АТАКЛЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫННАН ЧЫН ХИКӘЯЛӘР
Үз җәтмәсенә эләгә
Британияне немец фашистларының бомбага тотуыннан коткарыл калган
радиолокация аппаратурасын уйлап табучы инглиз физигы Роберт Вэтсон-
Уаттны, машинасын артык кызу йөрткәне өчен, көннәрдән бер көнне Канада
шәһәрләренең берсендә тотып алалар һәм штраф түләтәләр. Бу фактның
шунысы кызык: галимне үзе уйлап тапкан радиолокация ярдәмендә тоталар.
Шигырь кичәсендә
Әле генә үз шигырьләрен укыган шагыйрьгә залда утыручылардан берәү:
— Маяковский! Сез үзегезне коллективист булган пролетар шагыйре дип
саныйсыз, ә шигырьләрегезнең күбесендә: «Мин дә мин!» — дип язасыз, — дип
кычкыра.
— Сез ничек уйлыйсыз соң, Николай патша коллективист булганмы? Ул
бит һәрвакыт: «Без, Николай икенче...» — дип язган бит, — ди шагыйрь.
— Әллә сез безнең барыбызны да идиот дип беләсезме? — дип тагын
кычкыра теге егет.
— Юк. юк, ник алай булсын,—ди шагыйрь, гаҗәпләнгән булып.— Ни өчен
барыгызны да? Мин әле бу залда андыйның берсен генә күрәм.
Сернең бәясе
Американың атаклы киноактрисасы һәм эстрада җырчысы Дорис Дейны,
мәхәббәтләрен тәкъдим итеп, телефоннан бик күп ирләр борчыйлар. Шуңа күрә
ул телефон кампаниясеннән үз телефонының номерын үзгәртүне һәм аны сер
игеп саклауны үтенә. Номер үзгәртелгәч, берничә көн үтүгә, телефоннан
шалтырату тагын да ешая. Кампания маһирлары «серле» номерны, сиксән
доллар акча түләтеп, бик күп ирләргә яшертен саткан булалар.
Доллар күп илдә
Хемингуэй белән сөйләшеп утыручы берәү язучыны Америка Кушма
Штатларында доллар чиксез күп, аны һәркем күпләп эшли ала дигән фикергә
ышандырмакчы булган.
— Әйе, чыннан да шулай, Америка акчага бик бай ил. Ләкин ул һәркемнең
икенче берәүгә тиеш булган бурыч акчасы, — дигән Хемингуэи.
Хәреф хатасыннан үлгән
Германиядә бер кеше авыруына яраклы рецептны китаплардан эзләп
табып, үзен-үзе дәвалый икән Аны караган врач Маркус Герц ш\л хәлне белгәч:
Ф
— Үлемегезне» сәбәбен мин хәзер үк әйтә алам. Сез хәреф хатасыннан
үләчәксез, — дигән, 5
2
Үч алды ;
Атаклы физик Нильс Бор әле Геттингендә укыган чагында, коллоквиумга
әзерлексез килеп, бик йомшак чыгыш ясый һәм, үзен аклар өчен, ь елмаеп кына
болай ди икән: 5
— Мин биредә бик күп начар чыгышлар ишеттем Мин сөйләгәннәр- 5
не шуңа үч итеп әйтелгән фикер дип белүегезне үтенәм ф
Трамвайда
Бик таркау хәтерле Чапек трамвайда тирән уйга чумып бара икән.
Кондуктор аның билетын сорый Чапек кесәсенә тыгыла һәм кондукторга сәгатен
чыгарып күрсәтә. Кондуктор да сәгатькә шулай ук унчан гына карап ала да.
язучыга честь биреп, китеп бара
Метафизика нәрсә?
Немец химигы Отто Ганадан: «Метафизика турында сез ничек уй-
лыйсыз?»—дип сорыйлар.
— Метафизика бервакытта да мәче аяк басмаган караңгы бүлмәдән кара
мәче эзләү ул, — ди галим көлеп.
Вакыт юк
Профессор Эйнштейннан интервью алучы бер журналист мондый сорау
бирә:
— Вакыт белән мәнгелек арасында, сезнеңчә, нинди аерма бар?
— Акыллым. — дип сөйләп китә Эйнштейн, киң күңеллеләнеп,—әгәр
минем ул аерманы аңлатырлык вакытым булса, сез аны аңлаганчы мәңгелек
үтәр иде.
