ТАМЧЫДА КОЯШ ЧАГЫЛА
А. М. Горькийның татар әдәбияты үсешенә кечле йогынты ясавы, әдипләрнең генә түгел, ә бетен татар хезмәт ияләренең олы ихтирамын һәм мәхәббәтен казануы мәгълүм хакыйкать. Ләкин боек әдип әсәрләренең татар теленә кайчан тәрҗемә ителә башлавын әлегә кистереп кенә әйтүе кыен. Моңарчы язылган хезмәтләрдә A. М. Горький әсәрләре татар теленә 1907 елда тәрҗемә ителә башлый, дип күрсәтелә. Һәм мисалга Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасына С. Рәмиев тарафыннан тәрҗемә итеп кертелгән «Кояш чыга да, бата да» җыры китерелә иде.
Әмма бу фикер тозәтмә кертүне сорый. Яңа мәгълүматларга караганда, Сәгыйт Рәмиев бу җырны 1906 елда ук тәрҗемә иткән. Җырның тәрҗемә ителү тарихы һәм аннан соңгы язмышы да гаҗәп кызыклы һәм гыйбрәтле.
«Таң йолдызы» газетасы редакторы С. Рәмиевне. революцион-публицистик эш- чәнлеге ечен, 1906 елның 21 июлендә кулга алалар һәм тормәгә алып китәләр. «Мине 4 нче частька илтеп, озынлыгы оч аршин, киңлеге ике аршнн бер тар камерага кергезеп, естемнән шалтыр-шолтыр китереп йозаклап алдылар», — дип яза ул соңыннан «Йорт басучылар» дигән мәкаләсендә.
Мәкалә «Таң йолдызы» газетасының 1906 елгы 20 санында басылган. С. Рәмиев тормәдә үткән коннәре, шул коннәрдә кичергән уйлары турында яза һәм болан ди: «Максим Горькийның «Солнце всходит и заходит, а в тюрьме моей темно» дигән җыры искә тошеп, шуны җырларга тотындым. Ул тормәдә вакытта бигрәк тә яхшы чыга икән һәм доресрәк тоела икән; миннән соң кергән кешеләргә укырга булсын дип, шул җырны тәрҗемә итеп:
дигән сүзләрне язып куйдым».
Күрәсез, җыр, тормәдә тәрҗемә ителеп, беренче тапкыр 1906 елның 21 июлендә камера стенасына язылган икән. Соңыннан шагыйрь аны тагын да җентекләбрәк вшкәртә һәм ул 1907 елда Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасында да урын ала.
С. Рәмиен бу җырны гаҗәп зур осталык һәм аһәң белән тәрҗемә итә. Татар халкының уз күңеленнән чыккан, уз телендә туган җыр шикелле ул. «Марсельеза» һәм башка революцион җырлар кебек үк, ул татар хезмәт ияләре, завод-фабрика эшчеләре, укучы яшьләр арасында бик тиз тарала.
—Рус халкы күңелендә туган азатлык идеяләре, боек Горький йорәге аша үтеп, татар халкының да рухи хәзинәсенә әверелделәр. Бу хәзинәне татар халкы иң авыр, иң караңгы елларда да югалтмыйча, күңел түрендә саклап килде. Кара реакция чоры башлангач, бик күп революционерлар, богауланып, соргенгә озатылдылар. Алар үзләре белән ялкынлы һәм моңлы, дәртле һәм күтәренке җырларын да иорәклә- реядз саклап алып киттеләр. Алар арасында М. Горький җырының татарча тәрҗемәсе дә булган. Ул Себсрдә «Каторжаннар җыры» дигән исем белән киң таралган һәм бознең коннәргә хәтле сакланган. Җырга яңа строфа остәлгән. Бу строфада тоткында яткан революционерларның коллыкта газапланган хокуксыз халыкны якты, «зат тормыш очен корәшкә чакыруы яңгырый:
Әй туганнар, без бушаныйк! Бу хәлгә чыдау бармы!! Тартыйк-оэик, җимерик-ватыйк Зобани богауларны!
Бу җырны 1959 елның июлендә Себергә оештырылган фольклор экспедициясе члены Р. Каримов Омск олкәсе Качуново авылында яшәүче 76 яшьлек пенсионер М. Салнховтан язып алып кайткан иде. Соңгы строфа С. Рәмиевнең үзе тарафыннан •стәлгән булганмы, әллә соңыннан башкалар тарафыннанмы, әлегә билгесез.
Бу җыр—бер факт. М. Горькийның олы иҗат диңгезеннән бер тамчы гына. Ләкин җем-җем итеп торган шул бер тамчыда да даһи язучы күтәргән гуманистик идеяләрнең мәңго сүнмәс кояшы чагыла.