Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРЬКИЙ


ин Казанның шау-шулы тынгысыз урамнары буйлап барам. Бераз барган саен кечерәк кенә, җыйнак кына агач йортлар каршында туктыйм да, моннан күп еллар злек булып узган истәлекле хәлләрне күз алдыма китерергә тырышып, уйланып торам. Менә бу йортта ул пекарняда зшләгән, камыр баскан, икмәк әвәләгән. Монысында Гурий Плетнев белән алар яшерен прокламацияләр басканнар. Казанның менә бу тирәсе элек Марусовка дип йортелгән. Нинди тамашалар гына булмаган монда! Кабак, фахишәләр, караклар, хәерчеләр, гарипләр, муен тиңентен пычрак... Шундый имәндергеч тормыш сазлыгында яшәп тә, рухыңны гарипләндермичә, күңел сафлыгын саклап калу, шул чокырдан кешелек мәдәниятенең югары баскычына күтәрелә алу үзе үк могҗиза түгелме соң!!
Бу йортларга карап уйланып торуы күңелгә бик хуш килә. Бу кечкенә йортларда, ул йоргән урамнарда аннан нидер калган шикелле. Ул үзе күзгә күреимәстәй, әмма бик газиз, кадерле. Шушы минутта мин онытылмастай җанлы тарихның үзе белән күзгә-күз очрашамдыр кебек.
Казанга беренче мәртәбә килүендә Алеша Пешков текә яр остендәге менә бу Сер катлы, сойкемле генә агач йортта, Николай Евреиноаларда яшәгән, Казан университетына укырга керү турында хыялланып менә шушы тын урамнарда уйланып йергән. Шуннан бик аз гына соңрак, нәкъ бу йортның күршесенә Сембердән Ульяновлар гаиләсе килеп урнашкан. Хәзер инде шул ук урамнан җитез хәрәкәтле, елгер һәм үткен яшь егет — Володя Ульянов университетка йери башлаган. Бу урам-нар, менә бу карт йортлар Володя Ульяновның соекле Ватанны болгенлек һәм хәерчелектән, коллык һәм наданлыктан коткару юллары турында иптәшләре белән сүз көрәштерүләрен, кайнар бәхәсләрен ишетеп калганнар.
Бу тирәләрдән мин дулкынланып атлыйм. Ифрат та игътибарга лаеклы бер хәл: Володя Ульянов белән Алексей Пешковның ялкынлы яшьлек еллары, аның да боек вакыйгаларга баи һәм кешелек тарихына онытылмастай истәлек калдырган иң әһәмиятле бер чоры бер үк шәһәрдә, бер үк тирәдә, бер үк вакытта диярлек күкрәп үткән. Минем алар я менә шушы урамнарның берсендә, я булмаса, университет тирәсендә, берсен-берсе танымыйча гына булса да, һичшиксез, очрашканнар булыр дип уйлыйсым килә. Шулай булмыйча мемкннмени! Бәген деньяга мәгълүм бит: университетта әлеге тарихи җыелышны оештыручыларның берсе Володя Ульянов булса, шуның очен Казаннан сорелүче студентлар язган мерәҗәгатьне яшерен типографиядә Алексей Пешков бастырып тараткан.
Кулларына авыр кәрзин алып, ныгып җитмәгән иңенә үз ихтыяры белән бетен ил кайгысын, патша коллыгында иза чигүче барлык хезмәт кешеләренең сыйнфый борчуын күтәреп, тугры сүзле, корәшкә омтылучы гадел һәм намуслы егет Алексей Пешков бу урамнарда Казан байларына күмәчләр, булкилар ташыган. Мин дә аның эзләреннән атлыйм. Бара торгач, ничектер, үзеннән-үзе як-ягыма каранам. Шушы әзлексез халык агымыннан кара сатин күлмәк кигән, озын буйлы, куе коңгырт чәчле рус егете Алеша Пешков та килеп чыгар кебек.
Яисә ярты гасыр вакыт күз йомган арада үтеп китә дә, икенче сулышта ул минем күз алдыма 1928 елда Казанга кайтканда ничек булса, шул равешендә килеп баса — озын буйлы ир уртасы кеше, башында зур кара зшләпа. Казандагы искиткеч узгәрешләр һәм кинәт кенә исенә тешкан яшьлек хатирәләре аны дулкынландыра. Ул салынып тошкән мыек чылгыйларына бармак очлары белән генә кагылгалап, гаҗәпләнеп һәм сокланып, калын тавыш белән;
М
— Алай, алай... — дип куя.
