балта, тимер кораллар тутырып, (үзе оста!) үзе тегеп кигән бишмәтенең кесәсенә «сугыл уйный торган әргән» салып йөргән. Аның хәтта җиккән аты да казакъ акыннары белән ярышып бүләккә алынган булган. 1895 елның 8 октябрендә шул ялгыз аты, арбасы белән Троицкидән Залтауыска китеп барганда, Мняс заводы белән Сарслан авылы арасында Гафиятулла белән Дәүләтша дигән кешеләр аны талау нияте белән үтергәннәр. Безнең өяздә «Акмулланы Шәрип авыллар үтергән» дип кенә өзеп әйтәләр. Әмма бу ике кеше икесе дә шул авылныкымы яки берсе генәме, анда барын йөреп төпчи алмадым. Аның революциягә кадәр чыккан тәрҗемәи хәле китабында, бу ике кешенең башкорт булуы күрсәтелә.
Мин яшь чакта әле Акмулланың үзе дә. телдән әйткән шигырьләре дә безнең Залтауыс өязендә бик мәшһүр иде. «Шагыйрь каны атлатмый» дип, Шәрип авылларына да шуның өчен бер шом белән карыйлар нде.
Зуйлысы, атын туктатып, уртада басып торган Һади абзый белән мине тиз генә күзләре белән сезеп чыкты. Өстендә һәйбәт юка кара бишмәт, аның өстеннән каеш буып казачи кылыч таккан, озынча йөзле, бөркет карашлы, кара мыек, ияк сакаллы. (Әйтү- ләренчә. Кадер авылынын Сабиржан дигән башкорт икән.) Ул халыкка карап:
— Нишләп үтермәйһегез? Быларды нишләтеп авылыгызза яткыраһыгыз? — диде.
Ялт итеп атыннан сикереп төште. Анарга безне әле генә Сикияздан штаб кире борып * кайтаруын әйттеләр. Акт язып утыручы бер яшь егет, дипломатия үткәрү өчен, алдына g караган килеш кенә: s
— Партийный түгелләр икән. Красный гүәрдин дә түгел, укытучылар икән.—дип о
өстәде. ь
Хәер, Сабиржан агайга тылмач кирәкми, безнен хакта Мияшәгәрлеләрдән артык □ белмәсә, ким дә белми икән, халыкка карап.
— Большевиклар түгел тиһегез икән. Яран. Ә был нәмә?
Ул кесәсеннән газета чыгарды да, ачып бер жирен сугып күрсәтте:
— Бына «Чулпан» газеты. Мәскәү Сентралнай кәмитәт. Большәвнк Мулланур Вахитов белән Галимьян Ибраһимовтар сыгара! Ленин янында! Бак, монда статия: г «Съезд булды, безнен Залтаус өязе советлар власын котлап каршы алды». «Яшәсен ы пролетарият революциясе!» «Җиргә социализация!» Был кем һүззәре? Астына Һади J Сәгъди тип кул куйган. Алдыгызза басып торган ошы кеше түгелме был?.. Менә бын- = да бер шигырь дә басылган. Нәкый Исәнбәт тип кул куйган. Кем һон ул? Монавы х бер колас сәс үстергән, алдыгызза басып торган ошы егетме һин?
Шулай диде дә кылычын суырып алып, алдыбызда айкап жибәрде. Баш түбәмнән * кызу бер жил исте, көпә-көндез яшен чагылды. Күрәсен. ул казачи солдат булганмы- £ дыр, кылычы кыл кадәр дә ялгышмый йөри. Гайрәт белән нык-нык басып алдыбыздан rJ үтте. Әйләнеп Һади абзый каршысына туктады да менә бер вакыт кычкырып-кычкырып J аны орыша башлады ':
— Әйт: синен анан безнен Ташауыл кызымы? Үзен зур укымышлы Һади мулламы? J| Нишләп әле син нәсел-нәселдән килгән шул имамлык урынынны ташлап, шаулап тор- — ган мәхәлләңне боздың? Агаң михрабын ятнм калдырдың? . Әнә. Торналинскидәге s бер библәтикә маржасына йөреп, урыстан кыйнала яздың! Курыкма, алар сине онытмаганнар, әле генә Торналылар, синең арттан киләбез дип, балта кайрап калдылар ’. Ярый бәхетең, сиңа алар кулыннан түгел, үзебезнең мөэмин-мөселман кулыннан — менә безнен кулдан үләргә язган! (Шулай дип кулындагы гәзнтне безнен күз алда яман бер шатырдатты, шул гәзнт артыннан анын каһәрле йөзе кырыкка сынып кат-кат булып күренде.) Сатсиялнзмме? Җиргәме? Әйт. ул жирләр синекеме? Җир бүлү синен эшенме? Уйнама олы башың белән! Үзең тарих укыган, кем жнрләре икәнен бнк яхшы беләсең! Син монда гәзитенә нәрсә ялганлап язып ятасын?
Гәзнтне кул сырты белән бәреп атты. Кылычын суырып алып, башкорт жнрләренен чиге кайдан кая ята икәнен Һади абзый белән мина шул басып торган урыныннан ук ишарәләп күрсәтте: саташа күрмәгез, аның чикләре менә бу Әй. бу Агыйдел сулары гына түгел икән, кылыч очы ялт итеп Каратау аша китте, бер чиге Нокырат белән Кәтрннбурбер чнге Ырынбур арты Тозтүбәдә булды Шуңа Иван Грозный үзе «пад- пис һалган». «урыс батшалары» шул «падпиока үзләре хыянәт кылган булып чыкты. «Бояр — помещик, зауытсылардың» башкорт жиренә кул салулары әйтелде. Шуныч артыннан «Ни өсен без башкорттар ике йөз ел буе был каланнстарга каршы һугыш- канбыз, каныбыззы койганбыз, ә?» дип, безнен йөзгә туп-туры таш кебек каты бер
1 Әйтергә кирәк, бу сәнәк вакыйгалары мичем үзәгемә үткәнгә һәм туганнарыма бнк кыйммәткә төшкәнгә, мнн ул елларда бу хакта берничә кат истәлекләр язган һәм шулар буенча 1925 елда «Сәнәк сугышы» дигән кинохроника да бастырган идем. (Өфе. «Пәш юксыл» газетасы ) Шул уңай белән, бу Сабиржан агайның сүзләре дә үз вакытында хәтердә ка.нанча язылып сакланган. Аның безне бу тиргәве ул чориын бер почмагын үзенчә ачып куйганга, аннан да бнгр.ж безнең шикелле «телгә аллага шөкер» ике кешене кылыч аегына куеп, шулхәтле яндырып тирги алган икенче кешене гомеремдә дә бүтән күрергә туры килмәгәнгә, сүзләрен тулырак китерми Аңлашылсын өчен, сүзләре татарча бирелә.
