Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЗАН КАЛАСЫ— ТАШ КАЛА


Яңалык
сыла эчкәрәк үтте.
Трамвайда тагын да караңгырак иде. Тәрәзәләргә калын бәс сарган. Кешеләрнең йөзләре соры, кәефсез күренә.
Тик Мәрьямнең генә күзләре дулкынланудан ялтырый, жилдә бераз ярылган битләре уттай яна.
Трамвайдан төшкәч, каршы искән жилдән башын да капламыйча, проект институтына йөгерде ул.
Ерак юлдан әйләнеп кайткач, үз өенне дә өр-янадан күргәндәй буласың. Таныш коридорлар, мона чаклы күреп туйган бүлмәләр үзгәргәндәй, сиңа билгесез серләр яшергәндәй тоела.
Проект институтының биек коридорларында иртәсен-кичен электр лампочкалары янып тора. Тәрәзәләр юк биредә, һәр ике якта бүлмә ишекләре.
Тыштан килеп кергәч тә. бу караңгылыкка ияләшә алмый торасың. Бу да Мәрьямгә бик таныш иде, коридор караңгылыгы да күңелгә якын тоела. Ул. өс-башын каккалап, гардеробта чишенде дә мастерскойга юнәлде. Менә хәзер ул ишекне ачып жибәрер дә барысы белән берьюлы кычкырып исәнләшер. Барысы да Мәрьямнең исән-сау кайтуына сөенеп елмаерлар, сикереп торып янына килерләр.
Казан урамнарында буран уйный. Каршы жил тын алырга ирек бирми, вак кар бөртекләре битне чәнчеп-чәнчеп ала. Урамда кеше бик әз, жилгә аркан барганнары ирексездән йөгерәләр, ә аларга каршы килүчеләр башларын иеп әкрен атлыйлар, әледән-әле борылып тын алалар. Көн уртасы булуга карамастан, энгер-менгер чактагы кебек күз бәйләнә.
Мондый көннәрдә самолетлар очмый. Мәрьям Нижнекамскидан мен бәла белән, әйләнеч юллардан кайтып төште. Поезддан төшүгә, кечкенә чемоданын селкеп трамвай тукталышына йөгерде. Кием-салымын кар сырган, күшеккән халыкның этешә-төртешә трамвайга утырганын читтән генә күзәтте. Инде кузгалып китәм дигәндә генә трамвай басмасына басып, уң кулы белән ишек яңагына тотынды. Аннары кысыла-кы-
Мәрьям мастерской ишегенә житәрәк, аннан таза гына гәүдәле, шадра битле, илле яшьләрдәге апа килеп чыкты.
— И-и, Мәрьям, синме бу, әллә күземә күренәсеңме? — диде ул ягымлы тавыш белән һәм кочаклап, йомшак күкрәгенә кысты. — Бу буранда ничек адашмый кайттың’
Үзе Мәрьям жавабын да көтмичә, аны ишектән читкәрәк алып китте *
— Юкка монда килеп йөргәнсең. Мин ачкычны күршедә калдырган <
идем. Хәер, кызлар да мәктәптән кайтканнардыр инде. Өйгә кайтып, < рәхәтләнеп ял гына итәсең калган... ~
Хатын читкә карап, быдыр-быдыр сөйләнде. Аның күп сөйләшүен- < нән, мастерскойдан читкәрәк китәргә тырышуыннан Мәрьямнең күңеле нидер сизенгәндәй булды. _
— Әллә бер-бер хәл булдымы соң, Самидә апа?
— Юк ла, берни булмады... — Үзенең тавышы ук хәвефле.—Бар ң
син. Мәрьям, нәчәлство күзенә күренеп торма, кайт та ялт ит. Барыбер 2 рәхмәт әйтмәсләр... з
Болай булгач инде бигрәк тә кайтып китә алмады Мәрьям. Эшнең 3 асылын белми жан тынмый инде хәзер. ~
— Килгәч, күрешеп кенә чыгыйм инде, Сажидә апа. Аннары кайтып * китәрмен.
— Ярый алайса... Үз жаенны үзең беләсеңдер... Мине директор ча- S кыра әле... — дип. Сажидә апа яратып Мәрьямнең беләгеннән кысты да § ашыгып китеп барды.
Мәсьәлә ачык, ниндидер күңелсезлек булган, ләкин Сажидә апа б\ 5 турыда беренче булып әйтергә кыймый. Мәрьямнең шатлыклы дулкын- ф лануы бердән юкка чыкты. Кинәт талчыгып киткәндәй булды ул. Юләр. 5 поезддан төшкәч тә монда йөгерүнең кемгә кирәге бар иде сон? Кеме сагынып көтә аны монда шул чаклы? 3
Ул ишекне каты япмаска тырышып, киез итекләре белән тавыш-тынсыз гына басып мастерскойга керде һәм сак кына үз өстәле янына >зды. Мастерскойда унбиш кеше >тыра. Берничә кеше өстәлләреннән баш күтәреп аның белән исәнләштеләр.
Мәрьям киез итекләрен салып, өстәл тартмасыннан биек үкчәле туфлиләрен алып киде.
Аның янына Шәфикъ абый килде.
— Кәефләрең ничек, Мәрьям?
— Яхшы, рәхмәт.
Шәфикъ абый пеләшен ике куллап сыпыргалады да кечкенә зәңгәр күзләрен Мәрьямгә сынаулы төбәп сорады:
— Соңгы хәбәрләрне ишеттеңме әле?
— Юк. Әле генә поезддан төштем. Әллә сез шәһәр үзәген миннән башка гына проектлап та бетердегезме?
— Проект бетмәс, башың исән булсын. Әйдә, коридорга чыгыйк әле, монда комачаулыйбыз.
Коридорны тагын да тарайтып, зур теннис өстәле тора. Алар шул өстәлнең аргы башынарак бастылар. Биек үкчәле туфли кигән, пөхтә, кара костюмлы Мәрьям Шәфикъ абыйдан шактый калку тоела, шуңа күрә ул озын керфекләре белән күзләрен ярым каплап, абзыйның пеләшенә өстән карый Ул үзен тыныч тотарга тырышса да, дулкынлануы йөзенә бәреп чыккан.
— Шәфикъ абый, ни булды?
— Әллә ни юк югын. Безнең институтның эшен тикшерәләр. Комиссия эшли.
— Эшләсә соң...
— Анысы ничего. Менә шул комиссия кулында жалу хаты бар, анда синең турыда кайбер нәрсәләр язылган.
Бәй, ни язганнар?
Мәрьям чын күнелдән аптырады. Шәфикъ абый, моны күреп, бераз вакыт ләззәтләнеп торды.
— Минем сиңа белми торма, дип кенә әйтүем. Анда синен эшеңдәге җитешсезлекләр турында да сүз бар, шәхси тормышыңа кагылган нәрсәләр дә бар... — Шәфикъ абый әйткәннәренә жавап булмагач, тавышын әкренәйтә төшеп, өстәп куйды: — Шәүкәт турында да диюем.
Бу исемне ишетүгә Мәрьямнең йөзе кызарды, керфекләре дерелдәп китте. Ул, кулларының калтыравын сиздермәс өчен, учлары белән терсәкләрен кысты.
— Шаяртмый торгансыңдыр, Шәфикъ абый? Бүген беренче апрель түгел, бишенче февраль бит.
— Шаярудан узды эшләр, жаным. Итәгеңне жыебрак йөр.
Шәфикъ абый керфек тә какмыйча, көлемсерәп Мәрьямнең йөзенә карап тора. Юри үрти диярсең. Юри генә үртәсә ярар иде дә ул, кызганычка каршы, аның ялган сөйли торган гадәте юклыгын бик яхшы белә Мәрьям.
Ул. Шәфикъ абыйга рәхмәт тә әйтмичә, местком председателе Ирина Сергеевна янына кереп китте. Мәсьәләнең асылын аннан гына белеп булачак иде, чөнки ул туп-туры сөйләшә торган кеше, кыек-мыекны яратмый.
Конструктор Ирина Сергеевна өченче мастерскойның нәкъ ишек ту-рысында утыра. Олы гәүдәле, төеп тутыргандай тыгыз тәнле, иллегә якынлашып килсә дә искиткеч энергияле хатын Ул хәзер бик тырышып Мәрьямне агарту эшенә керешәчәк.
— Ә, Мәрьям, уз әйдә, утыр.
Мәрьям як-ягына каранды, әмма Ирина Сергеевнанын янына керүчеләр өчен дип кунган урындыгын тагын әллә кая алып киткәннәр. Утырыр урын юк. басып торырга туры килә. Төшке аш сәгате булганга, мастерской буш. Кеше-кара ишетүдән курыкмыйча, рәхәтләнеп сөйләшергә була.
— Бездә ниләр булганын ишеткәнсездер инде, Мәрьям кәй.
Мәрьям ике учы белән өстәлгә таянды;
— Комиссия килгән, диләр...
— Килде генә түгел, тикшерә!
Ирина Сергеевна бусына басым ясап әйтте. Ул Мәрьям берәр сүз әйтмәсме дип бераз көтеп торды да, жавап булмагач, янә алтын тешләрен күрсәтеп авызын ачты.
— Үзең дә беләсең, мондый гауга безнең коллективны бизәми. Но рас мондый хәлгә төшкәнбез икән, без бу гаугадан пычранмыйча, буялмыйча чыгу ягын табарга тиешбез. Син комиссия алдында ни сөйләячәгеңне алдан ук уйлап куй. Алдыңны-артынны карамыйча, теләсә ни сөйләп ташлый торган гадәтең бар синең.
Мәрьям керфекләрен сирпеп әйтә куйды:
— Сорауларына жавап бирермен инде, шул булыр. Дөресен әйтермен.
— Дөресен дә төрлечә сөйләп була бит аның Рәтен белеп сөйләмә- сәң, дөресен әйтәм дип. үзеңне хур итеп ташлавын бар. Менә ул жалобадан кайбер өзекләрне язып та алган идем. Кая соң әле? — дип. Ирина Сергеевна өстәлендә өелеп яткан кәгазьләрне туздырып ташлады, өстәл тартмаларын ачып япты, ахырда кирәк кәгазен алдында яткан газета астыннан тартып чыгарды да бераз иелебрәк укый башлады:
— «Инженер Закирова үзен архитектор дип атап, соңгы вакытта тәмам бәйдән ычкынды. Төзү мәйданнарында тәртип бозуга барып жит- те. Мәсәлән, «Чулпан» кинотеатрында...» — Бу урында ул башын күтәреп, Мәрьямгә текәлде. — Монысын язып шәп иткәннәр. Жалоба язган кешеләрнең үз башына бу. Син проектыңны алып кер, «Чулпан»га үзләренең барганнары да бардыр, кинога йөриләрдер әле. Монысы куркы
ныч түгел. Дальше, анда сине Айтов белән чуала дип язганнар Некрасиво, Мәрьям, некрасиво. Мин сина сак бул дип элек тә әйтмәкче идем, үзе дә сабый түгел бит дип, батырчылык итмәдем. Юкка гына әдәп саклап торганмын. Гомумән, түзә алмаслык гашыйк булган очракта гына барырга кирәк андый эшкә. Ирләр әшәке алар, соңыннан гомер үткәч, барыбер артыннан сөйләп йөриләр. Син яшь әле, мин олырак * кеше, әйткән иде, диярсең әле менә... Үзен гаепле, бернишләп булмый. < Хәзер инде бу урында ни әйтәсенне бик яхшылап уйларга кирәк. <
Мәрьям аның сүзен бүлдерде: а
— Бу минем шәхси эшем лә... Чит кешегә отчет бирәсем килми <
минем! н
— А юк! Комиссия членнарын алай үзеңә каршы куярга ярамый. J.
Анда горсоветтан да, обком союздан да кешеләр бар. Син болай диген: 3 «Мин пляжга коенырга барган идем, Аитов белән көтмәгәндә очрашып, < бераз сөйләшеп тордым», диген. Бетте-китте. Так, дальше. «Закирова S белән Лотфуллиннын коридорда үбешеп торганнарын ип. Гадел шина я күреп торган». Ку Гаделшинанын сүзе әллә ни абрхйлы түгел, булма- £ ды, дисән дә вәссәлам. '
— Әгәр булган булса?
— Тем хуже для тебя! Комиссия алдында синен, мин шулай да, мин болай дип сөйләп торуыңның беркемгә дә файдасы булмаячак. Так что мин әйткәннәр турында аркылысын-буен үлчәп, иренмичә уйла әле син
— Ирина Сергеевна, кем язган соң ул жалобаны?
— Гаделшина, тагын бер-ике кеше кул куйган бугай.
— Кемнәр?
— Анысын мина әйтмәделәр. Менә күрдеңме, кешеләр нишли, ә? Теләсә нинди чарадан да тартынмыйлар. Ә син жебеп йөрисең. Аңла, тормыш — көрәш ул Көрәшә белергә кирәк бу дөньяда, шунсыз тормыш итеп булмый!
Ирина Сергеевна яныннан Мәрьям бик кәефсезләнеп, гарьләнеп чыкты.
Ул үз мастерскойларына кергәч кая барып бәрелергә белми, аргы башка, мөдир Морат янына, барып басты. Аның күләгәсе өстәлдәге эскизларга төшкәч, Морат башын күтәрде, калын пыялалы күзлеген салып, сабыйлар кебек, кызарган күзләрен йодрыгы белән ышкыды да, күзлеген кире киеп, Мәрьямгә текәлде;
— Нәрсә?
— Менә кайттым.
— Ну?
— Шуны әйтергә килдем.
— Бик әйбәт. Бүгеннән үк эшкә тотын
— Нишлим соң?
Моратның түземлеге бетә башлады
— Заданиең бармы синең? Бар. Ундүрт катлы гостиница. Эшлә шуны, аяк астында чуалма, зинһар. Эш күп.
Морат алдында яткан кәгазь кисәгенә төртелде. Кәгазьгә кара карандаш белән гөмбәз сурәте ясалган. Цирк! Индивидуаль проект төзергә рөхсәт алгач, Моратның дөньядан хәбәре бетте, ул гел шул цирк белән хыяллана. Ул гына да түгел, бөтен мастерской эшчеләреннән шул циркны эшләтә. Моратның яше инде кырыкның теге ягына авышкан, ул тизрәк эшлән калырга ашыга. Аның өчен Мәрьямнең шәхси тормышында килеп чыккан буталчыклар игътибарга лаек булмаслык вак эш, билгеле
Эшлә, имеш! Эшләрлек хәлдә ди сиңа монда — Мәрьям, тәмам хәтере калып, урынына барып утырды. Ул уйланып үз алдында утырган Камәрия Гаделишнага карын Гадәттә Камәрия Мәрьямгә яны белән утыра иде, хәзер өстәлен борган да Мәрьям ягына аркасын куеп утыр
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
ган Камәрия Мәрьямнән карашын сизә, аның сирәк, көл төсле чәче арасыннан күренеп торган колаклары алсулана, сөякчел, тар иңбашларының сер бирмәскә тырышудан таш кебек хәрәкәтсез калганлыгы сизелеп тора. Ниһаять, ул түзми, әкрен генә борылып карый. Арттан караганда Камәрияне яшүсмер кыз дип белерсең, үзе юка гына, чәче кыска итеп киселгән. Өстендә мәктәп формасына охшаган ак якалы күлмәк. Менә ул борыла, аның кечкенә груша сыман борыны һәм жы- ерчык баскан йөзе күренә. Сәер кеше ул, бичара!
Моңарчы Мәрьям Камәрияне кызгана иде. Ул карт кыз, инде кырыкка якынлашып килсә дә, кияүгә чыга алмаган. Хәер, сугыштан соңгы чорда әз булдымыни андыйлар?
Дөрес, Камәрия аңа бик ямьсез, мәхәббәтсез тоела иде. Шуңа күрә дә, сөйкемсез булганы өчен дә кызгана иде Мәрьям аны.
Ә менә Камәрия Мәрьямне кызганып тормаган. Ярый әле, Мәрьям, хәзерге заманда тугансың. Элекке заманда туган булсаң, Шәүкәтне яратуың өчен сине муеныннан жиргә күмеп, башыңа таш белән бәреп үтерерләр иде. Беренче ташны Камәрия ыргытыр иде.
Хәзер кешегә таш атарга ярамый, әмма каләм алып, жалоба язуны тыймыйлар. Жалобаны укымаса да, Мәрьям Камәриянең ни язганын әйтә ала: «Без шәһәребезне чиста куллар белән төзергә тиешбез, ә менә Закирова кебек әхлаксыз кешеләр архитектор исеменә тап төшерәләр һ. б.» Камәрия үзенең бәхетсезлеге өчен кешеләрдән үч ала...
Мәрьям алдында үзен ким кеше итеп тоя Камәрия. Инде Мәрьямнең тормышы чуалса, исеме пычранса, ул жиңел сулап куячак: «Дөньяның бәхетсезе бер мин генә түгел бит әле. Әнә. бик бәхетле дигәннәрнең дә тормышы түгәрәк түгел». Шул рәвешле янындагы кешеләрне кимсетеп, пычратып, ул үзен күренеклерәк, чистарак кеше итеп күрсәтәчәк. Бар бит дөньяда шундый кешеләр: очарлык канатлары булмагач, башкаларны түбәнсетү бәрабәренә үзләрен биек күрсәтергә тырышалар...
Их, юкка гына килде лә Мәрьям бүген институтка! Менә башта әллә нинди ямьсез, күңелсез уйлар чуала... Хәер, эш урынына килмичә, кая барсын соң ул? Торыр почмагы да юк бит аның хәзер. Тагын шул Сажидә апаларына бара инде, нишләмәк кирәк...
Күңелгә кыршау юк
Урамда буран тынган Табигать, зур мәшәкатьләрдән арынган кешедәй, ял итә. Караңгы төшүгә карамастан, урам себерүчеләр тротуардан кар көриләр, аларга олы агач көрәкләр тоткан эреле-ваклы бала- чагалар ярдәм итә. Көрт ерып бата-чума кайту бик рәхәт. Юкка алай ашыгып көриләр бу карны.
Кешеләр эштән кайтсалар да, башка вакыттагыча ашыгып-каба- ланып узмыйлар, үз көйләренә генә атлыйлар Карның аклыгыннан, дөньяның пакьлыгыннан. һаваның чисталыгыннан күңелләр ачылып китә, үткән гомернең рәхәт минутлары гына искә төшә. Әнә кардай ак башлык кигән яшь кенә бер хатын коляскасы белән сабыен тротуарга чыгарган да борын эченнән генә моңлы көй суза:
— Ай. лә-лә-лә-лә!
Зур йөк машинасы трамвай юлына аркылы килгән һәм кузгала алмыйча карда буксовать итә. Аның янына ике яктан ике трамвай килеп туктаган, әледән-әле урамны яңгыратып кыңгырауларын зыңгылдаталар. Менә трамвайларның ишекләре ачылды, алардан ир-егетләр төште. «Жәяү китәләр инде»,— дип уйлады Мәрьям. Юк икән, ирләр әлеге машинага ябыштылар да һай-һулап аны этә башладылар: «Раз-
два, взяли!» Машина үз юлы белән китеп баргач, ирләр пальто итәкләрен каккалап, кире трамвайга утырдылар.
Мәрьям кольцога кадәр жәяү генә барырга булды.