Кремль янындагы калкулыктан, Муса Җәлил һәйкәле яныннан Идел өстенә күз салам. Бишбалтадан аз гына сулдарак Идел эченнән кечкенә генә коры җир кисәге калкып торган сыман күренә. Элекке пристань. Алеша Пешковның гомерендә беренче мәртәбә хезмәт дәртен, аның рухландыргыч поэтик ләззәтен татыган истәлекле урын әнә шул инде. Байтак еллар узганнан соң, ул үзе бу хакта шушылай язган иде:
«Мин капчыкларны элеп кенә алам да йегерәм, илтеп ташлыйм да тагын эләктереп йегерәм. Миңа ул чагында мин үзем дә, минем тирә-ягымдагылар да ашкынулы бер бию кеенә бетереләләр кебек тоела иде... Эштә шундый акыллы һәм җитез, эш белән шулай уз-үзләрен онытырдай булып мавыккан бу ике аяклы киекләрне кочаклыйсы, үбәсе килә иде.»
Бу юлларны беренче мәртәбә нинди дулкынланып укуымны әле дә хәтерлим. Минем өчен бу әдәбиятта чын-чыннан яңа ачыш иде. Грузчикларның кеше җелеген суыра торган авыр хезмәтендә язучының поэзия күрә белүе, аны шундый соклангыч итеп, җыр кебек ялкынлы итеп яза белүе мине хәйран калдырды. Чонки хезмәт кешесенең кара эше турында минем беркайчан да, бер китапта да мондыйны укыганым юк иде.
Шуннан бирле, халкыбызның иҗади хезмәте, хезмәтнең поэтик матурлыгы турында язу теләге тудымы, бик еш Горькийның җыр кебек яңгыраган әнә шул поэтик юллары искә тешә. Андый вакытта үзеңне тагын да җаваплырак хис итә башлыйсың. Күңел югарыга, ялган белән фальш менеп җитә алмастаи, чын хакыйкать үзе генә, аның да иң кирәкле һәм кадерлесе генә языла торган шигъри биеклеккә омтыла, уңмастай яңа буяулар, иң дерес, иң кочле сүзләр эзләргә тотына.
Шулай атлый торгач, янәшә баручы юлдашым Хәсән Туфанның дулкынланып әйтелгән ягымлы сүзләрен ишетәм:
— Беләсеңме, ул безне, чыннан да. бик ярата иде. Хәтереңдәдер, язучыларның беренче съезды татар әдәбияты турында махсус доклад тыңлады. Ул бит кен тәртибенә Горький тәкъдиме белән кертелгән иде. Шул съездда көндезге бер тәнәфес вакытында безне, татар язучыларын, Лидия Сайфуллина эзләп тапты. «Картыгыз сезне шул арада сагынып та өлгерде, үз янына чакыра», — ди бу. Барсак, аның янына үтеп керә алмаслык. Бөтен тирә-ягын хәбәрчеләр, фотографлар, кино кешеләре әйләндереп алган. Ә ул. бернигә карамастан, безне янына утыртты да. әти кеше кебек, бөтенесен белешергә, сораштырырга тотынды.
Әйе, ул безне ата үзенең улларын яраткан кебек ярата иде. Аның безнең әдәбиятны даими кайгыртуын татар язучылары һәрвакыт сизеп тордылар.
Горькийны татар халкы да үзенең сөекле язучылары белән бер дәрәҗәдә үз итте һәм яратты. Әгәр мин Горькийга кадәр башка халык язучыларыннан берсе дә татар халкының шулкадәр тирән мәхәббәтен казанмаган, берәү дә аның кебек халыкның күңел түренә тирән үтеп керә алмаган, рухи дөньясын болай дөрес аңлый алмаган иде дисәм, шәт ялгышмамдыр.
Бу дуслык хисе, күрәсең, Горькийда аның бала чагында. Нижний Новгородта ук тугандыр, аннан соң, 1884—88 елларда Казанда яшәгәндә чәчәк атып, тагын да ныгып, тирәнәеп киткәндер.
Гомеренең Казанда узган чоры турында М. Горький үзе бик яратып язган иде.
