АЛМАН ИЛЕНДӘ
ДҮРТЕНЧЕ ОЧЕРК
Моабит хәрабәләре янында
уй-буй сызыклы шлагбаум колгасы күтәрелә. Нәзакәтле генә сәламләп,
Германия Демократик Республикасының чик сакчысы без утырган машинаны
битараф зонага уздырып җибәрә. Канчыгышны Көнбатыштан, социалистик
илләр лагерен «ирекле дөнья>дан бүлеп- аерып торган берничә метр араны
үтәбез.
Икенче шлагбаум алдында машина кабат туктый. Әмма илчелек машинасы
икәнен шәйләүгә, озын буйлы полицай колганы күтерә
һәм иренеп кенә кул изи. Янәсе, уза бирегез Мин документларда казынуларын,
имза Һәм фотоларны чагыштырып карауларын, һәрхәлдә, нәрсәгә дә булса бәйләнүл әрен кеткән
идем. Юк икән. Полицай әнә, бөтен кыяфәте белән исе китмәгәнлекне күрсәтергә тырышып, артка
борылды.
— Үзенә калса, кыланып маташуы, — ди юлдашым, Берлиндагы Совет илчелеге хезмәткәре
Сергей Петрович Ануфриев.— Алар, янәсе, ике Берлин арасындагы чикне танымыйлар һәм танырга
теләмиләр дә. Җай чыккан саен, шуны сиздереп калырга тырышалар.
Машинабыз халык белән тулы, шау-шулы урамнар буйлап чаба Буяулы игъланнар, күз явын
алырлык кибет витриналары, ерактан үк күзгә ташланып, игътибарны ирек - сездән үзләренә җәлеп
итәрлек рекламалар, төрле төстәге, төрле төрдәге машиналар ташкыны, чуар төсләргә буялган бензин
колонкалары—барысы да мин күз алдына китергәнчә, барысы да нәкъ китапларда язылганча,
кинофильмнарда күрсәтелгәнчә. Сугыш эзләре бөтенләй диярлек күренми. Иске Берлинның бер-
берсенә сыенып утырган биш-алты катлы соргылт яки кыэгылт-көрән төстәге биналары арасыннан
хәзерге заман корылмалары — пыяладан һәм алюминиидан эшләнеп, төсле плитәләр белән бизәлгән
унбишәр-егермешөр катлы яңа йортлар күтәрелә.
Рейхстаг яныннан узабыз. Өстәге катлар һем үзәк гөмбәз тирәсе агач басмалар, ремонт
вакытында куела торган төрле җайланмалар белән әйләндереп алынган. Ә аста ремонт эшләре инде
тәмамланган. Мәһабәт колонналар, ялтырап-балкып торган зур тәрәзәләр, пөхтәләп себерелгән һәм
су сибелгән асфальт юллар. Әйтерсең, Рейхстаг стеналары гомер-гомергә шундый хәлдә торган,
аларда бомбалар сереме дә снаряд һәм пулялар эзе дә. совет сугышчылары калдырган язмалар да —
берсе дә булмаган. Сөйләүләренә караганда. Рейхстаг Көнбатыш Германиягә бик кыйммәтме тешчән.
Аны ремонтлау өчен, немецлар шундый ук зурлыктагы 3—4 яңа бина салырлык акча тотканнар.
Көнбатыш Германия хөкүмәте юкка гына юмартланмый, билгеле
Германия Демократик Республикасы чигеннән дистә метрлар гына ераклыкта урнашкан бу бинада
бундестаг утырышлары уздырыла, реваншизм рухындагы нотыклар сөйләнә...
Рейхстагны узып күп тә бармыйсың, җимерек кварталлар башлана. Күп кешеле зур каланың нәкъ
үзәгендә шундый хәрабәләргә юлыгу, ничектер, сәер дә, хәтта уңайсыз да кебек. Сугыш чорыннан
калган аерым җимерек урыннарны Кенчыгыш Берлинда да очраткан идем. Әмма мондыйны беренче
кат күрәм. Түбәсез һәм түшәмсез стеналар, алар сөремләнеп, чәрдәкләнеп беткән... Тузан. Кирпеч
ватыклары, вак таш өеме... Җил уйный, һавада күгәргән тимер исе. Ә менә бу йортның барлык стена-
лары җимерек. Таш баскычлар, һавага кадәр күтәрелгән, култыксасыз таш баскычлар гына торып
калган...
Менә без эзләп килгән Лертерштрассе урамы. Шушы бәләкәй һәм тын урамның нәкъ башланган
җирендә, шәһәр электропоездлары вокзалы (Берлин икегә бүленгәнлектән, Лертербанхоф вокзалы
хәзер эшләми) янында гына Моабит исемле хәрби төрмә урнашкан булган '. Машинаны туктатып, җиргә
төшәбез. Каршыда кызгылт- көрән кирпечтән эшләнгән биек, нык койма; ул инде тора-тора сөремләнеп
беткән. Тигез аралар калдырып, очлы башлы, кай яклары беләндер урта гасырларда салынган
замокларны хәтерләткән каравыл каланчалары ясалган.