’ Торналылар Һади абзыйны (һәм мине дә була торгандыр’) үтерергә чынлап тз Мняшәгәргә килгән булуларын соңыннан ишеттек. Без ул чагында Снкняз юлында олауда булып калганбыз.
'4 II о к ы р а т— Вятка елгасы, Кәгрннбур — хәзерге Свердловск шәһәре
copay ыргытты. Аның белән дә безнең күзебез чыкмаганны күргәч, — «Әнә, күзе чыкмаган кеше күрә дип, бу юлы кылыч очы безгә Салаватның Пугачау гаскәренә «ащ б;.ргән» IX урынын төртеп күрсәтте, һәм шунда кинәт кенә без кичә күргән Еланыш яны. юл читендә аунап яткан казаннар, сөякләр күз алдыбызга килеп китте. Теге алка таккан староверларнын үз авыл тирәләрен шул җәһәннәм калдыгыннан тазартып йөргән булулары хәзер әйтмичә үк анлашылды. Шуннан безгә Сабиржан агай каты итеп, хәзер революция булгач, бу җирләр берсүзсез төп башкорт халкыныкы булып калуын, «революциянең үзенең булуы да иң элек безгә ошоның өсен!» икәнен әйтте. Шуны әйткәндә аның буе-сыны тураеп китте. Сабиржан агаем торган җиреннән үзе дә бер минут эчендә бу җирләрнең төп борынгы хуҗасы гайрәтле башкортка әйләнде. Әйләнеп килде дә менә ул бүген үз тарихын үзе ясаучы халык булып, «уз йөмһүриятеи беркемнән дә һурап тормай үзе яһап үзе игълан иткән башкорт» булып, безнен алга ныгытып килеп басты. Баса биреп кулындагы яшен кылычын шундый бер коточкыч айкап җибәрде — кем агай, шуннан сон да башым беркая да очып китмичә әле һаман үз җилкәмдә, үз урынында кала икән, бу могҗиза, билгеле, минем башымның шәплегеннән түгел, Сабиржан агайның кылыч һөнәре шәплегеннән иде. Әмма ләкин өермәнең тагын да кызурагы Һади абзый өстенә китте.
— Син монда гәзитеңә намәкәйләр ялганлап язып ятасың? Кемнең җирен бүләсең?—дип ул җирдә яткан гәзнтнеи өстенә үк басып, үкчәсе белән аны артка тибәрде. — Син әле үзеңне пырлитар димәкче буласыңмы? Син дә? (Монсы миңа.) Халык, халык имеш! Менә халык алдында басып торасын. Җавап бир: ни хакың бар синен халык исеменнән мондый ялганнар язып ятырга? Ни хакың бар синең безнең динебездән көләргә? Әллә синең үзең тапкан бер хак юлың бармы? Саескан җырын откан карга кебек, син дә кешегә ияреп кенә Маркс дип кычкырасың бит!
Пешерә генә, малай... Моннан да ары теләсәң кая бар! Үзе һаман кылычын безнен муен тирәсендә биетә. Билгеле, аңа хәзер безне үтерү бернәрсә дә түгел, моның өчен ана җавап та юк, суд та юк. Ләкин ул кылычның кыл хәтле чамасын да белә, каһәр. Ул үзе болай башка сәнәкчеләр кебек безгә бернинди оятсыз сүз әйтми, сүгенми. Әмма ләкин теле! Шунсын да әйтим, ул мәсьәләдә без үзебез дә аллага шөкер, бирешкән- нәрдән түгел, кулыбызга кылыч тотмасак та, өяздә алдыбызга кеше чыгарганыбыз юк. Ләкин бу кешеме?.. Кылычы кылыч, әмма теленә караганда аның ул Залтауыс кылычы нәрсә! Шуның белән башны чабып кына өзгән булса, мең яхшы буласы икән- Шулай дип торсам, туктап тор әле син, бу әле аның безнен белән бик әдәп даирәсендә, шәригатьчә генә сөйләшүе икән. Шуннан, тыңла әле енн, нәрсә ди бит бу каһәр:
— Әйтер идем инде мин сезгә, ярый инде, уразалы авызымны пычратасым килми, калып торсын. Кулымны да канга тыкмыйм. Иманга килегез! Тәүбә итегез! Моннан болай халыкны болгап йөрмәбез дип, Коръән тотып ант итегез! Ураәадан качып, көндез сәхәр ашар өчен мөсафир булып та йөрмәгез!
Шулай дип, кылычын шалт иттереп кынга тыкты да. мәйданга карап: «Шулай бит, җәмәгать? Шулай бит картлар?» дип кычкырды. — «Шулай мәслихәт, шулай!» дип картларның сакалы селкенеп алгач, «Каләме Шәриф 2 китерегез!» дип боерык бирде.
Каршы өйгә кеше йөгерттеләр. Бнк тиз арада калын Коръән килеп җитте. Сабнр- җан агай бисмилла әйтеп кулына алды. Нык-нык басып безнең каршыга килде. Очраклы бер җирен ачып. Коръәнне Һади абзыйга тоттырды.
— Укы, бер тынышыннан алып икенче тынышка тиклем. Кыскырып укы ла мәгь- нәһен бир!
Олы күз Һади абзый, белмим шул арада Коръәннең үзенә кирәкле бер җирен күреп өлгерде — бер аятен кычкырып укыды да шаулатып болай дип мәгънәсен бнрде:
— «Сезгә залимнар ничек кенә явызлык итәргә тырышсалар да аларның эшләре барып чыкмас, сезгә әҗере генә булыр, алар алдашалар», диде. Мондый төбе белемсез, хәтәр эштә халык Коръәнгә бер төрле серле, хикмәтле фал әйбере итеп карап өйрәнгән. Инде Мәккә кафнрләрен тиргәп әйткән мондый сүзләр килеп чыккач, үзләре дә шул кыяфәткә кергән бу кешеләр кинәт кенә тып-тын булып калдылар. Нинди каты чырайлы Сабирҗан агай, хәтта ул да сискәнде. Коръәнне Һади абзый кулыннан алып
IX Бу урын Сабирҗан агай күрсәткән җирдән чынлап та ерак түгел, М»сәт җирендә, әле дә «Аш биргән» атала.
