ШӘКЕРТЛӘРНЕҢ АВЫЗ ИҖАТЫ
Чорма кәрнизендәге чүп-чар эчендә тузанга батып яткан гарәпчә китаплар арасыннан бер
дәфтәр табып алдым. Киндер белән тышланган ул дәфтәрнең беренче битен •: «Ошбу
дәфтәрнең сахибе Габделхак ибне Бәдретдин эль Күкчәвн» дип язылган, эчендә — коръән
хәдисләре. Дәфтәрдәге язмалар безнең гасыр башына туры килә. Сахибе Габделхак ибне
Бәдретдин 1895—1900 еллар тирәсендә Сатыш мәдрәсәсендә белем алган кеше икән. Әнә шул
хәдисләр язылган дәфтәр битләренең читләренә—буш калган урыннарга жырлар күчерелгән.
Җырларның бер өлешен шәкертнең энесе Сөнгатулла ибне Бәдретдин дә өстәгән. Анысы шул ук
мәдрәсәдә 1905—19)9 елларда укыган.
Мәгълүм булганча, Казан арты яшьләре Кышкар. Курса. Каэиле кебек мәдрәсәләрдә белем
алган Вяткага таба — Мәчкәрә һәм Буби мәдрәсәләре зур уку йортларыннан исәпләнгән. Теләче
— Саба ягында исә белем учакларының заманына күрә зурысы Сатыш булган. Гасыр башында
анда дөньяви фәннәргә омтылыш, ислах өчен көрәш көчәя. Шәкертләрнең әдәбият белей
кызыксынулары арта Шул чорда бу мәдрәсәдә Миргазиз Укмасый укый һәм үзенең беренче
шигырьләрен иҗат итә...
«Казан утлары» журналының 1966 елгы бер санында, мәдрәсә фольклорына кагылып, Н.
Исәнбәт. «Ул бездә үзенә бер кызыклы һәм өйрәнелмәгән өлкә», дигән иде. Дөрес сүзгә жавап
юк, диләр. Кайбер фән эшлеклеләребез «шәкертләр фольклоры» дигән сүздән ни өчендер
куркып кала торган булдылар. «Шәкертләр? — днп гаҗәпләнделәр алар. — Мәдрәсә җимеше бит
ул!» Хәлбуки, мәдрәсәдә укучы шәкертләрнгң зур күпчелеге буразнадан, камыл арасыннан
чыккан крестьян егетләре булган. Хат- кыбыз элек-электән гыйлемгә зур ихтирам белән караган.
Хәреф таныган кешенең крестьян агай алдында дәрәҗәсе үскән. «Мәдрәсәләрдә китап
киштәсе», «Мәдрәсәләрдә пыяла ишек» дип. халык әнә шул үз күз алдында булган бердәнбер
гыйлем учагына олы йорт итеп караган. Бу — шиксез.
Аннан килеп, әнә шул буразна, камыл эчендә, авыр хезмәттә, табигать кочагында саф
әхлаклы булып жнтешкән крестьян малае мәдрәсәгә кереп язарга өйрәнсен дә жыр яки бәет иҗат
итми калсын, имеш! Ул әле укый-яза белмәгән көе дә ат саклаганда. тегермәндә чират көткәндә,
аулак өйдә күпме-күпме тел шомарткан, иҗат иткән! Мәдрәсәгә килгәч инде ул үзенең анда алган
белемен жыр чыгару өчен дә файдаланган: китап исеме, коръән хәдисеннән бер-бер өзек,
хәлфәдән ишеткән берәр афоризм — барысы да жырга кертелгән. Болай матуррак,
көтелмәгәнрәк була ич' Мона кадәр җырны ул. «Иртә торып тышка чыксам, сөяләм баганага»,
дип кенә башлый иде. Хәзер, шалишь аның белән, ул укымышлы кеше! Шуңа күрә инде ул җырны
да болайрак төзи:
«Калә рәсулулла» диеп
Укыганын «Мншкать»ме?
Әмма мона карап кына ул җырларның төп рухы, эчтәлеге үзгәрмәгән, элеккем», халык авыз
ижатындагыча калган. Габделхак ибне Бәдретдин дәфтәреннән сайлап атынган түбәндәге
җырлар да әнә шул турыла сөйли.
ы м л k п к г п
М МӘҺДИЕВ.
Җырлар
«Мулла Жэлэл»’нен сахибе2 «Мехаккыйкет давани»’, Гыйшкым төшкән
сән җаныйга, табиб тапмый дәваны.
Укыганым «Сөлләм» 4 иде, инде төштем «Хикмәтжә5, Ашаганым күмәч
иде, инде калдым икмәккә.
Кимә итек, ки читек — читек мәсихле ’ итәр. Ярны сөйсән, шәкертне сөй,
шәкерт бәхетле итәр.
Мәдрәсәнен бер талибе7 сиксән төрле хат таный, Мине дисәң, мине
сөйсән бераз сабыр ит җаный.
йөз галимнең мөсалифы8 Габделкадир Жөрҗани’, Шул җанашым килеп
керсә, балкытадыр дөньяны.
