Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМ


«Татар халык мәкальләремнең соңгы. HI томы басылып чыкты. Нәкый ага Исәнбәтнең бу фундаменталь хезмәте хакындагы фикерләре белән уртаклашуларын үтенеп, редакция фәннең төрле тармакларында эшләүче берничә галимгә мөрәҗәгать итте. Сүз аларга бирелә.
Т анылган язучыбыз, күренекле фольклорчыбыз Нәкый ага Исәнбәтнең күп еллык җентекле, тырыш һәм зур хезмәт нәтиҗәсе — «Татар халык мәкальләре» исемле фундаменталь әсәре — басылып чыкты. Берничә дистә мең мәкаль- әйтемне эченә алган бу уникаль җыентыкта халкыбызның бай рухи дөньясы, югары дәрәҗәле сәнгатьчә сүз иҗаты һәм осталыгы бик уңышлы чагылдырыла. Ашаган белми — тураган белә дигәндәй, җыентыкның гомуми әһәмияте файдаланучылар уйлаганнан шактый зуррак. '
МӘКАЛЬ-ӘЙТЕМНӘРНЕ ҖЫЕП ТУПЛАУ— үзе генә дә искиткеч катлаулы һәм мактауга лаек эш. Н. Исәнбәт исә бу зур һәм киң колачлы эшне бер үзе диярлек башкарып чыккан.
Мәкаль-әйтемнәрне җыеп бастыру, иң элек, аларны барлау, исәпкә алу өчен кирәк. Чөнки без татар телендә күлме канатлы тәгъбир яшәвен чама белән генә дә белә алмый идек әле. Безнең моңа кадәр татар мәкаль-әйтемнәре дип йөрткәнебез, ул нигездә хәзерге Татарстан чикләре эчендә яшәгән халык теленнән, тагын да төгәлрәк әйткәндә, Казан һәм аның тирәсендәге татарлар арасыннан җыелган тәгъбирләр генә иде Исәнбәт бу традицион рамканы шактый киңәйтте: Казан арты мәкальләрен генә түгел, бәлки чын мәгънәдә татар мәкаль-әйтемнәрен эченә алган җыентык бирде. Икенчедән, Н. Исәнбәткә кадәр чыккан җыентыклар нигездә әдәби тел мәкальләреннән генә төзелә иде. Бу кысаны да бик кыю һәм хаклы рәвештә җимереп, ул җирле сөйләшләргә, хәтта аерым авылларга гына хас мәкаль-әйтемнәрне дә җыентыгына кертә. Өченчедән, моңа кадәрге җыентыкларда мәкальнең бер вариантын (төзүче уенча, иң еш кулланылган, ягъни төп дип саналган вариантны) гына бирәләр иде. Исәнбәт җыентыгы бу ягы белән дә элгәрләреннән тамырдан аерыла: монда вариантларның барысын да алу максат итеп куелган. Дүртенчедән, соңгы 50 — 60 ел эчендә телебезгә килеп кергән мәкаль-әй- темнәр барланмаган, исәпкә алынмаган иде. Гомум халык телендә туган яңа мә- каль-әйтемнәр, язучылар теленнән халыклашкан канатлы тәгъбирләр, башка телләрдән алынган калькалар Исәнбәттә нигездә инвентарьга алынган. Илебездәге һәм телебездәге үзгәрешләрнең турыдан- туры нәтиҗәсе буларак, күп кенә искер-гән мәкальләр яңача әйтелә башлады, мәгънәләре әзме-күпме үзгәрде. Аннан соң, гомумән, телдә мәкаль-әйтемнәрнең китап битләренә кертелми торган бик күп төрләре һәм вариантлары, шулай үк гади сөйләм тәгъбирләре яши. Исәнбәт томнарында бу төрләр дә тиешле урыннарын алганнар. Шул ук вакытта бу өч том моңа кадәрге җыентыкларда, хрестоматияләрдә урнаштырылган яки кулъязмаларда сакланган иске, сирәк мәкаль-әйтемнәрне дә, хәзерге җыючылар биргән дәфтәрләрдәге күп кенә тәгъбирләрне дә эченә алып, җыелма хезмәт ролен үти. Кыскасы, мәкаль-әйтемнәрне, иң гомуми күләмдә барлап, инвентарьга алу эше бу хезмәттә шактый уңышлы гамәлгә ашырылган. Чагыштырып карау өчен, шундый мисал китерик. Русларның атаклы В. Даль җыентыгында, төрле бүлекләрдә кабатланганнарын да санап, 30 меңнән артык мәкаль-әй- тем бар. Исәнбәттә бу сан 60 меңгә җитә. Шулай итеп, татар мәкальләренең иң тулы җыелмасы булган бу хезмәт үзенең академик күләме ягыннан безнең илдә элек һәм Октябрьдан соң чыккан мондый типтагы, ягъни бер генә тел мәкальләрен эченә алган барлык җыентыкларга караганда күп тулырак. Тәртип саны сугылмыйча, тердәш- иштәшләре янына өстәп кенә бирелгән, шулай ук мисалдаш итеп бүлекчә башларына яки ахырларына урнаштырылган мә- каль-әйтемнәр һәм вариантлар да әллә ни кадәр. Соңгы томда хәтта шундый мисал- дашлардан гына төзелгән бүлекчәләр да
күп. Академик күләм ягыннан караганда Исәнбәт җыентыгы, мәсәлән, дөньяга атаклы инглиз җыентыклары (Г. Смит. Инглиз мәкальләренең Оксфорд сүзлеге. 1948 ел) белән бер рәткә куела ала.
МӘКАЛЬ-ӘЙТЕМНӘРНЕ ФӘННИ ЭШКӘРТҮ. Бу өч томны гади җыючылык нәтиҗәсендә генә дөньяга килгән хезмәт дип карау артык берьяклылык булыр иде, әлбәттә. Хезмәтне иҗат итү юлы фән сарайлары аша да үткән. Беренче том башында бирелгән 13 табаклы фәнни «Кереш мәкалә» бер татар мәкальләрен генә түгел, бәлки башка төрки, шулай ук рус, кайбер Көнбатыш һәм Шәрык мәкальләрен дә фольклористик тикшерү-өйрәнү нәтиҗәсендә туган. Өстәвенә, автор монда фольклористика белән чиктәш яки арадаш фәннәрнең яңа сүзе исәпләнгән теоретик тикше-ренүләрне дә нигездә исәпкә алган. Шул ук вакытта бу хезмәттә Исәнбәт, үзенең фольклор өлкәсендәге күп еллык теоретик эшчәнлегенә дә йомгак ясап, моңа кадәр басылган китапларындагы, мәкаләләрендәге карашларны тагын да үстерә, киңәйтә, баета.