Бутлеров урамы—Казанның ин матур урамнарыннан берсе кебек тоела ана. Элеккедән калган агач өйләр дә. күптән түгел салынган таш пулатлар да бар биредә. Яшел бакчалар дисеңме, аны аркылыга кис- * кән тын урамнар, серле тыкрыклар дисеңме — барысы да бар. Өстә- < венә аларның күбесе Мәрьямнең яшьлек истәлекләрен саклый. Ачык- 5 тан-ачык әйткәндә, ул истәлекләр Шәүкәт белән бәйле. Әйе, жалобада “ телгә алынган Шәүкәт Аитов белән. <
Аның исемен ишеткәндә Мәрьям йөзенә кызыллык йөгергәнен, йөрәгенең дөп-дөп типкәнен кешеләрдән әле хәзер дә яшерә алмын И-их, ник чәнчелеп китми ш\нда барлык жалобалары' Иң бәхетле ми- 3 нутлар Шәүкәт белән узды, Мәрьям моңа тамчы да үкенми, әгәр кирәк < икән, мең жалобаны тикшерүче мең комиссиягә үз сүзен әйтеп чыгар- ~ га әзер ул. =
Тик үз вакытында очрашуларның кадерен белеп житкермәгәнсен- « дер кебек... х
Нәкъ шушындый, әз генә яз исе килеп торган жылы кышкы кич- ф ләрнең берсендә, цирктан кайткач, нәкъ шушы тротуарларда шактый вакыт житәкләшеп йөргәннәр иде алар. Әйе, бу моннан шактый күп еллар элек булды, ул чакта әле Казанның иске циркы эшли иде. Менә хәзер архитектор Морат Шәехзадин гажәеп бер гөмбәзле яңа циркка проект сыза Бик матур булыр инде бу цирк, мөгаен. Тик ул барыбер Мәрьямгә иске цирк кебек якын, матур тоелмас. Анда башка гашыйклар йөрер, ул башкаларга истәлекле булып калыр.
Шәүкәт билетларны беренче рәткә үк алган иде. Мәрьям сизелер сизелмәс кенә Шәүкәткә таба авышыбрак, дулкынланып, рәхәтләнеп көлеп утырды. Хәзер нәрсә караганы истә калмаган инде, тик ул кичне Мәрьям бик бәхетле иде, шунысы гына хәтердә Тамаша беткәч, аллы- гөлле ыштан кигән, бит очларына иннек яккан клоун Мәрьямгә кызыл шар бүләк иткән иде. Мең кеше арасыннан шул мәзәк клоун ничек Мәрьямне күреп алды икән, ә?
Мәрьям урамда гел шул шарын болгап йөрде. Соңыннан капка төбендә шактый вакыт басып тордылар. Әнә ул капка тау өстендә, финанс институты белән янәшә үк диярлек. Ә ишек алдында ике катлы агач йорт. Мәрьям шул йортта яшәүче ялгыз карчык Дуся түтәйдә фатирда яши иде ул чакта
Алар дәшми озак тордылар. Дулкынланудан һава эсселәнгәндәй булды Мәрьям шарны Шәүкәт белән ике арада тотарга тырышты Кинәт Шәүкәт шарга жинелчә генә сукты да. Мәрьям аны-моны абайлап өлгергәнче, кайнар учлары белән аның ике яңагыннан тотып, иреннәреннән үбеп алды
Мәрьям, оялуыннан, дулкынлануыннан бер сүз әйтә алмыйча, йөгереп капкадан кереп китте. Беренче үбешүләре иде бу аларның
Урамнар шул ук, тик Шәүкәт кенә юк. тик Мәрьям генә үзгәргән . Ул кольцога килеп житкән иде инде Чират торып, беренче троллейбуска утырды. Алга узып, троллейбус йөртүче кабинасының тәрәзәләре аша карап барды Бауман урамында халык гадәттәгедән дә күбрәк. Халык арасыннан әкрен генә юл ерып барган троллейбус, Ленин күперен үтеп, дамбага чыккач, бик кызу элдертә башлады Тәрәзә артында, электр фонарьларыннан төшкән яктылыкның теге ягында, караңгылыкта. тынлыкта, калын кар-боз катлавы астында Казанка йоклый
Казанка! Вак. назлы дулкыннарында Шәүкәт белән Мәрьямнең көймәсен тибрәткән елга. Аларның бәхетле минутларын күргән, эчке серләрен, канатлы хыялларын тыңлаган бердәнбер шаһит Ж.әй уртасында, ин аяз, эссе көннәрнең берсендә, Максим Горький паркы янын
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
дагы причалдан көймә алып, авыр, уңайсыз ишкәкләр белән ишеп шушы дамба янына кадәр килеп җиткәннәр иде алар. Диңгездән җәелгән елга өсте тулы көймә, пляж янында — коенучылар йөзә, аклы-кы- зыллы көймәләренең койрыгы белән генә суны ертып, кояшта чуен кебек янган «коткаручылар» тыз-быз чаба. Үләсең килеп суга ташлансаң да, өстерәп чыгарасыларын көт тә тор: коткаручыларның чырайлары бик җитди һәм тәвәккәл.
Шәүкәт ишүдән туктаган. Мәрьям үрә басып, тирә-яктагы хозурлыктан авызын ерган. Ул кремль яныннан югарыга узып барган «Мос- квич»ка чуар косынкасын болгый. «Ә-әй. хәерле юл!» Трамвай әллә башка берәүгә, әллә Мәрьямгә сигнал бирә: «Ту-ту-ту!» Шәүкәт тә үрә баса, тик кул болгамый, ул җитди кеше бит.
Ак пароход биек күпер астына кереп китә. Ул калдырган озын дулкыннар көймәне йомшак кына тирбәтәләр. Шәүкәт утыра да елганың уң як сөзәк, чирәмле ярына ишә. Анда берәү дә юк. Көймәне икәүләшеп ярга сөйриләр. Шәүкәтнең суга чумган минутыннан файдаланып, Мәрьям чуар сарафанын салып ташлый һәм шундый ук ситсыдан тегелгән су коену костюмыннан гына кала. Ул эчкәрәк йөзеп керә, зәңгәр күккә карап су өстендә чалкан ята һәм күзләрен йомып, йөзен кояшка куя да елмая.
Бераздан алар судан чыгып, яшел чирәмгә утыралар. Мәрьям ак кремль стеналарына, аксыл-зәңгәр күк фонында биек һәм мәһабәт күренгән Сөембикә манарасына карап уйга чума. Шәүкәт түшенә ятып, терсәкләренә таянган да кузгалак яфрагы чәйни.
— Шәүкәт, әйт әле, кулыңда чиксез кодрәт булса, нишләр иденсин?
— Нигә миңа чиксез кодрәт? Мин болай да теләгемә ирешәчәкмен.
— Ә нәрсә телисең соң син?
— Мин теләгәнне кодрәт белән генә булдырып булмый шул. Талант кирәк.— Шәүкәт урыныннан кузгалмады, тавышын күтәрмәде. Әмма аның киң борын өстеиә килеп кушылган куе кашлары бераздан җыерылдылар, кечкенә соры күзләрендә кырыс очкыннар кабынды, йөзе чибәрләнеп китте.— Мин сәнгатьтә үз сүземне әйтергә тиеш, һәрхәлдә. Аитов дигән художникның үз «Джоконда»сы булыр.
— Икенче «Джоконда»мы?
— Нәрсәгә кирәк ул икенче «Джоконда»? Әһәмияте белән ш.\на тин картина булыр ул... Мин урта кул кеше булырга теләмим. Алай яшәүнең ни кызыгы бар, кемгә кирәге бар? Тормышта очкынланып янарга, үзеңнән соң мәңге үлмәслек эз калдырырга кирәк. Мин моңа омтылачакмын һәм, әлбәттә, ирешәчәкмен. Берничә елдан син минем турыда ишетерсең әле!
Мәрьям моңа ышанып җитми. Шулай да шикләрен сиздереп, Шәүкәтнең кәефен кырасы килми. Ул бераз иелебрәк, әкрен тавыш белән пышылдап диярлек сөйли:
— Әгәр син чыннан да бөек художник була алсаң, мин шундый кеше белән дуслашуыма бик тә, бик тә горурланачакмын. Әгәр инде дан казана алмасаң... һәрхәлдә, ни генә булмасын, син минем өчен бердәнбер Шәүкәт булып калырсың.
— Рәхмәт!
— Ә мин шәһәр төзер идем. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән шәһәр булсын иде ул. һәр йорт, һәр бина үзе бер көй кебек яңгырап торсын, һәм бер шәһәрдә алар бөтен симфония кебек табигый кушылсыннар иде. Мин ул шәһәрне бераз күз алдыма да китерәм. Ул шәһәрдә бәхетле кешеләр яшәсен иде. Алар бу каланы салган кешене — архитекторны белмәсләр дә. бәлки. Тик ул кала мәңге тузмаслык йортлардан булсын иде. һәм шул йортларның берсендә үзем дә яшәсәм иде.
— Үзең генәме?—дип сорый Шәүкәт, җитди кыяфәтен үзгәртмичә.
— Бик теләсәң сине дә үз яныма алырмын.
— Юләр син. Синең кебек хыялыйга проект төзергә ирек каксалар, шәһәрләр бик кыйбатка төшәр иде. Хәзер биналарны типовой проект буенча гына салалар. Аларнын авторы да билгесез.
— Гел алай булмас! Ярый, мин шәһәр сала да алмам, бәлки Әмма йортлар салачакмын. Минем проект белән төзелгән йортлар, әлбәттә, булачак, менә күрерсең! ч
Шулай дигән иле Мәрьям. Әмма ул чакта аның проектлары буен- S ча нинди дә булса биналар төзеләчәгенә үзе дә ышанып бетмәгән иде. Чөнки ул елларны бөтен нәрсә гел типовой проектлар буенча гына са- < лына иде. Үзең төзегән проект буенча йорт салдыру икенче Джоконда- ( ны ижат итүгә караганда да мөмкин булмаслык эш кебек иде. Чөнки 3 картина ясау өчен кешегә талант белән тырышлык житә. Ә архитектор у өчен ул гына әз, аңа ижат итәргә мөмкинлек тә кирәк бит.
Ул көнне алар караңгы төшкәч кенә паркка әйләнеп кайттылар. » Көймә биреп торучы агай сукранып та алды:
— Тугызда өйгә кайтып китәргә тиеш мин, әлегә чаклы бер сезне £ көтеп утырдым. х
Алар паркның асфальт жәелгән, кеше мыжлап торган аллеялары ♦ буйлап түгел, куе ябалдашлы, өрәңгеләр, топольләр белән капланган, < текә ярлы, тирән, карангы чокыр буйлап киттеләр. Мәрьям юри иркәлә- § иеп: «Уф, ардым»,— диюгә. Шәүкәт аны күтәреп алды. Мәрьям, аның = муеныннан кочып, колагына пышылдады: «Җибәр, син дә аргансың- 5 дыр...» «Юк, җибәрмим... Җир читенә алып китәм мин сине».
Алай ук ерак алып китмәде тагын, чокырдан чыгып, яп-якты сук- 2 макка аяк баскач, кулыннан төшерде. Кольцога кадәр җитәкләшеп § жәяү кайттылар. Электр лампочкаларыннан багана тирәләренә якты 2 түгәрәкләр төшкән иде. Багана турыннан узгач та. күләгәләр алга төшә: түгәрәк башлы, кыска муенлы, киң жилкәле Шәүкәт шәүләсе, аннан шактый кыска, нечкә билле, озын муенлы, тар жилкәле Мәрьям. Шәүкәт тезләрен аерып, бераз киерелебрәк атлый, һәр адымыннан яшьлек, тазалык, көч һәм ышаныч сизелеп тора...
Аннан соң Казанка ничәнче кат боз белән капланды бит инде. Ал- тынчымы-жиденчеме? Хәер, аны санап торуның ник кирәге бар? Ничә ел үтсә дә, мәңге онытылмаслык матур истәлекләр бит алар...
Менә троллейбус бер чакрымга сузылган дамбаны узып, урамга керде. Шушы юл буйлап биш ел эшкә йөри инде Мәрьям, әмма бу урам аның күңеленә һаман да чит булып кала. Чөнки бу йортлар, бу тыкрыклар, бу топольләр Мәрьямгә бернинди истәлек тә хәтерләтмиләр.
Өйдән кире якка
Балалар бакчасында Мәрьям тезләнеп Фәйрүзәсен үбә Кызчык кечкенә, кайнар гәүдәсе белән әнисенә сыенган, йомшак битен аның яңагына терәгән.
— Сагындыңмы мине, бәбием?
Бала, әнисенә тагы да ныграк сыенып, ияген кага. Әллә инде атна- ун көн эчендә әнисеннән бизгән, читенсенә дә башлаган?
Ана белән кыз әкрен генә атлап ура.мнан кайталар. Ананың күңеле тыныч, барлык истәлекләр, уйланулар әллә кайда, еракта калган, онытылган кебек. Бала гына исән булсын, ул яныңда булсын — аңарга ни кирәк тагын бу дөньяда?
Әмма ул бала дигәнең дә тик тормый бит, сораулар биреп теңкэңә тия:
— Әни. кая алып барасын мине?
— Өйгә, бәбием.
Фәйрүзә, туктап, нәкъ әтисенеке кебек зур. конгырт күзләрен шар аЧа _ Безнең өй ә-ә-нә тегендә бит. — Ул ак йөнтәс бияләе белән урамның теге ягына төртә. Я, ни дисен, ничек итеп барын да аңлатасың инде бу сабыйга?
— Әйдә, кызым, апаларга барыйк әле бүген...
Фәйрүзә, аның тавышында ышанычсызлык сизеп, ахры, әнисе белән китәргә ашыкмый, нәрсәнедер аңларга тырышкандай уйланып тора.
— Әйдә, кызым...
Мәрьям артында карның йомшак кына шыгырдаганын ишетә. Алар турына житкәч, адым тавышлары тына. Мәрьям башын күтәрмә- сә дә, ул кешене күрмәсә дә, белә, таный, бу — Вилдан.
— Әти! — ди Фәйрүзә аңа ташланып.
Вилдан кызын кулына күтәреп алды, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, мөмкин кадәр битараф тавыш белән Мәрьямгә дәште:
— Кайтуың белән!
— Рәхмәт.
Мәрьям, ниһаять, аңа күтәрелеп карады. Әллә якындагы электр утын чагылдырып инде, Вилданның күзләре салкын ялтырыйлар. Озынча чибәр йөзе житди. Гадәттәгечә, йөнтәс бүрегенең колакчыннарын төшергән, пальто якасын күтәргән.
— Тагын өйдән кире якка китүенме? — Аның калын тавышында көлемсерәү дә, әрнү дә сизелә.
— Мин өемнең кайда икәнен белмим әле.
— Ярый, син белмисең, ди Ә Фәйрүзә соң, Фәйрүзә? Анын өе булырга тиеш ләбаса? Ни өчен ул үз өен ташлап, кеше почмагында аунарга тиеш әле?
— Мин ардым, Вилдан. Башка вакытта сөйләшербез, яме?
Бу сүзләрдән аның кинәт кабынып китүен көткән иде Мәрьям, ләкин ул бары тирән көрсенде дә кызны жиргә төшерде. Фәйрүзә шундук бер кулы белән әтисен, икенче кулы белән әнисен житәкләп алды. Алар, шулай өчесе житәкләшеп, шау-гөр килеп торган зур урамнан аркылы чыгу өчен, светофорда яшел ут кабынганын көттеләр.
Тынычрак, аулаграк урамга кергәч, Вилдан тагын бер көрсенеп куйды.
— Гафу үтенер идең, ичмасам. Неужели намусың йоклый синең, ә?
— Гафу ит, мин гаепле, — диде Мәрьям.
— һе, үзем сорап алгач аны. — Бераз сүзсез бардылар, шунда Фәйрүзәнең такылдавы ишетелде:
— Бүген без өчебез дә апаларда йоклыйбыз. Шулай бит? Әти, әйе бит? Әни. әйе бит?
— Юк шул, кызым, мине әниең апаларга алып керми шул, — диде Вилдан. Аннары үз алдына сөйләгәндәй: — Синең кебекләргә гел контроль кирәктер, күрәсең. Мин шул чакта әллә кая китеп бармаган булсам, болай адәм көлкесенә калмаган булыр идек, бәлки. Иң кирәк чакта синең яныңда булмаганмын мин...
Бу яңалык. Вилдан моңарчы гел Мәрьямне генә гаепли иде, гаиләнең пыран-заран килүен аклый алмый гажиз иде. Хәзер нык уйлаганы, хәтта хатынын акларга тырышуы сизелә. Аңа да жиңел түгел, ана да бик авыр, күрәсең.
Аңа элекке тынычлыгын кайтарып бирү өчен, күп нәрсәдән баш тартырга әзер Мәрьям. Ул үзенең гаепле икәнен дә аңлый. Ләкин Вилдан янына кире кайта алмый, үзен мәжбүр итә алмый.
Алар биш катлы йортның караңгы подъезды янына килеп туктады
лар. Ишек алды уртасында, йомшак карда чыр-чу китеп бала-чага уйный.
— Әллә сон кире кай-табыз.мы? — ди Вилдан карлыккан тавыш белән, уз сүзенә үзе ышанмагандай. Мәрьямнең кинәт бәгыре ката, чөнки Вилдан, ялварулы тавышы белән үзен аның алдында кимсетеп куйды
— Юк. Ярый, хәерле төн. ♦
Ул Фәйрүзәне кулына күтәреп алды да. уңайсыз ишекне берничә < кат тартканнан соң көчкә ачып, кереп китте. Аны аңлаудан гажиз < Вилдан: “
— Баладан оялыр идең, ичмасам! —дип сөйләнеп калды. •=
Ул хаклы, әлбәттә, хаклы, ләкин нишләмәк кирәк, бала хакына дип н аның янына кайтырга үзен мәжбүр итә алмый Мәрьям. Күңел сүрел- * гән, аралар суынган, үткәннәргә кайту мөмкин түгел!
«Ир —алтын багана»|
Сажидә апа кофта бәйли Мәрьям күчеп килгәч кенә дә ике кызына, үзенә бәйләп кигән иде. Инде хәзер ак ефәк жептән бәйли. Кулы күне- а геп беткән, энәсе үзе биеп тора кебек. Үзе алга иелебрәк диванга жай- § лап утырган, өстендә жылы. йомшак халат. Күзләре каршысындагы | креслога урнашкан Мәрьямнең йөзендә. Мәрьямнең арган гәүдәсе дә. 5 талчыккан күңеле дә ял итә кебек. Башында буталчык уйлар: ул уяу о килеш тә төш күрә кебек. Сажидә апаның сүзләре дә бик ерактан ише- = телгәндәй тоела. Бүлмә ярым караңгы, яшел абажурлы торшердан 5 Сажидә апага гына яктылык сибелә. Балалар барысы да күрше бүл- » мәдә йоклыйлар.
— И-и, Мәрьям, гомер иткәндә әллә ниләр күрәсең икән бу дөньяда. Менә .минем беренче иптәшем Арыслан чын егет иде инде И яратыштык бер-беребезне, и-и яратыштык. Сугыш башлангач, бер көн булса да бергә торып калыйк дип, юри өйләнештек. Ансыз бер көн дә яши алмас кебек идем
Сажидә апа бәйләвен диванның аргы башына ыргытты. Аның тормыш кыйссасын Мәрьям мең ишеткән инде, шулай да Сажидә апаның сүзе туйдырмый. Әллә инде үзе бик хисләнеп сөйләгәнгә, әллә һәрвакыт янача итеп сөйли белгәнгә, чын күңелдән аның хәленә кереп, аның белән бергә сагышланып тыңлый. Арысланның сугышта һәлак булуы, Сажидә апаның шул кайгыдан юләрләнә язуы, уйларга вакыт калмасын дип көне-төне эшкә жнгелүе, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча сигез ел тол яшәве, ахырда тормыш үзенекен итүе, димләгән кешеләргә ышанып, күрмәгән-белмәгән Гамирга ияреп Казанга чыгып китүе — барысын да яна гына ишетәсең кебек
— Гомерем буе Арысланны оныта алмадым, шулай да Гамирга чыкканыма тамчы да үкенмәдем. Бер ялгызым, ирсез-баласыз ничек яшәр идем бу дөньяда. Хәзер менә Гамир үлгәч, үткәннәрем турында кат-кат уйлыйм да, ирем барда бер кайгым да булмаган икән, дип куям Ир — алтын багана икән, чыннан да. Иртәгә ничек яшәрмен, ни булыр дип уйлаганым да юк иде. Хәзер бер үземә шулхәтле авыр .
Сажидә апаның күзләренә яшь тула.
— Синең дә күңелең бер утырыр әле,—ди ул сүзне борып. Чөнки үз хәлен генә сөйләп утыру авыр ана. — Бу болганулар тынар. Тормыш үз жаена салыныр. Әмма ирсез яшәп булмый. Мәрьям, бу дөньяда. Хатын кешегә бигрәк тә. Бер-береңә таянсаң гына жинел була тормыш. Мин әйтәм, әгәр Вилдан жәй көне әллә кайларга китеп йөрмәгән булса, мөгаен, һаман шулай тыныч кына яшәр идегез әле.