Таш койманың тышкы ягыннен берничә генә метр ераклыкта, акация куакларына яшеренебрәк,
тагын бер койма сузыла, монысы чуеннан эшләнгән. Ике койма арасында шактый иркен бушлык, чебен
очып узса да күренерлек. Кирпечтән гөмбәзләп эшләнгән төп капка. Исеме шулай гади генә булса да,
чынында ул үзе бер зур гына бина булган. Хәзер яртылаш җимерек. Кайчандыр авыр тимер капкалар
утырган таш баганалар гына торып калган. Мөгаен, Җәлилне дә шушы юлдан йөрткәннәрдер. Ябык
машинага утыртып гестапога илткәндә, бу шыксыз гөмбәзләрне ул да күреп калгандыр, билгеле...
Төрмәнең киң ишек алды буп-буш. Тик аргы башта гына нидер төзел маташалар. Аяк астында
кирпеч ватыклары, таш өемнәре; бетон плитә һәм өрлек кисәкләре, - башларыннан күгәргән арматура
тимерләре тырпаеп тора. Урыны-урыны белән чүп- чар өемнәре астыннан тигезләп шомартылган зур-
зур плитәләр күренеп тора. Плитә-' ләр арасыннан яшь үлән шытып чыккан, һавага чыгарганда,
тоткыннарны шул юлдан йөрткәннәрдер, күрәсең; Андрэ Тиммерманс сөйләгән иде... Үзләрен
шомартып бетергән төрмә башмакларының эзен бу таш плитәләр әле бүген дә саклыйлардыр кебек.
Билгеле булганча, 1945 елның апрелендә һөҗүм итеп килүче совет солдатлары нәкъ шушы төрмә
ишек алдында Муса Җәлилнең ниндидер китап битенә язып калдырган хатын тапканнар иде. Анда
шагыйрь үзен үлемгә хөкем итүләрен хәбәр иткән, туганнарына, каләмдәш дусларыннан Фадеевка,
Тычинога һәм башкаларга соңгы сәламен тапшыруны үтенгән иде.
Сугыш бетеп күп тә үтми, язучы Юрий Корольков, ул вакытта «Правда» газетасының Берлиндагы
хәбәрчесе, төрмәнең исән калган тешләрен карап йөргәндә, 382 камераның стенасында түбәндәге
язуны таба:
«Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсынмадык.
Муса Җәлил».
Шушында, салкын таш капчыкта ятканда, тимер бик артында үлемсез Моабит шигырьләре
язылган.
Әкияттәге серле йомгак булып Тәгәрәде тормыш сукмагым.
Озак бардым, ахры, көн батканда Шушы йортка арып туктадым.
1 Берлинда шул ук исемдә тагын бер төрмә, Эрнст Тельман һәм башка патриотлар газап чиккән
граждански төрмә бар. Шәһәрнең бер үк микрорайонында урнашкан булсалар да, асылда аларның
һәрберсе мөстәкыйль төрмә. Сугыш азагында хәрби төрмәгә бомба эләгә һәм биш почмаклы йолдыз
рәвешендә салынган бинаның бер канаты җимерелә. Калган өлешен сугыштан соң сүтеп алалар.
Моабит төрмәсенең икенчесе исә әле дә эшли.
Әкияттәге дию патшасыдай, йорт хуҗасы чыкты каршыма. Балта
аскан, беркет үләксәсен Бүрек итеп кигән башына.
...Әкияттәге серле йомгак булып ф
Җырым калды сүтелеп юлымда.
Сез табарсыз килеп шушы эздән §
Мине сонгы йөрәк җырымда. £
һөм менә, җырлары эзеннән барып, мин шагыйрь соңгы кат тукталган урынга килеп җиттем. Әмма
үзен тапмадым. Батырлыгына шигъри һәй к ел булып, җырлары, < үлемсез җырлары гына калган...
Аңа, «хер йөрәкле Гейне гашыйгына», бетен авырлыкларны, фашист җәлладлары- < ның
һертерле җәзаларын үз җилкәсендә татырга туры килгән. Шигырьләренең бәр- ф сендө, сызланып һәм
әрнеп, шагыйрь болай яза: _
= Кая сон, сез. Гейне һәм Марксны ©
Тынлап үскән мәгърур егетләр?-
о
Ул чагында Җәлил үзе: күп булса уи-унбиш ел вакыт узар һәм бүтән немец * егетләре аның
хакында фильм тудырырлар дип, уена да китермәгәндер, билгеле, л Эрих Мюллер сценариесе
буенча эшләнгән ул фильм «Кызыл ромашка» исемле г? Аны Германия Демократик
Республикасында һәм башка демократик илләрдә мил- пионнарча тамашачылар карады. Муса
Җәлилнең немец теленә тәрҗемә ителгән £ шигырьләре ГДРдагы вакытлы матбугат битләренде
басылды, аерым җыентыклар булып чыкты. Шагыйрьнең «күтәрелсен Тельман трибунага, Маркс,
Гейне кайтсын иленә» дигән изге теләге дә тормышка ашты. Дәрес, әлеге Германиянең бер ярты-
сында гына. Кем белә, бәлки, мене монда — элекке тәрмәиең киң ишек алдында — күренекле татар
шагыйренең якты истәлегенә багышлап һәйкәл ачылыр конгә дә ерак калмагандыр.