Моңа кадәр чыккан вак-вак мәкаль-әй- тем җыентыкларыбыз нигездә фәнни теорияләргә кермиләр, рус яки чит ил фольк-лористикасындагы әзме-күпме танылган ка-рашларны күчереп, татар мәкальләренә яраштырып, гомуми сүзләр әйтү белән чикләнәләр иде. Гадәттә мәкаль-әйтемнәр- гә берничә юллык урын биреп килгән әдәбият дәреслекләрендә дә шушы ук хәл булды. Исәнбәтнең «мәкалә» исеме белән генә бирелгән бу теоретик хезмәте исә, үзенең фәнни диапазоны һәм тулылыгы белән, фольклористика өлкәсендә безнең илдә һәм Көнбатышта мәгълүм булган әзме-күпме әһәмиятле барлык хезмәтләргә караганда киңрәк, камилрәк, эчтәлеклерәк. Автор шул ук вакытта мәкаль-әйтемнәргә карата соңгы вакытта урнаша һәм ныгый башлаган лингвистик карашны да читләтел үтмәгән. Кереш мәкаләнең беренче җөм-ләсендә автор «телсез яки җырсыз-моң- сыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр» дисә, ягъни сүзне традицион караштан башлап китсә, баштагысына дәлил рәвешендәрәк китерелгән икенче җөмләсендә үк инде «халык сүз арасында мәкаль кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи», ди. Мәкальләрне тел берәмлекләре, сөйләм элементлары һәм чаралары булу ягыннан өйрәнү мәсьәләсе хезмәтнең моннан соңгы битләрендә дә урын ала һәм бераз үстерелә. Әмма гомумән алганда, бу-—фольклористик хезмәт.
Кереш мәкаләдә мәкальнең сөйләмдәге гомуми урыны, шулай ук дидактик роле күрсәтелә, аның сөйләм өчен генә яшәгәнлеге икърар ителә, мәгънә төзелеше ягына игътибар ителә Мәкальләрнең туу-ис- керүләре, алариың чыганаклары һәм алынмачылык теориясе, аларны тәртипкә салу һәм башка кайбер мәсьәләләр турында әһәмиятле яңа фикерләр әйтелә Шул исәптән, мәкальләрдә социаль тормыш күренешләренең чагылышы мәсьәләсе тикшерелеп, мәкальләргә вулыар социологик ка-раш шактый уңышлы тәнкыйть ителә. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: мәкальне тел берәмлеге буларак тикшергәндә, вульгар социологизмның җирлеге тагын да ныграк какшый, дөресрәге, бөтенләй юкка чыга. Чөнки капитализм, коллык сүзләрен генә түгел, хәтта алла, җен кебек сүзләрне телдән һәм аңнан көчләп куып булмаган кебек, искергән яки реакцион дип исәпләнгән мәиаль-әйтемнәрне дә телдән куып булмый. Аерым алганда, мондыйларның бер өлеше хәзер ироник мәгънә яки төсмер алып, яңадан телгә кайталар. Ул гына да түгел, хәтта иң реакцион дип саналган һәм хәзерге сөйләмдә ироник кулланыш таба алмаган тәгъбирләр дә шул чорны яки җәмгыятьне тасвирлаган әсәрләр телендә зарури кулланылалар. Индә мәкаль-әйтемнәргә генә түгел, сүзләргә дә хас булган искерү һәм шул сәбәпле телдән төшеп калу мәсьәләсенә килсәк, бу — башка эш.
Теоретик өлештә мәкальләрдә файдала-нылган тропларның (телбизәкләрнең) кай-берләре һәм стилистик фигураларның бер өлеше тикшерелә. Тик лексик һәм стилистик сурәтләү-сәнгатьләү чараларының бу ике төре монда аерым-аерым каралмый. Мәкальнең эвфоник төзелеше, аваз һәм интонация белән бизәкләү чаралары киңрәк яктыртыла.
Исәнбәт җыентыгы, һичшиксез, тарихка керә торган хезмәт. Анда әйтелгән фикерләргә, ясалган нәтиҗәләргә бик күпләр зур игътибар бирәчәк, берничә буын зур ышану һәм ихтирам белән колак салачак. Шуңа күрә, Исәнбәт хезмәтендә кузгатылган берничә актуаль мәсьәләне тагын да ачыкларга һәм үстерергә теләү йөзеннән, бор-ике фикер әйтү зарури кебек тоела
Күпләр өчен бүген дә әле шактый чуалчык булган ӘЙТЕМ мәсьәләсен Исәнбәт «Кереш мәкаләпдә уңышлы хә.п иткән. Әмма шушы популяр китапның чыгуына инде сигез еллап чакыт узуга карамастан, практикада әйтем бег.эг: мәкаль төшенчәләре һаман утырып җитми, әйгсм һәм мәкаль сүзләре берсо урынына икончесе кулланыла.
ӘЙТЕМ сүзс бездә оле киң таралмаган һәм нигездә, одәби термин буларак, фәнни әдәбиятта гына кулланыла. Ләкин бу өлкәдә дә өле ул утырып җитүдән орак тора Әйтем сүзе гел диярлек мәкаль сүэо белән, дөресрәге, аның артыннан кулланыла. һәм алар арасында практик аерма ясалмый. Ул гына да түгел, үзе генә кул-ланылганда, әйтем сүзе мәкале диясе урында әйтелә яки киресенчә була.
Мондый терминологик буталчыклыкның үз сәбәпләре бар. Татар телендә генә түгел, бәлки гомумән филология өлкәсендә мәкаль-әйтем мәсьәләсенең һәр яктан алып тикшерелгәне булмады Теориядә алар хәзергә кадәр я фольклор әсәрләре дип, я тел берәмлекләре аның сурәтләү- сәнгатьләү чаралары дип, ләкин һәр и»е очракта да нигездә бер генә яклы кара-лып килделәр. Шуңа күрә бу категорияләрне тулы күзаллау мөмкин булмады;
әзме-күпме бердәм һәм ныклы караш ур- нашмаганлыктан, әйтемне «чама белән» генә билгеләү практикасы өстенлек саклап килә. Аннан соң, хәзерге ике теллелек шартларында русчадагы пословицы и поговорки тәгъбиренә иярү дә бик табигый хәл. Бу хәл тәрҗемә әдәбият теле өчен бигрәк хас. Руслар исә көндәлек сөйләмдә генә түгел, хәтта филология буенча махсус хезмәтләрдә дә пословица, поговорка сүзләрен берсе урынына икенчесен теләсә ничек кулланалар.