«Физик яктан мин Нижний Новгородта туганмын, ә рухи яктан — Казанда. Казан минем иң яраткан университетларымның берсе».
Иң мәшһүр әсәрләреннән берсе булган «Минем университетларымпда Горький үзенең Казан кешеләренә булган ихтирамы, татар халкына мәхәббәте, аларның үзенчәлекле тормышлары белән һәр даим кызыксынуы турында күп тапкырлар язды.
«Китап укыганны тыңлап утыруы күңелсез (народниклар түгәрәге утырышы турында сүз бара — Г. Б.), татар бистәсенә чыгып китәсе килә иде. Анда ниндидер үзенә бертөрле пакь тормыш белән яхшы күңелле, ягымлы кешеләр яши. Алар рус телен бик кәмит итеп бозып сөйлиләр... Мин татарларның бөтен тормышы бөтенләй башкача корылган дип уйлый идем. Ул тормыш миңа таныш түгел; мин белгән һәм мине куандырмый торган тормышка охшамый иде.»
Горький бөтен гомере буена Казан белән элемтәсен өзмәгән. Ул Казанны һәм татарларны, татар әдәбиятын ботен донья күләмендә такылган мәшһүр язучы булып
киткәннән соң да, дөньякүләм иҗтимагый-политик вакыйгалар эчендә кайный башлагач та, ифрат катлаулы һәм зур колачлы әдәби әсәрләр иҗат итү белән мәшгуль вакытында да онытып тормаган. Безнең әдәбиятның ветераннары бу хәлне зур канәгатьләнү белән, Алексей Максимовичка ихтирам белән искә төшерәләр.
М. Горький Габдулла Тукайны да, башка язучыларны да белгән, аларның ничек үсүләрен, әдәбият дөньясына нинди яңа әсәрләр бирүләрен дусларча күзәтеп торган. Үзенең Казандагы таныш һәм белешләре аша ул татар әдәбияты турында Нәҗип Думавидан очерк яздырып, аны 1911 елда «Современник» журналында бастырып та чыгарган.
Алексей Максимович Горькийны без халыклар дуслыгының аваз салучысы, төрле халыкларның үзара мөнәсәбәтендәге бу изге юнәлешие революциягә кадәр үк фидакарьләрчә тырышлык белән алга сөрүче интернационалчы буларак та ихтирам итәбез. Кайсы гына милләт вәкиле булмасын, ул һәркемдә барыннан да элек аның кешелек горурлыгын ихтирам итте, һәр кешедә үз халкына хас булган иң якты, иң күркәм кешелек сыйфатларын күрергә омтылды, гасырлар буенча самодержавие итеге астында изелеп килүче халыкларга тирән ихтирам һәм дуслык хисе белән яшәде. Болар аның бөтен иҗатында якты бер юл булып балкып торалар.
Искә генә төшереп карыйк: үзенең әдәби әсәрләрендә рус булмаган халык вәкилләренең образларын Горький нинди мәхәббәт белән иҗат итә торган булган! Эле бит шунысын да истән чыгарырга ярамый: ул чорда, патша заманында, рус булмаган халыкларны мыскыллап һәм кимсетеп «инородецләр» дип атыйлар, патша хөкүмәтенең рәсми органнары һәм чиркәү әһелләре, матбугатта булсын, дини вәгазьләрдә булсын, ничек тә аларга дошманлык тойгысы уятырга тырышалар иде.
Ә ул, хезмәтчел Россиянең мәгърур улы, революциянең давыл хәбәрчесе — Горький бөек тарихи вакыйгаларның өлгереп килүләрен, халыкларның язмышын һәм киләчәген пәйгамбәрләрчә алдан ук күргән. Без хәзер горурлык һәм шатлык белән «какшамас халыклар дуслыгы» дип йөрткән бөек бер иҗтнмагыи көчнең озакламыйча барлыкка киләчәген, әйтерсең, алдан ук сизенгән. Шунлыктан ул революциягә кадәр үк тә, аннан соң да халыклар дуслыгының чәчәк атуына һәм ныгуына талантының бөтен кече белән ярдәм иткән.
