КӘРИМ СӘГЫЙД АРХИВЫННАН
Габдулла Тукай үзенең истәлекләрендә: <Петербургта минем бишәр еллык иптәшләр: Кәбир Бэкер, Габделкәрим Сәгыйдовлар бар» — дип яза. Шуларның соңгысы минем әти.
Кәрим Сәгыйд (1883—1939) — татар халкының Бөек Октябрь революциясенә кадәрге әдәби-мәдәни һәм иҗтимагый тормышында шактый актив катнашкан журналист, тәнкыйтьче. соңыннан укытучы һәм Фәннәр академиясе системасында гыйльми эшче. Ул халкыбызның Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан кебек атаклы әдипләре белән якыннан таныш һәм дус булган. Вакытлы татар матбугатында ‘Кә-рим Сәгыйд». <К. Сәгыйд». ‘Петербург корреспонденты». еК С» һәм башка имза. псевдонимнар белән язылган мәкаләләр байтак очрый. Алар. нигездә, тарихи-иҗтимагый һәм әдәби мәсьәләләргә багышланганнар.
Язу эшендә тәртип, төгәллекне ярата торган кеше булганга, әти аерым-аерым дәфтәрләргә тормышта үзе күргән һәр вакыйга турында төрле мәгълүматлар теркәп барган. Кызганычка каршы, аның ул дәфтәрләренең барысы да бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Исән калган кулъязмалары арасында Габдулла Тукай белән танышу, очрашулары турында язылган бер истәлекнең караламасы бар. Ул моңарчы беркая да басылмаган.
еТукай тормышыннан истә калганнар» дип исемләнгән әлеге кулъязма истәлек төрле форматтагы кәгазь битләренә гарәп хәрефләре белән язылган. Язылу вакыты төгәл билгеле түгел.
ЭНҖЕ СӘГЫИДОВА. педагогия фәннәре кандидаты.
Тукай тормышыннан истә калганнар2
1 Г. Т>кай. Әсәрләр. 4 томда. IV том Казан 1956 ел. 153 бит.
’ Кулъязмадагы тыныш билгеләре бүгенге кагыГ.дәләр нигезендә куелды. Кайбер гарәп фарсы сүзләре хәзерге укучыларга аңлаешлы сүзлар белән алмаштырылды. Истәлек бераз кыскартылды. Редакция.
ИГ
абдулла әфәнде Тукаев белән минем арадагы менәсәбәт 1905 елдан башлана. Ул вакыт мнн Оренбургта, ул Уральскнда иде Шул вакыт мин «Фикер* белән «Әлгасрелжәдит»кә язган нәрсәләремә карата анардан вч-дүрт мәртәбә хат алдым. Менәсәбәт фәкать шуннан гына гыйбарәт идс. Ул кеннән бирле минем тормышта терле-торле үзгәрешләр булып үткәнгә, табнгый. внын хатлары сакланмаган, югалганнар.
Калса да: «Ялгыз «Чүкеч» белән «Уклар» журналы Кучум хан гаскәренең коралы тесле. «Вакыт» белән «Фикер» газеталары Кучум ханнын исламияткә ендәгән фәрманнары
кебек» днп язган жемләләре генә онытылмыйча, хәтердә калганнар.
’ Г
Истәлекнең беренче бите.
Ул вакыт мин Тукай белән күрешеп танышырга муаффыйк булмадым. Чөнки берәр ел ут«эч тә. мин Хивага, ул Казанга китеп, аралар тагын да ераклашты. Шунын өчен Габдулла әфәнде Тукаевнын ул вакытларына карата бу урында бер сүз дә әйтмим. Тик кайсыбер исемдә калганнарны теркәп китү белән генә чикләнәм. Әһәмияте булса — бик тә гүзәл, булмаса — миннән бер хатирә.
1910 елда мин Казанга кайтканда. Габдулла Тукаев анда «Болгар» номерларында тора, ул вакытта инде анын берничә шигырь мәҗмугалары да чыккан, исеме дә тарала төшкән иде. Шундый бер шөһрәткә каршы, мин аны сүзен батырып сөйли торган калын һәм саф тавышлы, зур гәүдәле, «солидный бер господинядыр дип хыял итә идем.