Тарихка күз салыйк. Татар телендә чыккан беренче җыентыкларда, хрестоматияләрдә, календарьларда, кулъязмаларда ук инде, мәкальләр белән рәттән, әзме-күпме санда әйтемнәр дә элек-электән үк урнаштырылып килгән. Мәсәлән, X. Бәдигый 1912 елда чыккан җыентыгында, «Борынгылар әйткән сүзләр» һәм «Читләтеп сөйләү» дигән ике бүлек ясап, боларның баштагысына нигездә мәкальләрне, соңгысына әйтемнәрне урнаштыра. Ләкин алар- ның атамалары, үз терминнары булмый әле. 1927 елгы Җ. Вәлиди сүзлегендә әйтем сүзе бөтенләй юк. Нигездә, Октябрьдан соң кереп халыклашкан мәкаль термины кулланышта чагыштырмача нык урнашса да, әйтем төшенчәсе бездә утызынчы еллардан соң гына аерып карала башлаганлыктан, термины да шул чорда гына мәйданга килә. Ул елларда ил күләмендә гомуми башлангыч уку кертелә, бердәм мәктәп программалары һәм стандарт дәреслекләр буенча укыту гамәлгә ашырыла. Русларныкы үрнәгендә төзелгән тел-әдәбият дәреслекләрендә, пословицы и поговорки дигәнгә ияреп, мәкальләр һәм әйтемнәр дип язу гадәткә кереп китә. Икенче яктан, гомумән, Октябрьдан соң рус культурасының һәм теленең татар халкына йогынтысы кискен көчәя. Марксизм- ленинизм кебек алдынгы теориянең безгә рус теленнән һәм рус фәненнән килүе дә татар филологларының рус гуманитар фәннәрендәге теорияләргә киң фронт буйлап йөз тота башлавында зур роль уйный. Интеллигенция вәкилләре үзләренең мөстәкыйль хезмәтләрендә дә, рус аналогиясе буенча, мәкальләр һәм әйтем- нәо дип яза башлыйлар. Мәсәлән. Г. Гали 1934 елда шагыйрь М. Крыймовка язган ачык хатында: «Борчак ату, стенага борчак бәрү, борчакны сибә дә сибә кебек әйтемнәрнең нинди мәгънәдә йөрүләрен уйлап карагыз», ди. Әйтем категориясе теориядә дә таныла башлый, әдәбият дәреслекләрендә телгә алына. Лекин әйтем төшенчәсенең һәм сүзенең язма тел кулланышына керүе генә әле һич тә аның халыклашуын күрсәтми. 1940 елгы «Русча- татарча сүзлек», мәсәлән, поговорка сү-зен әйтем дип түгел, ә «халык телендә әйтелә торган кыска сүзләр, сөйләм, мәкаль» дип тәрясемә итә. X. Ярми җыентыгының ' теоретик сүз башында мәкаль һәм әйтем терминнары мәсьәләсе бөтенләй куелмый, мәкаль-әйтемнәргә билгеләмә бирелми. 1966 елдгы «Татарча-русча сүзлек» бу терминны артык күп мәгънәле итеп күрсәтә, ягъни, русларга ияреп, телэ- сә ничек куллану практикасын чагылдыра. Кыскасы, әйтем төшенчәсе һәм термины дөрес мәгънәдә урнашып җитә алмый әле.
Рус мәкаль-әйтемнәре өлкәсендә фәнни тикшеренү эшләрен башлап җибәрүче И Снегирев әйтемнәрнең типик үрнәкләре итеп «как снег на голову»; «как две капли воды» тәгъбирләрен китерә. Атаклы^ рус сүзлекчесе һәм мәкальчесе В. Даль әйтемне читләтеп әйтелгән тәгъбир дип билгели ' һәм бу категориянең типик мисаллары итеп «остался с носом», «нашла коса на камень» тәгъбирләрен күрсәтә. Нигездә дөрес булган бу билгеләмә хәзерге көнгәчә үзенең көчен югалтмаган. Хәзерге төрле типтагы сүзлекләргә, җыентыкларга урнаштырылган сүз башларында, әдәбият сүзлекләрендә, дәреслекләрдә поговорка терминына нигездә Даль биргән мәгънә салына. Ниһаять, махсус лингвистик әдә-биятта да поговорка термины дөрес мәгънәдә фәнни санкция алды.
Теориядә эш шулай торса да. практикада мәкаль һәм әйтемне бер-берсеннән аерып урнаштырган бер җыентыкның да дөньяга чыкканы юк. Аларны гел бергә җыеп һәм кушып, аралаштырып бирәләр. Ул гына да түгел, «Пословицы» исемә астында чыккан җыентыкларга әйтем икәнлеге ап-ачык күренеп торган тәгъбирләрне дә урнаштыралар. Киресенчә дә була. Шулай ук дәреслекләрдә, календарьларда, вакытлы матбугат битләрендә баганалап яки төркемләп бирелгән мәкальләрнең башына, гәрчә анда бер генә әйтем булмаса да, «Пословицы и поговорки» дип куела. Бу хәл татар матбугатына да шул ук дәрәҗәдә хас. Мәсәлән. 1967 елгы числолыкның 11 август битендә, «Төрек халык әйтемнәре» һәм «Япон халык мәкальләре» дигән ике бүлекчәгә аерып, ун мәкаль биргәннәр. Арада бер генә әйтем дә юк. Исәнбәт әйтемне мәкальдән, дөресрәге, мәкальне әйтемнән сүздә генә түгел, практикада аерып күрсәтте. Өч том мәкаль арасына анда-санда гына килеп эләккән әйтемнәрнең күбесе «әйтем» дип искәртеп үтелгән. Тик аның: «Әйтемнәр — сөйләмдә кулланыла торган төрле киная, чагыштыру, ошату шикелле хөсусый бер карашны белдергән һәм башка җөмләгә ияртеп әйтелә торган төрле телбизәк чаралары (троплар, фигуралар), идиомалар, характерлы кереш сүзләр һәм башка шундый шигъри тәгъбирләр була» (218 бит), дигән тасвирламасы артык киң һәм бераз томанлырак кебек. Әйтемнәрне «башка җөмләгә ияртеп әйтелә торган телбизәк чарала-ры» дип карау — яртылаш кына дөрес. Моннан әйтем җөмләнең бер кисәге яки өлеше булып кына йөри икән дигән фикер аңлашыла. Ләкин әйтем сөйләмдә, җөмлә кисәге булып йөргән кебек, үзе мөстәкыйль җөмлә булып та килә. Мәсәлән: Кайный каным, болыт өсләрендә Бөркет
' Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. 1960 ел. Төзүче X. Ярми. 1 Пословицы русского народа. Сборник В. Даля. Москва. Рус телендә. 1957 ел.

булып очасым килә (Ф. Кәрим); Ярлы-ябагайның, билгеле инде, кесә төпләре тишек (Г. Бәширов). Аннан соң, әйтемнәрнең кайберләре телдә тик җөмлә рәвешендә генә яшиләр һәм сөйләмдә дә шул фор-мада кулланылалар. Таң ата да кич була, акылың алтын икән кебек әйтемнәр шундыйлар. Инде «башка җөмләгә ияртеп әйтү»не берәр җөмләдәге фикерне куәтләү, җанландырып җибәрү дип аңласак (болай аңлап та була), әйтемне теләсә нинди шигъри тәгъбир, шул исәптән мәкаль, белән бер тактага куйган булабыз. Әйтемне «сөйләмдә кулланыла торган тәгъбир» дип карау, бер яктан, бик дөрес. Димәк. Исәнбәт әйтемне, традициягә ияреп, фольклор әсәре дип кенә карамый, ә дөрес, линг-вистик карашка якыная. Әмма «сөйләмдә кулланыла» торган һәр тәгъбир, шул исәптән «шигъри тәгъбир» дә, әйтем булмый, була алмый. Чөнки сөйләмдә исәпсез күп «шигъри тәгъбирләр», ягъни сурәтләү-сөн- гатьләү чаралары кулланылган, кулланыла һәм кулланылачак. Ләкин аларның барысы да тотрыклы тәгъбиргә әйләнеп, ягъни ха-лыклашып, гомуми һәм традицион кулланышка кереп китә алмаган, алмый һәм алмаячак. Бу ике очрак — Исәнбәт билгеләмәсендәге төгәлсезлек кенә, әлбәттә, Әмма шул төгәлсезлек, күргәнебезчә, әйтемне киңрәк аңларга урын калдыра. Жыеп әйткәндә, Исәнбәт әйтемнең практик асылын дөрес тотып алган, аның төп билгеләрен нигездә уңышлы күрсәткән. Аның билгеләмәсе, гомумән, фолькло-ристика өлкәсендә чын мәгънәдә соңгы сүз.