Көнбатыш Берлин төрмәсендә
Моңарчы хотта фоторәсемен генә күргәнем булмаса да, Тегәль төрмәсенең тәре рәвешендә
салынган зур бинасын ерактан ук танып алдым. Җәлил оешмасының бер члены, шушы төрмәнең
элекке тоткыны Фәрит Солтанбеков аның хакында күп сөйләгән иде.
...Үзәктән һәр дүрт якка таба, рет-рәт булып, исөпсәз-сансыз камера ишәкләре тезелеп киткән.
Дүрт катлы төрмәнең коридоры этажларга бөтенләй бүленмәгән: астай өске кадәр шыр ачык. Югары
катлардагы камераларга менү өчен озын баскыч куелган, һәр катның камера ишекләре турыннан
буйдан-буйга тар гына галерея сузыла, ике галерея арасына (тоткыннар, сикереп, үз-үзләрен
үтермәсен ечен) тимер чыбыктан ясалган ятьмәләр куелган. Тәренең нәкъ урта бер җирендә сакчы
урыны, шуннан төрмәнең бөтен коридорларын күзәтеп була. Бетен төрмә, әйтерсең, бер сулыш белән
яши. Үлемгә хөкем ителгән тоткыннардан кемне дә булса җәзаларга алып кителер һәм ул, аскы каттан
торып, башка камералардагы тоткыннар белен саубуллаша башлыймы, яки надзирательләр берәр
үзсүзле әсирне кыйнарга керешәләрме — бу хәлләр минуты-сөкунды белән бетен төрмәгә тарала, һәм
тоткыннар тонык гөрелдәп, үэлеренең нәфрәтләрен белдерәләр. Кычкырып сейләшергө.
надзирательләр белән әрепләшергә, хәтта аларга караңгы чырай күрсәтергә дә ярамый. Андый
тоткынны карцер көтә. Карцер дигәннәре исә төрмә подвалындагы боз идәнле бер чокыр. Басыйм
дисәң—баш тия. утырыйм дисәң—идәне шакшы. Карцерга эләктеңме, аннан чыгу юлы бер генә: я
төрмә лазареты, я кабер. Кеше белән дыңгычлап тутырылган төрмәдә шуңа күрә һәрвакыт шомлы
тынлык хөкем сере.
Тәннәрен Берлинны утка тота башлауга, котлары алынган надзирательләр подвалларга
йөгерешәләр. Шул минутларда гына төрмә иркенләп бер шаулап кала, француз, рус. немец һәм
полякча сүзләр яңгырый — Европаның барлык халыкларын-
Берлиндагы Тегель төрмәсе.
нан диярлек вәкилләр бар бу төрмәдә. Берәүләр, зенит туплары залпын һәм бомбалар шартлавын
җиңәргә теләгәндәй, тәрәз аша күрше камерада утыручы иптәше белән сөйләшергә тотына. Кайсыдыр
«Зәңгәр яулык» җырын башлый, кемнәрдер [итлерны каргый. Сүз диңгезе арасыннан татарча әйтелгән
җемләләр дә ишетелеп кала: «Якташлар! Иделдән кем дә булса бармы? Җавап бирегез!» Төнге һөҗүм
бетә, надзирательләр урыннарына кайта һәм төрмә тагын тынып кала.
Тегель төрмәсендә Җәлил оештырган яшерен группа членнарыннан Гайнан Кур- маш, Габдулла
Баттал, Әхмәт Симаев, Рушат Хисаметдинов һәм Фәрит Солтанбеков утыра. Хисаметд инов та,
Солтанбеков та Мусаның үзен биредә очратмаганнар. Әмма тоткыннар арасында аның шигырьләре
йөргән, ул шигырьләр кулдан-кулга күчкән.
Әйе, инде бирегә килгәнче үк Тегель төрмәсе хакында мин байтак әйбер белә идем. Әмма бу
кадәр үк зурдыр дип уйламаган идем. Коточкыч зурлыктагы биианың бер канатында гына да
рәшәткәле 140 ка якын тәрәзә санадым. Төп бинадан тыш та, төрмә ишек алдында әллә никадәр
корылмалар бар бит әле. Биек кирпеч торбалы пар казаны, кер юу урыны һәм кухня, сакчылар өчен
махсус бина һәм административ корпус — ниләр генә юк монда! Төрмә коймасының тышында ук
надзирательләр һәм эшчеләр өчен салынган дүртәр катлы йортлар тезелеп киткән. Дөресен әйткәндә,
бу үзе тышкы дөньядан бүленеп-аерып алынган кечерәк бер шәһәр.
Төп капкага якын киләбез. Кирпечтән матурлап салынган зур капка, аның өстендә готик
стильдәге бәләкәй-бәләкәй манаралар. Чисталап себерелгән асфальт юл, чәчәк түтәлләре, кызыл
кирпечтән эшләнгән койма кырында очлары тигезләп кыркылган агачлар үсеп утыра. Тыштан
караганда, төрмә бик тыныч, хәтта сөйкемле күренә.
Мин фотоаппаратка тотынам, әмма юлдашым; кирәкмәс, ди. Эшли торган төрмә, Көнбатыш
Берлинның иң куркыныч җинаятьчеләре шунда ябылган. Кем белә, андый бер объектны рәсемгә
төшерергә ярыймы, юкмы... Тирә-якка күз салам. Якында кеше- кара күренми. Капкалар артында да
шылт иткән тавыш юк, әйтерсең, тирә-юньдәге һәрнәрсә үлеп беткән. Баксаң, тимер капкада күз
кадәрле тишек бар һәм шуннан безне күзәтеп торалар икән. Нәкъ Җәлил язганча:
Әкияттәге тесле тимер капка, Күз кадәрле тишек капкада. Дию карап һәр
көн шул тишектән, Корбаннарын санап мактана.
