ЯНӘШӘ
•Янәшә» — Азат Ганиевнең казын журналда басылып чыга торган беренче хикәясе Моңарчы аның парчалары Әлмәт шәһәр газетасында. Казанда tddrfu сәхифәләр» арасында басылгалаган иде.
Азат 1942 елда Әлмәт районының Камы-Исмәгыйль авылында туган. Сугышка кадәр әти-энисе укытучы булып эшлиләр. Сугыштан соң әтисе туган якларында башланган яңа тезелешләр белән мавыгып китеп, нефть эзләү эшенә күчә һәм Азат, әтиләре белән бергә, к)71 еллар буена авылдан авылга күчеп йнри. 1952 елларда гына алар Габорахман авылында твпләнеп калалар. Унынчы классны Азат шушы авылда укып бетерә. 1962 елны Миңлебай газ-бензин заводында токарь булып эшли. Аннары яшь нефтьчеләр шәһәре Лениногорскида ачылган рәсем-музыка педагогик училищесында дүрт ел укып. Әлмәткә сызым һәм рәсем укытучысы булып кайта. Хәзерге вакытта Азат Әлмәт промыселларының берсендә художник булып эшли.
Әлмәт әдәби берләшмәсенә Азат бик яшь тәй, унҗиде яшьлек егет чагыннан килде. Двньяны үзенчә күрә һәм үзенчә тасвирлап бирергә тырышуы аның ул чакта ук сизелә иде Җидс-сигсз ел буе ул туктаусыз диярлек яза килде һәм менә тырыш эшнең нәтиҗәсе— аның укучыларны да мавыктыра алырлык хикәяләре күренә башлады. Узган елны Әлмәпә \ткәрелгән семинарда аның хикәяләр җыентыгы уңай бәя алып. Татарстан китап нәшриятының яшьләр-ба- ла.итр әдәбияты бүлегенә. 1969 елда аерым китап итеп чыгару ечен планга кертелде.
Тәҗрибәле олкән язучылар прозаик утыз яшендә җитлегә, диләр Азат Ганиевкә хәзер 25 яшь һәм ул инде кулга тотардай әсәрләр яза башлады.
Азат Ганиеакә иҗатында авыр һәм бәхетле ют тешбез
Гариф АХУНОВ,
илә йоклый алмый. Тәненә тиеп торган бетен нәрсә аны пешерә. Ул куптән инде өстендә булган чүпрәкләрне салып ташлаган. Шулай да бүлмәдә бөркү ана. Зәңгәрсу-кара тәрәзәләр. ниһаять, аксыл-яшел төскә керә башлыйлар. Зилә, үзенең инде барыбер йоклый алмаячагын аңлап, торып утыра Башы өзлексез тонык кына гүләп авырга Башка койкалардагы кызлар изрәп йоклыйлар. Зилә аларга көнләшеп карый һәм үзен бөтенләй ялгыз хис итә. Ул, ашыга-ашыга, озын жнңле спорт майкасын һәм тар балаклы чалбарын кия. Кыскартып киселгән кара чәчен башын селкеп кенә артка таш-лый, яңадан таралып йөдәтмәсен өчен, маңгай өстеннәнрәк ак тасма белән бәйләп куя. Зилә, ишек янына килеп, кулын салкын тотка тимеренә куя. Ишекнең ачылганда шыгырдап куячагын уйлый. Иптәшләре
З
Азат Ганиев
ЯНӘШӘ
Хикәя
нең йөзенә караган килеш: «Уянмаслар микән? — дип шикләнә.—Әллә соң чишенеп ятыйммы икән?» — дип тә уйлый. Ләкин төне буе интегеп яткан ул коточкыч урынга борылып карарга курка. Ишекне кисәк кенә ачып чыга һәм баскыч буйлап, күләгәдәй, түбәнге катка төшеп китә.
Урамда инде шактый якты икән. Ләкин шәһәр йоклый әле. Зилә, урамның нәкъ уртасыннан, таушалып беткән соры кеталары белән тавышсыз гына атлап китә. Кешесез булганга, урам ташландык һәм жансыз кебек. Каты асфальт өстендәге соры яфраклар, аз гына жил иссә дә кузгалып китәргә әзер булып, селкенгәләп яталар Болар бөтенесе Зиләнең күңеленә шом сала. Шәһәр тынлыгы үзенә бертөрле бит ул. Авыл бу вакытта инде күптән уянган була. Әтәчләр кычкыра, капкалар шыгырдый, ишек алдында шаулатып сыер савалар. Ә монда бишәр-алтышар катлы йортлар дәшмиләр. Зиләнең озын, сыгылмалы гәүдәсе генә урамга кеше күңелен жылытырлык ямь бирә. Зилә үзеннән алдарак йомры бер таш күреп ала. Таш. Зиләне үртәгәндәй, хәзер үзем тәгәрәп китәм-китәм, дип торган төсле тоела, йөгереп килеп, ташны тибеп жибәрә. Ташка таш бәрелеп чыкылдаган авазлар йортлар арасында бәргәләнә башлыйлар.
Зилә кызурак атлап китә. Шәһәрнең бу як кырые урманга терәлеп үк тора. Бераздан инде Зилә урман эченнән бара башлый. Сукмак мул итеп алтын яфраклар белән түшәлгән. Урман тынлыгында Зилә үзен рәхәтрәк хис итә. Бәйләнчек, газаплы уйлары күңеленең түренәрәк чигенәләр. Яфраклар ныграк кыштырдасын өчен. Зилә юри аякларын сөйрәбрәк атлый. Алда, кара агач кәүсәләре арасында, сары ачыклык күренә. Бу Зиләнең аланы. Зилә аны. үзенчә, «спортзал» дип йөртә. Алан кырыенда Зилә туктый. Аягы астында яфрак кыштырдавы басылуга. бөтенләй тын булып кала. Бары тик ара-тирә ниндидер кошларның йокылы-уяулы сызгырынулары гына тынлыкны бозалар. Алан уртасында каен да йоклый әле. Иңнәреннән алтын шәленең шуып төшкәнен дә сизми. Таң жиле исеп куя. Урман тирән итеп сулыш ала. Әле анда, әле монда, жиргә төшмәс өчен, әллә ниләр кыйлана-кыйлана, яфраклар оча башлый.