Сүздә тору-тормау
Джек Лондон бер нәшриятка вәгъдә иткән кулъязмасын вакытында
жибәрми. Түземсез нәшир ана: «Әгәр егерме дүрт сәгать эчендә новеллагыз
килмәсә, мин үз кулым белән сезне сүзегездә торырга мәжбүр итәчәкмен. Тагын
шунысын да кисәтеп куям: мин вәгъдәмдә каты торачакмын»,— дип, ачулы
телеграмма суга.
Нәшриятка язучыдан мондый телеграмма килә
«Сэр, әгәр кулларым белән генә эшләсәм, мин дә һәрвакыт үз вәгъдәмне
үтәр идем».
Алтын бугаз
Бервакыт Америкага гастрольгә килгәч. Шаляпин Нью-Порк таможнясында
тикшерү үтәргә тиеш була. Багаж тикшерүче чиновникка чират торганда
кайберәүләр Шаляпинны танып алалар.
— Атаклы Шаляпин, алтын бугазлы кеше ул,— дип пышылдый кемдер.
Шуны ишеткәч, таможня чиновнигы «алтын бугаз»ны хәзер үк рентгенга
төшерергә дигән әмер бирә.
Аеруча тырышлык
Җырчы Энрико Карузо чек белән зур сумма акча алырга банкка керә.
Караса, кесәсендә бернинди документы юк. Кассир акча бирүдән баш тарга.
Карузо аптырап кала, ул шунда ук ниндидер карарга килергә тиеш була.
һәм... банкта кинәт «Тоска» операсыннан ария яңгырый башлый. Җырдан
туктауга, Карузога тиешле сумма акчаны китереп бирәләр.
Чыгып барышлый ул:
— Гомеремдә дә менә хәзергедәй яхшы жырларга тырышканым
булмаган иде, — ди.
Судта
Вена судларының берсендә модалы жырлар язучы ике яшь компози-
торның эше карала. Боларнын һәр икесе, «ул минем музыканы урлады» дип,
бер-беренә гаеп тагалар. Үзе музыканы белмәгәнлектән, судья экс перт
чакырырга тиеш була. Бу эшкә композитор Ференц Легар алына.
Композитор ике кулъязма белән дә танышкач, судья аңа сорау бирә:
— Я, эксперт әфәнде, кем кемнән урлаган? — ди.
— Икесе дә Жак Оффенбахны талаганнар!—ди Легар.
Яшел төс
Одесса шәһәре башлыгы адмирал Зеленый бервакыт цирк буфетында
утырган артист Анатолий Дуровны күрә дә ана торып басарга куша.
Башлыкның дуамал, жүләр бер кеше икәнен белгән Дуров бер дә исе
китмичә генә карап ала, урыныннан кузгалмый. Шунда шәһәр башлыгы үзен
озата килгән чиновникка:
— Минем Зеленый икәнлегемне белдерегез әле шул наданга! — дип
әмер бирә.
— Мин яшелләр белән эш итмим, ә менә өлгереп житсәгез карап ка-
рарбыз,— ди моңа каршы Дуров.
Кичен исә циркта ул манежга яшел төскә буялган дуңгыз алып чыга һәм
тамашачылар аны зур алкышлар белән каршылыйлар.
Эчке дөнья
Бервакыт Чехов, врач буларак, Александр Максимович Горькийны карый.
Шуннан соң Горький ана:
— Я, доктор, хәзер минем сездән бернинди яшерен серем юк, минем
бөтен эчке дөньямны сез белеп бетердегез инде, — ди.
— Гомумән алганда, шулай... Типографиядә эшләүчеләр дә үзләре
тышлаган китапның эчке дөньясын нәкъ шулай беләләр...—дип жавап бирә
Антон Павлович.
Чын сәбәпче
Бервакыт Бернард Шоу чамасыз симергән юан бер кеше белән очраша.
Әлеге симез кеше чандыр драматургка карый да:
— Сезнең кыяфәтегезгә карап чамаласаң, хәзер Англия тәмам ачлыктан
интегә икән дип уйларга мөмкин, — дип куя.
— Ә сезгә карап, бу бәланең сәбәпчесе бары тик сез генә дип уйлар-
лык,— дип жавап бирә Шоу.