Бу сүзләрдән Мәрьям уянып киткәндәй булды. Тукта әле, бүген Вилдан да шуңа охшашрак сүз әйтте түгелме?
— Әллә сез Вилдан белән сөйләштегезме?
Саҗидә апа кыенсынып, әле күзләрендә кибеп тә бетмәгән яшь аралаш елмая:
— Күрешкән идек шул. Фәйрүзәнең хәлен белергә барган идем. Ир-ат бала карый беләмени ул. Шуны әйтәм әле, менә бодай пыран- заран килеп бетмәгән булсагыз, синең өстән жалу язып, башыңны тинтерәтеп йөрмәсләр иде. Вилдан барып, өстәл сугып, ник минем семьяга катышасыз дип бер әйтсә, шып булырлар иде. Кая барсаң, нишләсәң дә ир кирәк шул. Ирсез хатынга сан юк инде аңа.
Мәрьям тагын изрәде, Сажидә апа сүзләре янә төш күргән кебек:
— И-и, тыңламыйсың ла син! Әйдә ятыйк инде алайса, тәмам күзләрең йомылган инде. Мин юләр дә юлдан кайткан, арган кешегә акыл сатып утырам тагын. Әйдә инде, әйдә, ят!
Сажидә апа диваннан кузгалып, анда Мәрьям өчен урын сала. Узе каршы стена буендагы караватка ята, торшерны сүндерә.
Тиз йокыга китә ул. Гажәп түгел, бик иртә торып, кызларын аша- тып-эчертеп, мәктәпкә караштырып озатасы бар.
Ә Мәрьямнең күзеннән йокы качты. Тегеләй дә, болай да ятып карады ул, һаман урынның җаен тапмады. Диван каты, юрган эссе кебек, аяклар сулкылдый. Артык арылгангадыр, ахры.
Караңгыда ялгызың калгач, төрле уйлар күңелгә килә. Тышта тагын җил купты, ахры, ыжылдаганы ишетелә, йөрәкне нәрсәдер чәнчеп тора кебек, нидер тынгы бирми... Ә-ә, комиссия!..
Комиссия булгач, берничә кешедер инде ул. Кемнәр икән? Хәер, кем генә булмасын, өстәл артында утырган берничә кеше алдында ничек инде йөрәгеңне ачып саласың? Анда, мөгаен, пенсиягә чыккан олы яшьтәге карчыклар да бардыр әле. Алар кешенең шәхси тормышында казынуны бик яраталар бит. Яшь чагында алар да төрлесен кичергәннәрдер, билгеле, әмма картая башлагач, үткәннәре онытылган, үзләрен фәрештә кебек гөнаһсыз хис итә башлаганнар. Алар яшьләрне бозыклыкта, азгынлыкта гаеплиләр, һәртөрле шау-шулы вакыйгаларга кысылырга яраталар. Эч сереңне аларга сөйләгәнче, урамга чыгып мегафон аша кычкырганың яхшырак.
Тукта әле, ни гаебе бар соң аның, алай комиссияләр төзеп тикшерерлек? Кайчан ялгышты ул?
Унынчы классны тәмамлаганда, Мәрьям кем буласын белми иде әле. Ул математиканы ярата, бик яхшы сыза, рәсем ясый иде. Әмма кайсы юлдан китәргә? Математик булыргамы, художникмы? Моны хәл итә алмый шактый йөрде ул-
Ләкин бер нәрсәне яхшы тоя иде: асылда ул мәхәббәт өчен, өзелеп сөю өчен дөньяга килгән. Ул башка берәү өчен яшәячәк.
Төзү институтын тәмамлап, проект институтында эшли башлагач, инде егерме өч яшенә җиткәч, Мәрьям Шәүкәтне очратты.
Ул чакта кыз Шәүкәтнең аны яратуына һич шикләнмәде. Хәзер дә ышана: Шәүкәт Мәрьямне яраткан кебек башка беркемне дә ярата алмаячак. Мәрьям хәзер дә Шәүкәтнең кайнар иреннәрен тойгандай, көчле кулларын иңнәрендә сизгәндәй була. «Мәрьям .• газаплама мине». Аның назлары кызның бәген ихтыярын ала, эретә, үзенә б\йсындыра иде. Шулай да Мәрьям ул чакта ахырынача аныкы була алмады. Бердән кызлык оялчанлыгы тыйса, икенчедән, акыл ирек бирмәде: Шәүкәтнең үзенә мәҗбүрияттән чыгып түгел, ансыз тора алмаганга өйләнүен теләде һәм шуны көтте ул.
Шәүкәт өйләнешү турында сүз кузгатмады. Хәер, бу аңлашыла иде, чөнки егет художество училищесын яңа тәмамлаган, фатирда гора, эш хакы да әз иде әле.
Булса соң! Мәрьям аны мәңге көтәргә дә риза иде.
Киләчәккә планнар кормадылар. Шулай да күңелләрнең бер-берсе- нә тартылып торуы, гел бергә йөрү юкка гына түгел иде ләбаса, болар бер-береңә ант бирү кебек иде бит.
Шәүкәт укуы беткәч тә кайтып китмәде, жәй буе Казанда торды Ж.әй буе дигәч тә, бик тиз үтеп китте ул айлар... ♦
Август аенда Мәрьям ял алып туганнары янына авылга кайтып кит- < те, Шәүкәт тә, ниһаять, әнисе янына кайтырга булды. Аерылганда, бер < ай буе бер-беребезне күрми ничек түзәрбез, дип уйлаганнар иде. ~
Ахмаклар, диген. Хәзер менә ай түгел, еллар, бөтен гомер аерым =? уза, берни эшләр хәл юк, түзәсең. н
Мәрьям авылдан Шәүкәткә озын-озын хатлар язып торды. Аларнын * берсендә: «Аерылышуыбыз яхшыга гына булды әле, мөнәсәбәтләребез- 5 гә читтәнрәк, аеграк карарбыз, дуслыгыбызны сынарбыз», — дип тә яз- - ган иде ул. Хәзер искә төшкәндә дә шул сүзләре өчен оялып, кыенсы- 5 нып куя. Шәүкәт, ул хатны укыгач, аның беркатлылыгыннан көлгәндер = кебек. -g
Шәүкәтнең нибары бер хаты килде. Ул иптәшләрчә коры гына 5 язылган иде. Бу кызны һич тә шикләндермәде. «Кара син аны, хат язарга яратмый икән!» — дип кенә уйлады ул. *
Шәүкәткә дип, шикәр комына буталган бер банка карлыган да алып £ килде... S
I
Бер генә аваздан торган көй 3 S a
Хәзер, еллар ераклыгыннан торып караганда, ул чакта ук Шәүкәт- а нен күңелендә кара тап бар иде кебек тоела Шәһәрнең баш художнигы Газиз Лотфуллин белән танышкан көнне беренче тапкыр сизде моны Мәрьям.
Төзү институтын тәмамлаганчы ук. Мәрьям проект институтында эшли башлаган иде. Морат янына Газиз еш керсә дә, Мәрьямгә игътибар итми иде.
Алар 8 март көнне таныштылар Гадәттәге тәртипне бераз бозып, группа җитәкчесе Морат Шәехзадин эшне иртәрәк бетерергә рөхсәт итте. Мастерской ишегенең тоткасына урындык аягы тыгып куйдылар. Чит кешеләрдән Газиз белән Шәүкәтне генә керттеләр.
Өч өстәлне тоташтырып, өстенә ак кәгазь җәйделәр, шампанский ачтылар, кыйммәтле конфетлар, тортлар куйдылар. Камәрия, парлап утырмагыз әле, дигән булып Шәүкәтне үз янына утыртты. Мәрьям Газиз белән Морат арасына туры килде. Моратның бик кәефсез чагы иде: нәкъ шул көннәрдә яңа институт бинасына ул төзегән проектны кире кактылар. Бинаны Мәскәүдән жибәрелгән типовой проект буенча салачаклар иде. Морат, эчендәге утны сүндерергә омтылгандай, стаканына салган шәрабны йотып кына торды. Мәрьямнең күңелен күрү вазифасы нрексездән Газизгә йөкләнде. Бу урта буйлы, түгәрәк йөзле, зур авызлы, калын иренле һәм дулкынланып торган искиткеч куе коңгырт чәчле кеше иде. Газиз чәченә ике куллап сак кына кагылганда, аның озын бармаклы матур кулында никах балдагы ялтырап китте. Күзләрендә тирән акыл чагыла, ул бик оста сөйләшә һәм бер карауда кешене үзенә ышандыра иле.
— Гафу итегез, сез Мәскәүдән яки Ленинградтан килгән бер-бер вәкилме әллә?
— Ник алай уйлыйсыз? — диде Мәрьям гаҗәпләнеп
— Чөнки мин биредәге архитекторларның барысы белән дә таныш, тик сезне генә күргәнем юк.
— Мин архитектор түгел бит, шуна белмисездер, — диде Мәрьям көлеп.
— Кем сон сез?
— Инженер.
Газиз, җитди кыяфәткә кереп, сорау артыннан сорау яудырырга тотынды. югары белемең булгач, нишләп архитектор түгел син, төзегән проектларың бармы?
— Миңа түгел, тәжрибәле архитекторларга да эш юк әле,— диде Мәрьям. Сул ягында утырган Морат, бу сүзләрдән соң борылып кара» ды, ләкин дәшмәде.
Газиз Мәрьямгә җитдирәк эш белән шөгыльләнергә кирәклеген әйткәч, бу турыда институт җитәкчеләре белән сөйләшергә вәгъдә биргәч, Мәрьямнең, вакыт табып, үзенә позировать итүен сорый башлады,
— Мин позировать итә белмим, — диде Мәрьям.
— Зарар юк. Тик сез килегез генә.
— Әллә сез минем портретны мозаика итеп ясап, берәр кибет стенасына элмәкче буласызмы?
— Кыланып карарга булыр. Ләкин башта киндергә төшерергә кирәк.
— Вакытым юк шул минем.
— Шулай да тәмам өметсезләндермәгез. Югыйсә планшетымны бирегә алып киләм дә шушында ук эшлим.
— Юк-юк, — диде Мәрьям, куркып. Ул бу егетнең әйткән сүзендә тора торган кеше икәнен сизеп алган иде инде. Бер нәрсә белән дә исәпләшеп тормас, бөтен кеше алдында портретыңны ясарга тотыныр. Шул ук вакытта вәгъдә итү дә яхшы түгел; Шәүкәт ни дип әйтер бит әле. Өстәлнең аргы башында Камәрия белән кызып-кызып сөйләшеп утырган Шәүкәткә күз салды: «Ай алла, серләре килешкән икән.'» — дип уйлады Мәрьям канәгатьсезләнеп.
— Вакытым булгач, үзем әйтермен. — диде ул Газизгә.
Көтмәгәндә Морат телгә килде һәм аларның дикъкатен үзенә тартты.
— Мин, әлбәттә, Мәрьямгә проект заданиесе бирермен. — Аның тавышы карлыккан иде. — Ул аны очлап та чыгар, бәлки. Ләкин мин сине аңламыйм, Мәрьям. Кая барганыңны, үзеңне нинди язмышка дучар иткәнеңне аңлыйсыңмы син? Кара менә мин юләргә. Архитектор исеме күтәреп йөргән кеше мин. Хыяллары тормышка ашмаган, теләкләре үтәлмәгән, эшләре юкка чыккан кызганыч адәм мин! Без институтта элекке мисалларда тәрбияләндек; классика, готика, барокко! «һәр йорт сәнгать әсәре булырга тиеш!» Мин эшкә тотынуга бөтен белгәннәрем, барлык идеаллар, изге принциплар җилгә очты, йортлар сәнгать әсәре түгел хәзер, аларны заводларда штамповать итәләр. Шәһәрләр төзегәндә архитекторлар дигән кешеләрне искә дә алмый башладылар. Минем диплом проектым тузан җыярга гына яраклы кәгазь булып калды.
— Тынычлан, Морат, — диде Газиз, аның кулына кулын куеп.— Синең кәеф начар бүген...
Морат кулын тартып алды:
— Бүген генә түгел. Мин кыйналырга өйрәнгән инде. Син Мәрьямне проектлар төзергә өндисең. Кемгә кирәк безнең проектлар, нәрсәгә кирәк? Минем белән бергә укыган иптәшләр һөнәрләрен үзгәрттеләр яки яңабаштан салына торган калаларга китеп бардылар. Ә мин, ахмак, хыялый, калдым. Казанны бөтенләй архитекторсыз калдырып булмый, янәсе... Үземне корбан иттем, ләкин аннан беркемгә бернинди файда булмады.
Газиз тагын аны туктатырга тырышып карады:
— Син үзеңне юкка кимсетәсең. Эшләгән эшләрең әз түгел.
— Эшмени ул! — диде Морат рәнҗеп. — Типовой проектлар өчен нигез салу! Оскар Нимейер кебек бер талантка карандаш кына очлап торсам да, мин үземне бәхетлерәк сизәр идем. Архитектураны музыка белән чагыштыралар. Әгәр бу хак икән, безнек шәһәрләрнен яна районнары бозылган камертон авазы кебек: бар да бер генә, ул да булса ялган нота уйныйлар: до-до-до-до...— дип иренен бөрештереп, пышылдап * диярлек сузып көйләде Морат. — Ә безнең күңелләрдәге моңнар тумый < кала. Дөрес, мин бәлки Чайковский кебек талант түгелмендер дә, әмма < Алябьев «Сандугачы» кебек бер көем булса да калыр иде. Мин үз көемне җырлый алмадым, авызымны томаладылар.
Аның күзлек астында яшь күренде, ул пыяланы сөрткән булып, шак- *7 маклы кулъяулыгы белән яшьләрен сөртеп алды. 3
— Шулай, Мәрьям, Газиз сүзен тыңлама, иҗади һәлакәткә өстери < ул сине. Кулында менә дигән һөнәрен бар, инженер син. Кит шул юл- * дан, миннән бәхетлерәк булырсың. Әгәр төзелештә эшләргә дәртең юк - икән. Газизнең икенче киңәшен тыңласаң да ярый: натурщица булып = эшлә: буй-сының, килеш-килбәтен менә дигән.
Моратның аһ орып сөйләгән сүзләрен өстәл тирәсендәге халык “ ишетмәде бугай: кешеләр шаулаш а-көлешәләр иде. Морат янына ♦ аккордеон күтәреп Шәфикъ абый килде: <
— Әллә җырлый да башладың инде, моңлы тавышың ишетелгәндәй ® булды. Җырласаң елатырсың, лутчы гармун уйнап биет әле безне. =
— Менә тагын юкка чыккан бер адәм, — диде Морат, әче көлемсе- < рәп. — Бер ун ел бугай инде эшләгән эше юк, кайчандыр Бохарада 3 искиткеч биналар салдым, дип мактанып, дәрәҗәсен күтәреп йөри... 2
Шәфикъ абыйның исе китмәде: $
— Ярый ла минем мактанырлык Бохарам бар, кайберәүләрнен искә g алып сөйләрлек Бохарасы да юк бит әле.
— Хак шулай, — диде Морат. — Синнән бәхетсез адәмнәр дә бар дөньяда.
— Юкка аһ орасың. Начар архитектурадан үлгән кеше юк бит әле. Хатын-кыз бәйрәмендә икәнеңне онытма. Даманы елар чиккә җиткергәнсең ич!
Морат, аккордеонны сыздырып, Тукай маршын уйнап җибәрде. Шәфикъ абый штиблет үкчәләрен шакылдатып Мәрьямгә баш иде.
— Марш ич бу, Шәфикъ абый!
— Фокстрот биеп була бит ана
— Шәфикъ абзый, зинһар, үпкәләмәгез. Бу көйне генә уйнап бетерсен инде. Икенчесенә биербез.
Аккордеон моңланды, зарланды...
Уйнап бетергәч, Морат аккордеонны куеп, урыныннан сикереп торды. кабаланып ишек тоткасыннан урындыкны алды да коридорга чыгып китте. Мәрьямнән гафу үтенеп. Газиз дә ана иярде.
Күңелсез тынлык урнашты. Ләкин озакка түгел. Нык адымнар белән, күкрәген киереп, Шәүкәт килде, аккордеон каешын беләгенә киде дә телләргә басты. «Яшьлек вальсы». Шәфикъ абзый белән Мәрьям өстәлләр арасындагы иркенрәк урынга чыктылар. Шәфикъ абзый гадәтенчә Мәрьямгә үрелеп карады, ә кыз исә биек үкчәләре белән кавалерының аягына басудан куркып, туфлиләрен сак кына шудырды.
— Ниләр сөйләде сина теге тәти егет? — Шәфикъ абзыйның күгәргән иреннәре калтырап куйды.
— Моратны әйтәсезме?
— Газизне сорыйм... Кара аны, гашыйк булып куя күрмә тагын. Синнән чибәрләр дә күп йөрде инде аның артыннан Тик ҮЛ берәүгә дә карамый, һавадагы торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны очыра күрмә, Шәүкәтенә ныграк ябыш, диюем!
Алар таралышканда кояш та баемаган иде әле. Кичке шәфәкъ тәрәзә пыялаларында кызу учаклар кабызган. Җылы бүлмәдән чыккач, коры, салкын һава калтыратып куйды. Моратның сөйләгәннәре Мәрьямгә бик нык тәэсир иткән иде, ул барысын да Шәүкәткә сөйләде. Бигрәк тә аны Моратның күзләреннән яшь атылып чыгар хәлдә ачынуы хәйран калдырган иде. Кырыкка җиткән ир кеше елый... Ләкин Шәүкәтнең мона бер дә исе китмәде:
— Артыграк салып җибәргәндер. Өстәл астыннан гына шампанскийга акны өстәгәне сизелмәдеме? «Ак аю» күздән яшьне тиз чыгара ул.
— Ни сөйлисең син. Шәүкәт? Бүген аның бик кәефсез көне бит. Проектын кабул итмәгәннәр
— Проектының ярар җире булмагандыр, юкса кире какмаслар иде. Талантым харап булды, үсәргә шартлар булмады дип елау хәзер бер модага кереп китте инде. Ә баксаң, андый кешеләрнең тамчы да сәләтләре юк. Талант теләсә нинди шартларда да үзенә юл яра ул. Ә Моратка ходай бернинди дә талант бирмәгән. Әмма кеше арасында ни белән булса да үзен күрсәтәсе килә, мин дә бу дөньяда артык жан түгел диясе килә. Эше белән үзен күрсәтә алмагач, кызгандырып күрсәтә...
Менә сиңа мә! Моңарчы Мәрьям Шәүкәт белән Моратны дуслар дип йөри иде тагын.
— Алай димә син, Шәүкәт. Моратның сонгы эше миңа бик ошаган иде. Аны бит начар булганы өчен түгел, расходны күп ясый дип кире какканнар. Күңеле китек аның...
— Шулай шул. Үзеңне сәләтсез халык массасы арасында итеп сизү кыен...
— Менә тагын: сәләтсез халык массасы — ул ни дигән сүз инде? — Мәрьям чын-чынлап гаҗәпләнгән иде.
— Дөнья халкы ике өлештән тора: талант ияләреннән — алар са- наулы гына була, — һәм кара халыктан—алар бихисап.
— Генийларның шул «кара халык»ның бер кисәге булуын онытма! Халык генийны тудыра, үстерә, тәҗрибә, акыл бирә, кулына корал бирә, аны ашата-эчертә, киендерә, ниһаять! Буш урында гений туа алмый!
— Әлбәттә. Мәк чәчәге үссен өчен туфрак кирәк бит!
Бусын инде Мәрьям үзен мыскыллау дип кабул итте. Димәк, барча халык, шул исәптән Мәрьям дә (чөнки аны берәү дә һәм ул үзе дә талантлы дип әйтми әле) —туфрак, ә Шәүкәт — талант иясе — мәк чәчәге икән.
— Синең бу чагыштыруың һич дөрес түгел. Туфрак бөтен тереклек ияләре өчен зарури нәрсә. Әмма мәк туфрак өчен чәчәк атмый, ә гений- лар кешелеккә хезмәт итәләр.
— Алай бик акыллы булсаң, икенче чагыштыру тап.
