Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНАЛАР ЬӘМ ЯЗМЫШЛАР


онда сүз, барыннан да элек, хатын-кыз язмышы турында барыр. Дөресен генә әйткәндә, сүздән түгел, җырдан башларга кирәк булгандыр, бәлки. Әйе, әйе, алар — сөя һәм иркәли белүче, кешелек дөньясының нарасый чорын күкрәк сөте белән туендырып торучы, вакыты белән тиргәп, вакыты белән назлап, безне, ирләр токымын, корытмыйча алып баручы, башкалар өчен шатлык тудырып, үзләре кай арада зур гына кайгыларны да эчләренә йота килүче ул кешеләр — хатын-кызлар, дөньяның барлык хатын-кызлары — алар соң мактау җырына лаек түгелмени! Кайдадыр, Норвегия җирендә, дуслар мәҗлестә утырганда:
— Син яшә, мин яшим.
Дөньядагы барлык матур хатын-кызлар яшәсен! — дигән сүзләр белән үзара тост әйтешәләр, имеш. Норвегия халкының бу матур тостына кушылганым хәлдә, мин аны шулай да:
— Дөньядагы барлык кешелекле хатын- кызлар— матурлары да, ямьсезләре дә — яшәсен! — дип, яңадан редакцияләр идем. Шулай булгач соң, барлык бөек художникларның да диярлек иҗатларында, әллә кайдан ук балкып торучы «йөзек кашы» булып, хатын-кыз образы гәүдәләнүе гаҗәпмени. Кыскасы, алардан башка тормыш булмаганы кебек, алардан башка сәнгать тә юк.
Зурдан кубып, дөньяны һәм тыныч кына яткан Норвегияне кузгатып башлаган бу мәкаләмдә мин, хәлбуки, гаять конкрет бер нәрсә турында — татар әдәби тында сурәтләнгән кайбер хатын-кыз образлары турында үземнең уйлануларымны бүлеш- мәкче булам. Әлбәттә, барлык хатын-кыз образлары турында түгел. Телгә алынган- нарының да барлык якларын әйтеп түгел. Чөнки татар әдәбияты — үзенең күп кенә классик үрнәкләрендә дә, бүгенге торы-шында да — хатын-кыз образларына бай әдәбият ул. Ул образларның берсен икенчесенә якынайта торган яклары булган кебек, берсен икенчесеннән аерып тора торган үзенчәлекле характер төрләре дә күп. Әйтик, революциягә кадәрге әдәбияттан Ш. Камалның Газизәсен («Акчарлаклар») алыгыз. Басынкы һәм моңсу, һәр яктан тыйнак һәм яшертен сөя белүче бу шигъри күңелле гади татар кызы образын, шул ук революциягә кадәрге әдәбияттан, кем белән булса да чагыштыру мөмкинме соң? Кыскасы, күп һәм төрле алар. Аларны бер омтылуда гына кочып алу, гәрчә нәфесең бик зурдан булса да, мөмкин эш түгел.
Ә менә социаль активлыкларының ачыла бару ноктасыннан карап, бигрәк тә революция йогынтысында хатын-кыз язмышында килеп туган үзгәрешләр турында уйланырга бик мөмкин һәм кирәк.
Бу очракта мин, конкрет булырга теләп, барыннан да элек, әдәбиятыбыздан өч образны — өч исемне телгә алам. Болар: Хәят, Нәфисә, Халидә образлары. Төрле жанрда, өчесенә өч төрле темперамент салынып, өчесе өч каләм белән язылган бу өч персонажны бу очракта уртак бер тема — чорына һәм заманына карап хатын-кыз язмышындагы социаль активлыкның ничек ачыла баруы темасы берләштерә.
Менә әдәбиятыбызның классик вәкиле Фатих Әмирханның бик тә яратып, ә бәлки, билгеле бер дәрәҗәдә үз чоры хатын- кызының канат ярып килүче яшь үрнәге итәргә тырышыптыр, язган һәм заманында яшьләр арасында кайбер шау-шулар кузгатырга сәбәп булган Хәят образы. Сүз дә юк, үзенең Хәятыннан бизәкләрен һәм
М
күңел нурын жәлләмәгән Фатих Әмирхан. Хәят яшь те, матур да, үзенә игътибарны җәлеп итәр дәрәҗәдә чак-чак кына кыланчык та. һәм аны, язучының үзеннән башлап, бетенәсе дә ярата. Үзенең якын танышлары, бала чактан бергә үскән дуслары да ярата аны, ул бөтенләй яратмаган кешеләр дә ярата. Һәм сез аның үзе яратмаган кешеләргә карата булган мөнә-сәбәтенә игътибар итегез. Яшьлек һәм байлык аркасында килеп чыккан җиңелчә генә кыланчыклыгын искә алмаганда, ул нәзакәтлелек, өдәп-затлылык дигән нәрсәләрне бер вакытта да онытмас. Сез аның тупаслыгын, кабынып эндәшүен, берьюлы өзеп-кисеп ташлавын күрмәссез, ул үзенең кемгә булса да игътибарсызлыгын, исе китмәгәнлегеи сиздергәндә дә һаман шул бер Хәят, нәзакәтле һәм нәфис Хәят булып калыр. Янә дә сез аның киенүенә, көзге каршында бөтерелүенә игътибар итегез. Киенө-ясана белә ул, шайтан алгыры, һәрвакыт кабарып торучы куе чәчләре арасына купшы гына менеп утырган килешле калфагы үзе генә дә ни тора!
Ә әйе, калфакка хәтле, дус кызы Лиза алдында бераз мактанырга теләгәндәй, кәзге каршына килеп басасы, тагын бор бетереләсе, чәчләрен туздырасы бар икән бит әле. Болай бетерелүенең сәбәбе дә юк түгел. Дус кызы Лиза Мясникова, яшь гимназистка, җиңел фаэтонга яхшы ат җиктереп, ат башына кучер утыртып, Хәятны вечерга алмага килгән. Мясникоа- ларның шәһәр артындагы дачасында бүген яшьләр — студентлар, офицерлар җыелачак. Алар арасында Хәятның кече яшьтән белешеп-танышып үскән, хәзер инде студент, җәйге каникулга кайткан танышы Михаил Мясников та булачак. Алай гына да түгел, Лиэаның кайбер ишарәләренә караганда, Михаил инде Хәятны көтә, имеш. Мясниковлар гаиләсе белән Хәятның әти-әнилере дә таныш, бу ике гаилә инде байтактан аралашып йөриләр. Татар купоны Борһан Гыймадов ннтендантствода эшләүче рус полковнигы Мясников белән кайчандыр тешемле сделкалар ясап алырга да өлгергән булса кирәк.
Башы бик үк әйләнмәсе дә, шулай да күңеле купшынырга, көзге алдында бөтерелергә сәбәп бар Хәятка. Кызык ич: бала чак дусты белен очраша. Житмесә, ул хезар студент. Менә инде әлеге теге пөхтә калфак та чәчкә менеп кунаклады. Өстендә итәге җилкәнгә охшап күпереп торучы җиңел ал күлмәк, болай да нечкә биле тагын да кысыла тешкән, аккош ма-мыгыннан төренгәндәй күренүче ул нечкә- бил, менә-менә канатларын бер җилпер дә очып ук китәр кебек...
Юк, очып түгел, җиңелчә генә ак болытлар арасыннан бу ике кызга «оял- чан карагандай» елмаеп калучы кичке кояш астында, фаэтонга утырып киттеләр алар. Хәлбуки, соңга таба бу «җиңелчә гөиө болытлар»ның куера башлаганлыгын, Хәят тормышына символик күләгәләр сала барганлыгын күрәбез без. Хәтта шул китүдән дә, күз явын алырлык матур киенеп, гаять күтәренке кәеф һәм шигъри хыяллар белән канатланып барган әлеге шул Мясниковлар дачасыннан да, ничектер, күңеле кырылып, каршылыклы уйларга чумып кайта безнең Хәятыбыз.
Карап торуга барысы да үз урынында, бөтенесе килешкән, бетен нәрсәдән бәхет исе аңкый кебек иде, югыйсә. Җәйге тын кич иде. Резинка көпчәкле җиңел фаэтон. Шәһәр тузаныннан, дөнья ыгы-зыгысыннан читтә, агач күләгәләре арасында утыручы челтәрле дача өйләре. Бала чактан ук бергә уйнап үскән егет белән очрашу. Алтын яшьлек: студентлар, офицерлар, булачак яшь коммерсантлар. Күңелле флирт. Мактау сүзләре. Эчке мәгънә салынган серле елмаюлар. Музыка. Вальслар. «Почта» уены. Төрле мактау сүэлере белән тулган чәчәкле открыткалар— алар- ның берөзлексез Хәятка явып торулары...
Әмма шулай да... Өйгә әйләнеп кайтканнан соң без Хәятыбызны ничектер үзгәргән, аптырабрак калган, күңелен борчыган сорауларга җавап таба алмыйча езгеләнген бер хәлдә очратабыз.
Ах алла! Нәрсә генә булды соң безнең ул гүзәлебезгә! Болай күңелсезләнергә бер генә дә сәбәп юк кебек иде ләбаса. Ә менә булган икән шул. «Почта» уены вакытында килгән хат һәм язуларны, кабат-кабат кулга алып, укып карый Хеят. Шулар арасыннан берсе аны сискәндереп җибәрә. Бик тә ачык һәм тәкәллефсез язылган шул: «Сүз юк, сез матур, ләкин үзегезнең мөселман кызы вә мондагы егетләрнең рус егетләре икәнлеген онытуыгыз гына килешми», диген сүзләр язылган анда. Герче Хеят моның көнче кул—кызлар кулы белән язылганлыгын чамалап үзен тынычландырырга тырышса да, дусларына ышанып карарга өйрәнгән бу саф күңелле кызның кевфен кыру өчен шул бер тамчы «дегет» җитә «ала.
Шуңа тагын кызның бала чагыннан ук
иске фикерле гаиләдә алган тәрбиясе, әти-әниләренең элек-электән колакка тукып килгән үгет-нәсихәтләре, сабак абыстаеннан кереп калган һәртөрле хорафатлар килеп өстәлә. Шулар барысы бергә кушылып, дөньяга карашы ныгып җитмәгән һәм тәэсиргә тиз бирелүчән яшь күңелне шомландыра башлый, һәм бу каршылыклы уйлардан тәмам башы каткан безнең Хәятыбыз, ниһаять, үзенең Михаилга булган яшьлек мәхәббәтеннән ваз кичәргә дә әзер: «Хәят кинәт Михаил белән үз арасында үтеп булмый торган чокыр барлыгын сизде».
Ә бит барысы да үз урынында, барысы да ал да гөл кебек иде. Хәят белән Михаил бер-берсен гөнаһсыз яшьлек мәхәббәте белән яратышалар да кебек иде. Хәятыбыз бала чагыннан ук алар белән аралашып, бергә уйнап-шаярышып үскән, русчасы да рус яшьләреннән һич аерылгысыз иде, үзе алар мохитенә кушылып китәргә бик-бик әзер иде. Бактың исә, бу яшьлек флиртларына караганда көчлерәк, аларга караганда тупасрак, катып калганрак икенче, өченче «законнар»- да, иске гореф-гадәт, шәригать һәм дин законнары да чекерәеп торган, имеш. Яшь кыз Хәят, бәлки, бу чәбәләнгән иске йолаларның бөтен каршылыгына төшенеп тә җитмәгәндер, бу баш әйләнүләрне ул шундук оныта, Михаилны да оныта, аны шундук икенче, өченче кешеләр мавыктыра башлыйлар.
Юк, Хәят күбәләкне аның сөйкемлелеге, киенә-ясана белүе, энҗеле калфагы гына ул вакыттагы каршылыклы язмыштан коткарып кала алмый. Хәтта аны керсез күңелендә уянган беренче мәхәббәте дә коткара алмый. Борһан Гыймадовлар өендә күзгә күренмичә элек-электән һаваны тутырып килгән иске гадәт-йолалар, шуның өстенә мулла-абыстайлар тарафыннан, мәчет тарафыннан көн саен, сәгагь саен колакка тукылып киленгән дин-шә- ригать кагыйдәләре сөякләре чыныкмаган яшь кыз өстенә күтәреп чыга алмаслык кара болыт булып авып төшә. Хәятны күр- мәгән-белмәгән бер кешегә, аның каравы «үз татарыбызлга, җитмәсә тагы эше «чәчәк атып» килүче сәүдәгәргә кияүгә бирәләр. Шулай итеп, художникның ша- шынып-шашынып язган гүзәл Хәяты, чәчәк тә атмас борын кырау төшкән наз-лы гөл кебек, тормыш юлының башында ук шиңеп кала. Шул рәвешчә, хатын-кыз язмышы бер стена арасыннан икенче стена арасына кереп кысылу белән бетә, без Хәятның шуннан соңгы язмышы ни белән беткәнлеген язучының штрихлар белән билгеләгән планыннан чыгып кына чамалыйбыз. Хәер, ул вакыттагы татар хатын-кызының күпчелеге кичергән язмыштан чыгып фараз кыла калсак, Хәятның язмышы, шулай ук, гражданлык язмышына әверелеп, үсмәгәндер, шул дүрт стена арасында калгандыр, дип уйларга гына туры килә.
Хәят язмышының мондый чикләнгән язмыш булып очлануында, әлбәттә, объектив сәбәпләр — хатын-кызны курчак итеп караучы, аның турында «чәче озын, акылы кыска» дигән гайбәт таратучы иске тормыш, дин һәм шәригать законнары гаепле. Ләкин, яшерен-багырын түгел, бу иркә кызның үзенең дә йомшак ягын күрсәтә торган «Ахиллис үкчәсе» бар. Игътибар иттегезме икән, безнең ул мактаулы Хәятыбыз эш белән, хезмәт белән бер дә дус түгел бит, егетләр. Әлбәттә, «ул бит әле бик яшь, ул чибәр кыздан ни сорыйсың?» дип яклап чыгучылар да табылыр. Юк, мин аңардан таулар күчерүен сорамыйм, безнең бүгенге хатын-кыз башкара торган эшне дә башкара алмас ул. Ләкин кеше булгач аның эшкә, хезмәткә, һич югы өй эшенә генә булса да ниндидер мөнәсәбәте булырга тиештер бит инде! Ә без Хәятның нинди дә булса эштә катнашуын түгел, хәтта аның — башкага бик уңган кызыбызның — эш һәм хезмәт турында ничек тә булса берәр мөнәсәбәт күрсәткәнен дә сизмибез. Хәтта өй эшендә дә катнашмый булса кирәк ул. Характерлы бер деталь: менә ул Мясниковлар дачасыннан кайтты. Кайтты да, өстен-ба- шын чишенеп, әйберләрен кайсын кая атып бәрде. Исәбе кыска: асрау кыз Биби соңыннан җыяр әле.
— Биби, акыллым, — дип асрауны янына чакырып китерә ул аннары, — минем ботинкаларымны гына чиш әле, үзем бик иренәм.
Бары тик бер генә реплика. Ләкин ш^л бер репликада, бер тамчы суда чагылып күренгән кара таш кебек, безнең ул мактаулы Хәятыбызның эш сөймәслеге, кеше көченнән файдаланырга әзер торуы ямьсез булып чагылып кала. Ахыр чикгә, аның бу алама гадәтен дә объектив сәбәпләр белән, кызның шундыйрак бер мохитта тәрбияләнеп үсүе белән аңлатыр-а мөмкин. Ләкин бит кеше үзе өчен үзе дә бик нык җаваплы! Шуның өстенә тагын
без. бүгенге совет кешеләре, кешене барыннан да элек аның хезмәткә мөнәсәбәтеннән чыгып бәяләргә өйрәнгәнбез. Шулай итеп, гүзәл кыз Хәят, безнең бүгенге кен карашыннан чыгып бәяләгәндә, бер яктан, үзенең сизгер табигате, нәфислекне тоя белүе, нәзакәтлелеге һәм зур дөньяга — прогресска омтылуы белән безне үзенә җәлеп итсә, икенче яктан, фаҗигале язмышы Һәм хезмәткә битараф мөнәсәбәте белән ул безнең алда кызганыч бер фигурага әйләнеп кала: нинди кешене имгәтеп ташлаганнар бит ул каһәр тешкән иске заманда!
Чагыштырыл карау өчен түгел,—икесе ике заман кешесен чагыштыру мемкинме соң —ә бәлки заманалар үзгәрү белән хатын-кыз язмышында килеп туган үзгәрешләрне ачыграк билгеләү өчен, шушы уңайдан минем икенче бер хатын-кыз язмышына — язучы Гомәр Бешировның •■Намус» романында тасвирланган Нәфисә образына тукталасым килә. (Җәяләр эчендә генә искәртеп үтим: монда мйн та-лантларны берсен икенчесенә охшату, яки берсен икенчесенә каршы кую турында сүз алып бармыйм, моида сүз —иҗтимагый шартлар һәм аларның шәхескә йогынтысы турында бара.) Әдәби образ буларак коелулары ягыннан, Хәят һәм Нәфисә—икесе ике котып кешесе Диярлек. Янә дә килеп, Хәятның бик яшь булып, Нәфисәнең инде 25 тирәләреннән узган һәм авыр сугыш елларында хәрәкәт итүче хатын икәнлеген дә онытып булмый. Хәят башка, Нәфисә башка. Бигрәк тә тышкы бизәкләрне иренмичә сала белү ятыннан, безнең барыбызның да Ф. Әмирханнан күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар әле. Ләкин геройның җилкәсенә салып алып бара торган иҗтимагый нагрузкасы ягыннан караганда, безнең Нәфисебез Хәяттан күп мәртәбәләр алда һәм берничә баскыч өстен тора. Боек пролетар революция тарафыннан һәм аннан соңгы илле еллык яңарыш чоры белән совет кешеләренең аңында, день яга карашында тәрбияләнгән тражданлык хисе, әлбәттә, безнең хатын- кызларыбызны да, аерым алганда татар хатын-кызларын да, читтә калдырмады. Әлбәттә, Нәфисәләр дә күктән төшмәгән. Шулай ук, узганнан бөтенләй аерылган хәлдә тиз генә кызарып пешкән Мичурин «алмалары» түгел. Аларны узганнар белән бәйли тортан, шул ук Хәятлар, бигрәк тә Газизәләр белән бәйли торган уртак сыйфатлар табарга була Шул ук вакытта, җәмгыятькә, хезмәткә, мәхәббәткә мө-нәсәбәтләре ягыннан, без Нәфисәләребездә әйтеп бетергесез күп үзгәлекләр дә табабыз. Бер сыйфат аеруча күзгә ташлана—тормышта да, әдәбиятта да. Бу — безнең хатын-кызларыбызда гражданлык тойгысының сизелерлек көчәя баруы. Юк, безнең хатын-кызларны син дүрт стена арасында, бары тик ир кулына карап кына утырта алмыйсың инде. Хатын-кыз язмышы бездә кеннән-кен ныграк булып гражданлык язмышы белән органик үрелә бара.
Нәфисәбезне дә без, барыннан да элек, җәмәгать эшендә, халык эшендә, коллектив эшендә җиң сызганып йөрүче, бөтен шатлыкларын һәм борчуларын, табышларын һәм югалтуларын шул олы юлда башыннан кичерүче хатын-гражданка итеп күрәбаз. Автор аны, Ф. Әмирхан үз героинясын иркәләгән кебек, иркәләми, аккош мамыкларына төрми, дөресен әйтергә кирәк, урыны-урыны белән күңелгә: «Ай-Һай ла, без үзебезнең героинябызны тиешенчә сөеп җиткермибез түгелме соң?» дигән шөбһәле уйлар да килә. Нәфисә тупас кирзовый итектән йөри, аның каравы ул дүрт стена арасында тончыгып ятмый, ул һавада, иркен кырларда, колхоз эшендә чаба, ул олы мәхәббәт, зур тор-мыш белән яши.
Әлбәттә, аның тормышы бәйрәмнән генә гыйбарәт түгел. Дөресрәге, бәйрәм турында ул елегә бары тик хыялланып кына яши. Мәшәкатьләре, борчулары, сагышлары да зур аның. Авыр сугыш елларында колхозның бер бригадасына җитәкчелек итүче бригадир буларак, Нәфисәгә күп кенә кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Бригадада эш куллары җитми, тарту кече җитми, чәчүлек орлык җитми, тагын бик күп, бик күп нәрсәләр җитми. Шуның өстенә тагы баштарак колхозда председательлек итүче Сәйфи дә бик үк туры куллы кеше түгел. Боларның барысы өстенә тагы яшь киленчәк өстене әйтеп һәм кичереп бетереп булмаслык олы кайгы да ишелеп төшә: Нәфисәнең бары тик өч кенә ай торып калган фронтовик ире Газизнең үлгән хәбәре кайта. Әнә шулар барысы да еле тиешенчә ныгып та җитмәгән бер җилкәдә — Нәфисә җилкәсендә, барысы да кешеләрнең күэ алдында. Ә кешеләрнең терлвсө бар, кешеләрнең үзләрендә де бәйрам түгел, берсе синең кайгыңны уртаклаша, икенчесе, тыштан синең хәлеңә кергән булып,
эчтән генә сеенә: янәсе, бик әллә кем булмакчы идең, әһә, борының төштеме!
Шунда ук тагы кеше бик белеп җиткермәгән икенче, өченче борчулар да баш калкыта. Нәфисәнең кайнанасы Хәдичә карчык, килене турында юк гайбәтләрне ишетеп, авыз эченнән мыгырданып йөрергә тотына. Үзенең борынгычарак язылган «уставыхннан чыгып, кирәк-кирәкмәс сүзләр әйтеп, үгет-нәсихәт белән сару кайнатып йөри. Ул да түгел, контузия алган гармунчы Зиннәт—Нәфисәнең кыз вакыттагы беренче мәхәббәте — фронттан кайтып төшә. Әлбәттә, ул инде «онытылган җыр», ләкин Нәфисә тарафыннан гына онытылган. Шук җанлы һәм заманасында авыл кызларының теленнән төшмәгән Зиннәт, сугыштан бераз акылга утырып кайтса да, «онытылган җыр»ны кабаттан искә төшерүдән бер дә ерак тормый. Кыскасы, Нәфисәнең җәрәхәтләнгән җанына тәшвиш салу өчен ул да килеп өстәлә. Ай-Һай ла, бер дә кура җиләге түгел Нәфисә киленчәкнең тормышы.
Әмма, ничек кенә булмасын, безнең Нәфисәбез кыенлыклар алдында тез чүкми. Без аны, борчуларын эченә йоткан хәлдә, гел эшләп йөргән җирендә, уңыш ечен тынгысыз көрәштә күрәбез, һәм чынлап та, Нәфисә бригадасы шул чор өчен рекорд булырдай бодай уңышы ала. Шулай ук күңелне иләсләндерә торган «татлы тәшвишләрине дә якын җибәрми ул, үзенең кешелек горурлыгын саклый белә.
Кайдан алды соң әле ул көч? Шәхси сөйкемлелеге дә, бәлки, ярдәм иткәндер. Ләкин бу яктан ул үзенең элгәре, революциягә кадәрге Хәяттан шактый ук калыша дидек түгелме соң! Алайса сер нәрсәдә? Сер шунда: безнең Нәфисәбездә Хәятта булмаган ике асыл сыйфат бар. Беренчедән, совет власте еллары, безнең бетен гамәлебез, көнкүрешебез, строебыз аңарда какшатып булмастай ихтыяр көче— кыенлыклар алдында баш имәү көче тәр-бияләгән. Икенчедән, Нәфисә гади бер хатын гына түгел. Нәфисә бер үк вакытта хатын да, гражданка да. Хатын-кызлык тойгысы белән гражданлык тойгысы аңарда бергә сыеп тора гына түгел, бергә янып, бергә көч-энергия дә тудыра.
Ул авыр сугыш елларында без Нәфисә белән авылда, колхоз кырларында очрашсак, гражданлык хисләренең ныклыгы, иҗтимагый эшчәнлеге, Нәфисәнекеннән артык булмаса, аңардан һич ким булмаган икенче бер хатынны — Сания Ибраһи- мованы (Мирсәй Әмир — «Саф күңел» романы) шул ук сугыш елларында без шәһәр шартларында, тагын да җаваплырак бурычлар башкарганда күрәбез. Элек мәктәп директоры, соңыннан шәһәр Советы председателе урынбасары буларак, Сания Ибрәһимова бик читен шартларда, бер караганда, хатын-кыз көче җитмәстәй күренгән эшләр башкара. Ләкин көче җитә, көчне аңарга әлеге шул Нәфисәгә сәләт биргән хакыйкать — үз иленең ихлас күңелле гражданкасы булуы, иленә һәм халкына авырлык килгәндә, ул авырлыкның бер өлешен үз җилкәсенә алырга әзер торуы бирә.
Нәфисә белән Саниянең шәхси тор-мышларында да зур гына уртаклык бар. Икесенең дә ирләре сугышта калган, гаилә китеклеген икесе дә бердәй диярлек кичерәләр.