М. Горький иҗатында башка халык вәкилләренең образларын, өстәрәк әйткәнемчә, бик еш очратабыз. Шулардай, мәсәлән, «Ана» романында Андрей Находканы, «Мордовка» дигән хикәясендә мордва хатынын һәм башка бик күлләрне искә төшерергә була. Әмма мин шулар арасында татарлар М. Горькийның һәрвакыт диярлек игътибар үзәгендә булып, аның әсәрләрендә аеруча күренекле урын алганнар дияр идем. Мәсәлән, бөек язучының «Тормыш төбендә», «Матвей Кожемякин тормышы», «Евграф Букеев», «Манар тормышыннан бер вакыйга», «Әңгәмә» һәм башка кайбер әсәрләрен генә искә алып узыйк. Бу әсәрләрдәге татар образларын мии М. Горький чын күңелдән яратып иҗат иткән дияр идем. Болардан һәм гомумән башка хезмәтләреннән күренүенчә, Алексей Максимович безнең халыкның тормышым, аның психологиясен, үзенчәлекле төп сыйфатларын, ни белән һәм нигә өметләнеп яшәвем, кая таба омтылуын яхшы белгән. Кимсетелеп, җәберләнеп килүче халыкларны кара көчләрдән якларга омтылучы буларак, бу бөек гуманист татар халкының характерымдагы иң күркәм, иң прогрессив сыйфатларны беренче итеп күрергә тырышкан, рус укучысына да иң алек шул яхшы сыйфатларны күрсәтүне максат итеп алган булса кирәк.
М. Горькийның байтак кына мәшһүр әсәрләренең идеясе Казанда яшәгән чагында туган дияргә була. Кайбер әсәрләренең язылуына, һичшиксез, безнең тирәдә булып узган төрле вакыйгалар һәм очрашулар сәбәпче бултан. Без, минемчә, моның белән дә. ягъни бөек әдипнең иҗатына Казан һәм Идел буе халыкларының зур уңам тәэсире белән дә хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Иксез-чиксез Россия киңлекләре буйлап ил гизәме, зәңгәр диңгезләрнең аръягында чит илләрдә яшиме, кайда гына булмасын. М. Горький үзенең Идел буендагы дусларын беркайчан да онытмаган. Татарстанның Ю еллык бәйрәме алдыннан, республика хөкүмәтенең аны кунакка чакыруына җавап буларак. М. Горький 1920 елда Соррснтодан болан дип язган:
«Татарстан республикасы халкына чын күңелдән сәлам. Хезмәтчел татар халкының рус эшче халкы белән дусларча берлектә уз тормышын үзе корырга хаклы булган көннәренә кадәр яшәвемә мин бик шатмын... Милләтләрнең бердәмлегенә уңайсызлап торган киртәләрне җимерүче кешеләр яшәсен!
Мин яраткан татарларның Совет Социалистик Республикасы яшәсен!»
Татар зыялыларының да Горькийга ихтирамы зур булган. Аның әсәрләрен революциягә кадәр ук яратып укый башлаганнар. Минемчә, бу бик табигый хәл. Чөнки ике катлы изелү, полиция күзәтүе, цензура кысуы астында яшәп, иркен бер сулыш алырга, үз теләген белдерергә бер мөмкинлеге дә калмаган алдынгы интеллигенция матбугатта яңгырап киткән һәр кыю фикерне ул вакытта ләббәйкә дип каршы алган, яңалык вәгъдә итүче һәр яктылыкка бетен көче белән омтылган. Әле кайчан гына Казанда грузчик һәм бакчачы, икмәк пешерүче һәм дворник булып эшләгән гади рус егетенең озак та үтмәстән, кояшка таба очып менгән мифик космонавт Икар кебек, әдәбиятның югарыгы баскычларына күтәрелүе ул шартларда игътибарны үзенә җәлеп итәрдәй, сокланырдай гаҗәеп бер хәл түгелмени! Шуңа тагын ул биеклеккә аны зур таланты гына түгел, бәлки искиткеч тырышлыгы, фидакарь хезмәте күтәрүен дә өстәсәк! Шул рәвешчә, Горькийның шәхси яшәеше, тормыш юлындагы кыенлыкларны батырларча үз кече белән җиңеп чыгуы, полициядән курыкмаслык, патша «хәзрәтләренә» тел-теш тидерерлек нечкә ия булуы, бик купләргә рухландыргыч үркәк булып хезмәт иткән дип әйтергә мөмкин. Шунлыктан, Горькийның «Язгы мелодияләрне Казан эшчеләре арасында матбугатта күренү белән үк таралып өлгерә. Әмма полициянең бу «крамоладан» коты чыга да аны тиз ганә җыеп алалар.