— Әйдәгез, барып, рөхсәт сорап карыйк, — дим. — Бәлки, төрмәнең үзенә үк кертерләр.
Сергей Петрович иңнәрен генә җыера. Янәсе, кертәләрме соң?.. Сәфәргә чык канчы ук ул
Көнбагыш Берлиндагы төрмәләрнең берәрсенә керергә рөхсәт артыннан йөреп караган иде инде.
Файдасы гына булмады. Моның өчен Сенат рөхсәте кирәк, һәм андый эш бик озак эшләнә икән Йөреп-
йөреп тә нинди җавап килә бит әле— ф
Ахыр чиктә Сергей Петрович түзмәде, берни дә чыкмаячак, менә күрерсең, дигән п төс белән
капкага таба китте. Аның зур тимер капкаларга якынлашуы булды, әйтер- 5 сең, шуны гына көтел
торганнар, капкаларның берсенә уеп эшләнгән бәләкәй ишек “ ачылды һәм хәрби киемле иеше,
тәкәллефле генә тон белән, эчкә үтүебезне үтенде. = һәм ни булганын аңлап өлгергәнче, безне эчке
якка кертеп, бәләкәй ишекне бикләп s тә куйды. «Мин бер сорауга да җавап бирмим, — дип әйтә диде
Сергей Петрович, g аның сүзләрен миңа да тәрҗемә итеп. — Өлкән сакчыга мөрәҗәгать итәргә куша».
<
Проходнойда ярым караңгы, дымлы һәм салкынча. Готик стильнең һәм архитек тура
бизәкләренең эзе дә юк. Ян якларда зур тимер капкалар, өстә дымланып, каралып-сөрсеп беткән таш
гөмбәз. Безне бирегә уздырган сакчы үз эше белән мәш- 3 гуль, ул яңадан кеше күзе зурлыгындагы
әлеге тишеккә сырышкан. Әмма мин һаман в сәер бер хистән арына алмыйм; үзебезгә күренмичә генә,
безне күзәтәләр, ныклап ь һәм җентекләп капшыйлар төсле. Караңгылыкка ияләшә төшкәч, стенадагы
тәрәзәгә g һәм аның артында утыручы чытык йөзле хәрби кешегә күзем теште. Югарыда стеналарга
көзгеләр тезеп чыгылган, кайсына гына карама, аларның һәрберсендә әлеге е; чытык йөзле, хәрби
киемле кеше белән очрашасың. Бирегә үз ихтыярың белән < һәм бик аз вакытка кергәнеңне дә беләсең,
барыбер шомландыра, ничектер, куркыныч. Иптәшеннән аермалы буларак, өлкән сакчы бер дә
елмаерга, тәкәллефләнеп °* маташырга җыенмый. Ул, бик тепченеп һәм бик озаклап. Сергей
Петровичның илчелек паспортын тикшерә, кайбер нәрсәләрне язып апа. Кемнәр сез, ди, нишләп йөри-
сез, ди... Сергей Петрович, барлык түземлеген җыеп, аңлатырга тотына: без, янәсе, төрмәне фотога
төшерергә һәм, әгәр рохсет булса, камераларны карарга теләр идек; ярамый икән, ул чагында сакчы
әфәндене мәшәкатьләп торырга уйламыйбыз. Әмма сакчы безне төрмә эченә кертергә дә. чыгарып
җибәрергә дә ашыкмый. Бераз көтәргә кушып, тәрәзә капкачын яба да, кайнаргадыр, кемнәргәдер
шалтыратырга тотына.
Зарыктырып минутлар уза. Бик эшлекле кыяфәт белән урамнан хәрби киемле төрмә эшчесе керә,
пропускысын суза, кулына номер сугылган картон кисәге һәм бер бәйләм ачкычлар тотып, капка
аргына кереп югала. Бераздан төрмә ишек алдыннан капка төбенә кара-көрән төстәге ябык машина
килеп туктый. Шофер янына утырып килгән сакчы тәрәзә артындагы кешегә документларын күрсәтә,
тегесе аларга ниндидер билгеләр ясый, җентекләп машинаны тикшерә, бары шуннан соң гына
капкадан чыгарып җибәрә. Машина узуга, шалтырап, капкалар ябыла. Без елмаешып куябыз: ничек
кенә ычкынырга инде моннан. Шул чак каяндыр биленә ачкычлар таккан бор сакчы килеп чыга. Өлкәне
пышылдап кына аңа ниндидер боерыклар бирә. Аннан безне дәшеп ала һем, номерлы картон биркалар
тоттырып, сакчы артыннан барырга куша.
