Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАР ҖЫРЫ


Якуп Коймый
Башкорт шагыйре
Каен да мин
с
ары тәлгәшләрен салындырып. Уйга калган ялгыз каеным. Элеккедәй тартып тормаса да. Бер күрүдә үзен таныдым.
Яшь чакта мин чибәр иызны назлап. Утырмадым каен тебендә. Автоматым кысып, туган илне Яклап йердем сугыш кенендә.
Каен белән таң аттырдык ул кен, Томан качты уйсу җирләрдән.
Ә ул тәлгәшенә кочты мине, Яшергәндәй яман күзләрдән.
Артта Мәскәү. Алда дошман тора, Каен да мин — ике арада.
Дошман йозех ялмап. ракетам Сигнал булып янды һавада.
Кинәт давыл купты. Давыл белән Кояш чыкты Мәскәү остендә.
Килмешәкне җиргә ябыштырдык Каен очеи, Мәскәү очен дә.
Каен да мин. Безне ззләп килгән
Мина җирне уеп ярылды.
Бер ярчыгы минем тәнгә тиде. Яралады берсе каенны.
Тәлгәшләрен калтыратып каен Башын иде Мәскәү ягына.
Ярасыннан тамган ширбәт суын Охшаттым мин аккан каныма.
Менә әле дә багелә-сыгыла каен. Яфраклары җилгә коела.
Сугыш ярасыннан, минем кебек, Ул да сызлангандай тоела.
Җилләр иссә, каен тетрәп китә. Суы ага яра зэеинәи.
Уттан сакла мине, дигән кебек. Ул Мәскәүгә карап иелгән.
Кем бай?
Сорадылар миннән;—Әйт син, шагыйрь. Кем бай без тир түккән дәньяда!
Бу сорауга җавап бирермен дип. Кипмәде бит минем уйга да.
Күккә бактым җавап эзләгәндәй, Йолдызлардан ява нур безгә. Күк эндәште гүя миңа карап:
— Мин бай, шагыйрь, мин бай йолдызга!
Аста диңгеэ ак яулыгын болгый. Тоташкан киң, ерак офыкка. Әйтә кебек миңа ул ухылдап.
— Суларга бай мин ул. онытма.
в. ,К У • * •
81
Тук башаклар шагыйрьгә баш ия, Кайда гына аяк басмасын, Әйтә кебек алар шыбырдашып:
— Бу җирдән дә бай җир тапмассың.
Алларымда яткан Урал тавым
Серен ача җырчы улына:
— Мин бай хәзинәгә, бер дә бетмәс, Казысыннар гомер буена!
Баш очымда, сойгән иркәм кебек, Миңа карап кояш елмайды.
Ул да әйтте гүя: — Мин нурга бай. Яктыртам мин бетен җиһанны.
О, юк, дидем, зәңгәр куккә карап. Минем куңел синнән киңрәк.
Купме йолдызың бар, барысы да, Куз алмама сыйган мелдерәп.
Ярсыма син, тыңла йорәгемне. Көчлерәк бит, диңгез, мин синнән. Урал тавым, ишетәсеңме мине, Күкрәгемә сыйган хәзинәң.
Җирем, сиңа үзем орлык чәчтем. Мин бит аңа үзем хуҗамын.
Дым кирәксә — яңгыр булып явам, Нур кирәксә — кояш буламын.
Сорадылар миннән: — Әйт син, шагыйрь. Кем бай без тир түккән дөньяда!
— Мәхәббәте булган кеше бай ул. Өстендә бер күлмәк булса да.
Елмай әле
‘‘ ояш чыкса, чечәк күзен ача. Син дә миңа назлы гел генә.
Куңел күгем бер ачылсын, иркәм. Елмай әле, елмай бер генә.
Тулган айдай кара төнне яктырт. Яшьлек мәхәббәтен сүндермә. Керфегеңнән нурлар коеп миңа Елмай әле, иркәм, бер генә.
Йөрәк кылларымны тибрәтерлек Җырчы сандугачым син генә.
Күзләремә тутырып кара да син.
Елмай әле тагын бер генә...
Фотула Яннакопулу
Грек шагыйрәсе
Фотула Яннакопулу грек язучысы. Ул 1955 елда. эзәрлекләүләр аркасында, уз иленнән качып Советлар Союзына килә һә м Грузия- нең башкаласы Тбилисидә тора башлый.
Ул уналты яшьтә чагында үзенең беренче шигырен бастыра. 1958 елда аның сКече туганы,»» исемле хикәяләр китабы чыга. Аннан бер-бер артлы тЭллада язы». * Мәхәббәт һәм хыял», шулай ук башка исемдәге шигырь китаплары мәйданга килә.
Журналыбызның бу санында без Фотула Яннакопулуның татар халкының батыр улларына багышлап язган ике әсәрен урнаштырабыз.