— Вакыты бар микән? Мин күрешер идем! — дип, Мәхмүд Мәрҗани' аркылы үзеннән рөхсәт сорадым. Кердем. Күрешеп бик озак сөйләшеп утырдык. Каймаклап, рәттән нке самовар чәй эчеп бетердек. Хыялымнын дөрес чыкмавына бераз эчем пошса да, үткен хиссиятнең тупас гәүдәдән өстен һәм артыклыгын игътибарга алып, үземне- үзем юаттым. Төрле сүзләр арасында чын иттереп, Тукай үзен Казан китапчыларының обижать итүләреннән зарланды да:
— Безнең урамга килерсез әле, мин сезнең кирәгегезне бирермен, — дип, йодрыгын селкеп куйды.
Моннан соң Тукай белән еш-еш күрешә торган булып киттек. 1910 елның җәй башында, «Милләт» матбагасында «Күңелле сәхифәләр» дигән рисаләсе басылган вакытта. «Милләт» конторындагы утырышта үзенең фәкыйрьлегеннән, хәяты өчен бербер хезмәт йөкләргә тели алмавыннан, күзенең зәгыйфьлегеннән, гомумән, с >ламәт- сезлегеннән ачынып: әйләнәмдәге дус-ишләрнең «кәеф мәҗлесләре» белән гомерем чери дип. зарланган кыяфәт белән үзенең Казаннан китәргә карар биргәнлеген сөйләгән иде. Шулай булса да, ул үзенең сөйгән, шунын белән бәрабәр, туйган Казаныннан һич тә аерыла алмады. Ул үзенең хисенә урын таба алмый иде. Кайда караса да, бер ертык.
* Язучы Мәхмүд Галәү.
сәбәптән. Тукайның килүе дә кичекте. Ул инде язын Троникига китеп, җәй буенча ♦ кыргыз 1 даласында кымыз эчеп, бераз сәламәтләнгәч, көз көнендә Петербургка кил- мәкче булды. Шул ният белән март аенда Казаннан Уфага китте. Анда баргач, әле кымызга иртәрәк икән. Троникига киткәнче Петербургка барып, докторларга күреним, кышкы мәсьәлә белән дә бераз танышып кайтыйм, днп уйлады. Ул, үзе хаста булса да. рухы, җаны, хисе белән мин культурный шәһәр кешесе, шау-шу яратам, мәжлес сөям дип, тиз генә (Петербургка — Э. С.) телеграмма сукты да юлга чыкты.
Уфадан аны кадерләп озатучы булмаган. Юлда 3 класс вагонында бик кыен бул14 15 тан. Бигрәк тә Мәскәү белән Петербург арасындагы халык күплеге хаста Тукайны кысып үтерә язган. Мәскәүдән чыккач, Петербургка килеп җиткәнче, бәйләп өлгергә алмам дип, нәрсәләрен дә чишмәгән. Кесәмдәге юклы-барлы акчамны алырлар дип, йокысын да йокламаган. Анардан юлчылар шикләнеп беткәннәр. Бер урыс, аның кыяфәтенә гаҗәпләнеп карап горган-торган да: «Син кытаймы яки барыш- нямы?» —днп сораган. Тукай аңарга каршы: «Кесәмдән шырпы чыгардым да, бу шырпымы яки таумы? дип сорадым. Эш шуның белән бетте», — ди.
Тукай Петербургка килгәч тә, Муса әфәнде Бигиев- ханәсенә төште. Анарга Петербург сихерле пәри шәһәре кебек тәэсир нгте. Ул аның бөек диварларын сәддәи Искәндәргә3 охшатты. Бакчадагы агачларын урам себеркесе төсле, фаэтоннарның йомшак резиновый шннларын татарның киез итеге кебек. Невский урамы татар баеның түр сәкесеннән дә пакь икән, диде...