Төп бина кырыннан узабыз. Дикъкать бәлән рәшәткәле тәрәзәләргә карыйм, ләкин берни дә
күренми. Койма буйларында торучы сакчыларны һәм үз эшләре бәлән анда-монда йөгерүче берничә
эшчене исәпләмәгәндә, төрмә ишек алды бул-вуш. һавага чыгарганда тоткыннарны йерто торган
мәйдан, күрәсең, каршы яктадыр. Түргә салынган дүрт катлы бинага якынлашабыз. Сакчы, тимер
ишекне ачып, безне эчкә уздыра һәм алармы яңадан әйбәтләп бикләп ала. Буш коридор буйлап
күпмедер баргач, өченче катка күтәреләбез Мин гаҗәпләнеп калам: искиткеч чисталык, больницаларда
гына була торган тынлык хөкем сәрә. An-ак түшәм, көрән-эәңгәр тоскә буялган стеналар, ялап
алгандай чиста идән
1 Соңыннан бу хакта мин танылган немец җырчысы Эрнст Бушка сөйләдем. Ул үзе дә фашист
төрмәләрендә байтак газапланган кеше. Чистапык-пехтәлекнең сере бик гади икән. Терме бинасы
баштанаяк тоткыннар кече белен җыештырыла, бу эшкә салкын караучылармы үтергәнче кыйныйлар
иде, ди.
Сакчы безне стеналары буйлап ниндидер шкафлар тезелгән бер бүлмәгә алып керә. Төрмә
канцеляриясе булса кирәк. Тәрәзә каршындагы тәбәнәк өстәл артында яшь кенә секретарьша утыра,
ул ниндидер эш белән мәшгуль. Безне урта яшьләрдәге кеше каршылый; өстендә ап-ак якалы күлмәк,
пөхтәләп тегелгән соры костюм, чуар төстәге галстук таккан. Башын безнең якка ия төшеп, гозеребезне
тыңлый. Сергей Петрович яңадан Муса Җәлил турында сөйли, бирегә ничек эләгүебезне аңлата.
Җәлилнең кайсы камерада утырганын беләсезме, дип сорый немец. Белмәгәч, бик аяныч дигән була,
баш чайкый. Аннан, гафу үтенеп, каядыр чыгып китә.
Ул чыгып киткәннән соң да, күпме вакыт узды инде... Без аптыраша ук башладык. Сенат
рөхсәтеннән башка чит ил кешеләрен төрмәгә кертергә ярамаганлыгыи белмиләрме әллә? Бәлки,
очрактан файдаланып, безне бераз тоткарлап торырга һәм шул арада нинди кешеләр булуыбызны
тәгаенләргә уйлаганнардыр? Чыннан да, төрмә белән кызыксынып йөрүебез шик уятырга бик мөмкин
ләбаса.
Ярты сәгатьләп вакыт узгач, пөхтә киемле кешебез, ниһаять, кайтты. Ниндидер
аңлашылмаучылык килеп чыккан, сез бирегә ялгыш эләккәнсез, төрмәне күрәсегез килсә, сенатка
мөрәҗәгать итегез, ди. Кергән юл белән үк безне кире чыгаралар. Артта соңгы капка ябылуга,
рәхәтләнеп иркен сулыш алабыз.
Шпандау төрмәсе
Көнбатыш Берлин. Гитлер диктатурасы
вакытында һәлак булган тоткыннар истәлегенә
куелган мемориаль стена. Аның янында һәрвакыт
яшь немецларны күрергә була. каршыңда, йөзләрчә
рәшәткәле тәрәзәләре белән, кара-көрән төстәге
шыксыз биналар пәйда була. Кай яклары
беләндер алар фабрика корпусларын
хәтерләтәләр. Чыннан да, фабрика, үлем
фабрикасы.
Сугыштан соң Шпандау халыкара төрмәгә
әйләнә һәм немец җинаятьчеләренең иң
әшәкеләре шунда ябыла. Язмышның
шаяруы шул буладыр инде: кайчандыр
фашизм корбаннары иза чиккән төрмәдә
соңыннан фашистларның үзләренә
утырырга туры килә. Әмма, вакытлар үтү
белән, аларны бер-бер артлы иреккә
чыгаралар, хәзер анда гомерлек ябылуга
Шпандауны чак кына узып китмәгәнбез. Әлеге дә баягы тышкы матурлык алдый язды: очлы
башлы манаралар, төрле рәсемнәр белән бизәлгән кәрнизләр, түбәсе чирәп белән капланган
керү юлы. Ләкин төрмәнең алгы ягы гына шулай чибәр икәи.
Аз гына янга табарак уздыңмы,
хөкем ителгән Рудольф Гесс кына ята. Гитлер
заманында меңнәрчә тоткыннар газапланган
галәмәт зур төрмәдә нибары бер тоткын калган.
Төрмәне, чиратлашып, дүрт ил— СССР, АКШ,
Англия һәм Франция солдатлары саклый. Шуңа
күрә, алдан ук, төрмәгә безнекеләр эшләгән айда
килергә планлаштырган идем. Ләкин
комендатурада ук миңа күңелсез хәбәр
әйттеләр. Кагыйдә буенча, төрмәгә чит
кешеләр бөтенләй кертелми икән, һәм
егерме ел буена анда бер генә чит кеше дә
булмаган. Ялынып, ялварып ка-
1933—1945 елларда гитлерчылар меңнәрчә кешеләрне шушында җәзалап
үтергәннәр.
— Юк. Сөтен архивны Көнбатыш Берлин сенатына тапшырдык. Элегрәк кызыксынырга
иде...
— Элегрәк... Кем уйлаган бит...
