КЫРЫС МАРКСИСТ
В. Скворцов
КДУ аспиранты
шәһәребездә аны һәркем яхшы белә: Казан урамнарының берсе Ъ Федосеев исеме белән йөртелә.
- J Ок Николай Евграфович Федосеев марксизм тәгълиматын про-
И* пагандалау һәм фәнни социализм идеяләрен үстерү эшенә зур ” 'VA елеш керткән күренекле марксист иде. В. И. Ленни аны искиткеч || талантлы һәм үз эшенә искиткеч бирелгән революционер, дип атады Ихтимал, аның каршында беркайчан да кем белән барырга дигән сорау тормагандыр. Дворян гаиләсендә туып үскән Федосеев 17 яшьтән үк революция юлына баса, үзенең бөтен көчен царизмга каршы көрәш эшенә багышлый. Мохтагңлык, хәерчелек күрә, әнисе каргышына тап була, ялгыз камераларда >ңәфа чигә, сөргеннәр газабын татый, әмма, башка революционерлар кебек үк, үзе сайлаган юлдан бер генә адым да чигенми.
Совет тарих фәнендә Николай Евграфович Федосеев тормышының Казан, Владимир чорлары чагыштырмача тулы өйрәнелгән. Ә менә Себердә һәм Сольвычегод- скида узган еллары хакында алай әйтеп булмый. Архангельск, Вологда архивларында табылган яңа материаллар нигезендә язылган бу мәкалә күренекле революционер тормышының Сольвычегодск чорына багышлана.
Салкын яңгырлы көз. 1893 елның 24 ноябре. Федосеев Владимир шәһәреннән Вологдага оэатыла. Аннан инде, кораллы сак астында, ерак Сольвычегодскига, оч еллык сөргенгә гңибәрелә . Шулай мәшәкатьле һәм тынгысыз авыр көннәр, сөргенлек көннәре башлана.
Әмма чын революционерлар төрмәләр һәм сөргеннәрдә дә төшенкелеккә бирелмәделәр. Кыен шартларда да яшәп килүче стройга каршы актив көрәш алып бардылар, революциягә, азатлык эшенә булыштылар. Н. Е. Федосеев шундый марксистларның күренеклесе иде.
Сольвычегодскида ул киеренке и>ңат эше белән шөгыльләнә: күп укый, Казанда ук башлаган фәнни хезмәтләрен төгәлли . Аның либераль рус народникларының “Патриархы» Н. К. Мнхайловскийга каршы язылган полемик хатлары да нәкъ шул чорларга туры килә. Ул Михайловскийга каршы барысы ике хат яза. һәм аларда. рус марксистларыннан беренче буларак, либераль народниклар алга сорган линияне кискен тәнкыйть итеп, революцион марксизм тәгълиматының төп положениеләрен һәм социализмны яклап чыга. Марксизм кон тәртибенә куйган бурычларны тормышка ашыру өчен, ди Федосеев, түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: революциядә лроле-
1 В. II. Ленин. Полное собранно сочинении. Рус телендә. 45 том. 324—325 битләр?
’ Вологда өлкәсенең дәүләг архивы. 18 фоня 2926 саклану берәмлеге. 42 биг
3 Вологда өлкәсенең дәүләт архивы 108 фонд. 214 саклану берәмлеге 335 бит. (Жандармерия документларында Федосеевның сөргендәге тормышы турында шундый сүзләр бар: «Бүлмәдә утырып эшләргә ярата, үзен тыйнак тота_.»).
тариатның гегемонлыгы; крестьяннар массасына пролетариат җитәкчелеге; сыйныфларны бетерү һәм социалистик эре промышленностьны үстерү нигезендә сыйныфсыз җәмгыять тозү.
Федосеев тарафыннан кен тәртибенә куелган бу бурычлар шул заман ечен гаять актуаль, меһим иделәр. Безгә алар Николай Евграфовичның төпле һәм искиткеч тирән белемле марксист булуы турында сөйлиләр.