Габдулла әфәнде Петербургка килгәч тә Муса әфәнде ханәсенә төште дидем. Муса әфмидс ул вакытта, хатыны вә бала-чагалары белән. 4—5 бүлмәле бер квартирада тора иде. Бу квартир анын үзе өчен җитәрлек булса ла. читтән кунак-фәлән килеп төшкән вакытта аерып бирерлек артык бер бүлмәсе юк иде. Шуның өчен Тукайны, хөрмәтләп, үзеиен түр бүлмәсенә урнаштырды. Ул бүлмә - анын эш вә язу һәм уку бүлмәсе дә. Ул анда Тукайга ятак ясады. Муса әфәнле әлеге шул «между прочим» йокысын да, Габдулла әфәндегә иптәш булыйм дип, шул бүлмәнең идәненә ятып йоклады. Бар нәрсәләрен Тукайга биргәч, үзе пальтосын ябынып яга торган иде. Габдулла әфәнде авырып яткач, тәмәке дә тарткач, әлбәттә, Муса әфәндегә ул бүлмәдә хезмәт итү кыенрак булгандыр. Тукай моны сизенгән. Анын өстенә Тукай, никадәр авыру булса да. бер җирдә бикләнеп ятуны яратмый, төрле җиргә йөрисе килә. Күнел ачуларын сагына. Муса әфәнденең исә болай итәргә вакыты юк. Ул үзе ханәсендә торып кына хөрмәт итә. Хөрмәт иткәндә дә ихтирамын артыграк иттереп җибәрә. «Әфәндем, әфәндем! Бойырыңыз» дип, «машалла» днп, өй эчендәге һәммә вөк-төякләргә мүһәйә
' лазакъ да.ысы
’ Муса Бигиев — Петербург м лласы, Октябрьдан соң эмиграциягә китә. Рс- д а к и н я
15 Александр Македонский валы.
кайла гына утырса да. бер китек күрә, күкелек йөздерерлек бер диңгезгә очрый алмый иде. Шуның өчен ул һич тә бер-берсенә ябышмый торган көлке сүзләр белән мәҗлес үткәрә, үзенең нечкә хисен аңламый торган дөньядан, адәмнәрдән мыскыл итеп көлә, гөнаһсыз хайваннарга, мәгъсум сабыйларга карап шатлана һәм алар белән уйный, кәҗәләр, бәрәннәр, песиләр белән сөйләшә, артыгракка китсә, үзенең шнгыре. үзенең гыйшкы белән гарешкә аша иде.
ТУКАЙНЫҢ ПЕТЕРБУРГТА ҮТКӘН КӨННӘРЕ Габдулла әфәндегә, сәламәтләнер өчен, иң әүвәл, Казаннан китәргә, аннан сон зур докторларга, тәҗрибәле профессорларга күренеп дәваланырга кирәк иде Моның өчен дә муаффыйк бер урын Петербург дип табылды. Янәдән хәзерге көндә Петербургтагы мөхтәрәм затларымыздан берничәсе 1912 елның башында Петербургта «Сүз» исемле татарча бер газета чыгармакчы булып та йөргәннәр, менә бу ике мәсьәлә бергә буталганнар иде. Габдулла әфәнде үзе бу мәсьәләнең эчендә, һәммәсеннән хәбәрдар, һәммәсенә разый, шулай итеп. Петербургка килергә тели иде. Ушбу кыш көнендә булган күңелсез бер вакыйга әлеге газетаны чыгару юлында бераз уңайсызлык итте. Шул
КӘРИМ СӘГЫЙД АРХИВЫННАН
тора Тукай табигате мондый нәрсәләрне күтәрә алмый. Ченки анын хиссияте бик назнк. Ул
шагыйрь. Анын һаман да төрле җирләргә йорисе килә. Муса әфәнде алып барган яки барачак 3—
4 терле җир аның ечен кызыклы түгел. Вәкарьлы кешеләр анарга компания була алмыйлар. Ул
андый кешеләрнең: «Син курай уйный беләсеңме?» дип, кәефләрен бозарга гына ярата. Муса
әфәнде ханәсенә Тукайны зиярәт итәр ечен терле татар курсисткалары, үзенең тәгъбиреңчә,
«телсез студентлар», хатын-кызлар. аристократлар киләләр. Муса әфәнде һаман да: «Машалла,
бойырыңыз». ди. Тукай исә кабул итми. Чөнки аның табигате, үзенә мәгълүм бер фәлсәфә белән,
мондый хәлләрне яратмый. Ул хатын-кызлар мәҗлесен, төрле кокеткаларның, «телсез сту-
дентларның» сүзләрен, тәмсез, күңелсез, кирәксез эш дип кенә атый. Аңарга икенче нәрсә кирәк.