— Кешелекне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Чөнки ул бөтен нәрсәне беренче тапкыр эшли. Морат та үзенчә, беркемгә охшатмыйча иҗат итәргә тели. Хәзергә аңа мөмкинлек юк, ләкин ул бирешми. Күпме архитекторлар киткән инде Казаннан, ә ул һаман эшли, һаман тырыша Аны шул идеалына тугрылыклы булганы өчен генә дә ихтирам итәм мин!
Бәхәс зурга китте. Шәүкәт үзен кимсетелгәндәй хис итте булса кирәк. Мәрьям исә Шәүкәтнең бөтен дөньяга өстән каравын ошатмады.
Ахырда Шәүкәт үзен-үзе кимсетә башлады: ярый инде, янәсе, мин синең кебек үк күп укымаган, югары белемем юк, үз акылым белән генә
фикер йөртәм, ә син китаплардан цитаталарны күп укыган кеше. Кая инде миңа синен белән тарткалашырга!
Бәхәс мондый юнәлеш алгач, килешү, уртак тел табу мөмкин түгел иде. Мәрьям саубуллашып кереп китәргә ашыкты. Алар кайчан очрашулары турында сүз дә куешмадылар.
Портрет ;
Шәүкәт чыннан да үпкәләгән булып чыкты, ахры, икенче көнне кнл- *7 мәде. Ул бер-ике көй килми торгач, Мәрьямнең эче поша башлады - Шунда ул Газизнең позировать итәргә үтенгәнен исенә төшерде. Эру- « дицияле, акыллы, төпле кеше күренә. Читләтеп кенә кайбер мәсьәлә- ч ләрдә аның фикерен белеп булмасмы? Бәлки, Мәрьям бик үк хаклы да § түгелдер? =
Ул Газизгә шалтыратты. «
Шәһәрнең баш художнигы кремль янындагы горисполком бинасы- х ның икенче катындагы бүлмәдә эшли. Зур, авыр ишекләрне ачып кер- ♦ гәч, тимер баскычтан менәсең. Челтәрләп эшләнгән баскыч араталары баскан саен даң-доң килә. Мәрьям рәсем пумаласы, карандаш һәм § каләм сурәте төшерелгән ишекне шакыды. Тәрәзәләре көнчыгышка = караган кысан бүлмәдә ике зур өстәл. Стена буйларында, идәндә, өстәл- | ләрдә, шкаф өсләрендә бихисап планшетлар, кәгазь рулоннары, мәрмәр, s жиз һәм пластилин фигуралар. Шулар арасында һәр чәч бөртеге үз га урынына яткан, кершәндәй ак күлмәк кигән, чиста итеп кырынган = Газиз басып тора. Ул исәнләшү белән урындыкка күксел киндер тар- 5 тылган рамны куйды, люстраны кабызды, хәтта өстәлдәге бра төймә- л сенә басып, яктылыгын Мәрьямнең битенә юнәлдерде.
— Минем бүлмәдә тиз карангы төшә, — диде ул. — Мин килерсез дин өметләнмәгән дә идем әле. Ярый, урындык табып утырыгыз да, эшкә тотыныйк алайса. Сезнең вакытыгыз әздер.
— Вакыт күп, — диде Мәрьям көлеп.—Тик мин позировать итәргә күнекмәгән. Арырмын.
— Сез иркенрәк утырыгыз, кыенсынмагыз.
— Сөйләшергә ярыймы соң?
— Ярый, ник ярамасын.
Газиз күлмәк жнңнәрен сызганды, буяу банкаларын ачып, палитра әзерләргә кереште. Мәрьям алсу төстәге агач төбеннән кисеп ясый башланган сынга текәлде: бик яшь кыз, башын артка ташлап, сөенеп һәм өметләнеп югары карый.
— Бу груша төбен каян алдыгыз?
— Урта Азиядән җибәрделәр. Күптән эшли башлаган идем дә, вакыт житми.— Газиз көрсенеп куйды.
— Бу кыз «яшьлек» дип аталган инде, әйемс?
— бетенә бастыгыз дияргә була. «Исәнме, кояш!» дип аталачак ул.
Газиз әледән-әле Мәрьямгә карын-карый кара буяуга манылган пумала белән киндергә сызгалый. Аның сабыйларча калын иренле йөзе бик житди, күзләре үтәли күрә кебек. Мәрьям бер кавым аны беренче тапкыр күргәндәй гажәпләнеп утырды. Аның Морат турында сорашасы килә, әмма, сүз башласа, комачаулар кебек тоела иде.
— Ә нигә сез оформитель булып эшлисез? Художник яки скульптор эше ошамыймыни? — диде Мәрьям.
— Архитектура, шәһәрләр төзелеше — минем мәхәббәтем. Ә инде гашыйк булгач, сөйгәнем тәкәббер, миңа баш бирми, гел ялындыра, дип, яки кимчелекләрен табып кына аннан ваз кичеп булмый. Авыр
булса да сөясен Хәер, архитектурага гашыйк кеше калада бер мин генә түгел.
Әллә шаярта, әллә чынлап сөйли шунда. Теле такылдаганны колагы ишетми булса кирәк: тавышы төссез янгырый, үзе һаман эше белән мавыккан. Сүзе дөрес инде. Менә кимчелеген таптым дип кенә Шәүкәтне ташлап кара син...
— Сезгә задание бирделәрме соң әле?
— Юк. Хәер, Моратның теге кичәдәге чыгышыннан сон мин әллә чыннан да икенче якка тайпылыйммы дип торам.
Газиз, пумаласын палитрага куеп, Мәрьямгә кызыксынып карады:
— Башта үзегезне сынап карарга кирәк. Аннары Морат ул сүзләрне аптыраган минутында гына әйтте. Ул үзен күрсәтәчәк әле. Аның канатлары сынмаган, чөнки күп эшли, күп белә, күп уйлана...
Газиз тагын эшенә тотынды.
— Ул эшләр иде дә, бәлки, мөмкинлекләр юк бит, — диде Мәрьям.
— Мөмкинлекләрдә булыр. Дөнья үзгәреп тора. — Аннары ул, Мәрьямнең уен сизенгәндәй, сүзне Шәүкәткә күчерде. — Сезнең танышыгызны сәләтле художник диләр.
— Әйе, ул талантлы кеше.
— Кызык. Мин аның эшләрен карар идем.
— Ярый, мин әйтермен аңа.
Мәрьям урыныннан торып киндер янына килде. Ана кара буяу белән ясалган, яңак сөякләре бераз калкып торган, чөелгән борынлы түгәрәк йөз, кыйгач каш астыннан озынча күзләр карады. Кара чәч дулкынланып күзгә төшкән. Портреттагы кыз дөньяга гаж.әпләнеп һәм шул ук вакытта могжиза көтеп карый. Нәкъ менә шул күз карашы бу рәсем белән Мәрьям көзгедә күрергә гадәтләнгән йөз арасындагы охшашлыкны шактый киметә кебек иде.
— Мин мондый түгел ич.
— Ашыкмагыз. Бу схема гына әле. Аннары сез үзегезне белмисез ич. Мин сезнең үзегезгә таныш булмаган якларыгызны ачып салырга тиеш, шулай бит?
Бу Газизгә һәр нәрсә ачык, аңлаешлы, һәркемнең ни эшләргә тиешлеге мәгълүм. Аның янында син дә үзеңне көчле, акыллы итеп сизәсең—аның ышанычы кешеләргә дә күчә. Шулай да ниндидер корылык бар анда. Көчле хисләр, шикләнү, газапланулар — берсе дә аңа таныш түгел микәнни соң?
Әйткән сүзен үтәмичә калмый икән тагын, очраган саен Шәүкәтнең картинасы турында сорый торды. Шәүкәтнең мастерскойда беренче күренүендә үк, Мәрьям ана Газизнең үтенечен әйтте. Моңарчы мөнәсәбәтләрен жайлый алмый аптырабрак йөргән ике яшь кешегә бу мәсьәлә сүз башлау өчен ярап куйды тагын. Дөрес, Шәүкәт чыраен сытып кына риза булды. Шулай да Мәрьям Газизгә шалтыратты, кичкырын эш беткәч, алар өчәүләп художество училищесына киттеләр.
Шәүкәт аларны зур, шыксыз бүлмәгә алып керде. Стенада берничә картина эленеп тора иде. Бүлмә караңгы иде инде: Шәүкәт ут кабызды. Мәрьям полотноларга күз йөртеп өлгермәде, Газиз уң як кырыйдагы картинага килеп тотынды:
— Шушымы? —Ул шунда картинаны карау өчен уңайлы нокта эзләнеп, уңга-сулга чайкалды.
Чыннан да, башка әсәрләр арасында бу полотно бик нык аерылып тора иде. Җәйге айлы төн. Әле генә яңгыр явып узган, ахры, һаваның чисталыгы, үтә күренмәле булуы сизелеп тора. Юеш тротуардагы зур күлләвектә саргылт кәрнизле таш йорт чагыла, йорт почмагына бер кыз сөялгән: аның бөтен кыяфәтеннән инде бик озак көткәне сизелеп тора. Күрәсең, ул егетен көтәдер, йортлар арасыннан күренгән күк йөзенең итәге инде аллана башлаган...
Бу күренеш күңелдә татлы әрнү, монлы уйлар уята Килерме ул бәхет, килмәсме? Рамда, этикеткада: «Җиде төн уртасында», дип язылган иде.
Мәрьям артына борылып карады. Газиз күзләрен картинадан алмый. Шәүкәт маңгаена төшкән кыска чәчләре астыннан астыртын гына аны күзәтә, юка иреннәре кысылган. Бары урындык артына ябышкан * бармаклары гына аның дулкынланып Газиз хөкемен көткәнен сиздереп < тора иде
Ниһаять, Газиз борылып Шәүкәткә кулын сузды:
— Котлыйм. Бу синең беренче уңышың, билгеле. Сәләтең бар, хис- |
ләрең җитәрлек. Эшләсәң, тырышсаң, рәт чыгачак синнән. н
Мәрьямгә бу мактау әз тоелды. «Сәләтле» генәме сон, талант иясе 1 бит ул Шәүкәт! Беренче уңышы, имеш. Искиткеч әсәр бит бу! Урамга 3 чыгып, Газиз белән хушлашкач, Шәүкәтнең дә шулай уйлаганлыгы < мәгълүм булды. S
— Бичара дилетант! Белеп торам көнләшүеннән шартлар дәрәжәгә = життс инде ул хәзер. Ул үзе сәнгатькә очраклы рәвештә килгән кеше £ бит. Әзме-күпме сәләте булган кеше баш художник кебек администра- £ тив эшкә урнашмый да инде. Ижат итәргә көче җитмәгәч, ичмасам, начальник булып тәм таба торгандыр
Аяк астында март аеның төнге салкыннан бозланып каткан кары £ шыгырдый иде. Мәрьям дәшмәде. Газизне шул рәвешле юкка чыгарып g ташлагач, Шәүкәт «пластинканы әйләндерде». §
— Ә ул кыз — син ул, — диде тавышын әкренәйтеп, эчке дулкын- <
лану белән. — Мин сиңа охшатып, синең өчен яздым аны. Әгәр мин ялгышсам, адашсам, килми калсам — көт мине! Күпме көтәргә туры = килсә дә — көт, яме! ч
Мәрьям туктап аның йөзенә карады Ул Шәүкәт әйтми калганнарны s ишетергә теләгәндәй сагайды, чөнки сөйгәненең әйткәннәре аны ни өчендер ышандырмый, бу сүзләрдә үзенчә кылану сизелә иде.
— Әгәр инде килмәсенме белсәм дә көтимме?
— Мин киләчәкмен. Кайчан да булса киләчәкмен
— Дөньяда төрле хәлләр булуы мөмкин, Шәүкәт. Үзеңне гомерлеккә бурычлы итеп куйма. Минем янга килә алмаслык хәлдә булсаң, нишләрмен мин?
— Мин үзем сина: «Көтмә мине, мин килмәячәкмен», дип әйтермен. Юк. мин сиңа алай дип әйтмәм. Көт, яме?
Күңелләрне жнлкетеп. йөрәкләрне ярсытып яз килгән чак иде. Мәрьям күңелендәге шомны куарга, Шәүкәт сөйләгәннәргә үзен-үзе ышандырырга тырышты,
Бәхетлеләр арасында
Мәрьям Шәүкәтнең дипло.м яклаган чагына бармады, чөнки ул үзе бик катгый итеп:
— Син килеп йөрмә, кирәкми, — дигән иде. Шулай да Мәрьямнең йөрәге түзмәде, аудиториягә кермәсә дә. училище янына бармый кала алмады ул. Базарларда гладиолуслар, роза чәчәкләре, канәферләр сата башлаганнар иде инде. Мәрьям бөтен базарны айкап, берәмтекләп сайлап, зур чәчәк бәйләме алды. Шул чәчәкләрне күтәреп училище бинасыннан төшкән күләгәдә бик озак торды ул. Аяклары талып бетте. Шатлыктан авызлары ерылган, дулкынланудан битләре алланган дипломчылар ла чыга башлады. Аларның һәрберсе Мәрьямгә игътибар белән карый, чаярак егетләр:
— Чибәр кыз, бу букет мина түгелме’ Мина булса, бирегез тизрәк, мин аларны алырга лаеклы!—дип шаярткалыйлар да. Шайтан алгыры, алар бүген — жинүчеләр, алар — тантана итүчеләр, таныш булмаган чибәрләр чәчкә китереп бирсә дә, бер дә гажәп түгел! Шу на күрә кем дә булса аларны тыйнаксыз яки әдәпсез санар дип уйлау аларның башына да килми. Аларның дулкынлануы, ташып торган шатлыгы Мәрьямгә дә йога.
— Юк шул, сезгә түгел бу чәчәкләр! — ди ул, гафу үтенгәндәй елмаеп.
Менә ишектә Шәүкәт күренде. Анын сөмсере коелган, гадәттә киеренке иңнәре дә салынып төшкән кебек. Ул хәтта Мәрьям ягына күз дэ салмады.
— Шәүкәт! — диде Мәрьям борчылып. — Әллә син һаман якламадың әле?
— Ә-ә, синмени бу? Әйдә, — ул Мәрьямне култыклап алды. —Эш бетте монда.
— Якладыңмыни? Алайса, котлыйм! — Ул кыюсыз гына чәчәкләрне ана сузды.
— Ташла... Котларлык берни дә юк. — Ул чәчәкләрне кулы белән этте.— Дүртле куйдылар. — Аннары ярсып:—Син үзен күрдең бит, үзең күрдең, анда, стенада, минекенә әз генә булса да якын килгән бер әсәр дә юк иде. Шулай бит! — Мәрьям шулай дигәнен белгертеп башын иде. — Ә ул пешеп житмәгәпнәрнен күбесе «отлично» алды.
— Синең эшеңнең кай жире ошамады соң аларга?
— Рәсем ясау техникам начар, имеш. Укыганда да тырышлык жит- мәде, дип, укытучысы сайрап тора. Әлбәттә, мин анын кураена биемәгәнгә үч ала. Ә үзенең өйрәтер бер нәрсәсе дә юк иде. Сәнгатькә кадалган бер сөлек кенә ул! Кагыйдәләр ятлаган да шуны тәкърарлап йөри. Үзенең ике тиенлек тә әсәр язганы юк! Шул да сәнгать әсәрләре турында фикер йөрткән була бит. Ничего, күрсәтермен әле мин аларга кем икәнемне!
Шәүкәтнең кимсенүе аңлашыла. Әмма ни өчен шул чаклы үзенне- үзең ашарга? Дүртле дә начар билге түгел бит? Мәрьям егетне тынычландырырга тырышкан саен, Шәүкәт кыза гына барды. Ике-өч көн үткәч кенә башка нәрсәләр турында сөйләшер хәлгә килде ул.
Зәһәр Камәрия
Морат Мәрьямгә проект заданиесе бирде.
— Менә, төп магистраль урамга чыга торган өч йортка проект төзеп кара әле, — диде ул. — Алар өчесе рәттән торалар. Тышкы оформление- сен уйларга кирәк... Бу йортларга проектны Гаделшина эшләгән иде инде, безгә ул ошап житмәде. Менә син эшләп кара, әгәр синең вариант яхшырак булса, кабул итәрләр, бәлки.
Мәрьям жилнең каян искәнен шунда ук аңлап алды: аңа задание бирүне Газиз үтенгән иде бит. Морат исә Мәрьямгә әллә ни өмет багла- маса да, өстеннән бурычны төшерә, соңыннан, «Менә бит, булдыра алмады, төзү институтыннан нинди архитектор чыксын»,— дип акланырга жай эзли.
Үзәк урамнардагы йортларга сметада каралганнан артыграк расход тотарга рөхсәт ителә. Бинаның тышкы күренешенә үзгәрешләр кертергә ярый, әмма эчке планировкасына кул тидерергә рөхсәт ителми иде.
Мәрьямгә нәкъ менә шушындый өч йорт эләкте дә инде. Иң элек ул йортлар салыначак урынны карап кайтты. Урамы бик киң, трамвай,
троллейбус, автобуслар йөри, жэяүлеләр дә. машиналар да агылып тора. Йортларга каршы якта бакча булачак икән
Мәрьям ашыкмады. Әйе, гадәти биш катлы, дүрт подъездлы, 64 әр квартирлы йортлар булачак алар. Беренче катларында ресторан, китапханә һәм кием-салым кибете булачак. Өч йорт та тышкы яктан юка таш плитәләр белән тышланачак. Өченче каттан башлап һәр квартир- * да — балкон. Аның ниен үзгәртәсең? $
Хәер, балконнарны парлап-парлап берләштерергә дә була бит. Ул 5 чакта бер озын балкон ике гаиләгә була дигән сүз. Аны плитә белән 3 урталай бүлеп куярга мөмкин. Балкон араларын ике рәт төсле плитәләр < белән тоташтырсаң? Ни төсле булырга тиеш ул киң тасмалар? Куе ( кызыл төстә, билгеле. 3
Өч йортны бергә тоташтырып салырга була. Алар бер-берсенә икен- < че каттан алып тоташалар, беренче кат \рыны йөрер өчен буш кала. 5 һәр йортка алты бүлмә, алты лоджия арта дигән сүз бит бу. Димәк, “ икешәр бүлмәле урынына өчәр бүлмәле булачак ул квартирлар... <
Мәрьям ашыкмады. Ул озак уйланып, төрле яктан үлчәп һәм бик < дәртләнеп төзеде бу проектын. “
Морат, проектны күрү белән, урыныннан сикереп торды да дирек- ♦ торга йөгерде. Дөнья аны сак булырга, үз фикерен кычкырганчы, олы- < раклар сүзен тыңлап карарга өйрәткән иде.
— Молодец, булдыргансың, безгә ошады бу эшен, — диде ул дирек- =
тордан чыккач. — Бу йортлар синен проект буенча салыныр, дип өмет < итик. 3
Морат бу сүзләрен обстановканы исәпкә алып бетермнчәрәк әйтеп ® ташлады: Камәрия төшке аш ашарга дип урыныннан кузгалган иде. Моратның сүзләрен ишетеп алды да - «Кая, нинди проект ул?» дип килеп - тә җитте. Сүзнең әлеге шул 183—187 иче йортлар турында икәнен белгәч, чәчрәп тә чыкты:
— Бәлеш, мин бу йортларга проектны төзеп, документациясен тапшырып бетердем бит инде? Ул нинди кешене мыскыл итү ул? Каян килгән ди ул бер кеше эшен икенчесеннән төзәттереп утыру? Мин үземне мыскыл иттерергә ирек бирмәм, сигез ел инженер булып эшләгән кеше мин! — дип, аңына килә алмый торган Морат кулыннан эскизны тартып алды да, тимерле үкчәләре белән яман шыкылдап, мастерскойдан чыгып та китте.
Директор, тукта, булыр-булмас эшкә гауга куптарып йөрмә әле. бу мәсьәлә хәл ителмәде бит, дигәндер инде. Шул көннән Камәрия Мәрьямне кан дошманы итеп күрә башлады, жае туры кнлсә-килмәсә дә төрттерә, кимсетергә тырыша торган булды.