’Кэламе Ш ә р и ф — Коръән. Олылап әйтү.
* Инәкәй — анакай
>1ИН1 тоттырды. «Укы шуннан», дип бармагы белая күрсәтте. Үзе күрсәтә, үзе минем укыганны күзәтеп бара. Билгеле, мин көйләп укымыйм, гарәпчә текст укып күрсәтәм. Ләкин анын бу хәреф күзәтеп торуы, бу цензурлыгы минем җенемне чыгара. Күзем чуарлана, бер хәрәкәсенен астынмы-өстенме ялгышам, хата жибәрәм. Янымда басып торган Сабиржан агай үзе дә гарәпчә укымышлы икән, сизде каһәр, төзәтеп жибәрде. ләкин анысына бәйләнеп тормады, тынышка җиткәч: ♦
— Үзегез дин таныган, укымышлы кешеләр, үзегез шул эштән көлеп, дин таптал о йөрисез. Моннан болай кеше сүзенә карап, ата-баба юлын ташлап хур булып йөрмәгез. — Ишеттегезме? Тәүбәгез шул булсын! дип Коръәнне кулымнан алды Аннан:
— Барыгыз төшкән фатирыгызга! Беркая җибәрмәгез боларны! Аннары эшләрен u үзебез күрербез! — дип, атына сикереп менде дә егетләре белән каядыр чабып китеп S күздән дә юк булды.
Без тагын фатирыбызга юнәлдек. Егерменче гасырда нәкъ Мөхәммәт пәйгамбәр < заманындагыча кылыч астында Коръән уку, дингә көчләү минем күнелемне бик каты S рәнҗеткән, хөрриятемне мыскыл иткән иде. Мин Һади абзыйга моны әйтергә ашыктым: “
— Ике саквояж китап төяп чыктык. Кешелек... Хөррият. Идеология, имеш! Менә ? сина нәкъ пәйгамбәр заманындагы кебек, кылыч белән көчләп якадан кабул нттерел- 5 гән иске дин! 2
Һади абзый шуннан да арысын уйлап өлгергән, ахрысы, чуалган мыекларын тарт- = калап алды. =
— Курыкма, — диде, — шулай халыкны үзенә кылыч белән ышандырырга калса, яна идеология дә яна керәшен дине оештырудан башкага ярамас... ♦
Шулай гына дидеме, әллә бүтәнчәрәкме, бик үк хәтеремдә юк. һәрхәлдә. Һади g абзый Толстоенны да җитәрлек укыган кеше, аннан да хәтәррәк йомры-йомры сүзләр £ ычкындырырга ярата иде. Ләкин мин ана бу юлы эшне теориягә борып калдырырга ® бирмәдем, бөтен бу унышсызлыкнын ачуын хәзер анардан алырга теләгәндәй үзенә s ташландым: =
— Синең бывший мулла булуың хакына мин дә синен артыннан Мияшәгәр ура- х мында Кәламе Шәриф укып күрсәтергә калдым, дидем. х
Һади абзый олы күзләрен мина күтәрде, үзе көлә:
— Син нәрсә, чынга алдынмы әллә? Театр корды бит ул, — ди.
— Ничек театр?
— Соң сизмәдекмени? Мина бит ул «синең анаң Ташавыл кызы», диде. Ташаеыл- лар — башкорт, минем инәкәй 1 Сафия да башкорт кызы лабаса. Ул бит шуның хакына, әти татар булса да, мине үтерми алып калырга булып килгән. Ә Коръән укыткан булуы — ансы безгә сәнәк тидермәс өчен. Ишеттен ич, халыкка безне сакларга дип кушып китүен? Менә шул, бу безнең өчен, безнең файдага ясалган эш. малай... Соң шулай булмаеа, үзең уйлап кара: кылычлы-гаскәрле Сабнрҗан агай сәгать буе безнең белән сөйләшеп торыр идемени!
Һади абзый шулай үзе өчен генә философ булып калмыйча, кешенең тел төбен сизәргә, фәлсәфәсен ачарга бик оста иде. Сабиржан агайның килүе ул әйткәнчә бул- ганмы-юкмы, ансын белмим, бу юлы да мин аның сүзенә шундук ышанып, үзем дә көлә башладым. Чөнки әйткәннәре бик мәнтикый һәм тапкыр булып тоелды.
Аннан да бигрәк мина бу гарасатта башкортларның үзләрен тотышы кызык тоела иде Сабнрҗан агай биредә бу башсыз сәнәкчеләр кебек түгел, асылда ул үз ашен бик белеп, бик аңлап, план белән хәрәкәт итә иде. Ул кылычын кыл кадәр генә усаллыкка тотса, командасы да коры башкисәрләр бандасы гына булса, ул бит хәзер монда теләсә нишли ала. дөнья аныкы иде. Хәлбуки мәйданны камап алган ялан кылычлы егетләре бернн дәшми-кузгалмый. эшне башлыкларына тапшырган хәлдә тып- тын тордылар. Бу исә башкорт хәрәкәте белән сәнәкчеләр хәрәкәте ике юлдагы нәрсәләр булуын күрсәтә булса кирәк.
..Икенче көнне тагын безне мәйдан уртасына тотып алып килделәр. Тагын безнең кулларны артка бәйләп кабык арбага салдылар. Бу юлы безне Аркавылга илтәбез дип алып киттеләр. Чөнки Һади абзый Аркавыл волостеныкы. Снкияз төрмәләре тулы булса. Һади Сәгъдине Аркавыллар анда үзләре карасыннар дип уйлаганнар ахры
Безгә дә анда башкорт арасында яхшырак булыр кебек тоелды. Атау татарлары безне йолымга алырлар. Тик менә 20 чакрымлап юл барасы бар. Артыбыздан безне озатып сәнәкле ике сыбай килә. Аларга юлда ни эшләргә кушылгандыр, анысын бер шайтан да белми.
Шундый шомлы-хәтәр юлда без бер-беребезнең күзендә емет чаткысы эзләп карашып бара торгач, авылдан чыгып күп тә китмәдек, артыбыздан атлы-мылтыклы чабар куып кнлеп җитте. Безне юлдан туктаттылар, борып Сикиязга, штабка алып барырга куштылар! Штаб!.. Бөтен өязне дәһшәткә салып канга батырган үлем учагы... Монсы тагын да шомлырак!