Зиләне яңадан ялгызлык хисе биләп ала. Ул. соры күзләрен зур ачкан килеш, кулларының кайдалыгын онытып басып тора. Арыган мие бары тик бер исемне генә кабатлый: «Исфат, Исфат, Исфат, Исфат». Бүген генә дә меңенче тапкырдыр инде.
Кинәт якында гына кемнеңдер аяк тавышлары ишетелә башлый. Зилә, аңына килеп, агач артына яшеренә Аланда, тирә-ягына карана- карана, ашыкмый гына атлап килүче ят кеше күренә Аның бер кулында киндер тарттырылган рам. Җилкәсенә этюдник аскан. Ул, каен янына басып, бераз тик кенә карап торганнан соң, этюднигының жыелма аякларын жәеп. жиргә бастыра, киндерен каршысына беркетеп куя Зилә үзенең «спортзал»ына сораусыз-нисез басып кергән бу кешене ачулы карашы белән күзәтә. Ә художник ашыкмый гына үзенең хужалыгын кора башлый Чакырылмаган кунак булуы аның хәбәрендә дә юк.
Зиләнең бу художникны шәһәр урамнарында күп мәртәбәләр күргәне бар һәм һәрвакыт шул әрҗәсен аскан килеш. Аның бу сәер килеш- килбәте башкалардан аермалы булып игътибарны жәлеп итә. Ә ул \зе, киресенчә, бераз алга иелебрәк атлый һәм тирә-юньгә бөтенләй игътибар итми кебек. Аның аякларында сирәк кенә итеп үрелгән каеш чабата. Чалбары да арзанлы, юка материядән тегелгән. Ә кыска җиңле спорт майкасы кояшта уңып, яңгырда чылана-чылана, нинди төстә икәнен белеп булмаслык хәлгә кергән. Бу киемнәре аның илтифатсыз хәрәкәтләренә комачауламыйлар, һәм ул тулысы белән табигать иркендә.
Художник, үзенең серле корылмаларын урнаштырып бетергәннән соң, кулына пумаласын ала. һәм шунда аның бөтен торышы үзгәрә.
Гадәттәге сүлпәнлегенең эзе дә калмый Шактый ерак арадан да Зилә аның дулкынлануын сизде. Художник хәзер ясый башлаячак күренешкә караган килеш, корбанына ташланырга әзерләнгән ерткыч кебек сагаеп кала Зилә дә, гипнозлагандай, шул якка карарга мәҗбүр була һәм үзенең аланыннан еракка таба гажәеп матур күренеш ачылганлыгын күрел тан кала. Аның аланы калкулык битендә икән ич. Башта аска төшеп, аннары башны әйләндерерлек мәһабәт зур дулкындай югары күтәрелүче калкулык соргылт-сары урман белән капланган Калкулык башындагы яңа төзелеп килгән ак шәһәрнең күтәрү краннарына, телевизор антенналарына эләгә-эләгә, лимон төсле сары кояш күтәрелеп килә. Ә алсу- яшел күк йөзе шундый чиста һәм салкын икән. Зилә ирексездән тирән итеп сулап куя. Чишмә суыдай салкын һава аның күкрәгенә чиксез бер рәхәтлек бирә. Кыз күз карашын яңадан художникка күчерә Ул инде, эше белән мавыгып, үзенең дөньяда яшәвен дә оныткан Зилә агач артыннан чыга Художникның ничек эшләгәнен якыннанрак күрәсе килә аның. Художник, башын чак кына борып, ана куз төшереп ала Ләкин Зиләне күрмәмешкә салына. Мондый игътибарсызлыкка Зиләнең хәтере кала, шулай да ул китәргә ашыкмый Бераздан художник игътибарсызрак эшли башлый. Бер урында киндергә бөтенләй кирәкмәс төс сала. Моны Зилә дә күрә. Художник шул урындагы буяуны кырып алганда, инде ясалып беткән күк йөзен пычратып куя Анын кәефе кырыла, ачу белән пумаласын атып бәрә, һәм Зиләгә карамыйча гына, кесәсеннән папирос алып, авызына каба Зилә аның буяуга буялган озын нечкә бармакларының чак кына калтыравына игътибар итә. Ху-дожникның кабызырга шырпысы юк икән Кесәләрен кат кат актарып та таба алмагач, ул, ярдәм эзләгәндәй, Зиләгә карый Зилә кулларын як-якка жәеп күрсәтә Юк, янәсе. Ниһаять, художник кесә төбеннән сынык шырпы кисәге табып ала һәм аны ялт кына чалбарына ышкып кабыза. Тәмләп бер суырганнан соң гына ул Зиләгә борылып карый һәм дусларча елмаеп куя Ләкин шунда ук аның йөзе үзгәрә Чөнки Зиләнең иреннәре яргаланып канаган булуын, күзләрендәге сагышны, соңгы чиккә житкән өметсезлекне ул хәзер генә күреп ала. Художникның түгәрәк алмазга охшаган соры күзләре Зиләнен хәлен аңлап, кызганып һәм чак кына көлемсерәп карыйлар Ул күптәнге танышы белән сөйләшкәндәй:
— Ә син монда ни эшләп йөрисең? —ди
Зилә ни дип жавап бирергә дә белми. Нәрсә генә дисә дә, бу кеше аңардан көлә башлар кебек. Зилә бары тик;
— Тәк. — дип кенә куя.