Моңа кадәр чыккан мәкаль-әйтем җыен-тыкларында әз-мәз урнаштырыла килгән әйтемнәр нигездә ритм-рифмалы, тапкыр- үткен булулары белән күзгә нык ташлана торган, чагыштырмача озын текстлы була- лалар иде. Мәсәлән, сусыз юа. җилсез киптерә; теленең тупсасы, авызының тук- тасы юк; ачык чырай, такта чәй һ. б. ш. Алтын куллы, куз кызу, бармак белән санарлык, түбә күккә тию кебек тәгъбирләр хакында исә без бөтенләй башка карашта идек. Махсус тикшерү бу соңгы төрләрнең дә озын текстлы әйтемнәр белән тулысынча бердәй икәнлеген күрсәтә.
МӘКАЛЬНЕҢ ӘЙТЕМНӘН АЕРМАСЫ хакында Исәнбәттә әйтелгәннәргә тагын борине генә сүз өстәргә кирәктер. Төп аерма шул: мәкаль дидактик мәгънәгә ия. әйтем алай түгел. Икенче дәрәҗәдәге аермалар да бар. Иң элек, һәр мәкаль хөкем була, әйтемнәрнең исә бик әзе генә хөкем белдерә. Димәк, әйтем хөкем белдерми дигән сүз дөрес түгел. Мәсәлән, авызыңа бап да май әйтемендә логик ия (субъект) һәм хәбәр дә (предикат) бар. Бу җөмләдә, ягъни әйтемдә, «яхшы хәбәрең рәхмәткә лаок» дигән хөкем белдерелгән. Мәкаль—җөмлә, әйтем исә аның кисәге генә була, дигән караш киң таралган Мондый караш та тегел түгел. Акылың алтын икән, иштоң ишәк чумарын һәм башка күл әй
темнәр, мәсәлән, җөмлә формасында гына яшиләр.
УРТА-АРАДАШ ТӨРЛӘР мәсьәләсе дә махсус карауны сорый.
Кай тәгъбирләрнең мәкаль яки әйтем булуы контекстка бәйле. Мәсәлән, үгезе үлгән — уртагы аерылган тәгъбире «исәп- хисапны өзеп бетергән кешең белән уртак эшең булмаска тиеш» дигән дидактик мәгънәдәге хөкемне белдерә. Димәк, ул мәкаль. Шул ук тәгъбир «аның минем белән бүлешәсе нәрсәсе калмаган» дигән мәгънәдә де йөри. Бу очракта ул — әйтем. Контекстка карап төрле мәгънәдә йөри торган мондый тәгъбирләр байтак ашары- рына ипи юк — этенең аты Карабай: биредә — Алабай, аргы якта — ялагай (Исәнбәттә); бер тиен куян — ун тиен зыян; тыштан ялтырый, эчтән калтырый; атын урлаткач. сараен бикләгән...
Арадаш формаларның икенче төрен яхшыдан яман туган тибындагы тәгъбирләр тәшкил итә. Җыентыкта-сүэлектә генә торганда, бу тәгъбирне «яхшыдан яман туарга мөмкин» дигән дидактик мәгънәдә аңларга мөмкин Әмма кулланышта ул эпитет, тасвирлама функциясендә генә йөри һәм хөкем түгел, төшенчә генә белдерә. дидактик мәгънәсе Дә булмый. Ат юк, арба юк, аннан кала бары да юк тәгъбире дә шундый.
Өченче тергә өлешеңә тигән көмешең тибындагы тәгъбирләр керә. Әлеге мәкальне белмәгән, аны беренче тапкыр (мәсәлән, яшьләр) җыентыкта гына очраткан кеше, һичшиксез, бу — әйтем дип уйлый. Ләкин кулланышта бу тәгъбир «бар кадәр бөхетеңнән-уңышыңнан канәгать булырга кирәк» дигән дидактик мәгънәдә, ягъни мәкаль булып кына йөри. Яки менә диңгездән бер тамчы, дуңгыздан бер кыл дигән, ягъни форма ягыннан тулысынча ошаш ике тәгъбирне алыйк. Боларның баштагысы «бик әз» дигәи төшенчә генә белдерә, ягъни әйтем була. Ә соңгысы русларның с паршивой овцы хоть шерсти клок мәкаленә тулысынча тәңгәл йөри.
Мондый арадаш төрләрнең кайберлә- рен тыныш билгеләре ярдәмендә күрсәтеп, аерыл булыр иде. Мәсәлен, ике чабата бер кием тәгъбире «барыбер», «икесе дә бер иш» дигән мәгънәләрдә әйтем була. «Бер иш булган кешеләр үзара тиң булалар» дигән мәгънәдә исе ул мәкаль була һәм бу очракта аның язылышы да ике чабата — бер кием рәвешен ала. Мондый арадаш төрләр Исәнбәт җыентыгында да күл. Аларның кайберләре әйтем дип күрсәтеп үтелгән, ләкин тыныш билгеләренең куелышына игътибар ителмәгән.
Грамматик хәбәре фигыль белән белдерелгән мәкальне дә шушы уңайдан карарга кирәк. Бу мәсьәлә буенча махсус тикшеренүләр булмаганлыктаи, кулланышта грамматик формасын үзгәрткән мәкаль әйтемгә әйләнә, дигән караш белән генә чикләнәләр. Мәкальнең җөмләлек билге-ләре дә югалып, ул җәмлә кисәге формасында гына кулланылса, әлеге караш буемча. аның әйтемгә әйләнүе инде бөтенләй шөбһәсез санала. Әгәр без бу фикерне
дөрес дип саныйбыз икән, мондый һәр тәгъбир мәкаль дә, әйтем дә була, дигән нәтиҗә ясарга тиешбез. Болай булгач, әйтемнәр дә ике төрле булып чыга: беренче төре — сүзлек-җыентыкларда да «Әйтемнәр» яки «Фразеология» исеме астында урнаштырыла торган әйтемнәр. Икенче төре — мәкальнең җөмләлек формасын үзгәртеп кулланганда «барлыкка килә торган» әйтемнәр. Шушы карашта торган бер төзүче, мәсәлән, берсенә мәкальләрне, икенчесенә әйтемнәрне генә кертеп, бер үк вакытта яки бер-бер артлы ике җыентык чыгарса, бер шиксез, алар- ның беренчесенә тимерне кызуында сук; җиде кат үлчә, бер кат кис кебек тәгъбирләрне, икенчесенә тимерне кызуында сугу, җиде кат үлчәп, бер кат кисү кебекләрне кертер иде. Тик тарихка мондый хәл мәгълүм түгел. Бу очрак җентекләп тикше-рүне, мәкаль-әйтемнәргә төрле яктан, беренче чиратта, телдәге һәм сөйләмдәге үзенчәлекләре ягыннан килеп карауны көтә әле.