Сикияз.
Авылга килеп кердек. Урысның нинди дини көне булгандыр, дулап чиркәү кагалар, урамда тәре походы... Корсагына көмеш чылбырлап тәре аскан поп аждаһа кебек ямьсез улап, кулындагы каделен ян-якка айкап, төтен пөскертә. Артында самогон эчеп шешенгән, жилет кесәсенә сәгать чылбыры аскан кып-кызыл мужиклар попка кушыла- кушыла улыйлар, әче тавышлы марҗалар нәрсәдер чыйныйлар, монда чын мәгънәсендә кулак тантана сөрә. Без олаучыларның атны тиз генә аралыкка боруларын үтендек, алла сакласын, бу җенле шайтан туена эләксәң, Инсус хакына улап-улап, итен иткә, сөягең сөяккә ботарлап ташларга да бер тиен алмаслар...
Безне штабка китерделәр. Ниндидер мәктәп бинасымы, зур тәрәзәле яңа агач өй. Барлык китап һәм язмаларыбыз белән безне икенче катка менгезделәр. Тәрәзәсез почмакта, зур гына контор өстәле янында ике кеше күренә. Менә ул бөтен өязгә һәлакәт чәчкән үлем штабы! Менә аның геройлары! Белмим, баш каһарманнары сугыш мәйданына киткәнмедер, бу ике кеше бик шымыкый күренә. Өстәл артындагысы чәче коела башлаган, урта яшьләрдә, кызыл шешмә битле, җилкәсен чыгара төшкән, ул каядыр ашыккан, бераз каударланган кебек, һаман аяк өстендә килеш, куллары белән өстәлдәге ниндидер кәгазьләрне капшый, үзе безгә дә караган кебек. Артында гына ишек, ул анда да чыккалап керә, тагы өстәлгә килә. Ул берәр бывший земский чиновник, берәр террорист ун эсер булса кирәк. Икенчесе өстәлнең бер башында урындыкка аркасын терәп утырган, френч кигән, яшь, какча кеше. Монысы коры һәм хәрәкәтсез. Ул кузгалмый, чиста итекләрен алга сузып җибәргән. Кечкенә кансыз ябык йөзе, калайланган хәрәкәтсез күзләре бернәрсә дә тәгъбир итми. Казарма муштрасын үткән берәр авантюрист поручик кисәге һәм өстәвенә кокаинчы булса кирәк. Кулларын күкрәгенә көрмәкләп утырган килеш туп-туры һәм салкын гына безгә карап тора. Бәлки ул бу минутта үзе турында Наполеон Бонопарт булып күренәм дип уйлый булыр. Ул да бит башта поручик кына булган...
— Паспортыгыз! — диде.
Без документлар чыгарабыз. Аякта торганы ашыгып күз сала. Кенәгәсенә терки. Бүлмәдән тагын бер кеше керә. Безне тентиләр. Саквояжны ачалар. Чәчәләр. Урындыкта утырган теге мөгезсез тәкә кебек поручик үрелеп кенә безнең бер-ике китапны карый. Толстой. Бокль. (Аның «Англия цивилизациясе тарихы».) Бакунин... Хатха- Иога... Заратустра. Татарча китаплар... Язма дәфтәрләр... (Без кайбер революцион «хәтәр» китапларны Мияшәгәрдә Кара мулла өендә яшереп калдырырга өлгергән идек.) Әһәмиятсез генә бер якка ташлый. Артык күз дә салмый. Күрәсең, без юк идеяләр белән саташып, Россия тикле Россиядә сәнәк астында хакыйкать эзләп, эшкә мишәйт итеп йөрүче ниндидер хәтәр элементлар. Җитмәсә татарлар...
Әмма бу штабчылар, никтер, сүзгә бик сараннар. Юньләп сорашмыйлар да. Күзгә- күз очраудан качалар, сөйләшмәскә тырышалар. Без кем икәнлегебезне, нишләп йөрүебезне әйтәбез. Өстәл артындагысы килешкән булып башын кага, ләкин тыштан гына. Төбендә безгә ышану да, безне аңлау да күренми. Без аларга юлыбыздан тотарга хаклары юк икәнлекне, безне җибәрергә тиешләр икәнен әйтәбез. Алар дәшмиләр. Саквояжга китапларны ничек эләкте шулай салалар да аны ярты ачык килеш арткы бүлмәгә шудырып алып китәләр. Жәл. Аның шулай билгесезлеккә кереп югалуы кызганыч. Ул китаплар белән, аларда сызып-сызып укылган юллар белән бергә безнең дә кайбер уйларыбыз, кешелеккә булган хыялларыбыз билгесезлеккә китеп бара шикелле... Ишектән ялан кылычлы бер калын урыс керә. Урындыктагы теге поручик кулларын тагы күкрәгенә каушарып утырган. Тәкәббер генә коры тавыш белән:
— Уведи их, — ди.
Ялан кылычлы урыс безне урамга алып чыкты, артыннан барырга кушты. Ул бнк калын, зур, тез гәүдәле. Өстендә тез башыннан куртка. Урамда кеше, хәрәкәт күп Шулай да безне күрү белән әллә кайдан ук уртага ярылып юл бирәләр. Бирмәслек тә түгел: бу калын, тез буйлы кеше, нәкъ борынгы тәре сугышындагы христиан фана- тнгынча. изге бер дини гамәл үтәгән кыяфәттә, кин һәм тез кылычын тантаналы рәвештә туп-туры өскә төзәп, ике каш арасына тоткан, артыбыздан да каравыллар бар. ♦ Безне волость йортына китереп керттеләр. Бер якта баскыч, тимерле тәрәзә. Бүген о самосуд беткән, димәк, безне теләсә кем. теләсә ничек уртага салып суймаячак... Ләкин — шунда баскыч төбендә үк бүген төнлә туралган кешеләрнец каннары, җәзаланган * гәүдәләре юньләп җыештырылмаган, шунда ук чәчелеп ята... Без аларга аяк очыбыз- и ны тидерми атларга тырышып үтеп зинданга кердек. а
...Берничә көннән Һади абзыйнын кулларын артка бәйләп Аркавыл волостена алып и киттеләр. Аның урынына Пашка дигән бер рус егетен китереп яптылар. Башында арт- 5 ка яньчеп кигән казачи бүрек, өстендә уна төшкән ыкчым гимнастерка. Кыяфәте нәкъ 5 Чапаев! Мине күрде, ябык һәм бераз сипкелле йөзе аша малахит яшел күзләре белән и елмаеп туп-туры карап торды, кул бирде. Таныш булып чыктык. Ул кайчандыр Мура- “ шев именьесендә ялчы малай булып эшләгәндә, Үзәндә бергә су кереп йөргәнбез икән, s Унбер кеше яткан тыгыз сәкедә минем яннан урын алды. Төнлә колагыма пышылдап ы кына: =
— Сезне Снкнязга беренче башлап китергәндә, тегермән янында атка менгән бер s карт очрап, штаб исеменнән Мияшәгәргә кире кайтарырга кушты, исендәме? ди.