Художник, бик күпне белә торган картларга охшарга тырышып
— Ала-а-ай! — ди. — Аннары Зиләгә туп-туры карап — Димәк, гашыйк булдым дисең?
Зиләнең янасына китереп чаптылармыни! Ул, акланырга тырышкандай, кызу-кызу сөйли башлый.
— Минем бернәрсә дә әйткәнем юк. Сез моны үзегез уйлап чыгардыгыз. Әгәр беләсегез килсә, мин бу аланга көн дә физзарядка ясарга кнләм Яз башыннан бирле...
Ә художник үзенең хаклы булуына нык ышанган хәлдә көлемсери генә. Зилә сөйләвеннән туктый
Художник яңадан пумаласын кулына ала һәм ерактагы шәһәргә караган килеш:
— Яз башыннан бирле дисеңме? — дип сорый — Алайса, синең эшләр мөшкел икән Син гашыйк кына түгел, ә өметсез гашыйк икән сен. — ди.
Бу сәер кеше белән танышуына Зилә инде үкенә дә башлый. Художник тупас беркатлылык белән Зиләнен күңелендәге нң изге хисләрне бернинди тартынусыз иртәнге кояш яктылыгына тартып чыгара.
Зиләнең бу турыда янадан сөйләшәсе килми һәм ул үзе сорау бирергә ашыга:
— Ә сез бу рәсемне нигә ясыйсыз?
Бу юлы художник аптырап кала.
— Ничек нигә?!
— Хәзер бит фотография бар. Шалт! Төшердең алдың. Әйбәтрәк
тә чыга. ,
Художник, Зиләне беренче тапкыр күргәндәй, күзләрен йомгалап, аңа карап тора башлый. Аннары ярым шаяртып, ярым мыскыл итеп:
— Ба-ла-кай!— ди. — Син соң даһи кеше икәнсең ич!—ди.
— Әйе шул! — ди Зилә, аның көлүен аңламаганга салышып.
— Минем рәсем ясыйсым килә. Аңлыйсыңмы? Ясамыйча тора алмыйм. Менә син урманда берүзең жүләр сатып йөргән шикелле.— Художник кинәт кызып китә, кычкырып диярлек:—Ә мин рәсем ясамый тора алмыйм. Бу буяулар, бу киндер булмаса, яшәү минем өчен коточкыч бер нәрсәгә әйләнер иде, — ди.
Зилә, художникның кызып китүен күреп, аны тагын бераз үртәргә тели, булдыра алган кадәр җитди итеп:
— Әгәр, иртәгә атом сугышы башлана дисәләр дә, сез шулай рәсем ясап утырыр идегезме? — дип сорый.
Ләкин художник Зиләнең тавышындагы ясалмалылыкны шундук сизеп ала һәм кисәк кенә бөтен гәүдәсе белән аңа таба борыла. Зиләне этеп җибәрделәрмени. Ул абына-сөртенә чигенә башлый. Икесенең дә арасы шактый ераклашкач кына, ияген алга сузып, телен күрсәтә дә агачлар арасына кереп күздән югала.
Художникның яңадан пумаласына тотынасы килми. «Шайтан алсын үзеңне, — дип тирги ул Зиләне. — Бөтен эшне бозды да китте бит». Художник, каенның кытыршы кәүсәсенә аркасын терәп, җиргә утыра. Инде шактый күтәрелеп өлгергән кояш аның бронза төсендәге йөзенә туп-туры карый. Җылы нурларга иркәләнеп художник күзләрен йома. Шунда, аның күз алдына, аермачык булып, яргаланып канаган зур иреннәре белән Зилә килеп баса. Художник ирексездән кыз турында уйлый. «Ә аның күзләре дөньяга бөтенләй ямьсез карыйлар. Күрәсең, аңа нидер булган. Мондый хәлдә кешене ялгыз калдырырга ярамый».
Художник бу уйларыннан арынырга тели. Сикереп торып, чирәмдә мәтәлчек атарга тотына. Аякларын югары күтәреп, кулларына баса һәм шул килеш каен тирәли әйләнеп йөри. Куллары арыгач, гөрселдәп җиргә ава, тагын мәтәлчек атарга керешә. Ә үзе барыбер Зилә турында уйлый. «Иртәгә килерме икән? Бәлки аңа ярдәм итәргә кирәктер».
Художник җиргә утыра. Мәтәлчек ату түгел, су астына чумса да, уйларыннан арына алмасын аңлый ул. «Тукта әле, Дамир, дип юатырга тели ул үзен. — Синең ни эшең бар соң аңарда? Кем гашыйк булмый да кем газапланмый». Ләкин күңеле икенче төрле сөйли, һәм ул очраклы танышы өчен торган саен ныграк борчыла. Ниһаять, ул: «Аны бүген үк эзләп табарга кирәк», — дигән ныклы бер карарга килә.
