Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТРОСЛАР ДЕСАНТЫ


19/8 елның җәендә. яшь совет илен революция дошманнары һәрьяклап углы боҗра белан камап алган авыр коннарда. Ленин ферманы делан Иделда хәрби флотилия тезелә. аның комиссары итеп сыналган большевик Николай Григорьевич Маркин билге tana. Кыска гына вакыт эчендә флотилия зур кеч булып әверелә. Н Маркин һәм аның сугышчан дуслары — революцион матрослар — Казанны һәм республикабызның Идел. Кама буе шәһәрләрен. авылларын ак- чехлардан. Колчак бандаларыннан азат итү вчен көрәшләрдә искиткеч батырлыклар күрсәтәләр.
Быел май аенда гражданнар сугышы герое матрос-комиссар Н. Маркинның тууына 75 ел. октябрь аенда Пьяный Бор (хәзерге Красный Бор) пристане янында каты сугышта батырларча һә юк булуына 50 ел тула. Шул уңай белән журналыбызның бу санында язучы С. Сабировның Казанны озат итү күренешләрен сурәтләгән түбәндәге очеркын урнаштырабыз.
I
v төнне комиссар Маркинның черем итеп алырга да вакыты булмады.
F, Кичә көндез флотилия штабында утырыш булган иде р ЗЛнда иртәгә башланачак зур һөжүм планын раслау һәм mfl.iHH армия штабы вәкилләре белән килештерү, разведчик лар алып кайткан соңгы мәгълүматларны аныклау озакка сузылды Аннары кич житәрәк ул. катерга утырып, рейдны әйләнеп кайтырга, һәр корабның яуга әзерлеген үзе тикшерергә, командалар белән сөи ләшеп чыгарга кереште. Штабтан приказ әле яна гына җиткерелгән булса да. корабларга корал һәм ягулык төй и башлаганнар, тупларны һәм механизмнары соңгы кабат тикшерәләр, иртәгә башланачак штурмга һәрканда зур күтәренкелек белән әзерләнәләр иде.
Шәһәрнең дошман кулында булуын Николай Григорьевич үзе дә авыр кичерә һәм Зөягә килгәннән бирле тизрәк һөжүмгә күчәргә ашкынып яши. ару-талуны белмичә флотилияне шуңар әзерли иде. Менә әле корабларда митинглар үткәреп йөргәндә командаларның жиңүгә омтылып януын күреп тә эчке канәгатьләнү кичерде: «Мондый арсланнар белән теләсәң нинди дошманның муенын сындырырга мөмкин».— дип үз алдына елмаеп куйды ул.
Ниһаять, күп төрле мәшәкатьләрдән арынып, үзе урнашкан <Ваня корабына кайтып кергәндә, төн инде үтеп бара, шәһәр ягыннан беленер-
беленмәс кенә тан атып килә иде. Башка кораблардагы кебек. монда да беркем дә йокламый, приказ булу белән кораб кузгалып китәргә әзер тора иде.
Николай Григорьевич палубадагы матросларның сәламенә:
— Исәнмесез, хәерле кич, иптәшләр! — дип җавап бирде дә шундук үзеннән-үзе көлеп җибәрде’: — Хәер, кич түгел, иртә икән инде, әнә таң атып килә ич... Димәк, тиздән куз-галырга вакыт. Көндезләрен кояшлы, җылы булса да. хәзер таң атканда көз сулышы су өстендә үзен сиздерә, матрослар хәзинәдә булган кадәр җылырак киенергә тырышкан иде. Ни-колай Григорьевич моны күреп ихтыярсыз гаҗәпкә калды. Матросларның кайчандыр чем-кара постау бушлатлары уңып көрән төскә кергән, машинист Михаил Куликиың бескозыркасы берничә җирдән тишелеп (дошман пулясы эзләре) һәм таушалып беткән. Кайберәүләрнен өсләрендә иске соры шинель, аякларында солдат обмоткасы, хәрби диңгезчегә аз гына да охшашы юк. Шуңа да карамастан, барысының да күңелләре күтәренке, һәркемнең йөзендә яуга омтылу күренә иде.
Комендор Шәрипов үзенең тубы янында басып торган җиреннән: — Николай Григорьевич, үзәктән хат-хәбәр юкмы? — дип сорау бирде. — Безнең Ильичның хәле ничек икән анда? Шуны беләсе иде...
Барсы да кинәт тынып калдылар. Маркинга бу сорауны бүген башка корабларда да биргәннәр иде. Күптән түгел генә юлбашчының революция дошманнары тарафыннан яралануын солдатлар, матрослар авыр кичерәләр һәм аның хәлен әледән-әле сораштырып торалар: аның сәламәтләнүен теләп телеграмма да җибәргәннәр иде.