Сольвычегодскига килеп төшү белән, Федосеев җирле яшьләрдән һәм бирегә сөрелгән революционерлардан яшерен түгәрәк оештыру эшенә алына . Ул төзегән түгәрәккә И. Козин, ирле-хатынлы Шлихтерлар, П. Морозов, В. Лилиенштерн, А. Го- лодникова, Н. Сигорский, С. Суворов кебек революционерлар йөргән. Соңыннан, Петербург, Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдән сөргенгә җибәрелгән кешеләр хисабына, түгәрәк тагын да зурая, тулылана.
Федосеев түгәрәгенә йөрүчеләрнең тормыш-язмышлары, биографияләре дә шактый кызыклы. Алар арасында марксизм тәгълиматын әйбәт үзләштергән, революцион көрәш юлында бай тәҗрибә туплаган кешеләр дә була. П. Морозов, мәсәлән, М. И. Брусневның Петербург оешмасы белән даими элемтәдә яшәгән эшче түгәрәкләренең бер вәкиле. 1891 елда ул демократ язучы Н. В. Шелгуновны күмү уңае белән оештырылган демонстрациядә катнаша, 1893 елдан 1894 елга кадәр Петербург түгәрәкләрендә В. И. Ленин һәм Г. М. Кржижановскийлар белән бергә эшли. 1896 елның язында ул Сольвычегодскига сөрелә һәм Федосеев оештырган түгәрәк утырышларына йөри башлый. П. Морозов вафат булгач, ленинчыл «Искра» газетасы аның хакында: «Мәрхүм безнең хәрәкәтнең иң яхшы агитаторларыннан исәпләнә иде», — дип язып чыкты4.
Түгәрәк членнарының тагын берсе — Иван Козин Маркс, Энгельс әсәрләрен оригиналда укый алырлык зур белемле, киң карашлы эшче була. Ул Ростов-Дондагы марксистик түгәрәкләрдә эшләп тәҗрибә алган, шундагы түгәрәкләрнең җитәкчесе, Казан ветеринария институтының элекке студенты Н. А. Мотовилов белән якыннан таныш кеше. Мотовиловны исә үз чиратында Николай Евграфович та әйбәт белгән.
1894 елда Иван Козин Ростов-Дон тимер юлчыларының зур стачкасына җитәкчелек итә һәм, шуның өчен кулга алынып, Сольвычегодскига сөрелә. Биредә ул Федосеев белән очраша, ул оештырган түгәрәк утырышларына йөри башлый.
Федосеевның һәм сөргендәге башка революционерларның хатлары, ниндидер юллар белән, еш кына жандармнар кулына да эләккәләп торган. Бүгенге көндә архивларда сакланып калган шул хатлардан күренгәнчә, түгәрәк членнары гаять киеренке һәм эчтәлекле тормыш белән яшәгәннәр. Алар Россиядәге эшчеләр хәрәкәте белән даими һәм эзлекле бәйләнеш тотканнар, политик мәсьәләләр буенча чыккан яңа хезмәтләрне, брошюра һәм рефератларны үз вакытында ала барганнар. Түгәрәк членнары карамагында хәтта яшерен китапханә дә булган. Ул китапханә фондының төп өлешен Федосеев исеменә килгән политик китаплар тәшкил иткән.
Түгәрәк, аның членнарының эшчәнлеге белән полиция дә кызыксына башлый. 1895 елның 25 июлендә Федосеев квартирында тентү ясала. Шуннан озак та үтми, аны кулга алалар һәм, ныклап тикшерү ечен, Владимир шәһәренә озаталар. 1896 елның март башларына кадәр ул төрле төрмәләрдә утыра, еш кына бер урыннан икенче урынга күчерелеп йөртелә. Әмма шундый кыен шартларда да революцион эшчәнлеген туктатмый.