Ул нәрсә Муса әфәндедә юк, табылмый. Менә шуның ечен Тукай, Муса әфәнде ханәсеннән китеп,
үзенә аерым бер бүлмәгә урнашмакчы була. Шул ният белән Муса әфәндедән минем, Кәбир
Бәкернең, Шакир Мөхәммәдъяровның адресларын үтенә. «Тагын нинди яшьләр бар» дип.
һәммәсен сораша. Муса әфәнде моңарга каршы: «Мнна мәгълүм түгел», дип җавап биргәч,
Тукайның кәефе китә. Өметсезлек белән авыруы тагын да көчәя. Муса әфәнде аны докторга алып
бара. Бу да файда итми. Шул көнне Сафа мулла белән Кәбир Бәкер, нинди ният бсләндер.
тирәләрендәге бер студент аркылы. Тукайны үзләренә чакырталар. Тукай ялгыз, югарыдагы
уңайсызлыктан котылу дәрте белән генә, аны-моны бер дә тикшермичә генә, Муса әфәнде ханә-
сеннән таярга омтыла. Бармакчы булып вәгъдә бнрә. Муса әфәнденең моңарга. киләчәкне унлап,
бераз кәефе китә. Иртәгесен иртә белән Кәбир Бәкер Тукайны Сафа муллаларга алып китә. Анда
граммофон уйнатып аның кәефен ачалар. Петербург мөселманнарының бер -берсенә дошман ике
партиягә бүленгәнлеген сөйләп бирәләр. Мусалар синең исемеңнән файдаланып, сине
эксплуатировать итмәкче булалар дип, аны котырталар. Әлеге газета мәсьәләсе Туканның
хәтеренә килә дә, бу сүзләрне ишеткәч, ул сагышка кала. Әҗәле якасында торган бер хастаны
инандырасы кыен түгел бит. Хосусән, Сафа муллалар аңарга докторлар, тагы әллә нәрсәләр
вәгъдә итәләр. Хөраҗәтләрен 16 17 күтәрәләр. Тукай бу эшләрнең төбендә чын ихластан
булмыйча, дошманнарның күзен чыгарыр өчен генә эшләнгәнен сизенә алмый. Ул үзенең авыруы
белән. Муса әфәнде бүлмәсендәге уңайсызлык белән исергән. Аның өстенә ул, үзе әйткәнчә.
«Яшьнәмим дә, күкрәмим дә, утсыз инде күкрәгем» дигән хәлгә килгән.
Гакыйбәт18, Тукай шул китүеннән Муса әфәндегә кире әйләнеп кайтмый Кәбир Бәкер. Сафа
мулла акчасына. Тукай өчен Казанский урамның 5 номерлы йортында * бер бүлмә алып, аны
шунда урнаштыра. Муса өйдә юк вакытта, анда барып Тукайнын нәрсәләрен ушбу бүлмәгә алып
китерә. Әйтмичә-нитмичә генә кунагының үзеннән сызуы Муса әфәнде өчен тагын да кәефсез
була. Шулай итеп, Тукан белән ике ара бераз бозыла. Ләкин Муса әфәнде үзенең ихтирамын
һаман да югалтмый. Ул аны бу бүлмәгә килеп тә зиярәт итә. Мөселман агай-энеләргә Тукай
хөрмәтенә бер мәҗлес ясарга тиеш дип аңлата. Тукайны иң әгъла бер шифаханәгә куйыйк, ничек
кенә булса да. бер юлын табып, сәламәтләндерик, хөраҗәтен күтәрик, үземезнең халык шагыйрен
вакытында тәкъдир итик дип киңәш итә. Әлеге кешеләр Туканны ул мәҗлескә бармас ка өндиләр.
Муса әфәнде белән Лотфи (Исхаков — Э. С.) үзләре килеп чакырсын, диләр. Гакыйбәт, Тукай
бара. Аш-су мәҗлесе була. Алтмыш сумлар микъдары иганә бирелә. Ләкин Муса әфәнденең
киңәше җиренә җиткерелми. Бу ноктага килеп җиткәч, гаеп, һич шөбһәсез, ике тараф естенә дә
йөкләнә. Муса әфәнде дә. Сафа да гаепле. Муса әфәнде дәрвиш. Сафа мулла аның
дәрвишлегеннән файдалана. Ләкин Тукайны бу турыда караларга һичбер юл юк. Чөнки ул бу
вакытта авыруы белән башы әйләнгән бер исерек, шагыйрьлегеннән бәндәлеге өстен иде.