Күпме язып карадык. Көнбатыш Берлинның юстиция эшләре советнигы: «Шпандау төрмәсе
документларында җәлилчеларнең исем-фамилияләре теркәлмәгән», дип җавап бирә торды. Әгәр,
директор раслаганча, термә архивы чыннан да исән икән, ниндидер өмет чаткысы кала әле: бәлки,
җәлилчеләр турында яңа документлар килеп чыгар 1 бәлки, алар белән җәзаланган өч билгесез
кешенең исем-фамилияләре ачыкланыр.
— һич югы, Җәлил утырган камераларны үзегез бер карап-тикшереп чыгар идегез,—дим
мин, бирешергә теләмичә. — Бәлки шагыйрьнең васыяте яки шуның ише берәр язу калгандыр.
— Карадылар һәм берничә тапкыр. Берни дә табылмады. Булган очракта да алар хәзер
күпьеллык сөрем, дым һәм тузан астында калган. Күп урыннарда штукатур җимерелгән. Юк, хәзер
бик соң инде.
Соңгы чиктә әлеге камераларның рәвешләрен ачыкларга тырышып карыйм Директор
иңнәрен генә җыера. Бөтен камералар бер төсле үк. 2 « ХЗ м зурлыгындагы бүлмә. Цемент идән.
Штукатурланган кирпеч стеналар. Өстә 80 смХ'®см зурлыгындагы тәрәзә. Аңа беләк
калынлыгындагы тимерләрдән, стенага кертеп, рәшәткә ясалган. Тимердән эшләнгән җыелма
кроватьлар, идәнгә беркетелгән ике утыргыч. Тәрәзә турында аста бетон плитә, ул өстәл хезмәтен
үти. Бер почмакта — бәдрәф. Камераның бөтен җиһазы әнә шулар...
Европаның җәһәннәме
Яссы түбәле, кирпечтән эшләнгән тәбәнәк бина. Эчтән тимер япкычлар белән бикләнә торган
рәшәткәле берничә тәрәзә. Капкалары каерып ташланган ике ишек урыны; алар, ни өчендер, янып
торган крематорий мичләрен хәтерләтәләр. Плет- цензее төрмәсенең ишек алдындагы шушы
бәләкәй корылманы Европаның җәһәннәме дип йөртәләр. Гитлер рейхының политик тоткыннар
өстеннән чыгарган суд карары шушында җиренә җиткерелгән. Тоташ стена белән барак икегә
бүленгән.
1 Андый документлар, чыннан да, табылды. Алар турында киләсе санда укыгыз.
Соры төстәге цемент идан, шома итеп штукатурланган стеналар һәм түшәм. Мәетләрдән аккан
кан җиңелрәк юылсын ечен, стенаның бер өлешен ак кафель белән каплаганнар. Шул төшкә үк су
краннары куелган. Стенага берничә тимер ыргак беркетелгән.
секундка кадәр вакыт киткән.
Уртача — 11 секунд.
Тоткыннарны кан сеңеп һәм меңнәрчә корбаннар гәүдәсе белән шомарып беткән калын
такталарга йөзтүбән яткырганнар да, агач кыскычлар белән муеннарыннан эләктереп куйганнар.
Үткен итеп кайралган механик пычак сизелер-сизелмәс кенә селкенеп алган — өзелгән баш читкә
тәгәрәгән. Миңа шулкадәресен дә сөйләделәр: җәлладларга хезмәт хакы кеше башыннан түләнә
торган булган. Шуңа күрә алар гильотинада җәзалауны артыграк күргәннәр. Тиз дә, мәшәкатьсез
дә. Җәлил шигырьләрен бөтен тирәнлеге белән мин менә шушында, Плетценэее төрмәсендә генә
аңладым;
Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла—
Әйе, шагыйрь җырларын палач балтасы астында язган. Юк, бу шигъри чагыштыру гына
түгел, кырыс, рәхимсез чынбарлык.
Билгеле булганча, Дрезден шәһәренең II нче империя суды карары буенча, җәлилчеләрнең
уникесе дә гильотинада җәзаланырга тиеш була. Ул чагында Юрытко Ланфрединига ни өчен
татарларның барысын да астылар, дип сөйләде икән? Немец дусларыбыз ярдәме белән бу
мәсьәлә дә ачыкланды.
Хикмәт менә нәрсәдә икән. Җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында җәзаларга тиеш булалар.
Ә 18 августта төрмәгә бомба эләгә. Җәзалау барагының бер өлеше җимерелә, гильотина сафтан
чыга. Шуңа күрә август ахырларыннан сентябрь урталарына кадәр гильотинада җәзаланырга
тиешле тоткыннарның барысын да асалар.
Баракның икенче яртысына чыгабыз. Ярым түгәрәкләп эшләнгән ике тәрәзәдән бүлмәгә
тонык яктылык төшә. Элек монда дөм караңгы булган, тәрәзәләрне сугыштан соң гына тишкәннәр.
Өстә бүлмәнең буеннан-буена корыч өрлек сузылган, аңа кыс-
Плетцензее тирмзандзге уззалал yi«p> урыны.
Шушы шыксыз залда фашизмның мактанычы һәм горурлыгы — камилләштерел-
гөн механик гильотина торган. Бер кешене җәзалау өчен җиде секундтан уисиге: ♦
Ллетцензее төрмәсендәге гильотина. Фашистлар тоткыннарның башларын
шушында кискәннәр.