1896 елның 8 һәм 21 августларында Архангельск сөргенендәге кәләше М. Гоп- фенгаузга язган хатларыннан Николай Евграфоаичның Мәскәү, Владимир, Нижний Новгород шәһәрләрендәге марксистик түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән дә таныш булуыJ аңлашыла. Сольвычегодск түгәрәге членнары, М. Гопфенгауз аша, Архангельск сөргенендәге революционерлар белән хатлар язышып, яшерен матбугат әсәрләре алмашып торганнар икән. Бу чорда исә Архангельск сөргенендә марксистик Казан
1 Шул кадәресен дә әйтергә кирәк, Федосеевның Мнхайловскнйга каршы язган хатларын да, аның тарафыннан төзелгән марксистик түгәрәкне дә В. 11. Ленин әйбәт белгән.
i «Искра» газетасы 1901 ел. 4 сан.
3 Н. Е. Федосеев. Статьи и пнСьма. Рус теленде. Мәскәү. 1958 ел $46 бит.
түгәрәгенең элекке членнары М. Григорьев, А. Сании, А. Петров һәм шулай ук мәшһүр революционер, В. И. Ленинның керәштәше һәм якын дусты А. П. Скляренко-Попов була
Яңа хокем карары чыгаруларын кетеп, бер урыннан икенче урынга күчерел Кертелгән кеннәрдә дә Федосеев Сольвычегодскидагы иптәшләре белән язышып, хәбәрләшеп тора. Ләкин аның Н. Сигорскийга адресланган хаты 1895 елның 31 декабрендә полициягә эләгә, тагын күпмедер вакыт үткәч, жандармнар түгәрәк членнарының Федосеевка язган хатларын да кулга тешерәләр. Нәтиҗәдә, жандармерия идарәсе ечен Федосеевның революцией хәрәкәттәге роле дә шактый ук ачыклана тешә -.
1896 елның март башларында ул яңадан Владимирдан Сольвычегодскига әйләнеп кайта. Бу юлы инде Федосеев естеннән каты күзәтү оештырыла, аны беркая да чыгармыйлар. Әмма ул бирешми. Дәртләнеп, революцион эшчәилеген дәвам итә. Ул кайткач, түгәрәк эше тагын җанланып китә. Чираттагы утырышларның берсен «Беэнен хуҗалык үсешен бәяләүгә карата материаллар» исемле җыентык буенча фикер алышуга багышлыйлар. Анда исә В. И. Ленин, Г. В. Плеханов, П. Н. Скворцов мәкаләләре дә урнаштырылган була. В. И. Ленин мәкаләсенә югары бәя биреп. Н. Е. Федосе-ев: «Иптәшләрнең фикеренә караганда, ул бетен җыентыктагы иң яхшы мәкалә», дип язды ’.
1896 елның 27 маенда түгәрәк членнары ирле-хатынлы Шлихтарларны Уфага озаталар. Алар китеп күп тә үтми, «Самарский вестник» газетасының туксан җиденче елгы бер сачында Н. Е. Федосеевның «Тарихи белешме.-» исемле мекалесе басылып чыга. Үзеннән-үзе аңлашылса ииреи, Николай Евграфович легаль юл белен редакциягә мәкалә җибәрә алмаган. Безнең уебызча, аның ул мәкаләсен Самарага Шлихтер- лар алып кайткан булырга тиеш.
Федосеев, ашкынып, соргенлеи вакыты тулганны кете. Тик юкка гына. 1893 елның 13 июлендә кузгатылган «Владимир эше» кабат карала. Шул эш буенча аны яңадан иулга алалар һәм Владимир шәһәренә оэаталар ’. 1896 елның 28 Октябренда Н. Е. Федосееака яңа хекем карары җиткероле: ул биш елга Себергә серелергә тиеш. Аны авыр, мәшәкатьле, озын юл нота, һәм ул 21 ноябрьдә, атап белән, шул авыр сәфәргә кузгала...