Ләкин тормыш хакыйкатен мәңгелеккә бикләп кую мөмкинмени! «Давыл хәбәр- чесе»ндәге иреккә өндәүче ялкынлы сүзләр. Горький пьесасындагы эшче Нил фикерләре татарча һәм русча яшерен өндәмә һәм прокламацияләрдә басылып чыга. Горькийның хөррият һәм кешелек горурлыгы хакында әйткән кыю фикерләре солдат казармаларына, эшче баракларына үтеп керәләр. Алар беренче Рус революциясе көннәрендә ирек өчен көрәш юлына баскан хезмәт кешеләренә дәрт бирәләр.
Мәгълүм ки. Россиядә реакция котырынган елларда моның шаукымы прогрессив язучыларга да бик каты бәрелә. Горький исеме тирәсендә дә шау-шу кубаралар. Казанда һәм Петербург белән Мәскәудә чыга торган буржуаз матбугатта Горькийның еаторнтетын төшерү, әсәрләренең тәэсир көчен киметү нияте белән, аның өстенә терпе чүп өяргә, язучы буларак аны кимсетергә, аңа булмаган төрле гаепләр ташларга керешәләр. Имештер, Горький әсәрләренең әдәби кыйммәте бик түбән, имештер, ул соңгы вакытта игътибарга лаеклы әллә ни бирә алмады һ. б.. һ. б.
Татар халык мәкале «Башка яла ягылганда, яклый торган дус булыр» ди. Нәкъ шуның кебек кара реакция елларында (1908) татар пролетариат әдәбиятының башлап җибәрүчеләреннән берсе булган Гафур Коләхметов, уз әсәрен буржуаз матбугатка капма-каршы куеп, «Яшь гомер» пьесасының титул битенә:
«Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидэн языл- мыштыр», дип язып чыга. Татар артистлары М. Горькийның «Мещаннар* пьесасын сәхнәгә куярга рөхсәт сорап, цензурага мөрәҗәгать итәләр. Цензура рөхсәт бирмәгәч, алар пьесаны яшерен рәвештә хәзерләргә керешеп, аның премьерасын 1917 елның Октябрь көннәрендә күрсәтәләр.
Утызынчы елларның кайбер әдипләре Горькийны бетен җир йөзенә яктылык бөркеп торучы язгы кояшка, икенчеләре югары күтәрелгән һәм алга, биеклеккә ондәүче кызыл байракка охшаталар. Бу сүзләр, һичшиксез, чын күңелдән әйтелгән, алар язучыларның бөек әдипкә тирән ихтирамын һәм мәхәббәтләрен белдергәннәр.
Шулай да бу охшатулар Горькийның шәхес буларак рухи үзенчәлегенә, аның холкына юш килмәстәй артык күперенке төс алмыйлармы икән! Горький буй җитмәс- тәй биеклектә торып башкаларга акыл сатып утыручылар кавемендә исәпләүне һич өнәми торган кеше иде. Әгәр мондыйрак охшатулар аның колагына чалынса, ул, һичшиксез, каршы чыгар, җитмәсә, бик яман ачуланып ташлар иде.
Алексей Максимович Горькийның иҗтимагый һәм әдәби аренага чыгуы Россия халыкларының язмышы берничә гасырга алга таба хәл ителгән вакытка туры килде. Андый тарихи бөек үзгәрешләр чорында шундый романтик рухлы, шул ук вакытта, киләчәкне ерактан ук күрергә сәләтле булган реалист бар көчнең пәйда булуы
ифрат дәрәҗәдә кирәк, хәтта зарури иде. Руе әдәбиятын һәм гомумән күп милләтле совет әдәбиятын хәзер ансыз күз алдына китерүе дә кыен.
Татар совет әдәбияты яңа гына оешып, яңа гына аякка баскан елларда мин әле әдәбиятка килер-килмәс кенә йорүче тәҗрибәсез бер һәвәскәр идем. Шулай да әдәбиятның тол кочләре, аны әйдәп баручылар торле «изм»нарга, берсен-берсе инкарь итүче торле теркемнәргә бүленеп, үзара кылычларын чәпәштергәндә, анардан чәчрәгән очкыннар безнең оскә дә сибелде. Аидый чорда шундый бәхәсләр, аяусыз бәрелешләр булуы гаҗәпмени! Халыкның моңарчы гасырлар буенча басы-лып, кысылып яткан иҗат кече Октябрьда азатлык алу белән, киң доньяга чыгарга омтыла башлый. Таң калырдай шундый үзгәрешләр, шундый керәш зпопеясе хакында тизрәк аваз саласы килә башлап, ялкынлы итеп, бетен доньяга ишетелердәй яңгыравыклы итеп әйтү, шуның остенә тагын, ботенләй яңача әйтү теләге уяна.