...Зилә, дәрескә сонга калуын белсә дә, урманда йөри бирә. Күк йөзен әкренләп соры болытлар каплый. Караңгы һәм юеш, урман ягымсызлана. Ә Зилә бара да бара. Бер урында басып, я утырып тора алмаганга бара. Ул үзендә теләсә кемне яшәүнең мәгънәсезлегенә ышандыра алырлык көч барлыгын тоя. Бу көч аның үзен рәхимсез рәвештә упкын кырыена кысрыклый. Кыз үзенең котылгысыз рәвештә шунда якынлаша баруын һәм моңа берничек тә каршы тора алмавын аллый, еларга тели. Бик рәхәтләнеп елар иде дә, тик елый алмый. Зилә бөтенләй таныш булмаган җирләргә килеп чыга. Хәзер инде ул көннең кайсы вакыты булуын да чамалый алмый. Тынгысыз мие аякларына бер генә минутка да ял бирми. Ул яшьтән ук спорт яратып үсте, ул
таза. Шулай да, тулай торакка кайтып кергәндә, Зилә аягында басып тора алмаслык булып хәлсезләнә. Иптәш кызлары әле дәрестән кайтмаганнар. Зилә юеш киемнәрен салып тормастан, койкага барып ава һәм кичкә кадәр селкенмичә ята. Көлешә-көлешә иптәш кызлары кайталар, ашарга әзерлиләр, кайсылары дәрес әзерләргә утыра. Алар Зиләнең шулай ятуына гаҗәпләнмиләр. Мондый хәл беренче мәртәбә генә түгел. Кичке сәгать сигезләрдә Зилә урыныннан торып, өстен алыштыра, чәчен тарый. Ул, иптәш кызларының соравын ишетмәгән- . дәй, аларга җавап бирми. Зилә, сәгатькә карамаса да, хәзер Исфатның тренировкага барырга әзер.^әнеп йөрүен күңеле белән сизә. Аның һәр хәрәкәтен күз алдына китерә. «Хәзер урамга чыкты, — дип уйлый кыз. — Бер минуттан тулай торак яныннан үтеп китәчәк. Ярты минут үтте. Ун секунд калды. Хәзер тәрәзәгә карасам, аны күрәчәкмен». Зилә тәрәзә янына килеп баса. Ул гаҗәпләнми, әйтерсен, шулай булырга тиеш. Каршы як тротуардан ике егет үтеп баралар. Кечерәк буйлысы. кулларын бутый-бутый янында баручы озын буйлы, киң җилкәле егеткә туктаусыз нидер сөйләп бара Озын буйлысы — Исфат. Аның җилкәсендә кечкенә яшел рюкзак. Исфат кулларын беләзек турысыннан чак кына үзенә табарак бөккән. Бу аның классик көрәш белән шөгыльләнүдән калган гадәте. Ул күкрәген киеребрәк, чайкалыбрак атлый. Өстендә соры пиджак һәм пөхтә итеп үтүкләнгән тар балаклы чалбар. Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, чаттай борылып күздән югала-лар. Зилә йөгереп барышлый, ишек янында торган туфлиләрен аякларына эләктереп чыгып китә. Анын аяк тавышлары башта коридорда, аннары түбәнге катка тешә торган баскычта ишетелеп тора Аста пружиналы ишек шапылдап ябыла. Бүлмәдәге кызлар, үзара карашып, сүзсез генә елмаешалар.
Зилә, егетләрне күздән югалтудан куркып, туктаусыз йөгерә һәм, чаттан борылуга, чак кына Исфатка килеп бәрелми. Алар, борылмада бер егетне очратып, сөйләшеп торалар икән. Тәбәнәк буйлы егет Зиләгә ишетелерлек итеп русча:
— А вот и наш почетный караул! — ди. Алар, урамны аркылы чыгып, тротуардан баручы Зилә артыннан көлеп калалар. Бу тел бистәсе Фаизга ачуы килә аның. «Исфат нәрсә дип шуның белән дуслашадыр», — дип уйлый. Ләкин бераздан ачуы басыла һәм ул, дөньядагы иң бәхетле кешедәй, үзалдына елмаеп бара башлый Чөнки ул бүген Исфатны шундый якыннан күрде, хәтта чак кына кагылып та китте бугай әле. Зилә, кешеләр арасына буталып. Исфат белән Фаизны үткәреп җибәрер өчен, акрынрак атлый. Әнә алар урамның икенче ягыннан кызу-кызу атлап киләләр. Фаиз һаман Исфатка астан өскә караган килеш, кулларын бутый-бутый, нидер сөйли. Зилә анардан көнләшә. Фаиз аның Исфаты белән шундый якыннан атлый ала, аның белән сөйләшә ала, күпме теләсә шулкадәр аның йөзенә карый ала. Зилә аларга яңадан күренмәс өчен зур корсаклы, салам эшләпәле юан абзый белән янәшә атлый. Исфат белән Фаиз алга үтеп китәләр. Зилә сөеклесенең аяк атлауларына кадәр сокланып арттан килә Ул үзе дә Исфат кебек атларга тырышып карый, һәм яңадан үзенә-үзе елмая.
Исфат белән Фаиз культура сараена кереп китәләр. Зилә классик көрәш секииясе бара торган залның тәрәзәсе янына килеп баса. Тәрәзә биек. Кыз нигез чыгынтысына басып, рамга ябыша. Алай да әле зал эчен тулысыңча күрә алмый. Ә аңа башкалар кирәкми дә. Әнә Исфат өстен алыштыра. Хәзер зәңгәр спорт майкасыннан гына Зилә Исфатның таза мускул уйнап торган гәүдәсенә сокланып карап тора, һәм Исфатны беренче мәртәбә очраткан көнне исенә төшерә
Ул чагында әле яз башы гына иде. Культура сараенда классик көрәшчеләр чыгышы буласын ишетеп, Зилә белән бер бүлмәдә яшәүче
кызлар кинога дип алган билетларын башка иптәшләренә бирәләр. Зиләне дә барырга кыстыйлар. Зиләнең икеләнеп торуын күреп: «Синең әле чын егетләрне күргәнең юктыр. Менә андагы егетләр егетләр, ичмасам», — диләр. Кызларның берсе арттырып ук жибәрә. «Аларны карау өчен стипендия акчасын сорасалар да кызганмас идем», ди. Алар юл буе әлеге юмарт кыздан көлә-кө.тә, культура сараена китәләр Көрәшләр башланыр алдыннан ярышта катнашачак спортсменнар сәхнә алдына бер кат булып тезелеп басалар. Төрле яктан яктырткан утлар көрәшчеләрнең корыч мускуллы тәннәрендә ялтырап кире чагылалар. Зилә уң якта, иң кырыйда басып торучы егетнең пәһлевандай таза гәүдәсенә һәм бигрәк тә аякларының матурлыгына таң кала. Ул көнне культура сарае Зилә өчен әкияттәге серле сарайга әйләнә. Шул көннән башлап, Зилә Исфатның үзенә сиздермәскә тырышын, аның Һәр адымын күзәтә. Аның бөтен гадәтләрен белеп бетерә.