МӘКАЛЬ-ӘЙТЕМ ҖЫЕНТЫКЛАРЫНЫҢ ТИБЫ аларның төзелү максатына бәйле. Бүгенге җанлы сөйләмдә кулланыла торган тәгъбирләрне генә эченә алган җыен- тык-сүзлекләр иң киң таралган типка керә. Болардагы мәкаль-әйтемнәрнең саны биш йөз белән мең арасында тирбәлә. Мәсәлән, X. Гали җыентыгы (Мәкальләр һәм әйтемнәр. 1941) шундый.
Икенче тип җыентыкта 1500—2000 чамасы мәкаль-әйтем була. Бу типның практик әһәмияте, иң элек, тәрҗемә һәм язучылык эшендә сизелә. Мәсәлән, X. Ярми җыентыгы, К. Мәргәннең «Башкорт халык мәкальләре» (Өфе, I960) шундыйлар.
Өченче тип — җыелма җыентыклар. Мәсәлән, В. Даль җыентыгы шушы типка карый. «Көнчыгыш халыкларының мәкаль- әйтемнәре» (Мәскәү. 1961 ел. Төзүчесе Ю. Брегель), «Егерме биш телдән җыелган дөнья мәкальләре хәзинәсе» (Нью-Йорк. 1946 өл.) кебек берничә тел мәкальлә-реннән төзелгән җыентыклар да шушы рәткә баса. Илебездәге милли телләрнең мәкаль-әйтем җыентыкларыннан бу типка, беренче буларак, Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» керә.
Исәнбәт җыентыгы гомуми максаттан чыгып төзелгән. Ягъни үз өлкәсендә беренче тәҗрибә булган бу хәзинә-китап, бүтән телләрдәге барлык диярлек лингвистик һәм фольклористик элгәрләре нинди юлдан китсә, шул юлны сайлаган, ләкин аны инде югарырак баскычта кабатлаган: алар- га хас күп җитешсезлекләрдән арынган, шактый мәсьәләләрне фәннең соңгы казанышлары нигезендә хәл иткән.
МӘКАЛЬ-ӘЙТЕМНӘРНЕ ТӨРКЕМЛӘҮ җыентыкның тибына бәйле Билгеле булганча, мәкальләр, башка төр фразеологик тәгъбирләр кебек үк, тел материалы булалар. Сүз күрке — мәкаль, краена речь пословицей дип юкка әйтмибездер ич. К. Касыйриның «һәр телнең үзенә махсус әмсал вә кәлимәләре буладыр» дип (Фәвәкиһелҗөләсә. 1884 ел. 583 бит), ягъни мәкальләр белән «кәлимәләр»не бер рәткә куеп каравы һич тә очраклы түгел. Исәнбәт бу факт белән нык исәпләшеп, мәкальләрне төркемләгәндә лингвистик, дөресрәге, логик-лингвистик юлны сайлаган. Мәкальләрне һәм сүзләрне лингвистик тикшерү бу ике категория арасында күп уртаклык һәм охшашлык булуын күрсәтә. Шул исәптән, аларны төркемләүдә дә аналогия бар: мәкаль-әйтемнәрне тәртипкә салу ысулы телнең төп материалы булган сүзләрне классификацияләү ысулы белән бик якын тора. Сүзләрне тәртипкә салуда ике төп ысулдан файдаланалар. Аларның беренчесе һәм иң таралганы — алфавит ысулы. Мәкаль-әйтемнәрне төркемләүдә дә бу ысул өлешчә файдаланыла. Ләкин укучы өчен бу тәртип нигездә аңа электән таныш сүзләрне-тәгъбирләрне эзләп карауда гына файдалы. Әмма тематик классификация дә билгеле бер чиккә кадәр генә үзен аклый. Чөнки фразеологиянең барлык төрләрен традицион тематик классификация кысаларына гына сыйдырып бетерү— мөмкин булмаган эш. Мәсәлән, ии чәчсән, шуны урырсың мәкале: 1) нәрсә орлыгы (арпамы, бодаймы яки башкамы) чәчү, 2) нинди сыйфатлыны чәчү, 3) күп яки әз чәчү, 4) гомумән, чәчү-чәчмәү. 5) теләсә нинди эшнең нәтиҗәсен, файда- сын-зарарын үзеңә татып карау турында сүз барганда һ. б. ш. күп очракларда кулланыла. Матур әдәбиятта һәм бүгенге җанлы сөйләмдә ул күбесенчә «эшләгән явызлыгың үзеңә кайта» дигән мәгънәдә йөри. Димәк, без бу мәкальне ким дигәндә алты бүлеккә кертергә тиеш булабыз. Өч томдагы мәкальләрнең шактый өлеше шундый. Мәкаль, гомумән, киң мәгънәле булып, аның сөйләмне сәнгатьләү мөмкинлекләре дә кулланышының һәр аерым очрагында башкаларыннан үзгә булырга мөмкин. Сүзләрне төркемләүнең икенче ысулы «сүзләр һәм әйберләр» методы (Исәнбәттә: «әйбер методы») дип йөртелә. Бу очракта әйберләрнең үз төркемнәре нигез игеп алынып, әйберләрне атаучы сүзләр шул нигездә төркемләнә. Мәсәлән, Ф. Дорнзайфның «Немец теленең әйбер төркемнәре буенча тәртипкә салынган сүзлек составы» (Берлин. 1959 ел) исемле хезмәте шундый. Монда барлык сүзләр 20 бүлеккә аерып урнаштырылган. Баштагы ике бүлек табигать дөньясына карый. Беренчесе «Анорганик дөнья. Материя» (Исәнбәттә: «Нәрсә»), икенчесе «Үсемлекләр. Хайваннар. Кеше (физиологик яктан)» дип атала, һәр бүлек эчендә ваграк бүлекчәләр бирелгән. Исәнбәт тә мәкаль-әйтемнәрне «Хезмәт», «Табигать дөньясы», «Кеше», «Йорт-көнкүреш», «Ил», «Милек», «Сыйныфлар», «Рухи дөнья» кебек зур бүлекләргә аерып бирә. 950 иң вак бүлекчә эчендәге тәгъбирләр инде алфавит тәртибендә тора. Ягъни, төп бүлекләр эчендәге тәгъбирләрне урнаштыру «сүзләр һәм әйберләр» методына ияреп төркемләүне хәтерләтә. Дөресрәге, шул ук ысул белән эшләнгән, тик мәкальләрнең үзенчәлеге генә сакланган. Бу алым — өч томдагы мәкаль-әйтемнәрне иң эзлекле төркемләүнең бердәнбер дөрес ысулы.