Ләкин ничек! Дәрт бар, дәрман юк дигәндәй, тәҗрибә җитенкерәми. Менә шундый шартларда партиянең әдәбиятка дорес юнәлеш бирүе остенә, М. Горькийның зур тәҗрибәсе, тирән белеме, аның акыллы киңәшләре бик күп язучыларны халык мәнфәгатеннән, партиянең беек идеалларыннан читкә алып китәрдәй тар сукмакларга тайпылудан саклап калды. Ул үзенең бетен иҗаты белән чынбарлыкны ничектер яңача күрергә, революциянең һәм гомумән яшәешнең асыл мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңларга, художникларча күрергә, аны тагын да ялкынлырак сеяргэ ярдәм итте.
Горькийның һәрвакыт, һәр тармакта нинди дә булса яңалык ачарга, нәрсәнедер булдырырга, табарга, оештырырга, яңартырга омтылуы, гомумән аның ифрат та зшчән кеше булуы мине хәйран калдыра иде. Аның тынгысыз акылы нәрсәгә генә барып юлыкмасын, ул һәр тармакның аңа кадәр игътибардан читтә калып килгән нинди дә булса бер яңа яки әһәмиятле ягын ачты.
Әйтик, әкиятләр һәм җырлар аңа кадәр тегеләй дә, болай да ничек кенә илән- мәгән, бетен донья матбугатында халык иҗаты ничек кенә җентекләп тикшерелмәгән дә, ул хакта ниләр генә язылмаган!! Болай карауга ул турыда берәр яңа суз әйтергә урын да калмаган, әйтеләсе күптән әйтелгән кебек иде. Әмма язучыларның беренче съездында Горькийның фольклор турындагы фикерләре белән танышкач, миңа бу олкәне ул ботенләй яңадан ачкан кебек тоелды.
„Горькийның уз урамыннан бара торгач, мин аның бакчадагы сыны янында туктыйм. 80 еллар чамасы алек Алеша Пешков терле авыр уйлар белән газапланып, якты хыяллар белән мавыгып йоргәи борынгы урамнарга ул хәзер бакыр Горький булып, тыныч кына карый. Әмма әгәр ул үзе сойгән татар халкының хәзерге башкаласын күрел торса, халык ирешкәннәр турында белә торган булса, ул хакта, һичшиксез, ничектер бик үзенчә, нәкъ Горькийча итеп нидер әйтер, үтемле һәм матур итеп, кочле итеп әйтер иде.
Менә оч урам чатында аның топ йорты. Шушы музей йортына ел саен кило торган 80—90 мең кешене, биек пьедесталда торып, Алеша Пешков үзе каршы ала.
«Горький яшь егет чагында Казан халкына икмәк пешереп ашаткан. Олы кеше булып җитешкәннән соң ул ботендонья халкына рухани икмәк, социалистик икмәк пешереп калдырган». (ГДРдан килгән Шарметта Мюллерның музей дәфтәрендә калдырган язмасы.)
«Башыма нинди дә булса борчу тошсә, мин шушы йортка килем. Безнең остаз- ларыбызның берсе монда учак ягып калдырган. Шул учак яктысында безнең хәзерге яшәешебез дә, ата-аналарыбыз тормышы да тагын да ачыграк күренә». (Шул дәфтәрдәге язмалардан.)
Ул учак меңнорчә кешеләрнең күңелләрендә якты очкыннар кабыза. Ул очкыннар яшәешнең ямен һәм тәмен тирәнрәк тошенергә, матурны матур, ямьсезме ямьсез итеп күрергә ярдәм итәләр.
Бу йортта боек әдип образы миңа тагын да якыная тешә, күңел күзем алдыма тагын да ачыграк булып килеп баса. Шунысы да бар: мин Горьнийны, ничектер, юк кеше, вафат кеше итеп түгел, бәлки безнең заман кешесе ител күз алдына китерәм.