ка-кыска чылбырлар беркетелгән, hop чылбыр очында тимер ыргаклар, аста — кечкенә сәхнә
сыман мәйдан: асу урыны. Аңа күтәрелү эчен баскыч ясалган булган. Асу урынын да, баскычларны
да хәзер сүтеп ташлаганнар. Ул урында тере чәчәкләрдәч үрелгән зур венок тора. Ал төстәге
тюльпан яфраклары, әйтерсеңлә, кан тамчылары. 1943 елның 25 августында шушы цемент идәннәр
буйлап Юлиус Фучик соңгы кат узган, тагын бер елдан Җәлилнең һем аның иптәшләренең гомере
езелгән. Сөйләүләренә караганда, җәза алдыннан һәр тоткын соңгы өч теләген үтәргә хаклы булган.
Төрмә руханиен чакырырга, туганнарына хат язарга һәм теләгән ризыгын сорарга. Ләкин
җәлилчеләрне җәзалаганда, урта гасырлардан ук килә торган бу гадәтне саклап маташмаганнар —
сугыш ахыры якынлашкан саен, җәлладларга эш арткан. Кая анда кәнителләнеп маташырга,
тоткыннарның исем-фамилияләрен теркәп барырга да вакыт тимәгән.
Тоткыннарны ничек җәзалаганнар соң? Гитлер җәлладлары (аларның күбесе әле бүген дә исән,
Көнбатыш Германиядә яши) бу турыда сөйләргә яратмыйлар, дәшми колуны артыграк күрәләр.
Әмма 1944 елның 20 июлендә, Гитлерга һөҗүм оештыруда гаепләнүчеләрне җәзалаганда,
Плетцензее төрмәсенә журналистлар һәм кинорепор- терлар кертелә. Гитлер җәзалау процессын
пленкага төшерергә куша. Шул хәлләрне үз күзләре белән күргән кешеләрдән берсенең хикәясе
америка публицисты Р. Ален- ҺЫҢ «Дүртенче рейхтан Хойзингер» («Прогресс» нәшрияты. Мәскәү.
1967 ел) исемле китабында да китерелә.
«Без элек чын кабахәтлек, бозыклык һәм дәһшәтнең нәрсә икәнен белми идек, хәзер беләбез.
Ул хәлләрне күргәч, чәчләр үрә торды, нәфрәттән тамаклар кипте. Әмма тынычланырга һәм
барысын да рәттән сөйләп бирергә рөхсәт итегез.
...Чүпрәк-чапракларга киенгән, агач башмаклар сөйрәгән сигез кешене, үлемгә хөкем ителгән
сигез мескенне керттеләр, һәм операторлар шул коточкыч финалны төшерә башладылар. Төрле
планда төшерү өчен, аппаратлар залның төрле урыннарына куелган иде. Асу урыны күз
камаштыргыч дәрәҗәдә якты. Озын һәм куркыныч ул урын алдан кара пәрдә белән капланган.
Шуның каршына җәзаланучыларны тезеп куйдылар. Витцлебенны өстерәп «сәхнәгә» алып менеп
киттеләр.
Башкалар кетә.
Беренче ыргак турында туктатып, фельдмаршалны бил тиңентен чишендерәләр..! Муенына
элмәкләп ясалган фортепьяно кылы салдылар. Кылны тимер ыргак аша эләк -
төреп алдылар... һәм икенче башыннан тартып, гәүдәсен югары күтәрделәр дө, кимет
ычкындырдылар, фельдмаршал түбен очып тәште. Шулай байтак газаплагач, шыр ялангач калдырып
чишендерделәр, аннан тагын асып куйдылар: җаны чыгып беткәнче, ул шулай җәфа чикте...
— Кешеләрне аехшиләрчә газаплап буалар, — дип дәвам ите хикәяче, — тиз генә
үләрлек тә булмасын, исән дә калмасын. Корбаннары озаграк җәфалансын өчен шулай ♦ эшлиләр.
Кешеләр җиде, сигез, тугыз, аерым очракларда уникешәр минут үлә о алмый асылынып торалар.
х
Хикәяченең тавышы үзгәрә. Куллары калтырый башлый, күзләреннән яшь ага ?. Ниһаять, ул
дәвам итә: **
— Кәтеп торучылар, җәзалау процессын тулысынча күрмәсәләр дә, үлом ачысыннан
газапланып җан бирүченең аякларын күреп торалар. Бу — көтеп торучыларны S куркыту, аларга үлем
сулышы өрү өчен кирәк. Шуның өчен дә пәрдә эшафотның < аскы өлешен каплап бетерми. Мондый
вәхшиләрчә җәзалауны Гитлер үзе, я булмаса ф Геринг яки Геббельс уйлап чыгаргандыр, мөгаен».
Шундый үлемне «елмаеп һем ирләрчә каршылау» өчен күлме рухи көч, батыр- 2 лык кирәк
булгандыр. Кем белә, бәлки, нәкъ шуның өчен дә Юрытко җәлилчеләрно < кичек җәзалауларын
тәфсыйллап сөйләргә теләмәгәндер. Җәлилчеләр һәлак булып £ ярты сәгать үтүгә Ланфрединига
татарларның бөтенесен дә астылар, ди ул. Соңга - таба исә татарларны, ахрысы, аттылар бугай дип
сөйли башлады. Мондый коточкыч үлем хакында сөйләп татар патриотларының туганнарын
куркытмас өчен, тормә побы ч алармы аттылар дип сөйләүме, бәлки, мәгъкульрәк күргәндер.