Моның өстенә Исәнбәт, алфавит принцибыннан тулысынча файдаланып, тематик төркемләүне дэ өлешчә саклаган. Берәр нәрсәне тасвирлауга багышланган мәкальләрнең зур күпчелеге, алфавитлап бирү нәтиҗәсендә, янәшә туры килгән. Һәм мондый тәгъбирләр шушы хәлдә дә төркем- теркем булып оешканнар. Төрле урында бирелергә тиеш булып та, мәгънә ягыннан бердәй яисә якын мәкаль-әйтемнәр үзләренең төрдәшләре яки мәгънәдәшләре янына өстәлеп, шулай ук бүлекчә ахырына яки башына мисалдаш итеп урнаштырылганнар. Мәсәлән, соңгы ике томдагы барлык бүлекчәләр янында диярлек мисалдаш мәкаль-әйтемнәрдән дә өстәмә бүлекчә бирелгән. Бу — мәкаль-әйтемнәрне төркемләү практикасында яңа күренешләрдән. Җыентыкның тибы аның максатына җавап бирә; ә эчке классификация, үз чиратында, китапның тибыннан чыгып эшләнгән. Гомумән, бу яктан да җыентык уңышлы, төзек, камил.
ҖЫЕНТЫКНЫҢ СОСТАВЫ турыдан-туры авторның теоретик принцибына бәйле. Ә теория, ягъни мәкаль-әйтемнәр турындагы фән әле туып кына килә. Традиция буенча, алар фольклор әсәрләре рәтеннән каралалар. Шул ук вакытта, сөйләм чаралары буларак, тел фәнендә дә тикшереләләр. Монда да капма-каршы фикерләр бар.
Сөйләмдә нәрсәләр бар икән дип -сөзеп» (Исәнбәт әйткәнчә) караганда, тел белгеченең җәтмәсенә, «сүз» дигән <вак маймычлар» рәтеннән, мәкаль-әйтем кебек •бәртәсләр, чуртаннар» да керә. Кайвакыт мәкаль-әйтем урынына кулланылган табышмак, такмак, җыр, шигырь һ. 6. әсәр өзеге килеп эләгә- Ләкин монысы инде бөтенләй башка мәсьәлә — мәкаль-әйтем- нең барлыкка килү мәсьәләсе. Әлеге табышмак, такмак, җыр яки шигъри өзек, контексттан читкә чыкмый караганда, мәкаль яки әйтем булып торалар, ягъни табышмак та, такмак та... түгелләр. Чөнки алар мәкаль яши торган «өйгә» килеп кергән булып чыктылар, ә «үз өемдә — үз көем». Тел, сейләм-мәкаль яши торган «ой» ул. «Мәкальләр телнең бер элементы, тел чарасы буларак... дәвамлы яшиләр» (Исәнбәт). Мәкале шунда булгач, аның «хикмәтен» дә шуннан эзләргә кирәк буладыр инде. Ләкин юлының бу төшенә килеп җиткәч. Исәнбәт, юнәлешен үзгәртеп, саф фольклор ягына тайпылган. Мәкаль-әйтемне фольклор есәре дигән традицион карашны бер яклы гына аңлап абсолютлаштыру, иң элек, чынлыкта да әсәр булган мәзәкләрне җыентыкка кертүдә күренә. Дөрес, алар күпчелек очракта мәкальнең килеп чыгышын ачарга, мәгънәсен аңларга ярдәм итү йөзеннән китерелгәннәр. Шуның өстенә соңгы томда аларның гомуми саны да. һәркайсының күләме дә бик нык киметелгән. Ләкин шулай да алар еш кына «кызык өчен», ягъни әсәрләр буларак, укыр өчен генә урнаш-тырылганнар. Мәкаль җыентыгын фольклор җыентыгына әйләндерүгә йөз тотылган Икенчедән, бу караш мәкаль булмаган тәгъбирләрне алуда чыгалган. Менә, мәсәлен, кыз баланың тәрбиясе читен тәгъбире
Ул әсәрме-түгелме, анысы икенче мәсьәлә. Ләкин «сүз күрке — мәкаль- дигән шартка җавап бирмәве бәхәссез. Кемнең итәгенә төшсә, шуныкы яна дигәндә-, кемдә нәрсә кайгысы: башына төшкән берәү аны «олы-карының тәрбиясе читен» ди. Гомумән, авыру кешенең тәрбиясе читен, ир баланың тәрбиясе читен, олы малның тәрбиясе читен, алмагачның тәрбиясе читен, кыяр-помидорның тәрбиясе читен кебек көндәлек көнкүрештәге гадәти фразалар бик күлләр. Аннан соң, мәкальләрнең тезелешендә, эвфоиик булмаса да. лексик һәм стилистик сурәтләу-сәнгатьләү чаралары, кагыйдә буларак, табылалар. Бу фразада исә болар бөтенләй юк Яки уттай эш естендә шар сугып йөрмиләр тәгъбирен алыйк. Төзүче аны Г. Насрый- дан алынган дип авторын да күрсәтә. Авторлы булу-булмауның монда катнашы юк, билгеле. Чөнки күп мәртәбә данлыклырак авторларның яратып укыла торган (массовый!) әсәрләрендәге матур афоризмнар, әлеге тәгъбиргә караганда күп тапкыр сәнгатьлерәк, мәкальчәрәк яңгырашлы тәгъбирләр дә бик сирәк очракта гына халыклашып, ягъни мәкальләшеп китәләр. Еш куллану тәгъбирне күңелдә калдыруның шарты. Димәк, кулланышка кереп китмәгән теләсә нинди афоризм да мәкальгә әйләнми, афоризм гына булып кала Бер мисал. «Картлар арасында чын кешенең үзенә атап яңа мәкаль дөньяга килде. Мәгъсүмә килде — бәрәкәт иңде, диләр иде алар» (Соц. Тат.) Бу мисал нәрсәне күрсәтә? — Берәр авылда мәкальләшеп киткән фраза да гомум телгә кереп китә алмый, ягъни чын мәкальгә әйләнә алмый дигән сүз. Матбугат битләрендә төрле кампания уңае белән әзме-күпме кулланылып, соңыннан онытыла торган ендәмә-лозунг кебек тәгъбирләрне дә мәкаль-әйтемнәр дип күрсәтү һәм җыентыкларга кертү еш очрый. Бу практика һәм караш, күргәнебезчә, нигезле түгел.
Шигъри цитаталар җыентыкка мул кертелгән. ләкин аларны «Халык мәкальләре» дип аталган китапта бирү уңышлы түгел. Бу практика фольклористик әдәбиятта да тәнкыйтьләнде инде Дәрдмәнднен мондагы -Ала кошларга бакмакчы. Газизем, булма такмакчы, Матур гөлләргә былбыл бүл, нәзакәт багына сакчы» дигән цитатасы Исәнбәт билгеләмәсенә дә ачыктан-ачык каршы килә. Аның махсус канатлы тәгъбирләр җыентыгына да керүе икеле, чөнки аны үз стилендә, китаби сөйләмдә дә кайчан да булса әзме-күпме актив кулланылган дип булмый, Н. А Добролюбов үткән йөздә үк инде: «Халыкта саклана торган мәкальне генә халык мәкале дип атау дөресрәк булмас микән?» — Дигән иде.