Сандугач һәм бөркет
БАЛЛАДА
Фашистлар тирмәсендә һәлак булган татар шагыйре Муса Җәлилгә багышлана.
Йокы һәм ял бөлми чишмә ага җырлап, Сулары саф аның, язгы иртә сымак. Өсләрендә балкый ачык, зәңгәр һава, Горур таулар күләгәсен ташлый аңа. Ул ялтырап ята нурда, ага чыңлап, һәм юл биреп ташлар аны тора тыңлап. Шундый гаҗәп серләр сейли салкын чишмә, Узгынчылар үтми аңа иелмичә, Аның тере суларыннан китми читкә. Бәллүр дулкыннарга ирен тидермичә.
Әгер кеше аны эчсе — бәла килмәс. Авыр йөге җиңеләер, билен имәс. Бер чылтырап ага яшәү кук, бер тына. Охшап татар моңы, татар җырларына.
Чишмә...
Бәлки фәкать чишмә кебектер ул, Бәлки теге гаҗәп беркет-егеттер ул. Биеклеккә очып, канат кагып шуннан Көнчыгыш һәм Көнбатышны тоташтырган. Бәлки ул кар күк саф Муса хыялыдыр, Тештәгедәй аның өмет-уйларыдыр. Тештәгедәй.
Ләкин син бит йокламыйсың. Яз кебок яшь һем якты көн нурлары син. Юмарт һәм бай кәрәзләргә бал кортлары Җыялар бал синең чөчкө-җырларыңнан. Син Казанда кабыздың ал таң утлары, Синең йөздә чагыла бетен Татарстан.
— Нигә, — ди сандугач,— урыныңнан тормыйсың. Нигә юлыңны тау, үрләргә бормыйсың,
Ник бармыйсың атлап яшел имәнлектән?
Син утырткан идең аны үзең күптән.
Күтәрел дә Урал тауларына таян. Безне шатландырып, балкып кара аннан. Яшәргә иң хаклы батыр егет идең. Кем җырыңны дәвам итәр икән синең?!
— Син бик хуплап әйттең, гүзәл
сандугачым.
Мине кабат син хәятка кайтармакчы.
Җир улы мин, җиргә салдым газиз башны, һәм ул мине җибәрмәскә кочак ачты.
Тылсымлады ул куенында,
күкрәгемә
Үсеп чыкты мәңге яшәр яшел үлән, Ә җырларым — дәвам итәр, кошкай, бөләм, Киләчәккә барыр яңа көннәр белән.
Элек мин дә күрә идем биеклектән. Үбә идем чишмәдәге саф суларны.
Сез җырлагыз, тауга, кыяларга, күккә — Болытларга ашырыгыз ул җырларны.
Син дустыбыз безнең, туганыбыз
Марат! Син түбәсе күккә ашкан Татар каены идең, сөйкемле.
Җитди иде йөзең, матур идең. Ачык идең кояш шикелле.
Туганлык һәм дуслык чәчәкләре Язлар килгән саен балкырлар, Бар агачлар яшел яфрак ярыр. Элеккечә җырлар яңгырар.
Илеңнән син давылларда киттең. Үлем сине екты көнләшеп.
Тик калдың син истә якты көндәй, Туганкаем, дустым, иптәшем
Синдә булган ышаныч нуры белән Тулсын минем моңлы күзләрем.
Хәзер башка давыл җир өстендә. Безнең тавыш, безнең сүзләрнең
Күгәрчене канат җәя күктә.
Илем күкрәгендә яралар... —
Таш һәйкәлләр кебек тынлык сачлап. Яшь түгәләр барлык аналар.
Газап чигүче халкым бәхете өчен Эллада тауларында 1949 елда татар халкының батыр улы Марат Саид >в һәлак булды. Бу җырымны мин аңа багышлыйм.
Тик таң килер тиздән җылы биреп Аналарның изге бәгыренә.
Шунда бөек җиңү чәчәкләре
Келәм булыр синең кабереңә.
Татар дустым, җиңелмичә үлдең,
Башың салдың минем җиремә...
Ләкин синең изге хыялларың
Илләр гизә көрәш җилендә.
Караңгыда балкып киләсең син,
Оясыннан синең өстеңә
Ук яудыра дошман шашып, каушап.
Син атлыйсың һаман,
Аяк тавышларың ишетелә.
Элладаның халкы богауларда.
Тик кол түгел — азат, канатлы!
Янгыннардан алып килә үзенә
Яңа таңны, яңа хәятны.
Кара төнне кусын хаклык нуры,
Тимер койма җирне бүлмәсен,
Сүзлекләрдән сызсын килер буын Сугыш сүзен;
сугыш булмасын!
Нури АРСЛАНОВ тәрҗемәләре.