ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ӘДИПНЕҢ КҮПТОМЛЫГЫН
ЧЫГАРУГА ХӘЗЕРЛЕК
СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибрз-
һимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институты гыйльми советының киңәйтелгән
утырышы булды. Анда татар әдәбиятының
классик язучысы, күренекле галим һәм
жәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов-
ның бай иҗат мирасын туплау һәм өйрәнү
мәсьәләләре каралды. «Г. Ибраһнмовның
иҗат мирасын җыю һәм өйрәнүдәге актуаль
бурычлар» дигән темага доклад белән
институтның гыйльми совет члены, филология
фәннәре кандидаты М. X. Хәсә- нов чыкты.
Докладта һәм чыгышларда олы әдипнең әдәби
иҗатын, фәнни эшчәнлеген һәм тормыш юлын
өйрәнү мәсьәләләре турында, якын елларда
аның сайланма әсәрләренең унтомлыгыи
хәзерләү һәм бастырып чыгару хакында сүз
булды, бу юлда конкрет чаралар билгеләнде
Гыйльми совет утырышында Татарстан
язучылар союзы. Татарстан китап нәшрияты
вәкилләре катнашты.
БӨТЕНДӨНЬЯ ФОТОКҮРГӘЗМӘСЕ
Шушы елның февраль-март айларында
Казандагы республика дәүләт музеенда Бө-
тендөнья фотокүргәзмәсе булды Анда бар-
лыгы җитмеш илнең фото осталары тара-
фыннан эшләнгән меңнән артык фоторәсем
куелган иде. Күргәзмәне республикабыз
тамашачылары бик яратып карадылар.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Татарстан АССР Верховный Советының
1968 елның 23 февралендә игълан ителгән
указы нигезендә, совет культурасын үстерү-
дәге һәм хезмәт ияләрен коммунистик тәр-
бияләүдәге хезмәтләре өчен Миизәлә ба
лалар музыка мәктәбе укытучысы Борис
Иванович Быковка, Саба районының Туктар
авылы китапханәсе мөдире Шәмсурый Ильяс
кызы Габбасовага, Азнакай районының Әлкәй
авылы китапханәсе мөдире Сәлимә Хаҗи кызы
Зәкнҗановага. В И. Ульянов-Ленин исемендәге
Казан дәүләт университетының фәнни
китапханәсенең абонемент мөДире Ефтилня
Ксенофон- товна Ипполитовага, Казан төзүче
инженерлар институты китапханәсе мадире
Дора Семеновна Кашннага, Казан авиация
институты фәнни-техник китапханәсе
директоры Маргарита Ивановна Мнхайловага.
В. И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт
университеты фәнни китапханәсенең
библиография бүлеге мөдире Елизавета
Михайловна Мишинага, Миизәлә район ки-
тапханәсенең абонемент мөдире Мария
Яковлевна Русаковага. Лениногорск шәһә-
ренең беренче китапханәсе мөдире Раиса
Ивановна Самойловага, В. И. Ульянов- Ленин
исемендәге Казан дәүләт университеты фәнни
китапханәсенең бүлек мөдире Елизавета
Григорьевна Рыжковага, Арча районының
Әтиә халык театры артисткасы Галимә
Гайнетдин кызы Сибгатуллннага, Алабуга
культура агарту училищесы укытучысы
Василий Алексеевич Теренинга һәм Мамадыш
районының Кече Кирмән авылы китапханәсе
мөдире Нурфига Мөхәммәтҗан кызы
Хәсәновага «Татарстан АССРның атказанган
культура работнигы» дигән мактаулы исем
бирелде.
ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Шагыйрь Зәки Нури Казан шәһәренең Бауман
районы мәгариф йортында карт большевиклар
һәм пенсионерлар җыелышында катнашып,
бүгенге татар әдәбияты турында сөйләде.
Нәби Дәүли Минзәләдә үткәрелгән райоя
интеллигенциясе слетында катнашты һәм
үзенең яңа әсәрләрен укыды.
Шәүкәт Галиев. Сафа Сабиров һәм Сарь ян
Хәсәнов Питоәч оайонынын Әлбәден авылы
клубыяДа- 'ко.һхоз^ыл^р белән пә'м урта
мәктәп укучылары белән очрашу үткәреп
кайттылар.
Нури Арсланов Казан шәһәренең 35 урта
мәктәбендә үзенең «Зоя» исемле поэмасы
буенча үткәрелгән укучылар конференция-
сендә катнашты.
Казандагы танк училищесы курсантлары
белән очрашып, Риза Ишморат һәм Валерий
Синев хәрби темага багышланган әдәбият
хакында әңгәмә үткәрделәр.
Идрис Туктар Зеленодольск шәһәрендәге
культура сараенда китап укучылар алдында
чыгыш ясады.
Сибгат Хәким һәм Шәүкәт Галиев В И.
Ульянов-Ленин исемендәге университетның
студентлар тулай торагында студентлар белән
очрашып, татар әдәбиятының бүгенге торышы
хакында сөйләделәр һәм үзләренең яна
шигырьләрен укыдылар.
31 январьда Татарстан дәүләт музеенда
«Чаян» журналы укучылары белән очрашу
булды. Журналның 45 еллыгына багышланган
бу кичәдә шагыйрь Шәүкәт Галиев тә чыгыш
ясады, үзенең юмористик шигырь ләрен укыды.