Атна-ун көннән Мәрьямнең проектын кабул иттеләр. Бу хәбәрне Газиз алып килде. Ул Мәрьямне коридорда очратты да, котлыйм дип, тәмам югалып калган кызнын маңгаеннан йомшак иреннәре белән үбеп тә алды. Анын үбүендә туганнарча якын, үз итүдән башка берни дә юк иде.
Ул да кереп китте—коридор борылышыннан Мәрьямгә каршы Шәфикъ абзый килеп чыкты
Ул чакта коридорда Камәрия күренмәгән иде бугай. Әллә соң бу вакыйганы Шәфикъ абзыйдан ишетте микән?
Мәрьямнең проект эшләп азаплануына да, аны кабул итүләренә дә исе китмәде Шәүкәтнең. Типовой проектта кызыл тасмалар сызу һәм газоннарны ничә метр киңлектә утыртырга кирәклеген исәпләп утыру — ижади эш түгел, хәтта кызыклы шөгыль дә түгел иде, аныңча Мәрьям эченнән генә рәнжеп тә куйды: бар икән, Шәүкәтнең үз эше генә эш! Икенче яктан караганда, дөрес тә инде «Джоконда» биеклегенә омтыл- )ан талант иясе янында пүчтәк эшен белән мактанып буламыни?
Мәрьямгә яңа задание бирергә ашыкмыйлар иде әле. Ә аның тагын эшлисе, эзләнәсе, табып сөенәсе килде. Шул ук жәйне Казанда революция өчен көрәштә һәлак булган геройларга һәйкәл куярга карар чыкты, һәйкәл проектына ябык конкурс игълан иттеләр. Конкурсның ябык булуы Мәрьямне дә кулына каләм алырга дәртләндерде. Ачыктан- ачык, менә бу минем эш, дип кешегә күрсәтергә кыенсыныр да идең, ә болай аның Мәрьям эше икәнен кем белә?
Авылга кайткач та Мәрьям тик тормады: һаман уйланды, һаман эзләнде. Ялдан килгәндә ул инде нишләячәген яхшы белә һәм бу турыда Шәүкәт белән бик тә киңәшәсе килә иде. Ләкин Шәүкәт белән киңәшү дә, рәхәтләнеп сөйләшү дә насыйп булмады.
Күпердә
Уф, нишләп бу чаклы эссе соң әле өйдә? Әллә җылыткыч батареяләр артык нык кызганмы? Мәрьям, урыныннан торып, ялан аяк тәрәзә янына килде. Әйе, батареялар ут кебек, кул тидерерлек түгел.
Мәрьям тәрәзә чаршауларын ачты. Урамда шыксыз, күңелсез- Бераз жилли дә, ахры, иртәгә, мөгаен, көн суыныр. Тәрәзәгә каршы салынган ике катлы балалар бакчасының бер бүлмәсендә генә ут яна. Күрше йортларда бер генә якты тәрәзә дә юк, бар кеше йоклый, күрәсең, вакыт бик соң инде. Багана башында электр лампочкасы чайкала. Әнә урамнан егет белән кыз узып бара. Әллә соң ир белән хатын микән? Култыклашмаганнар да, бер-берсенә сыенмаганнар да. ашыгып атлыйлар ...
. .Көзге караңгы кичләрнең берсендә Мәрьям белән Шәүкәт урамнардан янәшә үткәннәр иде. Ләкин үзләре янәшә атласалар да, алар арасында кичә алмаслык упкыннар хасил булган иде инде.
Шәүкәт авылыннан бик нык үзгәреп килде. Хәер, читтән караган кеше моны сизмәс тә иде әллә. Әмма Мәрьям Шәүкәтнең күңелен акларга өйрәнгән иде инде. Мәхәббәте аны Шәүкәтнең кәефендә булган бик кечкенә үзгәрешләргә дә сизгер итте. Дөрес, егет шәһәргә килеп төшү белән Мәрьям янына, проект институтына йөгереп килде. Алар кольцодагы ашханәгә кереп, ашап чыктылар. Тик Мәрьямнең тамагыннан ризык үтмәде, Шәүкәтнең дә тәлинкәләре бушамады. Аннары Болак буена чыгып, күпер рәшәткәсенә таяндылар да, яшел мүк белән капланган хәрәкәтсез суга карап тордылар. Көн жылы, һава тузанлы, урамнар шау-шулы иде. Мәрьям бер сәбәпсез көлде дә көлде. Шәүкәтнең исә йөзе җитди, күз карашы сынаулы, кашлары җыерылган иде.
— Ул кадәр кычкырып көлмә,— диде Шәүкәт ахырда түземе бетеп. — Хәерлегә түгел синең бу көлүең.
Бәхетсезлек килгәнен Мәрьям үзе дә йөрәге белән сизенде, тик акылы моны сыйдыра алмады.
Алар кич очрашырга суз куешып аерылыштылар. Әмма эш бетүгә Шәүкәт килмәде. Мәрьям аны баскыч төбендә дә, урамда да шактый озак көтте. Ахырда, эңгер-меңгер төшә башлагач, аның янына үзе барырга булды. Без күптәнге якын дуслар лабаса, дип үзен-үзе акларга тырышты ул. Бәлки, бик ашыгыч, бик әһәмиятле эше килеп чыккандыр, бәлки, ташлап чыгып китә алмаслык кеше килгәндер. Әзме сәбәп булырга мөмкин! Будильник куеп йокларга яткан булса — ул бит юлдан килгән, арган кеше, — будильник шалтыраганын ишетмәве мөмкин. Ниһаять, будильникның бозык булып, кирәк вакытта ___________________________________________ шалтырамавы да бик
мөмкин бит!
Иң яхшысы—болай газапланып йөргәнче, барып сәбәбен белү. Ичмасам, Шәүкәтне күреп, сөйләшеп тә кайтыр, бик-бик сагынды бит ул аны, көннәрен түгел, сәгатьләрен санап көтте.
Шулай да бер сылтаусыз егет ишеген барып кагарга батырчылык итмәде ул. Юл буе сылтау эзләп барса да, чуалган зиһене берни дә уйлап чыгара алмады. Акылы белән үзен ничек кенә юатмасын, күңеле тыйгысыз иде аның.
Урам чатында чәчкә сатучы очрады Мәрьям аннан зур йөнтәс, куе кызыл георгин сатып алды. Чәчкә, моңлы уйга чумгандай, авыр башын юан сабагына кыңгыр салган иде.
Мамадыш тракты дип аталган таш юллы киң урамның ике ягында да, бакчаларга күмелеп, агач йортлар утыра. Урамга алма исе аңкыган. Карангы төшкән, ләкин баганалардагы лампочкаларны кабызмаганнар әле. Сирәк-мирәк үткән машиналар, урам өстеннән тәбәнәк кенә очкан самолетлар чамадан артык улый кебек. Биек коймалар артында чылбырга бәйләнгән тук этләр өрә. Куркыта, күңелне шомландыра иде бу урам.
Мәрьям таныш урыс капканы йодрыгы белән дөбердәтте. Ишек алдында шашынып овчарка өрергә тотынды. Шау-шуга Шәүкәтнең фатир- даш иптәше чыкты.
— Исәнмесез! Шәүкәт өйдәме?
— Өйдә, — диде егет. — Әйдәгез, керегез!
— Рәхмәт. Кереп тормыйм инде. Үзе генә чыкмас микән'1
Егет кереп киткәч, Мәрьям кинәт куркуга төште. Я алла, төн жит- кәч егет артыннан килү оят бит инде Шәүкәт, бәйләнчек булды бу, дип уйламасмы? Дөрес, элегрәк булса, аның башына бер дә начар уй килмәс иде, ул Мәрьямне күргәч, чын күңеленнән сөенер генә иде дә бит.. Ә хәзер Шәүкәтнең ни уйлаганын һич белеп булмый. «Китәргә кирәк.— диде Мәрьям үз-үзенә. — Күзенә күренгәч, ни әйтермен» Ләкин бераз киткәч, тагын борылып килде. Хәзер соң инде, барыбер ул килгәнне Шәүкәт белде биг.
Менә капканың авыр келәләре шалтырады, усал эт яман чыелдап куйды һәм капкадан Шәүкәт килеп чыкты.
— Нишләп биредә торасың? Әйдә керик. Закир сине чакырмадымы әллә?
$ $
3
I
3
I х
*
3
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
Мәрьям, дулкынлануын сиздермәскә тырышудан, артык кычкырып һәм ашыгып сөйләргә тотынды;
— Юк, ул чакырган иде дә, мин кермәдем. Ашыгам, соңга калам. Безнең Дуся түтәй мин кайтканны көтми, ята да йоклый... Вакытсыз килгән булсам, ачуланма инде.
— Вакытсыз түгел... Әле ашарга гына утырган идек. Әйдә, чын, керәбез, бәрәңге ашап чыгарсың...
— Нинди бәрәңге, тәмлеме?
— Әрчеп пешергән... — Шәүкәт бераз уйланып торды. — Юк, гафу ит. Чикмәнле бәрәңге. — Аннары моңсу гына елмайды. — Ярый әле, чикмәнле иде, югыйсә тоз урынына шикәр комы салганмын...
Ул арада Мәрьям үзен кулга алырга һәм килүенә сылтау табарга өлгергән иде инде.
— Мин сездә жәй көне үк зонтигымны калдырган идем. Шуны гына алып чыгып бнрсәнче. Көз бит, яңгырлар башланыр
Шәүкәт озак көттермичә генә зонтикны алып чыкты. Караңгыда аның йөзен ачык күрә алмады Мәрьям, шулай да егет аңа кашларын жыерган кебек тоелды
Инде китәргә дә кирәк иде кебек. Шул чак Мәрьямнең исенә келт итеп сумкасындагы күчтәнәч килеп төште.
— Бәй, оныта язганмын. Мин сиңа авылдан карлыган алып килгән идем бит. Свежий көе алып кнлмәкче идем, бозылыр дип курыктым. Шикәр комы белән бутарга туры килде. Мә, шикәрле бәрәңге ашагач, моны кабып чәй эчәрсең.
Шәүкәт кулларын артка яшерде:
— Юкка мәшәкатьләнгәнсең. Мин баллы әйбер яратмыйм шул.
Шәүкәт моны шундый итеп әйтте, Мәрьям кыстап торуның мәгънәсез икәнен шунда ук аңлады. Бу — егетнең аны читкә этәрүе иде. Мәрьям карлыганын кире салгач, сумкасы чамасыз авыраеп киткәндәй булды.
— Сау бул.'Мин китәм, — диде Мәрьям бераз сүзсез торгач, ләкин тиз генә урыныннан кузгала алмады. Шәүкәт аның ни көткәнен аңлады.
— Биредә бер үзең йөрергә ярамас. Әйдә, озатып куям.
Алар урам уртасыннан янәшә киттеләр. Мәрьям аны сынар өчен юри читкәрәк тайпылды, Шәүкәт исә ана якынлашмады. Баш очыннан әледән-әле яман улап самолетлар уза, аэродром якын гына бирегә. Самолет канатларында яшелле-кызыллы утлар җемелди: «Бәрелә күрмә, сак бул», — ди ул утлар.
Алар сөйләшмиләр. Мәрьямнең бер кулында сумка, икенчесендә йөнтәс чәчкә. Караңгыда ул кап-кара булып күренә. Күңелендә мен төрле уй булса да, Мәрьям сүз башларга җай тапмый, чөнки ул «яңа» Шәүкәт белән ничек сөйләшергә кирәген белми, аның өчен сүз таба алмый.
Университетның биш катлы тулай торагы каршында тирән чокыр бар. Аның төбеннән тимер юл үтә. Тулай торактан килгән сукмак белән барсаң, шул чокыр аркылы салынган тар гына такта күпергә килеп керәсең.
Күпер уртасына житкәч, Мәрьям туктады, култыксага таянып, аска, тонык кына ялтыраган рельсларга карады. Аннары күтәрелеп Шәүкәткә борылды:
— Ни булды сиңа, Шәүкәт?
— Ни булсын, берни булмады...
Мәрьям сораштырырга кирәк түгелен дә бик яхшы белә. Ул ни генә әйтсә дә, Шәүкәтнең күңеленә хуш килмәсен дә сизә, тик тыела алмый, тагын сорый:
— Юк, нидер булган сиңа. Син бик нык үзгәргәнсең, шулай бит?
Шәүкәт бөтен гәүдәсе белән тураеп нидер әйтә башлаган иде, баш очыннан утларын җемелдәтеп самолет узып китте, мотор гүләве Шәүкәтнең тавышын күмде.
— Үзгәрү гаҗәпмени? — диде ул самолет ерагайгач. — Дөньяда мәңгелек берни дә юк. Әгәр синең миңа мөнәсәбәтең үзгәрә икән, бу бер дә гаҗәп булмаячак.
Мәрьям, аның сүзләреннән йөзен капларга теләгәндәй, кулын күтәрде. Кулында чәчкә икән. Ул шул чәчкәсе белән Шәүкәтнең яңагына сукты. Берне... икене... Егет читкә тайпылмады, хәтта йөзен дә бормады. Мәрьям аның саен үчләнеп, киңрәк селтәнеп, яңаклавын дәвам итте. Уңлап-суллап... Авыр чәчкә шап-шоп килде... Ниһаять, чәчәк өзелеп чокырга чәчрәде, Мәрьям кулында сабагы гына калды.
Шәүкәт шәрә сабакны сак кына алды да гаҗәпләнеп карады, тик ләм-мим сүз дәшмәде. Әгәр чыннан да күңеле сүрелгән булса, ул гаепле кешедәй түзеп тормас иде... Мәрьям күкрәге белән күпер’ култыксасына ятты, шушы култыкса аша сикереп, аска, чокырга ташланасы, ялтырап яткан рельсларга башын бәрәсе килде аның. Ул сумкасыннан банканы алып, төшереп җибәрде, пыяла ватылган тавыш тонык кына ишетелде.
Шәүкәт гадәттәгедән басынкырак тавыш белән әкрен генә сөйли башлады:
— Еллар үткәч, син минем хаклы булганымны аңларсың әле...
— Ник еллар үткәч? Ник хәзер түгел? Ник син минем белән ачык- тан-ачык сөйләшмисең?
— Хәзер син мине аңламаячаксың... Аннары сөйләшеп торуда ни мәгънә?
— Димәк... барысы да бетте?
Шәүкәт дәшмәде. Дәшмәү ризалык билгесе иде...
Мәрьям, култыксадан аерылып, беренче адымын атлады. Ул үз-үзен кулга алырга өлгергән иде инде. Алар күпердән икесе ике якка чыктылар. Бераз киткәч, Мәрьям, үксегәнен ишеттермәс өчен, йодрыгын тешләде. Бетте...
Бу хәлгә акыл күзе белән караганда, Мәрьямнең ул чактагы киче- . решләренә әллә ни сәбәп тә юк иде кебек. Шәүкәт белән аларнын мөнәсәбәтләре артык тирәнгә кермәгән иде. Кешеләр яшь чакта сөешә- * ләр дә аерылышалар, үпкән-кочкан җилгә очкан... 5
Юк, алай түгел икән шул. Мәрьям Шәүкәтне чын күңелдән яраткан, g ана ышанган, аныкы булачагына тәмам инанган иде инде. Соңгы ел < эчендә ул тормышын аңа гына багышлады, барлык дус-ишләреннән, | якыннарыннан читләште. Яшәвенең мәгънәсен Шәүкәт белән бергә 3 булуда, аның мәхәббәтендә генә күрә иде ул. <
Хәзер Шәүкәт аның белән араны шул чаклы кинәт һәм аяусыз < өзгәч, Мәрьямнең киләчәген яктырткан утлар сүнеп киткәндәй булды. Киләчәк караңгы, тирә-юньдә бушлык. Ни өчен җирдә яши ул, беркем- < гә дә кирәк булмагач?
Табигать хатын-кызга көч-куәтне, күңел ныклыгын ирләргә караганда ким биргән, чөнки ул аларга башка бурычлар йөкләгән. Хатыннарны балалар белән беррәттән жил-давыллардан, авырлыклардан ирләр сакларга тиеш, күрәсең.
Ир күләгәсенә ышыкланырга, кемгәдер кирәк булырга омтылмаган, кеше өчен яшәргә теләмәгән хатын-кыз — хатын-кыз түгел. Киресенчә, сөйгәне өчен, кеше өчен олы жаваплылыкны үз җилкәсенә алмаган, хатын-кызны жил-давылдан сакламаган ир-егет — ир түгел.
Егетләре ташлаган кызлар, ирләре ташлаган хатыннар үзләрен ким-сеткән өчен гарьләнеп яки балаларын ялгыз тәрбияләүдән куркып ела-мыйлар. !0к, эш бөтенләй анда түгел. Аларга үзләрен яклый, саклый, көч бирә торган кеше кирәк. Аларга тормышларын, бөтен барлыкларын багышларга кеше кирәк.
...Шәүкәт белән күпердә саубуллашмыйча да аерылгач, кайтып җиткәнче Мәрьямнең күзенә ак-кара күренмәде.
Дуся түтәй ана ишек ачты да, үз алдына нидер сөйли-сөйли, текә, тар агач баскычтай икенче катка менеп китте. Аның бизәкле ситсыдан тегелгән итәгенә борыны белән тия язып, арттан Мәрьям иярде.
Сиксәннән узган Дуся түтәй бик таза әле, суын да үзе ташый, кибетенә дә йөгерә. Үз гомерендә ике ир җирләгән, биш бала табып берсен дә исән үстерә алмаган, картайган көнендә олы йортта ялгыз калган.
Дуся түтәй гомерен Тимоша исемле ата мәчене тәрбияләп үткәрә. Аны иркәли, пенсия акчасына аның өчен ит-сөт сатып ала, кичләрен аның көндез нишләгәнен сөйләп утыра.
Бүген Тимоша өйгә кайтмаган икән, Дуся түтәйнең шуна кәефе юк.
Ул Мәрьям бүлмәсенең ишегенә аркылы басты да, борынын мышкылдатып (әллә елаган да инде), шул турыда сөйләргә тотынды:
— Бөтен урамны әйләнеп чыктым инде, кайларда гына йөри икән бичаракаем. Бигрәк матур, бигрәк сөйкемле иде шул, мөгаен, урамнан берәрсе тотып алып киткәндер. Ерак алып китсәләр, нихәл итәрмен! Юлны таба алмавы да бар бит әле анын!
Мәрьям мәче дигән ялагай һәм астыртын хайваннарны яратмый. Ә иңгә менеп кунакларга гына торган бәйләнчек, симез һәм иркә Ти Mo- шаны бөтенләй җене сөйми иде аның. Дөньяда мәче өчен яшәгән карчыкның язмышы ана коточкыч булып күренде.
Ул бүлмәсенә керде, Дуся түтәй кермәсен дип ишек келәсен элде дә, пальтосын да салмыйча караешына ауды ..
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
Шәфикъ абый Бохарасы
Төннәреңне йокысыз үткәргәндә ниләр генә уйлап бетермисең? Үткән-нәрне искә төшерү кешегә сөйләү белән бер түгел. Сөйләгәндә кайсын- берсен яшерәсең, кайсын-берсен үзгәртәсең. Ә менә намусыңнан бер нәрсә дә яшереп булмый, намусың барсына да шаһит, барын да белә.
Мәрьям дөньяда терәген югалтты. Ул үзен бер мәгънәсезгә, бер кирәксезгә яши дип исәпли иде. Аның эше — катлаулы түгел, гадәтләнгән эшне куллар үзләре башкара, ә уйлар һаман бер тирәдә әйләнә.
Эчтән кара көек булып янып бетсә дә, Мәрьям дигән кеше дөньяда яши иде әле. Ул элеккечә эшли, ашый, йоклый алмаса да, кичләрен урынына ята, таныш-белешләре белән сөйләшә иде. Ул хәтта үзен-үзе иҗат эше белән шөгыльләнергә дә мәҗбүр итеп карады.
Әлеге ябык конкурста катнашырга дигән нияте, инде әзер эскизлары бар иде аның. Дуся түтәйнең: «Бар икән, хатын-кыз түгелдерсен син, юбка кигән малайдыр, бөтен дөньяны чүплисең!» — дип мыгырдавына колак та салмыйча, төннәр буе катыргы, фанер, пенопласт турап, һәйкәлнең макетын ясады.