Мәкаль калыбына салып тезелгән теләсә нинди уңышлы тәгъбирне җыентыкка кертү- кертмәү мәсьәләсе ике яклы. Бер яктан, без аны мәкаль дип таный алмыйбыз. Дөресрәге, ул үзе сөйләмдә кулланылмый, «җәтмәгә керми». Икенче яктан, әгәр ул җыентыкка кергән икән инде, бу факт белән санашмый да булмый. Бәлки ул хисапсыз күп уңышсыз калькаларның
беразын гына булса да җиңәр, бәлки алар- ның кайберләрен тел осталарыбыз яки халкыбыз күтәреп алыр.
Мондый тип җыентыкның әле безнең илдәге бер халыкта да чыкканы юк. Үзеннән үзе аңлашылганча, сан-микъдар үзгәрешләре сыйфат үзгәрешен китереп чыгара. Моңа кадәр чыгып килгән гадәттәге җыентыкларга бер-ике битлек сүз башы сыман кыска гына мәкалә язу җиткән булса, Исәнбәт алдына бу проблема бөтен тулылыгы белән килеп баса һәм аны теге яки бу дәрәҗәдә чишмичә булмый. Теория белән шөгыльләнү Исәнбәт өчен үзмаксат түгел, бәлки җыентыгының кычкырып торган сорауларына җавап бирү булды. Сарыкның егылганы да күренми, дөянең сөрлеккәне дә күренә дигәндәй, китапның зур күләмле булуы сәбәпле, мондагы барлы-юклы кимчелекләр, бәлки, арифметика күзлегеннән караганда, купаеп күренә торгандыр. Ләкин практика өлкәсендә дә, теориядә дә беренче тәҗрибә булган бу тер җыентыкка теге яки бу дәрәҗәдә төрле хәл ителеп бетмәгән нәрсәләрнең хас булуы бик табигый һәм зарури. Аннан соң гомуми «файдалы коэффициент» эчендә мондый гына «ак тап-> һәм «кара нокталар» — диңгездәге берничә тамчы гына. Алар барысы да диярлек — үсеш кимчелекләре.
Исәнбәт кебек зур эшлеклеләр турында сүз йөрткәндә В. И. Ленинның түбәндәге сүзләрен искә төшерү урынлы булыр кебек: Тарихи хезмәтләр турында тарихи эшлеклеләрнең хәзерге таләпләр белән чагыштырганда нәрсәне бирмәүләренә карап түгел, бәлки аларның үз элгәрләре белән чагыштырганда нинди яңа нәрсә бирүләренә карап хөкем ителә» (Әсәрләр. 2 том. 172 бит).
Мәкальләр өлкәсендә зур юлга чыккан Исәнбәт шактый проблемаларны хәл иткән, тагын шуның кадәрен күтәреп чыккан һ. б. Җыентык чыкканнан соң безнең алга тагын да яңа сораулар килеп баса, чөнки бу мәсьәләгә төрле кеше төрлечә, беренче чиратта, үз ихтыяҗларыннан чыгып карый. Бу сорауларның кайберләренә җавап алу өчен, күмәк көч белән генә хәл итәрдәй гомумиләштерүләр, бөтен бер коллектив көченнән генә килердәй статистик тикшеренүләр һәм күп техник хезмәт таләп ителә яки озак еллар кирәк була. Югарыда телгә алынып, хәл ителеп бетмәгән дигән мәсьәләләрнең күпчелеге шушы төргә карый.
Бүрәнә аркылы бүре күрү, дуга белән печән чабу, тел бистәсе кебек төрләрне алып карыйк. Алар гел кире хис белдерәләр. Шундый эшләр эшләүче кешене теге яки бу дәрәҗәдә шелтәләп, алар нинди генә формада кулланылуларына һәм нинди генә интонация белән әйтелүләренә карамастан, ахыр чиктә алай эшләргә ярамаганлыкны аңлаталар, үзләренчә мораль уку булып яңгырыйлар. Икенче төрле әйткәндр, берәүгә «дуга белән печән чабасың» дип әйттең ни, «дуга белән печән чапма» дип әйттең ни, мөрәҗәгать бер мәгънәдә — шелтә дип кенә кабул ителә. Шунлыктан булса кирәк, мондый тәгъбирләрнең дуга белән печән чабу кебек фор. малары гадәттәге сүзлекләрдә, дуга белән печән чапма формасы фольклор җыентыгында мәкаль дип бирелә. Кәкрене кыекка саплама; Кеше кубызына биемә! Авызыңнан тере саескан очырма шикелле мондый тәгъбирләр Исәнбәттә шактый. Бу мәсьәлә хәл итүне сорый.
Икенче проблема — мәкальнең вариантлары (төрдәшләре-иштәшләре) мәсьәләсе. Җанлы сөйләмне һәм матур әдәбият телен күзәтүдән күренгәнчә, кеше һәр аерым очракта мәкальдән иҗади файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, әдәби персонажлар, бер диалог эчендә, бер сөйләшү вакытында кулланылган мәкальне, кагыйдә буларак, үзгәрешсез калдырмыйлар. Бер генә мисалга мөрәҗәгать итик. Бүредән курыккан — урманга бармаган мәкале бүгенге кулланышта түбәндәге вариацияләрдә яши: бүредән курыккан — урманга бармый (яки: бармас, бармасын һ. б.); бүредән курыксаң, урманга барма (яки: бармыйсың, бармаска кирәк, барырга кирәкми, барырга ярамый Һ. б.); бүредән куркасың икән — урманга барма (барлык югарыдагы вариацияләре белән); бүредән курыккач, урманга барма Һ. б. Бу вариацияләргә иярсәң, вариантларга ук килеп җителә: бүре-ләрдән курыктисәң, урманга бармау яхшырак (Тукай). Яхшырак урынына хәерлерәк Һ. б. ш. сүзләр кулланылмас дип һич әйтә алмыйбыз. Бүредән куркып, урманга бармый булмый кебек перифрастик форма Һәр мәкаль-әйтемгә диярлек хас. Бу соңгысын бүредән куркам дип, урманга бармый бупмый (яки: бармый булдыра алмыйсың, бармый булмас, бармый торып булмый) Һ. б. ш. бик күп рәвештә борыл әйтәләр. Бүредән курыкканга — урманга бармаска кирәк вариантының тагын үз вариацияләре бар. Бүредән курыккан кеше урманга бармас рәвешендә куллану да бик табигый. Монысының да төрчәләрен танымый булмый. Кеше сүзе урынына адәм дип тә сөйлиләр, Һәм бу очракта да «бор- малаулар» шул ук санда була. Бүредән курыксаң, урманга кермә варианты дә пассив түгел. Бүредән курыксаң, урманга йөрмә формасы да әдәбиятта очрый һәм бер диалектта бар. Боларның да үз чиратында тиешле вариацияләрен инкарь итеп булмый. Курыккан сүзе урынына башка берәр фигыль кулланылмас дип шулай ук әйтә алмыйбыз. Аюдан курыккан—урманга бармас дигәне дә шул ук мәгънәдә йөри бит әле аның. Ләкин монысы инде төрдәш белән мәгънәдәш, ягъни вариант белән синоним арасындагы урта-арадаш форма мәсьәләсе. Анысына кагылмаганда да, бүредән курыккан — урманга бармаган мәкаленең кимендә мең варианты һәм вариациясе — күз алдыбызда. Бу юлларны укыган һәр кеше монда тагын күп өстәмәләр кертә ала әле. Шуның өстенә җирле сөйләшләргә хас лексик, морфологик яки фонетик һ. б. төрчәләрне китереп кушсак, дөрес-рәге, кабатласак, әлеге сан, үтә саранланып әйткәндә, дистә меңнәр белән исәп-
