Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тәрәзә
/Гайсыбмз юксынмый акы, Кайсыбыз сагынмый соң, Казанның Ленин кебек үк
Иң якын, самим дусын. Кем генә юксынмый соң?.,
Үткәнгә кайту, гомумән. Шактый ук авыр миңа. Без әле ничә килербез, Максимым, тагын сиңа, Без әле ничә күрербез Шушы ук залда дисәм... Күзләрем талганчылар ла Карыйсым калган икән... I •
Гәрлибез йөзләрчә телдә: Тәнәфес Колонныйда.
Кемнедер эзләп йөри күк Лидия Сайфуллина...
Ул чорда әле берәү дә «Күрәзә» түгел иде: Болары яшәр... Болары Нишләр соң? — дими иде.
Кечеләр — зурны, ө зурлар Кечене яклый иде.
Кыскасы — «кофе чүбенә» Берәү дә бакмый иде.
Бер кочак шатлык күтәргән, Ашыккан илче кебек, Лидия безнең арага, Уртага килеп кереп, Максимым сезне сорый бит! — Диде ул кызу гына, — — Әйдәгез, киттек, татарлар, Картыгыз хозурына!
Күреште безнең белән ул, Кул биреп, хәлне сорап Тәнәфес барган арада Казанга кайткан сымак...
Эчләре пошкан чагында, Элекке пекарь егет Татарлар торган урамга, Бистәгә килгән кебек, Сөйләште безнең белән ул Әдәби әти кебек...
Без әле ничә килербез, Күрербез әле дисәм... Керфекләр талганчылар ла Карыйсым калган икән.
Дөрес лә, Теркин, синең сүз: Терәксез калса йөрәк, Шундыйда барып шакырлык Тәрәзәң булу кирәк.
Ул исә нәкъ бит менә шул Тәрәзә иде, җаным...
Кайда соң нәкъ шул тәрәзә? Алмашы кем соң аның?
Кайда ул... Утыз ел инде Рәсәйне байкый күңел.
Күп тә бит өлкәннәребез Тик алар Горький түгел.
Иң якын дусын татарның, Сыналган тиңсез дусын Кайсыбыз сагынмый аны. Кайсыбыз юксынмый соң...
1967