Кабер өстендә Ана тора. Ул хәсрәтле күзләрен югары күтәргән, үткән гомерендәге зур югалтуларны, авыр фаҗигаләрне, җиңү тантанасын— барысын берьюлы исенә төшергән... Әллә Мәрьямнең кайгы кичергән чагы булганга, образда трагик мотивлар өстенлек алган иде. Мәрьям үзенең проектын беркемгә дә күрсәтеп тормады. Саҗидә апага гына серен ачып, аннан макетны комиссиягә тапшыруын үтенде.
Конкурста Мәрьям проекты дүртенче урынга чыкты. Анда башка шәһәрләрдә эшләүче күп кенә художникларның һәм архитекторларның проектлары булуны исәпләгәндә, бу Мәрьям өчен зур куаныч иде. билгеле. Жюри членнары заманча итеп эшләнгән обелискларны яхшы дип таптылар. Беренче премияне архитектор Морат Шәехзаднн һәм художник Газиз Фатхуллинга бирделәр.
Конкурста җиңеп чыгучыларның исемнәре ачылгач, кинәт барысы да Мәрьямне сәләтле, тырыш, архитектор булырга әллә кайчаннан лаек кеше, дип таптылар.
Нәкъ шул айны, институт бетереп Казанга килгәненә ел ярым узгач, яшь архитектор Сухоруков квартиры юклыгын, юньле задание бирмәүләрен сәбәп итеп, Алма-Атага китәргә йөри иде. Мондый хәлләр елга берничә тапкыр кабатланып торганга, берәүнең дә исе китмәде. Морат кына үз постыннан качкан «дезертир»ны күрми дә башлады: «Әйдә, ычкын. Алма-Атада сиңа пешерелгән бишбармак суына күрмәсен!»
Сухоруковның китүе Шәфикъ абый өчен генә бик зур вакыйга булды. ул тагын Бохараны исенә төшерде. Шәфикъ абый пенсия яшенә җитеп килә инде, шуңа күрә, аның эшкә омтылышы да юклыгын исәпкә алып, заданиеләрне анда-санда гына бирәләр иде аңа. һәм ул үзе дә моны шулай булырга тиеш дип исәпли: кешене эштә яндырып үтерергә димәгән, бераз пенсиягә чыгып яшәрлеген дә калдырырга кирәк ләбаса.
Соңгы ике атнасын бернинди эшсез үткәргән Сухоруковка Бохарада салынган биналарны бәйнә-бәйнә тасвирлап бетерде ул. Аннары чаян-нарның явызлыгына, арык суларының болганчыклыгына, тут җимешенең тәменә — гомумән, экзотикага күчте.
Ул бик кызып китсә, кычкырып сөйләшә башласа, Морат башын күтәреп, аңа таба күзлеген генә елтырата, Шәфикъ абый янә пышылдауга күчә иде.
Ниһаять, Сухоруков китте, Шәфикъ абыйның күзләре кызарып, пеләше күгәреп калды. Ул берничә көн аптырап, үзенә шөгыль таба алмый йөрде.
Бушаган урынга Мәрьямне архитектор итеп күтәрделәр. Бу турыдагы приказга Мәрьямнең исе китмәде, ул аның үз тормышында нинди зур үзгәрешләр китереп чыгарасын белми иде әле. Ләкин Мәрьямнең үсүен ике кеше зур вакыйга кебек кабул итте.
— Котлыйм, Мәрьям, — диде Сажидә апа, чын күңелдән сөенеп.—
Яшь чакта эшләп кал. Син әллә нинди зур эшләр башкарырсың әле. * күренеп тора. *
Ирина Сергеевна хөрмәт йөзеннән Мәрьям янына үзе үк йөгереп < керде. Ул шатлыгыннан бер урында басып тора алмый иде: _
— Ну, Мәрьям, молодец! Син беренче хатын-кыз архитектор бездә. <
Хәзер синең эшең искиткеч булырга тиеш. Үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнебезне ирләргә күрсәтик әле. Әгәр юл бирми башласалар, миңа _ гына әйт, минутында урыннарына утыртырбыз аларны . 3
Мәрьямне бу чаклы күтәрүгә эчтән кайнап утырган Камәрия Ирина ч Сергеевнаның сүзен иң кызган жирендә бүлде:
— Бәй, моңарчы да әллә кая китә алмадылар әле ирләр. Берсенең я
дә миннән артык эшләре юк. «
— Әйе, әйе, — диде Ирина Сергеевна, Мәрьямгә күз кысып. Ул х
Камәрияне надан, сәләтсез кешегә исәпли һәм хатын-кызларның дәрә- ф жәсен үстерүдә ана бернинди дә өмет багламый иде. Шулай да Камәриягә дөресен әйтү хәтәр икәнен истә тотып, дипломатик ход ясады: — я Менә иптәш Гаделшина үрнәгендә эшләрсең. Хатын-кызларны архи- § тектура өлкәсендә дә тиешле югарылыкка күтәрү сезнең кулда хәзер. § Бу изге эштә мин сезнең ярдәмчегез, хезмәтчегез! — диде. S
Җил уңаена
Кыш килде Күксел болытлары, ачы җилләре, озын төннәре белән кыш килде. Мәрьямнең тәне генә түгел, күңеле дә туна иде кебек.
Ләкин ул суыклык астында кечкенә генә өмет чаткысы яши иде әле: Шәүкәт «көт!» дигәч, ул үзе «көтмә» дигәнче Мәрьям аны көтәргә вәгъдә биргән иде бит. Әлегә кадәр Шәүкәтнең актык өметне өзәрлек ул сүзне әйткәне юк. Хәер, оныткандыр инде ул бу турыда, яисә жай тапмыйдыр, чөнки проект институтына бер генә дә кергәне юк бит. Я булмаса, мәсьәләне тәмам хәл ителгән, аралар өзелгән дип исәпли юргандыр.
Шулай да Шәүкәтне көтә иде Мәрьям. Чөнки аяусыз хакыйкатьне берьюлы аклап кабул итә алмады ул, анык күңелендә һаман да өмет чаткысы яна иде әле: дөнья үзгәреп тора, бәлки алар арасындагы киртәләр юкка чыгар һәм барысы да рәтләнер. Бу бигрәк тә кызның, Шәүкәт аны ярата дип, күптәннән ышанып йөргәнлегеннән килә иде.
Газиз кергән иде. Художникларның «Олы Идел» күргәзмәсе ачылуын сөйләде. Антов та үзенең «Жнде төн уртасында» дигән полотносын тәкъдим иткән булган. Юк, теге диплом яклаганын түгел, яна вариантын. Бусы тагын да яхшырак, ди Тик кабул итмәгәннәр, идея эчтәлеге сай, дигәннәр. Антов шул комиссиягә ачу итеп картинасын пәке белән кискәләгән..
Шушы яңалыкларны бөтенесе алдында сөйләгәч, Газиз Мәрьямне коридорга чакырып чыгарды.
— Шәүкәтнең кәефе бик начар, —диде ул. —Ана бик зур таяныч, терәк кирәк хәзер. Ана кая да булса китеп, дөнья ку pen кайту файдалы булыр иде. Бәлки сез отпускны хәзер алырсыз?
— Бәй, Шәүкәт ялга барсын дип, мин нишләп отпускы алыйм? Анда ни катнашым бар минем?
_ Сон... — Газиз бераз югалып калды. — Мин сезне өйләнештеләр дип ишеткән идем...
— Безнеме? Безнең инде күрешмәгәнгә дә ярты ел.
— Менә сиңа мә! — дип аптырады Газиз. — Миңа кемдер Аитовнык туенда булдым, дип сөйләгән кебек иде. Башка Аитов булды микәнни? Да-а, хәзерге вакытта синең ярдәмең бик кирәк иде ана. Ул юкка чыгарга мөмкин. Дуслык менә шундый чакларда сынала да инде.
Ул Мәрьямнең ни әйтерен көтте, ләкин бертөрле дә жавап ишетмәде, саубуллашып китеп барды.
Мәрьям, озак уйланулардан соң, бөтен горурлыгын артка ташлап, Шәүкәтнең хәлен читләтеп булса да белешергә дә уйлаган иде инде...'
Шәфикъ абый Мәрьямне янына чакырып алды да аның инженер булып эшләгән чагындагы сызымына юан бармагы белән төртеп күрсәтте:
— Кара әле. кызкай, синең мондагы тәрәзә урыннарына рамнарың сыймый бит. Ике сантиметрын кисеп ташларга кирәк була.
Мәрьям калька өстенә иелде:
— Кая әле, кая?
һәм көтмәгәндә колак төбендә зәһәр пышылдау ишетте:
— Аитов өйләнгән бит...
Мәрьям бөтен тәне кызышканны сизде, әмма сер бирмәскә тырышты.
— Шәфикъ абый, бу информациянең проектка ни катнашы бар?
— Мин сине бу мәсьәлә кызыксындыра торгандыр дип уйлаган идем.
— Бераз гына,— диде Мәрьям, елмаерга тырышып. Шәфикъ агай аның газаплануыннан рәхәт, тәм табып утыра иде.
Берничә көннән Шәүкәт ниндидер йомыш белән Морат янына кергән иде. Шәфикъ ага аны Мәрьям алдында башлы-күзле булуы белән котлады. Шәүкәт котлауларны рәхмәт әйтеп кабул итте. Димәк, өйләнүе хак икән.
Мәрьям иртәсен дә. кичен дә, шушы минутларда Шәүкәтнең башка берәү белән елмаеп сөйләшүен, урамнарда бергә йөрүен, башка берәүне назлап-иркәләвен уйлап, ут эчендә яна башлады. Көнчелек газапларын язмыш дошманыңа да күрсәтмәсен икән!
Ничек ул хисләр тиз туа да тиз үлә икән? Ничек инде күптән түгел яратып, ансыз яши алмастай булып йөргән кешегә бүген бөтенләй битарвф буласың, ник ул егылып үлми шунда, аның язмышы сине кызыксындырмый? Икенче берәүне кочканда, үпкәндә, ул мәхәббәтең искә төшеп, ничек үзәгең өзелми икән? Мәрьям моны аңлый алмады.
Соңыннан озын колаклар Шәүкәтнең өйләнү тарихын Мәрьямгә ирештерделәр. Егет авылга каникулга кайткач, бер кыз белән танышкан да. торган да. имеш. Соңыннан теге кыз бик елагач, кызганып, аиа өйләнгән, имеш.
Бервакыт алар көтмәгәндә троллейбуста очраштылар Шәүкәт ялгызы гына иде. Мәрьям шырык-шырык көлгән, шаярган булды. Сүз иярә сүз чыкты. Шәүкәт: «Мин синең алдыңда бурычлы түгел идем, башка кеше алдында бурычлы идем». — диде. «Бәхетеңне тапкан өчен мина рәхмәт әйт алайса», — диде Мәрьям, үчекләп.
Димәк, авылдан килгән кичне Шәүкәт Мәрьям белән юри ызгышырга теләгән икән. Ул Мәрьямнең аңа үпкәләп китүен теләгән, аерылышуда аны гаеплисе килгән, яна танышыннан Мәрьямнең начаррак икәненә үзен-үзе ышандырырга тырышкан икән.
Шугалак
Кич уңаенда гына Мәрьям «Чишмә» ашханәсенә барын керде. Токмачлы аш ашыйсы килгән иде аның. Ашханәдә җылы. рәхәт. Кеше дә әз иде. Чаршау артындагы патефон Зифа Басыйрова тавышы белән + «/Кырламыйм мин жырларымны» дип җырлый. Кискән чәчләренә чигү- < ле калфак кадаган официанткалар сабыр һәм нәзакәтле сөйләшәләр. <
Мәрьям буш өстәл янына утырды Ашны тиз китерделәр. Ул кулына s кашык алгач кына күрше өстәлдә ялгыз утыручы чибәр егетнең шоко- Э лад төсле күзләре белән очрашты, һе-е... Кайчан керде соң әле бу егет? ь Мәрьям кергәндә юк иде түгелме?
Ашагач, Мәрьям гиз генә киенә алмады — гардеробтагы апа каядыр 3 чыгып киткән икән. Менә Мәрьям янына әлеге чибәр егет тә килеп < басты Гардеробчы юан хатын алпан-тилпән килеп җитте дә Мәрьямнең $ пальтосын егет кулына тоттырды. Z
— Егеткәй, туташка киенергә ярдәм итегез!
Янәсе, ул яшь кешене культурага өйрәтә.
— Юк, юк, рәхмәт, мин үзем дә киенә алам!
Егет эре ак тешләрен күрсәтеп елмайды, аның гарәпләргә охшаган ♦ кара-кучкыл озынча йөзе бердәм яктырып, мөлаемланып китте.
— Рөхсәт итегез!
Бу игътибардан баш тарту үзе бер тәрбиясезлек булыр иде, шуңа = күрә Мәрьям аның кулыннан пальтосын тартып алырга җөрьәт итмәде < Егет Мәрьямгә ишекне ачты, алар, бер-берсенә сүз дәшмичә, икесе дә 2 кольцога таба борылдылар =
— Сез дә бу яккамыни? — дип сорады Мәрьям, бераз шикләнеп §
— Әйе, мин троллейбус тукталышына барам. Сез дә троллейбускамы я әллә?
— Юк. Трамвайга.
Бераз дәшми бардылар. Янәшәңдәге кеше белән сөйләшмәү уңайсыз иде, Мәрьям сүз югыннан сүз булсын дип кенә
— Әллә сез Ленин районында торасызмы? — дип сорады.
— Әйе...
Егет Мәрьямнең ул тирәләрдә сирәк булганын белеп, аптырады. Әгәр теләсә анда төзелгән яңа кварталларга аны йөртергә, гид булырга әзер икәнлеген әйтте. Анда парк бик яхшы, менә дигән шугалак бар. Әгәр Мәрьям ачуланмаса, егет аны катокка чакырыр иде Мәсәлән, иртәгә сәгать алтыда алар биредә, троллейбус тукталышында очраша алалар. Аның тавышында көлемсерәү, үртәү ишетелде. Килмәсенне бик беләм, юри генә чакырам дигән сыман иде Шуңа Мәрьям, юри «Бәлки, килермен дә әле», — дни ташлады. Алар хушлашканда бер-берсен үртәгәндәй көлемсерәп баш иделәр.
Башта таныш түгел кеше белән беркая барырга теләмәсә дә, «болай җебеп өйдә яту оят, бу нинди көчсезлек, ичмасам, бер һава алыштырып кайтырга кирәк», — дип үзен-узе ачуланып, мәҗбүр итеп, билгеләнгән сәгатькә кольцога китте Мәрьям Урам буйлап чалбар киеп йөрергә уңайсызланды, куртка белән чалбарын кәгазьгә төреп, сеткага салды да кулына тотты.
Киче дә бнк матур, әз генә вак кар сибәли, җылы, рәхәт, һава чиста.
Егет Мәрьямгә дусларча елмайды, әмма аның кыз килгән сөенечтән түбәсе күккә тигән, дип әйтү дөрес булмас иде. Алар таныштылар: егетнең исеме Вилдан икән.
Мәрьям тимераякта начар шуа. Шулай да Вилдан аны җитәкләп йөрмәде. Мәрьям ике атлады да егылды, өч атлады да утырды. Бүген генә сатып алынган яна коңгырт чалбары белән шугалакның яртысын себереп чыккандыр, мөгаен. Ул егылуга, Вилдан әллә каян җил кебек
N 4.
33
килеп житә. тимераяклары астыннан боз кыйпылчыклары чәчрәтеп, кырт борыла, Мәрьямнең култык асларыннан күтәреп аягына бастыра да тагын юкка чыга. Аның үзен шулай ирекле тотуы ошамады Мәрьямгә: димәк, Мәрьям ана һич тә комачауламый, димәк, ул Вилдан каршында бурычлы да түгел.
Хәрәкәттә бәрәкәт, дигәндәй, егылсаң да, тезләр күгәрсә дә, саф һавада, яктыда, кеше арасында уралып йөрү күңелен күтәрде кызның. Аның күзе ачылгандай булды. Вакыт та тиз үтә икән монда.
Әнә Вилдан тимераягын салган, биек көрткә баскан да ана кулын болгый. Мәрьям, ул төшкә барып житкәнче тагын бер-ике тапкыр утырып алды. Ә Вилдан рәхәтләнеп көлә:
— Их син, аю баласы!
Алар киенү бүлмәсендә өсләрен алыштырдылар, тимераякларын тап-шырдылар.
Вилдан Мәрьямне озатып тормады, троллейбуска утыртты да җибәрде.
Шугалакта берничә тапкыр булдылар алар. Ә берсендә, шимбә көнне, шактый салкын иде. Вилдан Мәрьямне чәй эчеп, жылынып чыгарга чакырды. Мәрьям аның тыйнак бер егет булуына тәмам ышанган иде инде: баш тартып аны кимсетергә теләмәде. Вилдан яна йортларның берсендә, дүртенче каттагы бер бүлмәле квартирда тора икән.
Шулай итеп. Мәрьям беренче тапкыр киләчәктә үзе хужа булачак квартирның бусагасын атлап керде.
Гөлт итеп ут кабынуга. Мәрьям үзен ожмахка кергәндәй хис итте. Өй жылы, чиста иде. Яшькелт стеналарда эре-эре көзге яфраклар сурәте. Тәрәзәдә яшелгә ак-кара сызыклар белән каеннар төшерелгән чаршау. Бер як стенада идәннән түшәмгә чаклы китап шкафлары. Икенче якта секретер, янәшәсендә диван-карават. Уртада ялтырап торган өстәл, диванга каршы якта радиола һәм телевизор. Гомумән, бу йортта белемле, культуралы, зәвыклы, яшәүнең тәмен белгән кеше торганы әллә каян сизелә иде.
Дуся түтәйнең Мәрьям торган кысан, салкын, караңгы, шыксыз бүлмәсе бу квартир белән чагыштырганда эт оясы кебек иде. Вилдан А\әрьямнең өстен салдырып, диванга утырырга тәкъдим итте, иңнәренә жылы джемперын салды, каршысына өстәлгә рефлектор китереп куйды.
йомшак диванда, йөзеңне жылы нурларга куеп утыру искиткеч рәхәт иде.
— Әз генә сабыр ит. хәзер чәй пешерәм,—диде Вилдан.
— Озак буламы сон ул?
— Унбиш минут. Ә син. теләсәң, китап карый тор.
Вилданның китаплары бихисап икән. Кызыксыну Мәрьямне урыныннан кузгатты. Китапларның күбесе букинистлар кулыннан да узган булырга кирәк, нык таушалган, күп укылган. Калын-калын томнар. Кызык... Конан Дойль. — «Шерлок Холмс мажараларыэ, Ефремов,— «Андромеда томанлыгы». Лев Шейнин. — «Тикшерүче язмалары». Мәрьям киштәдән киштәгә үрелде, ләкин бөтен шкафны саңаклы кешеләр, Марстан килгән коточкыч хәшәрәтләр, мәкерле һәм хәйләкәр җинаятьчеләр, аларны аулаучы шулай ук хәйләкәр һәм акыллы милиционерлар һәм полицейскийлар тутырган иде. Кешене мавыктыра һәм күңелгә шом сала торган хыялый дөнья... Аек килеш төш күрсәтә торган әфиун, татлы агу. укучының гомерен кыскарта торган агу. Мәрьям житди әсәрләр, һич булмаса квартир хужасының эшенә бәйле спра- вочниклар табарга өметләнеп, өске киштәләргә үрелер өчен, йомшак креслога менеп басты һәм шул ук минутта Вилданның тавышын ишетте:
— Шәпме минем китапханә’ Күргән кешенең исе китә. Китап сорап жаны.ма тияләр.. Ә бирсәң, кайтарып алуны өмет тә итмә... Шулай да
мин синен хакка кешегә китап бирмәм дигән антыма хыянәт итәргә риза .. Теләгәненне сайлап ал, рәхим ит.
Мәрьям креслодан төште.