— Исемдә, — дим. ♦
— Исендә булса, менә шул: анда бернинди штабнын сезне кире борып кайтарыр- н га кушканы юк иде. Ул вакыт мин шул тегермән астында качып ята идем. Карт — ш минем атай ул. Сезне Снкнязга китерәләр икәнне ишеткәч, картны юри ат мендереп 5 мин чыгардым, сезне юри мин кире бордырттым. Чөнки ул көнне Сикиязда бернинди = хөкем юк, китерелсәгез, сезне вәхшиләрчә тураклаган булалар иде, диде. Үзенсн боль- С шевнк икәнен, өяздә хәзер завод кызыл отрядлары белән сугыш баруын, хәзер безне 2 суймыйча торулары заложниклыкка ярау ихтималыбыз булганга күрә икәнен әйтте. 2 Шулай итеп Һади абзый белән без, кемнәр аркасында ничек үлемнән калуыбызны үзебез дә белмәстән, әллә ничә сәнәк җәпләре арасыннан үтеп йөри биргәнбез икән.
...Тимер челтәрле тәрәзә артында, каравыл астында, кулы артка бәйле бер кыз үтте. Аның йөзе коточкыч: адәм карагысыз шеш тә кутыр. Пашка аның белән күз ишарәсе ясап кына исәнләште.
— Бу безнец Лида, — диде ул. — Счетовод. Большевичка. Аны кыйнап терелн килеш җиргә күмгәннәр. Ул менә үлмәгән, төнлә туфракны тырнаклары белән казып гүрдән чыккан. Ну кыз!
. Бер көнне мине тыштан чакырган тавыш ишетелде. Мин килеп тимер тәрәзә аша карагач, каршымда басып торган әти белән Зыятдин бабайны күрдем. Әтинен өстендә үзе тегеп кигән карасу бишмәт, башында сайрак кара илтер бүрек, бичара, гадәтенчә, үзенә хөрмәт саклаган кебек миңа ла угыллык хөрмәте күрсәтеп, аз гына башын игән хәлдә карап тора. Зыятдин бабай (яшь әнием Зәкиянең атасы) какча буе белән аның янында озаеп басып, минем күңелне күтәрү өчен, гадәтенчә, күңеллерәк берәр сүз кыстырып, башын артка каккалап куя. Ләкнн күңелле хәбәр юк. Әти мине nopyxaiа алыр)а килсә дә, штаб бирми, авылыгыз приговор ясап сорасын, ди икән. Малаязлар — Нәкый читтә эшләгәч без аны большевик та. түгел дип тә әйгә алмыйбыз, белмибез, диешеп приговор бирмәгәннәр. Белми түгел, анда мине белгән, сорарга иткән кешеләр аз түгел икән дә, сәнәкчеләр хәзер ул эшкә юл бирми, ди. Бигрәк тә анда, безнең волостьта, канлы сугышлар бара икән... Бәген өяз хәзер сәнәкчеләр кулында, ди. Тәрәзә аша барын да сөйләп булмый.
Каравыллар «Кончай, кончай» дип торалар. Картлар кечерәк күчтәнәч төенчекләрен тнпшыртып, саубуллашып китеп баралар.
...Мин Сикияз төрмәсендә ике атна яттым. Кытаутамак заводыннан Тарасов командасында килгән эшче отрядлар безне үлем кочагыннан коткарды. Мин Малаязга кайттым.
Монда кайтсам, күргәннәрем кечкенә бер эш булып калды. Бәланең зурысы минем туганнар башында: әнинең Нисебаштагы бертуган энесе коммунист Шаяхмәт абзыйны
сәнәкче Куркнн урыслары ташлар белән бәреп утереп. Порүзәнгә салганнар. Икенче бертуган энесе коммунист кызыл гвардияче Сәгыйт абзыйны шул ук Куркнннар ат янына бәйләп Сикиязга хәтле кыйнап алып килгәч, мине ябып яткыручы штаб аны чокыр башына чыгарып аттырган булып чыкты. Әниемнең абзыйсы «кызыл мулла» Шакиржан бабайны бәйләп илтеп Кыйгы термәсенә салганнар, волость жир бүлегендә эшләүче Рәхимжан жизнине Залтауыс төрмәсенә озатканнар. Соңыннан аны үлем эшелонына утыртып алып китеп юк иткәннәр. Волревком Миңлеәхмәт жизни көч-хәл белән урманга качкан, аннан ул Кытаутамакка барып житеп, өяздәге хәлләрне завод комитетына мәгълүм иткән, анда әлеге Тарасов командасында 150 кешедән гыйбарәт кораллы эшче отряд төзеп, алар Нисебашны янадан килеп алганнар. Алар- нын халыкны үгетләп, ашау-эчу, ял итү өчен өйләргә таралуы булган, шул аранын эчендә тирә-яктан 17 авыл сәнәкчеләре Нисебашны бердән килеп басып, авылга ут салганнар. Авыл эчендә зур канлы сугыш купкан. Ахырында сәнәкчеләр мәетләрен калдырып, пулемет-мылтык уты астында чигенеп качарга мәжбүр булганнар. Шул һәлакәтле сәнәк вакыйгаларында Нисебашның агроном Һади Исмәгыйлов, Таһир Габделлатыйповлар революция өчен каһарманнарча корбан булганнар, бер Ннсебаш- ның үзеннән генә унбишләп большевик үтерелгән Сулып чыкты '. Бөтен өяздә, Кыйгы, Ылаклы, Атау кебек зур авылларда йөзләрчә революционер, нык большевик татар егетләре һәлак ителгән иде. Атауның куркусыз большевигы Зәбих Һәм Мехәммәтшин- нары, Ылаклының мәшһүр Хамматовлары да шул канлы һәлакәттә корбан булганнар.