Маркин сорауга җавап бирергә өлгермәде, түбәнге рейд ягыннан моторын шаулатып менеп килгән кечерәк кенә катерга борылып карады. Матрослар да шунда карап хәрәкәтсез калдылар. Менә катер тын су өстендә бөтерчек дулкыннар кузгатып кораб янына килеп туктады. Штабтан ашыгыч пакет җибәргәннәр икән. Аны тиз генә күздән кичерүгә, Николай Григорьевичның йөзе яктырып китте.
— Дуслар, безнең телеграммага Ильичтан җавап килгән! Тыңлагыз, укыйм. Менә ул:
«Рәхмәт. Сәламәтләнүем бик әйбәт бара. Казанда чехларны һәм акгвардеецларны, шулай ук аларга булышлык итүче канэчкеч кулакларны бастыру үрнәк булырлык аяусыз үткәрелер дип ышанам.
Чын күңелдән сәлам. Ленин».
Комиссар телеграмманы укып бетергәч, барсы да җиңел сулап куйдылар һәм елмаеп бер-берсенә карашып алдылар. Шәрипов күтәренке тавыш белән:
— Алайса, бик әйбәт, тизрәк савыга күрсен, — диде. — Ә без монда бу кәнтәйләрнең артсабакларын укытырбыз...
Гражданнар сугышы герое Н Г Маркин.
— Бик дөрес әйтәсең, туганкай, молодец. Нәкъ шул вакыт жит- те. — Маркин гадәтенчә кызып китеп, безкозыркасын кулына алды һәм шәһәр ягына күрсәтә-күрсәтә сөйләргә тотынды: — Иптәшләр, хәзер кузгалабыз, һөжүм менә болай планлаштырыла безгә көтмәгәндә Казан пристанена десант төшереп, аннан дошманны бәреп чыгару, иртәгә транспортларга төялеп Идел аша киләчәк гаскәри көчләргә ♦ плацдарм әзерләү бурычы йөкләтелә .. Дуслар, бу
бик җаваплы операция. десантка иң тәвәккәл егетләр генә, үзләре барырга теләүчеләр генә алыначак. Куркаклар комачаулап йөрисе булмасын. Менә шул! .
Ә хәзер, иптәшләр, барыгыз да үз постларыгызга таралыгыз Кызыл матрослар ничек сугыша белгәнен тагын бер күрсәтик. Ильичны Казан шәһәрен азат итү белән шатландырыйк әле .
Тиздән кораблар якорьдан кузгалып агым уңаена борылыша башла-дылар һәм «Ваня» артыннан бер-бер артлы сафка тезелешеп юлга чыктылар.
Су өстендә сөт кебек ак куе томан Кораблар бер-берсен көч-хәл белән генә күздән югалтмыйча баралар
Штурвал көпчәге янында торучы киң маңгайлы, куе сакаллы лоц- “ ман Овчинников әйләнә-тирәгә бер мәл борчулы карап барганнан соң: о.
— Бу томанда ярга барып бәреләсенне көт тә тор, — дип сукрана =
башлады — Николай Григорьевич, алдан әйтеп куям сайга утырсак- < нитсәк, мине гаепләмә Мондый томанда адәм рәтле кеше йөрми, w чынлап әгәр... <
— II сакалбай, юкка гына мыгырданасың, бу томан безгә бик кулай. — Комиссарның күңеле күтәренке, йөзе ачык иде. — һич тә бор- * чылма, адашмабыз. Томан тагын бераз шулай торса, дошман безнең килеп төшкәнне сизми дә калачак.
Әйләнә-тирә тып-тын. Түбәндә көпчәкләр кузгаткан йөгерек дулкыннар гына бер-бер артлы тәгәриләр һәм куе томан эчендә эреп югалалар иде. Корабның туплары һәм пулеметлары алга төбәлгән. Палубада десантчылар отряды
Маркиз атавы буйлап байтак баргач, Маркин рубкадан ачык мостикка чыкты һәм бинокльдән сул як ярга таба игътибар белән карап бара башлады. Менә томан сыеграк булган бер арада ул яр буенда дебаркадер, складлар күреп алды һәм кулы белән изәп рульне сулга- салырга кушты. «Ваня» артыннан шунда ук башка кораблар да борылдылар һәм зур тизлектә пристаньга юнәлделәр.