Тукай Казанский урамда тора башлагач, аңарга аз-маз яшьләр кнлгәләде. Ул алар белән
утырышып тәмәке тартты. Инде менә у найсыз түгел, бу бүлмәдә аулак, теләгәнчә авырып ят.
палас җәелгән юлы да — Муромцев юлы тесле бит, дня торган иде. Монда аны Сафа мулла
лакейлары һич тә яныннан китмичә сакладылар. Кәбир
16 Әзер булып тора.
17 Расходларын.
18 Соңыннан, аннан соң.
« Хәзерге Плеханов урамы.
Бәкер дә өзлексез янында булды. Тукай үзенен көчсез, дәрмансыз, минут саен абынып егылырга
торганына карамыйча, күнеле һаман да «кәефле жирдә» утырырга ярата иде. Шунын «чен Кәбир
Бәкер белән ашкынган жирләренә, Муса әфәндедә табылмаган нәрсәләрне эзләргә чыккалап
к ергәли иде.
Бер мәртәбә, үзенең теләве буенча, Кәбир Бәкер белән икәү култыклап минем бүлмәгә алып
килгән идек. Бик җәелеп, рәхәтләнеп утырды да, гадәте буенча бәйлә нешсез генә көлдереп:
«Вота шуннан соң авырта башлый дн аягы сыерныкы!» — дип куйды. Моның белән ул
мишәрләрдән көлә иде.
Тукай бүлмәсендә ятканда, үзенен хасталыгына ачуланып, мин дә Петербургка килдем, дегет
чиләге дә килде дип, үзс-үзеннән көлә иде дә: «Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә
шул», — дип әрни. Ләкин соңыннан бәхет өметен югалту — үзе бер бәхет ул дип, үзен-үзе юата
иде.
Тукайның Петербургка килүенә ун көннәр үткәч, авыруы тагын да куәтләнде. Бик каты
йөткерә, бик нык какырык килә башлады. Өметсезлек, әжәл аның күз алдында торалар иде.
Мөрәҗәгать ителеп, доктор язулары белән алынган даруларның берсе дә файда бирмәде. Сафа
мулла да вәгъдә иткән докторларны рекомендовать итә алмады, Муса әфәнде дә үзенекен
эшләмәде. Шулай итеп, Тукай ике арада калгач, гакыйбәт, Шакир Мөхәммәдъяров университет
докторы господин Польны китереп күрсәтте. Поль, Тукайда булмаган авыру юк, әгәр дә гомерен
бераз сузу мәтлүп булса, тизрәк Петербургтан җылы якка озатырга кирәк дип, мәслихәт бирде.
Бер көн үткәч, Тукайны кире Уфага озаттык. Сафа мулла билет алып бирде. Муса әфәнде
вокзалга озатырга төшмәгән иде. һич шөбһәсез, менә шушы тәэсирләр белән булырга кирәк,
Тукаев моннан соң инде Петербургка килмәм дип китте...
Габдулла әфәнде Петербургта бөтенесе 13 көн торды. Киткән вакытта Петербург тагы иң
соңгы ризыгым дип, чыкмаган тавышы белән нәрсәдер сөйләпме, такмак әйтепме, вокзалда сыра
эчте. Кәбир Бәкер Мәскәүгә кадәр озата китте. Бу вакыт апрельнең ахырлары иде. Мин моннан
сон мәрхүм Тукайны күрә алмадым. Сагынып укырга язган шигырьләре генә калды. Шул күрешүдә
ул минем белән мәңгегә аерылды. Актык сүзе: «Сау бул», — иде.
— Сау бул, Тукан, үлсән дә. сау бул. җаным, синең бит исемең САУ._
Менә бу минем язганым хәзергә бер хатирә генә. Ләкин ул киләчәктә тарих язучы өчен бер
материал булыр. Өмет шуңарга баглый,-
К. С.