Кызарып кояш чыкты инде таш мәдрәсә артыннан, Күп дәресем калды
инде сән җаныем артыннан.
Бәнем бик сөйгән китабым — «Мәсаилел Һидая»10, Нурлы йөзеңне күрсәм
дә шул буладыр кифая
Һавада нөҗум12 никадәр, суда сәмәк13 шулкадәр, Сәнең кальбең 14
нәмнданым 15 бәнем гыйшкым шулкадәр.
Исле майлар сөрткән икән, килә күлмәгеннән ис, Язга собраниега 18
барып без булырбыз мөдәррис.
«Мәвакиф» 17 карый белмәгәч, «Гакаид» 18 башламыйлар, Ташламыйм
дип ант итмиләр, ант иткәч ташламыйлар.
Биек тауларның башында кошлар агач башында, Зөләйханың васфы18
бардыр синең дәкыйк20 кашында.
Фиракынның21 уты, җаный, һәр хәсрәттән әгъладыр22. Әгәр мәхрүм
висалеңдән23 бәнем үлемем әүлядыр24„
1 «М улла Җәләл» — китап исеме.
2 Сахибе — хуҗасы.
3 «Мехаккыйкет дәвани — китап исеме.
4 «Сөлләм» —китап исеме.
8 «Хикмәт» — китап исеме.
6 М ә с и х — сөртелгән, чиста мәгънәсендә.
7 Талиб — шәкерт, студент.
8 Мөсалиф — юлдаш.
9 Берәр китапның авторы булырга тиеш.
10 Китап исеме.
” Кифая — шул жнтә мәгънәсендә.
12 Н ө ж ү м — йолдызлар.
13 Сәмәк — балык.
14 Калеб — күңел.
16 Нәмнданым — белмим (фарсы).
16 С о б р а н и е — бу урынла «Мәхкәмәи Шәргыя».
17 «М ә в а к и ф» — китап исеме.
18 «Г а к а и д» — китап исеме.
19 В а с ы ф — сыйфат, билге.
"Дәкыйк — нәзек.
21 Ф н р а к — аерылышу.
22 Әгъла — иң югары (көчле).
23 В и с а л ь— кавышу, очрашу.
24 Ә ү л я — артыграк.
Тәрәзәннен телләрендә нинди телләр үсәдер.
Кил, жанкәем, бер кавышыйк гыйшкын үзәк езәдер.
Сәхрәләргә чыккаймын, терле якка йергәймеи, Гүзәлемнен йезләрен нихәл итеп
күргәймен.
«Шәрхемулла» 1 дәресендә шәкерт карый «Мехәррәм»2, Син жанкәем ятка
китсәк, иннн әхават • тә хәрам.
<Каләл казыя»< дип алдык без бу кенте дәресне, Син жаныемны күргәчтен
башым тулы ләместнн5.
«Исагужи»**** †††† тәмам булгач, укый шәкерт «Шәмсия»1 Фил жәниәти
хурелгаенем', кара чәчен шәл сина.
«Гакаид»ныи дәресендә свел карыйм хашия*.
Фил хакыйкать10 әнә гашыйк, жаныем, кара кашына.
«Мохтасар» "нык дәресендә караганым «Жамнгый» ”, Сәнен белән мвгамәләм
булса иде даими.
Укый торган кнтабымнын исеме «Хикмәтелгаен*, Син жаныем күк булса булыр
жәинәттә хурелгаен.
Жанкәем кара кашларын, сагындыра башладык, Ахры бәне ташлавындыр, хат та
язмый башладың.
Мендем тауга, кистем каен кыйблаларга малкаен, Ак беләген ястык итеп йоклый
микән жанкаем.
Алпавытның бакчасында үсә диләр пар кавын, Жанын сейгән ярын беләи торсан
иде бер кавым.
Тәмәке тартсам оят, аракы вчсәм кыйбат. Икесенә дә кыймасак, мич башына мен
дә ят.
И дусларым, мин нишлием, бутылка утыз биш тиен, Парлап алсам житмеш тиен,
ялгыз башым нишлием.
Аракы вчтем әзрәк, мине орышты хәз(е)рәт. Мине орышкач хәз(е)рәт, эчми
йердсм әзрәк.
1 <111 әрхемулла» — дәреслек исеме
’ «М • х ә р р ә м» — дәреслек исеме.
» Ә х а в а т—кыз туганнар. Бу урында туганнарым хәрам булсын дигән мәгънәдә.
...
««Каләл к а зыя» —грамматика дәреслеге (?).
• Ләмес —тоту, тию (бу урынла башым катып калды).
• «И с а г у ж и» — дәреслек исеме.
’ «Шәмсия» — дәреслек исеме.
’Фил жәннәти ху р е л г а е н е м — жәннәттәге кара күмм.
†††† X ашня —комментарий
•° Фил хакыйкать — чынлыкта.
«Мохтасар» —дәреслек исеме.
« «А а м н г ы й» — дәреслек исеме.