Тиздән «Ваня» килеп туктауга, десантчылар, чалка бәйләгәнне дә көтмәстән, дәррәү сикереп дебаркадерга төштеләр һәм сыгылмалы такта басмалардан яр өстенә ыргылдылар. Маркин да, тупчыларга, пулеметчыларга үз постларында әзер торырга кушты да, пристаньга чапты Шул арада килеп туктаган бүтән корабларның матрослары да аның артыннан йөгерделәр.
Разведчиклар мәгълүматына караганда, пристаньда дошман көчләре күп тупланган булырга тиеш иде. Бактың исә, беркем дә юк, причал буп-буш. Десантчылар хәтта аптырап калдылар. Бары тик складлар артына барып чыккач кына әрдәнәләп өелгән утын һәм төрле яшнклар арасында жай гына яшеренгән эре калибрлы туплар батарея- сын һәм пулеметларны күреп алдылар.
Акгвардеецлар мондый куе томанла һәм болай иртүк кызыллар килеп төшәр дип уйламаган, күрәсең Кайдадыр якын тирәдә ял итәләр булса кирәк, туплары янында бары бер солдат кына сакта тора иде. Ул мылтыктан атып тавыш күгәрүгә каяндыр башкалар да килеп чыктылар һәм иләмсез акырышып контратакага ташландылар.
Ул арада мондагы хәлне аклар командованнесе дә абайлап өлгерде булса кирәк: каяндыр ерактан авыр туплардан ата башладылар Снарядлар баш очыннан гына выжылдап үтеп яр буеннан еракка су
МАТРОСЛАР ДЕСАНТЫ
өстенә явалар Алар төшкән турыда елга төбеннән әле анда, әле монда ком катнаш су фонтаннары бәреп чыга иде
Маркин бер мәл снарядларның кай яктан очып килгәнен белми торган иде. Әмма бик тиз күреп алды: һаваны тетрәтеп туп тавышы гөрелдәп үткән саен кремль өстенә саргылт куе дары төтене бөркелеп күтәрелә һәм жил уңаена акрын гына тузгып тарала иде. Николай Григорьевич ул төтеннең хәтта тончыктыргыч ачы исен дә тойган кебек булды һәм эчке борчылу белән: «Ә, кремльдән икән.. Бигрәк тә якыннан бәрәләр», — дип пошына башлады.
Ә моңарчы Идел өстен каплап торган куе томан инде тарала төшкән. кремльдән дошман батареясы Устьега төзәп ата башлаган иде. Аның авыр снарядлары якында гына гөрселдәп шартлаган саен причал буендагы кораблар, кинәт сискәнеп киткәндәй, бөтен корпуслары белән янтаеп ала иде.
Маркин Югары Ослан ягына тиз генә борчулы карап алды. Ләкин анда су өстендә берни дә юк. коры жир гаскәрләрен төягән транспортлар килгәне әле һаман никтер күренми иде. Димәк, хәзер монда торып десантны да. корабларны да харап иттерергә ярамый. Маркин бу фикергә килү белән, десантчыларга дошман тупларыннан тиз генә йозакларын алырга да, чигенергә приказ бирде.
Шул чак ярдәм килеп җиткәч, яр буенда аклар отыры кыюлана төштеләр һәм матрослар отрядын тагын да катырак кысрыклый башладылар. Ә «Ваня» мостигыннан Всеволод Вишневский белән Володя Реаторский икесе ике пулемет янында моны күреп торсалар да. үз иптәшләрен кырудан куркып әлегә хәтле ут ача алмыйлар иде. Менә десантчыларны куып килүче дошман яр өстенә ябырылып килеп чыгуга, алар бер-берсенә:
— Әйдә, күрмәгәннәрен күрсәтик әле!—дип тиз генә карашып алдылар да иптәшләре баш өстеннән дошманга аяусыз ут яудырырга тотындылар.
Аклар кинәт куәтле давылга очрагандай тукталып калдылар һәм причалда бик күп үле гәүдәләр калдырып тәртипсез рәвештә кире чигенә башладылар Ә кремльдән атучыларның снарядлары корабларга чак кына тими кала, янәшә генә төшеп шартлый иде. Шул арада инде «Ваня» рубкасына менеп өлгергән Маркин корабларга тизрәк кузгалып китәргә команда бирде. Пристаньда бик күп үле гәүдәләр, яуга яраксыз туплар, дөрләп янган складлар торып калды. Кораблар барлык тупларыннан һәм пулеметларыннан ата-ата кузгалып кире киттеләр.
II
Иртәгесен 10 сентябрьдә Казан шәһәрен һәрьяклап камау һәм штурмлау башланды.
