Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


КЫЙММӘТЛЕ ӘСӘР
Мин Гомәр ага Бэшировның «Туган ягым — яшел бишек» дигән автобиографик повестен
«Казан утлары» битләреннән бер кат укып чыктым. Бу әсәрне тагын һәм тагын укырмын әле.
Укучы буларак, «Туган ягым — яшел бишек» повестен мин бик кыйммәтле әсәр итеп саныйм.
Бу әсәрне укыгач мин олы язучыбызның тормышы белән тулырак таныштым, аның эш сөючән
тату гаиләдә үскәнен белдем. Татар хатын-кызларына хас булган бик күп матур сыйфатларны
күрдем. Алар әсәрдә нәкь тормыштагыча эшчән, тыйнак, тиешенчә оялчан, үзләренең намусларын
яшьтән үк саклаучаннар итеп бирелгән.
Барыннан да бигрәк, бу әсәрнең матур теле ошады миңа. Ул укучыларга да ошар, һичшиксез,
күпләрне сокландырыр.
Повесть гаять дәрәҗәдә оста итеп, тирбәлдереп кенә, гади татар теле белән язылган. Үтәли
күренмәле саф чишмә сулары ничек салмак кына агып торса, олы әдибебезнең күңел байлыгы да
бу әсәрдә шулай ага төсле тоелды миңа.
Әсәр күп яктан зур әһәмияткә ия. Туган телебезнең искиткеч байлыгын, гүзәллеген, олылыгын
раслау белән бергә, хезмәт халкының, кыен чакларда да төшенкелеккә бирелмичә, алгы көнгә өмет
баглавы бик ачык сурәтләгән анда. Әсәрнең ■ Давыл алдыннан», «Җир, хөррият!» дигән бүлекләре
аеруча тирән тәэсир итте миңа.
ВӘЛИ БУЛАТОВ,
Оренбург өлкәсе, Абдуллин районы, Яңа
Якуп авылы.
КАДЕРЛЕ РЕДАКЦИЯ!
Мин И. Гази абыйның барлык әсәрләрен дә укып бардым. Ә «Онытылмас еллар»,
«Канатланыр чак» әсәрләрен укучылар белән бергә укыдык. Хәлимнең язмышы өчен бергәләп
кайгырдык, борчылдык. «Канатланыр чак» басылып чыккач, ничек шатлануыбыз турында
язмыйча да аңлашылыр төсле!
И. Газиның журналның узган елгы 2 нче санында басылган «Малайлыкта кунак - тапсын тагын
укучылар белән бергәләп укып чыктык.
Кадерле дуслар, «Казан утлары» журналы аша Ибраһим абыйга бездән зур рәхмәт, тыныч
картлык, тынгысыз иҗат эшендә моңа кадәр ирешелмәгән уңышлар теләвебезне белдерсәгез иде.
Башкортстан АССР, Бишбүләк районы
Ново-Васильевка мәктәбе әдәбият түгәрәге
членнары исеменнән С. ГАНИЕВА.