— Санламадым әле. Ә бусы ни тагын’ —Ул Вилдан кулындагы
сәер тартмага төртеп күрсәтте. Ул тартма китапханәләрдә каталог салып куя торган шкафка охшаган иде. *
Вилдан шкафчыкны өстәлгә куеп, тартмачыкларны берәм-берәм. < ачып күрсәтергә тотынды. <
— Яле, иснәп караәле! _
— Чәй. 1
— Ә бусы? *"
— Бусы да чәй ич. — диде Мәрьям, гажәпләнеп. '
— Ә сорты нинди’ и
— Чәй булгач, барыбер түгелмени’
Мәрьям исә чәй сортларын исе белән дә, төсе белән дә аермый иде. S
— һи-и, чәй эчүнең ләззәтен белмисен икәи син! Я. кайсын пешерим я си на?
Кыз тәвәккәлләп бер тартмачыкка бармагы белән төртте: $
— Менә бусын!
— Һи-и, чәйнең дә иң тәмсезе ич бу, Краснодар чәе! Юк. бу мәсьәләдә минем зәвыкка ышанырга туры килә инде сина болай булгач, — диде Вилдан горурланып һәм тартмасын күтәреп, ялтырап торган очлы g башлы ботинкалары белән кәс-кәс басып, кире кухняга кереп китте. Бу 5 ботинкалар аның куе зәнгәр йоннан бәйләнгән спорт костюмына шул кадәр ятышсыз иде ки. Мәрьям ирексездән көлеп жибәрде. Чын бала- ф чага икән бу Вилдан1 Киеме дә, кыланышы да, укыган китаплары да = яшүсмер малайларныкы кебек1 Мәрьямгә күңелле булып китте. Ул | Вилдан әзерләгән чәйне дә: «Ай-Һай тәмле, мондый чәй эчкәнем юк иде a әле», — дигән булып эчте. Вилдан аның сүзенә чын күңелдән ышанып «Мин бит берничә сортны бергә кушып пешердем, шуңа тәмле ул»,— дип мактанып утырды.
Чәйдән соң Вилдан пластинкалар уйнаггы. Ул чәй белән генә мявик* мый, анда бер тумбочка эстрада пластинкалары да бар икән. Ьу музыка да кешене уйлардан арынып, мәлжео утырырга, я булмаса тып-тып басып биергә өнди иде.
Мәрьям урыныннан кузгалгач, егет аны тагын утырырга кыстамады, шулай да кызның кәефе кырылмады, уд күтәренке күңел белән кайтып китте.
Туйлар
Ниһаять, 187 иче йорт салынып бетте Эштән сон Мәрьям ул йортны тагын бер карап кайтырга булды Кешеләр күчеп килгәч, эченә ман кергәч, ничек күренә икән ..
Караңгы төшкән иде инде. Яна тапшырылган йортның тәрәзәләре якты. Абажурлар, люстралар эләргә өлгермәгәннәр әле. лампочкалар күзне камаштыра. Тәрәзә пәрдәләре дә юк — кешеләрнең әрле-бирле йөргәне, өстәл янында көлешеп утырганнары аермачык күренеп тора
Ирексездән шушы ыгы-зыгыга катнашасы, шул бәхетлеләр арасында буласы килә
Мәрьям якындагы гастрономга йөгерде. Кесәсендәге бар акчасын кырып-себереп. бер таргма торт, бер шешә шампанский алды. Бу аның да олы бәйрәме, аның тормышка ашкан беренче проекты, беренче җиңүе ләбаса!
Ул кире килде, бераз уйланып торды да 55 нче квартирга керергә булды — Вилдан да 55 нче квартирда тора бит.
Эчтә бер дә тавыш-тын ишетелмәде. Шакыгач, озак көттермәделәр тагын, кемнеңдер каты-каты басып килгәне ишетелде. Ишекне таза гәүдәле, киң җилкәле, ак чырайлы, егерме биш тирәләрендәге кеше ачты.
— Рәхим итегез! — диде ул, ачык елмаеп.
Күрәсең, бүген аларга квартирны, газны, суны, электрны тикшерергә дә бик күп комиссияләр кергәндер. Шуңа күрә бу таза егет ят хатын- кызны күргәч бер дә гаҗәпләнмәде.
— Сезне яңа йорт белән котлыйм! — диде Мәрьям, күчтәнәчләрен сузып. Егет бу юлы аптырабрак калды. Нишләргә белми бераз уйланып торгач, төргәкне кулына алды да тавышын күтәребрәк:
— Зөлфия! Кунак килде!—диде.
Кухня ишеге ачылып, аннан кара кашлы, сипкелле йөз күренде. Ул, кунакны танымагач, аптырап егеткә карады.
Квартир нәкъ Вилданныкы шикелле, бер бүлмәле, озынча, кухня ишеге бүлмәгә чыга. Бүлмә буп-буш, бары бер почмакта матрац, юрган һәм ак тышлы мендәр ята. Алай да кухняда өстәл бар икән, аның янына ике чемоданны бастырып куйганнар.
— Гафу итегез, борчыдым, — диде Мәрьям. — Мин бу йортнын проектын төзегән идем... Мин — архитектор.
Хуҗалар бердәм елмаештылар:
— Менә күрдеңме, Зөлфия, шулай була ул, — диде егет .Аннары Мәрьямгә борылды. — Ул әйтә, әйдә, бүген күчкәнне берәүгә дә әйтмик, кызык итик әле, ди. Кеше килсә, тегесе-монысы кирәк, әзерлисе-җыясы була... Өй туен бәби туе белән бергә үткәрербез дигән идек.
Түм-түгәрәк гәүдәсен мамык шәлгә ураган Зөлфия оялып башын иде, «ни сөйлисең инде» дигәндәй, куе керфек астыннан гына иренә үпкәле караш ташлады.
— Әйдә, утырыгыз,—диде ир кеше бер чемоданга ымлап. — Мине Рифкать диярсез. Сездән мондый зур күчтәнәчләр ал) яхшы түгел түге- лен. Ну, раз алып килгәнсез икән... Кире күтәртеп җибәреп тә булмый. Әле үзебез дә нидер җитмәгәндәй аптырашып утыра идек. Шулай бит, Зөлфия? Мин тагын, аңа ярамый дип, аны-моны алмадым. Ымсынып куяр да, мин әйтәм, зарары тияр. Нечкә нәрсә бит ул хатын-кыз.
Рифкать бик җор, телгә оста һәм кыю гына егет икән. Ә тыйнак Зөлфия исә ире сөйләгәннәрдән читенсенгәндәй башын иеп утыра. Аның бәхетле, тыныч икәне күренеп тора иде.
Ярый әле, Зөлфия чәйнек һәм ике стакан тыгып килгән икән.
Рифкать шампанский шешәсен шарт иттереп ачты да, шәрабның беразын юри стенага сиптергәч, стаканнарга салды.
— Башта сез котлагыз өйне, аннары мин җитешермен. Син, Зөлфия, стаканы белән каплый күрмә тагын, миңа да калдыр.
— Күбек кенә ич ул!
— Ничу, ничу! Киләсе ел шушы вакытта шешәсе белән каплап куйсаң да сүзем булмас.
Зөлфиянең бите алланды, ул кыюланып, ачылып китте. Бераз кар- лыкканрак тавыш белән шатлыгын сөйләргә кереште:
—■ һаман ышанып бетмим әле. Торып-торып, төш түгел микән бу, уянмасам ярар иде, дип куям. Бала белән кеше өстендә торырга туры килсә нишләрбез, дип курыккан идек Бүген Рифкать ачкыч алып кайткач та, ышанмыйм, дим. хак булса әйдә тизрәк кереп утырыйк, дим. Такси белән килдек. Әйберләрне иртәгә алып килсәк тә ярар Искиткеч бит бу! Ваннасы, кухнясы, кайнар суына чаклы торба белән киләчәк.
— Планировкасы бик үк уңайлы түгел инде,—диде Мәрьям гафу үтенгәндәй. — Безгә эчке планировканы үзгәртергә ярамый шул. ’
— Что сгз, что сез! — Зөлфия кулы белән нәфис хәрәкәт ясады — Бу төшкә чаршау элсәк, молда Рифкать үзе идәннән түшәмгәчә шкаф ясап куяр, бик оста ул андый эшкә...
— Мебелегез бармы соң?
— Юк әле. Хозяйка караватында йоклый идек...
— Хәзергә идәндә йоклап торсак та ярый. — дип сүзгә кушылды * Рифкать. — Егылып төшмәскә ару була ул. Бигрәк тә мондый чакта <
Тагын чемоданнарына утырдылар. Электр плитәсендәге чәйнек кай- < нап чыккан икән. Стаканнардан пешә-пешә баллы су эчтеләр — яшьләр “ шикәр алып килгәннәр, тик чәйне онытканнар икән. ?
— Безнең йорт башкаларга охшамаган, — диде Зөлфия.— Бал- •"
коннары иркен, матур... Сезнең профессиягез бик яхшы Эшегез күңел- * ле, мавыктыргыч, ижади эш. — Аннары беркатлы итеп өстәп куйды:— В Сез би-ик, би-ик бәхетледер? $
— Әлбәттә!—диде Мәрьям, елмаеп. $
Шактый вакыттан урамга чыкканда да елмая иде әле ул. Ә тышта = кыш шәһәр урамнарын бизәп куйган. .Мәрьям бу хозурлыкны ничек £ моңарчы күрмәгән соң әле? Аяк астындагы кар асылташлар сибелгән S ак келәмгә охшаган. Кешеләр һәммәсе, әкияттәге патша балаларыдай күзләрне камаштырып ялтыраган келәмгә басып узалар. Урамдагы яшь агачлар кардан ясалган кебек, ап-аклар, ә күктән ут яктысында җемелдәп, бәс коела Башны күтәреп күккә карасаң, сирәк йолдызларны күрәсең, җиргә бәс түгел, йолдыз кыйпылчыклары коела кебек.
Урамның ике ягында да рәткә тезелгән саргылт фонарьлар яна Йортларның эченә җан кергән — барлык тәрәзәләрдә ут балкый.
кайчак кешеләр дә шулай була бит карап торуга әллә ние дә юк кебек, берчак йөзе балкып, күзләре нурланып китә, аның тирән хисле, нечкә күңелле, сизгер акыллы кеше икәнен аңлыйсың һәм борыны почык, авызы зур булуына игътибар да итмисең.
Кичке шәһәр дә шулай Аның житешсез якларын төн пәрдәсе каплый. Ә утлар яктысында тынгысыз тормыш, якты өметләр, уйланулар, сөенечләр күзгә ташлана
Мондый кичләрдә күңелне гажәп бер талпыну биләп ала. үзеңдә таулар кичәрдәй көч сизәсең, зур, изге максатка омтыласың килә.
Мәрьям янында якын кешесе булуын теләде, дөньяның хозурлыгына аның белән бергә сокланасы, серләрен сөйлисе, хыялларын уртаклашасы килде. Әмма андый кешесе юк иде шул аның Ул тормышында зур үзгәрешләр кичергән, ләкин ире — таянычы янында булганлыктан, шул үзгәрешләрне тыныч каршы алган Зөлфияне исенә төшерде, аны үзе белән чагыштырып карады, һәм үзен ялгыз, ятим хис итте .
Җитмәсә, соңгы көннәрне Вилдан да күзгә күренми башлады. Үзара мөнәсәбәтләр гади, дустанә генә булса да, соңгы ике-өч ай эчендә ул инде аңа шактый күнеккән иде Дөрес, аларның танышлыгы шул шугалакка, кино, театрга бергә йөрүдән узмады Үзара мөнәсәбәтләр турында авыз ачып бер сүз сөйләшкәннәре юк. Язмышымны шушы аз сүзле, тыйнак һәм сабыр егет белән бәйләрмен, дип Мәрьямнең башына да килгәне юк иде. Була бит шундый кешеләр, ул яныңда чакта син ялгыз түгел кебек, яныңда булмаса. аны һич юксынмыйсың Бары тик үзен япа-ялгыз дип хис иткәнгә генә. Мәрьям аның инде ике атналап күзгә күренмәгәнен исенә төшерде. Кайчандыр Вилдан аңа эш урынындагы телефонын язып биргән иде: шалтырат әле миңа, янәсе, мин бәлки.. кинога билет алып куярмын Бүген шуны хәтерләп, Мәрьям таушалып беткән кәгазь кисәген сумкасы төбеннән табып алды.
Иртәгесен Мәрьям Вилданның эш урынына — бер заводның конструкторлар бюросына шалтыратты һәм «инженер Закиров бюллетеньдә» дигән җавап алды
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
Шул ук кичне Мәрьям Вилданның хәлен белергә китте. Ул егетне урын өстендә ярдәмсез ята торгандыр дип күз алдына китергән һәм ялгызы бит. чәй кайнатып эчерүчесе дә юктыр дип кызганган иде. Бераз гына арттырып җибәргән икән. Муенына эре шакмаклы жылы шарфын ураган Вилдан бер дә алай хәлсез кешегә охшамаган иде. Ул Мәрьямне күргәч сөенде, бераз гына карлыкса да, матур, калын тавышы белән ана рәхмәт әйтте.
Бу юлы Мәрьям: «Юк, утырып кына тор. син авыру бит. үзем барын да табам». — дип өстәлне үзе хәстәрләде. Буйдак хуҗалыгында күп нәрсәләр җитми икән. Гомумән, кухняда тәртипсезлек хөкем сөрә иде: чынаяклар чәйдән саргайган, мельхиор калаклар күгәргән, тәрәзә төбендә каткан ипи сыныклары ята. Ярый әле. Мәрьям күчтәнәчкә дип конфет алып килгән иде. югыйсә чәй эчәргә шикәре дә юк икән егетнен.
Чәй эчәргә җае булмаса да, мәе табылды тагын. Егет, мин чирле кеше бит. даруланырга туры килә, син дә грипп йоктырма, чарасын күреп, алдан дезинфекция ясыйк, дигән булып, өстәлгә моңарчы Мәрьям күрмәгән шешә китереп куйды; «Салхино». Мәскәүдән бик якын танышы алып кайткан икән.
— Синең исәнлеккә. — диде Вилдан, чынаягын күтәреп (рюмка дигән нәрсә аңарда, билгеле, юк икән).
Шәраб тәмле булып, җиңел эчелсә дә. буыннарга нык суга торган булып чыкты... Чәйдән соң диванга янәшә утырып. Вилданнын фоторәсемнәрен карадылар. Ул аларны альбомга тезмәгән, пакетларда гына тота икән. Вилдан үзенең төрле шәһәрләрдә командировкага йәф- гәннәре турында бик кызык итеп сөйләде.
— Беләсеңме кыслаларны ничек тоталар диңгездә?
— Ничек?
— Менә шушындый, — ярты метрлап ара күрсәтте. — бау кисәге аласың да яр буена утырасың. Су астында, ярдагы тишекләрдә менә мондый-мондый кыслалар оя коралар. — Вилдан йодрыгын күрсәтте.— Әлеге бауны шундый оя турына төшерәсең. Кысланың ачуы килә бу селкенеп торган бауга. Кыскычлары белән —цап! Нәкъ шул минутта бауны җәһәт кенә тартып аласың — кысла ярга килеп төшә.
— Бәй, ник соң ул кысла бауны ычкындырмый? — диде Мәрьям, га-җәпләнеп.
— Өлгерә алмый, күрәсең!
Вилдан андый кызыкларны бик күп белә икән. «Күбесен маҗара китапларыннан укып беләдер инде», — дип уйлады Мәрьям. Алар янында яшел абажурлы торшер гына яна. Бүлмә почмаклары серле күләгәләргә яшеренгән. Жылы, рәхәт. Мәрьям үз иңбашына Вилдан иңбашының тиеп-тиеп киткәнен тоя.
Вакытның соң икәнен белсә дә, Мәрьям Вилданның сүзен бүләргә җай тапмый утырды. Бу рәхәттән салкын урамга чыгарга кирәген уйлау белән бөтен тәне чымырдап китә иде аның. Чыгуга аның битенә усал җил бәрер. Хәзер троллейбуслар да сирәк йөри торгандыр, Мәрьям тукталышта ялгызы көтә-көтә туңып бетәр (авыру Вилданнан үзен озатырга рөхсәт итә алмый ич инде ул!). Троллейбуста кеше берәү-икәү генә булыр. Башына иске шәл ураган кондуктор, аягын электр миченә куеп, бөрешеп утырыр һәм йокымсырап түнеп-түнеп китәр. Андый чакта троллейбус бик әкрен баргандай тоела. Ниһаять, кольцога җиткәч. Мәрьям троллейбустан төшәр дә, үз күләгәсен үзе куып, үргә каршы йөгерер. Дуся түтәй аңа ишекне ачкач, «Әле генә, яна гына ятып, жылынып йокыга гына киткән идем», — дип сукраныр. Шулай итеп Мәрьям чолан кебек шыксыз бүлмәсенә кайтып керер...
Менә, биш минуттан чыгам, тагын ун минут кына утырыйм, ди торгач. сәгать бер җитте Сиңа кирәкмәгән чакта сәгать телләре бик җәһәт йөгерәләр шул алар)
Мәрьям, ниһаять, урыныннан кузгалды.
— Мина китәргә вакыт Болай да соңга калып бетте’.!
Вилдан матур күзләре белән Мәрьямгә тутырып карады. Аянч ялгыз каласы килмәгәне күренеп тора иде.
Мәрьям кечкенә, кысан коридорга чыгып, чөйгә үрелгән иде. Вилдан анын пальтосын үзе алды, әмма кидермәде, кире элеп куйды да Мәрьямнең иңнәреннән кочты. Мәрьямнең йөрәге шашып типте, ул карышмады Вилдан кыенсынып, кызарынып кызның күзләренә карады һәм әкрен генә:
— Бәлки ., калырсың? — диде. — Бу салкында кая барасың. Трол-
лейбуслар да сирәк йөри хәзер. Аннары кем көтә анда сине? Хозяйкаң ачуланыр да әле. Чирле кешене ялгызын ташлап китү дә яхшы түгел.
Мәрьям «юк-юк» дияргә авызын ачкан иде, Вилдан аңа каршы әйтергә ирек бирмәде, коры, эссе иреннәре белән аның иреннәренә орынды. Кыз аны этмәде, читкә тайпылмады, әйтәсе сүзен дә әйтә алмады.
«Барыбер түгелмени? Кем өчен сакларга тиеш соң мин үземне? Кемгә кирәгем бар минем?»
һәрхәлдә, ул Вилданга кирәк иде — һәм ул калды.
...Ул кыска гына вакытка әллә йоклаган, әллә онтылган иде, кинәт сискәнеп айнып китте дә, күңеле нилектән шомланганны аңларга тырышып, күзләрен зур ачкан хәлдә шактый вакыт хәрәкәтсез ятты. Анын янында гына, ак тышлы юрганы астыннан борынын гына чыгарып. Вилдан изрәп йоклый. Мәрьям үзенең хәзерге хәле турында уйларга курыкты, ул нинди булса тавыш ишетергә теләп, сагайды, ләкин колаклары чынлаудан башка бернинди аваз да ишетмәде.
Көн яктырып кына килә иде, күрәсең, тәрәзә пәрдәләре аша саран яктылык саркый. Бүлмә күңелсез һәм моңсу төсле тоела иде Ләкин иң гажәбе һичнинди тавыш ишетелмәү иде; әйтерсең, бөтен нәрсә хәрәкәттән туктаган, хәтта вакыт бер мизгелдә тукталып калган салкын тидерерсең.
—- Тидерер инде, өч кат рам белән... Бу йортның бар тәрәзәләрендә дә шулаймы ул?
— Булыр инде. Үзем куйдырдым мин аны Югыйсә бик әшәке тавыш бит. ТЭЦ бер уфылдап куйса, котыңны алыр. Ә болай ныгыткач, тыныч . Я, торма анда, кил бире, нәрсәгә сиңа дөнья шау-шуы?
Берничә көннән алар язылыштылар. Институттагылар бу вакыйгага хәйран калды — алар Мәрьямнең Шәүкәттән соң кем белән булса да дуслашканын белми дә калганнар иде Шулай да туйны шау-шулы, күңелле итеп үткәрергә тырыштылар. Сажидә апа әллә нинди хикмәтле торт пешереп китерде. Ирина Сергеевна местком исеменнән хрусталь графин белән рюмкалар бүләк итте. Калган кунаклар бнш будильник алып килделәр. Март башы гына булуга карамастан, озын аяклы Морат каяндыр сирень чәчәкләре эзләп тапты Целлофанга төрелгән күгелҗем тәлгәшләр бик зәгыйфь булып, алардан сизелер-сизелмәс кенә жир исе аңкый иде.