Язучы Эдуард Касый.мов Алабугада район
һәм шәһәр милиция хезмәткәрләре белән
очрашып, аларга бүгенге татар әдәбияты
турында сөйләде. Үз иҗатына кагылышлы күп
кенә сорауларга җавап бирде.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Татарстан язучылар союзы Әлмәт бүле-
генең 30 январьдагы утырышы 1967 елның
әдәби йомгакларына багышланды. Анда
бүлекнең җаваплы секретаре Г. Ахунов доклад
ясады. Ул узган елны язылган һәм басылып
чыккан әсәрләргә бәя бирде, бүлек бюросының
оештыру эшләренә тукталды. Фикер алышуда
Азнакай әдәбият түгәрәге җитәкчесе М
Хасәнов, Ленииогорск әдәби берләшмәсе
җитәкчесе Ш. Бнкчурнн, яшь язучылар А.
Хәсәнов, Ж,. Рахимов, М. Хә- бибуллин, К.
Булатова һ. б. катнашты. Утырыш төп
игътибарны язган әсәрләрнең сыйфатын
күтәрүгә, әдәби осталык мәсьәләләренә
юнәлтте.
Әлмәт культура университетының жур-
налистлар факультетында Г Ахунов очерк
турында әңгәмә үткәрде. Ул очеркларның төре,
сюжеты, проблема күтәрү, тел чаралары
хакында сөйләде. Әңгәмә «Знамя труда»
газетасында басылган очерк һәм парчаларга
нигезләп алып барылды.
• • •
Ә. Маликов Әлмәт районының Колшәрип
авылында кош-корт фабрика.ы салучы
тезүчеләр һәм колхозчылар белән очрашты,
яңа әсәрләрен укыды.
Р. Төхфәгуллнн Әлмәтиең «Россия» ки-
нотеатрында укучылар белән очрашып. «Гү-
зәллек нәрсә ул?» дигән темага беседа үт-
кәрде.
Әлмәтиең агач эшкәртү комбинатында Г.
Ахуновнын «Хәзинә» романы буенча рус
телендә укучылар конференциясе үткәрелде.
Конференциягә автор үзе дә катнашты,
укучыларның сорауларына җавап бирде һәм
сонгы елларда татар әдәбиятының ирешкән
уңышлары турында сөйләде.
Әлмәтиең «Чайка» кафесында шәһәр һәм
район буенча комсомол конференциясенә
җыелган яшьләрнең «Зәңгәр ут» кичәсе үт-
кәрелде. Кичәдә Г. Ахунов нефтьче һәм
колхозчы яшьләрне язучылар союзы исе-
меннән коттады. Әлмәт шагыйре Дм. Матвеев
Муса Жалил шигырьләрен һәм үзенең яңа
язган әсәрләрен укыды. Яшь композитор
Мәсгут Имашев Әлмәт шагыйрьләренең
текстларына язган яңа җырларын җырлады.
Ленииогорск әдәби берләшмәсенең чи-
раттагы утырышы шәһәр һәм район укыту-
чылары белән берлектә үткәрелде. Анда китап
уку һәм татар әдәбияты турында зур сөйләшү
булды.
ЮБИЛЕЯ КИЧӘСЕ
Шушы елның 12 февралендә Г Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театрында
татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган
күренекле язучы Фәтхи Бурнвш- нын тууына 70
ел тулуга багышланган кичә үткәрелде.
Язучының тормышы һәм иҗат юлы турындагы
докладны филология фәннәре кандидаты Азат
Әхмәдуллин ясады
Соңыннан артистлар көче белән бик яхшы
концерт бирелде.
ХАЛЫК ЯРАТЫП ТЫҢЛАДЫ
Зариус Шахморзаева исеме безнең рес-
публикада Һәм илдә генә түгел, чит илләрдә
дә билгеле. Ул —халыкара конкурслар
лауреаты Бу оста скрипкачының концертлары
һәр кайда көтеп алына һәм бик уңышлы уза.
Казанда туып үскән 3. Шахморзаева хәзер
Мәскәүдә яшәсә дә, туган ягыбызга шактый еш
кайткалап йөри. Татарстан музыкантлары һәм
композиторлары белән тыгыз иҗади элемтәдә
тора Аның концерт программаларында,
класснк композиторлар әсәрләре белән
беррәттән. Татарстан композиторлары
әсәрләре дә шактый зур урын ала. Мансур
Мозаффаров. Заһид лЬбнбул- лин. Рөстәм
Яхин кебек күренекле компо-
знторларыбызның әсәрләре 3. Шахморзаева
башкаруында дөнья гизәләр.
Якташларыбызны»! иҗатын илебез ха-
лыкларына ирештерү, музыкаль культ. •
раларның бер-берсеи баету эшенә үзеннән
лаеклы өлеш кертүче бу скрипкачы быел да
Казанда булып. Казан дәүләт Консерва-
ториясенең концерт залында бнк яхшы кон-
цертлар биреп китте. Казан тамашачылары
якташыбызның ул концертларын зур кызык-
сыну белән тыңладылар.
М ХӨСӘЕН ШИГЫРЬЛӘРЕ
КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ
Алма-Атадагы «Язучы» нәшрияты ша-
гыйрь Мәхмүт Хөсәен шигырьләрен казакъ
телендә аерым кнтап итеп бастырып чыгарды
«Мин синеке, далам» исемле ул кнтап та
басылган шигырьләрне казакъчага Казаг
станның күренекле шагыйрьләре Жобан
Мулдагалиев. Гафу Кайырбекоа. Мөтафар
Ә.тнмбаев. Кайрат Жомга.тиев. Жәкан
Сыздыковлар тәржемә иткән