Мин бу хәлләрдән айнып авылыбызда бераз баш-күз алырга да өлгермәдем. Чиләбедән купкан чех-словаклар безнең өяз үзәге Залтауысны басып алды. Алар тимер юл сызыгы белән Өфегә таба хәрәкәт итә башладылар. Икенче яктан Өфегә чехлар Самардан киләләр иде. Әле генә коточкыч сәнәк явыннан арынган өязебезгә инде интервенция һәм Антанта көченә таянган аклар хакимияте урынлаша башлады. Сәнәк явыннан очраклы котылган кешеләр, фәкыйрьләр качып-посып ындыр-урмаи арасына киттеләр, партизанга әйләнделәр. Кызыл мулла Шакиржан бабай салам асларында посып яши, ул салам өемнәрен сәнәкләр белән чәнчеп-чәнчеп аны эзлиләр, бабай «алла кодрәте белән», ничектер, шул сәнәк жәпләре араларында әлегә исән калып килә иде. Шулай итеп туган абзыйлар, жнзниләр һәлакәтеннән сон, елашып, апалар белән балалар калган, мин исә совет матбугатында язышкан һәм сәнәкчеләр төрмәсеннән кызыллар кулы белән генә чыгарылган кеше булгач, акларның күз өстендә сөял булып, аптырап ята идем.
Шундый көннәрнең берсендә безнең өнгә Пашка белән бер кыз килеп керде. Икесе дә мылтык асканнар. Гаскәри формада. Пашканың кыяфәт бөтенләй Чапаевча. Кыз шулкадәр чибәр, йөзе яңа туып килгән таң кебек алсу балкый, күзеңне алал- массың.
— Таныйсыңмы? — ди Пашка, үзе көлә, — күргән идең бит, теге вакытны төрмә тәрәзәсе алдыннан үтеп киткәнен? Бу шул кыз, — ди.
Күзләремә ышаныйммы икән, бу шул тере килеш күмелеп, гүр ярып чыккан Лида! Моннан өч атна элек кенә тапталып — яньчелеп беткән бу коточкыч ямьсез йөзнен. ләкин яшь йөзнең шулкадәр тиз төзәлүенә, шулкадәр нәфис матурлануына мин ни әйтергә дә белмичә аптырап калдым. Менә алар хәзер икесе дә өйләнешкәннәр. икәүләшеп мылтык тагып сугышка барырга чыкканнар. Интервенциягә каршы- Мин тагын гажәпләндем:
— Сез нәрсә? Шулай икәүдән икәү чехеловак корпусына каршы тормакчы буласызмы әллә? — дим.
— Ә без моннан Миньяр заводына чыгабыз, анда безнең ишеләр күп булыр әле. Син үзен ни уйлыйсын?—ди Пашка.
Алар ашап-эчеп күп тә ял итмәделәр, юлга ашыктылар. Мнн аларны бераз озата бардым. Яхшы теләкләр әйтеп аерылыштык.
Мин калдым.
Миньяр дигәне моннан 40 чакрым жир. Безнеңчә, Көрәк заводы. Шулай итеп мия Көрәккә китмәсәм дә, ана карап мин монда «Сәнәк» жәпләре арасында да утырып 1 Ннсебашта аларга һәйкәл куелган, башка авылларда куелганмы-юкмы. белмәдем.
кала алмыйм бит әле. Шунлыктан бу мәсьәлә һаман үзенен очлы жәлләре белән минем кабыргага тертеп торуында дәвам итте. Ул минем каршыма икенеи бере булып басты.
Сәнәкме, көрәкме?
Бу сорау бер минем башта гына туган эшме? Бала чакта уйнаганда да шулай бит: ике малай парлашып, берен «Сәнәк», берен «Көрәк» булып, ике атаман алдына килесен дә «Сәнәкме, Көрәкме» дип үзенне тәкъдим итәсен. Ике атаман шул ике исемнән ♦ берсен әйтеп, һәрберебезне үз ягына сайлап ала. Шуннан без малайлар ике партия — » ике лагерь булып бүленеп алабыз, менә бер заман бер-беребезгә каршы туп белән £ бәреш тә куыш китә! Атаманнын ике булуы да яхшы. Бер генә булса, сайлау да бул- * мае. сайлау булмаган җирдә безгә андый уен да. ирек ачу да булмас иде. «Бер»нен и нисеи сайлыйсын? «Бер» ул «алла» гына була. Аны кем сайлаган? Ул — абсолют. Хәер. S алла да үзенен аллалыгында бөтенләй тунып-катып калмас өчен, бу хәленнән чыгын ° хәрәкәткә килү, үз иркен — ихтыярын күрсәтү өчен, үзенә каршы Иблисне бар иткән, £ ди бит. Аны әнә бывший мулла Һади абзый әйтә. Белмим, Коръәннән алып сөйләве. 5 белмим, һегел белән Гетедән. Күрәсең, аныңча, хәтта алла хөкеме днп куелган абсолют “ дини законда адәм балаларына икенен берсен санларга ирек куелган. Ягъин, кайсына 2 иярсәң дә дөньяда үз ихтыярын. Сиңа ирек. Ә калганы? Калганы теге дөньяда, җаным, g Ансын индө анда карарбыз... Янадан кубарылгач... -3
Балачак үтте. Менә бу «Сәнәкме, Көрәкме»нен уены бетте, чыны башланды. Тукта, х язгы өзекләрдә авылдан эшкә китеп, абзыйлары белән Көрәккә барып «курнн кискән» х Минһаҗ дус бар. анын кылын тартып карыйм әле
Минһаҗ, Зәкия тәтәйнең энесе, күршедә генә. Кердем. Тальян тартып утыра. ♦
— Әйдә, — мин әйтәм, — Көрәккә киттек. Күрәсең мондагы хәлләрне... ь
Мин сөйлим, ул уйный. Шулай уйнады-уйнады да гармунын куйды.