Ул сезнеке
Бервакыт бөтенләй бер тиенсез калган инглиз язучысы Оскар Уайльд үзенә
бик зур илтифат белән ишек ачкан швейцардан
— Сез миңа егерме франк акча биреп тора аласызмы? — дип сорый
— Мәгез!—дип кулын суза швейцар. ♦
Уайльд аның кулын этәрә дә: х
— Алыгыз. Мин аны сезгә бирәм, — ди.
Ике төрпе көч I
Рус язучысы һәм журналист В. А. Гиляровский авылда торган әтисе- < нә
кунакка кайта. Көч күрсәтергә теләп, ул кисәү агачы тимерен тота да = төенләп
бәйләп куя Инде картаеп барган әтисе моның өчен улы- < на һич ачуланмый,
төйнәлгән тимерне тиз генә чишә дә турайтып урыны- u на куя. ♦
Хатка җавап
Немец физигы Конрад Рентгенга хат килә. Ниндидер бер галижәнап
аңардан берничә рентген нуры җибәрүне һәм шуны куллану буенча аң латма
язуны үтенә, ә үзенең исә галим янына килергә вакыты юклыгын белдерә.
Галим аңа мондый җавап хаты язып җибәрә «Хәзерге вакытта , кызганычка
каршы, нурлар юк Булган очракта да аны сезгә җибәрүе бик кыен һәм катлаулы
икәнен әйтергә тиешмен. Бердәнбер чара шул —сез миңа гәүдәгезнең рентген
белән яктыртып карыйсы өлешен җибәрергә тиешсез».
Бик күп сүз
Анатоль Франска дуслары бер стенографистканы тәкъдим итәләр
— Кеше сөйләгәнне бик тиз язасыз икән сез? — дип куана язучы.
— Әйе, мин минутына йөз утыз сүз язам...
— Бик күп ич бу, җан кисәгем, ул хәтле сүзне мин кайдан алыйм? — ди
Франс.
Минимум һәм максимум
Бервакыт Тимирязев үзенең ассистенты белән скверда йөри икән
Ассистент куакларның чәчәксез калуын күргән дә. үзенең фәнни терми-
нологияне белүе белән мактанырга теләп:
— Сез ничек уйлыйсыз, профессор, бу туфракта нинди матдәләр
минимум? — ди.
— Нәрсә минимум икәнен белмим. Әмма чәчәк урлаучылар биредә
максимум булганнар, — дип елмая галим.
Галим рәхмәте
Астроном Савич лекциясенә бай семьядан чыккач булдыксыз бер студент
килеп керә. Егет өстенә җайдак киеме кигән, кулына камчы тоткан.
— Мин сезгә үземнең зур рәхмәтемне белдерәм, — дип мөрәҗәгать итә ана
кафедрадагы профессор.
— Ни өчен? —дип аптырый студент.
__ Бирегә атка атланып кермәвегез өчен.— ди галим.
Ул чәй эчми
Петербургның бер бае оста скрипкачы Венявскиины чәйгә чакырган һәм бер
уңайдан скрипкагызны да ала килегез, дип әйткән.
— Скрипкам исеменнән сезгә зур рәхмәт әйтәм, ләкин ул чәй эчми бит, —
дип, Венявский чакырудан баш тарткан.
Гаҗәпкә урын юк
Бер мәжлестә табигать галиме Эрнест Геккель поп белән янәшә урынга
эләгә. Аштан соң тәмәке тартканда поп та сигара кабызсын өчен галим ана
янган шырпы суза, ләкин поп кулына күчүгә ут сүнеп китә.
— Җәмәгать, күрәсезме, фән уты сүнде бит, — ди шул чак поп, көлеп.
Геккель әйе дигәндәй баш ия дә әйтә:
— Гаҗәпләнерлек урын юк. Дин сүндергән утларның беренчесе тү гел инде
бу, — ди.
Яхшы вино
Гамбургның бер купецы вино сортларын да бик яхшы белгән композитор
Брамсны үз базыннан чыгарган иң яхшы вино белән сыйлый:
— Бүтән винолар арасында моны Брамс виносы дип атарга мөмкин! —дип
мактана ул.
Брамс, виноның тәмен татып карый да хужага:
— Әгәр баздан Бетховен виносын алырга җибәрсәгез, яхшырак булыр иде.-
-ди.
