Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӘРВАНСАРАЙ


Губерна башлыгы татар һәм
башкортларның хәлен яхшырту
турында кайгыртмый, билгеле.
Кәрвансарай төзү аңа, барыннан да
элек, дипломатии чара буларак, ягъни
үзләрен изүгә каршы әледән- әле баш
күтәреп торган җирле халыкны
тынычландыру өчен, кирәк була.
Генерал-губернаторның сарай
төзергә акча җыю турындагы
мөрәҗәгатен башкорт халкы хуплап
набул итә һәм, озак та үтми, кирәк ка-
дәрле сумманы җыеп та бирәләр.
Кәрвансарайның проентын
эшләүне ине кешегә: атаклы
Петербург архитекторы Александр
Брюлловка (художник Карл
Брюлловның туганы) һәм Казан
университетын төзүче архитектор М.
Норинф- снийга тәкъдим итәләр. Со-
ңыннан Коринфский проекты кире
кагыла, чөнни ул «...корылманың
характерына туры килми, хәтта
мәчете дә христиан чиркәвенә
тартым» эшләнгән була. Ә А.
Брюллов проекты уңышлы дип
табыла.
у бина стеналары янында 1918 елның 4 апрелендә дутовчыларга каршы керәшта
һәлак булган татар һәм башкорт кызыл гвардиячеләре күмелде».
Әле күптән түгел генә Оренбургтагы Кәрвансарай стенасына куелган мемориаль тактага шул
сүзләр язылган.
Узган гасырның иң әйбәт архитектура истәлекләреннән берсе булган Оренбург Кәрвансарае
татар һәм башкорт халыклары тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән.
XIX гасырның кырыгынчы елларында салынган ул сарайның ныскача тарихы болай. 1836
елда Оренбург генерал-губернаторы В. Перовский башкорт һәм татар кантоннары башлыкларына
мөрәҗәгать итеп: «.. Оренбургка үз йомышлары һәм хенүмат эше белән килүче башкорт һәм
татарларның шәһәрдә тукталу ечен бернинди дә урыннары юк... Шушы кыенлыкны бетерү өчен,
мин җәмәгать йорты, ягьни Кәрвансарай, төзи башларга җыенам. Анда барлык татар һәм
башкортлар бернинди түләүсез торып китә алыр иде», — ди.
Власть вәкилләре ул Кәрвансарайны җәмәгать йорты итеп кенә калмаска, бәлки анда җирле
мөселман халкына фән укытырга һәм һөнәр өйрәтергә дә вәгъдә итәләр.
Кәрвансарайны тезүдә нигездә татар һәм башкортлар эшли, һәр елны төзелеш сезонында
полклардан һәм кантоннардан махсус билгеләнгән кешеләр җибәрелеп тора. Сарай 1846 елның 30
августында төзелеп бетә.
Менә шул вакыттан бирле Оренбургка матурлык биреп торучы бу мәһабәт бина шәһәргә нилгән
һәр нешене сокландыра. 1847 елда Оренбургка сөргенгә җибәрелгән Т. Г. Шевченко Кәрвансарай
турында: «Мин Сакмар елгасы аша чыннан вакытта кояш яңа гына баткан иде әле. Еракта иң элек
күземә мәчетле һәм бик матур манаралы зур алсу төстәге бина күренде», — дип язган. 1929 елда
Оренбургка барган А. В. Луначарский да: < Кәрвансарай бик кызыклы. Уртасында мәһабәт архи-
тектура корылмасы эшләнгән», — дигән.
Кәрвансарайның тарихына кайтыйк. Сарай төзелеп бетәр көннәрдә Оренбургка генерал-
губернатор итеп В. Обручев дигән кешене билгелиләр. В Обручев татар- башкорт культурасын
күтәрүгә юнәлдерелгән барлык чараларга каршы кеше була, һәм ул, Кәрвансарай төзелеп бетү белән,
аны башкортлардан тартып ала да яртысын үз квартирасы итә, ә яртысына губерна нанцеляриесен
урнаштыра.