Берничә атнадан соң Зиләнең Исфатка булган мәхәббәтен училищедагы барлык студентлар белеп алалар. Ә Исфат мона бөтенләй игътибар итми Зилә кебек, аның артыннан чабып йөрүче кызлар бо- лай да күп Ләкин Зилә өметен өзми Өнендә, я төшендә Исфатны күргән минутларда үзен чиксез бәхетле итеп тоя. Исфатта аз гына үзгәреш күрсә, Зилә үзенен бай фантазиясе белән аны тулыландыра, әллә ниләргә юрап бетерә. Шулай жәй үтеп китә, көз житә. Зилә бер көн калмыйча Исфатның артыннан бара, я тәрәзәдән карап кала. Исфатны бу кызның исәрләнеп йөрүе туйдыра башлый Һәм ул моңа чик куярга була. Беркөнне тренировкага барганда, Зиләнең һәрвакыттагыча артыннан килүен күреп, Исфат туктап, аны көтеп тора башлый. Зиләнең башына кан йөгерә. Хәзер бик мөһим нәрсә буласын сизә ул. Исфат янына кадәр калган ун адымны, төщтәгедәй, аяк астындагы жирне тоймыйча атлый. Исфатның кимсетүле елмаюын да күрми, русчалатып:
— Ты! На кого ты тянешься!—дигән сүзләренең мәгънәсен дә аңламый. Исфат, Зиләнең бөтенләй югалып калуын күреп, бераз йомшаграк тонга күчә. — Мин сине яратмыйм Ярата да алмыйм, — ди.—■ йөрәккә боерып булмый, — ди Исфат һәм борылып китеп бара.
Зилә Исфатның сүзләрен аңлап житкермәсә дә, күңеле белән әле генә коточкыч хәл булуын тоя. Аның өчен тормыш мәгънәсез бер нәрсәгә әйләнеп кала. Алга таба ниләр буласын Зилә күз алдына да китерә алмый. Исфатны гаепләми ул. «йөрәккә боерып булмый», дигән сүзе белән бергә Исфат мәңгелеккә аның йөрәгенә кереп урнаша. Тренировка залындагы көрәшчеләр кайтырга жыена башлыйлар Зилә шунда гына үзенең янгырга чыланып торуын абайлый. Исфат белән Фаиз, ишектән чыгу белән, тәрәзә төбендә басып торучы Зиләне күрәләр һәм көлә-көлә караңгыга китеп югалалар. Зилә салкын яңгыр астында бер ялгызы кала. Аны кызганучы, аңа ярдәм кулы сузучы бер генә кеше дә юк. Зилә торакка кайта. Иптәш кызлары кайсы кая таралышып беткәннәр. Бүлмәдә беркем юк. Зилә, Исфатның фотокарточкасын уч төбенә куеп, озак кына карап торганнан соң, сонгы тапкыр үбә, аннары вак кына кисәкләргә ерткалап, учына йомарлый. Шифоньерны ачып бер шешә серкә кислотасын өстәлгә китереп куя. Шунда гына Зилә үзенең бүген бернәрсә ашамаган булуын исенә төшерә. Бигрәк тә аның эчәсе килә. Кыз үтә күренмәле сыекчаны ярты стаканнан артыграк итеп сала да йотлыгып эчә. Ул авыз эченең һәм бугазының яна башлавын тоя, ләкин кычкырмый, тавыш-тынсыз идәнгә сыгылып төшә.
Художник егет Дамир ул көнне Зиләне эзли-эзли янгырга чыланып бетә. Ул Зиләнең кайда торганын, хәтта исемен дә белми. Бары тик, бәлки, урамда очратырмын дип кенә өметләнә Ләкин язмыш аларны очраштырмый.
Икенче көнне рәсем ясарга Дамир шул ук аланга килә һәм, Зилә турында уйлана-уйлана, башлаган эшен дәвам итә. Әгәр ул кыз бүген дә килсә һәм мин рәсемемне ул сокланырлык итеп ясый алсам, нинди бәхетле булыр идем, дип уйлый художник. Әнә шул уйлар ана көч бирә һәм ул таң алды күренешен ясаганда үзенең табигатькә, кешеләргә булган мөнәсәбәтен дә, сүз белән әйтеп булмый торган уйларын да төсләр ярдәмендә киндергә салырга тырыша. Үзенең арыганлыгын бары тик пумаласы белән киндергә соңгы мәртәбә кагылып үткәннән соң гына сизә һәм йомшак үлән өстенә сузылып ята Кулла-рын баш астына куеп, керфек какмыйча, мәңгелек тын, төпсез зәңгәр күк йөзенә карап ята башлый. Аңа хәзер алай ятарга түгел, жүләр кеше кебек сикергәләргә, бөтен дөньяны яңгыратып көләргә иде, югыйсә. Ә ул хәтта елмаймый да. Дамир тавышсыз гына елый. Анык күңелендә сикергәли торган шатлык түгел шул, бу минутта ул иң зур шатлыкны — ижат шатлыгын татый.
