Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Таулар, таулар
Таулар, таулар. Мәһабәт зур таулар...
Әйт, кешелек, ашып күкләрдән:
Әллә таулар аны.
Әллә Ленин тауны Җилкәсендә биек күтәргән!
Татарлар елмаеп үлделәр
Без шаһит, без күрдек аларны, «Татарлар елмаеп үлделәр».
Җил илләр буенча китәр дә Таулардан тауларга ул менәр; Тыңлагыз, тыңлагыз, дияр ул: «Татарлар елмаеп үлделәр».
Изге бер ут
Хатынны да яшь бапасы белән Иснә алдым бик еш фронтта. Ржев читләрендә, кар әстендә Туңып-ешеп яткан минутта. Саф сугышта гына булуыма Инде хәзер дүрт ай тулуын Исәплим дә кинәт сагына идем Үзебезнең Тукай клубын. Сүс, кабаңны ал да ракеталар Яктысында утыр җеп эрләп.- Ракетаның түгел, шул клубның Бер кечкенә уты җемелдәп
Күренә иде кар-бураннар аша (Бураннарның җирдә күп чагы), Сүндерәм дип минометлар атты. Минометлар., алты кепшәле. Өстә туның, кыска туның синең, Җәннәт гүя тыштан ул тун, әй. Эчтән җылыта туган якның уты. Яктыртса да тычкан утыдай. Бүрәнәдән җиде катлы ител Блиндажлар булдым салмакчы. Изге бер ут кирәк икән бары Яшәр ечен сиңа сәбәпче.
Өемнең янында жил елый, Бик ерак юл узган ул, беләм; Мусалар турында хәбәр бар: «Татарлар елмаеп үлделәр». Хәбәрдә тоткыннар авазы, Меңнәрнең йокысын ул бүләр:
Дүрт яран
Синең төс, синең истәлек - Тәрәзәдә дүрт яран.
Югалдың сугыш кырында. Күңелдә бетми ярам.
Тәрәзә ачсам, еракта Күренә син киткән ялан..«
Онытмый сине дүрт яран. Дүрт яран ул — дүрт балаң. Үсте, зурайды дүрт яран, Һәркайсы өчен янам, Җилләр катырак иссә дә Тәрәзәм куркып ябам.
Кайгым төрле чикләр аша узды
Пушкин өчен гафу итә алмыйм Тарихның шул кара елларын. Кайгым минем чорлар кичеп килә Буйларыннан Кара 1 елганың.
Пушкиннан соң боек шагыйрь эзләп, Лермонтовның үзенә ашыктым...
Кайгым минем борыла-сарыла килә. Буйларыннан килә Машукның—1 2 Карамадым үлчәп иҗатыма Йогынтысын минем шартларның. Кайгым төрле чикләр аша узды, Зурлыгына аның шатландым.
Безнең буын — озын чылбыр ул, Кырлар буйлап узган юлдыр ул. Озын чылбыр. Бик күп боҗралар. Ул боҗралар — бар да без алар... Мәмкә торган буын башында, Бер сүз белән әйтсәк: межачы... Авыл белән авыл арасын Ярып үткән дөнья нужасы.
Җир — икмәгең, җир ул—язмышың, Һәр адымың читкә, ялгышың Кемнәрнеңдер өзгән сыныгын, Куз яшьләре тамган солының... Хәзер дә бар Мәмкә елгасы. Бар да дөрес, бар да чын монда,
Озын чылбыр, бик күп боҗралар
Җир бүлгәндә шушы елгада Елаган ул ятып чылбырга. Дөреслекне сөргән алга ул, Бар авырлык төшкән Мәмкәгә... Сөйли иде әнкәй бу хакта, Рәхмәт укыйм һаман әнкәмә. Буын-буын озын чылбырны. Һич өзелмәс моңлы шул җырны. Ничә еллар инде, ни заман Үзем сөйрим хәзер межадан. Язлар шаулар алда, боз агар. Чыңлавыннан тынмас боҗралар.» Дөрес сызып микән узасың Заманыңның син дә межасын!
Тышта буран
Кая алып чыгарын да белмим (Кызык өчен әйтмим арттырып]. Шигырь мине ат кук сөйри кайчак. Буран эчендәге ат кебек.
Я фермага шунда илтеп ташлый,
Я юлдагы берәр музейга, Я мәктәпкә, кыскасы, мин көнгә Йоз кешегә җитәм, йөз өйгә. Картлыгымнан туеп бара идем (Әй, каптык та бүген каптык та],
1 Пушкин дуэльдә үтерелгән урын.
2 Лермонтов дуэльдә үтерелгән урын.
Картлар йорты икән кергән өем. Башым идем килеп картлыкка. Урыннары яннарына тезелеп Утырганнар, тегә, чигәләр... Төн буена шигырь сөйләр идең Шагыйрьлегең әйтсәң син әгәр. Тумбочкада яшьлек рәсемнәре, Ак кәгазьгә салып рамлыйлар: Карый рамнан йөргән егетләре: Әмирханнар, Сәгыйт, Рәмиләр... Аксыл йөзле, аксыл чәчле карчык (Әйбәт яши монда, борчылма]. Охшаттым мин язын бала-чага Кардан ясап куйган бер сынга. Күрсәтә ул үзенең кул зшләреи,
Миңа бары кала хупларга.
Горький белән савыт-саба юган Иделдәге пароходларда.
Кардан койган, боздан койган һәйкәл. Күзләр инде берни шәйләми.
Пароходлар тавышын сагынган ул: — Бик еракмы әле җәйгә, — ди. Юлга гүя алдан әзерләнгән. Кигән юлга өстен алмашып.
Тышта буран. Салам эскертләре — Пароходлар калган адашып..
Тышта буран, бер тына да кинәт Тотына ул тагын уларга.
Шул адашкан пароходлар тавышын Ишеттерә сыман ул аңа.
Янып, син кал
Яулыкларың
Әллә синең.
Әллә синең Чигелгән, Юлларыңа
Әллә сирень. Әллә сирень Сибелгән.
Сине күреп һәммәсе дә, Һәммәсе дә Сөенгән,
Шатлыкларын
Әле дә сөйли. Әле дә сөйли Сиреньнәр...
Оныта күрмә
Үзең, зинһар.
Үзең, зинһар.
Үзең, зинһар,
Син бу җирдә
Эзеңне сал.
Эзеңне сал,
Эзеңне сал.
Бу дөньяда
Ярым, син бар,
Ярым, син бар.
Ярым, син бар, Йолдыз кебек
Янып, син кал,
Янып, син кал,
Янып, син кал.
Хисап бирәм
Элеккедән күп нечкәрде күңел. Күп үзгәрде, тулы сер белән... Үзем һаман туган якка карыйм, Арыш ауган якка сөрлегәм. Бик мөкиббән китмәсә дә халык. Шагыйренең кадере бар монда. Хисап бирәм елына бер кайтып. Басып әнкәй кабере алдында. Бик мөкиббән китмәсә дә, рәхмәт Каршылаган өчен тиз танып. Хисап бирәм, яңа җырларыма Хәзерләмәм рухи чистарып. Рөхсәт алам яңа эшләремә.
Алам аның хәер-догасын. Бер туйганчы җаи еласын, әйдә. Янда торган каен еласын. Әйләнәмен бүтән кешегә мин. Күңел нурлы, җиргә нык басам, Җирдә иң зур батырлыкка әзер. Суларга сап, кирәк утка сал. Чыгам дөнья каршысына, тимә, Яшьләреңне сөртмә, юма, дим. Җырның боек урнын эзли күңел. Кабат әзер авыр юлга мин.