Коры жир гаскәрләренең бер группасы Иделнең сул як яры буйлап иртән иртүк һөжүмгә күчте: ул дошманны эзәрлекләп барып шәһәргә Ягодный һәм Кәжә бистәләре аша бәреп керергә тиеш. Елганың уң ягындагы көчләр —пехота, кавалерия һәм артеллерия частьлары.— барлык кораллары белән пароходларга төялеп беткәннәр һәм пристаньга килеп төшү белән Бишбалта һәм Яна бистә дамбалары буйлап барып шәһәрне штурмларга әзер торалар иде. Ә хәрби флотилия корабларының бер төркеменә тагын шул кичәге бурыч—Аргы Устьега беренче десант төшереп коры жир гаскәрләре килергә плацдарм әзерләү максаты куелган иде.
Кораблар тавышсыз-тынсыз гына якорьдан кузгалып юлга чыкканда, таң беленеп кенә килә иде әле. Башлап «Ваня», аның артыннан бер-бер артлы тезелешеп «Добрый». «Ольга». «Коновод». «Олень» һәм «Пересвет» бара. Палубаларында десантчылар әзер.
Су өстендә томан булгач. Маркин пристаньга бүген дә искәрмәстән килеп төшәргә уйлаган иде. Әмма кичә бер мәртәбә авызы пешкәч, дсшман бүген бик уяу булып чыкты. Кораб»тар Маркиз атавы буеннан үтеп сулга, пристаньга таба борылуга, кремль һәм Җылан тавында урнашкан авыр батареялардан котырынып ата башладылар. Шулай да томан төзәп атарга комачаулый, күрәсең, снарядлары югарыдан ачы ♦ сызгырып очып үтәләр дә кайдадыр еракта суга төшеп шартлыйлар иде □
Менә пристань. «Ваня» кичәге дебаркадерга килеп туктауга Map- = кин рубкадан тиз генә йөгереп төште дә алгы палубадагы десантчыларга: =t
— Әйдәгез, дуслар, Казан өчен алга!.. — дип команда бирде һәм ь кулындагы наганын болгый-болгый дебаркадерга сикерде.
Десантчылар көчле ташкындай аның артыннан причалга ташлан- ? дылар. Бу вакытта инде «Ретивый» миноносецы белән йөзмә форт < «Сережа» туплардан, пулеметлардан ата-ата пристаньга якынаеп килә- г ләр һәм дошманга яр буендагы складлар, каралтылар арасыннан ♦ күтәрелеп чыгарга ирек бирмиләр иде. Көтелмәгән куәтле атакага дош- в ман солдатлары каршылык к\рсәтә алмадылар, тупларын, пулеметла- о рын ташлап, трамвай юлы буйлап тәртипсез рәвештә Бишбалтага * таба чигенә башладылар. 2
Аргы Устье өчен сугыш озак бармады Транспортларга төялгән < кавалерия, артиллерия частьлары килеп житкәндә, пристаньнан дош- ° ман куып чыгарылган, төп көчләрне кабул итәргә ныклы плацдарм < әзерләп куелган иде инде. *
Ә кызыл матрослар чигенүче дошманның үкчәсенә басып диярлек >■> эзәрлекләп бара бирделәр Иң алда комиссар Маркин
— Алга, иптәшләр, алга!.. Дошманга тын алырга да бирмәскә! — дип ашыктырды һәм әледән-әле наганыннан ата-ата отрядны әйдәп һаман алга йөгерде.
Бистә чиркәвендә дошманның оборона пункты икән. Шунда килеп житкәндә, кинәт пулеметтан ата башладылар. Бу жылан оясын ничек тә бастырырга кирәк, югыйсә төп көчләрнең юлында тоткарлык туачак. Ләкин күрәләтә утка кереп кешеләрне һәлак итәргә дә ярамый иде.
Маркин отрядка жиргә ятарга, якындагы йортлар артына ышыкланырга ым какты. Вишневский белән бер төркем матроска, гранаталар алып, күршедәге бакчалар аша дошман тылына үтәргә команда бирде, һәм аларны озак көтәргә туры килмәде: берничә минуттан чиркәү эчендә рәттән ике-өч граната шартлауга дошман уты бастырылды, ишектән кулларын күгәреп исән калган солдатлар чыга башлады.
Ләкин хәзер алар белән маташырга вакыт юк. Маркин беренче әсирләрне штабка озатырга команда бирде дә:
— Алга, иптәшләр, әйдәгез алга! — дип тагын башлап кузгалды һәм отряд бердәм күтәрелеп алга ыргылды.