— Юк,—ди,—бармыйм мин Көрәккә. Алар электән дә безнең крәстиәнгә гыйбатлар п днп кенә карарга өйрәнгәннәр; авыл кешесен мыскыл итәргә яратучан халык. Үзләре- s нең күбесендә менә дигән йорт, арт бакча, сыер... Нн эшче, ни крәстиән дигәндәй, с Кем булганнар диерсен... Син Сикияз төрмәсендә ятканда, алар монда, бу тирәдә нн 5 эшләп киттеләр, белмисең бит әле. 2
Сөйләп тә бирде. Сәнәкчеләргә каршы Көрәк заводыннан җыентык һәм юньләг. өйрәтелмәгән дә бер команда Үзән буйлап төшкән дә. фетнә бастырабыз дип. башкорт авылларын яндырып, талап бара башлаганнар. Әби патша заманындагы карательләрмени! Без теге вакыт паромында чыккан Илтәйдә башкортларның ирләре генә түгел, жан саклау өчен, хәтта хатыннары да балталар тотып каршы сугышканнар. Җан газиз.
Билгеле, мондый гомуми суешта сыйнфый аерма да. интернационализм да саклана алмый. Сәнәккә каршы Көрәк... Үзләре дннн. милли яктан да башка халыклар. Минһаҗ безнең авылның анлы яшьләреннән, бу хәлгә чыилап борчылуын әйтте:
— Җитмәсә бит,— ди,— шушы хәлләр өстенә тегеннән әнә чехлар килеп ята. һич тә эшче-крәстнән дуслыгын ныгытуга алып бармый бу!
Мнн:
— Революциядә андый аңлашылмаулар була, автономияләр мәсьәләсендә бу көрәкләр аклап җиткермиләр, күрәсең. Әнә шул бөек державнячелек шовнннзмынын ич хәтәрлеге турында Ленинның ныклы кисәтүләре бушка түгел, — дип. Минһаҗның кәефен бераз йомшартырга тырыштым.
Ул кулын гына селекте.
— Аларга синең милли азатлыгың нн? Хаким милләт өчен аның кирәге дә юк. Ул мәсьәләдә ялар үзләре патша заманнарыннан бирле азат нч.
Билгеле, монда Сәнәктә дә. Көрәктә дә гаеп бар. Әмма ләкнн төп җирле халыкларның милли хокукларын, автономияләрен танымаска тырышу һәм аларга каршы репрессияләр алып бару ул вакытта шактый киң урын алган типик күренеш иде Эшнең бу жнтдн ягына да аз гына тукталыйк. Хәтта регуляр Кызыл Армия командирлары арасында да «Россия бернинди автономиягә бүленмәс, ул бөтен булырга тиеш!» дигән бөек державнячелек тезисе белән эш итүчеләр булуы мәгълүм хәл. Мәсәлән. 1919 елның 3 июлендә Көнчыгыш фронтының Көньяк төркеме Реввоенсоветы тарафыннан В. Куйбышев имзасы белән чыгарылган боерыкта төп җирле милләтләргә, мәсәлән, башкортларга, каршы шундый репрессия алып баручы командирларга карата
кискен кисәтүләр ясала. Анда шушындый сүзләр әйтелә: «...Башкортларга һәм аларның вәкилләренә карата ышанмау һәм шикләнеп карау политикасын үткәрә башладылар» Ә тыныч башкорт халкына каршы берничек тә аклап булмый торган репрессия белән дошманлык мөнәсәбәте тудырдылар... Кызыл Армия эченә үтеп кергән бу «явыз җинаятьче элементлар», җәзага тартылганга кадәр байтак ерткычлык эшләп өлгерделәр: алар кылган һәртөрле «мыскыл итүләр, мәсхәрәләүләр сонында башкорт солдатларым һәм аларның җитәкчеләрен, совет яклы кешеләрне масса төстә атулар китте... Рево люциягә хыянәт итүчеләр тарафыннан Башкортстанның революцион эшлеклеләре, шагыйрьләре, художниклары атылдылар» '.
Бездәге бу «сәнәк-көрәк» вакыйгаларыннан сон, бер ел да үтми, Прсображинский заводы отрядлары тарафыннан Шәйхзадә Бабичнын үтерелгәнен ишеткәч, мин анын да нәкъ шундый «революция ясаучылар» хөкеме буенча корбан ителүен аңладым 2.
— Әйе... Менә ул сина Сәнәк тә Көрәк!
Мин шул дилемма алдында калдым. Минем башымны ул көннәрдә дә бу бик нык мәшгуль итте. Авылда — Сәнәктә дә калмыйм, Көрәккә дә бармыйм. Бара алмыйм. Мин бер мәгърифәтче татар мөгаллиме. Шагыйрь... Мин Көрәккә нәрсәгә кирәк? Анда барып та нишләрмен?
Юк. яшь булсам да. минем үз аным бар. Мин һәр сәнәккә җәп була алмаган кебек, һәр көрәккә сап булып та йөри алмыйм. Мин үз ышанычыма туры кеше, ирекле кеше. Мина үз җәмгыятем, үз мәйданым, үз мөхитем кирәк! Мин язучы! Кайда, бармы шул җир? Калдымы шундый җир? Булырга тиеш ул!
...Киттем. Аркага капчык астым да җәяү шул җирне эзләп киттем. Бездән утыз чакрымда тимер юл станциясе, шунда килдем. Ниндидер ватык кызыл вагоннар тезмәсе. бер состав тора. Тимер юлнын йөз чакрыммы, аннан артыкмы бер өзеге әле аклар кулында түгел. Состав кузгала... Мин дә бер вагон баскычын чамалап, сикереп асылындым.
Әкияттәгечә түгел, акрын бара. Озак бара. Туктый. Менә бер станция. Укыйм: — Миньяр! Бу шул — әлеге Көрәк!
Мин аны үтеп киттем. Ике көнме баргач, поезд алла кодрәте белән мине Өфсгә китереп җиткезде.
...Өфе. Ул чагындагы Өфе. Йарапби, андагы гүзәллек! Өфе дигәч, анын ул чагындагы ул матурлыклары хакына бер авыз сүз әйтми үтәргә мөмкинме? Ана минем хакым бармы?
Яна Өфе бу вакыт минем өчен үзенен мәһабәт тау башлары, төпсез серле чокырлары. әйләнә-тирәсен урап аккан ямьле Агыйдел. Караидел, Днмнәре белән генә түгел, мннем өчен ин элек ул үзенен кешеләре, яшьләре белән, шуларнын урам тулып күперелеп агып торулары белән матур. Әйтеп ышанмассыз, кая карама, безнен яшьләр: кыйммәте бер җәүһәр-байлыклар белән дә алмашынмый торган гөлдән кызлар, уттай егетләр. Кая карама — шуларнын балкыган йөзе каршы ала. Юк. алар шулай көяз- көяз басып йөрсәләр дә, үз кыйммәтләрен үзләре дә белеп бетермиләр булыр...