Ә шуларның бөтенесенә сәбәпче булган таң кызы үзе юк Дамир- ның аны күрәсе килә. Ул канатланып шәһәргә кайтып китә Көне буе урам таптап йөри, кешеләрнең сөйләшүләренә колак сала, берничә кызны Зиләгә охшатып аллана. Кичкә таба гына ул автобус тукталышы янында кешеләрнең ниндидер бер кызның су дип белеп серкә эчүе, хәзер авыр хәлдә больницага эләгүе турында сөйләшүләрен ишетә. Дамир моның аланда очраган кыз булуына аз гына да шикләнми. Аяклары аны больница ягына алып китәләр. Ул йөгерә, кызны күрми калырмын дип куркып йөгерә. Больница бакчасына кергәч, сөенеп һәм гажәпләнеп туктап кала. Зилә иптәш кызлары белән эскәмиядә сөйләшеп утыра. Дамир алар янына килеп, Зиләгә караган килеш, башын чак кына иеп, сүзсез генә исәнләшә, һәм... китми басып тора. Зиләнең иптәш кызлары бу сәер егеткә кызыксынып карыйлар Зиләгә дип алып килгән берничә калын китапны һәм чәчәкләр бәйләмен утыргычта калдырып, китеп баралар.
— Больницада әллә берәр танышыгыз бармы? — дип сорый Зилә.— Менә минем белән дә бәхәтсезлек килеп чыкты. Ялгыш агуланып, чак кына үлми калдым. Үлүе бик тиз икән. Минем ул турыда беркайчан да уйлаганым юк иде, — ди Зилә.
Дамир берсүз дәшми Зилә гажәпсенеп аңа карый һәм Дамирның чак кына көлемсерәп торуын күреп, аптырап кала.
— Нигә берсүз дә дәшмисез? — дип сорый Зилә. Аның тавышы үзгәргән. Ул еш кына, авыртуга чыдый алмыйча, йөзен чытып куя. Дамир һаман дәшмәгәч, Зилә: «Әллә бу егет акылга таман микән?» — дип шикләнә башлый. Шунда Дамир гади генә итеп:
— Нигә агуланырга уйладыгыз?
— Менә инде! Әйтәм ич, ялгыш эчтем мин аны.
— Куй юкны! —ди Дамир, сабырсызланып.—Ул әкиятеңне бүтәннәргә сөйлә.
Зилә тамагына килеп тыгылган төерне йотып:
— Әйе, мин үзем агуландым. Ләкин миңа барыбер беркем ярдәм итә алмаячак. — ди, бераз дәшми торганнан соң. — Хәтта Исфат та,— дип өсти.
Дамир аны бүлдерми, башлаган фикерен әйтеп бетерүен көтеп ана карап тора Зилә үзалдына сөйләгәндәй:
— Йөрәккә боерып булмый! —дип куя.
Аннары. Дамирнын ихтыяр көчен күрсәтеп торган күркәм йөзенә сыпаулы караш белән карап:
— Ә син бу сүзнең мәгънәсен аңлыйсынмы?—дип сорый.
Дамирның моңа бер дә исе кнтмн.
— Моны сини Исфат әйткәндер, — ди. Зилә кинәт жанланып китә.
— Син Исфатны беләсеңмени? Сез анын белән дуслармы әллә?
— Юк,— ди Дамир,— мин аның белән дус түгел.
— Ләкин ул сиңа ошый, әйеме?
Дамир бераз дәшми торганнан сон:
— Син миннән бу турыда беркайчан да сорама,— ди. — Беләсеңме нәрсә —Ул нәрсәдер уйлап, әйтә башлаган фикерен ярты юлда бүлә, Зиләгә карамыйча гына эскәмиягә килеп утыра. Зилә, аның сүзен дәвам иттерергә жыенмавын күреп:
— Нәрсә? — дип сорый. _
— Бернәрсә дә түгел,— ди Дамир коры гына.— Мин бер кеше белән дә озак дуслаша алмыйм. Чөнки мин ни уйласам, шуны сөйлим. Моның башкаларга ничек тәэсир итәчәге турында уйламыйм. Хәзер дә мин син үпкәләрлек сүз әйткән булыр идем. Синең белән ачуланышасым килми.
— Таптың! —ди Зилә, иренен турсайтып.— Әйдә, дөресен әйт. Мин үпкәләмим.
— Ярый, алайса. Беләсеңме нәрсә, Зилә, син, мөгаен, Исфатны түгел, ә үзең уйлап тапкан икенче бер Исфатны яратасын бугай. Әгәр син аны якыннанрак белсәң, мондый хәлгә төшмәгән булыр идеи.
Зилә тупас кына:
— Мин аны болай да яхшы беләм, — дип аны бүлдерә.
— Әйттем ич, — ди Дамир һәм кулын селтәп куя. Ул, читкә борылып, ерактагы урман өстенә төшеп килгән кояшка карап тора башлый. Икесе дә сүзсез калалар. Тынлыкны Дамир боза:
— Минем үземнең аллам бар. Минем аллам — менә бу кояш һәм табигать үзе. Ә синең, Зилә, үзеңнен аллаң бармы?
— Ә миңа алланың да, шайтанның да кирәге юк. Хәзер мина барыбер Нигә миңа үләргә ирек бирмәгәпнәрдер. Ә мин барыбер үләчәкмен. Бу юлы суга төшәм. Ышанычлырак булыр.
Дамир бер дә исе китмәгәндәй:
— Үзеңә карыйсың, —ди. — Бу — иң җиңел юл, ә менә син бәхетне яулап алып кара. Мәгънәсезгә үлеп, кемгә нәрсә исбат итәргә телисең? Сиңа суык, ахрысы. Әйдә, йөреп киләбез.
Алар янәшә атлап китәләр. Зилә үзен әле генә йокыдай уянгандай хис итә. Юк. аңа суык түгел, тик нигәдер ул бөтен тәне белән калтырана һәм Дамирның сүзләрен йотлыгып тыңлый. Зилә бу кешедән үзе өчен бик мөһим булган бер сорауга җавап эзли. Дамирның җавап бирә алуына ул, нигәдер, шикләнми дә. Үзен рәхимсез рәвештә упкын кырыена этәрүче дәһшәтле көчнең төтен кебек тарала баруын тоя. Аның колагы төбендә ниндидер яңа көй ишетелә башлый. Дамирның тавышы Зиләгә бу көйне тыңларга комачауламый, киресенчә, шул көйгә кушылып, аны көчәйтә генә.