«Кышны көтәм, йоклар өчен
ябынып юрганын...»
Германиягә китер алдыннан Әминә Җәлилова ире күмелгән җирдән бер уч туф рак алып кайтырга
кушкан иде. Әмма җәлилчеләр күмелгән урынны, якынча гына булса да, ничек билгеләргә соң?
Плетценэөе төрмәсенең каберлеге билгеле — ул Берлиннан конбатыштарак урнашкан Дебориц
диген урында. Мин анда булдым. Биек булмаган койма, койма эчендә
Бу залда еитлерчылар паш/ик югкыннарны ыляншгр
рәт-рәт булып сузылган каберләр. Кабер башларында кызыл кирпечләр. Анарда мәрхүмнең
фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән. Исән чакта аларның
һәрберсе үзенә бер характерлы, үзенә бер язмышлы кешеләр булгандыр. Зират тигезләгән:
батырына да, куркагына да бер үк тесле кирпеч кисәге.
Урыны-урыны белән бер үк фамилия язылган 3—4, хәтта 7—8 кабер ташы очрый.
Сөйләүләренә караганда, бер үк гаилә членнары икән. Еврейларны һәм коммунистларны, соңрак
Гитлерга һөҗүм итүдә гаепләнүчеләрне шулай бөтен гаиләләре белән юк иткәннәр. Бер урында
шундый унбер кабер санадык. Тикшерә торгач, алар ир белән хатын, аларның әти-әниләре,
абыйлары, сеңелләре һәм балалары булып чыкты. Культуралы вәхшилек әнә шулай буладыр
инде: башта соңгы кешесенә кадәр гаиләие үтереп чыкканнар, ахырдан, махсус җибәрелгәч акча
исәбенә, һәрберсенә таш яздырып куйганнар.
Бер генә кирпечне дә күздән ычкындырмаска тырышып, каберләр арасында байтак йөрдем.
Ләкин Җәлил исеме дә иптәшләре дә очрамады. Миңа хәтле Ш. Маннур белән Л. Небенцаль дә
эзләп караганнар, һәм шулай ук нәтиҗәсез. Л. Небенцаль шушы каберлектә гомере буе каравылчы
булып торган немец картын эзләп тапкан. Карт бирегә күмелгән кешеләрнең исем -фамилияләрен
аерым журналга теркәп барган икән. Небенцаль үтенече буенча, журналын тагын бер тикшереп
чыккан. Әмма җәлилчеләрнең исем-фамилияләре очрамаган.
Төрмә рухание Юрытко, татарлар күмелергә мөмкин булган урыннарның берге рәвешендә,
Зеебург тирын күрсәтте. Зеебург шәһәренең мэры Бригитта Свиерс ярдәмендә, мин ул урынны да
эзләп таптым. Көнбатыш Берлин чиге буендагы тәбәнәк нарат урманы артында кечерәк кенә тигез
урын бар. Хәзер аны сөргәннәр. Кайчандыр монда чәнечкеле тимер чыбык киртә белән
әйләндереп алынган участок булган. Шәһәр халкын ул тирәгә якын җибәрмәгәннәр, якын барырга
ярамый, атарга өйрәнә торган җир, дип аңлатканнар. Билгеле, күпләр аның нинди тир икәнен яхшы
аңлаган. Төннәрен монда ябык машиналар килгән. Мылтык тавышлары ыңгырашулар, ләгънәт
авазлары белән чиратлашкан.
Сугыштан соң монда үле гәүдәләр белән тулы зур чокырлар табылган. Махсус комиссия
чокырларның берсен ачып та караган. Гади киемдәге гәүдәләр арасыннан, немец офицеры
мундирындагы берничә мәет тә чыккан. Ихтимал, болар Гитлерга һөҗүм итүчеләр булгандыр.
Чокырлар хәзер куаклыклар белән капланган, каберләр өстеиә яшь чыршылар, наратлар
үскән. Монда кемнәрне күмгәннәр? Шушында атылганнарны гынамы, әллә башка урыннарда
җәзалаганнарны да китергәннәрме? Бу кадәресен Бригитта Свиерс та белми. Әмма ул белешергә
һәм хәбәр итәргә вәгьдә биргән иде. Чыннан да, ярты ел узмады, мин аннан хат алдым. Зеебург
тиры Шпандау төрмәсенә караган булган икән. Кагыйдә буларак, Шпандау тоткыннары, кайда
үтерелүләренә һәм ничек үтерелүләренә карамастан, шушында күмелгәннәр. Димәк,
җәлилчеләрнең кабере дә шунда булырга мөмкин...
Җәлилнең «Гөл кабере» исемле бер шигыре бар. Анда ул үзен үлем җәзасы көткәнлеге
турында яза. Әмма тормышның дәвам итәчәгенә тирән ышанып, болай ди:
Сулган гөл күк мнн дә кышны көтәм, йоклар өчен ябынып юрганын,
Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым.