Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшь талантлар конференциясеннән


Узган елның 12—15 декабренда Татарстан язучылары союзы һәм ВЛКСМ өлкә комитеты яшь язучыларның Ш республика конференциясен үткәрде. Анда республикабызның төрле районнарыннан йөздән артык яшь талантлар катнашты. Шулай ук Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә, чуваш, мари, удмурт, башкорт автономияле республикаларында яшәүче авторлар да чакырылды. Дүрт көн дәвам иткән конференциядә яшьләр әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре — язучылар һәм галимнәр белән очраштылар, укучылар алдында, радио һәм телевидение буенча чыгышлар ясадылар. Төрле жанрлар буенча үткәрелгән семинарларда 40 авторның кулъязмасы тикшерелде. Поэзия семинарларын X. Туфан, С. Хәким, Н. Дәүли, Ә. Исхак, И Арсланов, Ә. Юныс, Ш. Галиев һәм башкорт язучысы Гайнан Әмири кебек күренекле шагыйрьләр алып бардылар.
Журналыбызның бу санында без шул семинарларда яхшы бәя алган кайбер яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен урнаштырабыз.
Тимерче турында баллада
Язмышын да чүкеп ясаган ул. Сандалына салган ачуын. Сандалында яньчемәкче булган Бөлгенлекне, сугыш, ачлыгын: «Тимернең син аның зәгыйфь җирен — Иорәк турын таба бел генә, — Кызган чакта кизәнеп бер суксаң, Тимер түгел, чорт та бөгелә!» Дине дә шул тимер иде аның, Чүкеч тавышы булды догасы. Берлиннарга кадәр алып барды Җирән кашкасының дагасын.
...Кызган тимер кебек яшәде ул, Кызган килеш керде сугышка — Кызган тимер сукты йөрәгенә, Кызган килеш ауды камышка.
— Ә... синмени! —
диде тимергә ул, — Син... сугарга... уйладыңмыни! Врешь, брат! Күпме генә сукма — Кызган чакта ирләр бөгелми! Бөкте тимер, кызган тимер бөкте! Тик бер мизгел калгач үлемгә, Кызган тимергә ул әйтеп куйды:
— Йоклап алыйм әле мин менә...
Ә аннан соң... Кайнар килеш торсаң. Нәни кадак ясыйм үзеңнән...
...Ул белмәде соңгы тамчы каны Акканын шул тимер эзеннән.
Зөлфәт
. Мин китәрмен, ахры... Яна бер утрау эзләргә.
Р. Гатауллин.
JVI ии диңгездә утрау күрдем. Гаҗәп утрау.
Хуш ис боркеп, балкып торган
Чәчәк утрау.
Ымсындырып чакырды ул
Үзенә мине.
Анда инде ләкин кемдер
Булган иде...
Кагылса да чәчәкләргә
Кеше кулы,
Саклый иде утрау һаман
Кыргыйлыгын.
Сайрар кошлар суза иде
Моңлы бер җыр:
«Безне ташлап киткән шагыйрь Кайлардадыр!..
Ник кайтмыйдыр [котә-кетә
Гелләр сула).
Үзе ачып, исем биргән
Утравына»!
Гелләре дә аны коткәч
Зарыгып бии.
Нигә калыйм бу утрауда! —
Мин монда чит.
Йезәм уйлап:
«Тнрә-якта
Диңгез генә —
Кайта алыр микән шагыйрь,—
Дим, — тиз генә!
Күрә алыр микән тагын
Утравын ул! —
Диңгезда бит була җиллвр. Була давыл».
Фаил Шәфигулдин
Авылым
А амлмм!
Син безнең кебек түгелсең шул.
Гомер үткән саен һаман яшәрәсең.
Бизәнәсең һаман яңа йортлар белем.
Шулай кирәк.
Яшәр дә син, яшә дә сии.
Гәрәй Рәхим
Бер кон безнең чырайларны картлым
басып.
Вакыт безне кирәк җиргә алып китә р.
Сия китмәссең безнең белән.
Әй. асылым.
Сине һәркем баласына мирас итәр.
Нишлисең бит,
Безнең гомер кыска инде,
Тик без моңа уфтанмыйбыз һичбер чакта.
Һаман сине тезибез без, Яшәртәбез.
Картайсак та, арысак та, авырсак та.
ТүбинI җыры
^/раидекэй — кыя, туган оя. Оясында бөркет хәл җыя.
Уңга канат төртсә — Европа шул. Сулга канат төртсә — Азия.
Түбин, Түбин, Алтын каласы. Моңланмачы, дала баласы.
Ирәндектән йөгереп суга төштем, Сапсал-суны бүлә кирт-кирт яр. Җырдан алып җырга салганда да Җырга туймас халык — башкорт бар.
Түбин, Түбин, Алтын каласы. Бу кадәр моң каян аласың!
Йөз ярып ла ята Ирәндек, Ташта пешә курай кызарып. Бәрәкәтле Түбин туфрагында Кияү чыкмый калган кызлар юк.
Түбин, Түбин, Алтын каласы. Моннан мәллә кәләш аласы!
Ат
Тояклары сары сөяк, Бәкәлләре бүз кебек ак. Сыйраклары нәфис, озын — Сөлек кебек бу кызыл ат Әкияттән чыккандыр дулап. Танаулары киерелгән — һава җитми аңа, җитми. Башын чөеп һава тешли, Ертмак булып күкнең читен. Маңгаенда ап-ак тасма Җилләр канатын каера. Ул — давылда һәм кояшта Үз төсен югалткан байрак.
Ренат Харисов
I Түбинск — еракларга даны таралган алтын юучылар поселогы. Элек рудниклар хуҗасы бертуган Рәмиевләр булган. Коточкыч изүгә дучар булган эшчеләр «Зимагурлар» көен монда уйлап чыгарганнар. (Автор.)
32
Айдар Хәлим
Ә ике күз — ике беләү. Тот та булат хәнҗәр кайра. Аңында ашкыну кошы, — Ул кан күрде микән чыкта — Кошның ике канаты очы Колак булып бәреп чыккан. Сары ялы җилкәсеннән Ялкын булып агып тора. Ул тояклар астындагы Чаткылардан кабынгандыр... Сырты аның — әзер ияр. Озын, хәтәр юллар башы... Сул кул тезгенгә ябышкач, Уң кул кылыч сорый башлый! Юк, Мин аңа Атланмыймын...
/ аш дивардай кайгы ауды оетемә, Ә син күрдең минем йоздә тынычлык;
Күкрәгемә кунып шатлык талпынды, Баккан идең, үзгәрмәдем — мин шул ук; һәм син киттең минем яннан «Җансыз бу, Кайгы шатлык белми торган кеше!» дчп. Моннан зуррак кайгы барын беләм мин, Моннан зуррак шатлык котеп яшимен.
Рөстәм
Мингалимов
Абыйлар
Ят малайлар тия башласа, Аралыйлар килеп абыйлар. Булса гаеп синең үзеңдә. Китә берне биреп абыйлар.
Тар басмалар аша чыкканда, Курыкма дип койләр абыйлар: Артыңнан мин карап торырмын. Син бар да бар, дияр абыйлар.
Иртә таңда илгә яу килсә, Алдан моны белә абыйлар, Сез соңыннан ди-ди, Иң башлап
Ут эченә керә абыйлар...
Без шуларга охшап үсик, әй, Таш юллардан туры, таймый бар! Абый-абый диеп, Безгә дә
Сыена торган булсын сабыйлар.
Тәүфикъ Камалиев
Аргымагым
Умпар дмгэн аргммагмн барда Ашкынмыйча ничек түзәсең!..
Еракларга алып китсен дисәң. Тезгеннәрен генә җибәр син.
Аргымагым кая юл алды соң. Йөгәнеме әллә салынган!
Дулап-дулап чыгып киткән уйлар Кайтып керми синең ягыңнан.
Кычкырып та, сызгырып та карыйм, Юк, ишетелми тояк тавышы.
Шул йөгәнсез аргымакны эзләп
Үзем бармый булмас, ахрысы...
Ишкәкләр минем кулда
Алганың буе озын да Ярлары икәү генә. Шул елгада дулкын ярып. Минем дә көймәм килә.
Елга, ярларына ымлап, Алдыма сорау куя: Бер якта болын, чәчәкләр, Бер якта ташлы кыя, Сине көймәң ташлар икән Шуларның кайсысына!
Шобһә юк, кырыс дулкыннар Бәрсә дә уңга, сулга.
Мин түгел язмыш иркендә, Ишкәкләр минем кулда!
Диңгезче сүзе
(Укытучыларыма багышлыйм)
арт диңгезче белән ак көймәгә Җилкән тарттык диңгез ярында. Дулкыннарга кушылып пышылдады Ярдан аерылган чагында:
— Диңгез ярсу, улым.
Анда давыл, анда шторм, Кара аны: яннан бәрмәсеннәр — Син аларга каршы бар, улым!
Куллар талып, әгәр туктап калсам, Күреп алда җилен, давылын. Ерак ярдан ул кычкыра сыман:
— Дулкыннарга каршы бар, улым!
Харрас Эюпов
Павел Апушев
Рәшат Ягъфәров