— Син ярата беләсең,— ди апа художник егет.— Шуның өчен генә булса да, синең яшәргә хакың бар. Җир өстендә мәгънәсез кешеләр дә йөри Беләсеңме, Зилә, бәлки сиңа Исфатпың игътибарын җәлеп итәрдәй берәр нәрсә эшләргә кирәктер. Спорт белән шөгыльләнепме яки башка нәрсәме?
Шунда аларның каршысына ак халатлы сестра кыз килеп чыга. Ул Зиләгә укол кадар вакыт җиткәнлеген әйтә. Баш врач сиңа чыгып йөрергә әле рөхсәт итмәде, — дип ачуланып та ала. Сестра кыз Зилә белән бер яшьтә. Ул килештереп ачулана белми әле.
Зилә, кашларын җыерып:
— Кадарсың әле, —ди аңа, аннары Дамнрга борылып: — Иртәгә дә кил, яме,— ди.
Дамир җилкәләрен җыерып куя.
Әйтә алмыйм. Мин иртәгә кич белән Казанга укырга кнтәм. Ә ана кадәр документларны тәртипкә китерәсе бар. Шуңа күрә ышандыра алмыйм, — ди.
Зилә белән сестра кыз больница йортына таба китәләр Зилә берничә мәртәбә артына борылып карый. Дамир, капкадан чыгып, кешеләр арасына кереп югала. Зилә аны куып жигәргә тели, бу кеше белән әле күп нәрсәләр сөйләшә алган булырлар иде бит алар. Әйтерсең, сусап хәле киткән Зиләгә зур чүмечне тутырып су бирделәр дә, иренен тидерүгә, тартып та алдылар.
Икенче көнне Дамир юл кирәк-яракларын әзерләп йөреп, кичке сәгать өчләргә кадәр бушый алмый Өчтән соң гына Исфат яши торган тулай торакка китә. Исфат өндә икән. Каядыр барырга жыена, ахрысы, ак күлмәген үтүкли. Бүлмәдә Фаиз һәм тагын ике егет бар. Дамир ишектә күренү белән Фаиз:
— Булачак Шишкин килә! — дип кычкыра.
Егетләр аның шаяртуына да. Дамирга да игътибар итмиләр. Күрәсең, Дамир кергәнгә кадәр, Фаиз аларга кызыйлырак нәрсә турында сөйли башлаган булгандыр. Егетләр Фаизга шуны дәвам итәргә кушалар. Вакыты тар булуын искә алып. Дамир Исфатны коридорга чакырып чыгара. Ул Исфатка караганда озынрак буйлы икән. Өстән карап, бераз дәшми торганнан сон, Дамир турыдаи-туры сорый:
— Зиләнең синең өчен агуланганын' беләсеңме?
Исфат кулын селтәп ала.
— А-а-а!— дн ул тамак төбе белән — Җүләрләр азмыни дөньяда!
— Ул хәзер больницада ята Бәлки, янына барып килерсең?
Исфат йөзен жыера.
— И-и-и! Мин аңардан куркам бит Я өскә сикерер.
Дамнр башын чайкый:
— Ну. анысы синең эш. Ярый, пока!
Больница капкасы янында ана кичәге сестра кыз очрый Йөзе борчулы.
— Сез Зиләне күрмәдегезме? — ди сестра. —Ул бит больницадан качкан.
Дамнр жавап бирми, буага таба китеп бара. Яр башыннан аска карау белән, ул Зиләне күреп ала. Зиләнең өстендә су кергәндә киелә торган трусиктан башка берни юк. Художникның күзе Зиләнең төз, зифа буй-сынына игътибар итә. Кыз әле суга керергә ашыкмый. Дамир яр кырыена утырып, кесәсеннән блокноты белән каләмен чыгара. Ул берничә төгәл штрихлар белән Зиләнең гәүдә торышында ук сизелеп торган эчке кичерешләрен күрсәтергә тырыша Ничек кирәк алай салынып ташланган киемнәрнең бөтенләй кирәксез нәрсәләр кебек ятуына игътибар итә. Дамнр боларны да каләмгә эләктерә. С\дагы, агачлардагы, яр буендагы төсләр чагыштырмасын хәтерендә калдырырга тырыша.
Зилә бер аягын суга тыгып ала. Су суык. Көзнең соңгы айлары. Озакламый кыш. Зилә суга кереп барышлый чак кына кычкырып куя. Дамнр яр башында утырган килеш, Зилә белән саубуллашкандай, моңсу гына елмая Зилә, малайларча колач жәеп, буаның уртасына йөзеп китә Дамнр апа соңгы моментка кадәр комачауламаска уйлый. «Әгәр яшәргә тели икән, Зилә үзе шул фикергә килсен», —дип уйлый ул.
Зилә суга чалкан ята. Кулларын хәрәкәтләндерми башлый һәм акрын гына су астына төшеп китә. Дамнрнын йөрәге тибүдән туктагандай була Су өстенә һава куыклары чыга. Дамнр бу киеренкелеккә түзә алмый, сикереп торып, ти« тиз ген.» костюмын һәм ботинкаларын салып ага. Шул чак су өстендә Зиләнең башы күренә. Зилә төшкән чәчләрен артка сыпыра һәм акрын гына көлеп куя Яна туган
бала үзенең яшәячәген, яшәргә сәләтле булуын бугаз киереп елап хәбәр итә. Зиләнең бу көлүендә дә шуна охшаш бер нәрсә бар кебек тоя Дамир. Моның гади көлү булмавын, яшәү авазы икәнен аңлый. Зилә су буен яңгыратып көлә-көлә, шатланып йөзә. Аның тәртипсез хәрәкәтләреннән су чәчри. Дулкын түгәрәкләре бер-берсен куыша- куыша, ярга таба йөгерәләр. Дамир ике бармагын авызына кабып, сызгырып җибәрә. Зилә аңа борылып карый: ак күлмәктән, кара чалбардан булганга, Дамирны танымый тора. Таныгач, ана кулын изәпз
— Хэлло! Әйдә, су керәбез, — дип кычкыра.