Бу хәл башкорт халкы арасында зур ризасызлык тудыра. Кәрвансарайны үзләренә кайтарып
бирүне таләп итү хәрәкәте башлана. Патша власте вәкилләре халыкны бары тик куркытып кына
тынычландыралар.
Бары тик Совет власте гына Кәрвансарайны халыкның үзенә кире найтара.
1966 елда Мәскәүдә Б. Кәлимуллинның Кәрвансарай турында китабы басылып чыкты. Ул
китапта автор 1918 елда В. И. Ленин белән элекке Башиортстан өлкә бюросы председателе һәм
Милләтләр Халык Комиссариаты каршындагы мөселман эшләре буенча Комиссариат члены Ш.
Манатов арасында булган сөйләшүгә дә тукталып үткән. Кәрвансарайны башкортларга нире кайтарып
бирү турындагы декрет проектын В. И. Ленин зур кызыксыну белән укып чыккан һәм: «Кәрвансара й
әлегә тикле башкортларга кайтарылмадымыни? Аны тизрәк бирергә кирәк», — дигән. Аннары
проекттагы «башкорт йорты» дигән сүзләр урынына «башкорт халык йорты» дип язып куйган.
1918 елның февраль аенда Кәрвансарайны башкортларга бирү турында декрет игьлан ит елә.
Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты 1918 елның 6 февралендә хезмәт ияләре һәм солдатлар
депутатлары Советының Оренбург башкарма комитетына түбәндәге телеграмманы җибәрә:
«Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты карары нигезендә. Оренбургтагы Башкорт халык йорты
һәм «Кәрвансарай» исемендәге мәчет тулысынча башкорт хезмәт иясе халкы карамагына
тапшырыла. Бу турыда бөтен халыкка җиткерүегезне үтенәбез».
1921 елда Кәрвансарайда башкорт педагогия техникумы оештырыла һәм 1936 елга кадәр эшләп
килә. Бу уку йорты халык мәгарифе өлкәсендә милли кадрлар әзерләүдә мөһим роль тота. Башкорт
язучыларыннан Сагыйт Алиш, Баязит Бикбай, Габдулла Амантай да заманында шул техникумда
укыганнар.
Дәүләт тарафыннан саклана һәм өйрәнолә торган кыйммәтле архитектура истәлеге буларак.
Кәрвансарай 1960 елда махсус исемлеккә алына.
Октябрь революциясе чорында да Кәрвансарайның әһәмияте зур була: ул үзенә күрә Оренбург
«Смольные» хезмәтен үти. Хәрби-революцион комитет та шунда урнаша, Оренбург өлкәсендә Совет
власте да шунда игьлан ителә.
Хәзер Кәрвансарайда Оренбург территориаль геология идарәсе урнашкан. Ә сарай ишек
алдындагы мәчеттә 1953 елдан бирле планетарий эшләп килә.
Кәрвансарайның хәле соңгы елларда борчылу тудыра башлаган иде. Стеналарында урыны-
урыны белан керамикасы иупкалаган, ремонт ясалмаганлынтан, манарасына менәргә рөхсәт ителми
һәм, гомумән, Кәрвансарайга җитди ремонт ясау кирәк иде.
һәм менә узган ел ул кыйммәтле истәлекне реконструкцияләү эше башланды. Махсус комиссия
килеп, сарайны реставрацияләү планын төзеде.
Хәзер Кәрвансарайның утыз тугыз метр биеклегендәге манарасына төзелеш баскычлары
ясалды — реставрация эшләре шуннан башланды. Сарайның стеналары да бик әйбәтләп
ремонтланачак. Кыскасы, халык осталары кулы белән төзелгән ул мәһабәт истәлек яңадан элекке
хәленә кайтарылачак.
М. МЕРЗАБЕКОВ.