Тоташ резина
Каучуктан күкерт ярдәмендә резина эшләү ысулын ачкан америкалы Гудьир
бик фәкыйрь кеше б>ла
Аның эше белән кызыксынган бер промышленник Гудьирны ничек табарга
дип сорый.
Белгечнең күршесе ана:
— Урамда резин бүрекле, резин чалбарлы, резин пиджаклы, резин
башмаклы һәм эчендә бер цент та акчасы булмаган резин янчыклы кеше
күрсәгез, шул үзе Гудьир булыр, — дип жавап биргән.
. Иц яхшы чара
Чамасыз симергән бер фабрикант атаклы врач Боткиннан:
— Сез подагра авыруыннан берәр яхшы чара белмисезме? — дип сорый.
— Беләм, көн саен бер сумлык кына ризык ашап торырга, ул бер сумны да
үзең эшләп табарга кирәк, — ди Боткин.
Корал сайлау
Микробиолог Луи Пастерны бер граф дуэльгә чакыра
— Алай булгач, мин корал сайларга тиешмен. Менә ике колба аның
берсендә — чәчәк чире микробы, берсендә—чиста су. Граф шуларның берсен
эчсә, мин икенчесен йотарга әзермен, — ди галим.
Дуэль, әлбәттә, булмый кала.
Кызганычка каршы...
Урта кул бер музыкант яңа әсәрен Ференц Лнсттан тикшертә һәм
«җырыгызда матурлык та, яңалык та бар» дигән бәя ишетә.
— Димәк, хөрмәтле маэстро, талант бар, — димәкче була музыкант. Ләкин
композитор, аны бүлдереп:
— Кызганычка каршы, матурыгыз яңа түгел, яңагыз матур түгел,—ди.
Оста үтерү
Бер яшь егет үзен инде камил актер дип саный һәм атаклы трагик
Рыбаковка «Отелло»ны уйнап күрсәткәч:
— Соңгы күренештә Дездемонаны оста үтердемме?—дип сорый.
— Оста, ләкин Отеллоны син аннан да остарак итеп беренче күренештә
үк үтерәсең, — ди Рыбаков.
Ышану
Кырым сугышы вакытында башы өзелгән бер солдатны лазаретка
китерәләр. Докторлардан берәү аптырап кала:
— Моны нишләтергә соң, башы юк ич?—ди.
— Бер дә курыкмагыз, башын әнә арттан күтәреп киләләр, хирург Пирогов
әфәнде аны, һичшиксез, ялгап бирәчәк, — диләр солдатлар.
Тел белмәсәң...
Карт Дюма Германиядә җәяүләп сәяхәт иткән чагында бер авылга туктый
һәм өй хуҗасыннан гөмбә ашы пешертмәкче була. Немецча белмәве сәбәпле
ул моны әйтеп аңлата алмый һәм бер кәгазьгә зур гөмбә сурәте сызып, хуҗага
күрсәтә. Бераздан хуҗа Д юма га... зонтик кертә.
Ашыгыч эш
Виктор Гюгоның бик ашыгыч бер эше була Шул эшеннән аерылырга туры
килмәсен әчеп ул чәченең бары тик ярты өлешен кырка да сакалының ярты ягын
кыра. Ә кайчы белән пәкене ачык тәрәзәдән урамга ташлый. Моның белән
язучы үзен чәч һәм сакал үскәнче өйдә у гырып эшләргә мәҗбүр итә. Аның
ашыгыч эше тиешле вакытка тәмам була.
Күңел йомшару
Бөек трагик Мочалов бер кибетчедән бурычка ит ала. Кибетче исә бер
кичне театрга килә дә Мочаловныц сәхнәдә искиткеч яхшы уйнавын күрә. Шул
вакыт күңеле йомшарган итченең бөтен театр залын яңгыратып:
— Ит өчен араны өздек! Бер тиен дә акча алмыйм!—дин кычкырганы
ишетелә.
Мәкаль һәм җазап
Ирек яклап шигырьләр язганы, шуларны җәмәгатьчелеккә укып йөргәне
өчен Пушкинны, билгеле булганча, көньякка сөрәләр. Киевтән узышлый апа бер
дусты очрый.
— Ничек монда килеп чыктың әле син’—дип сорый дусты
— Тел Киевкә җиткерә! — дип, Пушкин аңа русча мәкаль белән җавап
бирә.