Кайдадыр күк күкрәгәндәй бөтен шәһәрне тетрәтеп туп аталар, әле анда, әле монда пулемет такылдый, кайберәүләр яраланып егылып калалар.
Дамбаны үтеп шәһәргә кергәндә, пристаньда транспортлардан төшкән кызыл атлылар десантчылар артыннан килеп життеләр һәм чигенүче акгвардеецларны һәм фетнәче акчехларны аяусыз эзәрлекләп куа киттеләр
Отряд Проломный урамына барып жнткәч, халык арасыннан житез хәрәкәтле, жнрән сакаллы чандыр гына гәүдәле бер карт чыгып аклар штабы урнашкан йортны күрсәтте. Бинаны тиз генә һәрьяклап камап алып шундук эченә бәреп керделәр. Хужалары качып китәргә дә өлгермәгән икән әле. .Хәтта ишек алдында тиз атышлы ике өр-яна тупларын да алып кнтә алмаганнар иде.
Аклар башта ачык тәрәзәләрдән атып бер мәл каршылык күрсәт- мәкче дә булганнар иде. Әмма сарай кебек зур залга гранаталар белән коралланган арсландай матрослар белән Маркин бәреп килеп керүгә, ак офицерлар тындылар һәм, приказ биргәнне дә көтмәстән, калтыранып кулларын күтәрә башладылар.
Аларны коралсызландырып озаткач, комиссар әһәмиятле документларны, печать һәм штампларны үзе белән алды. Ә ишек алдындагы тупларны, снарядларны игътибар белән карап чыкты да:
— Карташев, боларны корабка озатыгыз... Бик әйбәт, төзек туплар. Әйдә, безгә дә хезмәт итсеннәр әле,— дип кәефле елмайды.
Шул чак Маркин каршына тупчы Шәрипов килеп басты.
— Ипгәш комиссар, әнә тегендә карагыз әле, — диде ул, капка артындагы кирпеч сарайга күрсәтеп. — Аракы склады икән, кайберәүләр авыз итеп тә өлгергән инде.
Склад ишеге төбендә чынлап та инде битләре кызарып өлгергән кешеләр кайнаша, эчтән кемнәрнеңдер исерек тавышлары ишетелә иде.
— Хәзер үк бөтен аракыны юк итәргә, исерекләрне куып чыгарып складны бикләргә һәм кораллы сакчы куярга! — дип боерды Д1ар- кнн. — Тагын менә нәрсә, иптәшләр!.. Безнең үз арабыздан шундыйлар була күрмәсен, һәркайда да революцион тәртип саклыйк.
Ул арада инде кызыл полклар да Казанга өч яклап бәреп кергән һәм паникага бирелгән дошман зур ашыгычлык белән тәртипсез рәвештә Лаеш тракты буйлап чигенә башлаган иде. Бары тик кремль эченә оялаган кара көчләр генә, бирелергә теләмичә, әле һаман каршылык күрсәтә, анда каты сугыш дәвам итә иде. Озакламыйча матрослар отряды да шунда барып җитте һәм килеп төшкән шәпкә сугышның иң кызу участогында шундук бердәм яуга ташланды, штурм яңа дәрт белән кызып китте.
Каты сугыш озак дәвам итмәде, һәр яктан утлы боҗра белән камап алынган һәм һәлакәткә дучар ителгән дошманның соңгы өере аяусыз бастырылды. Данлы җиңүне бөтен шәһәргә хәбәр итеп кремль манарасы очында азатлык һәм җиңү байрагы — кызыл байрак җилфердәде.
һәм бик тиз арада бөтен шәһәргә бәйрәм төсе керде. Акгвардеец- лар, фетнәче акчехлар газабыннан азат ителгән Казан хезмәт халкы, яз көннәрендә ярларыннан ашып аккан Идел сулары кебек, мәйданнарга, урамнарга чыкты, азатлык алып килүче кызыл сугышчыларны гаять зур күтәренкелек белән каршылады. Халык тантанасы төн уртасына кадәр сузылды...
Кич белән, десант отряды пристаньга кайткач, причалда митинг булды. Флотилия командующие Раскольников Казанны азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен десантчыларга рәхмәт белдерде, «Ваня» корабына Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының Кызыл Байрагын тапшырды. Казан өчен батырларча сугышкан корабларга яңа исемнәр куштылар. «Ваня» корабына Маркин тәкъдиме буенча «Ваня-коммунист» исеме бирелде.
— Минемчә, бик лаеклы исем, бу кораб диңгезчеләре бүген чын коммунистларча сугыштылар,—диде комиссар.