Шул ук вакытта бу ике хатын-кыз образының икесенә дә хас булган уртак кимчелекләре дә бар. Аларны җәмәгать эшчәнлеге сферасында күрсәтүгә артык нык басым ясап, хатын-кыз буларак тәфсилләбрәк тасвирлауга тиешенчә игътибар ителмәгән диясебез килә. Җәмәгать эшендә, колхоз эшендә актив булу аларның хатын-кыз булуларына зарар китермәгәндер бит. Ә хатын-кыз буларак, алар, бәлки, башка хатын-кызларга хас кайбер сөйкемле ваклыклардан да имин түгелләрдер. Нигә, әйтик, Хәят кына чәчләрен туздырып, көзге каршында бөтерелергә тиеш икән дә, эштә бик уңган безнең хатын-кызларыбызга нигә әллә нидә бер көзге алдына килеп басарга, я булмаса ялгыздан-ялгыз калып, үзләре өчен генә булса да иңбашларын сикерткәләп купшыланырга, һич югы, баш астына салып ятучы булмаганлыктан (ирләре фронтта) аеруча кабарган ятим мендәрләргә карап, хатын-кызларча бер моңаерга ярамас икән? Бу аларның эшчәнлек яки гражданлык сыйфатларына тап төшермәс иде ләбаса!
Быть можно дельным человеком
И думать о красе ногтей...
ди Пушкин. Шагыйрьнең бу сүзләрендә мыекка урардай мәгънә бар, егетләр. • Безгә мыек нәрсәгә, без мыексыз да, көзге каршына басмыйча да шәп кешеләр!» дип кенә кул селтәсәк инде.
Бусы — үзенә бер тема. Момың әһәмиятен һәм хатын-кыз образы алдында, аны кеше һәм хатын-кыз буларак сурәтләү ягыннан, безнең әлегэ күпкә һәм бик күпкә бурычлы икәнлегебезне без һич югы белеп торырга тиешбез. Ләкин шулай да бу мәкаләнең бурычы хәзергә ул түгел.
Еллар үтә, ун ел. егерме ел үтә, сугыш яраларын төзетәбез, кайтасы кешеләребез кайта, кабарып торган мендәрләргә башлар куела... Ләкин артык иркәләнергә тыенганыбыз юк, алдыбызга яңадан-яңа, катлаудан катлаулырак бурычлар куела тора, җиңнәр сыэганулы, һәркайсыбыэның үзена күрә зше, бурычлары, мәшәкате бар. барыбыз да походта. Шул җөмләдән хатын-кызларыбыз да, әлбәттә, ирләр белән беррәттән зур йөкләр алып баралар.
һәм... Нәфисәләр, Санияләр белән та-нышканнан соң егерме еллап вакыт узгач, менә без шул ук плеяданың тагын бер вәкиле, ләкин егерме ел электәгеләргә караганда киңрәк офык астына, ераграк юлга чыккан, җыры да. моңы да, ә кем белә, бәлки хәсрәте дә тегсләрнекенә тараганда куерак булган өченче бер хатын-гражданка белән очрашабыз. Мин шагыйрь Сибгат Хәкимнең «Үрләр аша» диген поэмасындагы Халидә образын күздә тотам.
Халидә, бәлкем, Нәфисәләргә, Санияләргә караганда яшьрәк буындыр, ләкин аның да шәхси язмышында тегеләрнеке белән зур гына уртаклык бар. Халидәнең дә ире сугыш кырында ятып калган. Әле нинди гене ир, андый ирләрне егерме, утыз еллар гына оныттыра алмый.
«Янар Ярулла» кушаматы тагылган шук җанлы, җырны һәм кешеләрне ярата торган, шул ук вакытта үз кадерен дә белүче, вакыты белен чак кына мактанырга да яратучы ул кешенең менә сезгә исән чагындагы портретыннан бер штрих:
Ярулланың гадәтедер инде, Син вакытсыз яна ялынма. Юк. урманда түгел, җырын сузар Нәкъ урманны чыккач Ярулла. Кайткан чакта күрше авыл аша Ул күтәреп бәйләр ат башын. Юк, урамда түгел, башлар җырын Узу белән басу капкасын..
Ярулладан алда йөрде моны, Яруллага барсы табынды. Кырдан килгән тавышына карип.
Әзерләде авыл табынны.
Тукта, чү1 Маузугымны саташтырдым, Ярулла турында түгел, аның тол калган хатыны Халидә турында бара иде сүз. Дөресен әйткәндә, монда саташмыйча мөмкин дә булмады: әнә нинди ирләрне алып калды бит ул сугыш. Ярулланы искә төшерү — бу шул ук Халидә турында сөйләү бит инде. Нишләп моңлы булмасын Халидә: әнә нинди ирен югалткан бит ул!