— Катып үләргәме? —ди Дамир яр башыннан.
— һа! Куркак!
— Минме куркак?!
Дамир күлмәген сала-сала ярдан төшеп китә. Чишенеп беткәч, чирканчык алып тормастан, суга сикерә. Салкынга түзә алмыйча, бая Зилә кычкырган кебек, чак кына кычкырып куя һәм эчкә йөзеп кереп китә. Алар бер-берсен куышып йөзә башлыйлар. Судан чыккач Дамир тәненең җиңеләеп китүен тоя. Алар сәбәпсез-нисез көлешә-көлешә киенәләр.
— Дамир, син бит бүген Казанга китәм дигән идең?
— Синең белән саубуллашырга дип больницага килдем. Беләсеңме, анда сине дөнья бетереп эзләп йөриләр.
— Эзләсеннәр. Ә син бөтенесен күреп тордыңмы?
— Әйе. Мин килгәндә әле син суга кермәгән идең.
Алар яр башына менәләр.
— Дамир, сина китәргә вакыт җиткәндер ич?
Дамир сәгатенә карый.
— Минем самолет инде, —ди ул һәм, кулы белән болытларга ишарәләп, озын итеп бер сызгырып куя. — Хәерле булсын, иртәгә китәрмен.
Дамир кесәсеннән билет чыгара. Сизелер-сизелмәс кенә искән кичке җил кәгазь кисәген җиргә очырып төшерә.
— Ә син кемлеккә укырга барасың?
— Сорап торасың! Әлбәттә, художниклыкка. Я, хәзер ни эшлибез?
— Минем шәһәргә кайтасым килми, я милициягә алып китәрләр. Әйдә, урманда йөрибез.
— Әйдә.
Алар янәшә атлап урманга кереп китәләр. Көтмәгәндә очрашудан туган шау-шулы шатлык басыла төшә.
— Дамир, — дип эндәшә Зилә, акрын гына, — ә мин Исфатны онытырга булдым. Ул барыбер мине беркайчан да ярата алмаячак. Әгәр ул миңа игътибар итә башласа да, мин аның яратудан түгел, бәлки кызганудан, я башка нәрсә аркасында гына булачагын аңлыйм. Мин аны онытачакмын.
— Юк, — дип бүлдерә аны Дамир.— Син аны беркайчан да оныта алмаячаксың. Гомерең буена син аны эзләячәксең. Синең бәхетсезле- гең дә шунда. Юк, бәхетсезлегең түгел, икенче сүз кирәк монда... Ә андый сүз юк, ахрысы. Бәлки сине башка бер егег яратыр, син аңа кияүгә чыгарсың һәм ул егетне чыннан да бәхетсез итәрсең. Чөнки аны иркәләгәндә, син барыбер Исфат турында уйлаячаксың.
Зилә моңа түзә алмый. Үпкәләренә күп итеп һава алып, бер сулу белән:
— Син коточкыч кеше, Дамир!—дип әйтеп сала —Ә син каян беләсең?
Дамир аның бу соравыннан шаярту белән котылырга теләп:
— Мин тумыштан фантазер. Киләчәкне әйтеп бирергә дисәң, мин теләсә нинди чегәнне шаккатыра алам, — ди.
Ләкин соңгы сүзләрен әйткәндә инде аның йөзендәге елмаюның эзе дә калмый. Бераз дәшми барганнан сон, ул Зиләгә таныш булмаган эчке тавыш белән:
— Боларпың бөтенесен үз башымнан кичердем мин. Зилә,— ди.
Зилә беренче мәртәбә башка кешеләрнең дә үзе кебек газаплана алулары турында уйлап куя һәм беренче мәртәбә Дамир турында <Кем ул?» — дип уйлый.
— Дамир, син моңарчы беркайда да укымадыңмы? Сиңа бит инде егерме дүрт яшьләр бар.
— Укыдым. Мәскәү университетының электронный техника фа-культетында өч ел укыдым. Миннән яхшы гына галим чыккан булыр иде бәлки, ләкин мин аннан киттем.
— Нигә?!
— Шулай. Ул эшкә күнел тартмады. Аннары, анда укыганда да мин гел рәсем ясый идем.
Кинәт Дамир баруыннан туктап кала. Зиләнең кулыннан тотып, аны да туктата.
— Күрәсеңме? — ди Дамир, икенче кулын алга сузып. — Аланга утыртылган әнә шул кечкенә чыршылар житәкләшеп баручы беренче класс укучыларына охшаганнар. Әйтерсең, яңгырдан качып, әнә теге каен артыннан, ашыга ашыга, агачлар арасына кереп баралар.
— Чыннан да!—ди Зилә, ә үзе чыршыларга түгел. Дамнрга карый. Дамирның әйләнә-тирәдәге күренешләрне үзенчә, жанландырып күрә белүенә соклана Зилә. Бу чыршыларны нигә мин алданрак күрмәдем икән, Дамир кебек, бер кулымны алга сузып, аларның житәкләшеп баручы мәктәп балаларына охшаганлыкларын нигә мин әйтмәдем икән! — дип уйлый Зилә.
Караңгы төшә. Алар тар урман сукмагын югалталар Хәер, сукмакның кирәге дә юк. Җир өстеннән шулай янәшә бару икесенә дә ошый