лөнәчәк. Ә шушы ук төрләрнең искергәннәрен кая куябыз? Аннан соң. контекстка җайлаштыру йөзеннән төрлечә «бормалап» куллану, шул исәптән, шигырь метрикасына туры китереп үзгәрту очраклары да бик еш күзәтелә. Җыеп әйткәндә, кулланышта мәкальнең традицион формадан теге яки бу дәрәҗәдә тайпылуы үзе бер кагыйдәгә әйләнә. Мәсьәләнең шундый ук әһәмиятле тагын бер ягы бар. Кешенең хәтеренә мәкальнең мәгънәсе аның формасына караганда ныграк кереп утыра һәм шулай булгач, озаграк саклана. Шуңа күрә, мәкальне кулланырга теләүче кеше, аның тегәл формасын (текстындагы сүзләрне, грамматик формаларны һәм стилистик алымнарны) ачык хәтерләмәсә дә, мәгънәсен барыбер әйтеп бирә. Синтаксик яки шигъри формаларның нинди икәнен хәтерләп бетермәгәнгә күрә генә мәкальне әйтүдән тыелып кала алмый ич инде ул. — Ничек диләр соң әлө... фәлән диләрме, шундыйрак бер сүз бар бит, — дип ул үзенең исендә калган кадәр төгәллек белән (ә кайчак яңа формалар да табып) мәкальне сүзенә кыстырып җибәрә. Шартларына карап, мондый үрнәкләр дә зарури рәвештә халыклашып китәләр. Асылда бер үк мәкальнең кимендә мең үрнәгеннән ничәсен җыентыкка алабыз? Утызынмы? Ә калган 970 е ни өчен алынмый? Икенче яктан, алырга дигән утызның барысы да тигез хокуклымы яки берсе теп, иң әһә- миятлесеме? Исәнбәт җыентыгында шундый үрнәкләр күп: атны урлаткач, абзарны бикләмиләр; ат урлангач, абзар бикләүдә файда юк; атын алдырган — абзарын бикләгән; атый алдыргач, капкасын бикләгән; атын урлаткач — абзарын ныгыткан; атын урлаткач, сараон ныгыткан һ. б. ш. Югарыдагы уйланулар шушы уңай белән туды. Шул ук вакытта революционер демократ Н. А. Добролюбовның: «Мәкальләрнең систематик басмасында төрле төрдән булган барлык вариантларны бер вариантка кайтарырга кирәк булачак ич»,— дигән нигезле фикере дә барII.
ЙОМГАКЛАП әйткәндә Нәкый ага. күп елларга сузылган хезмәтен кызганмыйча һәм зур тырышлык куеп, илебез тарихында билгеле элгәрләренә караганда күп баерак эчтәлекле капиталь җыентык эшләде. Халкыбызның рухи дөньясын тамып белү юлында бу өч том — зур һәм кадерле хәзинә. Иң тулы мәгънәдә киң катлау файдаланучылар бу китапны яратып каршы-ладылар, зур кызыксыну белән укыйлар һәм китабына да, авторына да ихтирам белый карыйлар.
Яшь буынны, киләчәк җәмгыять кешесен тәрбияләү өчен киң колачлы көрәш барган бүгенге көндә бу китап — бик актуаль, кирәкле кулланма. Монда туплап бирелгән мәкаль-әйтемнәр рухи культурабызның югары баскычта торуын тагын бер кат дәлилләп, эш сеючән татар халкының мораль йөзе югары булуын, күңеле сафлыгын һ. 6. ш кешелеклелек сыйфатларын күрсәтәләр. Зур хәрефтән языла торган Кешене олылап, хезмәткә дан җырлап, мондагы мәкальләр шул ук вакытта кешедәге барлык кире сыйфатларны катгый кире кагалар, кара искелек тамгасы буларак сакланып калган бу сыйфатлардан арынырга ярдәм итәләр.
Теоретик әһәмияте белән дә бу — фундаменталь
* Н. Исәнбәт фикеренчә «Китап дүрт томда, өчесе мәкальләр, соңгысы әйтемнәр итеп төзелә» (! том. 256 бит). Шуңа күрә, биредә әйтем мәсьәләсен дә күтәрү иртәрәк булыр.
әсәр. Ул фольклористика өлкәсендәге барлык карашларны исәпкә алып, критик анализ нигезендә гомумиләштерү һәм үстерү нәтиҗәсе буларак әйтелгән фәнни сүз. Монда хәл ителгән, тикшерелгән мәсьәләләрнең әһәмиятләрен са-нап торырга урын тар, шулай да бер нәрсәнең астына сызып әйтәсе килә ӘЙТЕМ тешөнчәсе һәм терминын Исәнбәттәгечә мәгънәдә куллану матбугатыбызда ныгысын иде.
Бу китап шуп ук вакытта мәкаль-әйтемнәр өлкәсендәге эшләрне дәвам иттерәчәк кешеләргә кадерле бүләк, тикшеренүчеләр өчен мул азык бирә торган бай чыганак, база, тагын да зуррак кыйммәтләр иҗат итү өчен салынган ышанычлы нигез. Яңа илләргә юл ярып баручы мәһабәт корабтай, ул күп кенә яңа проблемалар кузгатты, аларны чишү юнәлешләрен билгеләде, бу өлкәдә яңа перспективалар ачты. Бу хезмәт татар телендәге мәкаль-әитем фәненә нигез булып яткан бер таш.
Чын мәгънәдә тарихка керергә лаеклы бу өч томлык фундаменталь хезмәт — бүгенге татар тел культурасының югары баскычта торуын янә бер раслый торган җанлы дәлил, тел сәнгатебезнең мәңге яшел агачында өлгереп. Октябрьның 50 еллыгы алдыннан гомуми өстәлгә килгән кадәрле җимеш. Материал җыюда катнашкан киң җәмәгатьчелек, аны китап хәленә китереп дөньяга чыгарышуда күп коч куйган дәү-ләт оешмалары, үз өлешләрен керткән нәшрият хезмәткәрләре тел культурабызның бу әһәмиятле казанышы белән хаклы рәвештә горурлана алалар.