Әнә авыл шикелле берәр генә катлы өйләр арасында, йөк арбасы йөрткән Ломовойлар урамында, Хәсәния җәдит мәдрәсәсе. Ул мин укыган, кичә генә сәнәкчеләр кулында үтерелгән Сәгыйт абзыем укыган. Әхмәт Хәбиби Әхмәт Фәйзиләр укыган изге йорт. Әнә Өфенең теге башында күренеп торган данлы Галиясе, бу башында Госмания мәдрәсәләре. Дарелмөгаллимат... Әллә нихәтле ирләр, кызлар мәктәбе- Менә хәзер җәй көне алар урынына педагогия курслары киткән. Каян бу кадәр татар яшьләре. Бөтен Өфе шулар белән тулган. Бөтен Россиядән. Мондагы күңеллелек, рух күтәренкелеге! Кичә генә рус империалистлары сәясәте белән ябылып, куылып, погром астында тотылган җәдит мәктәп-мәдрәсәләренең буасы бүген ничек җырылып киткәнен
' Бу документ Ә. Харисов мәкаләсендә китерелгән буенча алынды. «Ш. Бабич, һайланма әсәрләр». Өфе. 1958. 2 Ә менә Тарасов командасында Кытаутамак заводыннан чыгып сәнәкчеләрне бастырырга килгән эшче отрядлар турында андый сүз әйтеп булмый. Алар кирәк урынында корал куллансалар да. крәстиән белән мөмкин кадәр сак. аңлашып эш итеп, уз маршрутларында Советларны яңадан торгыздылар. Н. И.
’Әхмәт Хәбиби — Өфедәге 17 иче елның августыннан татар большевиклары органы «Алга» газетасын чыгаручы.
монда күрәсен. Курслар! Курслар? Бүген монда бар да жыр, мандолин да скрипка! Бүген монда бар да шигырь, гыйлем дә уку! Шушы яшьләр бар да иртәгә мөгаллим- мнгаллимә буласы! Аларнын үз милли мәктәпләре хөкүмәт хисабыннан булачак! Менә Ленин нишләттерә! Менә безнен Халык Комиссарлары ничек эшли!
Ә монда һәвәскәр концертлар, бу курсларда уздырылган төрле матур кичәләр? Булса да булыр, әмма мондагы кадәр грандиоз кичәләрне мин шуна хәтле дә, шуннан сон да беркая да күрмәдем. Әмма ләкин шушы кадәр зур мәһабәт яшәешнен гармониясен бозган бер генә ялгыш нота да юк! Шунсы гажәп, бер генә дә исерек, мәжлеснс бозган бер генә дә хулиган, бер генә дә жәнжал, тәрәзә вату юк! Хәтта милиция дә күренми! Бәлки бусы да Ленинның социализмны аракы сәүдәсе хисабына корудан баш тартып, кабакларны яптыруы белән бәйле бер нәрсәдер. Бу вакыт рус халкы да жырында инде шуны әйтеп жырлын бит:
Царь Николашка вином торговал,
Гришка Распутин на скрипке играл—
Өфенең ул чагындагы бу һәм башкача да гүзәллеге миндә шулхәтле матур хатирәләр калдырган ки, мин ул хакта болай аяк өсте үтешли генә барын да сөйли алмам.
Өфе бу вакыт татар яшьләренен кайнап торган мәгърифәт учагы, безнен өчен бер мәдәният шәһәре. Хөррият шәһәре!
...Өфе менә шул. Бүген аның бөтен тирә-ягы ут. Үлеш тә кырылыш, гарасат. Шулар уртасында утрау булып күперелеп, татар мәгърифәт кояшы булып балкып Өфе тора. Ленинчылар кулы белән кабызылган ул мәгърифәт нурларын кем сүндерә алыр! Менә мин хәзер шул Өфедә, шул балкыган Дарелмөгаллиматта. Әнә ул безнен сөекле шагыйребез, талантлы Шәйхзадәбез. Ул юлга ашыгуын белдереп, кулын кулга учлап күтәреп барыбыз белән бер юлы исәнләште дә ниндидер бер гаскәри һәм башка иптәшләре белән ишеккә юнәлде. Мин кешеләрне ерып артыннан бара башласам да, булмады. Артыннан куа чыксам, жнткән дә булыр идем. Чыкмадым. Хәер, тагы туры килер, күрешербез әле, дидем. Менә яшьлекнен иң зур хатасы! Күрәсең, ул чакта алда бер бетмәс гомер бар, күңел үлемгә ышанмый, бары яшәүгә генә ышана. Һәй, днсен, тагын бер туры килер, бер генә түгел, әллә ничә кат очрашырбыз әле кебек тоела. Юк икән. Исереккә генә үз башының әйләнүе дөнья әйләнү булып күренә икән, шуна күрә ул өенә кайтмый талпынып басып тора, өе әйләнеп килеп жнтәр, керермен, дип көтә икән. Мнн дә, күрәсең, ул чагында исерек булганмын; аракыдан түгел, билгеле, мнн ансыз шәбрәк исерек. Яшьлек исереклеге, ирек исереклеге, шигырь исереклеге, гыйшык... Шул әйләндергән минем башымны. Кеше китә нкән китә бирсен, юлыннан тотма, донья тагын әйләнеп бер килер, очрашырбыз дип, уйлаганмын.
Мнн ут эченнән чыгып, бөтен жирсм төтәп торган килеш матур яшьләр Өфесенә килеп, дуслар кочагына килеп егылсам, Шәйхзадә шул Өфедән каядыр башкорт арасына, Уралга, үз стихиясе ут эченә китеп югалды.
Ул заманнарда алланың кеме юк иде, авызларында нинди-ннндн генә догмалар юк иде. <Татардан пәйгамбәр булмый, аның нманы үз телендә була алмын, булмаган; Коръән — иман безгә гарәп телендә ингән» дип йөрүчеләр дә бар иде. Бабич нәкь шундый ачык авызларга үзенең бик гере, мәсхәрәле күзләре белән карап, татарча итеп:
Салкын гакылың
Үзенә булсын. Тимә күклемә! Үземдә торсын.
Иманым — үзем.
Коръәнем — сүзем!
дип үз теленнән үз аять сүзен әйтте дә, үз язмышын үзе билгеләүче булып, кылдан нечкә, кылычтан үгкен фажнгале галәм күперенә менеп күздән югалды. Без артык очраша алмадык.