Нәфисәләрдән, Санияләрдән егерме ел соңрак хәрәкәт итүче буларак. Халидә тегеләргә караганда, әлбәттә, тәҗрибәлерәк һәм, ихтимал, зирәгрәк тәдер. Сугыштан соңгы егерме ел. яңа дәртләр, яңа мәхрүмлекләр белән тулган егерме ел әллә бушка үткәндер дисезме! Халидәне чолгап алган офык та башка, шулай ук ул хәрәкәт итә торган мәйдан да чагыштырмаслык киң — Әлмәт районындагы Кәләй авылы тирәсеннән башланып. Дон, Днепр елгалары. Карпат таулары аша үтел. Демократик Германия җирләренә барып тоташа аның юлы. Дуслык юлы, «Дуслык трассасы» дип атала ул юл, Халидә анда торбалар төрүче гади бер эшче булып эшли һәм бу торбалар буйлап безнең ерактагы дусларыбызга — Польша. Чехос-ловакия. Демократик Германия илләренә Татарстан җиренең эчке мае — нефть ага. Юк. нефть кенә дә түгел, татар халкының йөрәк җылысы, моңы. «Сармаи»ы ага. Әйтерең бармы, барысы да тирән мәгънәле символика белән терелгән монда.
Ә иң кызыклы символика тагын шунда: бу тирәләрдән, бүген Халидә «Дуслык трассасы» үткәзә торган көнбатыш районнарыннан. шул ук Орел, Курск дугалары, Днепр елгасы, Карпат таулары аша моннан егерме ел элек Халидәнең ире — солдат, «Янар Ярулла» үткән Ләкин Халидә суза торган юл белән «Янар Ярулла» үткен юл арасында зур аерма бар. Берсе моның сугыш юлы булган булса, икенчесе дуслык юлы. Әмма аңлап булмаслык каршылык юк. Ахыр чиктә, -Янар Яруллалар» да бит сугышны бик тансыклаганнан, ансыз тора алмаганнан түгел, Гитлер чирүләре бәлане безнең бугазга китереп терәгәннән соң, тетрәткеч мәҗбүрият астында, җирләреннән һәм җырларыннан аерылып киттеләр. Гади генә хатын Хәлидә моны тирәнтен аңлый, алай гына да түгел, бу аянычлы хакыйкать шул гади авыл хатынын еледен- өлө фәлсәфи уйлануларга китерә: юк, аның «Янар Ярулласы» үлмәгән ул гүвки исән, кайдадыр шунда Халидәләр белен бергә бара, арган-талган моңаеп калган
28 ______
минутларында Халидә белән сөйләшә, аны юата, тынычландыра.
Шул яктан караганда, Халидәнең Ярулласы бүген дә безнең арабызда кала, безнең белән бергә хәрәкәт итә. Һәм Халидәнең башкаларга караганда зирәгрәк булуы да шул яктан: ул сугышта корбан булган ирен кайгырып искә алу белән генә чикләнми, ул, үзенең бүгенге эшендә аны исән итеп гәүдәләндерүе белән, гүяки, үлемне тормышка хезмәт иттерә.
Куелган темага әйләнеп кайтып, яки аны очларга азапланганда дигәндәй, минем һич яшерелмәгән кайнар пафос белән шуны әйтәсем килә: революциягә хәтле күбесенчә дүрт стена арасында
Фатих Хөсни * кысылып һәм язмыш колы булып яшәгән татар хатын-кызы, революция куйган канатлар нәтиҗәсендә, кай югарылыкларга менеп китмәде! Сөя һәм киенә белә торган, ләкин иске гадәт-йолаларга каршы торырга көче җитмәгән гүзәл кыз Хәят белән аның бүгенге сеңелесе Халидә арасында, күп халыклы, куп җырлы, күп шау- шулы «хор» составында, әмма үзенең шәх-си моңын һич югалтмыйча, «Дуслык трассасы» үткәрүче Халидә арасында никадәр аерма бар! Әйе, кайчандыр хатын-кыз язмышы, аның мең төрле шартлар белән бәйләнгән бәләкәй генә «өлеше» бар иде, хәзер ул бер үк вакытта хатын-кыз һәм гражданка язмышы булып әверелде. Хәзер без менә шуны җырлыйбыз.