S 3
I 3
1
п 5

В S
X ч s 2
8 (5 S
Мәрьям Вилданны уятмаска тырышып, сак кына урыныннан кузгалды һәм пәрдәләрне ачып тышка карады. Соры, күңелсез иртә икән, урамнан бер ир кеше ашыгып узганы күренде, ул мамыкка баскандай шыпырт атлый иде
Мәрьям тәрәзә пыялаларына күз төшерде һәм өч кат рам күрде. Әйе, әйе, биредә тәрәзәләр гадәттәгечә ике генә катлы түгел, өч катлы иде
Диван пружиналары шыгырдап куйды Вилданның бераз карлыккан, ләкин ягымлы тавышы.
— Нишлисең син анда? —дип сорады — Тәрәзә янында торма.
Мәрьямнең бит алмалары уттай янды, үзе шырык-шырык көлде.
Ниндидер көлү бизгәге тотты аны. Нәкъ шундый чакта Шәүкәт аңа:
— Хәерлегә түгел синең бу көлүең, — дигән иде.
Бу юлы кунаклар аны сөенечтән көлә дип уйладылар, күрәсең.
Чама белән генә дулкынланган, тыныч Вилдан аны-моны сизмәде.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Апрель
Ә аннары, аннары ниләр булды сон әле? Үзенең хаклыгына шикләнерлек, хатасын искә төшереп йөзе кызарырлык нәрсә эшләде Мәрьям?
Хәзер менә төн караңгылыгына күзне төбәп, үзеңә-үзең генә сөйләгәндә, аннары узган биш ел эчендә андый вакыйгалар булмаганын күрәсең. Әйе. булмаган, чөнки ул бер дә искитәрлек эш кырмаган. Кызганычка каршы, күп очракларда гаиләдә тыныч тормыш — кызыксыз тормыш була шул.
Хәер, ул елларны әллә ни эш кырмавына Мәрьямнең акланырлык сәбәбе дә бар: ул әни булды, аякка бастырганчы, Фәйрүзәсен үстерде. Эшен дә ташламады, тик эше һаман бертөрле, кызыксыз иде: типовой проектларга нигез проекты ясау. Тыныч, гаугасыз, җиңел эш.
Әйе. биш ел яшәлгән. юньләп искә алырлык бернинди вакыйга булмаган. Әллә ялгыш саныймы ул. әллә яшәлмәгәнме ул көннәр? Биш ел гомер кесәдән төшеп калган акча кебек юкка чыккан. Алар истәлеге булып тик дүрт яшьлек Фәйрүзә генә калган.
Искә алырлык, онытылмаслык вакыйгалар яз башында, апрель аенда булды...
«Чулпан» кинотеатрына Мәрьям проекты буенча реконструкция ясала иде. Ул реконструкциянең проект буенча эшләнәме икәнен карар өчен кинотеатрга керергә күптән җыенып йөри дә. һич вакыт табылмый: иртән эшкә ашыгыла, «Чулпан» троллейбус тукталышыннан ерак, төшеп йөрисе килми, кичен Фәйрүзә янына дип омтыласың. Ә эш сине көтми, төзүчеләрнең проектлар белән бик исәпләшми торган гадәтләре бар. Кереп карамый һич ярамый иде.
Мәрьям, эштән бераз иртәрәк китеп, «Чулпан»га кереп чыгарга булды.
Көн болытлы, күңелсез иде. Өстән, яңгыр дисәң яңгыр түгел, кар дисәң кар түгел, салкын дым ява. Мәрьямнең өстендәге юка күксел пальтосы каралып киткәндәй булды, әллә ни салкын булмаса да, туңдырды.
Кинотеатрның вестибюленә барып кергәч, ул пальтосын каккалап караган иде дә, кулы гына чыланды. Вестибюльдә тәртипсезлек, стеналары сыланмаган, идәне җимерек хәлдә. Борынны ярып юеш акбур исе. буяу исе аңкый.
Эчтән, тамаша залыннан, команда биргәндәй кычкырган һәм шакылдаган тавышлар ишетелә. Мәрьям ярым караңгы фойе аша шунда узды.
Тамаша залы куе зәңгәр түшәмдәге сөт төсле плафоннарга тезелгән сирәк лампочкалар белән генә яктыртылган. Мәрьям килеп кергәндә, ике ир кеше стеналарга чаршаулар элеп маташалар иде. Берсе биек баскычка баскан да чаршауларны түшәм астына беркетә, икенчесе чүпрәкне астан тартып, рәтләштереп йөри. Чаршаулар ямьсез сары төстә, ә түшәмне куе зәңгәргә буяганнар. Моны күреп аптыраган Мәрьям, исәнмесез диясен дә онытып: «Нишлисез сез?» — дип кычкырды.
Аста торучы яна гына мыек чыга башлаган егет икән, бит урталарын чокырайтып елмаеп карады;
— Ничек, нишлибез? Күрмисезмени, ремонт ясыйбыз лабаса!
— Реконструкция проект буенча эшләнергә тиештер лә. Түшәмне күксел төскә, стеналарны алсуга буярга кирәк иде. Ә сез горчица төсле чүпрәк эләсез.
— Безгә сон, безгә проект ни дә, ни ни. Безнең эш нәчәлство куш- $
канны эшләү. Әнә, директор белән сөйләшегез. 2
Моңарчы бу әңгәмәне баскычның югары аратасына утырып тыңла- g ган жирән чәчле егет, авызындагы кадакларын чыгарып, иптәшенә < дәште: I
— Ташла әле, Юра, шул телгә салынуыңны. Әйдә, эшне бетерик тә - кайтып китик тизрәк.
— Юк,— диде кычкырып Мәрьям. — Хәзер үк төшегез аннан! Мин *
сезгә бу эшне дәвам итәргә рөхсәт бирмим! »
— Сез каян килгән начальник соң әле? — диде жирән чәч, анын =
катгый тавышыннан шиккә төшеп. «
— Архитектор мин. -
Мәрьям, егет моны ишеткәч тә, эшен ташлап, анын янына йөгереп төшәр, дип уйлаган иде дә, егет авызын гына кыйшайтты: <
— Подумаешь! Безнең андый начальнигыбыз да бар икән әле! Кара §
син аны, тагын бер команда бирүче килгән. Әнә, директор биреләдер. = керегез дә аңа команда бирегез. Ә безне тоткарламагыз. Без сдельно J эшлибез. я
Ул чүкечен күтәреп, кадак кага башлауга, Мәрьям, йөгереп барып. 2 чаршауның бер иңен шытырдатып тартты да төшерде. Жирән чәч әз = генә егылмый калды. Шау-шуга залга тәбәнәк буйлы, юан гәүдәле, кара 2 мыеклы хатын йөгереп килеп керде.
— Ни булды тагын?
Бу кинотеатрның директоры иде, күрәсен.
— Менә, теләсә кем керә дә эшне тоткарлый, — диде жирән чәч — Ишекне бикләп куярга кирәк иде.
Директор Мәрьямгә борылды.
— Иптәш директор, — диде Мәрьям, тыныч булырга тырышып — Проект буенча стеналар алсу плнткалардан торырга тиеш бит. Ә болар сары чүпрәк асалар.
— Анын ни аермасы бар? Без бу материалны әллә кайчан алган идек инде, аны хәзер чыгарып ташлап булмый лабаса.
— Сон бу зәвыксызлык ич! Ямьсез ич! Сез үзегез проектны яхшы дип кабул иттегез...
— Сеңелем, нишләп йөрисез әле сез монда, ә? Сезгә без заказ бирдек— сез ул заказны үтәдегез. Безнең контора сезнең конторага акчасын түләп, араны өзде. Минем эшем бик тыгыз чак. Зинһар, чыгып китегез, башымны катырмагыз.
— Юк, мин чыгып китмим. Сез барысын да проектта күрсәтелгәнчә эшләтергә тиешсез!
Директор Мәрьям белән сүз көрәштереп тормады, кулыннан тотты ла ишектән чыгарып җибәрде. Мәрьямнең төрле оешмаларга баруы белән өркетергә маташуына:
— Әйдә, бар-бар, мин барып та тормам, синең хулиганлыгың турында ике сүз генә язып җибәрермен! — дип мыскыллап калды
Менә тырыш, эшлә, җелегеңне суыр моннан сон. дип уйлады Мәрьям. Матурлыкның нәрсә икәнен белмәгән, интерьер дигән нәрсә турында хәбәре дә булмаган хатын, тота да, кинотеатр залын теләсә нинди чүпрәккә төреп куя! Ә анда — ул залда көннең көнендә меңнәрчә кеше була.
Мәрьям, гарьлегеннән, ачуыннан, бу гаделсезлектән кая барып сугылырга белмичә, урам уртасында туктап калды. Тизрәк Газизме табарга кирәк, аны алып килеп күрсәтергә кирәк. Ул чарасын күрсен, бу вәхшилекне туктатсын!
Әмма эш вакыты беткән инде, Газизнең өендә телефон юк та бугай әле. Ә болай эзләп барсаң да, мөгаен, кайтмагандыр әле өенә. Берәр яры йөри торгандыр.
Вакыты да юк бит әле аның, сәгать жиде тула икән инде. Ни дисәя дә бу эшне иртәгә калдырмый булмый, тизрәк өйгә кайтырга кирәк.
Ул биек үкчәле кызыл туфлиләре белән күлләвекләрнең нәкъ уртасына баса-баса троллейбус тукталышына йөгерде. Тукталышта кара болыт булып халык тора Шыгрым тулы троллейбуслар, туктап-нитеи тормыйча, тәгәрмәч асларыннан пычрак су чәчрәтеп кенә узып китәләр. Яшьрәкләр, ул арырак тукталмасмы дип, ярты квартал аны_ң артыннан чаба.
Шул инде ул: көн начарландымы, троллейбуска утыру кыенлаша. Бераздан юеш туфлилар аякларны туңдыра башлады, дымланып авырайган пальто иңбашларны тарта иде. Мәрьям тәмам өметен өзеп, инде башка чара эзлим дип торганда, бер автобус туктады да алгы ишеген ачты. Бала-чагалы хатыннар, әбиләр кереп беткәч, Мәрьям дә ишек басмасына басты, шул ук минутта автобус ишеге ябылып, астагы тимере белән аның уң аягына яман авырттырып китереп орды. Мәрьям ирексездән күзләрен йомып ыңгырашып куйды. Автобус кузгалды, кемнеңдер көчле кулы Мәрьямнең беләгеннән тотып өскә менгерде.
— Ни булды, әллә ишеккә кысылдыңмы? — диде таныш тавыш.
Аның каршында Шәүкәт басып тора иде.
— Аягыма әллә нинди тимере бәрде шунда...
— Бик авырттырдымы? — Ул үз аягы авырткандай кашларын жыерды.
— Авырттырды шул, — диде Мәрьям, зарланган тавыш белән. Нин-дидер усал карчык очлы терсәге белән Мәрьямнең аркасына китереп төртте:
— Киләсесендә чыгасызмы? Соң нишләп юл өстендә торасыз? Ну бу яшьләрне!
Автобусларда карчыклар нилектәндер аеруча явыз булалар.
— Бирерәк кил! —диде Шәүкәт, үз алдыннан, тимер касса яныннан урын биреп.
Аларны шунда ук төрле яктан этә-төртә башладылар һәм Мәрьямнең бераз читтәрәк торырга тырышуына карамастан, бер-берсенә китереп кыстылар. Мәрьям сумка тоткан уң кул аркасы белән Шәүкәтнен сул кулына орынып китте. Ул кулның кайнарлыгы аның бөтен тәнен көйдереп алгандай булды.
— Исәнме, хәлең ничек, с приездом, — диген миңа.
Шәүкәт шаярып сөйләсә дә, аның әкрен, басынкы тавышы калтырап куйгандай булды. Мәрьям керфекләрен күтәреп егетнең күзләренә карады һәм аның тонына керергә тырышып:
— С приездом! Кәефең ничек? Ни кырып йөрисең? — дип кабатлады.
Аларның күзләре бер генә секундка очрашты. Мәрьям оялчан гына елмаеп, Шәүкәт сагаеп карады. Алар бер буйда диярлек булганлыктан, күзләре бер-берсенә бик якын иде. Бу караш бер секунд ' кына дәвам итте, Мәрьям шунда ук башын читкә борды: ул үзе күргәнне аңлаудан, белүдән курка иде... Шәүкәтнең яшькелт күзләре үзгәрмәгән, алар аңа элеккечә үк якын итеп, сокланып карыйлар, аларда ялвару да бар иде. Мәрьям нәкъ бу ялварулы караш алдында, бу сихри елмаю алдында үзен яшь вакыттагыча көчсез итеп сизде. Аерым яшәгән еллар бик күп нәрсәләрне үзгәрткәннәр, әмма алар арасындагы якынлыкны жи-
мера алмаганнар Халык белән төеп тутырылган автобуста алар үзләрен икәүдән икәү генә итеп сизделәр Мәрьям иңбашы белән Шәүкәт- неп күкрәгенә үк терәлгән, аларның сулышлары ук кушыла, Шәүкәттән аңкыган кыйммәтле тәмәке исе башны әйләндерә иде.
Дөрес, болар бар да күңелдән генә кичерелде, алар гади таныш кешеләр кебек сүзләрнең дә иң гадиләрен генә сөйләштеләр. Күзләрдә чагылган хисләргә сүз белән дә, ым белән дә ишарә ясалмады, Мәрьям < аның йөзенә яңадан күтәрелеп карарга кыймады, курыкты. 5
Шәүкәт Художниклар союзына килгән икән. Урал тауларына ижади а командировкага барып кайтырга икән исәбе. Яза башлаган картинасын = эшләп бетерер өчен яңа тәэсирләр кирәк. Ул бит хәзер Әлмәттә, худо- ь жество мәктәбендә укыта. Майда укулар бетә, жәй айларында карти- ■ насын төгәлләп, Татарстан художниклары күргәзмәсенә куя алса, көз з көне Мәскәүгә укырга китеп булмасмы. <
Мәрьямнең проектлар өстендә эшләгәнен белгәч. Шәүкәт артык зур. < өметсез нәрсә турында үтенгәндәй кыюсыз тавыш белән ул проектлар- ~ ны кәгазьдә генә булса да күрергә теләгәнен әйтте. Шул ук вакытта < артык теләнергә дә курыкты Әгәр Мәрьям яна проектларын күрсә- < тергә риза икән, бу читләтеп кенә булса да, аның Шәүкәткә ачу " сакламавын, һәрхәлдә, аны начар кешегә санамавын күрсәтүче дәлил * булачак. Ә Шәүкәт өчен, аның үз-үзен ихтирам итүе өчен Мәрьямнең < аңа мөнәсәбәте бик тә. бик тә әһәмиятле иде.
Мәрьямнең Шәүкәткә элекке рәнжүләре, үпкәләре онытылып бет- = мәгәи булса да, кечерәйгән, кимегән иде. Ничек кенә булмасын, ул < бернинди дошмани хис тә сиздермәде, һәм жиңел генә: «Безнең инсти- 35 тутка керсәң, күреп чыгарсың шунда», — дип куйды. Бу әле аны үз = янына чакыру да, гафу итү дә түгел иде, шулай да ул сүзләрдән соң = Шәүкәтнең йөзендәге киеренкелек, шик югалды, ул иркенәеп, рәхәтлә 2 неп елмайды.
Мәрьямнең тукталышы алдарак иде. «Сау бул, Шәүкәт, мин төшәм инде». Автобус кузгалып киткәндә, тәрәзәдә Шәүкәтнең елмайган йөзе күренде. Ул уң кулын чигәсе турына күтәргән: «Сау бул!» Я алла, ул гел үзгәрмәгән, элек тә шулай ук елмаеп, кулын шулай күтәрә торган иде.
Ә автобус әллә нишләп алсу төскә буялган. Алсу автобус буламыни? Ни булган бу дөньяга? Биш катлы типовой йортлар алсу, урам асфальты алсу! Мәрьям гажәпләнеп як-ягына каранды. Ә-ә, көнбатышта соры болыт пәрдәсен кояш нурлары тишеп чыккан икән. Шул нурлар бәген каланы алсуга манганнар.
Куп тә үтмәде, болыттагы тишек ямалды, дөнья янә соры төскә керде. Шулай да Шәүкәтнең елмаюы да, очты нурларның төсе дә зур бер шатлык булып күңелгә кереп калды. Күңел тагын да зур сөенеч, олы могж.иза көткәндәй ашкына иде.
Ул өйгә дә елмаеп кайтып керде. Башка көннәрне кухня белән ванна бүлмәсе арасында киләп сарып йөргәндә телевизор каршында, я приемник янында тик утырган Вилданның кыяфәге аның ачуын китерә, «ник мин генә болай бөтереләм әле, ник ул кыл да кыймылдатмый, мин дә эштән кайттым лабаса», — дигән гаделсезлек рәнжетә иде. Бүген ул иренә борылып та карамады, Фәйрүзәсенә май ягып ипи сыныгы тоттырды да, бәрәңге пешкәнче, ялт итеп идәннәрне юып чыгарды. Табын янында, авызына ни капканын да сизмичә, калын китапка кадалып утырган Вилданга бер сүз дә әйтмәде. Бичараның чираттагы мавыгуы, Симоновның яна әсәрен каяндыр тапкан, укып бетермичә бүген йокларга да ятмас, ахры
Менә Мәрьям Фәйрүзәне көйләп кечкенә караватына яткырды. «Фәйрүзәкәйнең тәмле әйбер ашыйсы килгән Шулай бит’» Кызчык шулай дип башын селки. «Ә татлыдан татлы, тәмледән тәмле нәрсә
ул?». Фәйрүзә әтисенекенә охшаган шоколад төсле күзләрен зур ачып, кашларын маңгаена күтәрә. «Ни ул?» «йокы ул, бәбием. Менә йоклап кара әле, ай-яй татлы йокы».
Вилдан, салкын чәенә шикәр салырга да онытып, бер кабуда йотып жибәрде дә диван-карават янына килеп чишенергә тотынды. Ә күзе һаман китап битендә. Урын жәю өчен Мәрьям аны бераз читкәрәк этте.
Вилдан чалкан ятып китап укый. Бүлмә ярым карангы, люстра сүндерелгән, төнге лампадан төшкән яктылык китап битләрен. Вилданның куе, кара чәчен ялтырата. Мәрьям диван кырыена утырган да карашын шул китап катыргысына терәп үз уйларына чумган.
Вилдан уң кулы белән китап битен ачарга әзерләнде, Мәрьямнең карашы ирексездән шул лампа яктысына кергән бармакларга төште. Озынча тырнаклы, буын араларына кара төк үскән, ак бармаклар китап битен жайсыз, йомшак тотканнар. Аларда көч тә, ихтыяр да юк. алар тынычлыкка, тик торырга күнеккәннәр. Бу кулда циркуль, линейка, очлы карандаш булуын һич күз алдына китереп булмый, аларга берни дә кирәкми кебек Ирексездән Мәрьямнең хәтеренә икенче кул, көчле, нервлы, йодрыкланып чигә турысына күтәрелгән кул килде.
Вилдан күзен китап битеннән алып хатынына карады:
— Ни бар?
Аның әле генә капитан Мегрэ белән жинаятьчеләр аулап йөргән миендә борчылу туган иде.
— Ник болай карыйсың миңа?
— Болай гына, — диде Мәрьям, үзе сәбәпсез елмайды.
— Булыр инде. Син миннән гаеп эзләп утырасың. .
Аннары нидер исенә төшкәндәй, китабыннан тәмам айнып, башын күтәрде. Үзе яктыда, хатыны караңгыда булганга, аңа Мәрьямнен йөзе начар күренә иде.
— Сиңа нидер булган бүген.
— Юк ла, берни булмады.
— Ну да. син ни булганын миңа әйтәсеңме соң... Эч сереңне мина сөйлисеңме соң...
Аның тавышында чын-чынлап борчылу яңгырады.
Мәрьям торып ванна бүлмәсенә кер юарга кереп китте, Вилдан тирән көрсенеп китабын алды. Биш минуттан ул бөтен барлыгы белән капитан Мегрэ янында иде инде.
Ахыры бар.